Балтач энциклопедиясе


Таҗетдинова Галия Мәхмүт кызы



бет13/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   26

Таҗетдинова Галия Мәхмүт кызы—юрист.

1956 елның 16 ноябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туган. Ул узган гасырның утызынчы елларында туган җиреннән китәргә мәҗбүр ителгән якташларыбыз гаиләсеннән. Беренче сыйныфта әнисенең туган авылы Түнтәрдә укый башлый. 1974 елда Сәмәрканд шәһәренең 43-урта мәктәбен тәмамлый.

Хезмәт юлын 1974 елда Сәмәрканд шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә секретарь-машинистка булып башлый. Аннан соң «Кызыл двигатель» заводында юристконсульт, Дәүләт арбитраж хезмәтендә арбитр булып эшли. 1975-1980 елларда читтән торып В.И.Ленин исемендәге Ташкент Дәүләт университетының юридик факультетында укый.

1981 елда Г.Таҗетдинова Балтачка кайта һәм район эчке эшләр бүлегендә эшли башлый, тикшерүче, өлкән тикшерүче, тикшерү бүлеге башлыгы, район эчке эшләр бүлеге башлыгының тикшерү эшләре буенча урынбасары баскычларын үтә. 2000 елның ахырында юстиция подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага чыга.

2001 елның башыннан—Теркәү хезмәте Федераль Баш идарәсенең Татарстан Республика идарәсе Балтач район бүлеге башлыгы.

Г.Таҗетдинова югары квалификацияле белгеч. 1989 елда «Профи-02» Бөтенроссия конкурсында «Эчке эшләр органнарының иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә җиңү яулый. 1983 елда аңа «Совет милициясе отличнигы» билгесе бирелә. Икенче һәм Өченче дәрәҗә «За безупречную службу» медальләре иясе. Ул өч чакырылыш халык депутатларының Балтач авыл Советы депутаты итеп сайланды, бүгенге көндә халык депутатларының район Советы депутаты.

1993 елда Татарстан Республикасының атказанган юристы дигән абруйлы исем бирелде.
Таҗиев Шакир Сабир улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1921 елның 5 февралендә Кариле авылында туган. Карадуган һәм Яңгул мәктәпләрендә укып сигез сыйныф белем ала. Ул чор өчен гадәти булган тормыш авырлыклары алга таба уку мөмкинлеге бирми. Ш.Таҗиев Балтач МТСында слесарь-инструментальщик булып эшли башлый.

1941 елның апрелендә Ш.Таҗиев хәрби хезмәткә алына. Шушыннан ул беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышы фронтларына керә, сапер булып хезмәт итә. Орел, Воронеж шәһәрләре өчен барган авыр сугышларда катнаша. Курск дугасы исемен алган хәлиткеч бәрелешләрнең уртасында була, авыр яралана. Госпитальләрдә озак дәваланып 1944 елда туган авылына кайта. Сугышчан батырлыклары өчен Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ш.Таҗиев Кили, Пүскән, Нормабаш мәктәпләрендә хәрби хәзерлек укытучысы, Норма сельпосы кибетчесе, шушы сельпоның рәисе, рәис урынбасары, хәзерләүче булып эшләде.

1992 елның гыйнвар аенда вафат булды.

Тимербаев Рәис Мингали улы — галим, физика-математика фәннәре кандидаты

1947 елның 10 августында Приморье краеның Надеждино районы Тавричанка поселогында туган. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Кече Лызи мәктәбендә балалар укыта башлый.

1967 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. 1972 елда университетны тәмамлый, Алабуга педагогия институтында 1976 елга кадәр математика курсын укыта. Шушы елда Казан университетының физика факультетының аспирантурасына керә. 1985 елда диссертация яклый һәм физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Алабуга педагогия институтында укытуын дәвам итә. 1987 елдан—доцент, гомумтехника кафедрасында эшли. 1985 елдан—әлеге кафедраның (хәзер ул техник механика һәм машина өйрәнү кафедрасы дип атала) мөдире.

Р.Тимербаев өч дистә елдан артык шушы институтта эшләү дәверендә ике меңнән артык укытучы хәзерләп чыгарган. Утыздан артык фәнни һәм методик хезмәт бастырган. Укытучылар өчен берничә методик китап авторы, математика һәм технология буенча мәсьәләләр җыентыклары бар. Кама политехника институты галимнәре белән бергәләп югары уку йортлары һәм мәктәпләр өчен татар телендә дәреслекләр хәзерләү буенча зур эш алып бара. Академик М.И.Мәхмүтов җитәкчелегендә өзлексез белем бирү концепциясен эшләүдә катнашты.

Фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә.
Тимербаев Рәшит Мингали улы — сәнәгать белгече.

1950 елның 1 июнендә Приморье краеның Надеждино районы Тавричанка эшчеләр поселогында туган. 1967 елда Балтачта урта мәктәп тәмамлый. Казан электр элемтәсе иларәсенең Балтач элемтә узелында монтер булып эшли.

1969-1971 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач Карадуган мебель фабрикасының столяры була.

1972 елда Чуваш дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. 1978 елда аны тәмамлап инженер-электрик белгечлеге ала. 1978-1980 елларда Зәй районы эчке эшләр бүлегендә, 1980-1986 елларда Алабуга педагогия институтында эшли.

1986 елның гыйнварында Р.Тимербаев кабат Балтачка кайта һәм «Агропромэнерго» берләшмәсенә директор итеп билгеләнә. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы хәзерге көндә җаваплылыгы чикләнгән «Сельэнергосервис» җәмгыяте исемен йөртүче шушы предприятие белән бәйле. Шушы хезмәтендәге уңышлары өчен аңа 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган энергетигы дигән мактаулы исем бирелде.
Тимофеева Анна Васильевна — хезмәт ветераны.

Иске Торҗа авылында 1915 елның 25 ноябрендә дөньяга килә. Аның балачагы һәм яшьлеге үтә авыр, болгавыр чорга туры килә, балачактан крестьян хезмәтенә чума. Тимофеевлар гаиләсе беренчеләрдән булып авылда оешкан «Выль улон» колхозына керә. Әле үсеп кенә килүче Анна игенчелектә эшли, уңганлыгын, булганлыгын күрсәтә. Үз артыннан башкаларны да ияртә, әйди белә—аның тынгысыз холкы ул чор романтикасына бик тә тәңгәл килә. 1935 елда ул инде кырчылык бригадасы җитәкчесе. Бригада берничә ел рәттән район күләмендә югары уңыш ала.

Әнә шул тырышлыгын, активлыгын исәпкә алып хезмәттәшләре аны 1937 елда Татарстан АССР Югары Советының беренче чакырылышына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр. Бу әле беренче чакырылыш—А.Тимофеевага Бөек Ватан сугышы бару сәбәпле ун елга якын сузылган (икенче сайлаулар 1947 елда гына була) шушы чакырылыш депутаты вазыйфаларын башкарырга туры килә.

А.В.Тимофеева гомере буе үзенең туган авылына, шушындагы колхозга турылыклы булып калды, һәрвакыт хезмәттә булды.

Туган авылы Иске Торҗада вафат булды.
Тихонов Константин Федотович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1923 елның 13 июнендә Чепья авылында туган. 1940 елда Чепьяда урта мәктәп тәмамлый. 1941 елның июлендә армия сафларына алына һәм Горький шәһәрендәге зенит артиллериясе училищесына укырга җибәрелә. 1941 елның декабреннән сугыш хәрәкәтләрендә катнаша—Мәскәүне саклый, Курск дугасындагы дәһшәтле сугышлар вакытында яралана. Озак дәваланганнан соң кабат сафка баса һәм Варшаваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

К.Ф.Тихонов 1947 елда гына хәрби хезмәттән аерылып туган якларына кайта. Ул ДОСААФның Чепья район комитеты рәисе, дәүләт банкы хезмәткәре була.

1955-1959 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә белем ала. Бераз вакыт Чепья район газетасының удмурт телендә «Азлане» исеме белән чыга торган дубляжында редактор, аннан соң КПССның район комитетында инструктор булып эшли. 1963-1968 елларда «Труд» колхозы башлангыч партия оешмасы секретаре, 1968-1983 елларда Чепья урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.

1989 елның 4 декабрендә Чепья авылында үлде.
Төхфәтуллина Элиза Ислам кызы — мәдәният хезмәткәре.

1947 елның 16 февралендә Үзбәкстан ССРның Термез шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Урта белем алганнан соң Ташкент дәүләт консерваториясен тәмамлый, дирижер белгечлеге ала. Хезмәт эшчәнлеген 1964 елда, әле консерваториянең дүртенче курсында укыганда ук Термез музыка училищесында башлый. Укуын тәмамлагач Белоруссия ССРның Гродно шәһәрендә стажировка үтә.

1972 елда Э.Төхфәтуллина Татарстанга килә, Балтач музыка мәктәбенә директорлыкка юллама ала. Бу вакытта әле мәктәп аякка басып кына килә, аның базасы ярлы, балаларга музыкаль белем бирү башлангыч стадиядә генә, хәзерлекле укытучылар юк диярлек. Андый кадрлар мәдәният учакларында, гомуми белем мәктәпләрендә, балалар бакчаларында да санаулы гына.

Э.Төхфәтуллина җитәкчелек иткән чорда әлеге мәсьәләләр уңышлы хәл ителде. Хәзер районның барлык мәдәният учаклары, балалар бакчалары, мәктәпләр музыка дәресләре бирердәй белгечләр белән башлыча шушында укып чыккан кадрлар хисабына комплектлаштырылды. Соңгы елларда сәнгать мәктәбенең абруе аеруча артты, музыкаль белем алырга теләүчеләр елдан-ел ишәя. 1992 елдан бу мәктәп музыка һәм сәнгать мәктәбе дип атала.

Мәдәниятне үстерүгә куйган олы хезмәтләре өчен Э.И.Төхфәтуллинага 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән югары исем бирелде.
Тукаева Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы — бөек шагыйребез Г.Тукайның әнисе.

Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Казан артындагы исеменнән үк күренгәнчә кечкенә генә Өчиле авылында 1866 елның кышында шушы авылның хөрмәтле мулласы Зиннәтулла хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе атаклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган, ипле холыклы, халык арасында хөрмәтле шәхес була. Мондый әти кул астында Мәмдүдә дә яхшы тәрбия ала, укырга, бик матур итеп язарга өйрәнә, шигырьләр яза. Ул, замандашлары истәлекләренә караганда, бик чибәр, уңган кыз булып үсеп җитә.

1885 елның кышында Мәмдүдәне күрше Кушлавыч авылының тол калган мулласы Мөхәммәтгарифка кияүгә бирәләр. Шушында 1886 елның 26 апрелендә аның бердән-бер баласы Габдулла туа. Әмма малай туып дүрт ай ярым үткәч Мөхәммәтгариф хәзрәт авырып үлеп китә. Күп тә үтми аның әтисе—Мәмдүдәнең кайнатасы Мөхәммәтгалим дә вафат була. Яшь тол хатын чарасыз хәлдә кала: әтисе Зиннәтулла йортында үзенең алты баласы белән килгән үги әни, ире йортында аның туганнары хуҗа. Ул теләсә-теләмәсә дә Сосна Пүчинкәсе мулласының тәкъдимен кабул итә. Шулай итеп, 1888 елның 22 декабрендә Сосна Пүчинкәсе мулласы Мөхәммәшакир белән никахлаша. 1889 ел башында улы Габдулланы да үз янына алдыра. Ананың да, булачак шагыйрнең дә тормышы көйләнә. Әмма бу көйле тормыш озакка бармый—Бибимәмдүдә авырып китә һәм 1890 елның 30 гыйнварында вафат була. Аның җәсаден Сосна Пүчинкәсе зиратына күмәләр. Габдулла өч яшь тә тугыз айлык сабый килеш тулы ятим кала.

Балтачлылар шагыйрь әнисенең истәлеген изге итеп саклыйлар. Аның каберенә сәнгатьчә эшләнгән таш куелды. Ташка Г.Тукайның үзәк өзгеч сүзләре язылган:

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…

Һәр елның 25 апрелендә монда бөтен район мәктәпләреннән укучылар, тирә-як авылларның халкы җыела, республикабызның әдәбият-сәнгать осталары, галимнәр килә, изге ана рухына корьән укыла, аның кабере чәчәкләргә күмелә.
Тукаевлар — татар һәм башкорт дини һәм иҗтимагый тормышында тирән эз калдырган нәсел.

Салавыч авылында туган Тукай бине Урманай, рус дәүләте һәм православие чиркәве Казан арты төбәгендә мәчетләрне җимерү, көчләп чукындыру хәрәкәтен рәхимсез җәелдергәч, Салавыч мәчете имамы булган әтисенең киңәше белән башкорт ягындагы Эстәрле елгасы буенда урнашкан Эстәрлебаш авылына килеп төпләнә, башкорт булып языла. Бу вакыйгалар шушы авылда туып үскән танылган язучы Зәки Зәйнуллинның «Шушма елгасы буйларында» повестендә тасвирлана, Ш.Мәрҗани язмаларында чагыла.

Тукай хәзрәт туган яклары белән якын элемтәдә була. Аның оныгы мелла Нигъмәтулла бине Биктимер бине Тукай бине Урманай әл-Эстәрлебаши шул сәбәпле ул чор татар дөньясының гыйлем учагы булган Казан арты авыллары имамнарыннан, аннан соң атаклы Каргалы авылы имамы мелла Габдрахманнан белем алгач Бохарага юнәлә, ишан Ниязколый әт-Төркмәнидә гыйлем һәм тәрбия мәктәбе уза. Эстәрлебашка кайткач шәехлек итә, заманында зур шөһрәт казанган Эстәрлебаш мәдрәсәсен ачып җибәрә, аның беренче мөгаллиме һәм мөдәррисе була. Ш.Мәрҗани язганча, «…Дөньясы киң, шәкертләре күп була. Үз илендә чиктән тыш зур шөһрәт казана». Ул Габденнасыйр Курсавиның якын фикердәше һәм дусты була.

Мелла Нигъмәтулланың ике улы Мөхәммәтхарис һәм Мөхәммәтхәррас шулай ук тирән һәм төпле белем алалар. Икесе дә Бохарада укыйлар, шул чорның атаклы имамнарының шәкертләре булалар. Беренчесе шул ук әт-Төркмәнидән ишанлыкка рөхсәт алып кайта, икенчесе әл-Гиҗдуани фатыйхасын алып туган җирендә шәехлек итә. Икесе дә әтиләренең эшен лаеклы дәвам итәләр. Мөхәммәтхарис 1870 елда алтмыш яшендә, Мөхәммәтхәррас 1871 елда илле җиде яшендә бакый дөньяга күчәләр.

Мөхәммәтхарисның улы 1862 елда туган Мөхәммәтшакир унтугызынчы йөз ахыры-егерменче йөз башы татар-мөселман дөньясында билгеле шәхес. Ул чор язмалары аны «Эстәрлебашта җир хуҗасы, сәүдәгәр һәм мөдәррис» дип язалар. Үзе Оренбургта учительская школаның ике сыйныфын тәмамлаган. Шунысы кызыклы, ул Россия Дәүләт Думасының икенче һәм өченче чакырылышларына депутат итеп сайлана. Депутат буларак мөселман фракциясе эшендә актив катнаша, мөселман халыклары мәнфәгатен кайгырткан инициативалар белән чыга. «Думада мөселман депутатлар» исемле китапта аның хакында:«Шакир әфәнде…Думада үзенең дәрәҗәсен беләдер. Төрле мәсьүлияткә калачак урыннарга сайланмыйдыр, бәлки зыялы депутатларның фракция эшендә даир кушкан йомышларын эшли вә шул эше берлә фракциянең эшлекле булуына яхшы ук ярдәм итәдер», диелә.

Шакир Тукаев 1932 елда вафат булган.


Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы (Габдулла Тукай) — татар халкының бөек шагыйре.

1886 елның 26 апрелендә Казан артындагы Кушлавыч авылында туган. Бик яшьли тулы ятим булып кала, бик күп газаплар күреп үксезлектә үсә. 1895-1907 елларда Җаекта (Уральск) яши, атаклы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый. Шушында типографиядә, монда чыгучы татар газета-журналлары редакцияләрендә эшли. 1907 елда Казанга кайта, «Яшен», «Ялт-йолт» журналларында эшли. Шагыйрьнең алдагы гомере нәкъ менә Казан шәһәре белән бәйле.

Г.Тукай иҗатында татар халкы тормышының күпкырлы манзарасы, татар халкының фаҗигасе, хыял-омтылышлары бөтен тулылыгы һәм реальлеге белән ачыла. Шуңа да аның иҗаты яңа татар әдәбиятының нигез ташы, аның алтын хәзинәсе булып санала, халкыбызның рухи азыгы, илһам чыганагы булып тора. Г.Тукай бүгенге татар әдәби теленә нигез салучы, әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, олы фикер иясе, фәлсәфәче.

Г.Тукайның сабый чагы Балтач төбәге белән дә бәйле. Әтисе Мөхәммәтгариф үлгәч шагыйрьнең әнисе Мәмдүдә Сосна Пүчинкәсе авылы имамы Мөхәммәтшакирга кияүгә чыга. Аларның никахы 1888 елның 22 декабрь көне белән теркәлгән. Кызганычка каршы, (Габдулланың бөтен балачагы әнә шундый кызганычлы вакыйгалар дисбесеннән тора) Мәмдүдә абыстайның гомере озын булмый— ул 1890 елның 30 гыйнварында вафат була.

Әнисе яңа урынга төпләнү белән Габдулланы үз янына алдыра. Габдулла Сосна Пүчинкәсенә ат чанасында 1889 елның март-апрель айлары тирәсендә килә һәм, әнисе үлгәч, 1890 елның февраль ахырында Кушлавычка бабасы (әнисенең әтисе) Зиннәтуллага кайтарыла. Шулай итеп, кечкенә Габдулла өч-дүрт яшь арасындагы бер ел гомерен Сосна Пүчинкәсендә уздыра. Кеше гомеренең иң сизгер, иң тәэсирле чоры булган бу чорларны Г.Тукай һәрвакыт сагынып, үз гомеренең иң якты чоры итеп искә ала. Үзәк өзгеч бер моң белән язылган «Исемдә калганнар»ында да бу чорга шактый урын бирә. Менә әнисенең үлгән, җирләнгән чоры: «…әнкәемнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп елый-елый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!», дип шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (хәтерләвемне) язамын». Менә Габдулла Сосна Пүчинкәсенә килгәндәге кичерешләрен тасвирлый: «…мин, бала булсам да, хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам… Саснага барып җиткәнмен, ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады—анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә…»

Балтачлылар үзләренең бөек якташларының истәлеген онытмыйлар. Сосна Пүчинкәсе, Югары һәм Түбән Субаш, Каенсар авылларын берләштергән колхоз 1976 елдан Г.Тукай исемен йөртә. Хәзер ул Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы. Колхозның Г.Тукай исемендәге премиясе булдырылды, ул ел саен хуҗалыкның бер хезмәт алдынгысына һәм республикабызның бер әдибенә бирелә. Г.Тукайны искә алу буенча республика программасы кысаларында ел саен Субаш авылы мәдәният йортында халкыбызның танылган әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашында зур шигырь бәйрәме уздырыла.


Трофимов Василий Федорович — мәгариф хезмәте алдынгысы. 1945 елның 19 апрелендә Чепья авылында туган. 1962 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм шушы мәктәптә башта физика кабинеты лаборанты, 1963-1964 уку елында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли

1964-1967 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1968 елда Субаш сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм аны 1973 елда тәмамлый.

В.Трофимов 1968 елның ахырында кабат Чепья урта мәктәбенә кайта һәм математика укыта башлый. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы шушы зур, күп милләт балалары укый торган, олы традицияләргә бай мәктәп белән бәйле. 1968-1977 елларда—математика укытучысы, 1977-1984 елларда—мәктәп директорының тәрбия һәм класстан тыш эшләр буенча урынбасары.

1984-1989 елларда В.Трофимовка «Труд» колхозының партия оешмасы секретаре булып сайлану сәбәпле мәктәптән аерылып торырга туры килә. 1989 елда Чепья урта мәктәбенең директоры итеп билгеләнә.

Бүгенге көндә Чепья урта мәктәбе үзенең күптәнге бай традицияләрен тагын да баетып, иҗади эшләүче алдынгы педагогик коллективларның берсе, алдынгы тәҗрибә үзәге булып әверелде. Бу коллектив Россия күләмендә «Ел мәктәбе», аның директоры «Ел җитәкчесе» дип танылды. В.Трофимов—әйдәп баручы укытучы. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте киң танылу һәм югары бәя алды. Ул «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.


Троцианская Людмила Ивановна — хезмәт алдынгысы.

1954 елның 7 ноябрендә Чепья авылында туган. Шушында сигезьеллык белем ала. Хезмәт юлын Чепья участок хастаханәсенең санитаркасы булып 1970 елда башлый. 1986 елда «Труд» күмәк хуҗалыгының Сырья дуңгызчылык фермасына эшкә килә. Л.Троцианская хезмәт сөючәнлеге, һәр эшне ихласлык белән, җиренә җиткереп башкара белүе, коллектив рухы һәм омтылышы белән яшәргә тырышуы белән тиз арада хезмәттәшләре арсында тирән ихтирам казанды. Район дуңгыз караучылары арасында даими рәвештә алдынгы урыннарда. Күп мәртәбә күмәк хуҗалык идарәсе тарафыннан бүләкләнде. Берничә мәртәбә районның иң яхшы дуңгыз караучысы буларак алдынгылар җыены сәхнәсенә күтәрелде, район хакимиятенең Мактау Таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, рәсеме район Почет Тактасына куелды.

Л.И.Троцианскаяга 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Туктаров Петр Кузьмич — юрист.

П.К.Туктаров 1928 елның 20 февралендә Тагашур авылында дөньяга килгән һәм гыйбрәт алырлык матур, максатчан тормыш юлы үткән. Гадәттән тыш авыр еллар булуына карамастан 1946 елда ул Чепьяда укып урта белем ала. Хәрби хезмәткә китәр яше җиткәч аны Ульяновск шәһәрендәге танк училищесына җибәрәләр. Бер елдан бу училище ябылу сәбәпле Чиләбедәге танк өйрәнү полкына күчерелә. Мондагы өйрәнү курсын үткәч хәрби һәм сәяси хәзерлек отличнигы П.Туктаровны кече сержант исеме биреп танкка наводчик итеп Мәскәү астындагы данлыклы Кантимер дивизиясенә хезмәткә билгелиләр.Монда өч ел хезмәт итү дәверендә ул алты мәртәбә Кызыл Мәйданда уздырыла торган парадларда (өч мәртәбә 1Май, өч мәртәбә Бөек Октябрь Социалистик революциясе көннәренә багышланган) катнаша. Мондый дәрәҗәгә бары тик иң булдыклы, иң хәзерлекле танк экипажлары гына ирешә. Чыннан да аларның экипажы ел саен хәрби өйрәнүләрдә иң югары нәтиҗәләрне бирә—А.Васильевский, К.Мерецков, И.Конев, В.Соколов кебек маршаллар тапшырган күпсанлы Мактау Грамоталары әнә шуның саллы дәлиле.

1951 елда ул армия сафларыннан демобилизацияләнә. Тыныч тормышта да үзеңне табарга кирәк бит әле! Ул Чепья мәктәбендә тарих дәресләре укыта башлый, шул ук чорда үзенең белемен күтәрү өстендә эзлекле эшли. Башта ике еллык юридик курсларда укый. Бераз гына тикшерүче булып эшләп ала һәм Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Аны зур уңыш белән тәмамлагач Куйбышев шәһәрендә тикшерүче була, аннан соң алты ел дәвамында шушы өлкәнең Балезино районында прокуратурада эшли. 1974 елда Удмурт Республикасының Алнаш районына җибәрелә, прокурор, консультант була. Аңа бик күп төрле эре һәм вак җинаятьләрне ачарга, күп четерекле ситуацияләр кичерергә туры килә һәм ул аларның берсендә дә сынатмый.

Бүгенге көндә ветеран пенсиядә, Удмурт Республикасының Алнаш районында яши.


Туктаров Туктагул Туктарович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1918 елның 15 августында Тагашур авылында туган. Чепья урта мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. 1937 елда колхозда эшли башлый.

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына, аны полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач аңа хезмәт урыны итеп Ерак Көнчыгыш билгеләнә. Аннан соң Монголия Халык Республикасында хезмәт итә. 1942 елда монда атлы артиллерия бригадасы оештырыла һәм Т.Туктаров шуның составында фашистларга каршы сугышка җибәрелә. Өченче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында Смоленск шәһәре янында авыр сугышларда катнаша, каты яралана.

1943 елның апрелендә сәламәтләнеп кабат сафка баса, һава һөҗүменә каршы торучы полкның туп командиры итеп билгеләнә. Белоруссияне, Балтик буен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия җирендәге сугышларда катнаша. Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәч аңа яңадан Ерак Көнчыгышка юл алырга туры килә. Ул япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Сугыш юлын 1945 елның көзендә Кытай Халык Республикасында тәмамлый.

Т.Туктаров 1946 елның җәендә генә туган авылына кайта. Башта район типографиясендә эшли, аннан соң Чепья авыл Советы рәисе итеп сайлана. 1958-1978 елларда—«Труд» колхозының бригадиры.

Сугыштагы фидакарьлеге өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, озак еллык тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Күп медальләр белән бүләкләнә. 8, 9, 10 бишьеллыклар ударнигы.

Пенсиядә, Тагашур авылында яши.
Туктарова Надежда Григорьевна — галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

1958 елның 9 августында Сырья авылында туган. 1975 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Сарапул совхоз-техникумына укырга керә һәм аны тәмамлап агроном белгечлеге ала. Удмурт Республикасының Шаркан районы Порозово авылына агроном булып эшкә килә.

1978-1983 елларда читтән торып Ижевск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый.

1981 елдан— Первомайск игенчелек тәҗрибә лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр. 2000 елда диссертация яклап авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Ире Туктаров Вениамин Андреевич математика укытучысы. 2000 елда Удмурт Республикасының иң яхшы укытучысы дип танылды, Россия Федерациясенең Почетлы гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәре. Аларның гаиләсендә ике бала үсә.

Удмурт Республикасының Завьялово районында яшиләр.


Тумашев Равил Рәхим улы — театр режиссеры.

1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Рәхим Исмәгыйл улы Тумашев Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе—Нөнәгәр авылы кызы Кәшифә Җамалетдин кызы Шәрәфетдинова-Тумашева шул труппаның артисты була. Балалары Равил тугач Тумашевлар гаиләсе Казанга кайта. Монда озак еллар авырганнан соң ун яшьлек Равилның әтисе үлеп китә. Әнисе Мәскәүдә театр институтында (ГИТИС) уку сәбәпле аны Мәскәүдәге бер балалар йортына урнаштыра, Равил җиде сыйныфны шунда тәмамлый. 1941 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән аны хәрби хезмәткә алалар. Шушы елның азагына кадәр оборона заводында эшли. 1942 елның башыннан сугышның ахырына кадәр фронтта була, күп сугыш операцияләрендә катнаша, сугышның барлык фаҗигаләрен кичерә.

1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела.

1962 елда Р.Тумашев Татар дәүләт күчмә театрында (хәзер Татар дәүләт драма һә комедия театры) эшли башлый. Аның баш режиссеры әнисе Кәшифә Тумашева пенсиягә киткәч театрның баш режиссеры булып кала һәм 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы—аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Т.Миңнуллин, А.Гыйлаҗев, И.Юзеев, Р.Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрде.

Р.Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар хәзерләде.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ике орден, күп медальләр белән бүләкләнде. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1966 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1976 елда Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», А.Гыйлаҗевның «Сары чәчәк ата көнбагыш», И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектакльләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының Мактау Таныклыгы тапшырылды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет