Раслыйм балалар бакчасы мөдире Л. Н. Әхмәтвәлиева


Балаларның авыру буенча калдырган көннәре



бет2/7
Дата14.06.2016
өлшемі1.07 Mb.
#135523
1   2   3   4   5   6   7

Балаларның авыру буенча калдырган көннәре

Еллар

Бер балага ничә көн калдырылган

2014 елның 1 январена

7 көн

2015 елның 1 январена

4,7 көн

Бакчабызның мөһим бурычы - “Экологик тәрбия аша табигатьне ярату, туган төбәккә ихтирам, горурлык хисләре, сакчыллык тәрбияләү”.

Экологик тәрбия бирү эшендә бик күп күләмдә эш алып барылды. Һәр төркемдә, яшь үзенчәлегенә туры китереп, табигать почмаклары ясалды. Күп күрсәтмә җиһазлар, дидактик уеннар булдырылды. Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, үсемлек, хайваннарны танып белергә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, тәрбиячеләребез эшләрен планлы рәвештә алып бардылар. Белгәнебезчә, балаларның сәламәтлеге, яшәеше турыдан-туры әйләнә-тирә мөхиткә бәйле. Балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик тәрбия бирү буенча еллык эш планы төзелде.

Бала иң беренче чиратта үзе яшәгән төбәкнең экологик хәлен белергә тиеш, шуның өчен дә зурлар төркемендә һәр ел фасылында табигатькә экскурсияләр оештырылды. Балалар табигатьнең төрле халәтен, бөҗәкләрне, чәчәкләрне, күк йөзен күзәттеләр, яфраклар, дару үләннәрен җыйдылар, бүлмәдә орлыклар чәчеп, ботакларны, суганны суга утыртып, тәҗрибәләр үткәрделәр, гөлләрне тәрбияләүдә булыштылар, бакча мәйданчыгын чүпләрдән арындырдылар, хайваннар белән таныштылар. Күзәтү, хезмәт аша балалар табигатьнең чисталыгын сакларга, матурлыгын күрә, күзәтә белергә өйрәнделәр.

Һәр ел фасылын зур оешканлык белән каршы алдык. Язын тирә-якны чистартып, апрельдә чәчәк рассадалары утыртып каршыладык. Бакчадагы язгы эшләр белем-тәрбия бирү эшләре белән аралашып алып барылды: язгы су юлларын ачу, түбәдәге, стена буендагы карны чистарту, бакча мәйданын җыештыру уздырылды, орлыкка дигән бәрәңге чыгарылды, бакча сөрелеп, утыртылды, яшелчә бакчасы җире казып, түтәлләр ясалды, аларга орлыклар чәчелде, чәчәклекләргә үсентеләр күчереп утыртылды, су сибелде, чүпләре уталды, кәтмәнләнде, үләннәр чабылып торды. Бакчабыз җәй көне дә өзлексез эшләде. Балалар тәрбияләү белән бергә хуҗалыктагы җәйге эшләр дә эшләнде: бәрәңгене кәтмәнләү, агулау, төбен күмү, яшелчәләрне, чәчәкләрне тәрбияләп үстерү, сирәкләү, су сибү, өлгергән җимешләрне җыю, алардан балаларга бирү өчен компот кайнату һәм кайнатма ясау – болар барысы да бакча хезмәткәрләре тарафыннан эшләнде. Көзне каршылап участоктан чәчәк орлыклары, яфраклар җыйдык, мәйданны коелган яфраклардан арындырдык. Сентябрьда тукландыру өчен үзебезнең эшчеләр көче белән үстерелгән яшелчә уңышын җыеп алдык һәм сакланышка куйдык, ишегаллары, бакчалар җыештырылды. Кышын кар көрәү, кардан тау ясау, түбәләрне боздан, кардан арындыру кебек эшләр эшләнде, кошларга җим салыр өчен җимлекләр элдек, аларга җим салуны оештырдык, агач төпләренә салкыннан саклар өчен кар өйдек.

Балаларның экологик белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү максатыннан тәрбиячеләр табигать материаллары туплап, төрле сувенирлар, паннолар ясадылар. Бүлмәләрдә бик күп төрле гөлләр үстердек. Тәрбиячеләр балалар белән берлектә гөлләрне карап, тәрбияләп, гөлләрне танырга, исемнәрен әйтә белергә өйрәттеләр. Бакчада зурлар төркеме өчен тәҗрибә участогы бар. Яз көне балалар тәрбиячеләр белән берлектә кишер, суган, чөгендер утыртып, аны карап үстерделәр.

Бакчабызның төп бурычының берсе: “Балаларның аваз кимчелекләрен төзәтү”. Башлангыч класска киткәндә бала сөйләмендә кимчелекләр булмаска тиеш. Бу - балалар бакчасының изге бурычы, чөнки без - тәрбиячеләр, мәктәпкә авазда кимчелекләрне төзәтеп җибәрергә тиешбез. Тәрбиячеләребез һәр баланың нинди аваз кимчелеге барлыгы турында хәбәрдар. Шуңа күрә ел буена авазларны, сүзләрне дөрес әйтү культурасын тәрбияләү, үз фикерләрен, кичерешләрен аңлатканда җөмләләрне тел нормаларына туры китереп, ачык, дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләшергә өйрәтү өчен балаларга төрле күнегүләр өйрәттеләр, ата-аналарга киңәшләр бирделәр, аларны ачык дәресләргә чакырдылар.

Бу эшләр белән бергә милли һәм бакча традициясенә әйләнгән бәйрәмнәргә дә зур игътибар бирелде, чөнки милли үзаң, милләткә, туган төбәккә мәхәббәт хисләренә дә нигез мәктәпкәчә белем бирү учреждениеларында салына. Октябрьда “Сөмбелә” бәйрәме, ноябрь аенда өлкәннәребезгә багышланган “Әбекәем - алтынкаем”, ноябрьда “Әнием – күз нурым” дигән бәйрәмнәр уздырдык, анда балаларның әбиләрен, әниләрен чакырдык, чәй табыны янында кунак иттек. Декабрь аенда Яңа ел бәйрәменә әзерлек барды һәм бәйрәмне һәр елдагыча бик күңелле итеп үткәрдек. Мартта ныклы әзерлек белән Гаилә бәйрәме, Нәүрүз уздырылды. Апрельдә “Тукай абый туган көн” иртәсе үтте, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләндек. 8 май көнне авылның Хәтер обелискы янына бәйрәмгә бардык һәм ветеран бабайлар, әбиләр, авылдашлар каршында музыкаль иртә күрсәттек. Май ахырында “Сау бул, бакча” бәйрәме уздырылды, анда мәктәпкә укырга барырга тиешле балаларны озату үткәрелде. Балаларны яклау көне уңаеннан 31 майда “Кече Сабантуй” үткәрдек.

Бакчабызда план нигезендә ата-аналар җыелышлары уздырылды, аларда тәрбияви мәсьәләләр, көнүзәк проблемалар хәл ителде, планнар каралды. Әти-әниләр хуҗалык эшләрендә һәрдаим ярдәм итәләр: бакчага уенчыклар, тәлинкәләр бүләк иттеләр, электр челтәрендәге җитешсезлекләрне төзәттеләр, утыртырга бәрәңге орлыгы китерделәр.

План буенча педагогик киңәшмәләр узды, анда педагоглар тәрбия-укыту мәсьәләләрен карадылар, яңалыклар белән таныштылар.

Узган уку елында район мәгариф бүлеге үткәргән “Билингваль бакча”, “Үстерешле тирәлек” конкурсларда бакчабыз тәрбиячеләре теләп катнаштылар. Инвалид балаларга ярдәмгә багышланган хәйрия акциясендә катнаштык. Мөслим мәгариф бүлеге базасында үткән белем күтәрү курсларында бакчаның барлык педагогы да үз белемен күтәрделәр.

Яңа 2015-2016 нчы уку елына әзерлек эшләре үз югарылыгында алып барылды. Бакчада косметик ремонт үтте: уен мәйданчыгындагы өйләр, көймәләр, машиналар, спорт инвентарьлары, гөмбә, чәчәк клумбалары балоннары, төркем бүлмәләре, кухня стеналары, идән, янгын щитлары буялды, котельный, кухня, зурлар һәм кечкенәләр прихожиеның стеналары, бәдрәф, төтен чыккыч агартылды, язулар яңартылды, бүлмәләр җыештырылды, идән җәймәләре, челтәрләр, тәрәзәләр юылды, склад җыештырылды, карлыган суган, кишер, азык чөгендере җыелып, эшкәртелде. Зурлар ягына канализация ясалды, кечкенәләр ягына раковиналар куелды. Мини-музей оештырдык.

Узган уку елында балаларга тәрбия-белем бирү эше дә тиешле дәрәҗәдә уздырылды, еллык план буенча эшләнәсе эшләр тулысынча үтәлде. Педсоветта бертавыштан 2014-2015 нче уку елындагы тәрбия-белем бирү эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде.


2014-2015 нче уку елына

балалар бакчасының методик темасы:

“Халык педагогикасы нигезләренә таянып һәм хәзерге заман технологияләрен кулланып заман таләпләренә җавап бирердәй һәрьяклап үсеш алган,

белемле, сәламәт, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү”
Максат:

Гаиләгә сәламәт, һәръяклап үскән, заман таләпләренә яраклашып эш итә белгән балалар тәрбияләүгә булышу.
Балалар бакчасының төп бурычлары:

1. Белем-тәрбия процессында федераль дәүләт белем бирү стандартларына җавап бирердәй ысуллар, программалар кулланып эшләү.

2. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм психик үсешен тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвеше һәм иминлек нигезләренә төшендерү.

3. Бакча, гаилә һәм мәктәп арасындагы бәйләнешне үстерү һәм балалар тәрбияләүдә куллану.

4. Экологик тәрбия аша табигатьне ярату, туган төбәккә ихтирам, горурлык хисләре, сакчыллык тәрбияләү.

5. Балаларның аваз кимчелекләрен төзәтү.

6. Халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

7. Балаларның сәләтләрен ачуга булышу.


Балалар бакчасында тормышка ашырыла

торган программалар һәм укыту-методик комплектлар


  • Основная общеобразовательная программа дошкольного образования

“От рождения до школы” под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А.Васильевой.

  • Основная образовательная программа МБДОУ “Лейсан”

  • Региональная программа дошкольного образования, Шаехова Р.К.

  • Ана телен өйрәнү буенча 2-7 яшьлек балаларга “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплекты, авторы Хәзрәтова Ф.З.

  • учебно-методический комплект «Изучаем русский язык» (материалы для изучения русского языка татароязычными детьми), авторы - С.М. Гаффарова, Г.З. Гарафиева

  • мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен укыту-методик комплекты «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы» - “Авазларны уйнатып”, авторы - Шаехова Р. К.


Методик эш




Эш төре

Вакыты

Жаваплы

1

Бакчаны педагогик кадрлар белән тәэмин итү.

август

Мөдир

2

Бакчаны яңа уку елына әзерлү.

май-август

мөдир, кол-в

3

2013-2014 нче уку елындагы эшчәнлекне анализлау. Бакчаның, тәрбиячеләрнең еллык эш планнарын төзү, кабул итү. Гомуми белем бирү программасын тулыландыру, Уставны кабул итү.

август


мөдир,

тәрбиячеләр



4

Вакытлы матбугат, интернеттагы яңалыклар белән даими танышып бару. “Мәгърифәт”, “Дошкольное воспитание”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” газета-журналларын, интернеттагы материалларны эштә кулланма итеп алу.

Даими

Тәрбиячеләр

5

Төркемнәр исемлеген, эшчәнлекләр челтәрен, режимны төзү, раслау.

август

Мөдир,

тәрбиячеләр



6

РМО утырышларында, семинарларда катнашу,

бакча мөдирләре семинары үткәрү



план буенча,

март


мөдир, тәрб-р

7

Район методик берләшмәсе оештырган, республика, россиякүләм конкурсларда катнашу

МО пл-ы буенча

мөдир,

тәрбиячеләр



8

Мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлыкны үстерү буенча эшне дәвам итү

даими

мәктәп, мөдир, тәрбиячеләр

9

Экологик тәрбия, антитерроризм, иминлекне саклау буенча материалларны яңарту, тулыландыру

ел дәвам-а

мөдир, тәр-р

10

Җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү, чыныктыру планын төзү, кабул итү.

май

Мөдир

Тәрбиячеләр



11

Методик почмакны яңа методик әсбәпләр, күрсәтмә материаллар, газета-журналлар белән тулыландырып тору, баету юнәлешендә эшләү

Дәвамлы

Мөдир Тәрбиячеләр

12

Эш юнәлешләре буенча тәрбиячеләрнең портфолиоларын тулыландырып бару, интернет-сайтлар ясау.

ел дәвам-а

Тәрбиячеләр

13

Аттестация почмагын яңарту, тулыландыру, план төзү һәм аттестация үтү өчен тәрбиячеләр белән әзерлек эшләре алып бару.

сентябрь-май

Мөдир

14

Ике телдә (татар, рус) сөйләм үстерү буенча картиналарны, кулланма материалларны тулыландыру.

сентябрь

Тәрбиячеләр

15

Юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү буенча альбом, кулланма җиһазлар булдыру, тулыландыру.

ел дәвам-а

Тәрбиячеләр

16

Сәнгать шөгыльләре өчен табигый материаллар, күрсәтмә, кулланма җиһазлар туплау.

даими

Тәрбия-р

17

Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дару үләннәре җыю, кулланма җиһазларны тулыландыру, гамәлдә куллану, ишегалдында сәламәтлек сукмагы ясау.

Җәй айларында,

ел дәв-да



Тәрбия- р

18

Балаларны авылыбызның, районыбызның,

җирлегебезнең данлыклы шәхесләре белән таныштыру өчен материаллар туплау. Җиңүнең 71 еллыгына стенд, почмак эшләү.



Даими

январь-май



Тәрбия-р

19

Дидактик уеннарны, уенчыкларны яңарту, дәүләт стандартлары таләпләренә туры килердәй үстерешле тирәлек булдыру, тулыландырып тору.

Даими

Тәр-р, мөдир

20

Халкыбыз тарихы – борынгы әйберләр белән таныштыру өчен материаллар туплау, мини-музейны тулыландыру, мәктәп музеена экскурсия оештыру.

Даими

февраль


Тәрбия-р,

музей җитәкчесе



21

Тәрбиячеләрнең эшчәнлеген өйрәнү, районда, регионда тарату буенча эш алып бару.

Даими

Мөдир

22

Алган белем-күнекмәләрне көнкүрештә мөстәкыйль куллана белергә өйрәтү.

режим моментында

Тәрбиячеләр

23

Милли һәм рус почмакларын тулыландыру, дидактик материалларны эшкәртеп бетерү, укыту-тәрбия эшендә һәрдаим куллану.

Ел дәвамында

Тәрбиячеләр

24

ФГОС турында информацион стендны яңарту, әти-әниләргә мәглуматны һәрдаим җиткереп тору.

Ел дәвамында

мөдир,

тәрбиячеләр



25

Гомумбакча контроле планы буенча чараларны тормышка ашыру

Ел дәвамында

Мөдир


Педагогик киңәшмәләр




Тема

Җаваплы

Вакыт

1

Узган уку елына йомгак. 2014-15 нче уку елына эш планын карау, тулыландыру һәм кабул итү. Атитерроризм. Балалар бакчасының гомуми белем бирү программасын тулыландыру, өстәмәләр кабул итү. Төркемнәр бүленешен, көндәлек режим, еллык укыту планын, эшчәнлекләр челтәрен, календарь-тематик планнарны раслау.

Яңа уку елында кулланыла торган программалар, инновацион алымнар. Ике теллелекне өйрәтү буенча УМК лар белән эшләүдәге кыенлыкларны чишү. Бакча Уставы проектын карау, кабул итү.



Мөдир

тәрбиячеләр



Август

2

Сөйләм үстерү, бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү.

УМК ны гамәлгә ашыру буенча русча сөйләмне формалаштыруда кыенлыкларны хәл итү юллары.

Зурлар төркемендә балаларның яңа төркемгә ияләшүләрен күзәтү: тематик контроль нәтиҗәләре. Яңа елга әзерлек.


Мусина Ф.И.
Мөдир

Декаб

3

“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел”.

“Баланы мәктәпкә әзерләү – безнең бурычыбыз”.

Башлангыч класс укытучысы Гимранова Г.В. белән берлектә мәктәпкә әзерлек балаларының әзерлек торышы белән танышу. “Билингваль балалар бакчасы” конкурсына әзерләнү.

Уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә тематик контроль нәтиҗәләре.



Мөдир

тәрбиячеләр,

башлангыч сыйныф

укытучылары

мөдир


март

4

Уку елына йомгак. Уртанчылар төркемендә сәламәтлек технологияләре кулланылышы: тематик тикшерү нәтиҗәләре.

“Балалар сәламәтлеге һәм иминлеге безнең кулда” - чыгыш. Балалар бакчасының җәйге эш тәртибе.

Җәйге сәламәтләндерү чоры планын раслау.


Мөдир
Камалетди-

нова Ф.Х.

тәрбиячеләр


май


Алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, тарату





Эш төре

Җаваплы

Вакыты

1

Район күләмендә үткәрелгән КМО һәм РМО утырышларында, семинарларда катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу буенча чыгышлар ясау.

Мөдир

Тәрбиячеләр



Даими

2

Публикацияләр. Тәҗрибәле тәрбиячеләр - Камалетдинова Фидания Хабибелнәҗәровна, Кашапова Гөлүсә Мирсәетовна, Мусина Фәйрүзә Илдусовнага район, республика газета-журналларына үзләренең эш тәҗрибәләрен җибәреп тарату.

Мөдир

Тәрбиячеләр



Даими

3

Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләрен өйрәнү, районда тарату чараларын күрү.

Мөдир


Ел дәва-мында

4

Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләре буенча брошюралар ясау, аларны район-республикакүләм таратуда матбугат чараларын, интернетны куллану.

Мөдир

Тәрбиячеләр



Ел дәва-

мында


5

Районкүләм, республикакүләм, регион, гомумроссия конкурсларында катнашу.

Мөдир

Тәрбияч-р



Ел дәва

мында


6

Район бакча мөдирләре семинарында эш тәҗрибәләре белән уртаклашу.

Мөдир

Тәрбияч-р



март

Консультацияләр, әңгәмәләр





Тема

Вакыты

Җаваплы

Үтәлеш

1

Стандартлар буенча эшчәнлекләрне оештыру

сентябрь

Тәрб-р, мөдир

29.08

2

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык

Даими

тәрб-р, мөдир




3

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларының программаларны үзләштерү дәрәҗәләре

Ел дәвамында

тәрбия-р,

баш. укыт-ры






4

Гаилә – тәрбиянең нигезе

Даими

Тәрбиячеләр




5

Балаларда шәфкатлелек тәрбияләү

Даими

Тәрбиячеләр




6

Авазлар кимчелекләрен бетерү өстендә эшләү

Даими

Тәрбиячеләр




7

Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә.

Ел дәвамында

тәрб-р, баш. кл. укыт-ры




8

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү

Даими

Тәрбиячеләр




9

Балаларга нинди китаплар укырга

Даими

Тәрбиячеләр




10

Рус телен өйрәнү буенча өйдә балага ничек ярдәм итәргә.

Даими

Тәрбиячеләр




11

Әдәп төбе – матур гадәт

Ел дәв-ында

Тәрбиячеләр




12

Баланың сәламәтлеген ничек ныгытырга.

Даими

Медсестра




13

Көйсез бала белән нишләргә?

Даими

Тәрбиячеләр




14

Антитерроризмны онытмыйк!

Январь - май

Тәрб-р, зав.




15

Табигатьне бергә саклыйк!

Даими

Тәрбиячеләр





Ачык шөгыльләр



Эшләнәчәк эш төре

Вакыты

Җаваплы

1

Зурлар төркемендә шөгыль


март

Мусина Ф.И.

Заһидуллина А.З.



2

Кечкенәләр төркемендә шөгыль


март

Кашапова Г.М.

Заһидуллина А.З.



3

Гомуми ачык шөгыль


февраль

Камалетдинова Ф.Х.

Заһидуллина А.З.



4

Ата-аналарга ачык шөгыльләр

Февраль - апрель

Тәрбиячеләр

5

Район МБ семинарында ачык чара

март

Тәрбиячеләр


2014-2015 нче уку елында балалар бакчасыннан

мәктәпкә укырга китүчеләр



ФИО

Туган елы

1

Фәһимов Айгиз Айдар улы

2008

2

Шәйгәрдәнов Шамил Айдар улы

2008

3

Шәйгәрдәнова Әлфинә Сирин кызы

2008

4

Кәримов Ильяс Ришат улы

2008

5

Ханнанова Айсылу Насир кызы

2008


Бакчадан мәктәпкә киткән балаларның

5 еллык өлгереше

Уку елы

Бала саны

Отличник

Ударник

Уртача укучылар

Сыйфатлы өлгереш

2010-2011

3

-

2

1

66

2011-2012

1

-

1

0

100

2012-2013

7

1

3

1

60

2013-2014

2

-

1

1

50

2014-2015

5













Кадрлар белән эшне оештыру.

Кадрлар белән эш



Эш төре

Вакыты

Җаваплы

Бакчаны педагогик кадрлар белән тәэмин итү.

Август

Мөдир

Бакчаны яңа уку елына әзерлү.

Июнь-август

Коллектив

Хезмткәрләрнең хезмәт бүленешен раслау, тарификация белән таныштыру.

Сентябрь

Мөдир

Эвакуация планын барлык эшчеләргә җиткерү, бүлмәләр буенча җаваплы кешеләр билгеләү.

Сентябрь

Мөдир

Инвентаризация үткәрү.

Октябрь

Комиссия

Балаларның иминлеген һәм хезмәтне саклау инструкциясе үткәрү.

кварталга бер тапкыр

Мөдир

Бакча эшчеләрен, аларның балаларын сәламәтләндерү буенча эш.

Ел дәвамында

Мөдир

Балалар бакчасы, шифаханә һәм СЭС белән килешеп, балаларның исәнлеген, сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудыру.

Ел дәвамында

Мөдир

ФДББС өйрәнү буенча, СЭС оештырган, хезмәт иминлеген саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча кадрларны курсларга җибәрү.

Ел дәвамында

Мөдир

Ләйсән” балалар бакчасында эшләүчеләр исемлеге



ФИО

Туган көне

Вазифасы

1

Әхмәтвәлиева Лилия Нәҗиповна

05.09.1968

Мөдир

2

Камалетдинова Фидания Хабибелнәҗәровна

16.02.1963

Тәрбияче

3

Кашапова Гөлүсә Мирсәетовна

11.07.1966

тәрбияче

4

Мусина Фәйрүзә Илдусовна

21.06.1961

тәрбияче

5

Заһидуллина Азия Закирҗановна

08.04.1960

музыка җитәкчесе

6

Гайнулина Дамира Фәһимовна

28.07.1959

кече тәрбияче

7

Ногманова Дилә Әсгәтовна

17.01.1962

завхоз, кер юу операторы

8

Вәлиуллина Гөлшат Валериковна

15.06.1955

пешекче

9

Петрова Филиза Флюровна

10.04.1959

кече тәрбияче

10

Нигъмәтуллин Азат Хәбибелнәҗәрович

30.12.1960

газ котельные операторы

Педагогик хезмәткәрләренең штат расписаниесе

Еллар

Барлыгы

Шул исәптән

Музыка белгече

Мөдир

Тәрбияче

2011-2012

4,5

1

3

0,5

2012-2013

4,5

1

3

0,5

2013-2014

4,5

1

3

0,5

2014-2015

4,25

1

3

0,25

2015-2016

4,25

1

3

0,25

Кадрлар белән тәэмин ителеш


Барлык педагогик хезмәткәрләр:

5

Хезмәткәрләрнең белемнәре туры килү

Югары белемле

Урта профессиональ белемле



2

3

100%


Техник хезмәткәрләр:

4




Югары белемле

Урта профессиональ белемле

Урта белемле


1

2

1


75%



Педагогик стаж

Еллар

3 елга кадәр

3-10 ел

10-20 ел

20 дән югары

2010-2011

-

-

-

5

2011-2012

-

-

-

5

2012-2013

-

-

-

5

2013-2014

-

-

-

5

2014-2015

-

-

-

5


Педагогларның хезмәт бүленеше.




ФИО

Вазифасы

1

Әхмәтвәлиева Лилия Нәҗиповна

Бакча мөдире

2

Камалетдинова Фидания Хабибелнәҗәровна

Кечк-р төркемендә тәрбияче

3

Кашапова Гөлүсә Мирсәетовна

Зурлар төркемендә тәрбияче

4

Мусина Фәйрузә Илдусовна

Алмаш тәрбияче

5

Заһидуллина Азия Закирҗановна

Музыка җитәкчесе



Фәнни-педагогик мәгълүмат

Педагогларның белем күтәрү курслары


Белем күтәрү формасы

2009-

2010


2010-2011

2011-2012

2012-

2013


2013-2014

2014-

2015


Казан, ИРО – курслар

0

1

0

0

0

0

Яр Чаллы ПИ – курслар

1

0

1

0

0

0

Район МБ ИМҮ курслары (ИЭУП)

2

2

0

4

4

0

Семинарларда катнашу

4

8

8

8

8

8


Һөнәри квалификацияне үстерү


ФИО

Укыган урыны

Укыган елы

Курс темасы

Кайчан көтелә

Әхмәтвәлиева Лилия Нәҗиповна

ИНПО, Я.Чаллы, ИЭУП,
Мөслим

2012

2014
2014


2014

Менеджмент в образовании. Реализация ФГТ в образ-й деят-ти.

“Билингвальное образование дошкольников в рамках ФГОС ДО”

“Педагогика и психология дошкольного образования”


2016

Камалетдинова Фидания

Хабибелнәҗәровна



ИЭУП,
Мөслим

2012
2014

Осуществление ФГТ в обр. деят-ти.

“Билингвальное образование дошкольников в рамках ФГОС ДО”



2016

Кашапова Гөлүсә

Мирсәетовна



ИЭУП,
Мөслим

2012
2014

Осуществление ФГТ в обр. деят-ти.

“Билингвальное образование дошкольников в рамках ФГОС ДО”



2016

Мусина Фәйрузә

Илдусовна



ИНПО, Яр Чаллы

ИЭУП, Мөслим



2012
2014

Осуществление ФГТ в обр. деят-ти.

“Билингвальное образование дошкольников в рамках ФГОС ДО”



2016

Заһидуллина Азия Закирҗановна

Казан

2011

Психолого-пед-е компетенции преподавателей ДМШ: проблемы развития.

2016



Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү


Еллар

Барлыгы үткән

Кайсы категориягә

югары

1

категориясез

2010-2011

0

0

0

0

2011-2012

0

0

0

0

2012-2013

0

0

0

0

2013-2014

1

0

0

1

2014-2015

2

0

2

0




Тәрбияче

Өйрәнеләсе проблема

Мусина Фәйрүзә Илдусовна:

- Балаларның аваз кимчелекләрен төзәтүдә халык педагогикасын куллану. ФГОС ДО

Камалетдинова Фидәния Хәбибелнәҗәровна:

- Кечкенә балаларда экологик тәрбия аркылы миһербанлылык һәм сакчыллык тәрбияләү. ФГОС ДО

Кашапова Гөлүсә Мирсәетовна:


- Сәламәтлек саклау технологияләре ярдәмендә кечкенә балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту. ФГОС ДО
Үз белемне күтәрү
Укыту – тәрбия эшен яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлек.

Тематик контроль




Тематик контроль

Вакыты

Җаваплы

1.

Кечкенәләр төркемендә балаларның бакчага ияләшүләрен күзәтү. Тәрбияче Камалетдинова Ф.Х.

15-30

сентябрь


б. мөдире

2.

Оператив контроль: зурлар төркемендә милли почмаклар торышын, рус телен өйрәтү буенча материалларның кулланылышын күзәтү. Тәрбияче Кашапова Г.М.

15-25 декабрь

б. мөдире

3.

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлекләрендә туган телдә сөйләмне үстерү. Тәрбияче Мусина Ф.И.

20-27 апрель

б. мөдире

4.

Уртанчылар төркемендә сәламәтлек технологияләре кулланылышы. Тәрбияче Камалетдинова Ф.Х.

15-23

май


б. мөдире



Тәрбия эшенең торышына контроль



Контроль объекты

Формасы

Вакыты

1

Тәрбиячеләрнең календарь планнарын тикшерү, раслау.
Инд-ль

август

2

Бакчаның методик планын раслау.

август


3

Шөгыльләр, режим моментларын оештыруны карау, анализлау.

Индив-ль

План буенча

4


Районкүләм, региональ, гомумроссия конкурслары положениеләре белән таныштыру, әзерләнү, катнашу
Инд-ль

Ел дәвамында

5

Бәйрәмнәргә әзерлекне тикшерү, методик киңәшләр бирү, анализлау.
Оператив

Ел дәвамында

6


“Ел тәрбиячесе”, “Билингваль бакча” конкурслары шартлары белән таныштыру, әзерләнү.

Инд-ль

Март-апрель


7

Ата-аналарның шөгыльләргә, җыелышларга килүләрен контрольдә тоту.

Оператив

Март

8

Тәрбиячеләрнең төркем ата-аналар җыелышларының план нигезендә үткәрелүен күзәтү

оператив

План нигезендә


Тәрбия эшенең айлык бүленеше



Ай

Тема

1.

Сентябрь

Бакчага өйрәнү, ияләнү, куркынычсызлык айлыгы.

2.

Октябрь

Хезмәт тәрбиясе айлыгы

3.

Ноябрь

Сәламәтлек, уеннар айлыгы

4.

Декабрь

Мәрхәмәтлелек айлыгы.

5.

Январь

Туган төбәкне өйрәнү айлыгы.

6.

Февраль

Тормыш иминле айлыгы.

7.

Март

Гаилә айлыгы.

8.

Апрель

Туган тел айлыгы.

9.

Май

Патриотик тәрбия айлыгы

10.

Июнь

Экологик тәрбия айлыгы

11.

Июль

Иҗат айлыгы.

12.

Август

Яңа уку елына әзерлек айлыгы.


Бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре

Сентябрь

  1. Белем көнендә 1 нче сыйныфка баручыларны котлау, бүләкләү.

  2. “Без күңелле яшибез”- спорт бәйрәме

  3. “Озак яшәү серләре” - өлкәннәр белән очрашу.

Октябрь

  1. “Дәү әти – дәү әнием, минем кадерлеләрем” - өлкәннәр көнен билгеләп үтү.

  2. Мөгаллимнәр көнен билгеләп үтү.

  3. Алтын көз “ Сөмбелә”

  4. Кечкенәләр төркемендә әкиятләр кичәсе уздыру (зурлар төркеме)

Ноябрь

  1. Әниләр көнен билгеләп үтү.

  2. Туган көн кичәсе

  3. Күңелле стартлар

Декабрь

  1. Башлангыч сыйныф укучыларын театр белән кунакка чакыру

  2. “Без кышны яратабыз” – саф һавада чаналар белән уеннар

  3. Яңа ел кичәсе

Январь

  1. Зурлар төркемендә әкиятләр сәхнәләштерү.

  2. Туган көн кичәсе

  3. Кече олимпиада уеннары. Кышкы спорт.

Февраль

  1. Армияда хезмәт итеп кайткан солдатлар белән очрашу.

  2. Күп балалы гаилә - Шәрифуллиннар белән очрашу.

  3. Муса Җәләл көне.

  4. “Әтием белән көчле мин” - Әтиләр бәйрәме

  5. Авылым мәчете – нинди ул?

Март

  1. Әниләр бәйрәме

  2. “Әбекәй, алтыным, син минем якыным” - әбиләргә багышланган иртә.

  3. “Ягез әле, кызлар!”

  4. Нәүрүз бәйрәме

Апрель

  1. Кошлар көне.

  2. Космонавтлар көне.

  3. Тукай безнең күңелләрдә: шигырь бәйрәме.

  4. Туган көн кичәсе

Май

  1. “Бөек Җиңү” – иртә, концерт.

  2. “Без сәламәт яшибез” – саф һавада хәрәкәтле уеннар

  3. “Сау бул, бакча!”

  4. Балаларны яклау көненә багышланган Кече Сабантуй.



Авылның мөхтәрәм кешеләре белән очрашулар




Тема

Вакыты

Җаваплы

Үтәлеш

1

Балалар бакчасы тарихы – Галимов М.М. белән очрашу

апрель

Камалетдинова Ф.Х.,




2

Авыл мәчете мулласы Шыгаепов Рафаел бабай белән очрашу.

февраль

Тәрбиячеләр, мөдир




3

Бакчада эшләп чыккан ветераннарыбыз Миргалимова Р., Шәрифуллина Н., Газетдинова А., Гиздуллина Р., Хайбрахманова Р., Шәрәфиева Г., Ярмөхәммәтова Ф. апалар белән очрашу

Март

Кашапова Г.М., мөдир




4

Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу: Хайбрахманов Габдулла һәи Димиев Исрафил бабайлар.

Май

Мусина Ф.И., мөдир




Ата-аналар җыелышлары




Эш төре

Вакыты

Җаваплы




Кечкенәләр төркемендә ата – аналар җыелышы

1

Кечкенә баланы тәрбияләүдә ата-аналарга педагогик ярдәм:

1) Ни өчен бала киреләнә?

2) “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик кулланмасының юнәлешләре һәм аларны өйрәтүдә ата-аналарга киңәшләр.

3) Бала һәм уенчыклар: нинди уенчыклар файдалы?



Ноябрь

Әхмәтвәлиева Л.Н.

Камалетдинова Ф.Х


2

  1. Балаларның сөйләм культурасын формалаштыру:

  2. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик кулланмасын өйрәнгәндә гаиләдә балаларга ничек ярдәм итәргә. 2) Гаиләдә әти һәм бала мөнәсәбәте.

Февраль

Кашапова Г.М.

Камалетдинова Ф.Х.






Зурлар төркемендә ата – аналар җыелышы







1

1) Баланы мәктәпкә әзерләү.

2) Балаларга гаиләдә рус телен өйрәтү: киңәшләр, әсбаплар.

3) Түгәрәк өстәл: “Оясында ни күрсә...”


Октябрь

Гимранова Г.В.

Мусина Ф.И.

Әхмәтвәлиева Л.Н.


2

  1. Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү. 2) Тәрбияле бала. 3) Кул эшләре конкурсына йомгак.

Март

Камалетдинова Ф.Х.




Гомуми ата-аналар җыелышлары







1

  1. 2014-2015 уку елында бакча эшчәнлеге йомгаклары. Уставның яңа редакциясе б-н таныштыру. 2) Иминлегебез үз кулыбызда: антитерроризм безнең тормышта ничек үтәлергә тиеш? Киңәшләр, памяткалар бирү. 4) Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.

сентябрь

Мөдир

Камалетдинова Ф.Х.



2

1) Сөйләмне үстерү: “Авыз тулы аваз”

2) Бакчаның ГББ программасын тормышка ашыру. Бакчага түләүдәге үзгәрешләр.

4) Бакчадан – мәктәпкә: дәвамчанлыкны ничек булдырырга. Рус телен өйрәтүдә киңәшләр.

5) Рәсем конкурсына йомгак: “Тылсымлы кар бөртеге”



Декабрь

Яңа ел бәйрәме



Кашапова Г.М.

Әхмәтвәлиева Л.Н.


Камалетдинова Ф.Х.

Мусина Ф.И.



4

  1. Балаларны хәвефләрдән саклыйк. Язгы-җәйге чорда куркынычсызлык буенча инструктаж. 2) Яхшы гадәт – иң яхшы үрнәк. 3) Балалар бакчасының җәйге чор планы.

май

Мөдир
Мусина Ф.И.

Мөдир





Ачык ишекләр көне оештыру:







1

«Балалар бакчасында туган телне һәм рус телен өйрәнү”

29 март

Камалетдинова Ф.Х

Әхмәтвәлиева Л.Н.




Группаларда ата – аналар белән эшләр


Ай

Чара

Җаваплы

Сентябрь

  1. Консультация:

Баланың көн тәртибе. Памяткалар өләшү.

  1. Әңгәмәләр:

  • Ничек баланы балалар бакчасына җиңел ияләштерергә

  • Балаларның шөгыльләнүе өчен нинди әсбаплар кирәк: бакчада һәм өйдә.

  • Балаларга юл кую.

  1. Рәсемнәр күргәзмәсе:

“Яраткан тәрбияче апам” , “Минем әнием”, “Тылсымлы кар бөртеге”

  1. Гомуми ата-аналар җыелышы:

“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”

Рәскм конкурсына йомгак: “Яраткан тәрбияче апам” (23.09.14)



Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.


Камалетдинова Ф.Х.

Камалетдинова Ф.Х.


Әхмәтвәлиева Л.Н.

Октябрь

  1. Консультация:

Ничек итеп бәләкәчне пөхтәлеккә өйрәтергә?

  1. Әңгәмәләр:

  • Аваз кимчелекләрен бетерү өстендә эш.

  • Вак моториканы үстерү.

  • Бала белән конфликт килеп чыкса.

  • Гаиләдә икенче телне өйрәнүдә ничек ярдәм итәргә.

  1. Консультация:

Иртәнге зарядка – тәртипкә өйрәтүнең бер чарасы.

Памяткалар өләшү.



  1. Зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы:

“Бала мәктәпкә барганда...”

  1. Әбекәем – бабакаем – өлкәннәр көненә багышланган балалар иртәсе.

Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.

Камалетдинова Ф.Х.

Камалетдинова Ф.Х.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.


Заһидуллина А.З.


Ноябрь

  1. Консультация:

Өй шартларында бала сөйләмен камилләштерү.

  1. Әңгәмәләр:

  • Ничек баланы үзе киенергә өйрәтергә?

  • Гаиләдә балаларга нинди әдәбият укырга?

  • Мәхәббәт һәм ихтирам белән тәрбиялик.

  1. Памяткалар өләшү: Гаиләдә нинди уеннар уйнарга була?

  2. Кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы:

Кечкенә баланы тәрбияләүдә ата-аналарга педагогик ярдәм.

  1. Әнием – кадерлем – әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.

Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.

Камалетдинова Ф.Х.

Мусина Ф.И.


Кашапова Г.М.

Заһидуллина А.З.

Мусина Ф.И.


Декабрь



  1. Консультация:

Балачакны яклау: балаларның хокуклары.

  1. Әңгәмәләр:

  • Аваз кимчелекләрен бетерү өстендә эш.

  • Вак моториканы үстерү.

  • Баланы салкын тиюдән саклау.

  1. Рәсем конкурсы: “В гостях у сказки”

  2. Гомуми ата-аналар җыелышы:

Балалар бакчалары өчен Федераль дәүләт белем стандартлары.

Рәсем конкурсына йомгак: “В гостях у сказки”



Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.


Камалетдинова Ф.Х.

Камалетдинова Ф.Х.

Әхмәтвәлиева Л.Н.


Январь

  1. Консультация:

Баланың йокысы нинди булырга тиеш?

  1. Әңгәмәләр:

  • Бала һәм саф һава.

  • Оялчан балага ярдәм итү.

  • Баланы кайчан һәм ничек мактарга?

  1. Памятка ясау:

Балага авторитет булу өчен нишләргә?

  1. Кар бөртекләре күргәзмәсе оештыру.

Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.

Камалетдинова Ф.Х.
Мусина Ф.И.

Камалетдинова Ф.Х.



Февраль

  1. Консультация:

Балага ачу килгәндә нишләргә?

  1. Әңгәмәләр:

  • Аваз кимчелекләрен бетерү өстендә эш.

  • Вак моториканы үстерү.

  • Туганнар арасындагы дуслыкны ничек ныгытырга?

  1. Әтием белән бергә: әтиләр бәйрәме үткәрү

  2. Памятка ясау:

Баланың үз дәрәҗәсен үстерү.

  1. Кечкенәләр төркемендә ата – аналар җыелышы:

Балаларның сөйләм культурасын формалаштыру.

Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Камалетдинова Ф.Х.

Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.

Заһидуллина А.З.

Мусина Ф.И.

Камалетдинова Ф.Х.

Кашапова Г.М.


Март


  1. Консультация:

Баланы әдәпле сөйләшергә ничек өйрәтергә?

  1. Әңгәмәләр:

  • Баланы үз агрессиясен тыярга өйрәтү.

  • Балага җәзаны ничек кулланырга?

  • Туклану турында: ни ярый, ни ярамый?

  1. Памяткалар өләшү.

Әгәр бала “тиктормас” булса...

  1. Әниләр бәйрәме. Балалар иртәсе.

  2. Кул эшләре күргәзмәсе: “Әниемә бүләгем”

  3. Зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы:

“Баланы фикерләргә өйрәтү”.

Җимлекләр конкурсына йомгак (02.03.2015).



  1. Ачык ишекләр көне (12.03.2015).

Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.


Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.

Камалетдинова Ф.Х.
Кашапова Г.М.

Заһидуллина А.З.

Мусина Ф.И.
Мусина Ф.И.

Әхмәтвәлиева Л.Н.

Камалетдинова Ф.Х.


Апрель

  1. Консультация: Бала сәламәтлеге турында.

  2. Әңгәмәләр:

  • Табигать иминлеге – кеше иминлеге ул.

  • Җирлегебез һәрчак чиста булсын.

  • Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә өйрәтү

  1. Памяткалар өләшү.

  • Баланы мәктәпкә әзерләгәндә.

  1. “Бөек Җиңүгә 70 ел” – рәсемнәр күргәзмәсе.

Мусина Ф.И.,

Кашапова Г.М.

Мусина Ф.И.

Кашапова Г.М.

Камалетдинова Ф.Х.
Камалетдинова Ф.Х.

Мусина Ф.И.



Май


  1. Консультация:

  • Бөҗәкләрдән сак булыгыз: балада аллергия булганда ничек эш итәргә.

  • Бала иминлеге безнең кулда.

  1. Әңгәмәләр:

  • Балаларда шәфкатьлелек, әдәплелек, миһербанлылык тәрбияләү.

  • Балаларга үз – үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтү.

  1. Памяткалар өләшү.

Бала белән җәй көне ничек шөгыльләнергә?

  1. Рәсем күргәзмзсе: Яраткан бакчам.

  2. Балалар иртәсе: Хуш, бакчам!

  3. Кече Сабантуйга концерт номерлары.

Конкурс: “Сабантуй гүзәле”, “Сабантуй батыры”.

Кашапова Г.М.


Мусина Ф.И.,
Мусина Ф.И.
Камалетдинова Ф.Х.
Камалетдинова Ф.Х.

Мусина Ф.И.

Мусина Ф.И.

Заһидуллина А.З.

Әхмәтвәлиева Л.Н.

Мусина Ф.И.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет