Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет4/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15

* * *

1958 елда партиянең авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү турындагы карары нигезендә, белемле, инициативалы яшь кешеләрне колхозларга “утызмеңчеләр” исеме астында колхоз рәисләре итеп җибәрәләр. Мөдәрис Исмәгыйлевка да “тамга” төшә. Аны үзләренең Кече Түнтәрдәге “Новая жизнь” колхозына рәис урынбасары итеп җибәрмәкче булалар. Мөдәрис колхозга кайтырга теләми. Шуның өчен аны район партия комитеты кичке мәктәптән куа, КПСС сафларына кандидатлыктан (ул гариза белән партия сафларына керәм дип, кандидатлыкка кабул ителгән була) төшерәләр, эштән чыгаралар. Шулай итеп, Мөдәрис Исмәгыйлев партия кушканны үтәмәгән өчен репрессияләнә, урамда кала. Әмма ул аптырап тормый, Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитетына шикаять яза һәм аклана. Аңа сәүдә системасында эшләргә һәм кичке мәктәптә укуын дәвам итәргә рөхсәт бирәләр. Райсоюзда бер ел дәвамында склад мөдире булып эшли ул. Бер үк вакытта кичке урта мәктәпне тәмамлый.

1959 елда Казанга югары белем алу максаты белән килә. Казан химия-технология институтына имтихан тота, әмма конкурстан үтә алмый. Мин аның белән менә шул елны таныштым. Без икебез дә Габдерәхимова Гөлфари апа квартиасында институтка керү имтиханнары биргәндә бергә яшәдек. Мин Гөлфари апаның әнисе ягыннан туган тиешле булсам, Мөдәрис абый аның әтисе ягыннан туган тиешле иде. Гөлфари апа самолет төзү заводында эшләде. Ире һәм ике кызлары бар иде. 6 квадрат метр чамасы бүлмәдә яшәделәр. Шунда Мөдәрис абый белән мине дә сыендырдылар. Гөлфари апа бик киң күңелле иде. Аның туганчылыгы өчен мин гомерем буена аңа рәхмәтле. Шул 6 метрлы квартирасына Гөлфари апа әнисе Фатыйхабану тәтәне дә, сеңлесе Гөлбаһарны да сыйдырды.

Институтка конкурстан үтә алмаган Мөдәрис абый №16 моторлар төзү заводына эшкә урнаша һәм Казан финанс-экономика институтының кичке бүлегенә укырга керә. Ул укуда һәм эштә сынатмый. Аны 2 курста укыганда нормировщик итеп, аннары цех профсоюз комитеты рәисе итеп күтәрәләр. 1965 елда институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, аны заводның төп металлургия цехы партия оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Алга таба ул кичке марксизм-ленинизм институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

1966 елда Мөдәрис Исмәгыйлевны Казанның Совет районында КПССның район комитетына инструкторлык эшенә чакыралар. Бу постта ул 1969 елга кадәр эшли. 1969-1973 елларда КПССның Казан шәһәре партия комитеты инструкторы. 1973-1985 елларда Вахитов районында халык контроле комитеты рәисе. Бу җаваплы постта ул 12 ел дәвамында эшли һәм халык авторитетына ия була. Өлкән җитәкчеләр белән дә, урта буын җитәкчеләр белән дә, гади халык белән дә уртак тел табып эшли. Гадел һәм кешелекле була. Бу чорда ул Казанның зур галимнәре белән дә, зыялы кешеләре белән дә аралашып эшли. Вахитов районына кергән иң зур уку йортлары: КДУ, КАИ, КХТИ, КСХИ, КИСИ, Татарстан язучылар союзы, композиторлар союзы, консерватория, радиокомитет, опера-балет театры, Камал театры һәм башка дәрәҗәле югары интеллектуаль оешмалар аның кураторлыгында була. Бу оешмаларның һәрберсендәге халык контроле комитетлары рәисләре белән турыдан туры ул эш алып бара. Проблемалар кайда да җитәрлек була, әмма барысы белән дә тигезлек һәм гаделлек саклап, компромисска барырга кирәк.

1985 елда үзгәртеп кору җилләре исеп, халык контроле дигән оешмалар бетерелгәннән соң, ул Татарстан профсоюзлары оешмасының оештыру бүлегенә инструктор итеп билгеләнә. Аннары, пенсиягә чыкканчы, 1995 елга кадәр, Идел буе районы дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе һәм Казан шәһәре дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе вазифаларын башкара.

Нинди генә вазифа башкармасын, Мөдәрис Исмәгыйлев кешеләргә карата ихтирамлы, кешеләрнең халәтен аңлый белә торган җитәкче була. Килеп туган ситуацияләрне һәрвакыт уртага салып, үзара аңлашып сөйләшә һәм һәрвакытта да чишелешнең уңай вариантларын таба. Кешеләргә карата игътибарлы булуы аның үзенә карата да зур абруй китерә.

Исмәгыйлев М.И. Хөкүмәтебез бүләкләренә: 1941-45 еллардагы «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медаленә, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу юбилей медаленә һәм «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була. Моның өстенә бик күп Мактау Грамоталары: КПССның өлкә комитетыннан, Татарстан АССР Югары советы Президиумыннан, профсоюзның өлкә комитетыннан, №16 завод идарәсеннән, башка оешмалардан...

Мөдәрис Исмәгыйлев итагатьле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Раушания белән алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Илгиз педагогия институтының физкультура бүлеген тәмамлаган, кызлары Рәмзия медицина институтын тәмамлап, врач булып эшли. Мөдәрис абый белән Раушания апа хәзер исә оныкларны тәрбияләүдә булышалар. Оныкларга милли тәрбия, олыларга карата шәфкатьлелек, әдәп һәм инсаф тәрбияләүдә көчләрен кызганмыйлар. Мөдәрис абый зур форматтагы ватман битенә нәсел-нәсәбә җепләрен туплап, 9 буынга кадәр нәсел агачы — шәҗәрә эшләгән һәм аны күбәйтеп, туган-тумачаларга, оныкларга өләшкән. Милли традицияләрне, ата-баба гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча бай тәҗрибә туплаган. Моның өстенә Кече Түнтәр — Түнтәр Пүчинкәсе турындагы тарихи материалларны тупларга миңа ул булышты. Күп кешеләр белән элемтәгә керде, исемлекләр туплады, истәлекләр җыйды. Әтисе сөйләгәннәрен тапшырды. Әнә шундый ул Исмәгыйль абзыйның бишенче улы.

Исмәгыйль абзый белән Фатыйма җиңгиләрнең алтынчы һәм җиденче балалары да бар әле. Кызлары Фагыйлә медсестра булып эшли. Ире ... белән кыз бала тәрбияләп үстерделәр: ..... педагогия институтын тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Исмәгыйль абзыйларның кече уллары Габделхәй — укытучы, озак еллар Лаеш районы Имәнкискә авылында мәктәп директоры булып эшләде. Габделхәйнең бер улы Бөреле совхозында директор урынбасары булып эшли. Икенче улы Фәрит югары белемле ветеринария врачы, Мари-Эл республикасында авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария хезмәте буенча начальник урынбасары. Кызы Рәмзидә - Балтачта балалар бакчасы тәрбиячесе.

Кече Түнтәргә беренчеләрдән булып күченеп килгән бер гаилә турында кыскача гына сөйләдем. Хәзер бу авылга нигез салучылардан булган икенче гаилә белән таныштырып үтәм.

Нәфыйк абзый Мөхәммәтшин гаиләсе турында. Бу гаилә минем өчен бигрәк тә якын, чөнки Нәфыйк абзый минем бабамның, төгәлрәге — минем әнием әтисенең, бертуган абыйсы. Нәфыйк абзый да әтисе һәм башка ир туганнары кебек зур Түнтәрнең танылган тимерчесе булган. Нәфыйк абзый күченеп киткәннән соң аның тимерчелеге шактый еллар “Үрнәк” колхозының тимерчелеге булып хезмәт иткән. Колхоз аның йорт урынына “кулак”лардан җыйналган амбар-келәтләрдән туплап, амбар хуҗалыгы төзегән. Бу ашлык амбарлары сугыштан соңгы елларга кадәр «Нәфыйк амбарлары» дип йөртелделәр. Сугыш елларында бу ашлык амбарларының такта түбәләре череп бетә һәм түбәләрне салам белән яба башлыйлар. 50-60 елларда салам түбәле бу ашлык амбарлары колхоз өчен хезмәт иттеләр. Аннан соңгы елларда колхоз бу амбарларга ашлама, аннары агу-химикат туплады. Бу урында (Гыйләҗев Раушаннар һәм Рәхимҗанов Рәүфләр хуҗалыклары арасында, елга төбендә) хәзер карт таллар гына үсеп утыра.

Нәфыйк абзый хатыны (исеме?) белән 8(?) бала тәрбияләп үстерәләр. Шулардан 5 бала хатыны артыннан килгән Нәфыйк абзыйның үги балалары. Янә 3 бала Нәфыйк абзыйдан туганнар. Олы (үги) балаларыннан Вәли абзый, Садыйк абзый, бер кыз бала һәм башкалар. Садыйк абзый Нәфыйк абзый кебек тимерче булып эшләде. Вәли абзый исә гомеренең күпчелек өлешен артист буларак үткәрә. Зур Түнтәрнең революциягә кадәр билгеле булган миллионеры Латыйф(Габделлатыйф) Хәкимов байның энесе ??? була. Вәли Галиев. Вәли абзыйның әтисе Гали исемле була. 42 яшендә үлә. (Нәфыйк абзый да Латыйф абзый да Түнтәрнең атаклы Әбҗәлиловлар нәселеннән. Латыйф абзый Уфада яши. Малмыжда, Оренбургта зур кибетләр тота. Революциягә кадәр Петербургта Дәүләт Думасы члены булып торган дигән мәгълүматлар бар. Әмма миндәге “Ревизская сказка” мәгълүматлары буенча Габделлатыйф абзыйның туганнары арасында Гали исемле кеше күренми. Икенче мәгълүматлар буенча, Гыйльмулла абзыйның кызы Равилә апа сөйләгәнчә, Вәли Арбор авылыннан килеп, яшь вакытыннан Латыйф абзыйда Түнтәрдә самовар кайнатучы-хезмәтче булып эшли. Берничә ел ышанычлы хезмәт күрсәткәннән соң, Латыйф абзый Вәлине Түнтәрдәге кибетенә приказчик итеп ала. Бу вакытта Латыйф абзый Уфа якларына китеп сәүдә эше белән шөгыльләнә. Шунда яши. Елга бер мәртәбә генә Түнтәргә кайта торган була. Бу мәгълүматларны ачыклап бетерәсе бар әле.)

1917 елдагы Бөек Октябрь революциясеннән соң, Латыйф абзыйның кибетләре конфисковать ителә. Вәли абый артист хезмәтенә күчә. Вәли абыйның яшәгән еллары 1896-1989. Совет властеның башлангыч елларында Вәли абый артист булып татарның ул чорларда дан алган “Сәйяр” труппасында эшли. Аннан соң 1931-1936 елларда Балтач районының культура бүлеге мөдире хезмәтен башкара. Балтач районының башлангыч төзелү чорында мондый җаваплы хезмәт башкаруыннан чыгып, Вәли абыйның чын энтузиаст булуы турында әйтергә кирәк. Вәли абый Балтачтан киткәннән соң озак еллар буе Үзбәкстан якларында культура хезмәтендә була дип беләм. Төгәл елын хәтерләмим, 1980 елларда булса кирәк, Вәли абый туган якларга кунакка кайтты. Шул уңайдан бездә дә булды. Алар әни белән икәүләп элеккеге чорларны, яшь вакытларын искә төшереп шактый озак сөйләшеп утырдылар. Вәли абыйның бик шат күңелле булып, Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, чын артистларча манзара корып утырганын бик яхшы хәтерлим. Озын буйлы, таза гәүдәле, яшьләрчә үз-үзен тотуы һәм үтә дә шат күңелле булуы белән ул мине таң калдырганын хәтерлим. Ул вакытта аңа 85 яшьләр тирәсе булгандыр. Ул Арборданмы, Түнтәр Пүчинкәсеннән җәяүләпме, попутный транспорт беләнме килгән. Шундый ук формада бер үзе китте дә дип беләм. Кызганыч, мин дә ул вакытта яшь булганмынмы, әллә кызыксыну җитмәгәнме? Күрәсең, мин форсаттан файдаланып Вәли абыйдан бернинди мәгълүматлар язып кала алмаганмын.

Нәфыйк абзыйның үзеннән туган балалары турында: Нурзада абый 1906 елда туган, тимерче булып эшләгән. Бөтен гомерен Түнтәр Пүчинкәсендә яшәп үткәрде. Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр катнашкан. Бик каты яраланып, бер аягын бот төбеннән кисеп алганнар. Сугыштан соң ул агач аяк белән яшәде. Нурзада абый госпитальдә озак дәваланып ята. Үлем түшәгендә ята ул, әмма исән кала. Ул миңа “Минем госпитальдә язып барган, сугышта кичергәннәр турындагы көндәлегем бар”, — дип әйтә торган иде. Исән микән ул көндәлекләр? Булса ул бары тик кызы Фатыймада булырга мөмкин. Сугыштан соң Нурзада абый тимерче, амбар, склад мөдире, кибетче булып эшләде. Хатыны Майсәрә апа белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Фәрит, Фариз, Фатыйма, Гаишә. Фәрит Казанда буровой вышкада мастер булып эшләде. Эш урынында авариягә эләкте. Фариз яшьли агач башыннан егылып төшеп, имгәнеп үлде. Фатыйма ире Рафаэль белән туган авылында яши. Кибетче булып эшләде. Хәзерге вакытта Фатыйманың бер улы Түнтәр Пүчинкәсендә Нәфыйк бабай нигезендә төпләнде. Гаишә исә Чаллыда югары белемле врач булып эшли. Нәфыйк абзыйдан туган икенче кызы Рәхимә апа 1912 елгы, бөтен гомерен Казан шәһәрендә мех комбинатында гади эшче булып үткәрде. Аның улы Илдар Казанда яши. Нәфыйк абзыйдан туган өченче кыз Сәйдә апа, 1915 елда туган, яшьли авылдан Казанга китә. Заводта эшли һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша. Танылган композиторыбыз Сара Садыйкова белән концертлар оештырып йөри. 1953 елда Көнчыгыш Прусиягә, немец җиренә — Калининград шәһәренә вербовка белән китә һәм шунда төпләнеп кала. Аның бердәнбер улы Евгений Калининградта балык промыселында диңгезче булып эшли. Балык промыселына океанга чыгып китеп айлар буе вакытын диңгездә үткәрә. Минем үземнең Калининградка барып, Сәйдә апаларда кунакта булып, Балтик диңгезендә коенып ял итеп ятканым бар. Сәйдә апа бик тә туган җанлы, кунакчыл һәм кешелекле иде. Чит җирләргә китеп, адашып калганына гына бик тә офтана иде. Улы Евгений “Әни, мине нигә туган телемдә сөйләшергә өйрәтмәдең?” — дия торган була. Менә бит кеше язмышлары ничек. Кеше барыбер үзенең туган теленә, туган иленә, тамырларына тартыла.

Хәзер Түнтәр Пүчинкәсенә килеп урнашкан башка кешеләр турында берникадәр мәгълүмат. Хәмидуллин Сафиулла авылның яхшы балта остасы буларак дан ала. Аның әтисе Хәмидулланың зур Түнтәрдә 1920 елларда комбед (комитет бедноты) рәисе һәм авыл старостасы булып торуы билгеле.

Юнысов Закир авылның оста аяк киеме тегүчесе һәм ремонтлаучысы була. Аның балалыкка алып үстергән улы Закиров Галимулла Түнтәр Пүчинкәсендә беренче колхоз рәисе була. Авылда колхоз бары тик 1936 елда гына оеша һәм аңа “Йолдыз” дигән исем бирәләр. Колхоз оешканда авыл карамагындагы җир мәйданы 100 гектардан да кимрәк була. Җир авыл халкына бүлеп бирелгән була. Һәркем аерым эшли. Авылда трактор кебек техника заты булмый. Шуңа күрә авыл халкы колхозга керүне кирәк тапмый. Шулай булуга карамастан, авыл колхозга керүдән читләшеп кала алмый. Авылның совет активистларыннан берсе, һаман да шул авылга нигез салучы Нәфыйк абзый була. Район түрәләре кушуы буенча авыл халкын ул кич белән берәүнең кара мунчасында җыя. Авыл халкын колхозга керергә үгетли. Колхоздан берничек тә качып булмаячагын аңлата. Авыл халкы аны аңлый мени? Нәфыйк абзый сөйләгәндә мунчаны яктыртып торган сукыр лампаны сүндерәләр дә, Нәфыйк абзыйга мунча ташы яудыра башлыйлар. Нәфыйк абзый да җавапсыз калмый:

— Барыгызны да төрмәгә утыртам, — дип кычкыра. Әмма ул берәүне дә әләкләп югарыга әйтми. Бу авыл тарихында кулак булып яки сәүдәгәр булып авылдан сөрелүчеләр, 58 статья белән яки башка төр репрессиягә эләгүчеләр билгеле түгел. Әмма шунысы хак. Нәфыйк абзый белән булган вакыйгадан соң Совет власте авыл халкына аерым хуҗалык булып калганнары өчен зур налоглар сала. Заманы шул була. Монда Нәфыйк абзыйның бер гаебе дә юк дип беләм. Урман эчендәге бер авыл гына колхозга керми кала алмый. Шуннан соң авыл халкы колхозга кереп, күмәк хуҗалыкка берләшергә мәҗбүр булалар.

Авылның беренче күченүчеләреннән Ибраһимов Исхак абзыйларны чабатачылар дип атыйлар. Күрәсең чабата ясау осталары булганнардыр.

Гарипов Фатыйх 1914 елдагы герман сугышында пленда була. Бер байда хезмәтче булып эшли. Аны Төркиягә күчәргә димлиләр, Совет иленә кайтсаң төрмәгә утыртырлар, диләр. Әмма ул Төркиягә китми, туган авылына кайта, аннары Түнтәр Пүчинкәсенә күченә. Аның кушаматы “немец” була. чөнки ул гел-гел “немецлар шулай эшли иде”, — дип аларның хезмәтен үрнәк итеп куя торган була. Шулай булуга карамастан ул бернинди репрессиягә дә эләкми. Күрәсең, бәләкәй булгангамы, авыл бердәм булган. Авылда ГПУ агентлары булмаганмы, әллә бер-берсен сатмаганнармы. Алай гына да түгел авыл үзенә репрессия корбаннарын сыендыру урыны да булып торган. Зур Түнтәрдән сөрелгән укытучы Галиев Нәҗип, Бөек Ватан сугышында пленда булган Мостафин Нургали гаиләсе монда сыену урыны тапкан.

Галиев Нәҗипнең энесе Галиев Мөхәммәтҗан, Түнтәрдәге Мостафин Габдерәхим абзыйның энесе Мостафин Ибраһим (Сөләйманов Ибраһим) монда яшәгән.

Шәрәфетдинов Әлтәф. Аның абыйсы Шәйхи .... .... елларда (кем булып?) Карадуганда эшләде.

Сугыштан 1948-1950 елларда авылда колхоз рәисе булып авыл кешесе Кәбиров Габделхак дигән кеше эшли. 1950 елларда “Йолдыз” колхозы берничә вак авыллар белән кушыла һәм “Новая жизнь” дип атала башлый. Колхоз үзәге Шара дигән авылда була. 1958 елда колхозны совхозларга әйләндереп, тагын да берләштерәләр һәм Түнтәр Пүчинкәсе авылы Павловский совхозына керә башлый. Түнтәр Пүчинкәсенә якын авыллар түбәндәгеләр: Носы Пүчинкәсе, Смәел Пүчинкәсе, Шеңшеңәр Пүчинкәсе, Никкилдек, Кирин, Дружино, Кызыл Яр (Красный ключ), Ведеркино (Ступкино), “Мариец” пыяла заводы эшчеләр поселогы һ.б.

Авылның яшәеше өчен балаларга белем бирү урыны — мәктәп әһәмиятле роль уйный. Кечкенә авыллар ул яктан гел кыенлык кичерәләр. Түнтәр Пүчинкәсендә дә башта мәктәп булмый. Балалар башлангыч мәктәптә уку өчен Шеңшеңәр Пүчинкәсе мәктәбенә йөриләр. Аннары пыяла заводына рус классына. Татар баласына 5 класста кинәт рус телендә белем алуга күчү бик кыенга туры килә. 1938-1939 елларда Түнтәр Пүчинкәсендә башлангыч мәктәп ачыла. Мәктәп 2 бүлмәле итеп агач йорттан төзелә. Мәктәпне Шеңшеңәр авылыннан килгән Ягъфәр абый төзетә. Түнтәрдә 1 һәм 3 класслар укый. 1 класска 10 бала укырга керә. 2 һәм 4 класслар Носы авылында Зиннәт абый йортында укытылалар. Дүрт класска ике укытучы белем бирә: Шингәрәева Мәтлүфә апа һәм Пыжмарадан килгән Сафин Мәгъсүм абый.

Түнтәр Пүчинкәсеннән Бөек Ватан сугышына китеп, һәлак булучылар исемлеге. Исемлек Исмәгыйлев Мөдәрис белән төзелде:



  1. Җиһаншин Габидулла

  2. Хәмидуллин Сафиулла

  3. Закиров Галимулла

  4. Ибраһимов Исхак

  5. Сабиров Зәки

  6. Сабиров Садыйк

  7. Сабиров Миңнехан

  8. Сафин Сөләйман

  9. Сафин Галләм

  10. Шәрәфетдинов Әлтәф

  11. Исмәгыйлев Ильяс

  12. Исмәгыйлев Йосыф

  13. Ибраһимов Гарифҗан

  14. Мөлеков Зариф

  15. Мөлеков Салихҗан

  16. Мөхәммәтҗанов Сәгыйть

  17. Габбасов Хаҗи

  18. Шәрәфетдинов Мәхмүт

  19. Шәрәфетдинов Гыйльметдин

Мәңгелек дан сезгә илебез азатлыгы өчен кан койган, башыгызны салган кыю авылдашларыбыз!

Сугыштан исән кайткан авылдашлар исемлеге:



  1. Җиһаншин Миңнемулла

  2. Шакиров Гафиулла

  3. Вәлиев Хәкимҗан

  4. Галимов Харис

  5. Зарипов Фәрт — “За отвагу” медале иясе

  6. Закирҗанов Салихҗан

  7. Мостафин Исмәгыйль — башы яраланып кайта

  8. Исмәгыйлев Әюп

  9. Галиев Галимҗан

  10. Мөхәммәтҗанов Салихҗан

  11. Мөлеков Гарифҗан — бер күзсез кайта

  12. Сафиуллин Гатият

  13. Нәфыйков Нурзада — аяксыз кайта, “Ватан сугышы” ордены алып кайта.

  14. Сафин Якуп — кулы яраланып кайта

  15. Сафин Сәйфетдин

  16. Фатыйхов Барый — аягы яраланып кайта, “За боевые заслуги” медаленә ия була.

Исәннәрнең кадерен бел! Үлгәннәрнең каберен бел!

Бөек Ватан сугышы елларында “1941-1945 елларда фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнделәр:

Исмәгыйлев Идрис — 15 яшеннән бригадир булып эшләде.

Ибраһимова Миңзифа

Мөхәммәтҗанова Әминә

Нәфыйкова Мәйсәрә

Сафина Хәят

Сафина Һәдия

Зарипов Габдулла

тагын кемнәр?.......

Сугыштан соңгы елларда авылда хезмәт итеп, хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар:

Җиһаншина (кыз фамилиясе Гозәерова) Рәйсә алдынгы сыер савучы буларак Ленин ордены белән бүләкләнде. Ул сугыш елларында зур Түнтәрдә бригадир буларак та зур хезмәт куя.

Кашапов Салих совхозның баш бухгалтеры хезмәтендә озак еллар нәтиҗәле эшләп, Мари АССР ның атказанган экономисты исеменә лаек булды.

Авылга шактый еллар буе картлык чорында Нәфыйк бабай мәэзин булып хезмәт итте.

Элеккеге Шода мулласының улы Шакиров Фатыйх, 1937 елдан алып, вафатына - 1975 елга кадәр, авылның мулласы вазифасын башкарды.

Авылның чәчүлек җире 100 гектардан бик әллә ни артмады. Авылда сыер фермасы, дуңгыз фермасы, сарык фермалары төзелеп, хайваннар асыралды. Ат конюшние төзелеп, эш атлары тотылды.

Авылда халык саны түбәндәгечә:

1928 ел — 1 хуҗалык, 1 гаилә, 6 җан.

1930 ел — 25 хуҗалык, 25 гаилә, ??? җан.

1950 ел — 26 хуҗалык, 36 гаилә, ??? җан.

2000 ел — 19 хуҗалык, 24 гаилә, якынча 70 җан.
Түнтәр Пүчинкәседә яшәүчеләр исемлеге

2000 елның 1 июненә

1. Харисов Рафаэль Харис, 1941

Харисова Фатыйма Нури кызы, 1942

2. Шәрәфетдинова Маһиәнвәр, 1933

Шәрәфетдинов Шамил Мәгъсүмҗан улы, 1958

Мөлеков Илнар Мәгъсүм улы, 1977

3. Мәликова Миңҗамал, 1926

4. Галиева Зөлфанун?? Муллагали кызы, 1929

Галиев Вазих Камил улы, 1954

Галиева Сәвия Хәбир кызы, 1957

Галиева Лилия Вазих улы, 1979

Галиев Марат Вазих улы, 1980

5. Исмәгыйлев Идрис Исмәгыйль улы, 1929

Исмәгыйлева Әминә Әсхәт кызы, 1931

6. Фатыйхов Габделбари, хәмит улы, 1917

Фатыйхова Әминә Мөхәммәтҗан кызы, 1921

Фатыйхов Галләм Бари улы, 1948

Фатыйхова Нурия Нургали кызы, 1947

Фатыйхов Рамил Галләм улы, 1973

Фатыйхова Лилия Әюп кызы, 1978

Фатыйхова Наилә Рамил кызы, 2000

7. Әлтәфова Әлфия Әлтәф кызы, 1928

8. Харисов Фәнис Рафаэль улы, 1968

Харисова Зәйрә Геннадий кызы, 1974

Харисова Алсу Фәнис кызы, 1993

Харисова Резидә Фәнис кызы, 1999

9. Сәйфетдинова Рәйсә Харис кызы, 1933

10. Мостафин Нургаян Нургали улы, 1949

Мостафина Ләлә Исхак кызы, 1955

Әхмәдиев Илнур Сәүбән улы, 1968

Әхмәдиева Ләйсән Нургаян кызы, 1974

Әхмәдиева Зилә Илнур кызы, 1997

Әхмәдиев Линар Илнур улы, 1999

11. Кашапов Ильяс Салих улы, 1953

Кашапова Фәридә Рафик кызы, 1957

Кашапова Айгөл Ильяс кызы, 1979

Кашапов Айдар Ильяс улы, 1986

Кашапова Алия Ильяс кызы, 1991

12. Кашапов Фәрит Салих улы, 1967

Кашапова Фирдания Нурислам кызы, 1970

Кашапов Илсур Фәрит улы, 1991

Кашапов Илгиз Фәрит улы, 1996

13. Сәйфетдинов Фәрит Гайнетдин улы, 1960

Сәйфетдинова Зөлфия Мәгъсүм кызы, 1967

Сәйфетдинов Илфат Фәрит улы, 1987

Сәйфетдинов Рөстәм Фәрит улы, 1989

14. Җиһаншин Илшат Нурмөхәммәт улы, 1967

Җиһаншина Гөлсия Батыр кызы, 1976

Җиһаншин Инсаф Илшат улы, 1995

15. Габидуллин Габделхәй Габидулла улы, 1929

Габидуллина Латыйфа Ибраһим кызы, 1921

16. Сафиуллин Нургаян Сафиулла улы, 1932

17. Җиһаншин Нурмөхәммәт Габит улы, 1938

Җиһаншина Мәдинә Җәләли кызы, 1947

18. Салихҗанов Вазих Салихҗан улы, 1948

Салихҗанова Лира Гали кызы, 1957

Салихҗанов Илдар Вазих улы, 1987

19. Зарипова Фәтхия Сөнгатулла кызы, 1928

20. Исхаков Исмәгыйль Исхак улы, 1933

Исхакова Мәүлизә Мөхәммәтҗан кызы, 1933

21. Шакиров Гафиулла Газизулла улы, 1924

Шакирова Насия Мөхәммәт кызы, 1933

Шакирова Гөлнара Равил кызы, 1979

22. Гыйбадуллина Оркыя Гыйбадулла кызы, 1919

Җиһаншин Ислам Исхак улы, 1951

Җиһаншина Фәризәбану Мияссар кызы, 1957

Җиһаншина Фәйрүзә Ислам кызы, 1990

23. Сафиуллин Динислам Сафиулла улы, 1939

Сафиуллина Мәсрүрә Хәкимҗан кызы, 1935

Сафиуллин Ринат Динислам улы, 1962

Сафиуллина Радина Василий кызы, 1966

Сафиуллина Раилә Ринат кызы, 1997

24. Җиһаншина Рәйсә Гозәер кызы, 1923

Җиһаншин Фуат Миннемулла улы, 1957

Җиһаншина Маргарита Василий кызы, 1965

Җиһаншина Ясминә Фуат кызы, 1987

Җиһаншин Булат Фуат улы, 1990

Авылда барлыгы 24 гаилә. Аларда 76 кеше яши.

2001.
Кечкенә авылның танылган кешеләре

Һәр авылның үз тарихы, үзенең танылган кешеләре бар. Алдагы язмаларымның берсендә мин Түнтәр Пүчинкәсе авылының барлыкка килүе һәм аның оештыручысы Нәфыйк абзый, аның гаиләсе турында язган идем. Хәзер исә бу авылның кайбер танылган кешеләре турында сөйләп үтим.

Түнтәр Пүчинкәсенә иң беренче күченгән 5 гаилә башлыкларыннан берсе Мостафин Исмәгыйль Сөләйман улы авылның иң зыялы, иң күркәм, иң укымышлысы була. 1895 елда туып, 1984 елда 89 яшендә гүр иясе булган. Өч сугышта катнашкан Исмәгыйль абзый. 1914-1917 елларда беренче бөтендөнья сугышында, 1918-1922 елларда гражданнар сугышында һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында. Сугышларда ике мәртәбә авыр яраланган, әмма исән кайткан. Кече Түнтәргә 1929 елда күченеп килгән була. Колхозда бригадир, кладовщик, ферма мөдире һәм башка җаваплы эшләр башкарган. Кул астында эшләгән кешеләргә карата бик тә шәфкатьле була.

— Балалар! Кешеләргә карата итагатьле булыгыз! Мин үз гомеремдә беркем белән дә сүзгә кергәнем булмады, — дип еш кисәтә торган була

Хәләл җефете Фатыйма Гатиятулла кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бер гаиләдән өч уллары (әтиләре белән дүртәү) Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Уллары Ильяс белән Йосып, хәтта өйләнмәгән килеш, сугышта һәлак булганнар. Әюп исән кайткан.

