Балтач энциклопедиясе



бет10/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   26

Сафин Зәки Сафа улы — хезмәт ветераны.

1913 елның 16 августында Балтач авылында туган. 1921-1922 елларда авылда наданлыкны бетерү максатында оештырылган икееллык курста укып беркадәр белем ала. Бик яшьли физик хезмәткә җигелә. Аның бөтен гомере игенчелек белән бәйле. Балтач МТСында тракторчылар хәзерләү буенча кыска курс үткәннән соң 1935 елда беренче «Фордзон» тракторы руле артына утыра. 1936 елда Усадта сигез айлык курста укый, тракторны тирән өйрәнү белән бергә комбайнчы һөнәрен дә үзләштерә. Укуын тәмамлап 1937 елның язында колхозга кайта һәм озак еллар дәвамында күп төрле урып-җыю техникасы белән эшли, аның кулларыннан «Коммунар», «Сталинец», «РСМ-8», «СК-4» комбайннары үтә. 1939 елда МТС җитәкчелеге аңа беренче категорияле тракторчы таныклыгы һәм «СТЗ», «ХТЗ» авыр тракторларында эшләү хокукы бирә.

1945 елда З.Сафинга СССР Җир эшләре халык комиссариаты исеменнән «МТСның иң яхшы комбайнчысы» таныклыгы тапшырыла.

Механизатор хезмәтеннән З.Сафин бары тик сәламәтлеге какшау сәбәпле генә 1971 елда аерылды. Ул әле озак еллар Ленин исемендәге колхозның техника паркында слесарь булып эшләде, бу хезмәтен пенсия яшенә җиткәч тә ун ел дәвам итте.

Үзенең бөтен хезмәт юлын, сәләтен, осталыгын авыл хуҗалыгын үстерүгә биргән алтын куллы механизатор З.Сафин чын мәгънәсендә абруй-хөрмәт һәм дан казанды. Ул 1966 елда хөкүмәтебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек булды. Ленин исемендәге колхозның Почетлы члены иде. 1967 һәм 1971 елларда хезмәт ияләре депутатларының Балтач авыл Советы депутаты итеп сайланды.

Авылның хөрмәтле кешесе З.С.Сафин 2003 елның 28 апрелендә вафат булды.


Сафин Зыя Сафа улы — сугыш һәм мәгариф хезмәте ветераны.

1923 елның 2 июнендә Әтнә авылында туган. Шода җидееллык мәктәбен тәмамлагач 1938 елда Нөнәгәр мәктәбендә балалар укыта. Чепья военкоматы каршында призыв алды егетләрен хәрби хезмәткә хәзерләү курсларын җитәкли.

1941 елның язында З.Сафин армия сафларына алына һәм Томск шәһәрендәге хәрби училищега укырга җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башлану аның укуын өзә—курсантларны фронтка озаталар. Ул сугышның иң авыр, күп югалтулар һәм аянычлы чигенүләр чорын кичерә. 1943 елда авыр яралана—бер аягын югалта. Аңа күп айлар буе госпитальләрдә дәваланырга туры килә.

Сугыштан соң ул гомерен балалар тәрбияләүгә бирде, озак еллар туган авылы Әтнәдә башлангыч мәктәп мөдире булды. Читтән торып Арча педагогия училищесын тәмамлады. Хезмәте белән янәшә зур җәмәгать эше алып барды—колхозның комсомол оешмасын җитәкләде, соңрак партия оешмасы секретаре булды, иптәшләр суды рәисе итеп сайланды.

З.Сафин сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗәВатан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнде. 1960 елда яшь буынны тәрбияләүдәге фидакарь хезмәтләре өчен РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеменә лаек булды.

З.Сафин 1984 елның ноябрендә 61 яшендә вафат булды.


Сафин Нургали Сафа улы – партия һәм дәүләт эшлеклесе.

1920 елның 25 августында Кызыл юл районының (хәзер Арча районы) Мәмсә авылында туган. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң 1937 елда Казанга килә. Кыска сроклы курслар үтә һәм электромонтер булып хезмәт юлын башлый.

1940 елда ул Кызыл Армия сафларында. Солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта башлый. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул хезмәт иткән частьны ашыгыч рәвештә Көнбатышка күчерәләр. Н.Сафин Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре составында озын сугыш юлы үтә. Польшаны азат итү сугышларында, Берлинны алуда катнаша. Җиңү көнен дә шунда каршылый. Сугышчан батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышыордены, медальләр белән бүләкләнә.

Армия сафларыннан Н.Сафин 1946 елда гына кайта. 1946-1949 елларда ул ВЛКСМның Кызыл Юл район комитетының беренче секретаре булып эшли. 1949-1951 елларда Казанда ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый.

Партия мәктәбен тәмамлагач Н.Сафин Чепья районына җибәрелә. 1951-1952 елларда—партия райкомының бүлек мөдире, 1952-1954 елларда—партиянең район комитеты секретаре, партия райкомының Г.Димитров исемендәге Чепья МТСы зонасы буенча секретаре. 1957 елда КПССның Чепья район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Чепья һәм Балтач районнарының берләштерелүе белән ул 1958 елда Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Бу постта 1962 елга кадәр эшли. Шулай итеп Н.С.Сафинның ун елдан артык гомере сугыштан соңгы илне аякка бастыру чорында Чепья һәм Балтач районнарына җитәкчелек итүгә багышлана.

Н.Сафин 1962-1964 елларда Алабуга, 1964-1980 елларда Әгерҗе районнары партия оешмаларын җитәкләде.

Татарстан АССР Югары Советының алтынчы-тугызынчы чакырылышлары депутаты итеп сайланды. 1963-1968 елларда Татарстан АССР Югары Советы рәисе урынбасары булды. 1961-1978 елларда—КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, аның ревизия комиссиясе әгъзасы. 1966 елда КПССның 23-съездында делегат булып катнашты.

Хезмәттәге батырлыклары өчен Н.Сафин 1966 һәм 1971 елларда ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде. Аңа шулай ук ике мәртәбә Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамоталары тапшырылды.

Н.С.Сафин Казан шәһәрендә вафат булды.
Сафин Ришад Шәриф улы — табиб.

1946 елның 13 ноябрендә Балтач авылында туган. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлап С.В.Курашов исемендәге Казан медицина институтына укырга керә. 1971 елда институтның дәвалау факультетын тәмамлап ординатура үтә һәм 1972 елда Чепья участок хастаханәсенә эшкә җибәрелә. 1977 елга кадәр шушында баш табиб һәм хирург булып эшли, төбәк халкының тирән ихтирамын казана.

1977-1978 елларда Р.Сафин Татарстан Республика клиник хастаханәсенең санитария авиациясе бүлеге мөдире, аннан соң бу хастаханәнең хирургы була. Даими рәвештә белемен күтәрү һәм тирәнәйтү белән шөгыльләнә, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә махсус курслар үтә. Яңалыкка омтылу аны 1977 елда А.В.Вишневский исемендәге клиниканың эндоскопия кабинетына китерә. Шушы юнәлештә специальләшкәч кабат Республика клиник хастаханәсенә кайта—монда эндоскопия кабинеты мөдире, эндоскопия бүлеге мөдире була. 1993 елдан—эндоскопик хирургия бүлеге мөдире.

Р.Сафин —Республика клиник хастаханәсендә эндоскопия хезмәтенә нигез салучы, оештыручы һәм аны махсус хезмәт итеп аякка бастыручы табиб. Ул күп кенә диагностик, трансэндоскопик операция һәм дәвалау-манипуляция методларын үзләштереп медицина практикасына кертте.

Р.Ш.Сафин «СССРның сәламәтлек саклау отличнигы». Халык сәламәтлеген саклауга керткән зур хезмәтләре өчен аңа 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән абруйлы исем бирелде.

Олы җанлы табиб үзенең туган, хезмәт юлын башлаган Балтач төбәге, аның кешеләре белән тыгыз һәм дустанә элемтәдә яши.


Сафин Фаяз Гыйлмулла улы — хезмәт ветераны.

1931 елның 25 июнендә Таузар авылында туган. 1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан укытучылар институтында дәвам итә. 1951 елда аны уңышлы тәмамлап физика-математика укытучысы белгечлеге ала. Читтән торып укып 1957 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1951-1963 елларда ул районыбызның төрле мәктәпләрендә укыта. 1963-1965 елларда—Кенә урта мәктәбе директоры, 1965 елда Яңгулга балалар йорты директоры итеп күчерелә.

1965 елда Ф.Сафин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. Бу авыр һәм мәшәкатьле эштә ул 1970 елга кадәр эшли. Шушыннан Горький шәһәрендәге Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Монда икееллык курсларны тәмамлагач Түбән Кама шәһәрендә «Камгэсэнергострой» трестының «Гидрострой» төзелеш идарәсендә постройком рәисе урынбасары булып эшли. 1973-1975 елларда—КПССның Кукмара райкомының оештыру бүлеге мөдире.

1975-1984 елларда Ф.Сафин Кукмара районында башта «Татарстан», соңрак «Үрнәк» колхозларын җитәкли. 1984-1995 елларда ОСТОның Кукмара район оешмасы автошколасында начальник урынбасары була.

Ф.Сафин гомеренең соңгы елларында халык арасында ислам динен, ислам әхлагын тарату буенча актив эшләде, мәктәптә ислам әхлагы дәресләре укытты.

2005 елның 5 февралендә Кукмара районының Манзарас авылында вафат булды.


Сафин Харис Сафа улы — милиция хезмәте ветераны.

Чаллы районының Кувады авылында 1905 елның 3 июнендә туган. Кувады мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлый. Хезмәт юлын бик иртә— унбиш яшьтән башлый. 1920-1924 елларда Семипалат шәһәрендә ат заводында эшли. 1924-1926 елларда—Бондюг химия заводы эшчесе, аннан соң ике елга якын Яр Чаллыда тире заводында тире эшкәртә.

1927 елда Кызыл армия сафларына алыну аның тормыш юлында тамырдан борылыш ясый. Хәрби хезмәттә ул 1929 елга кадәр була. Демобилизацияләнгәч милиция хезмәтенә алына. Башта Яр Чаллыда атлы милиция отрядында хезмәт итә. 1930-1931елларда шунда ук участок уполномоченные була. 1932 елда Дөбьяз районына шул ук эшкә җибәрелә. 1934-1935 елларда—милициянең Дөбьяз район бүлеге начальнигы. 1935-1940 елларда Буденный районы милиция бүлеген җитәкли. 1940-1943 елларда—Әгерҗе районы милиция бүлеге начальнигы урынбасары. 1943 елда Әтнә районына күчерелә һәм 1949 елга кадәр район милиция бүлеге начальнигы булып эшли. Шушында кичке мәктәптә укып урта белем ала.

1950 елда Х.Сафин Чепья районына милиция бүлеге начальнигы итеп билгеләнә, әмма монда озак эшли алмый. Шул ук елда аны Кемероводагы хезмәт белән төзәтү лагерына оператив хезмәткәр итеп алалар. 1953-1955 елларда шушындагы эчке эшләр гаскәрләренең 6-дивизиясенең кадрлар бүлеге начальнигы—дивизия командиры урынбасары була.

Х.Сафин 1955 елда милиция капитаны дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм Чепьяга кайта. Аның шуннан соңгы гомере Чепьяда актив җәмәгать эшендә үтте.

Милиция органнарындагы хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде.

1986 елның 31 маенда Чепьяда үлде.
Сафиуллин Габделхак Сафиулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1924 елның 7 сентябрендә Яңгул авылында туган. 1939 елда Яңгул урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм «Яңа тормыш» колхозында эшли башлый. 1942 елның августында хәрби хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр фронтта була. Беренче, Икенче, Өченче Белоруссия, Балтик Буе фронтлары гаскәрләре составында сугыша, биш мәртәбә яралана. Сугышны Литва җирендә тәмамлый. Туган авылына 1945 елның ахырында кайта.

Сугышчан батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан, Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Г.С.Сафиуллин 1987 елга кадәр «Яңа тормыш» колхозында төрле җаваплы эшләрдә эшләде.

Ветеран Яңгул авылында яшәп 2001 елның 11ноябрендә вафат булды.
Сафиуллин Дамир Зиннәтулла улы — спорт остасы.

1960 елның 12 гыйнварында Яңгул авылында туган. 1976 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын «Яңа тормыш» колхозында гади колхозчы булып башлап җибәрә. 1978-1980 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1980-1987 елларда Яңгул урта мәктәбендә профессиягә өйрәтү инструкторы була. 1987-1991 елларда район кулланучылар җәмгыятенең Яңгул сәүдә берләшмәсенә уңышлы җитәкчелек итте. 1991 елдан ул кабат Яңгул урта мәктәбендә, профессиягә өйрәтү укытучысы һәм инструкторы эшен дәвам итә.

Д.Сафиуллин мәктәп елларында ук Г.Газимов җитәкләгән татарча көрәш секциясендә күнегүләр ала һәм үзен чын талантлы көрәшче итеп таныта. Аның егетләрчә чиста, матур көрәше, гадел алымнар белән гел җиңүгә генә омтылуы, көндәшләренә дусларча хөрмәт белән каравы һәрбер көрәш сөючедә соклану хисе уята иде. Аның көрәш алымнарына кискенлек, көндәшенең «йомшак» җирен тиз аңлап алу һәм оста файдалана белү кебек асыл сыйфатлар хас иде. Әнә шул елгырлыгы , кискенлеге өчен көрәшчеләр арасында «Хәтәр» кушаматы алды. Ике дистәдән артык дәрәҗәле район ярышларында, дистәдән артык төрле Татарстан күләмендәге ярышларда, «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте ярышларында, ике мәртәбә Россия чемпионатларында, башка күп бәйгеләрдә җиңү яулады. Күп мәртәбә Балтач, Малмыж, Казан шәһәре районнары сабан туйларының батыры.

Д.Сафиуллин көрәшче җанлы егет иде. Аның яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә бөтен барлыгы белән омтылуы да нәкъ әнә шуның чагылышы иде. Бүген һәм киләчәктә районыбыз данын яклаячак көрәшчеләрнең күбесе аны үзләренең игелекле остазы итеп искә алыр әле. Инде көрәш келәмендә үзләрен күрсәтә башлаган ике улын да көрәшчеләр итеп үстерде ул. Гомеренең соңгы чорына кадәр Яңгул мәктәбенең көрәшчеләр секциясен җитәкләде.

1987 елда Д.З.Сафиуллинга милли спорт төрләре буенча РСФСРның спорт мастеры исеме бирелде.

2005 елның 25 февралендә мәгънәсез үлем Д.Сафиуллинны безнең арадан бакый дөньяга вакытсыз алып китте.


Сафиуллин Ринат Әнвәр улы — хезмәт алдынгысы.

1952 елның 25 мартында Балтач авылында туган. 1966 елда Сосна җидееллык, 1970 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда «Правда» колхозында тракторчы булып эшли башлый. Тракторчы һөнәрен мәктәптә үк үзләштереп чыга. 1970-1972 елларда хәрби хезмәттә була.

Армиядән демобилизацияләнгәч яңадан трактор руле артына утыра һәм бүгенгәчә «К-700» тәгәрмәчле тракторында эшли. Даими рәвештә югары хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәтә. 1983, 1986, 1987, 1990 һәм 1991 елларда «Районның иң алдынгы тракторчысы» тасмасын тагып район хезмәт алдынгылары җыенының почет пьедесталына күтәрелде. 1993 елның игеннәрен урып-җыю сезонында гына да 2153 шартлы гектарда эш башкарды, тракторчыларның район ярышында янә беренче урынга чыкты һәм хакимият тарафыннан «Урал» маркалы мотоцикл белән бүләкләнде. Шушы ук елны Р.Сафиуллинга Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.

Р.Сафиуллин КПССның Татарстан өлкә комитетының 41 һәм 42 конференцияләрендә делегат булып катнашты.


Сафиуллин Хөрмәтулла Сафиулла улы — сугыш һәм хезмәәт ветераны.

1913 елда Түнтәр авылында туган. Шушында җиде сыйныф белем алган. Колхозда эшләп соңрак аның бригадиры булган.

1936 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. 1938 елдан Коми Республикасында эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итә. Шушыннан ул хезмәт иткән часть Бөек Ватан сугышына җибәрелә. Сугышның башыннан ахырынача алгы сафта була. Укчы Х.Сафиуллин берничә мәртәбә яралана. Дошманга каршы кыю сугыша ул. Солдат батырлыгының иң ышанычлы дәлиле булган Дан орденының Өченче һәм Икенче дәрәҗәләре белән, күпсанлы медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1985 елда болар өстенә беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены өстәлә.

Сугыштан соң кабат Коми АССРга килә һәм Водный поселогында төпләнә, шушындагы электромеханика заводында эшли.Тыныч хезмәттә бүләкнең тагын да югарырагына—Ленин орденына лаек була.

Якташыбыз язмыш әмере белән үзе сайлап тапкан Водный поселогында 1986 елда вафат була, шунда җирләнә.
Сафиуллин Шәфигулла Сафиулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1891 елның 29 апрелендә Вятка губернасы Малмыж өязенең Нократ авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәдрәсәсендә укый, үсә төшкәч үзлегеннән һәм кичке мәктәпкә йөреп белемен киңәйтә.

Гражданнар сугышында катнаша. Еллар бераз тынычлангач әти-әниләренең туган авылы Нөнәгәргә кайта, крестьян хезмәтенә алына. Яшелчә-җимеш үстерү белән мавыга, бу эшнең тирән серләрен өйрәнә. Авылларда колхозлар оеша башлагач беренчеләрдән булып колхозга керә. Колхозда яшелчә бакчасы булдыра, 1931 елдан— яшелчәчелек бригадасы бригадиры. Шушы тармактагы уңышлары белән 1939, 1940 елларда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, күргәзмәнең көмеш медаленә лаек була.

Ш.Сафиуллин шушы күргәзмәдән яңа сортлы өч карлыган ботагы алып кайта, аларны үрчетеп, үзебездәге сортлар белән ялгап тагын да югарырак уңыш бирә торган сортлар булдыру өстендә эшли. Бүгенге көндә «Нөнәгәр сорты» дип тирә-якта дан алган карлыган әнә шулай барлыкка килә.

1938-1952 елларда Чепья районы авыл хуҗалыгы бүлегендә агроном була, яшелчәчелек тармагы белән шөгыльләнә. 1945 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

1952 елда Ш.Сафиуллин кабат Нөнәгәргә кайта, яшелчәчелек бригадасына җитәкчелек итә, колхозның җимеш бакчасын булдыра.

1970 елның 8 апрелендә вафат.
Сәгъдиев Нурулла Сәгъди улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1955 елның 17 июнендә Түбән Субаш авылында туган. 1972 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый, аттестат белән бергә киң профильле тракторчы-машинист һөнәре ала, колхозда эшли. 1973-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Кабат туган авылына кайта һәм Тукай исемендәге колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшли.

1979-1981 елларда—«Сельхозхимия» район берләшмәсе шоферы. Өч ел дәвамында Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укый. 1985-1987 елларда—«Сельхозхимия»нең район берләшмәседә автомеханик, начальник урынбасары.

1987 елда Н.Сәгъдиев Тукай исемендәге колхозның рәисе итеп сайлана һәм әлеге хуҗалыкка1996 елның уртасына кадәр җитәкчелек итә. Шушы чорда игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыруда, капиталь төзелеш өлкәсендә колхоз шактый зур алгарышка ирешә.

1996 елда Н.Сәгъдиев Балтачтагы төзелә торган бәрәңге эшкәртү комбинаты директоры итеп билгеләнә.

2002 елның февралендә авылдашлары Н.Сәгъдиевне кабат үзләренең хуҗалыклары—Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының рәисе итеп сайладылар.

Н.С.Сәгъдиев олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, авыл тормышын бөтен тирәнлеге белән аңлаган ихлас күңелле, компетентлы җитәкче, зыялы, киң карашлы, тирән фикерле шәхес. Нинди генә хезмәттә булмасын, ул аңа заман сулышын өреп, бөтен күңел җылысын биреп, аның кешеләр өчен кирәклеген аңлап башкара һәм матур нәтиҗәләргә ирешә, кешеләр белән уртак фикер таба, аларны рухландыра белә.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә куйган олы хезмәтләре өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.


Сәгъдиев Шәүкәт Рәсыйх улы — мәгариф хезмәте ветераны.

1929 елның 9 маенда Тәтеш районының Олы Тәрхан авылында туган. 1946 елда Тәтеш урта мәктәбен тәмамлый. 1947 елда Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлый. Балтач урта мәктәбенә география укытучысы итеп билгеләнә.

1953 елда яшь белгечне Яңгул урта мәктәбенә директр итеп җибәрәләр. Бу— мәктәпне җидееллыктан урта мәктәп итеп киңәйтү чоры була. Әлеге зур һәм мәшәкатьле эшне яшь директор уңышлы башкара. Җитәкче сәләтен һәм педагогик осталыгын күреп 1959 елда Яңгулдагы 13-балалар йортына директор итеп куялар. Аңа сугыштан соң ятим калган, инде үсеп килүче балаларга әти булырга туры килә. Бу чорда балалар йорты зурая, аның өстәмә хуҗалыгы барлыкка килә, балаларның туклануы яхшыра, аларга хезмәт тәрбиясе бирү, буш вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлеге киңәя. Шушы ук чорда яңа мунча төзелә. Үзе белән бергә тормыш иптәше Саҗидә Әмин кызы да Яңгул мәктәбендә балалар укыта.

1963 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы Ш.Сәгъдиевне Яр Чаллы шәһәренә балалар йорты оештырырга җибәрә. 1971 елга кадәр ул шушы хезмәт белән мәщгуль була. Чаллыда КамАЗ автогиганты төзелә башлагач монда яңа мәктәпләр төзү зарурлыгы туа. Ш.Сәгъдиев 3-мәктәпне оештыручы була. 1974 елда ул 18- мәктәпне оештыруга алына һәм 1990 елга кадәр аңа җитәкчелек итә. Шушы хезмәтеннән ул лаеклы ялга китә. Әмма тәҗрибәле, тынгысыз педагог, ялда булса да, яраткан хезмәтеннән аерылмый, ул яшь укытучыларның үз иткән остазы да.

Ш.Р.Сәгъдиевкә 1967 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе бирелде. Ул СССР Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде, «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе иясе. 1978 елда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул Яр Чаллы шәһәренең Почетлы Гражданины.

Ш.Сәгъдиевнең кызы Гөлсинә Токарева—архитектура кандидаты, Казан төзелеш һәм архитектура институты доценты, Татарстан Республикасының атказанган архитекторы.


Сәгъдиева Нәгыймә Сәгъди кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1920 елның 20 декабрендә Карадуган авылында туган. 1936 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1937 елда Арча районының Казанбаш урта мәктәбе каршында алты айлык укытучылар хәзерләү курсын тәмамлый. Читтән торып Арча педагогия училищесында укый. 1941 елда укуын тәмамлап укытучы белгечлеге ала. Укытучы буларак хезмәт юлын 1939 елда Нөнәгәр башлангыч мәктәбендә башлый. 1940 елда Карадуган җидееллык мәктәбенә кайта һәм бөтен гомерен шушы авыл балаларын укытуга багышлый—ул монда башлангыч сыйныфлар укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, биология укытучысы була. 1943-1945 елларда—мәктәпнең директоры, 1945-1956 елларда—укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары .

Карадуган мәктәбенең зур традицияләре булган тәҗрибә участогын булдыруның башында да Н.Сәгъдиева тора.

Н.Сәгъдиева авылның актив җәмәгать эшлеклесе—лектор, агитатор, колхоз стена газетасының редакторы. 1957 елда ул эшче һәм авыл хәбәрчеләренең Бөтенсоюз съездына Мәскәүгә бара. Авыр сугыш елларында колхоз партия оешмасын җитәкли. Ике мәртәбә КПССның Татарстан өлкә комитеты конференцияләрендә делегат булып катнаша.

Н.С.Сәгъдиеваның күпьеллык тырыш хезмәтенә лаеклы бәя—1966 елда бирелгән Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме.
Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан Равил улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1961 елның 4 февралендә Яңгул авылында туган. Бик яхшы билгеләре белән Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел «Яңа тормыш» колхозында автослесарь булып эшли һәм армия сафларына китә. Армия хезмәтеннән соң Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Укуын тәмамлап туган колхозына кайта, 1986 елның декабреннән шушында баш инженер булып эшли.

«Яңа тормыш» хуҗалыгы районның олы традицияләре булган алдынгы хуҗалыкларының берсе. Монда көчле, хәзерге заман техникасы белән коралландырылган техника паркы бар. Ул техника һәрвакыт югары хәзерлек сызыгында, җитештерүчән эшли. Кооператив ирешкән күп уңышларның нигезе дә техниканың тулы көченә һәм эффектлы файдаланылуында. Моңа ирешүдә баш инженер М.Сәйфетдиновның хезмәте бәя биреп бетергесез. Техниканы нәтиҗәле файдалану буенча район семинарларының нәкъ менә шушы хуҗалыкта узуы да күп нәрсә турында сөйли.

М.Сәйфетдиновның нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. Ул күп мәртәбәләр район җитәкчелегенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. 1992 елда алдынгылар җыенында районның иң яхшы белгече Дипломы, 2002 елда республикабыз Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет Грамотасы тапшырылды. 2001 елда исә аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.


Сәйфуллин Мөхәммәтгали Сәйфулла улы (мелла Гали бине Сәйфулла бине Хабдрәшит бине Үтәгән бине Ярмәхәммәт бине Котлымөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри, Гали ишан) — дин эшлеклесе.

Түнтәрдә 1783 елда туган. Туган авылында, Соснада, Мәчкәрәдә Мөхәммәткәрим әл-Ашыти, Габдулла бине Яхья, Таҗетдин әл-Иштирәки һәм башка танылган мөдәррис-мөгаллимнәрдә укып белем ала. Гыйлемен дәвам итү өчен Бохарага китә, Гатаулла әл-Бохари, Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйрлар хозурында укый. Әл-Бохари тәэсире астында булса кирәк, суфичылык белән нык кына мавыгып китә. Шуның белән Бохара ханының игътибарын җәлеп итә, аның ышанычын казана һәм аның йомышчысы-илчесе вазыйфасында Кытайга, Кабул, Лахор, Кандаһар, Пәшәвар, Дәһли кебек мөселман үзәкләренә сәяхәт кыла. Болар бөтенесе аның дини һәм дөньяви белемнәрен тирәнәйтә, әхлагын чарлый, фикерләү офыкларын киңәйтә, зур тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә.

Гали ишан менә шундый шәхес буларак өлгереп, илле яше тулар алдыннан туган авылы Түнтәргә кайтып төпләнә һәм авыл мәчетенең имам-хатыйбы булып эшли башлый, зур мәдрәсә ачып җибәрә. Күпкырлы тирән белеме, күркәм шәхси сыйфатлары, аның өстенә дәвалау серләрен белүе тиздән аны үз заманының иң абруйлы, тирә-як әтрафта тиңе булмаган дин эшлеклесе буларак таныта.

Суфичылар мөршиде буларак аның мөридләре Россиянең төрле төбәкләренә тарала. Аның шәкертләренең күбесе татар дөньясында киң мәгълүм, аларны күпләп санарга мөмкин. Гобәйдулла Габәши, Шәмсетдин әл-Мазарастый, Ишмөхәммәт әт-Түнтәри (Ишми ишан) әнә шулардан.

Аның йогынтысында тирә-як авыллардагы марилар, удмуртлар арасында да ислам динен кабул итүчеләр була. Бусы ул заманда Россия хөкүмәтенә, православие чиркәвенә каршы дошманлык хәрәкәте буларак бәяләнә һәм аның өчен каты җәза билгеләнгән. 1848 елда, мәсәлән, өяз үзәгеннән килеп, шушының өчен ишанның халык алдында тән җәзасына (чыбыклауга) тартылуы мәгълүм.

Гали хәзрәт Ш.Мәрҗани һәм башка прогрессив карашлы кешеләрнең реформаторлык эшчәнлеген яклаган, үзе дә яңалыкка, прогресска омтылган. Әмма шул ук вакытта мәктәп-мәдрәсәләрдә рус телен укытуга каршы булган.

Ш.Мәрҗани Гали ишанны имам буларак та, шәхес буларак та искиткеч югары бәяләгән. «Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып, бик бай кеше иде», дип яза ул аның турында. Бер үк вакытта фикер кызулыгы, үтә бизәкләп сөйләве, аралашудагы тартыну-түбәнсенүе кебек сыйфатларын да телгә ала.

Гаяз Исхакый, Атилла Расих, Вахит Имамов һ.б. күренекле әдипләр үз әсәрләрендә тарихи вакыйгаларны сурәтләгәндә Гали ишанны еш искә алалар

Гали хәзрәт әт-Түнтәри ике мәртәбә югары дәрәҗәле Накшбанди (Мәрхәмәтлелек) ордены белән бүләкләнгән сирәк затларның берсе.

1874 елның рәҗәп аенда вафат булган һәм Түнтәр авылы зиратына җирләнгән.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет