Балтач энциклопедиясе


Савельева Ираида Тихоновна



бет9/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   26

Савельева Ираида Тихоновна — сугыш һәм мәгариф хезмәте ветераны.

1920 елның 14 февралендә Чепья авылында туган. 1938 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм шунда ук өлкән пионервожатый булып эшли башлый.

1942 елның маенда И.Савельева хәрәкәттәге армия сафларына алына. Ул 1946 елга кадәр Төньяк-Көнбатыш фронт составындагы махсус элемтә полкы штабында хезмәт итеп озын сугышчан юл үтә. Аңа элемтәче буларак 1943 елда өч бөек держава җитәкчеләренең Таһран (Тегеран) конференциясенең эшен тәэмин итүдә катнашырга туры килә. Конференция барган көннәрдә ул И.Сталинны, У.Черчильне, Ф.Рузвельтны күрү бәхетенә ирешә.

И.Т.Савельева сугышчан хезмәтләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Армия сафларыннан кайтып 1946-1948 еллардаЧепья урта мәктәбендә өлкән пионервожатый эшен дәвам итә. Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1948 елдан ул башлангыч сыйныфлар укытучысы.

И.Т.Савельева үзенең дәвамлы педагогик эшчәнлеге чорында балаларны ихлас яратуы, эшен тирән белүе, иҗади эшләве, даими рәвештә үз белемен камилләштерүе белән аерылып торды, яшь укытучылар белән тәҗрибәсен теләп уртаклашкан акыллы остаз булды.

Күпьеллык педагогик хезмәте 1969 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем белән бәяләнде. Ул «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

1991 елның 18 августында үлде, кабере Чепья авылы зиратында.


Садаков Кузьма Андреевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Киров өлкәсенең Порес авылында 1907 елның 1 февралендә туган. Шушында башлангыч белем алганнан соң 1919-1929 елларда үзләренең крестьян хуҗалыгында эшли.

1929 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. Ленинградта танк йөртүчеләр хәзерләү курсын тәмамлый, техника белән эш итәргә өйрәнә. Бу һөнәре аңа 1933 елда армия сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң да бик кирәк була— ул Биектау, Әлки, Балык Бистәсе районнары МТСларында баш механик булып эшли. Бөек Ватан сугышы алдыннан Чепья МТСына баш механик итеп билгеләнә.

1943 елның июнендә К.А.Садаков хәрәкәттәге армия сафларына чакырыла. Белоруссия, Украина фронтлары гаскәрләре сафында күп сугыш операцияләрендә катнаша. Румынияне, Югославияне фашистлардан азат иткәндә күп батырлыклар күрсәтә, ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены, ике мәртәбә «Батырлык өчен» медале, башка күп медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда К.А.Садаков кабат тыныч хезмәткә кайта—Чепья МТСында башта өлкән механик, аннан соң МТСларның киңәюе һәм специальләшүе чорында мастерской мөдире булып эшли.

Сугыш һәм хезмәт ветераны К.А.Садаков 1970 елның 22 июнендә вафат булды.


Садриев Гайнетдин Садретдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1924 елның 10 гыйнварында Чапшар авылында туган. 1930-1934 елларда Чапшар мәктәбендә укый. Аның хезмәт юлы колхозда башлана. 1941 елда Усадтагы тракторчылар курсына укырга килә. Әмма тракторга утырып озак эшли алмый—1942 елның 21 августында яу кырына китә. Шул китүдән туган авылына 1947 елның апрелендә генә әйләнеп кайта. Озын һәм авыр була аның өчен сугыш юллары.Әнә шул авыр юлларда күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң батыр солдат кабат тыныч хезмәткә җигелә. Озак еллар Тимирязев исемендәге колхозда бригадир, агротехник була, башка тармакларга җитәкчелек итә. 1984 елда лаеклы ялга чыга.

Авыр әмма лаеклы тормыш юлы үткән ветеран 1990 елның 28 маенда туган авылы Чапшарда вафат булды.


Садриев Мидхәт Гарәпша улы — хезмәт ветераны.

1944 елның 14 ноябрендә Көек авылында туган. Чапшар җидееллык мәктәбен тәмамлап, 1959 елда «Кызыл Байрак» колхозында эшли башлый. 1962-1963 елларда Үрнәктәге 9-һөнәри-техник училищеда укып шофер һөнәре ала .

1963-1966 елларда армия сафларында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч туган ягына кайтып Ленин исемендәге колхозда шофер булып эшли. 1970-1975 елларда—район ветеринария станциясе шоферы. Аннан соңгы алты ел дәвамында Ленин исемендәге колхозның машина- трактор паркында слесарь була.

1986 елда М.Садриев Ленин исемендәге хуҗалыкның Көек фермасында ат караучы эшенә керешә. Инде лаеклы ялда булуына карамастан бүген дә шушы хезмәтне башкаруын дәвам итә.

Әлеге игелекле хезмәте өчен М.Г.Садриевка 2004 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Садыйков Габдрәфыйк Габдрәүф улы — хезмәт алдынгысы.

Сосна Пүчинкәсе авылында 1948 елның 3 гыйнварында туган. 1966 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә үк киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә. Шул ук елны «Марс» (2004 елдан җаваплылыгы чикләнгән Тукай исемендәге җәмгыять) колхозында тракторчы булып эшли башлый. Бу хезмәтен ул 1976 елга кадәр башкарды. 1976-1986 елларда —кырчылык бригадасы бригадиры. 1986-1991 елларда туган авылындагы мөгезле эре терлек фермасын җитәкләде. Г.Садыйков җитәкчелек иткән чорда бу коллектив эзлекле үсеш юлында булды. 1988 елда монда һәр савым сыердан алты мең килограммнан артык сөт савып алуга ирештеләр.

1991 елда Г.Садыйков кабат механизатор хезмәтенә кайта. 1997 елда колхоз идарәсе аны бригадирлык вазифасына кайтарды.

Г.Садыйков һәр урында эшен күңел биреп башкарды, башкаларны да шуңа рухландыра белде, зур максатларга омтылып эшләде. Аңа һәрвакыт хуҗалыкның иң авыр, яңа караш, яңа омтылыш таләп иткән тармагын тапшырдылар һәм ул бу өмет-ышанычны тырыш хезмәте белән аклады.

Хезмәттәге зур уңышлары өчен 1973 елда «Почет билгесе», 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде. 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.

Г.Садыйков күп мәртәбә халык депутатларының Югары Субаш авыл Советы депутаты булып сайланды.


Садыйков Кәрим Нәҗип улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1916 елның 26 гыйнварында Арча районының Хәсәншәех авылында туган. Күп балалы гаиләдә иң олы бала буларак аңа балачактан хезмәттә чыныгып үсәргә туры килә. Әмма кызыксынучан, белемгә омтылучан Кәрим, туган авылында башлангыч белем алгач Кече Лызида җидееллык мәктәп тәмамларга мөмкинлек таба. Укуын Арча педагогия училищесында дәвам итеп укытучы белгечлеге ала һәм Кызыл Юл районының Акчишмә авылында балалар укыта.

1939 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. 1941-1942 елларда Ленинградта кече командирлар курсында укый. Воронеж фронтында взвод командиры, 1942-1943 елларда Өченче Украина фронтында батарея командиры буларак сугыш операцияләрендә катнаша. Румынияне, Болгарияне азат итүчеләр сафында була. Бөек Ватан сугышын ул тәҗрибәле командир—совет армиясе капитаны, Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, күп сугышчан медальләр кавалеры булып тәмамлый.

Сугыштан соң К.Садыйков берничә ел район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. Калган бөтен гомерен балаларга физик тәрбия бирүгә багышлый. Ул Бөрбаш Сәрдегәне, Кече Лызи, Кенә мәктәпләрендә физкультура, хәрби хәзерлек дәресләрен укыта.