Әюп хатыны Асия (Зур Түнтәрдәге Исмәгыйлев Габделбәрнең бертуган апасы — фамилияләр очраклы рәвештә генә бертөрле) белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Әюп абый колхозда төрле эшләр башкара. Балалары: Сания, Фәния, Әлфинур — бухгалтерлар, Йосып — майор дәрәҗәсендәге хәрби офицер, Рәис — зоотехник, Фәнил — Мәскәүдә троллейбус йөртүче, Дания — Казанда завод эшчесе.

Исмәгыйль абзыйның дүртенче улы Идрис. Ул 15 яшеннән колхозда бригадир булып эшли, аннары комбайнер, механизатор. Хатыны Әминә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ильяс һәм Илсур Казан авиация институты (КАИ)ның радиотехника факультетын тәмамлап, радиоинженер белгечлеге алалар. Ильяс фән юлыннан китә һәм техник фәннәр докторы дигән югары фәнни дәрәҗә алуга ирешә. Диссертация монографиясе белән мин дә таныштым. Темасы хәзерге радио-телевизион техника һәм компьютер технологиясе проблемалары — DVD — цифрлы технологияләр турында. Профессор Ильяс Идрисович Исмәгыйлев хәзерге вакытта Казанда сәүдә коммерция институтында укыта, информатизация буенча кафедра белән җитәкчелек итә.

Исмәгыйль абзыйның бишенче улы — Мөдәрис. Мөдәрис Исмәгыйлев 1948 елда 7 классны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында 6 айлык курслар тәмамлап кайта. Башта Иваново шәһәре янында торф чыгару бригадасында эшли. Аннары Хлебниково районы финанс бүлегендә налог агенты булып эшкә урнаша. 1951-1955 елларда Совет Армиясендә авиация десант частьларенда хәрби хезмәт үти. 1956 елда армиядән кайтканнан соң, Хлебниковода саклык кассасы хезмәткәре булып эшли. 1958-1959 елларда Хлебниковода район комсомол комитеты хезмәткәре. Шушы елларда кичке урта мәктәптә белем ала.

1958 елда партиянең авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү турындагы карары нигезендә, белемле, инициативалы яшь кешеләрне колхозларга “утызмеңчеләр” исеме астында колхоз рәисләре итеп җибәрәләр. Мөдәрис Исмәгыйлевка да “тамга” төшә.

— Кече Түнтәрдәге “Новая жизнь” колхозына рәис урынбасары булып кайтырга туры килер, — диләр аңа райкомда.

Әмма Мөдәрис колхозга кайтырга теләми. Район партия комитеты аны тыңламаганы өчен кичке мәктәптән куа, КПСС сафларына кандидатлыктан (ул гариза белән партия сафларына керәм дип, кандидатлыкка кабул ителгән була) төшерәләр, эштән чыгаралар. Шулай итеп, Мөдәрис Исмәгыйлев урамда кала. Әмма ул аптырап тормый, Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитетына шикаять яза һәм аклана. Аңа сәүдә системасында эшләргә һәм кичке мәктәптә укуын дәвам итәргә рөхсәт бирәләр. Райсоюзда бер ел дәвамында склад мөдире булып эшли ул. Бер үк вакытта кичке урта мәктәпне тәмамлый.

1959 елда Казанга югары белем алу максаты белән килә. Казан химия-технология институтына имтихан тота, әмма конкурстан үтә алмый. Мин аның белән менә шул елны таныштым. Без икебез дә Габдерәхимова Гөлфари апа квартиасында институтка керү имтиханнары биргәндә бергә яшәдек. Мин Гөлфари апаның әнисе ягыннан туган тиешле булсам, Мөдәрис абый аның әтисе ягыннан туган тиешле иде.

Гөлфари апа самолет төзү заводында эшләде. Ире һәм ике кызы белән 6 квадрат метр чамасы бүлмәдә яшәделәр. Шунда Мөдәрис абый белән мине дә сыендырдылар. Гөлфари апа бик киң күңелле булды. Аның туганчылыгы өчен мин гомерем буена аңа рәхмәтле. Шул 6 квадрат метрлы квартирасына Гөлфари апа әнисе Фатыйхабану тәтәне дә, сеңлесе Гөлбаһарны да сыйдырды.

Институтка конкурстан үтә алмаган Мөдәрис №16 моторлар төзү заводына эшкә урнаша һәм Казан финанс-экономика институтының кичке бүлегенә укырга керә. Укуда да, эштә дә сынатмый. Аны 2 курста укыганда нормировщик итеп, аннары цех профсоюз комитеты рәисе итеп күтәрәләр. 1965 елда институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, аны заводның төп металлургия цехы партия оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Алга таба ул кичке марксизм-ленинизм институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

— Партия райкомына инструктор булып барасың, — ди партия.

1966 елдан 1969 елга кадәр Казанның КПССның Совет райкомында, 1969-1973 елларда КПССның Казан шәһәре партия комитеты инструкторы булып эшли ул. 1973-1985 елларда - Вахитов районында халык контроле комитеты рәисе. Бу җаваплы постта ул 12 ел дәвамында эшли һәм халык авторитетына ия була. Өлкән җитәкчеләр белән дә, урта буын җитәкчеләр белән дә, гади халык белән дә уртак тел таба белә. Гадел һәм кешелекле була. Бу чорда ул Казанның зур галимнәре белән дә, зыялы кешеләре белән дә аралашып эшли. Вахитов районына кергән иң зур уку йортлары: КДУ, КГМИ, КХТИ, КСХИ, КИСИ, КФЭИ, Татарстан язучылар союзы, композиторлар союзы, консерватория, радиокомитет, опера-балет театры, Камал театры һәм башка дәрәҗәле югары интеллектуаль оешмалар аның кураторлыгында була. Бу оешмаларның һәрберсендәге халык контроле комитетлары рәисләре белән турыдан туры ул эш алып бара. Проблемалар кайда да җитәрлек була, әмма барысы белән дә тигезлек һәм гаделлек саклап, компромисска барырга кирәк.

1985 елдан ул Татарстан профсоюзлары оешмасының оештыру бүлеге инструкторы, аннан соң пенсиягә чыкканчы, (1995 елга кадәр) Идел буе районы дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе һәм Казан шәһәре дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе. Кыскасы, профсоюз лидеры.

Нинди генә вазифа башкармасын, Мөдәрис Исмәгыйлев кешеләргә карата ихтирамлы, кешеләрнең халәтен аңлый белә торган җитәкче була. Әтисенең васыятенә хилафлык китерми. Килеп туган ситуацияләрне һәрвакыт уртага салып, үзара аңлашып сөйләшә һәм һәрвакытта да чишелешнең уңай вариантларын таба. Кешеләргә карата игътибарлы булуы аның үзенә карата да зур абруй китерә.

Исмәгыйлев М.И. Хөкүмәтебез бүләкләренә: 1941-45 еллардагы “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медаленә, “В.И.Ленинның тууына 100 ел Тулу” юбилей медаленә һәм “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була. Моның өстенә бик күп Мактау Грамоталары: КПССның өлкә комитетыннан, Татарстан АССР Югары советы Президиумыннан, профсоюзның өлкә комитетыннан, №16 завод идарәсеннән, башка оешмалардан...

Мөдәрис Исмәгыйлев итагатьле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Раушания белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илгиз педагогия институтының физкультура бүлеген тәмамлаган, кызлары Рәмзия медицина институтын тәмамлап, врач булып эшли. Мөдәрис абый белән Раушания апа хәзер исә оныкларны тәрбияләүдә булышалар. Оныкларга милли тәрбия, олыларага карата шәфкатьлелек, әдәп һәм инсаф тәрбияләүдә көчләрен кызганмыйлар.

— Менә безнең нәсел шәҗәрәсе! — ди ул горурланып.

Зур форматтагы ватман битенә нәсел-нәсәбә җепләрен туплап, 12 буынга кадәр нәсел агачы — шәҗәрә эшләгән һәм аны күбәйтеп, туган-тумачаларга, оныкларга өләшкән. Милли традицияләрне, ата-баба гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча бай тәҗрибә туплаган. Моның өстенә Кече Түнтәр — Түнтәр Пүчинкәсе турындагы тарихи материалларны тупларга миңа ул булышты. Күп кешеләр белән элемтәгә керде, исемлекләр туплады, истәлекләр җыйды. Әтисе сөйләгәннәрен тапшырды.

— Мәскәү асты сугышында катнашкан сугыш ветераннары белән мәктәптә укучыларның очрашуын хәзерлим әле, — диде ул соңгы очрашуда. Әнә шундый ул Исмәгыйль абзыйның бишенче улы.

Исмәгыйль абзый белән Фатыйма җиңгиләрнең алтынчы һәм җиденче балалары да бар әле. Кызлары Фагыйлә медсестра булып эшли. Ире Рәфхәт (Балтачтан) белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары — югары белемле тәрбияче, уллары — югары белемле инженер.

Исмәгыйль абзыйларның кече уллары Габделхәй — укытучы, озак еллар Лаеш районы Имәнкискә авылында мәктәп директоры булып эшләде. Габделхәйнең бер улы Бөреле совхозында директор урынбасары булып эшли. Икенче улы Фәрит югары белемле ветеринария врачы, Мари-Эл республикасында авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария хезмәте буенча начальник урынбасары. Кызы Рәмзидә - Балтачта балалар бакчасы тәрбиячесе.

Бәләкәй генә Түнтәр Пүчинкәсе авылының бер гаиләсе дә никадәр күренекле шәхесләр биргән.

Бу авылдан олы хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар да бар. Җиһаншина (кыз фамилиясе Гозәерова) Рәйсә алдынгы сыер савучы буларак Ленин ордены белән бүләкләнде. Ул сугыш елларында зур Түнтәрдә бригадир буларак та зур хезмәт куя. Рәйсә апа — кече Түнтәрдә намуслы урман каравылчысы булып танылган Җиһанша абзыйның олы килене. Хезмәт күрсәткечләре буенча ул Социалистик Хезмәт Герое исеме алуга хәзерләнгән. Документлар югарыга барып ирешкәч, “Мари Илендәге Хезмәт Герое мари булырга тиеш” дигәннәр Мәскәүдә.

Кашапов Салих совхозның баш бухгалтеры хезмәтендә озак еллар нәтиҗәле эшләп, Мари АССР ның атказанган экономисты исеменә лаек була.

Авылдан 40ка якын кеше Бөек Ватан сугышында катнаша. Шуларның 19ы яу кырында кала. Фронтта Нәфыйков Нурзада “Ватан сугышы” орденына, Зарипов Фәрт, Фатыйхов Барый “Батырлык өчен” медальләренә лаек булалар.

Мари Илендәге күп авыллар шикелле, бүгенге көндә Түнтәр Пүчинкәсе дә аяныч хәлдә. Авылда эш юк. Совхоз, фермалар таралган, бер гектар да җир сөрелмәгән. Авылга газ кертелмәгән. Сугыштан соң 26 хуҗалыкта 36 гаилә гөрләтеп көн күргән булса, бүген 19 хуҗалыкта 24 гаилә яши. Барлыгы 70 җан, аларның да күпчелеге пенсионерлар...

2001.

Исеме матур, кемнәр куйган?

Түнтәр авылыннан күченгән һәм 40 ел гына яшәгән 30 хуҗалыклы Чулпан авылы тарихы.

Чулпан. Балтач районында әнә шундый исемдәге бик матур бер авыл бар иде. Тау башына урнашкан бу авылга кояш нурлары иң беренче булып төшә. Бу авыл кешеләре башка авыл кешеләренә караганда иң иртә уянучылар, һәм шуңа күрә алар бик тырыш та булалар. Бу авылның хәтфә шикелле ямь-яшел үлән белән капланган, тип-тигез һәм туп-туры, зур авылларга хас киң булган урамыннан минем үземнең дә үткәнем бар. Яшьтәш малайлар һәм кызлар белән шаулаша-шаулаша шушы урам аша үткәндә туктап, юл борылышындагы авыл коесыннан саф, салкын су алып эчкәнем бар. Ул вакытта без 10-12 яшьтә идек. Зур Түнтәрдән кечкенә Түнтәргә, ягъни Түнтәр Пүчинкәсенә 25 чакрым араны тәпиләп (ялан тәпи!) кура җиләге җыярга бараган чаклар иде ул.

Чулпан авылы турында элеккедән калган шундый бер гыйбарә дә бар: “Каһәри Чулпаннан шәһәри Түнтәргә кайттым әле!” Бу әйтемне Түнтәр авылыннан Чулпан авылына кияүгә киткән бер яшь килен әйткән, имеш... Яшь килен туган авылын нык сагынгандыр. Шуңа шулай әйткәндер. Әмма минем күз алдында Чулпан авылы гаҗәп тә матур, күркәм авыл булып хәтергә сеңеп калган.

Хәзер Чулпан авылы да, аның бердәнбер булган гүзәл урамы да юк. Бу авыл Хрущев чорында авылларны эреләндерү кампаниясе капкынына эләгеп, 1965 елда ук юкка чыкты. Мари Иле республикасы читендә бу авылның зираты гына горур булып күренеп тора. Чулпан зираты тирән канау белән әйләндереп алынган. Авыл үзе бетсә дә, аның гаҗәеп тырыш, эшчән, күркәм кешеләре бетмәгән. Алар бар. Алар төрле тарафларда тормыш корганнар. Шуларның берсе 82 яшьлек Галиәхмәт бабай Шаһиев Чепья авылында яши.

Галиәхмәт абзыйның хәтере яхшы. Бу авыл тарихы турында ул миңа бик күп мәгълүматлар бирде. Чулпан авылы территориясе элек урманнан торган. Бу территория моннан бер-ике гасыр элек Түнтәр авылы кешеләре тарафыннан үзләштерелгән. Урманны кисеп һәм яндырып, алар монда чәчүлек җир ясаганнар аны үзләренең җир мәйданы итеп тотканнар. Әмма бу участок (ул берничә йөз гектар тирәсендә булган) Түнтәр авылы басуы белән тоташмаган. Ике арада Югары Субаш дигән керәшен авылы булган. Тарихи мәгълүматларга караганда ул авыл элек Көшкәтбаш дип тә аталган. Элек зур авылдан булмаган ул. Чулпан авылы урнашкан җир участогын Түнтәр кешеләре Югары Субаш авылы урнашканчы үзләштергәннәрме, әллә бу авыл килеп урнашкачмы? Бу турыда мәгълүматларыбыз юк. Шунысы хак, Түнтәр кешеләре бу басуга эшкә Югары Субаш авылы аша йөргәннәр. 1917 елда революция булып, властька коммунистлар килгәч, иген басуларын кабат карап чыкканнар һәм “үз авылың басуыннан читтә басу тотарга рөхсәт ителми” дигәннәр. Түнтәр кешеләре ата-бабадан калган җирләрне читкә җибәрергә теләмәгәннәр һәм авыл җыены карары нигезендә бу җир участогына Түнтәр авылыннан 30 хуҗалык бирегә күченеп килергә һәм монда авыл төзергә ниятләгәннәр. Бу адымга авылның иң кыю, иң батыр, иң тырыш хезмәт сөюче авылдашлар алынган.

1921 елгы үзәккә үткән корылык һәм аның аяныч нәтиҗәсе булган ачлык афәтеннән соң бу ният тормышка аша башлаган. 1926 елда яңа авыл төзү тәмамланган һәм аңа Чулпан исеме кушканнар. Таң йолдызы булган “Чулпан” исемен мөгаен ул чорның коммунист активистлары тапкан булырга мөмкин. Яңача тормышны күзаллап куелгандыр ул.

Бу чорда колхозлар булмый әле. Әмма колхозларның башлангычы булган коммуналар һәм ширкәтләр (товариществолар) оештырыла. Чулпан авылына кергән хуҗалыклар да әнә шундый ширкәткә берләшәләр. Ширкәтләр оешу совет власте тарафыннан бик нык яклау таба. Мондый ширкәтләргә хөкүмәт, түләү шарты куймыйча, өр-яңа техника бирә: ат белән чәчә торган биш рәтле чәчкеч, пар ат җигеп ашлык ура торган “самоброска” дип аталган ургыч, ат өчен көйләнгән печән чапкыч, урылган ашлыкны ике кеше кул белән әйләндереп суга торган ашлык суккыч, суккан ашлыкны җилгәрү машинасы, сугылган борчакны чистарту өчен триер һәм “змейка” машиналары, атлы культиватор, авыл өчен гомуми файдалануга пожар насослары. Насостан кала барлык төр авыл хуҗалыгы машиналары ул чорда “иң соңгы” техника була һәм бары тик ширкәтләргә генә бирелә. “Чулпан” ширкәте якын тирәдә бердәнбер була. Башка авылларда, шул исәптән Түнтәрдә дә ашлыкны тубал белән чәчәләр, урак белән уралар, субагач белән сугалар, җилдә җилгәрәләр. “Чулпан”ның “самоброска”сы да ул чор өчен “гаҗәп” була. Биш тырмалы мондый ургыч үзе урган ашлыкны көлтәләргә бәйләрлек өемнәр итеп төшереп калдыра. Кул белән әйләндереп сугу машинасы да ул чор өчен “бердәнбер” була. Ат җигеп ременьлы привод белән эшли торган сугу машиналары (аларны халыкта “пираватлар” дип йөрткәннәр) авылларда колхозлар төзелгәч кенә пәйда була.

“Чулпан”дагы кадәр техника башка авыллар колхозлаша башлагач та, аларда булмый әле. “Чулпан”нан триерны, “змейка”ны авылдан авылга арендага алып файдалана торган булалар. Аренда бәясен ашлыклата түлиләр. “Чулпан” авылының чәчүлек җире 300 гектар чамасы була. Монда Түнтәр авылының җире барысы 600 гектар тирәсе булган. Аның яртысын совет власте барыбер Югары Субаш авылы кешеләренә бирә. “Чулпан”га тигән 300 гектар җирне авыл активы килеп утырган хуҗалыкларга тигезләп бүлә. Ширкәт карамагында техника булса да, колхозлашуга кадәр җир аерым хуҗалыкларда була.

“Җирне хуҗалыкларга бүлү шактый гаугалы булган, — дип сөйли Галиәхмәт абзый, — бу четерекле эшне авылның аксакаллары Әюп абзый белән Латыйф абзый башкарганнар. Бу ике олы абзый үзара да шактый каршылыкка керә торган булганнар. Алар икесе дә Түнтәр авыл кешеләре буларак, 1905 елгы рус-япон сугышында катнашканнар. Японда әсирлектә булганнар. Япон телендә камил сөйләшергә өйрәнгәннәр. Исән-сау туган авылга әйләнеп кайтканнар. 1914 елда янә сугышка — герман сугышына (беренче бөтендөнья сугышы) алынганнар. Икесе дә тагын әсирлеккә төшкәннәр. Әллә “рәтен белгәннәр”ме? 5-6 ел дәвамында әсирлектә булып немец телен үзләштергәннәр. Җир бүлгән вакытта бәхәскә кереп китеп, “тирәнгә үткәч”, башта русчага күчеп, аннары японча, соңыннан немецча тарткалаша торган булалар. Гади халык бу телләрнең берсен дә аңламаса да, бәхәснең нинди телдә барганын аңыша торган була.”

“Чулпан”да колхоз 1929 елда оешты, — дип дәвам итә Галиәхмәт абзый, — ул вакытта мин Көшкәтбаш авылында башлангыч класста укый идем. 1930 елның язында, язгы каникулда вакытта, колхоз таралды. Чәчүлек орлыкларны аерым хуҗалыкларга кире өләштеләр. Әти дә орлыкларны ат белән кире алып кайтты. Үз җиребезгә сабан ашлыгын кулдан чәчтек. Мин ат белән тырмаладым. 6 яшемнән ат белән тырмалау эшен башкара идем. Күп вакытта айлы кичтә төне буе диярлек тырмалаганнарым хәтердә. Көндез ат бик нык тирли, авыр була дип, эш төннәрен башкарыла иде. Уракка төшәр алдыннан авылда колхоз тагын оешты. Монысында мәҗбүрилек бик көчле булмагандыр, күрәсең, бары тик унлап кына хуҗалык колхозга керде. 1932-1936 елларда колхозга керү дәвам итте. 1936 елда гына авылда колхозлашу тәмамланды. Минем әти, Муса Нәбие, Низамов Хәсән, Мостафин Әхмәтшалар колхозга иң ахырдан керделәр. Мин моны яхшы хәтерлим. Әти колхозга кергәннән соң гына мине комсомолга алдылар. Аңарчы алмадылар.”

Галиәхмәт абзый беренче колхоз рәисен хәтерли алмады. Сугышка кадәр түбәндәге кешеләрнең колхоз рәисләре булып эшләүләре билгеле: Мәг...? Сафин, Нәкыйп абый (ул шахтадан кайтып эшли). Колхоз рәисе Нурмөхәммәт абзый 1937 елда Сталин репрессиясенә эләгә. Колхоз басуында борчак чабыла. Районнан түрәләр килгәндә, котырынган җил-давыл чабылган борчак теземнәренең бер өлешен тәгәрәтеп коры елгага төшергән була. Хәзер ул урынга Субашның плотина суы күтәрелгән. Колхоз рәисен “вредительство”да гаеплиләр. Төрмәгә киткәннән ул исән кайта алмый.

Сугыш вакытында рәис булып Җүәһирә апа Шиһапова эшли. Сугыштан соң аны Мусин Нәби, Хадиянов Мәгъсүм алмаштыралар. Мәгъсүм абый Түнтәрдән килеп эшли. М. Хадиянов чорының бер мәзәге дә бар. Чепья районы партия пленумында аны сүгәләр икән. Докладта “Хадиянов “Чулпан” колхозы дуңгыз фермасында 50% дуңгызларны үтергән” дип сөйлиләр. Залдагылар “аһ” итә. Фактта колхозның бер ана дуңгызы үлгән була. Алар башта икәү булганнар. Хадияновны рәислектән Габдерәфыйк Латыйпов алмаштыра. 1959 елда “Чулпан”ны “Марс” колхозына кушалар. “Марс” колхозына (Югары Субаш авылы) бу вакытта Хәсәнша Борһанов җитәкчелек итә. Ул идарә иткәндә, 1965 елларда, партиянең билгеле карарларын үтәү тәртибендә, “Чулпан” авылы да җир йөзеннән юкка чыгарыла.

Галиәхмәт бабай Шаһиев Чулпан авылының урнашу тәртибен һәм анда яшәгән кешеләрне барлап чыкты. Авылның төп урамы төньяктан көньякка таба сузылган. Урамның төньяк башы туп-туры Каенсар авылына бара. Бу ноктадан уң якка таба, аска, юл Югары Субашка төшә. Урамның көньяк дәвамы Бакча авылына, Апазга, Каргалыга таба юнәлә. Сулга борылсаң, түбән Субашка төшә. Урам буйлап төньяктан көньякка барганда уң якта 9 хуҗалыкны үткәч, юл Мари Иле республикасына китә. Юлның сул ягында фермалар, уң якта авыл зираты кала.

Чулпан авылы кыска гына вакыт яшәсә дә, аның күренекле кешеләре авыл траихына язылган. Шул ук Галиәхмәт абзыйлар гаиләдә 8 бала үсәләр. Хәзер ул үзе Чепьяда яши, сугыш ветераны, озак еллар укытучы булып эшләде. Аның ике кызы, улы һәм оныклары — врачлар. Гали аганың ике энесе Мидхәт һәм Котдус Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сеңлесе Сания Сибай шәһәрендә Башкортстанның атказанган врачы.

Шәрәфетдинов Шәйхи балалары: Рәфәгать, Җәүдәт — икесе дә сугыш ветераннары, Илсөяр — Чаллыда яши, Рашидә — Казахстанда, Иссык Күл санаториесендә эшли, Тәбрис — полковник дәрәҗәсендәге хәрби).

Гафиятуллин Якуп абый Ташкентта үзе бик матур йорт төзеп яшәде. Бик оста столяр, художник иде. Скрипкада, гармунда уйнады. Минем анда кунак булганым бар. Кызы - Ташкентның танылган врачы.

Сираҗиев Камалетдин абзыйның оныгы Диләрә Сабировна Казанда республика балалар клиникасында бүлек мөдире булып эшли.

Шәмсетдинов Гайнетдиннең улы Камил озак еллар Мари Төрәк районының район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләде.

Шакиров Шәйхи абый сугышка кадәр Субашта авыл советы рәисе булып эшләгән.

Авылда Закир абзый бик оста мич чыгаручы, балта остасы, тимерче һәм столяр буларак данлыклы була. Түнтәрдә яшәгән вакытта Әсма байның яргычын тоткан.

Сугышка кадәр Чулпан авылы бик матур һәм мул яши. Авылда башлангыч мәктәп тә ачыла. Балаларны авылдашлары Нәфиков Вәли укыта. Сугыш вакытында Чулпан мәктәбендә укытучы булып Түнтәрдән Хисаметдинова Асия эшли. Чулпан авылыннан Бөек Ватан сугышына 26 ир-егет китә. Алардан 13е сугыш кырында вафат булып калалар. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен Чулпан авылының 35 колхозчысы “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Чулпан авылының кыска гына елъязмасы әнә шундый.

Татарстаннан чыгып, Мари республикасы һәм Киров өлкәсе якларына китсәк, яшәүдән туктаган дистәләгән рус авылларына тап булабыз. Юкка чыккан авылар безнең Балтач районында да бер Чулпан гына түгел. Районыбызда бәләкәй авыллар әле дә бар. Картадан юкка чыгу язмышына дучар булып, сагынып искә алырлык булып кына калмасыннар алар.



* * *

Хуҗалыкларны барлыйк. Кояш чыгыш ягында түбәндәге хуҗалыклар урнашканнар. Төньяктан башлап.

1. Шаһиәхмәтов Хаҗиәхмәт хуҗалыгы. Барлыгы 10 җан. Хаҗиәхмәт абзыйның карчыгы Җәмилә түти. Балалары: Галиәхмәт (Чепьяда яши, сугыш ветераны, озак еллар укытучы булып эшләде), Сәгыйдә, Мидхәт, Котдус (соңгы икесе Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар), Мәдинә, Габбәс (соңгы икесе гаиләләре белән Чиләбе шәһәрендә яшиләр), Сания (Сибай шәһәрендә Башкортстанның атказанган врачы), Камил (яшьли үлгән).

2. Шәрипов Нәби хуҗалыгы. Барлыгы 8 җан. Җәмәгате — Фазыйла. Балалары: Нәҗип, Хәким (сугышта вафат булды), Галип, Халик, Салих, Салиха.

3. Шәрәфетдинов Шәйхи хуҗалыгы. Барлыгы 6 җан. Җәмәгате — ... Балалары: Рәфәгать, Җәүдәт (икесе дә сугыш ветераннары), Илсөяр (Чаллыда яши), Рашидә (Казахстанда, Иссык Күл санаториесендә эшли), Тәбрис (полковник дәрәҗәсендәге хәрби).

4. Нуриев Габдерахман хуҗалыгы. Барлыгы 9 җан. Җәмәгате — Мәдинә. Балалары: Зәки, Рәйсә (Иркутскида яши), Галимә, Рәис, Рафис, Әминә, Хаҗәр.

5. Колхоз идарәсе бинасы. Аның урам ягында пожардан саклану сарае. Сарайда пожарга карша насосолар һәм башка кирәк-яраклар саклана. Идарә бинасының арткы ягында ат конюшнясы. Аннан соң солы яргычы урнашкан бина. Бу яргыч кул белән хәрәкәтләндерүгә көйләнгәнме? Әллә ат көченәме? Бу яргыч Сәрдәбашы дигән авылдагы бер байныкы булган. Аны кулак буларак сөргәннән соң торгида яргычны “Чулпан” колхозы сатып алган булса кирәк. Шуннан ерак түгел колхозның ашлык амбарлары.

6. Габитов Әюп хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

7. Кәбиров Каюм хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

8. Мостафин Әхмәтша хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

9. Гафиятуллин Якуп хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Якуп абый Ташкентта яшәде. Бик оста столяр, художник иде. Скрипкада, гармунда уйнады. Ташкентның иске шәһәрендә яшәде. Үзе төзегән бик матур йорты бар иде. Минем анда кунак булганым бар. Кызы Ташкентның танылган врачы.(Р.З.)

10. Габитов Гафиятулла хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

11. Зарипов Габделхак хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

12. Мусин Нәби хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

13. Низамов Чирай (Сираҗетдин) хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

Моннан соң тагын бер яки ике хуҗалык булмадымы икән?

Кояшбатыш ягында түбәндәге хуҗалыклар урнашканнар. Төньяктан башлап.

1. Шакиров Шәйхи хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Шәйхи абый сугышка кадәр Субашта авыл советы рәисе булып эшләгән.

2. Сираҗиев Камалетдин хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Оныгы Диләрә Сабировна. Казанда республика балалар клиникасында бүлек мөдире булып эшли.

3. Низамов Хәсән хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

4. ... Хәкимҗан (кушаматы Камәр) хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. 1939 елда Казахстанга күчеп киттеләр.

5. Юнысов Латыйф хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

6. Мөхтәсәров Миннемулла хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Миннемулла абый 1918 елдан коммунист — активист.

7. Габбасов Габдрахман хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Габдрахман абый турында “Габбасовлар. Кемнәр алар?” язмасы аерым бар.

8. ... Закир хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Закир абзый бик оста мич чыгаручы, балта остасы, тимерче һәм столяр буларак данлыклы була. Түнтәрдә яшәгән вакытта Әсма байның яргычын тоткан.

9. Гафиятуллин Гарифулла хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

Бу хуҗалыктан соң тыкрык. Уң якка киткән бу юл Мари иленә таба китә: башта Игнат авылы, аннары чиркәүле Көек авылы. Бераз уңга таба Кесәл Пүчинкәсе.

10. Бәдертдинов Заһретдин хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

11. Сафин Мортаза хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

12. Сафин Мортаза хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

13. Фәхретдинов Фәйзерахман хуҗалыгы. Барлыгы _ җан.

14. Шәмсетдинов Гайнетдин хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Улы?? Камил озак еллар Мари Төрәк районының район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләде.

15. Нәфиков Вәли хуҗалыгы. Барлыгы _ җан. Вәли абый укытучы булып эшләгән.

Сугышка кадәр (1941) Чулпан авылы бик матур һәм мул яши. Авылда башлангыч мәктәп тә ачыла. Сугыш вакытында Чулпан мәктәбендә укытучы булып Түнтәрдән Хисаметдинова Асия эшли. Чулпан авылыннан Бөек Ватан сугышына 26 ир-егет китә. Алардан 13е сугыш кырында вафат булып калалар.



Сугышта вафат булганнар исемлеге:

Сугыштан җиңеп кайтканнар исемлеге.

Кызганычка каршы бу исемлекләрне Югары Субаш җирле үзидарәсеннән ала алмадым....

Җиңеп кайтучыларның ___се фашист тоткынлыгында булган һәм туган илгә кайтканнан соң да совет власте тарафыннан каһәрләнгән. Бөек Ватан сугышы чорында (1941-1945 еллар) фидакарь хезмәтләре өчен Чулпан авылының “Хезмәттәге батырлык өчен” медале алган тыл ветераннары исемлеге. 1946 елның март ае указы һәм шул ук елның октябрь аендагы указ нигезендә. Бу исемлек Балтач район архивыннан алынды.



  1. Әюпова Әминә А.

  2. Газыймова Галимә С.

  3. Габитов Әюп Г.


  4. Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет