Укытучысы Ф.И. Мостафина.
Кеше гомере − уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асыл-таштай балкырга тиештер шикелле...
Әдәбият − сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша матур әдәбият әсәрләре нигезенә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрләрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Меңъеллык әдәбиятыбыз тарихын күздән кичергәндә, күңел үзеннән-үзе борынгы әдәбиятка, сүз сәнгатенең ерак тамырларына барып тоташа. Гаҗәеп бай әсәрләребез бар бит. Матурлык һәйкәле булырлык әсәрләр!
Белгәнебезчә, Борынгы әдәбият нигезендә гомумкешелек проблемалары ята. Әдипләребез әдәплелек, итагатьлелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлеше дип саныйлар.
Борынгы әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Коръян китабын күрсәтергә мөмкин. Кешелек җәмгыятенең барлык сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган әлеге изге Китап − матурлык үрнәге. Биредә адәмнәрне бары тик яхшылык рухында гына тәрбияләү күз алдында тотыла. Матурлык, беренче карашка, берьяклы тоелса да, үз эченә күп мәгънәләр туплаган.
Борынгы әдәбиятта дин фәлсәфәсе кешене матурлыкка өйрәткән, әхлаклы булырга чакырган. Күп кенә әдәби өсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган. Шуңа мисал итеп, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен китерергә мөмкин. Соңгы берничә дистә елда гына халыкка кире кайтарылган әсәр ул. Әбием сөйләве буенча, әлеге әсәрне үзәк өзгеч матур һәм эчтәлеккә туры килә торган көйләр белән укыганнар, яттан сөйләгәннәр. Халык җан азыгы булырдай җәүһәр белән генә шулай эш итә алгандыр.
Кол Гали поэмасының тарихта, гомумән, кешелек яшәешендә сәяси һәм әхлакый-эстетик әһәмияте гаять зур булган. Халкыбыз үзенең тарихи язмышындагы фаҗигале борылыш һәм сикәлтәләрдә әлеге әсәрдән рухи таяныч тапкан. Тарихның төрле борылышларында халыкның тынычлык һәм бәхет идеалына юлдаш булган.
Кол Гали үз әсәренең кыйммәтен яхшы аңлаган. «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе, ялыкмыйча тыңлау өчен иң татлысы», − ди ул Йосыф сюжеты хакында керештә. Автор фикеренчә, бу кыйсса кешеләрнең күңелен йомшартыр, гөнаһларыннан арындырыр, матурлыкка өндәр. «Әмма, − ди Кол Гали, − бу әсәрне акыллы булган кешеләр генә бәяли алыр:
Гәүһәр − таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас,
Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,
Бу нәзымның кадерен һич ахмак белмәс, −
Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди».
Әсәрнең башыннан алып азагына кадәр Йосыф тормышы гәүдәләнә. Язучы әлеге образ нигезендә матурлык төшенчәсен бирүне максат итеп куя, аның мисалында идеал кеше образын тудыра. Максатына ирешү өчен төп каһарманны мәгълүм пәйгамбәр итеп алуы да аңлашыла. Йосыф − алдан күрүче, тирән фикерләүче, башкаларга юл күрсәтүче, үрнәк булучы затлы кеше. Йосыфның мине җәлеп иткән беренче матур сыйфаты − тугрылык. Ул һәрчак атасына хөрмәт, ихтирам белән карый, аңа тугрылыкны үзе өчен иң изге гамәлләрнең берсе дип саный. Атага тугрылык әсәрдә туган җиргә, туган илгә, туган халкыңа да тугрылык булып аңлашыла.
Йосыф образында бирелгән икенче матурлык − сабырлык. Бу сыйфат аның бөтен эш-гамәлен бизи. Автор фикеренчә, сабырлык кешене намуссызлыктан саклый, рухи яктан үстерә, баета. Йосыф бу мөһим гамәлне башкаларда да күрергә, булдырырга да тели. Зөләйха күргән төштә Йосыф аңа болай ди:
Сабыр белән эшлә ләкин син бу эшне,
Сабыр белән эшләнә һәр эшләр башы,
Морадына тиз җитә тик сабыр кеше,
Бу эштә син күркәм сабыр кылчы имди.
Сабырлыкны кешеләрне сынаучы сыйфат итеп күрсәтә. Зөләйханың сабырсызлыгы аркасында күп михнәтләр кичерүе − әнә шуңа ишарә.
Автор фикеренчә, геройның эчке һәм тышкы матурлыгы бербөтен булырга тиеш. Әсәр дәвамында ул шуңа ирешә дә. Йосыф та, Зөләйха да тулган айдай нурлы йөзле итеп сурәтләнә. Әлеге матурлык балкышы кешеләргә көчле тәэсир итә, хәтта кытлык елларда да ачларны үлемнән саклап кала.
Әнә шул рәвешле, язучы ил белән Йосыф кебек һәр яктан камил затлар, пәйгамбәрләр идарә итәргә тиеш, ди. Бары шунда гына халык төрле авырлыкны исән-имин кичә ала. Һәм шушыннан бәхетле тормышның нигезе − бердәмлектә, татулыкта, иминлектә икәнлеге аңлашыла. Йосыф Зөләйха белән гаиля кора, балалар үстерә, туганнары белән уртак тел таба, әтисе белән кавыша.
Әнә шундый халыкчан, матур сыйфатларны үз эченә алганга, сигез гасырга якын кулдан төшмичә укылып килә. Әсәрне кат-кат уку барышында яңадан-яңа сәхифәләр ачыла. Һәм бүгенге әхлаксызлык чире тамыр җәйгән чорыбызда. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы үзенә күрә матурлыкка маяк булып тора. Безне, яшь буынны, юлдан тайпылмаска, кылган эшләрең турында уйларга, кичерә белергә өйрәтә.
Борынгы төрки чорга караган Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәре «Игелекле итүче белемнәр» дип тәрҗемә ителә. Әлеге әсәр − укучыны матурлык төшенчәсен аңлый, кабул итәргә өйрәтә торган тәрбия китабы. Ә менә Алтын Урда чоры әдибе Хисам Кятиб «Җөмҗөмә солтан» әсәренең (1369) ахырында, үз укучысына дәшеп, болай ди:
Мохтасар (кыскасы) будыр, и адәм угланы:
Һәркем ирсә нә иксә − ургай аны.
«Ни иксә − ургай аны» − бу без күнеккән «ни чәчсәң, шуны урырсың» мәкаленең борынгы варианты. Кеше үзенең сүз-фикере, эш-гамәле өчен үзе җаваплы. Яхшылыгың да, яманлыгың да иртәме-соңмы үзенә кайтачак. Шуңа күрә автор үз укучысын игелекле булырга, бүтәннәргә ярдәм итәргә өнди.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: борынгы әдәбият әсәрләре − матурлыкның башлангычы. Йосыф Баласагунлы, Кол Галиләр заманыннан килә торган җәүһәрләр бүгенге чор әдәбияты өчен дә нигез булып тора.
Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
Укытучысы С.Ф. Степанова.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр − яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
|
Г. Тукай.
|
Әйе, мин бөек шагыйребез сүзләре белән килешәм. Спектакльне берьюлы йөзләгән кеше карый, берьюлы сөенә, берьюлы кайгыра... Бүгенге театрыбызның тамырлары бик тирәннән, ерактан килә. Минем сүзем театр сәнгатендә мелодрама жанры турында, чөнки бу жанр халыкка эстетик тәрбия бирү ягыннан әһәмиятле.
Музыкаль драманың башы ерак тарихка барып тоташа, Көнбатышта хәтта байтак вакытлар опера сәнгатен дә шушы атама белән йөрткәннәр. Бездә исә андый әсәрләрне «музыкаль драма» дип килделәр.
Музыкаль жанр формасы, үз чиратында, милли операбызга да нигез булды, сәнгатькә канат куйды. «Эшче», «Сания», «Алтынчәч» һәм башка операларыбыз шул җирлектә туган. Ул ике сәнгатьнең − драма һәм опера төрләрен үзара бәйләүче күпер хезмәтен үтәде, дисәк тә хата булмас. Әгәр башта музыкаль драма тумаган булса, татар халкы опера сәнгатен ничек кабул итәр иде икән? Ни дисәң дә, сәнгатьнең бу төре безнең халык өчен читрәк иде. Шулай да, музыкаль драма аша килеп кергәнгә, ул безнең өчен бик үк ят нәрсә булып тормады һәм шактый җиңел кабул ителде.
Татар әдәбиятында һәм сәхнәсендә музыкаль драманың туу-үсү, чәчәк ату дәвере дә, шактый кыерсытылган чоры булды. Бигрәк тә 30 нчы елларда, опера сәнгатен үстерүгә рәсми юнәлеш алынгач, музыкаль драманың кояшы баеды, дип караучылар да табылды. Ләкин тиздән моның алай түгеллеге ачыклана.
Мелодраманың музыкасы, асылда, халык иҗатына нигезләнгән. Ул үзенең эчке халәте белән халык рухына барып тоташа. Минем уйлавымча, әнә шул ягы белән ул тамашачыга якын, кадерле. Бу исә, музыкаль драманың татар тормышы, аның рухи ихтыяҗы нигезендә туганлыгын күрсәтә.
Музыкаль драманың тууы һәм мәйданга чыгуы Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты белән бәйле. «Галиябану» әсәрендә ул әдәбиятыбызга яңа геройлар алып килде: гади авыл кызын һәм егетен сәхнәгә чыгарды. Сыйнфый тигезсезлек шартларында кешенең иң изге хисләренең тапталуын кискен һәм тормышчан конфликтта күрсәтә алды. Октябрь инкыйлабыннан соң туачак дистәләгән музыкаль сәхнә әсәрләренә юл күрсәтте. Шуннан соң Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, М. Әмир, И. Юзеев кебек әдипләр, музыкаль драма һәм комедияләр иҗат итеп, әдәбиятыбызны, татар сәхнәсен гүзәл әсәрләр белән баеттылар. «Яшь йөрәкләр», «Хафизалам иркәм», «Зәңгәр шәл», «Тормыш җыры», «Кыр казлары артыннан» кебек әсәрләрнең тууына, һичшиксез, М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы сәбәп булды.
Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатында музыкаль драма очраклы туган жанр формасы түгел. Ул язучының фикерләү тибы, таланты һәм тормыш тәҗрибәсе белән тыгыз бәйләнгән. Халык җырларына, моңына гашыйк романтик әдип, кече яшьтән үк, бәйрәмнәрне, авыл яшьләренең уеннарын зур кызыксыну белән күзәтә торган булган. Үзе дә скрипка, пианино, мандолина, гармун кебек музыка коралларында уйный. Иптәшләре арасында җыр чыгару осталыгы белән таныла.
Соңрак М. Фәйзи халык авыз иҗатына фәнни яктан да карый башлый. Бик күп халык җырларын туплый. Җырларның кайберләрен үзе иҗат иткән драма әсәрләренә дә кертеп җибәрә. Мәсәлән, «Кызганыч»ның дүртенче пәрдәсендә Заһид мандолинада «Тәфтиләү» көен уйный. «Тәкъдирнең шаяруы» драмасының өченче пәрдәсендә төп герой Гыйсмәт, ялгыз калгач, моңланып җырлый:
Акбүз атымны тирләттем,
ак сөлгемне керләттем;
Яшьтән бирле хәсрәт күреп,
ак йөземне чирләттем.
Минем фикеремчә, бу әсәрләрдә җыр бары тик аерым персонажларның теге яки бу мизгелдәге күңел халәтен генә күрсәтә. «Авыл бәйрәме» пьесасында инде үзгәреш күзәтелә. Монда җыр һәм моң сәхнәне җанландыруга да, геройларның хисләрен куәтләргә дә хезмәт итә. Шуның өстәвенә ислам дине тарафыннан куып кертелгән кара мунчалардан сәхнәгә дә чыгарыла.
М. Фәйзи чит төбәкләргә, авылларга сәяхәт ясый. Бигрәк тә яшьләрнең су буйларындагы, аулак өйләрдәге җырлы-биюле, музыкалы уеннарын күзәтә. Байтак җыр язып ала. Бу аның өчен иҗат куәте туплау чоры була.
1916 нчы елда язылган «Галиябану» драмасында җыр һәм музыка, уен һәм моң хөкем сөрә. Драмада ул геройларның эчке кичерешләрен тасвирлый, булачак вакыйгаларга ишарә ясый, фаҗигане куәтләп килә. Җыр һәм моң монда шатлана, хәсрәтләнә, нәфрәтләнә. Ул инде әсәрнең эчтәлегенә үрелеп, вакыйгаларның башыннан ахырынача озата бара. Беренче тапкыр пәрдә ачылганда, Галиябану кулъяулык чигеп утыра. Моңлы җыр ишетелә:
Үзегез өйдә утырасыз,
Тышка чыккан нурыгыз;
Нурыгызга күз чагыла,
Галиябану, сылуым иркәм,
Яшел пәрдә корыгыз.
Билгеле, тамашачының кызыксынуы бермә-бер арта. Нигә ул кадәр мактыйлар бу кызны? Нәрсә белән авыл яшьләренең ихтирамын казанган соң ул? Әнә шулай логик эзлеклелек белән автор безне вакыйгалар эченә алып кереп китә.
Әсәрдәге уңай геройлар үзләре дә поэтик хискә гаять бай Алар тирән кичерешләр мизгелен музыка һәм җыр белән аңлаталар. Мәсәлән, Галиябану белән Хәлилнең кара-каршы җырлашуыннан без аларның бер-берсенә булган мәхәббәт хисләренең сафлыгын да, көчен дә, аерылышу сагышын һәм кавышу шатлыгын да күрәбез. Шул рәвешчә, геройларның рухи дөньясы тулылана бара. Димәк, җыр-моң, жанрның төп сыйфаты буларак, сәхнә сәнгатенә җитди хезмәт итә.
Драманың конфликты киеренкеләнгән саен, анда поэтик тойгы да тирәнәя. Мәсәлән, гашыйкларның арасына Исмәгыйль кергәч, Хәлил йөрәгеннән хафалану, кайгыру җыры булып чыга:
Аклы ситса күлмәгемне
Саламын да киямен;
Ярым ятлар белән уртак,
Янамын да көямен.
Драманың өченче пәрдәсе тулысы белән диярлек җыр һәм уен күренешләреннән тора. Авыл яшьләренең саф тойгылары, уй-хисләре бөтен табигатьлеге белән тамашачыга җиткерелә. Шуның белән бергә, бу күренешләр әсәрдәге драматик вакыйгаларның бердәм хәрәкәтеннән дә аерылмый бирелә. Авыл яшьләре егет белән кызның ирекле мәхәббәтен яклап чыгалар. Аларның:
Алмагачның алына,
Былбыл кунган талына:
Егет алсын, кызы барсын
Җаны сөйгән ярына, −
дип җырлаулары Хәлил белән Галиябануның кавышуын хуплау булып яңгырый.
Шуның белән бергә, драмада бик үк реалистик булмаган урыннарны да күрергә мөмкин. Әйтик, Хәлил белән Галиябануның өй эчендә кара-каршы җырлашуы, Хәлилнең җырлап җан бирүе, Галиябануның җырлап хушлашуы − әнә шундыйлар. Минемчә, аларны романтик пьесалаштыруга гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Монда жанр таләбе дә көчле. Ул бит музыкаль драма. Драма җыр белән башлана һәм җыр белән тәмамлана. Әсәрдәге һәр күренешне, үзәктәге персонажларны һәрдаим җыр-моң озата килә, вакыйгалар үзәгендә яңгыратып тора. Анда сөйләм теле белән әйтелгәннәрне музыка куәтли, тамашачыга җиткерә. Җыр-моңның әсәрдәге мөһим вазифаларыннан берсе − әнә шунда.
М. Фәйзинең пьесалары белән башланган мелодрама жанрын К. Тинчурин яңа бер баскычка күтәрә. Аның күпчелек әсәрләренә иске җәмгыятьне кире кагу тенденциясе хас. К. Тинчурин үзенең драмаларында кискен социаль конфликтларда халкыбызның прогрессив үсешен ачып бирә. Мәсәлән, «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы революциягә кадәрге татар авылының тарихын гаять җанлы итеп күз алдына китереп бастыра. Пьесаның традицион мәхәббәт сюжеты социаль көрәш мотивлары белән баетылган. Бу әсәрнең геройлары − җәберләүгә сүзсез генә түзеп торучылар түгел, ә үз бәхетләре өчен көрәшкә күтәрелүчеләр.
Мелодраманың буеннан-буена сузылган җыр-моң тамашаны халкыбызның ерак гасырларда калган тарихына алып кереп китә. Авыл кешесе ат урынына җигелеп эшләгән дә, яшьләре матур итеп ял да итә белгән. «Зәңгәр шәл» әсәрендә егет-кызларның җырлы-моңлы уеннары аларга тормыш авырлыгын җиңәргә, киләчәккә өмет белән яшәргә ярдәм иткән. Халкыбызны җыр елаткан, юаткан, алга таба яшәргә көч биргән.
Музыкаль драма ул − татар халкының сәнгатьчә фикерләвенең үзенчәлекле формасы. Ул халыкның рухи дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дә бу жанр сәхнәбездән төшми, яши бирә. Аңа һәр буын әдипләре мөрәҗәгать итә, яңадан-яңа әсәрләр белән баетыла.
Бүгенге көн татар музыкаль драма әсәрләре Х. Вахит, Т. Миңнуллиннар иҗатында чагылыш таба. Һәр сәхнә әсәре − чынбарлык, хакыйкать. Шуңа күрә тамашачы геройлар белән бергә кайгыра, шатлана, җаны-тәне белән вакыйгалар агышына кереп китә. Менә шуннан тамашачы үзенә көч-куәт, илһам, ләззәт ала. Драматургларыбызның бай иҗаты булганда, сәхнә әсәрләренең югарылыкта калуы көн кебек ачык.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса − еларсың.
(Г. Тукай.)
Достарыңызбен бөлісу: |