Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет17/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   17

Әсма.Хатын- кыз нинди булырга тиеш?


Бүре уе белән аңлата.

Гүзәлләрнең гүзәле,еландай зәһәр агуы белән дошманын бер чагуда юк итүче. Аны сайлаганнарына риза булмыйча үзе сайлаучы...


Тагын берәр нәрсә сорамакчы булды, ләкин кемнеңдер шыңшуы аны уяты. Барно йокы аралаш елый иде.
Әсма. Уятырга кирәк. Елап ятмасын. Юк, юк, уятырга кирәкми. Киресенчә, еласын. Тынычланып калыр бераз . Кайчан гына әле очрашкан идек. Безне шаулап торган яшьлегебез, тормышны ярату, үз- үзебезгә ышаныч берләштерде бугай. Барно җыр биюгә оста иде Барно.Ә син рухи яктан бай. Күп кенә иҗат кешеләре кебек син ялгызлыкта яшәячәксең.

Ә менә мин медицнаны яраттым. Берсендә беләсеңме нинди хәл булды. Авыр операциядән соң ял итеп утырганда ишек шакыдылар...


(Пәрдә)
Табиб Ким, Ахсән бәк һәм Барно. Ишектән Азамат килеп керә.

Азамат. Мин- Азамат. Норлаттан. Эшкә керешүче табиб - хирург.

Ахсән.Бездән ни кирәк?

Азамат.Сез белгәнне өйрәнәсем килә. Кешене әгъзаларга таркатырга һәм киредән җыярга.

Ким.Мактаулы, иптәш коллега. Ләкин без бит Алла түгел. Беләм. Ләкин , сез- чын осталар.

Азамат.Ләкин сез үз эшегезнең осталары.

Ким.Артыгын мактама әле. Без табибларның гомерләрендә ике кабер. Бу турыда беләсеңме?

Азамат. Әйе, беләм. Һәм тагын зират яныннан үткәндә табиблар карашларын аска төшерәләр.

(Бөтенесе дә кычкырып көләләр.) Мин хәзер... (Чыга)

Ахсән.Ул үз- үзенә нык ышанган!

Ким.Ә үзеңнең аның кебек чагыңда нинди булганыңны оныттыңмы? Шундый идең . Анардан яхшы табиб чыгачак! Скальпельне калдырыр кеше бар дигән сүз бу. Сөен!

Ахсән.Без аны сиңа тапшырабыз. Ашат, эчерт, кунакханәгә урнаштыр.


(Пәрдә)
Барно.Менә шул. Мин аны ашаттым, эчерттем, тора- бара ияләштем дә диярлек. Ачык күңелле, юмарт иде ул. Миңа үз апасына кара(ш)ган кебек карады. Мин аңа ашыгыч ярдәмне хәтерләтә идем. Бөгелеп кенә йөрүче, үз бүлмәсен үзе җыештыручы егет шәүлә генә түгел иде. Вакыт уза торды. Мин аны бервакыт күрше хастаханәдән табибә белән күрдем. Алар бер- берсенә сөюдән балкыйлар иде. Мин аны карыйм, ашатам, эчертәм. Бар нәрсәдә дә булышам. Ә ул! Хыянәтче. Мин аны көнләшәм түгелме соң дигән уй килде минем башыма.

Әсма.Алай да өйләнешеп яшәдегез бугай.

Барно.Әйе, булды андый хәл дә. Ләкин озак яшәмәдек. Ул миннән күпкә яшьрәк иде бит.

Ул хәзер еракта. Икнче хатыны белән яши. Ярый әле китте. Алайса мин көнләшүемнән җан авырулы кешеләр хастаханәсенә эләккән булыр идем.

Алтынай. Ә хәзер?

Барно.Мин хәзер бик бәхетле. Үземнең тиңемне таптым мин. Аның өчен бер гомер яшәгәнмен. Ләкин таптым. Шуның белән мин бәхетле дә.

Алтынай.Бергә яшәгән җиде ел гомер эчендә син аны тәмуг казанында кайнаттың. Ул моннан соң кырык ел гөнаһ эчендә яшәсә дә җомаһка эләгер иде.

Барно.


Мин аның артыннан мисыр патшабикәсе кебек мәңгелеккә китәргә дә риза. Елмаеп китәчәкмен.

Алтынай.Ә беләсезме? Туранлылар берничә миллион еллар элек башка йолдызларга яңа яшәү урыны эзләп очып киткәннәр Ала(п)р хәзер безгә йөрәк чакыруы аша киләләр.

Әсма.Әйе, сизәм мин аларны. Шуңа да ялгыз түгел мин. Күктә балкыган йолдызларның берсе булып балкыйм. Мин дә алар кебек үк. Мин дә нур сибәм. Кичә генә күңелемдә бер җыр туды. Җырлыйбызмы?
Язгы җилләр җырлавында тау, далалардан килдем,

Оялчан елмаюларда япь – яшь килендәй килдем,

Йөрәк чакыруың тоеп ай нуры булып килдем.

Йолдыз балкышы нурында дус кызың булып килдем.


Таң беленгән мизгелдә кояш нурына әйләндем,

Күктән җиргә карадым да яктылыкка бәйләндем,

Галәм киңлегендә очып сине назлап сөйдем дә,

Хәйләкәр елмаю белән киттем җәйнең киченә..

Алтынай.

Һәрвакытта да шулай бергә яшик, дусларым!


Барно.

Янып һәм көеп.


Туран.


Катнашалар:
Ана,

Туран(.) (Ананың дүртенче улы.)

Хәлимә (Туранның хатыны)

Мостафа(.) (Ананың бишенче улы)

Хинди (Мостафаның хатыны)

Нәргиз (Ананың оныкасы)

Таһир(.)

Карт- юлчы,


Туран. Мин Туран. Танышларым шулай атыйлар. Карагыз әле миңа! Сезнең дә Туран буласыгыз килмиме? Бөтен битем кара янган. Тешсез. Кыйналган. Киемнәрем дә матуррак булырга теләк белдереп маташалар. Йортсыз эт кебек яшим мин. Шуңа да ахры урам этләре мине үзләренеке дип кабул итәләр.

Белсәгез икән сез минем фәрештәгә тиң булган вакытларымны?! Якты йөзле гөнаһсыз сабый. Цирк артистларыдай кызыл читекле. Сабыр һәм киң күңелле әнием генә яратты мине гомер буе. Әтием? Бу турыда нәрсә әйтим? Аның якты йөзе генә исемдә. Очкынлы кыска карашы. Аның кисталак дигән сүзе минем язмышымның тамгасына әйләнде. Мин бу сүзләренең мәгънәсен белми идем. Ул хатын- кыз йөрәген җимерүче дигәнне аңлата икән. Берәрегез әйтмәссезме икән? Миңа моның белән горурланыргамы, оялыргамы? Балта остасы Усман да әйтә моны. Хатын белән яшәгәнче буйдак булуың артык, ди. Хатын ул хәтәр дигән сүздән ясалган. Көләсезме ? Көлегез, көлегез. Өйләнегез әле. Аннан соң барыбыз бергә сезнең күгәргән җирләрдән көлербез. Менә кырык яшемә җиттем инде. Әле һаман ирләрегез мине кыйный. Хатыннары өчен. Хатыннары мине үзләренә караганда күбрәк яратканнары өчен. Мөгезле ирләрдән сорыйм. Сукмагыз минем битемә. Ул бит минем товар йөзем. Моны аңлыйлар бугай. Битемә сукмыйлар. Шуның өчен дә рәхмәт , туганнар. (Каранып) Гафу итегез мине. Ләкин миңа чабарга кирәк . Эзләп артымнан хатыным килә бугай. Куркам мин анардан. Юк инде... Сез нәрсә?, Кыйнамый ул мине. Көн саен агуын чәчә. Чит- ят хатыннар каршында көчсез мин. Шуны яратмый. Үз һәм кеше хатыны арасында аерма бармы? Бар шул. Үзеңнеке кара икмәк. Кешенеке - татлы күмәч. Бу минем сүзләрем түгел. Борынгыдан килгән сүзләр. (Чабып чыгып китә.)

Халимә. (Йөгереп килеп керә. Күзләре ялкынланып, хәйләкәр яна. )

Йөгер, йөгер, кая китәм диеп беләсең миннән? Күрсәтәм әле мин сиңа хатынны! Җүләрдер мин, валлаһи. Шул юлдан язганны яратам , артыннан чабам.Әгәр дә башкалар яратмаслык булса, мин дә яратмас идем аны. Хатын- кыз халкы шулай инде. Аңлаешсыз! ( Чыгып йөгерә. Аның йөгергәнен бер әби 8-10 яшьләрдәге оныкасы белән карап кала)
Ана.Аучы ир- атны аудан туктатмавың хәерле. Юкса ул ир- ат буларак үләчәк, юкка чыгачак. Шулай булмаса, ул күңелгә ятышлы булмас та иде ... Ир- ат нинди генә булса да – кенәз. Әгәр дә ул үзен һәм башкаларны хөрмәт итсә, җаны һәм тәне сау- сәламәт булса.
Нәргиз.Әбекәй, ни сөйлисең си- и – ин?
Ана. Үскәч аңларсың, кызым...
Нәргиз. Әби инде. Мин бит сиңа барлык серләремне дә сөйлим. Ә син миңа соравыма җавап бирергә теләмисең.
Ана. Ярый, ярый, турсайма инде. Тик бу турыда берәүгә дә сөйләмәскә вәгъдә бир.
Нәргиз.Сөйләмим, һичкемгә дә... Вәгъдә!
Ана. Тыңла, кызым. Ир- ат белән хатын- кыз бу мәсьәләдә аерылып торалар. Ир- ат күпме генә пычракка чумса да, су белән юына да гөнаһлары юкка чыга. Ә хатын- кыз башка мәсьәлә. Ул күпме генә юынса да тәненә сеңгән пычрак аннан юылмый. Үзенең гаилә учагына да алып кайта ул аны.
Нәргиз. (Аңлапмы, аңламыйчамы аска карый.)...Әби. Хатын- кыз ул табигатьнең үзе. Нәсел калдыручы. Тәрбияче. Шуңа да тергезгән учагының җылысын югалтмыйча, якыннырын яратып һәм яраттырып , намус һәм вөҗдан тынычлыгында яшәргә тиеш.

(Туран узып бара. Каршысына бер карт очрый.)


Карт. Кая болай ашыгасың ? Язмышыңнан качмыйсыңдыр бит? Әллә тынычлыгыңны бозганга мине тиргисеңме?
Туран.Ничек аңлатыйм икән инде? Мине әй диеп туктатуларын яратмыйм. Кошлар һәм балыклар да бер- берләренә исем белән дәшәләр. Әй диеп кычкырмыйлар.
Карт.Гафу... Мин бит анаңның сиңа нинди исем бирүе хакында белмим. Кошлар бит алар ходай фәрештәләре. Ә балыклар – дөнья акыллары. Без бу зур дөньяда очраклы гына юлдашлар. Кешелек тиздән юкка чыгачак. Тереклек шул чакта бездән котылуына җиңел сулап куймас иде микән? Безнең кимчелекләребез аркасында җир бик күп кенә бәлаләр күтәрә. Һәм без барысында да чама табабыз. Моның өчен безгә түләгә туры киләчәк.
Туран.Сүзләрең зирәк, бабай. Кем син? Һәм кая юл тоттың? Карт көнеңдә чит җирләрдә нәрсә йөртә сине?

Карт.Комлы Аравиядән мин. Галим дип санаучылар тәҗрибәмнән чыгып әйтәләр булса кирәк. Хәзер мин гади генә илче. Ходайга җанымны биргәнче филләр кебек нәселемнән һәм гаиләмнән китәргә булдым. Ирекле тормышка. Көндәлек мәшәкатьләрдән. Бу дөньяда тереклекне тоеп белеп каласым һәм үземне анда итеп, аның бер өлеше итеп тоясым килде.


Карт.Анаң ничек атады дисең сине?
Туран. Мин - Туран. Мәңгелек дигәнне аңлата. Син утыр әле минем яныма. Капкалап алыйк бераз. Син кешеләргә үзеңнең мөһереңне сугасың. Җинаятче мөһерен.
Карт.Гафу... Мин килешәм. Кеше үзенең үлеменең сәбәпчесе булачак. Ул үзендә дөнья акылын тойганнан соң вакыт узгач яңадан туачак. Җир дип аталган бишегенең яңа кешесе булачак. Җир йөзенең иң купшы чәчәге булып чәчәк атачак.
Туран.Син бик белеп сөйләгән кебек сөйлисең. Үзең нык ышанасымы моңа?
Карт.Кеше бар тереклек кебек сөю акылы җимеше. Ә сөю тормышның үзедәй мәңгелек. Үзеңне камап алган начар уйларыңнан арын. Саксония халкыдай үзеңне яратып яшәргә өйрән. Кешеләрне үзеңне яраткандай ярат һәм ышан аларга.
Туран.Син, бабай, йокыда яшисең бугай...
Карт.Әйе, мин сөюдән исерәм. Туран шәрабын эчмичә дә айнык түгел мин!

(Пәрдә)
Хәлимә. Тормыш – ул комлык патшалыгы. Ул ком, ут һәм судан тора. Без, кешеләр, комлык патшалыгында Бөек Акыл тарафыннан җилләр куылуында яшибез, бушлыкта очабыз. Чуалчыклар арасында үзебезгә тиңнәр эзлибез. Үзебезгә ошаган әйберне очраткач та үзебезнең уечыгыбызга әйләндерәбез аны. Аның кеше икәнлеген дә, җаны һәм йөрәге булуы турында да онытабыз. Безнең онытучан булуыбызда моның сере.


Туран. Шулай булса да мине үзеңә бәйләп куйдың бит әле менә .
Хәлимә. Ләкин мин сине ятьмәгә чорнап куймадым һәм моны теләмим дә. Ирекле сөю дулкыннарында яшә. Күпме генә артыңнан чапсам да файдасы юк. Аңладым инде моны. Вакыт- вакыт барлыгымны исеңә төшереп торам. Моның өчен күп кирәкми бит...
Туран.Әйе , бу наз(а)лар(,) хуш исле гөлчәчәкле суда коену белән тәмамлана. Иң ләззәтлесе дә шулдыр.
Хәлимә. Туран ширбәтен яннарыңа тотып килгәндә синең белән ни була, хәтерлисеңме?
Туран. Мин инде анда ширбәтсез дә сөюдән исергән булам.
Хәлимә.Кенәзләр азыгы- кыздырылган бәрән ите, шәраб – менә болар ичмасам, әйтеп бетергесез ризыклар.
Хәлимә.Менә шуңа да минем бар гомер суларым кайнап чыга да инде. Сыгылган лимон хәлендә калам. Кояш җилләре белән комым коелырга гына кала. Күпме генә эзләнсәләр дә таба алмыйлар мин белгән нәрсәләргә җавапны башка хатын- кызлар. Йә, тагын берәр нәрсә уйлап табыйм әле.
(Туран узып бара. Янына Таһир килә. )

Туран. Син нәрсә, туган. Берүзең өеңнән еракта кайгырып утырасың.


Таһир. Югалган, түбәнсетлгән , мескен кеше мин. Минем бер кемгә дә кирәгем юк. Шулай ук үземә дә бер кем дә кирәкми. Ярар бар әле , калдыр мине тынычлыкта.
Туран. Юк инде, дустым. Бу хәлеңдә калдырып беркая да китмим мин.
Таһир . Минем белән кечкенә кызым исән чагында берни дә булмаячак, чөнки аңа мин кирәк. Ул гына мине ихлас ярата.
Туран. Ә хатының? Башка балаларың.
Таһир. Туктат миннән көлүеңне. Алайса хәзер кабыргаларыңны саныйм.
Туран.Нәрсә өчен?
Таһир.Белмәгәндәй кыланма. Алайса белмим ди. Хатыным минем белән яши, сине ярата.
Туран. Нәрсә сөйлисең син?
Таһир.Биш баламның икесе синеке.
Туран.Нәрсә? Нәрсә?
Таһир. Атналар буена көтү көтәргә киткәндә айсыз төннәрдә кем йөрде минем хатын янына күңелен күререгә?
Туран. ... Авырыйсың бугай син. Әллә кызуың күтәрелдеме?
Таһир.Дөрес. Дөрес. Икенче кызым һәм өченче улым йөзләре белән әниләренә охшаганнар, ә карашлары – синеке. Карашлары озын керфекләре арасыннан нәкъ синдәй сөзеп карыйлар. Мин генә түгел күрше Әлфия карчык та бу хакта сөйләде. Бөтен авылга таратты. Син урамнан үткәндә нәкъ менә синең балаларыңны тотып, утта янып каршыңа чыга икән. Янәсе ул әниләренә бара. Авыл күзеннән бернәрсәне дә яшереп булмый. Ә- ә-ә , дәшмисеңме? Дәшмә, дәшмә. Дәшәсе дә юк. Болай да билгеле. Ә дәшмәвең икебез өчен дә яхшы. Җаны синең белән булуына да карамастан мин аны бик яратам. Балаларыңны да яратам. Алар минекеләр! Яхшы чакта ычкын янымнан!
Туран. Ярый, яхшы. Аңлашылды. Китәм. Тик сине бу гына борчымый төсле күренә.
Таһир. Әйе, башкалары да юк түгел.
Туран.Ниндиләр инде алары? Аларына минем катнашым юктыр бит ...
Таһир.

Минем хатыным (киная белән) һәм безнең хатын-кызыбыз үзенең йокы бүлмәсендә Христоска табынып Инҗил укып ята. Мин Коръән укыйм. Мөхәммәт пәйгамбәргә табынам. Ә ул Гайсәгә. Ә балалар Будда динен алга куялар. Менә шул кечкенә генә өйдә нинди төрлелек. Бер түбә астында яшәүче гаилә үзебез.


(Туран башын селкеп бер сүз дә әйтмичә чыгып китә. Ерактан җыр ишетелә)
Җилкәем, дустым – сердәшем, биш юл чатында торам,

Әйтче , зинһар, барырга кайсысыннан ?

Яктылык илаһысы син таңнарда исәр җилем.

Сиңа гына язылгандыр җирдә яшәү тәкъдирем.


Язмышымның биш юлыннан биш төрле ут чакыра

Әйтче зинһар, уң - сулгамы, карарга кайсысына.

Җилкәем чын дустым булып ал мине үз яныңа

Ай, йолдызлы, Киек казлы серле биш юл чатына.

Нәргиз керә.
Туран.

Исәнме. Минем төрле төсләрдәге һәм хисләрдәге татлы сеңелем.


Нәргиз. Исәнме, минем яраткан, Халимә апа ялганы белән яшәүче абыем.
Туран.Ханбикәм минем! Тормыш ул үзеңнең һәм кешенең язмышы белән уйнау.
Нәргиз. Ә уйнамыйча булмыймы?
Туран. Ярамый. Уен булмаса кешеләр ялгыз бүреләр кебек уларлар иде.
Нәргиз. Менә шундый кызык булганыгыз өчен мин сезне яратам да инде һәм яшерен генә серләремне дә сөйли алам.
Туран.Яратуың һәм ышануың өчен рәхмәт сиңа яраткан сең(е)лем.
Нәргиз.

Менә уйлап торам, торам да шундый карарга киләм. Ир- атка хатын- кызның чибәрлеге мөһимме икән?


Нәргиз.Кайдан килә сиңа мондый уйлар?
Нәргиз. Ни өчен соң чибәр һәм акыллы хатын-кызлар ялгыз һәм бәхетсез?

Ә чибәрлек һәм тыйнаклык белән дан тотмаганнар, киресенчә, бәхетле.


Туран. Күреп торам. Син үсәсең. Шуңа да бу мәсьәләләр сине борчыйлар. Ләкин бу матур кечкенә башыңны әллә нинди уйлар белән тутырмыйча гына булмыймы?
Нәргиз. Абый дим!!!
Туран.

Бетте, бетте. Үпкәли күрмә тагын. Без синең белән туганнар бит. Йөрәк серләрен ышанып тапшыручылар. Гаилә ул бөтен кеше өчен бәхет һәм тынычлык учагы түгел. Менә шушы чибәр горур хатын – кызлар бәлки тыныч кына тормыш агымында яшәүчеләрдән күпкә бәхетлерәкләрдер дә әле. Алар изге булып китәр өчен үлем көтеп ятмыйлар.


Нәргиз.Ә гайбәтләр белән нишләргә?

Туран. Кеше гайбәтен сату ул бәхетсез, җан авырулы кешеләр эше. Сеңлем, кеше гомере күбесенчә катлаулыклар, чуалчыклардан, кимчелекләрдән, ялгышулардан тора. Ул чүп үләне кебек. Аннан котылып та булмый. Ансыз да күңелсез.

Нәргиз.Ә хатын- кыз нинди булырга тиеш?

Туран.Үзенең дустын яратудан ашап бетерә торган корт сыман.


Нәргиз. Ничек?Көләсезме, абый?
Туран. Юк, дөресен сөйлим. Мин көчле һәм чибәр кызлар каршысында баш иям. Хатын- кызда Будда алиһәсе- Анасын күрергә телим. Һинд кытай урманнарында, храмнарында күргәнем бар минем аны. Ул берничә йөзле, кул аякларының да саны күп. Күзләре менә синең күзләрең сыман. Ул алиһә сихри тылсымлы көч белән үз балаларын үзе ашый. Кешеләр аңа күчтәнәчләр һәм сыйлар белән баралар. Матурлыгына, тылсым көченә баш ияләр. Менә эчеңнән генә син дә үзеңне алиһәгә сана. Чибәр һәм ямьсез хатыннар булмый. Ә үз – үзе белән канәгать булмаган ялкау хатын –кызлар була. Менә шундый булма. Ул чагында син иң бәхетсезе булачаксың., сөекле сеңлем!
Үз тормышым белән уйныйм, синеке белән түгел,

Сөю утында биимен, акылсыз минем күңел,

Ләкин, аң бул, син дә минем шикелле җүләрләнмә,

Күз яше аша көләм мин, берүк син елый күрмә.


Үз язмышым белән уйныйм, синеке белән түгел,

Йолдызларга очар юлың, канатлы синең күңел.

Күп нәрсә сорамыйм синнән, онытма гына мине

Кеше арасында көләм нәкъ кәмитче шикелле.


Синең кәмитчең түгелмен, сиңа хисләрем чын, саф,

Бер күрергә гаҗиз булып юлларга чыгам сусап

Кояш нурларына чумып җил мине алга дәшә,

Очып килермен яныңа, чакыр гына янәшә.


Яшен ташларыдай барыр юлларымны яктырттың,

Чибәрлегең белән булган акылымны тараттың,

Туран ширбәте эчердең сихри моң – назларыңда,

Көнем, төнем , бар гомерем тик синең кулларыңда.

Картайган, чәчләре чаларган Ана чыга.
Ана. Улым, миңа синең өчен оят.
Туран. Кадерле әнием, мин синең алдыңда гөнаһлы. Ни белән рәнҗеттем сине? Ни өчен ояласыз миннән?
Ана. И улым, бөтен авыл көлә бит синнән. Ярыймы инде шулай. Хатын- кызлар өчен эләгә бит үзеңә. Бөтен җирең кара янган.
Туран.Анам, үзеңнең ирләр турындагы сүзләреңне оныттың бугай...
Ана. Күп нәрсә сөйләдем инде мин ирләр турында . Алай да исемә төшерә алмыйм. Нәрсә дидем соң мин? Ничек шулай тәрбияләндең соң син?
Туран.Ир- ат үзе өчен генә яшәсә, димәк ул күңеле авыру һәм кешеләр арасында каргалган бәндә.
Ана.Шулаен шулай. Ләкин син бит минем сөекле улым . Гаиләң, балаларың бар. Килешми сиңа кеше хатыннары өчен кыйналып йөрергә.
Туран. Нишләргә соң миңа газиз анам? Үзегез бит мине хатын- кызларны яратырга һәм апаларымдай күреп хөрмәт итәргә өйрәттегез.

Ана. Хәйләкәрләнмә улым. Менә әйт әле. Син аларны апаларыңдай күреп яратасыңмы соң?


Туран.Чыннан да апаларымдай күреп яратам.
Ана.Алайса нишләп соң апаларың бала табалар синнән?
Туран....
Ана.Дәшмисең. Әйтергә сүзең юк. Ирләрен дә кызганмыйсыңмы бераз?
Туран. Нишләп мин аларны кызганырга тиеш әле? Ирләренә хатыннары өчен оят булсын!
Ана.” Апаларыңның “ ирләренә ни өчен оят булырга тиеш инде?
Туран. Кайберләре хатыннары урынына хәмер шешәсе кочаклап йоклый. Кайберләре аларны сатлыкҗан итеп күрә. Ә хатыннарының чарасызлыктан тамган күз яшьләре аларга берни дә тормый. Хатыннарга мендәрләрен җылы күз яшьләре белән генә сугарырга кала. Алар шул кадәр чибәр һәм назлылар , мин(ем) аларны җаным һәм тәнем белән юатмый булдыра алмыйм.
Ана. Тагын көлеп торасыңмы? Оятың да юк икән.
Туран.Сөекле анам. Тормыш ул үз һәм кеше тормышы белән уйнау. Аңа бик үк җитди карарга кирәкмидер дә бәлки? Вөҗдан һәм кызгану ул бәйдә яшәү белән бер.
Ана.Синең чибәр һәм акыллы хатының бар...
Туран.Хатын- ул көндәлек ипи һәм су. Ә башка хатын –кыз ул татлы ширбәт һәм күмәч белән бер.
Ана.Йә әле, якынырак кил бире. (Туранның яңакларына суга.)

Туран. Нишлисең, әни! Үзең яратам дигән буласың .


(Бу тавышка оныгы чабып керә. Мондагы хәлгә аптырап).
Нәргиз. Нишлисең , әбием? Нигә Туран абыемны кыйныйсың?
Ана. Кимсетелгән ирләр өчен! Үзе дә угры тормыш белән яши. Тагын әле оныкамны да шуңа өйрәтеп маташадыр...
Туран.Сез бит безгә апа- сеңелләр бүләк итмәдегез. Шуңа да бар белгәнемне яраткан сеңлемә сөйлим .
Нәргиз.Рәхмәт, туган абыем. Мин сезгә рәхмәтле.
Туран. Мин аның патшабикә булып үсеп җитүен, ышаныч һәм сөю белән туган абыйларыннан дәресләр алуын телим. Әй, монда мине барыбер аңлаучы юк. (Кулын селтәп чыгып китә).

Нәргиз- Ана.


Нәргиз. Әбием, әйт әле. Нишләп син элеккеге кебек күршеләргә кереп йөреми башладың?
Ана. Башка минем эзләрем дә булмаячак аларда. Мине ике тапкыр түбәнсеттеләр.
Нәргиз. Ничек алай, әбием. Син бит аларны зур күнак бүлмәсендә бөтен шартын туры китереп каршы аласың .
Ана. Әйе, әле өйрәтәм дә. Ничек итеп кунаклар кабул итү серләренә төшендермәкче булам.
Нәргиз. Әйт әле. Ничек түбәнсеттеләр алар сине?
Ана. Мин тормышта үз урыннарын, юлларын тапкан биш бала анасы. Оныкларым да дистәгә якын. Алар күршеләрнең фәрештә илчеләре икәнлекләрен аңламыйлар. Күршеләреңә нинди игътибар күрсәтсәң, гомерең шундый булыр. Көз көне алар мине ике дус хатыным белән кунакка чакырдылар. Һәм түбәнсеттеләр.
Нәргиз . Ничек? Кунакка чакырыпмы?
Ана. Иртән алар өй тутырып кунак чакырдылар. Кичен калдык- постыкка безне... Ул юлысы дәшмәгән идем инде. Икенче тапкыр тагын шул ук хәл кабатланды. Бабаң белән безне кунакка чакырдылар һәм тагын кечкенә аш бүлмәсенә өстәл әзерләделәр. Өстәлләре бай иде. Шәрабтан башлап бар да бар.
Нәргиз.

Бу юлы нәрсә ошамады инде сезгә?


Ана.Алар безне кунак бүлмәсендә сыйламадылар. Ашар өчен генә килгән килмешәкләр урынына кабул иттеләр.

Ана.Кешегә Ходай тарафыннан акыл бирелмәгән икән, вакыт та, тәрбия дә бернишли алмый. Туран мәкале исеңдә калсын, кызым. “Кешегә нинди хөрмәт белән карасаң, үзеңә дә шул ук кире кайтачак.”Ходай, яратканга миңа бәһасез бүләк- балаларымны бирде. Рәхмәт Ходайга. Алар төсләре белән дә, холыклары белән дә төрле булып чыктылар. . Дөньяның бар ягыннан да җыйган кисәкләрдән торган холык – Ходай бирмешедер ул.


Нәргиз. Әбием, ни турында сөйлисеңдер аңламыйм...
Ана. Олы улым, карт җүләр галим шәһәрдә яшәп кеше балаларын тәрбияләде. Яңа гаилә Нух пәйгамбәр көймәсе белән бер булып диңгез дулкыннарында тирбәлеп күкләр акылы белән яши иде. Шул чагында мин киленемнән сорадым . Ничек шулай булдыра аласың? Улым белән яшәп ятып карыныңда башка ирләрдән балалар йөретәсең?
Килен. Галим ир – күңелсез зат. Һавада очып яши. Мин аны яратам ләкин үз балам урынына күреп. Ул бик тиз яраланучан һәм үпкәчел. Ир буларак ул әйбәт. Ләкин ир - ат буларак юк ул. Миңа нишәргә кала?

Нәргиз . Ә икенче улыгыз? Ул ничек?


Ана. Икенче улым – геолог. Тауларга гашыйк. Тау булса аңа башка берни дә кирәкми. Аның өчен таулар - илаһилык. Гомере дә шунда үтә. Өченче улым алтынга табынган. Байлыгы арта барса да ул аңа аз сыман тоела. Байлыкны баласы дип атый. Байлык артыннан куып гомерен кыскарта. Дүртенчесе - хатын-(т)кыз йөрәге җимерүче. Янгын сүндерүче кебек хатын- кыз йөрәгендәге янгынны сүндереп йөри. Бүләккә көнчел ирләрдән тукмаклар ала. Төпчеге бишенчесе – бар нәрсәдән дә күбрәк шәраб ярата. Чибәр хатыны эчкече булуына да карамастан аның матур теленә һәм акылына һәм исерек килеш тә камил акылына карап яратаса гына инде. Менә бүген дә шул улымны кабак пәрәмәче белән сыйларга дип эзләп йөрешем.
(Ерактан тавыш ишетелә. Алпан- тилпән атлап җырлап улы Мостафа килеп керә)
Мостафа.
Чыкма, зинһар , юлларыма, йөрәгемне кайнатып,

Сорама, нигә килдең дә ник тудың (бу) дөньяга дип,

Дәрья суы кайнап агар минем кебек адашып,

Миндәй гашыйк булып яши ахры ул да яратып.


(Әнисен күреп алып). О, газиз анакаем түгелме соң бу? Мине эзләп килдегезме? (тагын җырламакчы була. Ләкин сөртенеп китеп егылып китә. )
Ана.(Дәртле күзләре белән боегып улына карап). Син яраткан пәрәмәчләрне алып килдем. Аша, көч ал. Мине рәнҗетмичә генә сөйләш.
Мостафа. Анакаем! Ул кадәр оялтма инде мине. Син минем анам гына да түгел, фәрештәм. Кырык гомерем булса, кырыгысын да сиңа бирергә риза ич мин.
Ана. Бер кәсә шәраб өченме?
Мостафа.Әй, Анам! Сез үзегезнең туры сүзләрегез белән теләсә кемне пычаксыз суярга сәләтле.
Ана. Ир-ат, ата бурычыңны онытасың улым! Урман агайлары кебек бер буйдан хәмер эчмиләр!

Мостафа. Яратмыйм мин аны. Аннан котыласым килә. Булмый. Фахишә кебек ябышкан миңа.


Ана. Нинди фахишә турында сөйлисең?
Мостафа.Хәмер тәлгәшләре турында. Миңа калса Ходай фахишәләрне узум тәлгәшләренә әйләндергән.... Алар мине хәмер белән туендыралар. Хәмер дымына мине тукландыралар. Кайгы- борчулардан арындырабыз диеп чакырып торалар алар. Кәмитчеләр ясыйлар бездән. Тормышта гел көлеп тора торган, бер нәрсә дә кирәкмәгән кешегә әйләндерәләр.

Хинди керә.

Мостафа. Нишләргә? Ничек яшәргә? Тирә- юньдә мисез икеаяклылар.

Хинди. Кем турында сез, минем усал ирем?


Мостафа. Атам турында. Мине алдап , аталарча яратам дигән булып , бездән дә сорамыйча җанын Ходайга бирде.
Хинди. Оялыгыз әзрәк!
Мостафа. Нидән оялыйм ди әле мин? Нәрсә эшләдем ул кадәр? Мин угры да, җинаятьче дә түгел. Туран кебек кеше хатыннарын да алып качмыйм.
Хинди.

Сез... Сез...

Мостафа.Я, я әйтеп бетер. Нәрсә димәкче буласың? Башым эшләми яки йөрәгем юк димәкче буласыңмы?
Хинди.Ни генә дисәгез дә ул бит сезнең әтиегез.

Мостафа. Әтиләр шулай булмыйлар.


Хинди. Ничек шулай? Аңламыйм. Аңлатып сөйләгез. Нәрсәсе белә ярамады инде әтиегез?
Мостафа. Балаларны мәктәпкә яңа кием кидереп озатырга кирәк. Ә ул көз җиткәнен дә көтмичә Ходайга якын булырга китте. Фәрешәләр белән күктә оча.
Хинди (Елмаеп).

Усалым минем. Моннан соң шулай итегез. Ходай моннан ары сезнең ризалыгыгыздан башка берни дә эшләмәсен.


Мостафа. Син миннән көләсең. Барлык язучылар , шагыйрьләр дә шундый , кешедән көләләр. Кешедән көлергә җай юк икән инде , ул чагында үзләреннән булса да көләләр. Син дә бит шигырьләр язарга яратасың . Шагыйрә! Тик шуны аңламыйм. Ничек син миңа кияүгә чыктың . Без бит синең белән икебез ике кеше. Җир белән күк арасы.
Хинди. Мин... Мин...
Мостафа. Сөйләмә, үзем беләм. Мин синең яшьлек ялгышың. Әллә мин синең тәҗрибә астындагы куяныңмы?
Хинди. (Сүзне икенчегә борып)Карагыз әле, Мостафа. Безнең бит болай да акчабыз җитәрлек. Нәрсәгә соң безгә әти акчасы?
Мостафа. Акча күп булмый ул. Беләсең бит, мин акчаны бик яратам. Үземнең балаларымны яраткандай.

Хинди. Ходайдан куркыгыз үзегезнең чагыштыруларыгыз белән.

Мостафа. Синең нәрсәдер әйтәсең килә кебек күренә. Нәрсәдер мин белмәгәнне беләсең бугай...
Хинди. Әйе, беләм.
Мостафа. Алайса диккать белән генә тыңлап торам. Сөйлә.
Хинди. Күп кенә исән кешеләр хастаханә юлын таптап, танышлары аша, ялган юллар белән эшләмичә акча алып инвалид булып саналып торалар. Чыннан да бу акчаларга мохтаҗ олы кешеләр һәм балалар аларның авыр тормышларында ярдәм кулы сузганны көтәләр. Ләкин үз язмышлары белән ничек бар, шулай калалар.
Мостафа. Һәм шуннан?
Хинди. Бу тормышта бөтен нәрсә өчен дә түләү кирәк. Яхшысы өчен дә, начары өчен дә. Алгарак китик. Министырлыкларда кешегә ишетелмәгән статистика бар. Менә шушы акчаларга яшәүчеләр турында.
Мостафа. Ничек инде?
Хинди. Андый кешеләр озын гомер яшәмиләр. Алар тиз үләләр. Чыннан да инвалидларга әйләнәләр алар тора бара. Үлем аларны иртә эзләп таба.
Мостафа. Беләм мин. Сөекле хатыным. Синең ышанычың кешеләргә бик күп түгел. Ул агым хәлендә. Нинди көч аларны менә шулай иртә картайта икән соң?
Хинди. Бу - Дөнья акылы көче.

Мостафа. Зирәгем минем. Ә миңа киләчәктә ничек яшәргә соң алайса?


Хинди. Намус, кешеләргә булган мәрхәмәт хисе белән яшәгез.

Туран. Мостафа. Хинди.


Мостафа. Белмим. Ни диеп миннән көлә торганнардыр? Бөтен нәсел өчен мин уйларга тиеш . Ничек яхшы яшәү хакында.
Хинди. Сез арыдыгызмы бездән? Якыннарыгызны яратмыйсызмы?
Мостафа. Нинди сөю хакында сөйлисең син? Сезне ярату миңа кыйммәткә төшә. Шуның өчен дә хәмер белән кайгыларымны басам.
Туран. Туган, сөю дә тормыш кебек бәһәсез. Шулай булгач, сабыр. Безне яратып яшә.
Мостафа. Сез Хинди белән угры мәхәббәттән туганнардыр. Кеше хисләреннән көлеп яшисез. Ярый әле минем ачуымны кече энем чыгармый.
Хинди. Ул узум тәлгәшенә гашыйк бит. Ул аңа хатынны да, тормыш яктылыгын да алыштыра.
Мостафа.Туран туган! Бераз гына абыйларыңны тыңларга өйрән. Менә Хиндидан сорыйк әле. Нинди йөз белән яшибез бу дөньяда?
Хинди. Туган абыйларымдай яратам сезне.Үземне яраткандай. Яратудан сукырайган кеше якыннарының дәрәҗәсен күрми.

Мостафа. Хәйләлисең хатынкаем. Синнән берни дә белә алмаганымны беләм. Хатын- кыз булып тусаң да акылың белән ир- ар кебек син. ...


Туран. Туган, киресенчә... Иҗат кешеләрен ир- ат яки хатын- кыз дип карап та булмый торгандыр. Алар күңелләре белән бераз баш әйләнгеч тормышта яшиләр. Менә безнең узум тәлгәше кочаклап йоклаган дустыбыз кебек.

Мостафа. Кайчакта синең кебек дусларыңның хатыннары белән.


Хинди. Дустыбызны оялтма. Ул безне апаларыдай ярата.
Мостафа. Шулаймы? Мин бит һәрвакытта да әйтә килдем. Дөнья акылсызлыкта яши. Башкача ничек? Җирдә пәйгамбәрләр кояшлы көннәргә караганда да күбрәк. Ә җүләрләрне санап бетерә торган да түгел. Белмим. Кем ипи үстерер, өйләр салыр? Сез музыка яратасыз. Чәчәкләр. Төндәге йолдызлар балкышын. Кая алып китәсең мине?
Хинди. Бөтен кешеләр дә хисләр белән сугарыла торган гүзәллек дөньясына.
Туран. Ялкаулыгыңны яшьләргә чорнап инглиз- саксоннар өстәленнән тәм- том көтеп утырып булмый. Безгә дә алар кебек ялган пәйгамбәрлеккә ышанмыйча яши башларга вакыттыр.

Мостафа. Кара әле Туран дус. Синдә бездәге депутатларның ораторлык сәләте бар икән бит. Ләкин аларныкы белән чагыштырганда синең сүзләрең буш түгел.


Туран. Әйе , синең бу сүзләрең өчен генә булса да тән көче һәм күңел мие белән эшләргә әзер.

Хинди. Ишетәсезме , кунаклар килә. Әйдәгез каршыларга матур музыка белән. Бүген Шухрух бабабазның теге дөньяга күчкән көне. Балаларына соңгы тапкыр үгет- нәсыйхәт биргән көн бу. Әлеге нәсел сәнгатьтә иң оста нәсел булган . Кәмит уйнау буенча аларга тиңнәр табылмаган.


Мостафа. Әтисеннән алган бу һөнәрне бабабыз кешеләргә шатлык китерү өчен кулланган. Үзе турында да онытып кеше өчен яшәгән.
Туран.Гомерендә бер мәртәбә үләр көнендә барыбызны бергә җыеп әйтеп калдырды ул. Мин үлгәч тә кырык елгача Бакый көнен бәйрәм итегез диде. Тормыш үлемсезлеге көне диеп атагыз. Мин үлмим, мәңгелеккә китәм, дигән.
Нәргиз. Менә шуңа да егерменче Нәүрүз инде без бу көнне билгеләп үтәбез. Язның чәчәк ату мизгелендә чык бөртекләредәй биибез. Һәр яз- гомер чәчәк ату ул. Ә бүген – Бакый көне – Мәңгелек бәйрәме. (Бии башлый.)
Ана. Тереклек мәңге булачак , балалар!
Ут сүнә. (Ерактан тавыш ишетелә).

Сөю уты бар Галәмне били. Хыял диңгезе ярында Яктылык акылы тантана итә! Гомер мәңгелек!













Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет