Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 2010-2011 нче уку елы буенча отчеты



бет1/6
Дата27.06.2016
өлшемі0.6 Mb.
#160934
  1   2   3   4   5   6
Әтнә районы

Күәм урта мәктәбенең

2010-2011 нче уку елы буенча отчеты
2010-2011 нче уку елында Әтнә муниципаль районы Күәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия бирү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы Закон”ына, Мәгарифне модернизацияләү Концепциясенә, август киңәшмәсе резолюцияләренә, РФ һәм РТ президентлары өндәмәләренә нигезләнеп алып барылды. “Русский язык”, “Сәләтле балалар”, “Информатизация”, “Шәхес”, “2010-2011 нче елларда Әтнә районы белем бирү йортларында тәрбияләнүчеләрнең һәм укучыларның сәламәтлеге һәм белеме”, 2008-2011 нче елларга Әтнә муниципаль районының милли мәгарифне үстерү планы”, “Укучыларга патриотик тәрбия бирү” программалары тормышка ашырылды.

Күәм гомуми урта белем бирү мәктәбе педколлективы “Яңа укыту технологияләрен куллануга нигезләнеп укучыларның белем сыйфатын һәм иҗади сәләтләрен үстерү” дигән методик тема өстендә эшләде. Педколлективның эшчәнлеге алдан төзелгән, педсовет №1 (31.08.2010) утырышында расланган план нигезендә алып барылды.

Мәктәп узган уку елында үзенең эшчәнлеген түбәндәге төп бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтте:


  1. Уку-укыту эшен дифференцияләштерү нигезендә укучыларның үзлекләреннән белем алуларын һәм фәнгә омтылышларын үстерү өчен барлык уңай шартларны булдыру.

  2. Бердәм белем бирүдә эзлеклелек, дәвамчанлык булдыруны нәтиҗәлелеккә ирешүнең төп алшарты итеп карау.

  3. Һәр укучыны кызыксынган эшләре белән шөгыльләнүгә тарту, аларның буш вакытта техник иҗат, спорт, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүләренә ирешү.

Укыту планы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 28.04.2010 елгы 1743/10 номерлы” ТР сы гомуми белем бирү мәктәпләренең , гомуми башлангыч һәм төп гомуми белем программаларын тормышка ашыручы, базис һәм үрнәк укыту планнарын раслау турында” дигән приказы нигезендә, башлангыч сыйныфларда “2010-2011 нче уку елына ТРда татар телендә белем бирүче гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 1-4 нче сыныфлары өчен үрнәк укыту планы”, V-IX сыйныфларда “2010-2011 нче уку елына ТРда татар телендә белем бирүче гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 5-9 нчы сыйныфлары өчен базис укыту планы”, X-XI сыйныфларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 28.04.2010 елгы 1746/10 номерлы “ ТР сы гомуми белем бирү мәктәпләренең, урта (тулы) гомуми белем программаларын тормышка ашыручы, региональ базис укыту планын раслау турында”дигән приказы нигезендәге “2010-2011 нче уку елына 10-11 нче сыйныфларда универсаль (профильсез) белем бирү өчен үрнәк укыту планы” буенча төзелде һәм дәресләр алып барылды.

Укыту планы педсовет утырышында каралды (беркетмә №1, 31.08.2010) һәм мәктәпнең 04.09.2010 нчы елның 4/1 нче номерлы приказы нигезендә расланды һәм гамәлгә кертелде.

Балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру укучылар контингентын саклап калуны тәэмин итү турындагы статьясында күрсәтелгән бурычлар үтәлә. Укуын ташлаган балалар юк. Барысы мәктәпне 99 укучы тәмамлый, шуларның 5 се – 1 сыйныфлар, 7 укучы – чыгарылыш сыйныфтан, 11 укучы – 9 сыйныфны бетерә. Барысы 94 укучыга билге куела. 2010-2011 уку елында мәктәпне “5” ле билгеләренә – 3, “4” һәм “5” билгеләренә 47 укучы укый, бу 53% сыйфат һәм 100% өлгерешне тәшкил итә.Барлык фәннәрдән дә укыту программалары тулысынча үтәлде. Укучылар арадаш һәм йомгаклау аттестациясен уңышлы үттеләр.

Мәктәпнең уңышлы эш күрсәткече булып:

1) РФ һәм ТРның “Мәгариф турында Закон”ы, РФ һәм ТРсы хөкүмәте карарларының үтәлүе .

2) Стабиль 100% өлгереш һәм белем сыйфатының позитив үсеш динамикасы тора.



Соңгы 5 елда өлгереш һәм сыйфат нәтиҗәләрен чагыштыру.


Уку еллары

Укучылар саны

Отличниклар

Алдынгылар

Сыйфат

Өлгереш

Йөреш

2006-2007
2007-2008
2008-2009
2009-2010
2010-2011

153(147)
147(139)
131(120)
115(107)
99(94)

5
6
5
3
3

58
50
43
43
47

44
41
43
45
53

100
100
100
100
100

99,2
99,2
99,3
99,4
99,8

Соңгы 3 елда өлгереш һәм сыйфат нәтиҗәләре буенча белем сыйфатының үсүе күзәтелә. Алдынгылар күрсәткече дә югары, бу уку елында белем сыйфаты узганы белән чагыштырганда 10% ка, 1 чиреккә караганда 11% югарырак. Моңа мәктәпнең уку-укыту эшен дифференцияләштерүе нигезендә, укучыларның үзлекләреннән белем алуларын һәм фәнгә омтылышларын үстерү өстендә уңай шартлар булдыру, сәләтле укучылар белән системалы эшләү, эзләнү эшен җәелдерү, белем бирүдә эзлеклелек нәтиҗәсендә ирешелде. Мәктәп еллык аттестация нәтиҗәләрен раслау яисә югары нәтиҗәләр күрсәтү һәм, БДИга юнәлеш алган бер вакытта, укучының белемен реаль бәяләү, сәләтле балалар белән эшләүгә игътибарны көчәйтү юнәлешендә системалы эш алып бара.


2010-2011 нче уку елының1-4 чирекләрендә белем сыйфаты һәм өлгереш динамикасы түбәндәгечә:


Чирекләр

Укучылар саны

Отличник

Алдынгы

Сыйфат

Өлгереш

Йөреш

1 нче чирек

98

2 укучы

37 укучы

41,9%

100%

98,9%

2 нче чирек

98

3 укучы

40 укучы

46,2%

100%

99,2%

3 нче чирек

99

5 укучы

43 укучы

51%

100%

98,5%

4 нче чирек

99

3 укучы

47 укучы

53 %

100%

98%

Еллык

99

3 укучы

47 укучы

53 %

100%

99,8%


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет