Урман полосалары
200-300 еллар элек Түнтәр тирәсендә калын урманнар үсеп утырса да революциягә кадәр үк аларны кисеп, яндырып, чистартып, басу итеп бетерәләр. Бары тик Тагашур авылы басуы кырыннан башлап, Шүрәлегә кадәр генә беркадәр тау битндә урманнар кала. Алары да шактый сирәк була. Шактый өлешендә артыш үсә. Сугыш алдыннан һәм сугыш елларында артышларны һәм ахыргы тау чыршыларын да кисеп бетерәләр. Малайлар агач төпләрен чыгаралар.
1946-1947 елларда Сталин күрсәтмәсе нигезендә ил буенча “кыр ышыклау урман полосалары” дигән агачлыклар утыртыла башлый. Мондый полосалар басуны төрлечә бүлгәләп, төрле урыннарга утыртыла. Барлык эшләр дә кулдан башкарыла. Иртә яздан Тагашур урманына барып аерым бригадаларга бүленгән колхозчылар агачлар йолкыйлар, аны чиләкләргә тутырып алып кайталар һәм югарыдан күрсәтелгән тәртиптә 10 рәт итеп утырталар. Иң кырыйлардагы гөлҗимеш һәм кура рәтләре тракторлар белән җирне эшкәрткәндә юкка да чыктылар. Бу полосалар авыл халкыннан бик зур кул хезмәте сорый. Берәү дә каршы килә алмый. 1950-60 елларда бу полосаларны бик нык кысырыкладылар. Баш-башларын кыскарту, уртадан өзеп китү тракторлар өчен берни дә тормады. Ул елларда “бу полосаларны утырту Берия коткысы белән, басуларны аерым хуҗалыкларга бүлеп бирү өчен оештырылган. Полоса буенда кар саклана, җир кипми, иген чери, бу дошманлык булган” дигән сүзләр күп йөрде.
1960 еллардан соң Арча урман хуҗалыгы тарафыннан, җирне эрозиядән саклау максатыннан, елга буйларына тракторлар ярдәмендә агач полосалары утырту башланды. Мәсәлән, Садри елгасы буендагы чыршы-нарат полосалары минем бабам (хатынымның әтисе) Таһир Әгъзамов тарафыннан утыртылганы һәм шактый еллар дәвамында тәрбияләп үстергәне билгеле. Алга таба Көек елгасы, Ак тау буенда, Әҗмәндә, Кичү башында, Тәлтүчтә, авыл каршындагы тауда һәм башка урыннарда шактый күләмдә полосалар утыртылды һәм тәрбияләп үстерелде. Полсаларны үстерүдә авылыбызның урманчылары Заһретдинов Шиһабетдин, Мөхәммәдиев Рәсүл аеруча зур хезмәт куйдылар. Авыл халкының, мәктәп укучыларының да бу полосаларны утыртуга, тәрбияләүгә хезмәтләре күп керде.
2002.
Балтач сөт-май комбинатының башлангычы булган
(1930-1938 елларда Балтач районының,
1938-1958 елларда Чепья районыныкы)
Түнтәр май заводы тарихы
1. Кереш сүз
Моннан берничә еллар элек Татарстан президенты Шәймиев Балтач районындагы объектларны карап йөргәндә аңа “Балтач сөт-май комбинатына да кереп чыгарбыз” дип әйтәләр. Монда керү маршрут планында каралган була. Бу сүзләрне ишеткәч Шәймиев:
— Инде мине атна-ун көн сөт ризыгын авызына алмасын дип әйтүегездер, — дигән, имеш. Татарда “конфет фабрикасында эшләүчеләр бары тик шикәр белән генә, шикәр заводында эшләүчеләр конфет белән генә чәй эчә” дигән гыйбарә бар. Күрәсең, президентыбызның да кайсыдыр сөт-май комбинатына кергәннән соң, “авызыма сөт ризыгы капмам” дип гайрәте чигү моментлары булгандыр.
Әмма Балтач сөт май комбинатының барлык цехлары белән дә танышып чыкканнан соң, президентыбыз мондагы тәртипкә, чисталыкка һәм пөхтәлеккә, производствоның тиешле тәртиптә оештырылуына сокланып куя. Дөрестән дә, Балтач сөт-май комбинатының эченә килеп кергәч тә, башка районнарның сөт эшкәртү комбинатларының ярты километрдан сиздерә торган “хуш исләрне” тоемламыйсың.
Бүгенге көндә комбинат дистәләгән төрдәге югары сыйфатлы сөт продуктлары эшләп чыгара. Аның өстенә әле эшкәртелгән сөт рәвешендә турыдан туры шәһәргә җибәрүне оештыра. Бервакыт прицеплар таккан ике Камаз, (белмим, аның һәрбер цистернасы унармы тонна сыйдырадыр, билләһи) комбинатка сөт алырга килгәнне күреп, юл буенда торган бер өлкән абзый. “Карале, оялмасалар да оялмыйлар бит, инә күзеннән чыккан сөтне алу өчен нинди зур савытлар алып киләләр!” - дип үзенең мөнәсәбәтен белдерде.
Шулай, бүгенге Балтач сөт-май комбинаты бик куәтле оешма. Әмма кайчандыр, моннан 70 ел элек, районыбыз бары оешып кына килгән вакытта ул бәләкәй генә май заводы булган.
2. Утыз беренче ел
Һәрбер олы елганың иңешләре һәм чишмә башлары булган кебек, бу комбинатның да башлангычы бар. Май чишмәсенең бер башлангычы булып, Түнтәр авылындагы май заводы торган.
Элеккеге май заводының Түнтәрдә хәзерге вакытта бернинди эзе дә калмаган. Хәтта казыгы да юк. Шулай булса да, кешеләр күңеленнән Түнтәр авылында 30 елга якын эшләгән бу оешманың хатирәләре юылмаган әле. Шактыйлары инде вафат булсалар да, 70 ел элек булган мәгълүматларны бөртекләп диярлек тупларга була.
Казандагы архивлардан бәлки раслаучы документларны да табарга булыр, авылның өлкән кешесе Габделбәр Хөсәенов сөйләвенчә, Түнтәрдәге май заводы, Түнтәр районы төзелгәч тә, 1931 елда эшли башлаган булырга тиеш. 1930 елда, Түнтәрдә район оешмалары өчен биналар карап йөрүчеләр авылның нәкъ үзәгендә урнашкан данлыклы Ишми ишан каралтыларына игътибар итәләр. Бернинди дәүләт яки кешеләр алдында гаебе булмаса да, бары тик дин башлыгы һәм кадимче мулла буганы өчен, Ишми ишанны коммунистлар судсыз-нисез, 1919 елда ук атып үтерәләр. Авыл халкының үтенеп соравы буенча, авылның бу мәхәлләсендә мулла вазифаларын ишанның Бохарада укып, Уфадагы Диния Назәрәтендә указ алып кайткан улы Мөхәммәтнәкыйп башкарырга керешә. Әмма колхозлашу чорында указлы муллаларга да рәт калмый. Мөхәммәтнәкыйп хәзрәтне дә гаиләсе белән әтисе нигезеннән куып чыгаралар. Авыл халкы бу гаиләне үзенә сыендыра. Алай гына да түгел, районны оештыручылар Ишми ишан каралтыларын район оешмаларына карап йөрүнең икенче көнендә авыл ирләре бер төн эчендә ике катлы бинаның (беренче каты таштан, икенче каты агачтан салынган була) түбәсен махсус терәкләр белән күтәртеп, агачтан салынган өлешен сүтеп алалар да, су буендагы мәчет янына күчереп куялар. Кызганычка каршы, бу чордагы болганчык заманада Мөхәммәтнәкыйп хәзрәткә туган авылында озак яшәргә һәм авыл халкына хезмәт күрсәтергә насыйп булмый.
1931 елда Ишми ишанның барлык каралтыларында да районның май заводы урнаша. Меңләгән шәкертләргә хезмәт күрсәткән, 50 квадрат метрлы хәзрәтнең шәхси китапханә бинасы да 30 ел буена май заводының сепаратор цехы булып хезмәт иткән.
3. Беренче директор
80 яшендәге Габделбәр Хөсәенов болай сөйли:
— Май заводының иң беренче директоры булып Казаннан китерелгән ирле-хатынлы рус милләтеннән булган кешеләр эшләде. Мөгаен, аның хатыны мастер булгандыр. Малай чакта минем ул чорда май сыгарга еш керә идем. Ә үзем кечкенәдән балта-ышкы белән эшләргә ярата идем. Әти белән икәүләп, без май заводына нинди дә булса балта эшенә килә идек. Аннары, минем әтием гомере буена Ишми ишанның ышанычлы хезмәтчесе булды. Аның хуҗалыгының тәртибен дә яхшы белә иде. Казаннан, иң беренче итеп, кул белән әйләндерә торган зур сепаратор, зур бер түгәрәк өстәл алып килделәр. Ул түгәрәк өстәлдә кул белән әйләндереп май сыга торган җайланма бар. (Габделбәр бабай кәгазь-карандаш алып килеп, миңа аның сызымын да ясап күрсәтте. Өчпочмак рәвешендәге кырлы-кырлы агачтан ясалган җайланма дип күзалладым мин аны - Р.З.).
Бабай сөйләвенчә, сөт өстен сепараторда аертканнан соң, кул белән басканнар, юганнар һәм әнә шул түгәрәк өстәлдәге җайланма ярдәмендә кысып чыгара торган булганнар. Әзер майны баштарак, махсус кисмәкләргә тутырып, Казанга алып китә торган булганнар. Иң беренче булып кулланылган май кисмәкләрен әтисе белән кыршаулаганнарын, ремонтлаганнарын бабай яхшы хәтерли. Кисмәкләргә май соңа таба да тутырыла. Бигрәк тә хуҗалыктан кул белән басылып җыелган май, яки туң май. Сталин чорындагы сөт налогларын кайбер шәхси хуҗалыклар майлата тапшыра торган булалар. Ак май тапшыра алмаучылардан хәтта эретелгән терлек мае — туң май да кабул ителгән һәм эшкәртелеп озатылган.
Казаннан китерелгән урыслар май заводында бары тик бер ел чамасы гына эшләгәннәр. Икенче директор булып, Чутай кешесе Нәбиев (исеме билгесез) китертелгән. Нәбиев бу эштә берничә ел чамасы эшләгән.
4. Тимеркәев Мәлик
Аннан соң Казаннан Тимеркәев Мәлик дигән кеше директор итеп җибәрелә. Бу кеше үзе чыгышы белән Кузнечиха районыннан булган. Тимеркәев Түнтәр май заводының чын мәгънәсендә танылган директоры була. Ул бу эштә 20 елга якын эшли. (1935-1953 еллар дип фаразларга кирәк) Үз эшенең чын остасы була ул.
Тимеркәев Мәлик гаиләсе белән зур булмаган бер йорта тора. Хатыны Хөсниҗамал апай безгә килеп йөри иде. Олы уллары Илгиз 1936 елда туган, педагогия институтын тәмамлагач, тормышын педагог эшчәнлегенә багышлады. Икенче улы Рифхәт 1940 елда туган. Өченчесе - Римма - 1942 елгы. Казан Дәүләт университетының мехмат факультетын тәмамлый һәм Новосибирск шәһәрендә төпләнә. Тормышын Академгородокта фәнни эшкә багышлый. Кече уллары Ринат 1946 елда туган. Мәлик абыйның бик ипле гаилә башлыгы булуы турында сөйлиләр.
Тимеркәев идарә иткән чорда май заводы үз чорына карата шактый зур үсешкә ирешә. Май яза торган бойка алып кайтыла. Бойка цилиндр формасында булып, ике баштагы куласалары ярдәмендә берьюлы дүрт кеше тарафыннан әйләндерелә торган була. Кул сепараторын ике кеше әйләндерә. Гомумән, эшләрнең барысы да кул көченә көйләнгән. Эш тыгыз һәм авыр, иртәнге таңнан кичке караңгыга кадәр алып барыла. Әйтүләре буенча, бойкага берьюлы салынган каймактан ике ящик ярым — 50 килограмм тирәсе май языла. Әзер майны пергамент кәгазь салынган такта ящикларга тутыралар. Ящиклар ясау өчен әзер стандарт заготовкалар Казаннан кайтарыла. Авылда яшь малайлар ящикларны кадаклыйлар. Үзләренә күрә ул чорда акча эшлиләр. Май бер автомобильлек булгач, Казанга хәбәр салына һәм Казаннан килеп майны алып китәләр.
5. Заводка автомобиль кайта
Бары тик Бөек Ватан сугышы тәмамлангач кына Мәлик абый май заводына полуторка автомобиле алуга ирешә. Аннары алар әзер майны үз машиналары белән Казанга трестка илтеп тапшыралар. Автомобильне яңа вакытта кем алып кайтып эшләткән, анысын белә алмадым, әмма бу машинада шактый еллар буе Түнтәрдән Вафин Нурзада дигән кеше эшләде. Хәзерге вакытта ул мәрхүм инде. Бу вакытта колхозның да бердәнбер полуторка машинасы була. Алар бензин юктан интегә торган булалар. Колхозның рәисе һәм завхозы булып эшләгән Шәфигулла абзыйның директорга килеп: “Колхоз өчен бер генә чиләк бензин биреп торыгыз әле!” - дип ялынулары күп була. Элек алган әҗәтләрен дә түләмәгән булсалар да, Тимеркәев миһербанлы була, кеше үтенечен бервакытта да кире кагарга батырчылык итми. Күрәсең, ул чорда да май заводы колхозларга караганда икътисадый яктан бер башка өстен булгандыр.
Мәлик абый кешеләргә дә, үз эшчеләренә дә, гомумән, авыл халкы өчен дә игътибарлы була. Минем әнием колхозда эшли һәм кичләрен кешеләргә күлмәкләр тегә иде. Ул авылның оста тегүчесе булды. 12 яшеннән алып, әнисеннән калган борыңгы “Зингер” машинасы белән тегү текте. Шулай булса да, Подольск маркалары чыга башлагач, яңа машинага кызыкты. Бервакыт авылыбызның сельпо председателе булып эшләүче Габделхәй Гозәеров әнигә болай ди:
— Мин синең өчен Мари республикасындагы Пыяла Заводы кибетендә «Подольск» маркалы тегү машинасы ышандырып кайттым. Әмма аның бер шарты бар: акча түләгәннән соң да кибеткә 10 килограмм май сатып бирергә кирәк. Тимеркәев белән сөйләшеп кара әле.
Тимеркәев әнинең гозерен тыңлаганнан соң, Сталин чорының катгый законнары булуга карамастан, (бу сугыш арты елларында), сөт тапшырып түләү шарты белән, әнигә май заводыннан көнендә 10 килограмм сары май биреп җибәрә. Әле хәтердә, (миңа ул вакытта 10-12 яшьләр булгандыр), без әнием белән икәү сары майны алып, ат белән Пыяла Заводыннан барып, тегү машинасы алып кайттык. Әнием дә май заводына бурычлы булып калмады. Тимеркәев Казаннан ике дистә чамасы дермантиннан тегелгән алъяпкычлар алып кайтты. Әнием шуларны сүтеп, билдән түбәнге өлешләрен берләштереп, май заводына япма тегеп бирде. Юлда йөргәндә әзер май продукциясе өстенә капларга файдаланылгандыр инде ул. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк. Сәвит чыгарган «Подольск» машинасы дермантинны тегә алмады, “Зингер”ны эшкә җигәргә туры килде.
Тимеркәев эшләгән чордагы исән кешеләр белән әңгәмә корганда, аның турында бары тик уңай фикерләр генә әйттеләр, кешелекле һәм эшлекле булуына басым ясадылар.
6. Завод алдынгылыкны бирми
Тимеркәев эшләгән чорда май заводы эшләгән ак май күпчелек вакытта “Экстра” сорты белән китә. Кайвакытта гына беренче сортка кала. Андый вакытларда “Вай-вай, майны харап иткәннәр, суны күбрәк кушып җибәргәннәр бит,” - дип офтана торган була. Тимеркәев чорында лаборатория яхшы итеп җиһазлана. Биналар төзекләнә, яңалары салына һәм ремонтлана. Элеккеге Ишми ишанның капкасы булган урында яңа цех өчен бүлмә ачыла. Капка икенче урынга күчерелә. Территория тәртипкә салына. Менә ул эшләгәндәге май заводы территориясенең күренеше: капкадан кергәч тә сулъякта зур күләмле таштан эшләнгән тирән боз склады. Ат белән кыш дәвамында бу складка елгадан боз ташып тутырыла торган була. Янәшәдә чаттагы зур бүлмә шулай ук тирән боз базы булган, әзер продукция склады. Аннан соң лаборатория. Анда сөтнең, майның, гомумән барлык төр продукциягә анализ алына һәм ясала. Лаборант булып май заводының 30 еллык гомерендә шактый кешеләр эшли. Иң озак, тәҗрибәле, нәтиҗәле һәм үтә дә намус белән эшләгән лаборант дип Гайнетдинова Сәйдә һәм Хәбибуллина Фатыйма апаларны искә алалар. Бу апалар күптән инде җир куенында, әмма алар турында бары тик җылы сүзләр генә әйтергә мөмкин.
7. Майлылык күпме булырга тиеш?
Сугышка хәтле дә, сугыштан соң да әле тапшырыла торган сөтнең базис майлылыгы 3,9% була. Авыл халкы тапшырган фермалардан, башка авыллардан килгән сөтләрнең барысының да майлылыклары тикшерелеп барыла. Әгәр кеше көн саен сөт китерә икән, сөт җыючы көн саен синең сөтеңнән пробаны алып кала һәм 3 көннәнме яки 5 көннәнме, аның майлылыгын тикшереп бара. Кечкенә шешәләргә сөт тапшыручы һәркемнең исем фамилиясе язылган. Бер тапкыр тапшырылган сөтең дә анализга кермичә калмый. Белгәнемчә, пробага алынган сөт әчемәсен өчен, һәркөн алынган пробаларны бергә кушып баралар иде, ниндидер порошок куша торган булганнар. Иң әһәмиятлесе шул; тапшырылган сөтләрнең майлылыгы 3,9-3,8% тан әлләни кимеми торган була. Хәтта кайбер сыерлар сөтенең майлылыгы 4,0% ка да җиткән очраклар була. Сарык, кәҗә сөтләренең майлылыгын әйткән дә юк: андый сөтләрнең майлылыгы 4,1-4,2% тан кимеми. Кем белә, бәлки ул чорда сыерлар холмогор нәселеннән булгангамыдыр, гомумән, ул чор сыерларының сөт бирүчәнлекләре артык мул булмагангамы, майлылык югары булган. Ул чорларда сыер авызына бөртекле фураж да кермәгән диярлек. Нигездә, төп терлек азыгы булып, печән саналган.
1950 елларда май заводында кабул ителә торган сөтнең базис майлылыгы 3,8% ка, тагын берничә елдан 3,7% ка төшерелә. Хәзерге вакытта кабул ителә торган сөтнең базис майлылыгы дип 3,6% алына. Кибетләргә хәзерге вакытта сатуга чыгарыла торган пакетлы “куе сөт” дип аталган сөтнең майлылыгы 3,2% дип язылган. Ә гадәти сөтнең майлылыгын, төгәл белмим, 2,5-2,7% тирәсе дип әйтәләр. Түгәрәкләп әйтсәк, 2% тан югарырак була инде. Бу югарыда китерелгән саннар мин яки кемдер башка берәү уйлап чыгарган яки үзгәрткән санар түгел, ә махсус карарлар белән кабул ителгән дәүләт стандартлары.
Кем белә, Сәйдә апа, Фатыйма апалар лаборант булып эшләгәндә дә зарланучылар булган булырга мөмкин, әмма аларның чиста намус белән эшләүләре хакында искә алалар.
8. Авыллар белән эшләү
Тимеркәев эшләгән чорда май заводы карамагында булган Сәрдектәге, Чепьядагы, Смәел авылларындагы сепаратор пунктлары ачыла. Сәрдек сепаратор пунктына Куныр, Шода, Пыжмара һәм шул тирәдәге башка авыллардан сөт китерәләр. Смәел пункты Нөнәгәр, Чутай, Ор, Шеңшегәр тирәсендәге авыллларга хезмәт күрсәтә. Чепья тирәсендәге кечкенә авыллардан сөтне Чепьяга китерәләр. Бу 3 сепаратор пунктыннан сөт өсте атлар ярдәмендә Түнтәр май заводына китерелә. Арбор, Субаш, Көшкәтбаш, Урта Көшкәт зоналарына кергән авыллардан сөт турыдан туры Түнтәр май заводының үзендә кабул ителә.
Сөт һәм каймакны авыллардан китертү турыдан туры колхозлар җилкәсендә була. Колхоз сөтләре аерым, шәхси хуҗалык сөтләре аерым җыела. Хәзерге чордан аермалы буларак, җыелган сөтнең күпчелек өлеше колхозныкы түгел, ә шәхси хуҗалыкларныкы була.
Сепаратор пунктларыннан тыш, һәрбер авылга диярлек, берәр зур сепаратор кайтартыла. Бу сепараторлар гомуми кулланылышта булып, авылның аерым бер кешесенә тапшырыла һәм авыл хатыннары кич белән шул сепаратор йортына килеп, үз сөтләрен шәхси ихтыяҗлар өчен үзләре аертып китә торган булалар. Сепаратор биналарында чират өзелми: кичке сыер сауганнан алып, керосин лампасы яктысында төн урталарына кадәр бара.
9. Фирдәвес апа истәлекләре
Түнтәр авылыкызы Зарипова Фирдәвес (кияүгә чыкканнан соң Гозәерова) май заводына 16 яшеннән сөт җыючы булып эшкә керә. 2 елдан сугыш башлана. 1941-42 елның кышында колхозларга һәм оешмаларга окоп казу өчен кешеләр сорап план-задание килә. 18 яшьлек Фирдәвес, май заводы хезмәткәре буларак окоп казу эшендә катнаша. Мәскәүгә немец гаскәрләре якынлаша. Мәскәү-Ленинград кебек шәһәрләрдән оборона заводлары Казанга күчерелә. Мәскәү бирелгән очракта, Казанны саклап калу өчен Казан тирәсендә танкларга каршы өчәр метр текәлектә, бишәр метр киңлектә траншеялар казу эше башлана. Фирдәвес өлкән яшьтәге әтисе белән кырык градус салкында ике айга якын әнә шул коточкыч авыр хезмәттә катнаша. Картлар ломнар-балталар белән каткан балчыкны каералар, яшь кызлар исә аларны күтәреп ат-чаналарга төяп ташыйлар. Безнең район кешеләре траншеянең Чувашия зонасында эшлиләр.
Фирдәвеснең исәп-хисапка үткен икәнлеген күреп, Тимеркәев аны хисапчы-кассир итеп күчерә. Бер үк вакытта ул сепаратор пунктлары буенча инспектор һәм Казан белән Түнтәр арасында экспедитор вазифаларын да башкара.
Сугыш елларында мондый вакыйга була. Фирдәвес апа (хәзерге вакытта ул Түнтәрдә яши) менә нәрсәләр сөйләде:
— Тимеркәев мине, требование язып, Казанга май заводы өчен кирәкле материалларга җибәрде: кислоталар, лаборатория өчен кирәкле җиһазлар, ящик заготовкалары һәм башкалар. Үзебезнең транспорт булмаганлыктан, мин транспортны да “Маслопром” трестыннан сорарга тиеш идем. Бер көн Казанда булдым, ике көн, өч көн. Миңа һаман “Юк әле, сабыр ит!” дип җавап бирәләр. Алып килгән ашауларым да, акчам да бетте. Иртән треска киләм дә, кичкә Дербышкига туган тиешле кешеләргә кайтып йоклыйм. Беркөнне поезд вагонына кергәндә, анда капчыклар белән авылларга әйбер ташучылар да күп иде, мин анышмыйча да калдым, минем борынымнан кан ага башлады. Тиз генә борынымны кулым белән тоттым. Мин аңымны җуйганмын, мине ниндидер санчастька алып кергәннәр. Бер бандит минем маңгаемнан башлап, ике каш арасыннан һәм буе белән борынымны лезвие белән кисеп төшергән. (Мин Фирдәвес апаның йөзенә игътибар иттем, яра эзләре бүгенге көнгә кадәр сакланган- Р.З.). — Санчастьтта минем бөтен башымны бәйләгәннәр, аңыма китергәннәр. Әле ярый яра бик тирәнгә китмәгән һәм миңа вакытында ярдәм иткәннәр. Икенче көнне мин аякка бастым һәм янәдән трестка киттем. Трест җитәкчесе бер яһүдә ханым иде. Мине бәйләнгән хәлемдә күреп, хәлемне сорашты, шул көнне бер машина ящигы тутырып, минем требованиедә соратылган әйберләрне төятеп, авылга кайтарып җибәрде. Теге бандитны да тотканнар. Мине кабат берничә мәртәбә Казанга чакырдылар. Мин аны гафу да иткән идем. Әмма тикшерүчеләр: “Бу инде аның өченче очрагы,”- дип, аны күпмедер срокка ирегеннән мәхрүм иттеләр.
10. Истәлекләр, истәлекләр...
Сугыш елларында башта инспектор аннары бухгалтер ярдәмчесе булып эшләгән Вәлиева (кияүгә чыкканнан соң Хадиянова) Гадилә апа түбәндәгеләрне сөйләде:
— Май заводы хезмәткәре буларак мин дә сугыш елында окоп казу эшенә җибәрелдем. Эш бик авыр булды Чуаш Каргалысы дигән авылда туң балчык казыдык. Безнең авылдан минем белән бертуган Фагыйлә апаем, минем күршеләрем Мифтахова Бибинур һәм Фәризәләр, Юсупова Нәфисә апа, Хәкимов Габделхакның әнисе Фәридә апа һәм башка бик күпләр эшләде. Бүгенге көндә күбесе вафатлар инде. Окоптан кайткач та май заводында эшемне дәвам иттем. Мин эшләгән чорда май заводында Мәскәүдән эвакуация белән килгән 2 хатын эшләделәр. Аларның ирләре фронттта хәрби очучылар икәнен беләм. Сугыш вакытында Тимеркәевне дә сугышка алдылар. Әмма ул ничектер озак тормады. Яраланып кайтты булса кирәк. Ул югында май заводы директоры булып Иске Чепья авылыннан Ильин фамилияле (исемен хәтерләми) кеше эшләде. Мин ярдәмче бухгалтер булып эшләгәндә баш бухгалтер Петров Никита Петрович иде, кассир булып Пыжмарадан Зәйнәп эшләде. Ул чорның мастерлары: башта Кырлай егете озын Гариф, аннары Смәелдән килгән кечкенә Гариф эшләделәр.
11. Заводның конторасы да бар иде
Май заводы оешкан көнәреннән алып, егерме ел буена диярлек, аның контора бинасы аерым хуҗалыклар йортына урнаша. Шакый еллар буена контора булып, Фәхретдинова Миһикамал йорты тора. Аны авылда Маһи әби дип йөрттеләр. Маһи әби үзе ике кызы белән чолан тактасы артында яшәп көн күрәләр. Олы як контор бинасы хезмәтен үти. Анда өч өстәл була: директорныкы, бухгалтер, ярдәмче бухгалтер һәм хисапчы-кассир өстәле. Маһи әби үзе җыештыручы штатында санала. Йортка аренда хисабына дип, утын белән тәэмин итәләр. Берничә еллар Маһи әби йортына каршы Фәйзрахман абзый йорты да контора хезмәтен үти. Бары тик сугыштан соң Тимеркәев тырышлыгы белән май заводының хуҗалык биналары янында, урамның икенче ягында, хәзерге Гыйматдинов Тәлгатьләр йорты урынында контора бинасы төзелә. Бу бина әле чагыштырмача яңа бина булганга, 1960 елларда, Балтач май заводында янгын чыгып янганнан соң, хәзерге май заводының беренче бинасы буларак, шунда күчереп салына. Бу вакытта Балтач май заводы һәм Түнтәр май заводлары берләштерелә һәм районда бер Балтач май заводы гына кала. Түнтәрдән күчереп салынган агач бина Балтачта да шактый еллар буена контора хезмәтен үтәгәнне хәтерләүчеләр бардыр әле.
Түнтәр май заводында бухгалтер һәм хисапчы-кассир булып түбәндәге иптәшләрнең эшләгәнлекләре билгеле. Исемлек тулы түгел.
Вәлиуллина Мәүлизә — сугышка кадәр елларда бухгалтер
Петров Никита (Пор-Көтәш авылыннан) — сугышка кадәр һәм сугыш елларында һәм аннан соң да бухгалтер булып эшли.
Шәрәфетдинов Гарәфи — сугыштан соңгы елларда бухгалтер булып эшли.
Гозәерова Фирдәвес — хисапчы-кассир.
Шәфигуллина Гәүһәр — хисапчы-кассир.
Вәлиева Фагыйлә — хисапчы-кассир.
Хәлиуллина Сәйдәбану — хисапчы-кассир.
Хадиянова Гадилә — инспектор, ярдәмче бухгалтер.
Пыжмарадан Зәйнәп — кассир.
12. Боларны Галимулла бабай сөйләде
Май заводында ат белән эшләүчеләрдән Кәримов Камал һәм Муллагалиев Галимуллаларның эшләгәннәре билгеле. Түнтәрдә яшәүче 80 яшьлек Муллагалиев Галимулла түбәндәгеләрне сөйләде:
— Мин май заводына, сугышта дошманны җиңеп кайткач эшкә кердем. Колхоз хезмәт көненә бер нәрсә дә түләми. Тормышлар авыр. Май заводында исә зур булмаса да, акчалата хезмәт хакы бирәләр. Мине Тимеркәев эшкә алды. Казанга ат алып кайтырга җибәрде. Бик зур немец атлары токымыннан иде ул. Тресттан атны документлаштырып алдым. Бер көн дәвамында Арчага кайттым. Атның ашарына юк. Шуңа күрә юлның күпчелек өлешен атны җитәкләп, юл буендагы үләннәрне ашатып кайтырга туры килде. Кичкә Арчага килеп җиттем. “Дом крестьян”га урнаштым. Атка да, үземә дә ашарга юк. Кибетләрдә дә бернәрсә дә юк. Юклык заманасы бит. “Дом крестьян”ның хуҗасы белән сөйләшкәч, ул миңа Арчада бер адрес бирде. “Ул район җитәкчесе, ярдәм итми калмас,”- диде. Исем фамилиясен хәтерләмим, мин шул җитәкчегә бардым. Рәхмәт төшсен үзенә. Атка дип 2 килограмм он, үземә бер буханка ипи алырга язу бирде. Саламны бер кочак итеп басудан алып кайтырга кушты. Ул кичне үзем дә тук булдым, атны да тукландырдым. Икенче көнне кич кенә Түнтәргә кайтып җиттем.
Галимулла абый май заводында ат белән берничә ел дәвамында эшли. Эш җиңел булмый. Кыш буе елгадан боз чабып, аны ташырга кирәк. Бочка белән көндәлек су ташырга кирәк. Ул вакытта май заводының үз коесы булмый әле. Тимеркәев аны соңарак май заводы ишек алдында казыта. Ул да бик тирән булып чыга. 15 метрга якын тирәнлектә була ул. Ә май заводы эшчәнлеге өчен су бик күп кирәк. Май заводының икенче почмагында тирән итеп казылган юынтык сулар чокыры була. Шактый зур булса да, ул тиз тула. Чокырдагы суны агач сап куелган махсус чиләк белән тутырып аласы һәм бочкага тутырып ат белән авыл читенә илтеп түгәсе. Бу авыр хезмәт май заводының ат белән эшләүчесенә генә түгел, Түнтәрнең яшүсмер малай-егетләренә дә җитә. Ике көн дәвамында шакшы су түгүнең хезмәт хакы, малайларга күлмәк яки чалбар сатып алырлык була. Авыл малайлары өчен ул да берникадәр экономик ярдәм. Гомумән, май заводының Түнтәр авылында булуы ул авыл халкын берникадәр эш белән тәэмин итүдә билгеле бер роль уйный.
13. Зәйтүнә апа истәлекләре
Галимулла абый ат белән әзер продукцияне Шәмәрдәнгә чыгарып, контейнерда Казанга озатуны да оештыра. Продукция күп булганлыктан берьюлы ике ат белән китәләр. Бу чор турында май заводында гади эшче булып эшләгән Фәйзерахманова (кияүгә чыкканнан соң Шәймөхәммәтова) Зәйтүнә апа түбәндәгеләрне искә алды:
— Мин яшьтән ятим калдым. 10 яшемнән колхозда, 18 яшемнән май заводында төрле эшләрдә эшләдем. Нинди эш кушсалар шуны башкардым. Май ящикләре һәм бочкалары төяп Шәмәрдәнгә йөргән чаклар аеруча хәтердән чыкмый. Галимулла абый белән ярты төннән юлга чыгып китә идек. Аның аты зур һәм көчле немец аты иде. Минеке кечкенә ябык колхоз аты. Минем ат гел артка калып бара иде. Туктап-туктап ул мине төнге юлда көтеп тора иде. Мин эшләгән чорда гади эшче булып Арбордан Гайрифә, Көшкәтбаштан Мәхүпҗамал, Түнтәрдән Бибигөл апа, Әүхатшина Бәдәр, Рәйсә эшләделәр. Мастер Фатыйма апа иде. Лаборант булып Биектаудан килгән Хаҗәр эшләде. Вафин Нурзада абыйга кадәр шофер булып Носла авылыннан килгән Кузьмина Аннаның абыйсы Илья эшләде. Ат белән су ташу, урман кисү һәм аны ташу, турау, яру - авыр хезмәт иделәр.
Менә Түнтәр һәм күрше авыл кешеләренең май заводында гади эшче булып хезмәт итүчеләрнең исемлеге. Бу исемлек тулы түгел: Түнтәрдән Газыймов Хашимнарның бер апалары, Бибигөл апа, Шәймөхәммәтова (Фәйзерахманова) Зәйтүнә, Галимҗанова (Нәбиева) Флүдә, Гарипова Бибинур, Галиева Мәрьям, Тамаш Рәйсәсе, Фәезова (Әхмәдуллина) Гөлчирә (хәзерге вакытта Смәел авылында яши), Түнтәрдән Мөхәммәдиева Гайрифә, Галиева Гасимә, Көшкәтбаштан Марзия, Янгулдан Фатыйха, Субаштан, Арбордан һәм башка авыллардан килеп эшлиләр. Пыжмарадан Зәйнәп Сәрдек сепаратор пунктында, Арбордан Нәгыймә Чепья сепаратор пунтында озак еллар буена нәтиҗәле эшлиләр.
14. Бар эш тә кул көченә нигезләнгән
Түнтәр май заводында утын хәзерләү, ат өчен печән хәзерләү зур хезмәт сорый. Колхозлар транспорт бирмәгәндә, сепаратор пунктларыннан каймакны алып кайту да май заводы эшчеләре өстенә төшә. Бигрәк тә язгы су вакытларында сөт һәм каймак ташулар авыр хезмәткә әйләнә. Күтәртелгән юллар юк. Басу юлларына елга-ерганаклардан су төшә, ат белән йөреп булмый. Бу чорда колхозлардан наряд белән бригада алып, хатын-кызлар чиләк-көянтәләр белән, кыр казлары щикелле тезелешеп, басу юллары буйлап Түнтәр юлын таптыйлар. Юл бата, аяктагы чабата-оеклар пычтыр су. Каймакның бер кашыгын да чайпалдырып түгәргә ярамый.
Май заводы цехларында да бөтен эш тә кул хезмәтенә көйләнгән. Зур ванналарда су кайнап тора. Икешәр чиләкле ушатларга каймакны тутырасы һәм кайнар суга куясы. Каймаклар бары тик су ваннасы ярдәмендә озаклап кайнатылып кына бойкага салына. Суыту ваннасында исә суга боз кисәкләре ташыйсы. Чепья больницасыннан килә торган махсус санитария врачы чисталыкны, санитария таләпләре үтәлешен даими тикшереп тора. Ул вакытта бары тик зур күләмле ванналар гына алюминийдан эшләнгән була. Сөт бидоннары, каймак тутыру ушатлары барысы да тимердән. Әмма алар аккургаш белән лудить ителгән. Бер-ике елдан аккургаш әкренләп ашала һәм кабат аны яңартып, лудить итәргә кирәк була. Бу эшне башкаручылар якын тирәдә юк. Казаннан трест җитәкчеләре лудить итүчеләр бригадасын җибәрә. Алар гадәттә кырым татарлары, әрмәннәр, әзербәйҗаннар яки чегәннәр бригадасы була. Бер атна дәвамында бу бригада елга буенда бөтен төр савыт-сабаларны лудить итү белән шөгыльләнә. Авыл малайлары исә лудить итүчеләрнең эш тәртибе белән танышып йөри.
15. Мастер — җаваплы вазифа
Май заводы эшчәнлегендә мастер вазифасы аеруча игътибар үзәгендә була. Дөрес, мастер монда тикшерү, анализлау, производство белән идарә итү белән генә шөгыльләнми, күпчелек вакытта сепаратор яки бойка куласаларын да әйләндерүгә алына. Күреп тора, эш беркемгә дә җиңелдән түгел. Эшләп чыгарылган бөтен төр продукциянең сыйфаты һәм саны өчен директор алдында җавап тотасы.
Түнтәр май заводында мастер вазифасын түбәндәге иптәшләр башкарганын санап чыктылар. Билгеле, бу исемлек тулы түгел: Муллагалиева (Хәбибуллина) Фатыйма, Кырлай авылыннан килгән Гариф (фамилиясен хәтерләүче булмады), Смәелдән Нәбиев Гариф һәм тагын Казаннан килеп эшләгән берничә кеше.
Балтачта озак еллар сәүдә системасында эшләп пенсиягә чыккан Ипонов Серафимны күпләр белә торгандыр. Ул тимер кибетендә озак еллар эшләде. Кибеткә кергәнбер кешене якты чырай белән каршы алды. Түнтәр кешеләрен Серафим ага аеруча якты йөз белән генә каршы алып калмады, өстәл астына яки складның берәр почмагына яшереп калдырылган берәр дефицит товарыннан да өлеш чыгара иде. Моның хикмәте бар. Ипонов Серафим хезмәт юлын Түнтәр май заводында мастер булып эшләүдән башлады. Түнтәр май заводы Балтачныкы белән берләшкәннән соң гына анда күчеп китте.
Чепьядан почта атына гаиләсе белән төялеп, ул Түнтәргә килә, кечкенә генә квартирага урнаша һәм бик тырышып май заводында эшли. Май заводында каравылчы һәм эшче булып эшләүче Галиева Гасимә апа һәм Фагыйлә апалар аны үз канатлары астына сыендыралар. Балаларын тәрбияләп үстерергә дә булышалар. Гасимә апа Серафим абыйлар Балтачка күчеп эшли башлаганнан соң да аларның балаларын үстерешергә ярдәм итте.
16. Ассортимент турында кайгырту
Тимеркәев директор булып эшләгәндә Түнтәр май заводының эшләп чыгара торган продукция ассортименты да киңәя. Сыр ясау, сарык сөтеннән брынза ясау үзләштерелә. Творог ясалып, кисмәкләргә тутырылып озатыла. Сөтне киптереп сөт порошогы да, сөт келәе - желатин ясау да җайга салына.
Бәйрәмнәрдә халыкка сату өчен татлы су — морс, крахмал нигезендә ясаган конфетлар эшләп чыгару белән дә шөгыльләнеп алалар. Менә авыл тормышыннан бер мисал. Гадәттә, элекке чорларда сайлаулар авыл кешеләре өчен бер бәйрәмгә әверелә. Сайлау көнне буфетта халык өчен дефицит булган товарлар да сатыла. Бибиҗамал әби сайлаудан кайтып, күршесен кунакка чакыра:
— Зәкия! Мин сайлап кайттым инде. Анда Тимеркәй буматка конфет саттыра. Конфет белән чәй эчәргә кер! — үзе самоварын куеп җибәрә. Самовар кайнап, чәй эчәргә утыралар хатыннар. Бибиҗамал кесәсеннән кәгазьгә төрелгән ярты кило конфетны алыйм дисәме,... конфеттан җилләр искән. Крахмалдан бозлы сөт беләнме катырып ясалган конфет кесәдә килеш эрегән дә беткән.
17. Беренче механизация
Илленче елларда Тимеркәев май заводында авыр эшләрне механикалаштыру эшенә тотына. Автомобиль сатып алынганнан соң, иске “Коммунар” комбайнының двигателе базасында, аңа генератор ялгап заводның үзе өчен генә бәләкәй электр станциясе төзетә. Электр двигательләре кайтарта. Каеш приводлар ярдәмендә кул белән әйләндерелә торган сепаратор һәм бойка электр белән әйләндерүгә көйләнә. Мондый эш җиңелдән булмаса да, май заводы тарихында эшне механикалаштыру буенча бу бик әһәмиятле вакыйга була. Цехларга берәр яктырту лампочкалары да куела. Бу вакытта авылда, клубта кино күрсәтүче движоктан башка, электр җайланмалары булмый әле. Май заводының бу кечкенә электр станциясендә моторист булып Вафина Мәймүнә эшли. Ул үзенең истәлекләрендә түбәндәгеләрне искә алды:
— Мин яшь чагымнан ук Лаешта шоферлыкка укып кайтып, башта Кариле МТС ында, аннары Дмитров МТС ында шофер һәм комбайнчы булып эшләдем. Ирем Нурзада май заводында шофер булып эшләгәндә аны да алмаштарырга туры килде. Май заводына движок урнаштырганнан соң мине анда моторист итеп эшкә алдылар. Ат белән эшләүче Камал бабайның: “Анда син тик утырасың бит! Әйдә монда ишек алдында эшләргә чык!”- дип чакырганы хәтергә кереп калган. Эшләү ул вакытларда беркемгә дә, беркайда да җиңел булмады
Егерме елга якын май заводына хезмәт куйганнан соң, Тимеркәев Мәлик Түнтәрдән китә. Үзе теләп китәме ул, әллә берәр гаеп табып, мәҗбүри эштән чыгаралармы, анысын тәгаен генә белүче юк. Әмма пенсиягә чыгып китү булмый әле бу. Балалары мәктәптә укыган, авылны алар үз иткән, авыл халкы Тимеркәевләрне үз иткән чор була бу. Тимеркәев туган яклары Кузнечиха якларына кайтып урнаша.
18. Тимеркәев киткәннән соң
Тимеркәев киткәннән соң май заводының эшләре алга бармый. Аның урынына Түнтәр кешесе Сафиуллин Таһирны директор итеп куялар. Ул бер ел чамасы эшли.
— Минем бернинди тәҗрибәм дә юк иде. Эшне оештыру бик кыенга туры килде. Утын хәзерләү, май һәм каймак ташырга транспорт мәсьәләсе бик кыен булды, — дип искә ала Таһир абый.
Сафиуллин Таһирны Казаннан китерелгән Кубарев (бәлки Губарев булгандыр) дигән кеше алмаштыра. Ул да бер елга якын гына эшли. Продукциянең сыйфаты кими. Тимеркәев чорында майның күпчелек өлеше “Экстра” белән киткән була. Кабул ителә торган сөтләр дә түбән майлылык белән кабул ителә.
Чепья районының райком секретаре Вәлиуллин райком инструкторы булып эшләгән Мәрдәнов Әбелкәрәмне җибәрә. Ул ике айлык курсларда укып кайта. Аның да мондый эштә тәҗрибәсе булмый
— Мин мәҗбүри генә эшләдем, — дип искә ала Әбелкарәм ага, — заводта эш шартлары авыр, хезмәт дисциплинасы түбән иде. Мин аны җайга сала алмадым. Гаиләм Чепьяда, үзем Түнтәрдә Түбән оч Нәби абзыйларда квартирада торып эшләдем. Беркөнне квартир хуҗасы Зәйнәп әби чәй янына май китереп куйды. “Читенсенеп ашама, улым, үз маең төсле итеп Аша,”- ди бу миңа. Баксаң, миңа әйтмичә-нитмичә мастер Гариф минем квартирага ак май төшергән икән.
Мәрдәнов Әбелкарәм әйтүенчә, сепаратор пунктларыннан китерелгән каймакны санамаганда, ул эшләгән чорда (1955-1956 елларда) Түнтәр май заводында бер елда 12000ц чамасы сөт эшкәртелгән. Уртача бер көнгә 33ц туры килә. Сөт мул булган җәй көннәрендә ул 45-50центнерга җиткән. Барлык эшләр диярлек кул көченә көйләнгән чорда бу сан кечкенә түгел.
Мәрдәнов Әбелкәрам май заводы директоры булып бер елга якын гына эшли.
19. Кыенлыклар туып тора
Май заводында дисциплина булмау, сөт тапшыручыларда төрле ризасызлыклар да китереп чыгара. Бу чорда колхозларның сөт тапшыру күләме дә арта төшә. “Татарстанның 30 еллыгы” исемәндәге колхоз (Арбор авылы) Габдулла абыйның дәгъвасы гына да ни тора. Май бит ул шундый нәрсә, бал шикелле, май дисәң бер кими, кашык тыксаң өч кими. Габдулла абыйның кыяфәтең күрсәң, шундук каушап каласың, авызыннан көр авазлы берәр сүзен ишетсәң, җиргә үк сеңеп бетүең бар. Габдулла абый сүзләрендә хаклык та бар. Майлылык 0,1% ка кимесә, колхозның 74 сыердан 2 сыеры, ул сыерларны ашаткан азыгы, 2 сыерга терлекчеләр куйган хезмәт юкка чыкты дигән сүз. Ул чорда сөтнең температурасы, әчелеге һәм башка характеристикалары да исәпкә алынганмы әллә? Бу сорауга җавап билгесез. Әмма ул чорда төп дәгъва әнә шул майлылык хакында бара. Контроль майлылыкны тикшерүне үткәрәләр. Ул гына бервакытта да проблеманы чишә алмый. Проба алучы лаборант пыяла көпшәсен селтәп килгәндә, көпшә очы ваннадагы суга орынып киткәнен син бөтенләй абайламый каласың. Яки кислота тамызганда Бер генә тамчысы “үт-үт-үк” була икән, сөтнең күпмедер майлылыгын “яндырып” аласыңны көт тә тор! “Элекке заман”нарда контроль тикшерүләр турында әнә шулай сөйләшәләр. Ул чорда да эш беркемгә дә җиңел бирелми.
Мәрдәновтан соң Түнтәр май заводы директоры булып шулай ук бер ел чамасы диярлек Арбор авылыннан Зәкиев Мәгъсүм, аннары Пыжмара авылыннан килеп Мостафин Гали эшли. Әмма аларның берсе дә май заводының Тимеркәев Мәлик эшләгән чордагы данын кире кайтара алмыйлар.
Чепья районы Балтач районына кушылганнан соң һәм Балтач май заводының хәзерге мәчет урынындагы бинасы төнлә ут чыгып янганнан соң Түнтәр май заводы Балтач май заводы белән берләштерәлә һәм Балтач сөт-май комбинатының хәзерге урнашкан урынында беренче казык кагыла. Түнтәрдәге май заводының агачтан төзелгән контора бинасы монда китереп салына. Алюминийдан эшләнгән зур күләмле сөт-каймак ванналары һәм башка җайланмалар алып кителә. Түнтәр май заводы базасында берничә ел дәвамында сепаратор пункты эшли. Аннары ул да ябыла. Колхоз сөтләрен һәм хуҗалыктан җыйналган сөтләрне Чепья яки Балтач пунктларына илтәләр. Берара сөтләрне бидоннарга тутырып, кыш көне трактор чаналарына төяп Шәмәрдәнгә чыгарып, вагоннар ярдәмендә Казанга озату да оештырыла. Әмма бу авыр хезмәт әллә ни озакка бармый.
Шулай итеп, Балтач сөт-май комбинатының Түнтәр май заводы исеме белән бәйләнгән башлангыч 30 еллык беренче периоды тәмамлана һәм икенче — югары һәм куәтле технологиягә ия булган периоды башлана.
Түнтәр май заводында эшләгән эшче-хезмәткәрләр исемлеге
(Исемлек документлардан түгел, кешеләр хәтере буенча төзелде, шуңа күрә исемлек тулы түгел. Даталарда да хаталар булырга мөмкин)
Фамилиясе һәм исеме (Кайсы авылдан)
|
Нинди вазифа башкарган
|
Ничәнче елларда
|
Беренче директор Казан шәһәреннән
|
директор
|
1931-1932
|
Беренче директорның хатыны Казан шәһәреннән
|
мастер
|
1931-1932
|
Нәбиеев Чутай авылыннан
|
директор
|
1932-1936
|
Тимеркәев Мәлик Кузнечиха районыннан
|
директор
|
1936-1953
|
Ильин Иске Чепья авылыннан
|
директор
|
1943
|
Шәфигуллина Гәүһәр __________ авылыннан
|
хисапчы-кассир
|
1942-1945
|
___________ Фатыйха Янгул авылыннан
|
эшче
|
1942-1945
|
__________Илья Носла авылыннан
|
шофер
|
1946-1947
|
Сафиуллин Таһир Түнтәр авылында яши
|
директор
|
1953-1954
|
Кубарев (Губарев) Казаннан
|
директор
|
1954-1955
|
Мәрдәнов Әбелкарәм Чепья авылында яши
|
директор
|
1955-1956
|
Зәкиев Мәгъсүм Арбор авылыннан
|
директор
|
1956-1957
|
Мостафин Гали Пыжмара авылыннан
|
директор
|
1957-1958
|
Гайнетдинова Сәйдә Түнтәр авылыннын
|
лаборант
|
1935-1950
|
Хәбибуллина Фатыйма Түнтәр авылыннан
|
лаборант,
|
1935-1956
|
Шәрәфетдинов Гарәфи Түнтәр авылыннан
|
бухгалтер
|
1946-1947
|
Вафин Нурзада Түнтәр авылыннан
|
шофер
|
1947-1950
|
Вафина Мәймүнә Түнтәрдә яши
|
шофер, моторист
|
1947-1953
|
Гарипова Бибинур Түнтәр авылыннан
|
каравылчы
|
1940-1945
|
Фәезова Гөлчирә Смәел авылында яши
|
лаборант
|
1938-1942
|
Вәлиуллина Мәүлизә Түнтәр авылыннан
|
хисачы-кассир
|
1940-1945
|
Фәхретдинова Маһикамал Түнтәр авылыннан
|
җыештыручы
|
1931-1945
|
Шәймөхәммәтова Зәйтүнә Түнтәрдә яши
|
эшче
|
1946-1950
|
Хәлиуллина Сәйдәбану Түнтәр авылыннан
|
хисапчы-кассир
|
1950-1953
|
Муллагалиев Галимулла Түнтәрдә яши
|
ат белән эшләүче
|
1946-1948
|
Кәримов Камал Түнтәр авылыннан
|
ат белән эшләүче
|
1948-1950
|
Вәлиева Фагыйлә Түнтәр авылыннан
|
бухгалтер
|
1952-1955
|
Хафизова Рәйсә Малмыжда яши
|
эшче
|
1940-1950
|
Хадиянова Гадилә Түнтәрдә яши
|
инспектор,бухгалтер
|
1942-1944
|
_________ Гариф Кырлай авылыннан
|
мастер
|
1943-1945
|
Нәбиев Гариф Смәел авылыннан
|
|
1948-1952
|
Галиева Гасимә Түнтәр авылыннан
|
эшче, каравылчы
|
1940-1958
|
Мөхәммәдиева Гайрифә Түнтәр авылыннан
|
сөт җыючы, лаборант
|
1945-1955
|
Галиева Мәръям Түнтәрдә яши
|
эшче, каравылчы
|
1950-1956
|
Ипонов Серафим Балтачта яши
|
мастер
|
1955-1958
|
Мөхәммәтшина Нәгыймә Арбор авылыннан
|
мастер, пункт мөдире
|
1940-1958
|
Петров Никита Көтәш авылыннан
|
бухгалтер
|
1940-1945
|
__________ Хаҗәр Биектау районыннан
|
лаборант
|
1940-1945
|
Әүхатшина Бәдәр Түнтәр авылыннан
|
эшче
|
1945-1948
|
Хәмидуллина Бибигөл Түнтәр авылыннан
|
эшче
|
1944-1945
|
Бәдертдинова Марзия Көшкәтбашта яши
|
эшче
|
1950-1956
|
___________ Мәхүпҗамал Көшкәтбаш авылыннан
|
эшче
|
1950-1955
|
____________ Зәйнәп Пыжмара авылыннан
|
кассир, пункт мөдире
|
1945-1956
|
2001 ел.
Бу язма, Балтач сөт-май комбинатының башлангыч тарихы буларак, 2001 елда комбинат директорына тәкъдим ителде. Әмма директор бу тарихи мәгълүматларны кирәкле тапмады.
Бер фоторәсем тарихы
Илдә хәбәрдарлык чоры башлангач, соңгы 15 ел эчендә 1953-1964 елларда СССР җитәкчесе булып эшләгән Никита Хрущев турында матбугатта күп язылды. Мактаучылар да, хурлаучылар да аз булмады.
Шәхсән мин үзем Хрущев эшчәнлегенә күбрәк уңай күзлектән карыйм. Ул безне беренче тапкыр икмәккә туендырды. Ул властька килгәч кенә, без туйганчы авыз тутырып икмәк ашый башладык. Авыл хуҗалыгына, промышленностька, мәгариф эшенә күп кенә файдалы реформалар кертте. Космонавтикада беренчелекне яулап, җир шарын уч төбендә биетте. Баллистик ракеталар белән реванш алып, дөнья күчәрен учына бөгәрләп алды. Беркатлылыгын да күрсәтте: Америкага барып, БМО трибунасына башмагын салып төйде. Дөньяда хәрби тигезлек саклады.
Тагын да зуррак хезмәте шул булды: сәяси репрессия корбаннарын азат итте. Аның чорында милләтебез каһарманнары Муса Җәлил, Абдулла Алишлар, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин халкыбызга кире кайтты. Үлмәс әсәрләре кабат дөнья күрә башлады. Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салахов кебек асыл затларыбыз ГУЛАГтан кайтып, кабат иҗат итә башлау бәхетенә ирештеләр.
Никита Хрущев ил җитәкчеләреннән беренче булып меңләгән сәяси корбаннарны аклады... әмма бер үк вакытта үзе дә сәяси корбанга әверелде. Әйе. Нәкъ шулай булды. Хрущевны 1964 елда властьтан алып ташлагач, аны “домашний арестка” утырттылар. Матбугатта, радио-телевидениедә аны искә алучы булмады. Аның турындагы кыскача мәгълүматларны бары тик “Азатлык” радиосы аша гына ишетттек.
Чит ил журналистлары Хрущевның оныгыннан сорыйлар икән, бабаң нишли дип. Малай җавап бирә: “Бабай елый да елый ул.” Дөрес, ул гомеренең соңгы чорында гидропоника белән шөгыльләнә башлый. Әмма барыбер сукырая диләр.
Хрущевның үлеме һәм аны җирләү турында да “Азатлык” кына мәгълүматлар бирде: “Новодевичье зиратына җирләнде. Җирләүдә бары тик туганнары һәм якыннары гына булды. Зиратта халык 10-15 кешедән артмады. Партия һәм хөкүмәт вәкилләреннән берәү дә катнашмады.”
Хрущевны җирләп, берничә ел үткәннән соң да, Мәскәүдә булганда зиратка сугылган танышларым 11 ел дәвамында СССР башында торган, дөньяны өркетеп торган Хрущев кабере өстендә балчыктан башка берни булмавы турында әйттеләр.
Хрущев кабере өстенә һәйкәл куелу турындагы беренче мәгълүматларны да мин “Азатлык” радиосы аша ишеттем: “Кабер өстендәге һәйкәлне эшләү үзе тарафыннан Манеж мәйданында шактый кыерсытылган художник Эрнест Неизвестныйга рөхсәт ителгән. Хәзер инде Неизвестный скульптор буларак үзен рәнҗеткән гегемонга кабер ташы иҗат итүгә алынган. Сульптура бәясе 10 мең сумнан артмаска тиеш булган. (Ул чорда “Жигули” автомобиле бәясе 7300 сум икәнлеген искәртеп үтәм. Р.З.) Неизвестныйга бу хакны Хрущевның гаиләсе түләргә тиешлеге дә искәртелә. Һәйкәлнең эчтәлеге түбәндәгечә сурәтләнә: Һәйкәл ике төстәге — ак һәм кара, бер-берсенә беркетелмәгән 12 мрамор таш кисәкләреннән тора. Ул ташларны төрлечә кырлап һәм шомартып, берсе өстенә икенчесен тезгәләп чыкканнар. Әйтерсең лә уен доминоларыннан тезгән пирамида шикелле, төртсәң аварга тора имеш. Бу инде аның бөтен тормышы һәм ил белән идарә итүе мәгънәсез булды дип ассызыклый. Ак һәм кара — яхшылык һәм яманлык, уңай һәм тискәре икәнлекне, яшәеше тулысы белән каршылыклы икәнлекне күрсәтә. Аркылы салынган беренче ак таш — аның балачагы икән. Икенче аркылыга салынган кара таш — Сталин чорындагы тормышын чагылдыра. Сталин берәүгә дә, шул исәптән Хрущевка да, мәрхәмәт күрсәтмәгән. Хрущев Украинаның беренчесе булып эшләгәндә Сталин хохолларның җиләк-җимеш бакчаларына зур налоглар салгач, Хрущев Сталинга: “Украинада бакчаларны кисеп бетерәләр бит, иптәш Сталин,”- дип хәбәр биргән. Гегемонның җавабы кыска булган.
Һәйкәлдәге өченче аркылы яткан ак таш үзенең властьта булуына ишарәли. Аның өстендә: “Кисекбаш — Хрущев”. Баш өстендәге кара таш — гомеренең соңгы көннәре.” “Азатлык” радиосы әнә шулай сөйли. Тыелган җимеш татлы була диләр. Хәзер инде бу һәйкәлне барып күрәсе дә килә башлады.
1978 елда булса кирәк, Мәскәү аркылы үтеп барышлый, мин махсус рәвештә әнә шул һәйкәлне манзара кылу өчен кунакханәгә туктадым. Новодевичье зираты бик зур икән. Кремль стенасы янындагы зираттан кала ул иң зур түрәләр, Мәскәүнең иң атаклы кешеләре күмелгән зират булып санала: дәүләт эшлеклеләре дә, бөек хәрбиләр дә, галимнәр һәм башкалар да шунда. Сталинның үзе атып үтергән хатыны Аллилуева кабере өстенә дә ап-ак мрамордан бик ыспай итеп һәйкәл куелган. Анда йөзләгән аллеялар. Кечкенә аллеялар зур аллеялардан тармакланып-тармакланып китәләр. Һәрбер кабер өстенә диярлек кабер хуҗасының статуясы куелган. Никита Хрущевның кабере шактый еракта, зиратның түрендә диярлек булып чыкты. Монда да аллеялар. Һәрбер аллеяда һәйкәлләрдәге статуялар бер-беренә каратып куелган. Бары тик Хрущев һәйкәле генә башкаларга арты белән тора. Монда бөтен гармония һәм симметрия бозылган. Һәйкәл ташлары нәкъ “Азатлык” радиосы сөйләгәнчә. Кабер өсте тоташ кара мрамор белән капланган. Мрамор өстендә тере чәчәкләр бәйләме.
Истәлек өчен фотога төшерергә дип мин фотоаппаратымны алдым. Аппаратны көйлим-көйлим, әмма һәйкәл тулысы белән объективка сыймый. Я мрамор плитәгә язылган “Никита Сергеевич Хрущев” дип язылган язма һәм туган-үлгән еллары керми, аларны кертсәң һәйкәлнең югары өлеше киселә. Мин артка таба чигенәм. Артта ике метр ярым чамасы биеклектә такта стена. Чигенеп булмый.
Туктале, мин әйтәм, бу стенаны әйләнеп үтеп булмый микән? Була икән, ник булмасың?. Стенаның арт ягы ачык ләбаса!. Ал ягы коймалап алынган бу урын — зиратның чүплеге икән. Анда ниләр генә юк. Мондый чакта аптырап торган юк инде. Без бит чүплектән куркып торучылар түгел. Авыл малае. Мин чүплек өстенә атладым да, якынрак килеп, чүплеккә туп-туры карап торган һәйкәлне фоторәсемгә төшердем. Объективка барысы да сыйды да бетте.
Бу вакыйгадан соң 25 елга якын вакыт үтте. Мине һаман да бер сорау бораулый: күренекле ил җитәкчесен үлгәннән соң да ни өчен шуның кадәр мыскыллаганнар икән? Хәер, безнең илдә бернәрсәгә дә аптырарлык түгел!
1998.
Достарыңызбен бөлісу: |