К.Н.Садыйков 1982 елның 11 декабрендә вафат булды. Югары Кенә авылы зиратына күмелгән.
Садыйков Мөбарәкҗан Мәүлә улы — хезмәт алдынгысы.

1949 елның 24 июнендә Югары Шубан авылында туган. 1964 елда Карадуган сигезьеллык мәктәбен тәмамлап туган авылындагы «Алга» колхозында эшли башлый

1968-1970 елларда армия сафларында хезмәт итә. Хәрби һәм сәяси хәзерлектәге уңышлары өчен «Совет армиясе отличнигы» билгесе ала.

1970 елда туган авылына кайта һәм колхоз производствосында эшләвен дәвам итә. 1971 елда Балтачта шоферлар хәзерләү курсын тәмамлый. Шул көннән башлап ул «Алга» колхозының шоферы. Районның иң алдынгы шоферларының берсе. Еллык алдынгылар җыеннарында күп мәртәбә җиңүче булып сәхнәгә күтәрелде, район хакимиятенең Мактау Таныклыкларын һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

1995 елда М.М.Садыйковка Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелде.
Садыйков Нургаян Гомәр улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1947 елның 20 октябрендә Курмала авылында туган. Балтач мәктәбендә урта белем алгач Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны 1971 елда тәмамлый. Белгечлеге буенча—галим-агроном.

Белгеч буларак хезмәт юлын 1971 елда Тимирязев исемендәге колхозда баш агроном булып башлый. Бер ел армия сафларында хезмәт итеп кайта, шул ук хезмәтен дәвам итә.

1974-1975 елларда бер ел Нурлат «Сельхозтехника» берләшмәсендә агроном булып эшли.

1975-1979 елларда—Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсенең механикалаштырылган отряды начальнигы. «Сельхозхимия» район берләшмәсе оешкач 1979-1985 елларда аның управляющие урынбасары була.

1985 елның февраленнән Н.Садыйков район авыл хуҗалыгы идарәсе (1986-1991 елларда—район агропромышленность берләшмәсе, 1991 елдан—район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе) начальнигы урынбасары.

Н.Г.Садыйков район хуҗалыкларында игенчелек культурасын үстерү, басуларның уңдырышлылыгын күтәрү өчен искиткеч зур хезмәт куйды. Үзенең тирән хәзерлеге, принципиальлеге, эзлеклелеге белән районның агрономия корпусын иген культураларының уңышын күтәрү буенча бердәм һәм максатчан хезмәткә туплый алды. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе—район басуларыннан елның-елында тотрыклы югары уңыш алуда.

Н.Г.Садыйков 1989 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. 1990 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.Ә 2001 елда бүләкнең тагын да абруйлырагына—Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.


Садыйков Рәхимҗан Садыйк улы — хезмәт ветераны.

1936 елның 7 февралендә Арбор авылында туган. 1950 елда Арбор җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1952 елда Казанда ДОСААФ курсларында укып шофер һөнәре ала. Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта шофер булып эшли.

1955-1961 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәтне ул Белоруссия ССРда автомобиль частьларында уза, старшина дәрәҗәсе ала.

Хезмәтен тәмамлагач Караганда шәһәренә килә, 2-автобус паркында 1980 елга кадәр автобуслар йөртә. Кичен укып Караганда университетының тарих факультетын тәмамлый. 1980 елда Караганда өлкә автотранспорт идарәсенең материаль-техник тәэмин итү буенча начальник урынбасары итеп билгеләнә.

Тырыш хезмәте өчен 1976 елда Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. «СССР автомобиль транспорты отличнигы». 1983 елда Казахстан ССРның атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелде.

Ветеран 2003 елның 2 декабрендә вафат булды. Кабере Караганда шәһәренең Майкодук бистәсе зиратында.


Садыйков Рифат Мөбарәкҗан улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1936 елның 19 августында Байлар Сабасы авылында туган. Шунда ук урта белем ала. Казан ветеринария институтында укый. Студент чорында 1957 елның көзендә Красноярск краеның чирәм җирләрендә игеннәрне урып-җыюда катнаша, ВЛКСМ Үзәк комитетының «Яңа җирләрне үзләштергән өчен» билгесе белән бүләкләнә.

Институтны тәмамлагач Балтач район ветлечебницасының баш табибы урынбасары булып эшли башлый. 1961 елның июнендә районның баш ветеринария табибы итеп билгеләнә. Районнар берләштерелеп эреләндерелү сәбәпле 1962 елда Балтачта Арча районының зона участок ветлечебницасы оеша һәм Р.Садыйков аның мөдире итеп билгеләнә.

1981 елда партия эшенә күчерелә—1991 елга кадәр КПССның Балтач район комитетының партия-оештыру бүлеге мөдире. 1991 елның сентябреннән—район авыл хкҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары.

Р.М.Садыйков кайда гына эшләсә дә үзенең төгәллеге, тынгысызлыгы, эчке дисциплинасы белән характерланды. Авыл хуҗалыгы тармагында барыннан да бигрәк терлек авыруларын булдырмау, профилактика эшен көчәйтү, һәрьяклап терлекчелекнең продуктлылыгын күтәрү юнәлешендә армый-талмый эшләде.

Тырыш белгеч 1971 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, 1976 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1973 елда Татарстан АССРның атказанган ветеринария табибы исеменә лаек булды. Ул ике мәртәбә халык депутатларының Балтач авыл Советына, өч тапкыр район Советына депутат итеп сайланды. Ике чакырылышта район Советының авыл хуҗалыгы даими комиссиясе рәисе булды.

Хезмәт ветераны Р.М.Садыйков бүгенге көндә лаеклы ялда, Балтач авылында яши.
Садыйкова Сания Җамалетдин кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

Нурлат шәһәрендә 1949 елның 18 июлендә туган. Шунда ук урта мәктәп тәмамлаган. 1966-1971 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, галим-агроном белгечлеге ала.

1971 елда Балтач районының Тимирязев исемендәге колхозында агроном булып эшли башлый. 1973-1975 елларда Балтач урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. Аннан соңгы унике ел дәвамында—«Сельхозхимия» район берләшмәсендә агроном.

1987 елда С.Садыйкова кабат педагогик хезмәткә кайта, ул Нормадагы һөнәр лицееның (ул чорда—һөнәр училищесы) махсус дисциплиналар (агрономия, авыл хуҗалыгы икътисады һ.б.) укытучысы. 1995 елдан—лицей директорының укыту-производство эшләре буенча урынбасары. Нәкъ менә шушында эшләү чорында С.Садыйкова үзен яшьләрнең яраткан остазы, укыту-тәрбия эшенең остасы, зыялы һәм таләпчән, кешеләргә игътибарлы җитәкче итеп танытты. 1996 елда аңа югары категорияле укытучы һәм җитәкче квалификациясе бирелде. 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.


Садыйкова Сәрия Мансур кызы — медицина хезмәте алдынгысы.

1953 елның 15 августында Бөрбаш авылында туган. 1970 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. Билгеле бер һөнәр алу теләге аны шушы ук елны Казандагы медицина училищесына алып килә. Ишле гаиләдә үскән өлкән бала буларак, әти-әнисенең авыр хәлен аңлап, яшь кыз уку белән хезмәтне бергә алып бара—1970 елдан республика клиник хастаханәсенә санитарка булып эшкә урнаша. 1972 елда училищены тәмамлагач хезмәт сөючән, тыйнак һәм авыруларга гаять игътибарлы, мәрхәмәтле кызны шушында ук шәфкать туташы итеп эшкә калдыралар. Хәзер дә ул шушы хезмәттә.

Шәфкать туташы булып 35 елга сузылган намуслы хезмәте белән С.Садыйкова хастаханә коллективында һәм дәваланучылар арасында зур абруй һәм хөрмәт казанды. Аның кешеләр сәламәтлеге хакына күп очракта йокысыз төннәр, тирән борчылулар белән үлчәнгән хезмәт юлы югары бәяләнде—1997 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Салих бине Сәгыйт бине әл-Хәсән әл-Кили — дин эшлеклесе.

Кили авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе гомерен Иске Кенәр авылында имам булып үткәргән. Салих та шушы төбәкнең укымышлыларыннан белем ала. Аның тәүге остазларының берсе—Кариленең шөһрәтле имамы Габдессәлам хәзрәт. Бохарада укый, анда мелла Гата бине Һадиның шәкерте була. Аннан кайткач, әтисенең эшен дәвам итеп, Иске Кенәрдә имамлык итә, мәдрәсә мөдәррисе була.

Бераздан ул Казан шәһәренә күчә һәм шәһәрнең икенче мәчетендә имам һәм мөдәррис була. Бу мәчет хәзерге К.Насыйри урамында урнашкан, Казан мәчетләренең иң борынгыларыннан. Ул 1770 еллар тирәсендә төзелгән һәм байлар мәхәлләсенә караган. Шул сәбәпле имамга таләпләр дә зурдан булган. Салих әл-Кили монда шөһрәтле Мортаза мелладан соң эшли башлый. Ш.Мәрҗани язганча: «…зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыйнап дәрес укыта һәм дан, шөһрәт казана». Үз чорының күп гыйлем ияләре, прогрессив карашлы зыялылары белән аралаша, атаклы Йосыф Апанаевның бер йортында яши. Иплелеге, җыйнак итеп киенүе, тапкырлыгы, шаянлыгы белән халык теленә кергән.

Казан шәһәрендә вафат булган.


Салихов Азат Салих улы — хезмәт алдынгысы.

1947 елның 9 сентябрендә Пархода авылында туган. Пыжмара урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач әтиләре гаиләсен алып Казан шәһәренә күченә. Азат шушында электротехника техникумына укырга керә. 1967 елда, техникумны тәмамлап, Совет Армиясе сафларына китә.

Армия сафларыннан кайткач А.Салихов «Татэлектромонтаж» трестында электрик булып эшли башлый. Тиздән аны монтажниклар бригадасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул тиз арада үзе җитәкләгән бригаданы трестта иң алдынгылар рәтенә чыгара. Бу бригада югары көчәнешле линияләр төзү һәм яңарту белән шөгыльләнә, еш кына ерак командировкаларга чыгып, авыр һава шартларында эшләргә туры килә.Хезмәтне оештыра белү, матди кызыксындыру чараларын оста куллану, техникадан җитештерүчән файдалану, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алу һәм аларга таяну нәтиҗәсендә бригада теләсә нинди шартларда да матур нәтиҗәләр бирә. Менә шушы тырыш хезмәте өчен А.Салихов 1973 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Зур перспективалы яшь белгеч А.С.Салихов бик иртә, 1994 елда кинәт вафат булды. Казан шәһәренең Яңа Бистә зиратына җирләнгән.


Салихов Габдулла Нәкыйп улы — хезмәт ветераны.

1943 елның 20 ноябрендә Салавыч авылында туган. 1958 елда Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлап «Кызыл Татарстан» колхозында эшли башлый. 1961-1962 елларда Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып киң профильле механизатор һөнәре ала.

1962-1963 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң Үзбәкстан ССРга китә һәм 1977 елга кадәр шунда тракторчы булып эшли. 1977 елда туган ягына кайта. «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозга урнашып, шул ук хезмәтен дәвам итә.

Г.Салихов районыбызның иң алдынгы механизаторларының берсе. Нәтиҗәле хезмәте өчен колхоз идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән олы исемгә лаек булды.

Хезмәт ветераны бүгенге көндә лаеклы ялда, Салавыч авылында яши.




Салихов Избил Салих улы — хезмәт ветераны.

1934 елның 4 апрелендә Пархода авылында туган. 1952 елда Пыжмара урта мәктәбен тәмамлый, хезмәт юлын «Кама» колхозының гади эшчесе булып башлый. 1954-1955 елларда Донбасстагы Горловка шахтасында күмер чаба.

1955 елда И.Салихов Казанга кайта һәм 1957 елга кадәр электротехника техникумында укып электромеханик һөнәре ала. 1957-1960 елларда Чистай шәһәрендә, ул чактагы Бондюг районында әлеге һөнәре буенча эшли. 1960 елда Казанның «Тасма» җитештерү берләшмәсенә килә. 1996 елга кадәр шушы предприятиедә электромонтер, мастер, өлкән мастер, цех электригы булып эшли. Бер үк вакытта читтән торып укып химия-технология институтын тәмамлый.

1996 елдан—«Тасма-Холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте магнит ленталары заводының баш энергетигы.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1989 елда Татарстан АССРның атказанган энергетигы исеме бирелде.

Хәзер лаеклы ялда, Казан шәһәрендә яши.


Салихов Илдар Харис улы — галим, физика-математика фәннәре кандидаты.

1957 елның 27 июлендә Чепья авылында туган. 1974 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетына укырга керә. 1975 елда университетны тәмамлап атаклы Е.Завойский нигез салган магнит электроскопиясе һәм квант электроникасы кафедрасында инженер, өлкән лаборант булып эшли. 1984 елда шушында ук аспирантура тәмамлый, физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен диссертация яклый. Хезмәтен әлеге кафедраның фәнни лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр буларак дәвам итә. Россиянең төрле фән үзәкләрендә, Англиядә, Польшада, Германиядә конференцияләрдә, симпозиумнарда катнаша, электрон парамагнит резонансы мәсьәләләре буенча үзе алып бара торган фәнни эшләр, аларның нәтиҗәләре турында чыгышлар, докладлар ясый.

1996 елда И.Салихов Америка Кушма Штатларына эшкә чакырыла. Физика фәненең иң актуаль юнәлеше булган электрон парамагнит резонансы мәсьәләләре буенча фәнни эшчәнлеген дәвам итә. АКШның Дортмунд университеты профессоры, Нью-Гемпшир штатындагы Лебенон шәһәрендә яши.
Салихов Наил Салих улы — хезмәт ветераны.

1931 елның 9 мартында Пархода авылында дөньяга килгән. Башта Пыжмара, аннан соң Чепья мәктәпләрендә укып 1949 елда урта белем ала. 1950-1954 елларда Пыжмара, Комзавод, Сәрдек мәктәпләрендә балалар укыта. 1954-1956 елларда—Чутай җидееллык мәктәбе директоры. Аннан соң 1970 елның ноябренә кадәр Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбе директоры була.

1956 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый.

Н.С.Салихов 1970 елның ноябрендә «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозы рәисе итеп сайлана һәм аның белән 21 ел җитәкчелек итә. Бу—авыл хуҗалыгы тармагының интенсив үсеш кичергән һәм үзгәртеп кору дулкыннары астында җимерелү-таркалуга дучар ителгән чоры. Менә шушындый катлаулы, болгавыр чорда да Н.Салихов җитәкләгән хуҗалык үзенең матди нигезен, яшәү потенциалын саклап калды. Туган төбәгендә генә түгел, бөтен районда инсафлы, зыялы, исәпле, югары культуралы җитәкче буларак хөрмәт ителде, кешеләргә һәрвакыт мәрхәмәтле мөгамәләдә булды.

Н.Салихов пенсиягә чыкканнан соң да әле биш ел дәвамында хуҗалыкның техника куркынычсызлыгы буенча инженеры вазыйфаларын башкарды.

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1983 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1988 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». Төрле елларда халык депутатларының район һәм Нөнәгәр авыл Советлары депутаты булып сайланды.

Ветеран Нөнәгәр авылында яши.
Салихов Харис Салихҗан улы (Харис Салихҗан) — дин эшлеклесе.

1927 елның 30 июлендә Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлый алмый—1944 елда армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш юлы Чехословакия, Австрия җирләре аша үтә. Яралана.

Сугыштан соң Эчке эшләр халык комиссариатының Харьков училищесына җибәрелә, әмма авырып китү сәбәпле укуны ташларга туры килә. Бераз вакыт Дәүләт Куркынычсызлыгы комитеты карамагында эшли, Мәскәү-Рязань тимер юлы милициясе составында хезмәт итә. Казанга кайтып Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Тиздән аны Совет районына күчерәләр. Монда ул район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, милиция подполковнигы дәрәҗәсенә ирешә.

Х.Салихов сугыш юлларындагы батырлыклары һәм милиция органнарында озак еллар хезмәт иткәне өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 16 медаль белән бүләкләнә.

Сәяси карашлары өчен 1978 елда аңа милиция хезмәтеннән китәргә туры килә. 1987 елда шул ук сәбәпләр аркасында КПСС сафларыннан чыгарыла.

Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны ислам дине юлына кайтара—ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары, ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре». «Тукайның исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис Хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле ислам белгече буларак таныттылар. Ул Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары, аның баш казые итеп сайланды.

Казан шәһәрендә яши.
Сальников Алексей Васильевич — сугыш ветераны, һөнәр остасы.

Дорга авылында 1920 елның 24 мартында туган. 1935 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шушы чорда Сальниковлар гаиләсе авылдагы хәерчелектән качып Себер якларына юл ала. Тик анда да аларны бәхет көтеп тормый, тиздән алар Ярославль өлкәсенә киләләр. А.Сальников шушында тракторчылар курсында укый.

1939 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышы башлану белән аларны фронтка озаталар. Тазалыгын, елгырлыгын исәпкә алып аны разведка взводына билгелиләр. 1942 елның июлендә, 1943 елның августында каты яралана. Соңгы ярасыннан ул ике елга якын госпитальләрдә дәвалана, ике аягын югалта. Сугыштан ул туган авылына беренче группа инвалид булып, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр тагып кайта.

Тыныч тормышта А.Сальников икенче батырлыгын күрсәтә. Яшь егет килеш гарип булып калса да төшенкелеккә бирелми—гаилә төзи, балалар үстерә. Балачактан гармунчы булып үскән егет тиздән гармуннәр көйли, төзәтә башлый. Озак та үтми, үзе гармуннар ясарга тотына. Сандугач тавышлы тальян гармуннар ясатырга аңа Мари Иле Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Донбасс якларыннан, хәтта Мәскәүдән киләләр.

А.В.Сальников 1983 елның 15 декабрендә вафат булды. Ә ул ясаган, ул моң салган гармуннар һаман да безнең бәйрәмнәребезне бизи әле.
Сафин Әнәс Хәбибрахман улы — хезмәт ветераны.

1936 елның 9 июлендә Кариле авылында туган. 1951 елда Сосна җидееллык мәктәбен тәмамлый, колхоз производствосында эшли. 1955-1958 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядә хезмәт итү чорында шофер һөнәре ала.

1958 елдан Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсендә шофер булып эшли. Шушы хезмәткә дүрт дистә елдан артык гомерен биргән. Үз эшенә җаваплы карый белүе, техниканы яратуы һәм аны һәрвакыт төзеклектә һәм хәзерлектә тотарга омтылуы, югары хезмәт һәм кешелек культурасына ия булырга тырышуы белән ул җитәкчеләр, хезмәттәшләре арасында гел абруйлы булды.

Ә.Х.Сафинга 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.

Кариле авылында яши.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет