«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе



бет29/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   ...   53

Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе


Укытучысы Т.3. Мостафина.

Телдән телгә йөргән хатирәләр
Халык күңелендә саклана.
Милләтеңә ихлас хезмәт итү −
Гасырларны үтеп хаклана.

Э. Шәрифуллина.

Татар милләте бөек шәхесләргә бай булуы белән аерылып тора. Алар үзләренең иҗатлары белән җәмгыятебезгә тугрылыклы хезмәт иткәннәр. Шулар арасында минем Гаяз Исхакыйның иҗатына киңрәк тукталасым килә. Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, драматург, прозаик булган киң колачлы бу шәхеснең татар милләте өчен куйган хезмәтләрен санап кына да бетерерлек түгел. Үзенең каршылыклы фикерләре өчен Ватаныбыздан читтә гомер сөрергә мәҗбүр ителгән Гаяз Исхакый, ниһаять, әйләнеп кайтты. Ул үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтте. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый. Бигрәк тә «Зөләйха» драмасы, «Җан Баевич», «Алдым-бирдем» комедияләре, кайнар табадан төшүгә, үзләренең тамашачыларын таптылар.

Безнең якларда яшәгән күренекле мәгърифәтче һәм сәүдәгәр Хәлфиннәр тормышына багышланган «Алдым-бирдем» комедиясендәге Галия һәм Ибраһим образлары аша ирекле милләт вәкилләренең яшәү рәвеше күрсәтелә. Үзебезнең якларда яшәгән байларның тормышын күрү бездә тарихыбызга, милләтебезгә карата горурлык хисләре тәрбияли. Чынлап та, халкыбызның милли йөзе нинди булырга тиеш? Үзенең халкын горур, хезмәт сөючән, тырыш, һөнәрле, акыллы, сабыр, кирәк булса, тәвәккәллек кебек сыйфатлар туплаган халык итеп күрәсе килгән Исхакыйның.

Аның әсәрләре арасында мине иң тетрәндергәне авторның «Зөләйха» драмасы булды. Чөнки бу әсәр татар халкының йөзек кашы булырдай милли герое Зөләйханы үзәккә куя. Нинди генә шартларга куймый ул бу бәхетсез татар хатынын?! Үзенең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшә торган герой күп төрле авырлыкларда кала. Беренчедән, көчләп чукындыралар. Үзе теләмәгән исерек урыска кияүгә бирәләр, балаларыннан, туганнарыннан, туган җиреннән аералар. Автор менә бу фаҗигане ачык күрсәтә. Ни өчен Зөләйха образы шулкадәр тирән яктыртыла, гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнә? Моның җавабы бик гади: татарлар диннәрен имана өчен саталар. Патша хөкүмәте аларга яхшы тормыш шартлары тудыра, ир балаларны солдат хезмәтенә алмыйлар, имана җирен яхшы урыннардан бирәләр. Менә бу «калҗа» фаҗигасе кайбер мөселманнарны диннән яздыра, ә халыкның динен алу − ул иманын алуга тиң. Шуның өчен Зөләйха үзенең намусына тугрылыклы итеп күрсәтелгән. Милли геройлар бүген дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Нәкъ менә Гаяз Исхакый фикерләре бүгенге көндә дә бик урынлы, чөнки иманын җуйган халык рухи канәгатьсезлек кичерә, күңелен һәрчак бушлык хисләре били.

Халкымның даими фикерләре булмавы мине борчый. Нигә менә Зөләйха шикелле көрәш юлына басмаска? Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.

Билгеле, милләтпәрвәрләребез күп, ләкин Җан Баевич кебек ялгышучылар да табыла. Чөнки һәрбер «яңалык»ка омтылып, шуннан үзенә җай чыгарып яшәүче кешеләр тирә-юнебездә бар әле. Әйткәнемчә, «Җан Баевич» комедиясенең төп герое Шакирҗаннар милләтебезгә хыянәт итәргә әзер торалар. Корсак кануннары буенча яшәүчеләр өчен Ватан ни дә, туган тел ни − барыбер. Акча гына булсын. Җан Баевичның үз-үзен тотышы да кайбер бүгенге маңкортларга охшый. Үзе дә аңламастан, ул надан, тәрәккый пәрвәр түгел дип, үзенең якыннарын рәнҗетә. Бу герой − «олы» туганнарыбыз корбаны. Аңлы рәвештә аны диненнән яздырып, мөлкәтен туздырып, кешелектән чыгару өчен фахишә тозагына эләктерәләр. Берничә тапкыр җинаять эшләгән бозык хатын исерткеч, сасы эчемлек белән Шакирҗанны юлдан яздыра. Бик абруйлы гаилә кешесе бу хәлгә тарыгач тирә-юньдәгеләр ни уйлый?Алар ярый әле вакытында сизенеп калалар. Хезмәтче Закир, хатыны һәм балалары аны ялгыш адымнан йолу өчен бөтен көчләрен куялар. Әгәр дә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, шәфкатьле, олы җанлы, дини тәрбия алган Шакирҗаныбызны югалта идек. Әйе, бик гыйбрәтле әсәрләр иҗат иткән Гаяз Исхакый.

Билгеле, автор үзенең иҗатында татар милләтенең бөеклеген, олылыгын раслауга, башка милләтләр белән тигез яшәргә хаклы икәнен дәлилләүгә йөз тота. Моңа мисал итеп, аның «Олуг Мөхәммәд» пьесасын китерергә була. Бу драмада татар милләтенең әйдәүчесе булган беренче хан − Казан ханы сурәтләнә. Аның язмышы аша автор яңа оешып килүче ханлыкның дәүләт буларак бөтен булуы, анда яшәүчеләрнең дус, тату яшәүләрен тәэмин итү бурычын куя.

Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. «Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк», − ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!

Язучының сәхнә әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми. Милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Иншамны Әхәт Гаффар сүзләре белән тәмамлыйм:

Инкыйразлы тарих сазлыгыннан


Йолып калыр өчен ил халкын,
Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше
Халык каһарманы Исхакый.
Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән
Җан сулышы белән җилгәрде
Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы
Милләт бүген асыл, егәрле!

ИлизаХәйртдинова, Актаныш районы Богады урта мәктәбе



Укытучысы Л.X. Мирзаянова.

Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар.
Татар бәхете өчен мин җан атамын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын

Г. Тукай.

Ераклардан, күпереп торган ап-ак болытлардан, күңелгә ятышлы, йөрәкләргә тирән үтеп кереп, иң нечкә кылларны да тибрәтә алырлык моң ишетелә. Шундый назлы, иркәлөүчән бу көй. Безне әйләндереп алган бар нәрсәләр дә, әсәрләнеп, шушы моңны тыңлыйлар.

Бишек җыры! Әйе, ничәмә-ничә буын кешеләрен тәрбияләгән, аклык, пакьлек һәм илһам иңдерүче татарча бишек җыры яңгырый. Бөтен татар халкы бишек җырларында тәрбияләнгән. Халыкның барлык күренекле шәхесләрен, иҗатчыларын иҗат юлына, биек үрләргә бишек җыры җитәкләп алып кергәндер. Татар халкы − чал тарихы булган бөек халык. Үзенең яшәү дәверендә бик күп авырлыклар күргән, шул авырлыклардан сынмыйча, батырларча басып торган халык бит без. Безнең горурланырдай эшләребез, элек-электән үк халкына, милләтенә, аның яшәешенә гомерен багышлаган бөек улларыбыз − милләтебез байлыгы, тарихыбыз бизәкләре. Кол Галиләр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, Йосыф Акчура, Садри Максудилар әнә шундыйлардан. Татарның сирәк очрый торган бөек, талантлы, милли әдәбиятның горурлыгы Г. Исхакый − шуларның берсе. Чит илләрдә яшәп тә, милләт язмышын һәм туган телебезне, динебезне саклауны кайгыртудан туктамаган, әдәби иҗаты ярдәмендә халкыбызның гореф-гадәтләрен яшәтергә омтылган ул. Татар милләтен, милли мәдәниятен яңа баскычка күтәргән, аны үсеш юлына алып чыккан бу олы талантны белмәгән кеше юктыр. «Г. Исхакый − халык язучысы, ул, татар халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен, һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә», − дип язган аның хакында мәшһүр тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Җ. Вәлиди.

Олуг әдипне без кечкенә сыйныфларда өйрәнгән «Кәҗүл читек», «Сөннәтче бабай» әсәрләре буенча беләбез. Үсә төшкәч, дөньяга фәлсәфи күзлектән дә карарга өйрәнә башлагач. «Көз», «Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләре безне тирәнтен уйланырга мәҗбүр итте. Аның иҗатында барлык мөһим мәсьәләләр дә яктыртылган: намус һәм вөҗдан дисеңме, дин, милләт, кешелеклелек сыйфатлары, яхшылык һәм яманлык һ. б. Болар барысы да яшьләрдә шәхес тәрбияләүдә бик зур роль уйный.

Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм милли йолаларның чагылышы да аеруча нык яктыртыла Исхакый иҗатында. Болар − доньядагы һәрбер милләтнең үзенчәлекле булуын ачык күрсәтә торган һәм буыннар чылбыры буенча дәвам итә торган күренешләр. Шуңа күрә дин, йола һәм гореф-гадәтләр аша әхлакый тәрбия бирү әдипнең төп юнәлеше дип уйлыйм мин. Чөнки аларның һәркайсында татар тормышының мөһим яклары, эчке серләре, милли характерлар, бай милли традицияләре чагыла. Шундый драмаларның берсе − бар төрки халыкларга билгеле булган, татар милли театры сәхнәсендә әлегә кадәр яңгыраган «'Зөләйха» драмасы. Бу драманы укып чыккач, мине тирән фәлсәфи уйлар чолгап алды. Автор кеше язмышы аша милләт язмышын, шәхес характерын, аның эчке дөньясын укучысына җиткерә. «Зөләйха» драмасында татарларның тарихында булган хәл − аларны көчләп чукындыру вакыйгасы сурәтләнә.

Гыймади карт гаиләсе тыныч кына үз көенә яшәп ятканда, фаҗига килә. Бу аларның (бөтен татар халкының да, әлбәттә) тормышын тамырдан үзгәртә. Гүя тормыш ул − шаулап үскән купшы агач. Аның, явыз көчләр килеп, тамырларын кисеп алып, уңдырышсыз туфракка утыртып куялар. Уйлап карасак, бу очракта табигать баласы − агач исән кала алмый. Ләкин татар халкы, ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган. Зөләйха язмышында бу ачык чагыла. Чөнки бу образ − халыкчан образ. Автор аның тормышында кеше язмышын гына түгел, гомумән, татар халкының фаҗигасен күрсәтә. Алар гаиләсендә татарның йөзен матурлап торган гүзәл исемнәре дә коры, мәгънәсез исемнәргә алыштырыла. Гыймади карт − Василий, Зөләйха − Марфа, аның сөекле ирен − Митрофан итеп үзгәртеп, аларны көчләп христиан диненә күчерәләр. Ләкин исем үзгәртеп кенә, кешенең бөтен кануннарын үзгәртеп булмый шул. Зөләйха хатын-кызларда моңарчы күрелмәгән батырлыклар күрсәтә, җаны-тәне белән көрәшә. Ләкин теләген искә дә алмыйча, ялваруларына күңел кыллары да кымшанмыйча, аны үзенең тормыш юлдашыннан аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Петрда, әйтерсең, явызлыкның бар начарлыгы, гаделсезлеге тупланган. Ул − Зөләйха өчен аны җәберләүче генә түгел, дин дошманы. Зөләйха, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрны үтерә... Нәтиҗәдә, гүзәллеге тамып торган хатынны егерме биш ел төрмә газабы каршы ала, аннан Себер... Әйе, аның анда күргән хәсрәтләрен кан дошманыңа да теләмәссең. Щул халәтендә дә намаз-догалары, изге Коръән Зөләйха күңелендә яши, алар аңа көч бирә, авырлыкларны җиңәргә булыша.

Дин − буыннардан-буыннарга күчкән иң кадерле нәрсәләрнең берсе. Кемнеңдер язмышы белән уйнап аны юкка чыгарырга тырышу − имансызлык. Шулай да татар халкы зур сынауларны үтеп, хәзер дә үсә, чәчәк ата. Татар дигән горур исем, үзенең бөек Зөләйхалары булганда, әле яши һәм яшәячәк тә! Мин моңа ышанам!

Әйе, Гаяз Исхакый иҗаты үз эченә иҗтимагый фикер, тарих, милли фикер тарихы кебек өлкәләрне дә иңли. Татарны алдынгы халык итеп күрсәтү, аны саклап калу − аның иҗат юнәлеше. Ошбу юнәлештә Исхакый драмаларының иң күренеклесе − «Олуг Мөхәммәд». 40 нчы елларда иҗат ителгән бу тарихи драмасында автор, Казан дәүләтенең формалашу чорын җанландырып, иҗтимагый күренешләр белән бәйләп яктырта. Персонажларның күбесе − тарихта билгеле булган шәхесләр. Монда болгар бабаларыбыз, аларның яшәеше, көнкүреше ачык чагыла. Халык иген игеп, терлекчелек белән шөгыльләнеп көн күргән. Тәмам гаҗиз булган казанлыларның русларны җиңеп килгән Олуг Мөхәммәд ханны кабул кылуы һәм көрәшнең дәвам итүе, бозлар гизеп чыгып, хәтта хатын-кызларны да көрәшкә әзерләп, зарыктырып килгән җиңү мизгелләре  тарихи шәхес − Олуг Мөхәммәд казанышлары.Ә бит, чыннан да, Казан ханлыгы Мәскәү өчен Алтын Урданы алыштыра, урыс кенәзләрен шүрләп яшәргә мәҗбүр итә. Драма килешү белән тәмамлана. Казан мәмләкәтендә гомер кичергән чувашлар, чирмешләр һәм башкаларга үз йолаларында, үз диннәрендә торуга ирек биргән, Идел-йортта яшәгән милләттәшләребезгә дә ышанычлы, якты тормыш вәгъдә иткән Олуг Мөхәммәд − чын мәгънәсендә милли герой.

Гаяз Исхакый драмаларында милли рух белән сугарылган «Җан Баевич», «Мөгаллимә», «Тартышу», «Алдым-бирдем» пьесалары татар драматургиясе һәм театрының алтын фондын тәшкил итәләр.

Милләтнең ачы тарихы безне бик күп нәрсәләргә өйрәтте: тырыш һәм батыр булырга да, мәгърур һәм матур булырга да, кирәк икән, сабыр һәм түземле, күндәм һәм буйсынучан булырга да. Әмма тарих аны бары тик бер нәрсәгә генә өйрәтә алмады, күрәсең. Үзенең олы талантларының, тарихи шәхесләренең исән чагында кадерен белергә генә өйрәтмәде. Олуг әдипләребез гомер буе туган халкына хезмәт итә, олы бурычын үтәп, шуның өчен яши, эшли, иҗат итә, әгәр дә кирәк икән, шул көрәштә корбан да була. Олы талантлары, тарихи шәхесләре, аларның язмышы каршында халык та, җәмгыять тә бурычлы дип саныйм мин.

Ә Гаяз Исхакыйның ачы язмышы өчен кем җаваплы? Гаяз Исхакыйның иҗаты тоталитар режим тарафыннан 70 елга якын халыктан яшерелә, нахак ялалар ягыла һәм ул туган җире, туган туфрагыннан читтә яшәргә мәҗбүр була. Каһәрләнгән, хаксызга кимсетелгән Гаяз Исхакыйның ачы язмышына кем җаваплы дигән соравым, мөгаен, һәркемне тирән уйланырга мәҗбүр итәр, киләчәктә мондый хаталарны кабатламаска өйрәтер.

Ә бишек җыры һаман яңгырый. Әйтерсең ул үз эченә барлык кешеләрнең язмышларын туплаган. Барлык балалар бишек җырын ишетеп үссәләр, һичшиксез, үз туган-туфрагын, милләтен, телен, халкын һәм Ватанын яратучы булып үсәчәкләр. Бәлки араларыннан җырларда җырланырдай тарихи шәхесләр дә чыгар. Кем белә, бирсен ходай!



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет