Иванова Мария Ивановна — Герой- ана.
1920 елның 26 июлендә Югары Субаш авылында туган. Шушында өч сыйныф белем ала. Ярлы гаиләдә туган кызга кечкенәдән өлкәннәр белән янәшәдә эшләргә, тир түгәргә туры килә.
1938 елда авыл укытучысы Василий Фролов белән гаилә коралар. Аларның гаиләсендә унбер бала туа, аларның унысы үсеп җитеп, тормыш юлына аяк баса. Балаларының һәрберсе әти-әниләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, үз язмышларының үз кулларында икәнен аңлап үсәләр һәм үз юлларын табалар. Бүгенге көндә уллары Рафаэль, Рифат, Дамир—инде хезмәт юлларын тәмамлап, лаеклы ялга чыктылар. Дания белән Лилия—Казан шәһәрендә гомер итәләр. Гүзәл Әлки районында яши. Радик, Марат, Клара, Роберт тамырларын туган авылларында җибәргәннәр. Күбесенең инде үз балалары үсеп җиткән.
Герой ана М.И.Иванова 1993 елның 11апрелендә вафат булды.
Ильясов Идрис Ильяс улы—партия һәм совет эшлеклесе.
1904 елның 30 гыйнварында Мамадыш районының Кече Сөн авылында туган. Башта авыл мәдрәсәсендә, 1917 елдан соң авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала. Җәен әтисе белән ялланып көтү көтә. 1921 елда ачлык һәм тифтән әтисе, кечкенә энеләре үлгәч, ике энесе белән Мамадыш кантонындагы «Сухопар» балалар бакчасына урнаштырыла. Бер елдан Мамадыштагы һөнәр мәктәбендә укый башлый, әмма аны тәмамлый алмый.
1925 елда—Үсәли волосте башкарма комитетында эш башкаручы. Бер үк вакытта шушында комсомол оешмасын төзүче була. 1926елдан—аның секретаре. 1928 елның февралендә Кукмара киез итек фабрикасының комсомол оешмасы секретаре итеп җибәрелә. 1925 елдан партия сафларында торган И.Ильясов 1925 елның ахырында партиянең Тәкәнеш райкомының җаваплы секретаре итеп сайлана. 1929-1930 елларда—ВКП(б)ның Мамадыш район комитеты инструкторы, җаваплы секретаре, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү буенча актив эш алып бара. 1931-1932 елларда—Тәкәнеш һәм Мамадыш районнарында «Колхозсоюз» рәисе. 1932-1936 елларда партиянең Кукмара һәм Әлмәт район комитетларында эшли.
1936 елда И.Ильясов ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы яртыеллык марксизм-ленинизм курсларында укый. 1938 елга кадәр Теләче МТСы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары була. 1938-1940 елларда—ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.
1940 елның мартында И.Ильясов ВКП(б)ның Балтач район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Район партия оешмасын ул 1942 елның ахырына кадәр җитәкли. Сугыш алды һәм сугышның беренче елларында аның җитәкчелегендә катлаулы оештыру һәм хуҗалык мәсьәләләре хәл ителә.
1942-1945 елларда Калинин районының Киров исемендәге совхозын җитәкли. 1946-1954 елларда— Татарстан АССР Министрлар Советы рәисенең кабул итү бүлмәсе җитәкчесе. 1954 елдан соң «Росбакалея»ның Татарстан идарәсендә эшли.
Төрле елларда партиянең Мамадыш кантон, Балтач район, Татарстан өлкә комитетлары әгъзасы итеп сайлана.
1995 елның 28 мартында Казан шәһәрендә вафат була.
Ильясов Таһир Марсель улы — һәвәскәр рәссам.
Казан шәһәрендә 1965 елның 5 декабрендә туган. Соңга таба гаилә Арчага күченә һәм Таһир Арчадагы 3-мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Укуын Казан сәнгать училищесында дәвам итә. 1985 елда училищены тәмамлый һәм Арча эшчеләр поселогында яңа гына ачылган сәнгать мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Тиздән аңа Совет Армиясенә китәргә туры килә. Солдат хезмәтен ул автомат түгел, рәссам пумаласы һәм мольберт тотып үти.
Армия хезмәтен үтәгәч ул Арчага кайта һәм бизәүче рәссам булып эшли. Сиксәненче еллар ахырында Балтачка күченгәч тә шушы ук хезмәтен дәвам итә.
1991 елдан Т.Ильясов Балтач сәнгать мәктәбенең рәсем классын алып бара, яңа рәссамнәр тәрбияли. Аның инде тугыз укучысы остазлары юлын сайлап рәсем сәнгатенә укуларын дәвам итәләр, аларның бишесе— үзе укыган Казан сәнгать училищесында.
Т.Ильясов нәфис әсәрләр иҗат итү өстендә дә актив эшли—аларның исәбе инде йөздән арта. Рәссамның яраткан жанры—пейзаж, рәсемнәрендә Балтач, аның кабатланмас табигать манзаралары. Портретлар, натюрмортлар да иҗат итә. Агачтан кырып, кисеп ясалган әсәрләре дә бар. Т.Ильясов иҗат иткән сәнгать әсәрләрен республикабызның күп төбәләрендә шәхси коллекцияләрдә очратырга мөмкин.
Т.Ильясов Балтач туграсының авторы.
Ильясова Роза Ильяс кызы — хезмәт алдынгысы.
Түнтәр авылында 1950 елның 17 июлендә туган. 1966 елда Түнтәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм «Дружба» колхозында сыер савучы булып эшли башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала. Фермадагы комсомол группасына җитәкчелек итә, үз үрнәге белән хезмәттәшләрен югары нәтиҗәле хезмәткә рухландыра. Берничә мәртәбә ВЛКСМның район комитеты әгъзасы итеп сайлана, ВЛКСМ өлкә комитеты конференциясендә катнаша 1970 елда Мәскәүдә ВЛКСМның уналтынчы съездына делегат булып барды.
Гаилә хәле буенча 1976 елда Үзбәкстан Республикасына күчеп китә, анда да инде партия сафларына алынган Р.Ильясова хезмәт алдынгылары рәтендә — аны Үзбәкстан коммунистлар партиясе съездына делегат итеп сайлыйлар.
1985 елдан бирле Төркмәнстан Республикасының Ташауз өлкәсендә яши.
Иманов Гали Гомәр улы — партия һәм совет эшлеклесе.
1895 елда Актаныш районының Адай авылында туган. Бала һәм үсмер еллары туган авылында крестьян хезмәтендә үтә. 1909-1912 елларда туган авылында яңа ачылган рус мәктәбендә укый, Минзәләдә һөнәр мәктәбен тәмамлап токарь, слесарь һөнәрләре ала. Урман кисү эшләрендә була. 1917 елда Урал төбәгенә китә. Пермь шәһәрендә 1919 елда куытучылар курсын тәмамлый. Туган ягына кайтып Минзәлә район мәгариф бүлегендә инспектор була, Пучыда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау мастерскоенда эшли. Донбасс якларына китеп дүрт ел паровоз машинисты ярдәмчесе була.
Партиянең «Авылга—йөз белән!» чакыруына кушылып кабат туган ягына кайта. Зур тормыш мәктәбе үткән, инде партия члены булып өлгергән Г.Имановны Актанышта волость комитеты секретаре итеп билгелиләр. Машина ширкәтләре, күмәк хуҗалыклар оештыруның беренче тәҗрибәләрен ул шушында уза. Тиздән аны эшче-крестьян депутатларының Буа район Советы башкарма комитеты рәисе итеп җибәрәләр.
1932 елның башында Г.Имановны Балтач районына шушы постка сайлыйлар. Күмәк хуҗалыклар оештыру, аларның беренче канатландыргыч уңышлары чоры бу. 1933 елда «Правда» газетасы Балтачлыларның уңышы турында бөтен илгә сөйли, «Яңа тормыш» колхозының эш тәҗрибәсен бөтен Союзга үрнәк итеп яктырта. Шушы елларда Балтачта яңа мәдәният йорты төзелә.
1934 елда Г.Иманов ВКП(б)ның Апас район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1940 елга кадәр аңа яңадан берничә районда шушы вазыйфаны башкарырга туры килә. 1940 елда— Минзәләдә хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. Авыр сугыш елларында хатын-кызларны сыер җигеп җир сөрергә өйрәткәндә сыер мөгезе эләгеп сыңар күзен югалта ул. Ике елдан дөм сукыр булып кала. Бу вакытта аңа 54 яшь була. Әмма шушы хәлдә дә 15 ел буе Минзәләдәге «Металлист» артеленә җитәкчелек итә.
Г.Г.Иманов Минзәләдә 1977 елның 2 мартында вафат була.
Ионов Михаил Семенович — хәрби хезмәткәр, полковник.
Сырья авылында 1934 елның 13 октябрендә туган. 1952 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елның көзендә Совет Армиясе сафларына алына—хәрби хезмәтне ул Ерак Көнчыгышта уза. 1957 елда хәрби хезмәтне тәмамлагач, Хабаровск шәһәрендә танк училищесында укый. 1961 елда Ерак Көнчыгыш хәрби округында взвод командиры булып офицер хезмәтен башлый. 1968 елда Хабаровск шәһәрендә хәрби академия тәмамлый, танк частьларында хезмәтен дәвам итә. 1989 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Хезмәтләре өчен 1968 елда Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Екатеринбург шәһәрендә яши. Аның юлын өлкән улы дәвам итә—ул өлкән лейтенант, танкист.
Ионов Семен Тимофеевич — сугыш әһм хезмәт ветераны.
1913 елның 21 сентябрендә Сырья авылында туган. Чепьяда икееллык миссионерлык мәктәбендә укый. Авылда колхоз оешкач колхозга керә. Сугыш алды елларында кырчылык бригадиры булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач Кызыл Армия сафларына алына һәм Мәскәүне дошманнардан саклауда катнаша. Волоколамск тирәсендәге каты бәрелешләр вакытында яралана һәм контузия ала. Савыгып чыккач Беренче Украина фронты гаскәрләре сафында артиллерист-наводчик буларак Украинаны, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Киев шәһәрен азат итү өчен барган авыр сугышларда була. Польша җирендә икенче мәртәбә яралана. Җиңү көнен Германиянең үз җирендә каршылый. 1946 елның язында демобилизацияләнә.
Сугыш кырларындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ. б. медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң озак еллар Сырья фермасының мөдире булып эшләде. 1979 елда вафат булды.
Исаев Олег Николаевич — Россия Федерациясе Герое.
1964 елның 14 гыйнварында Иске Көшкәт авылында туган. Урта Көшкәт мәктәбендә сигез сыйныф белем ала һәм Арча педагогия училищесына укырга керә. Мәктәптә укыганда ук тырышлыгы, зирәклеге белән аерылып тора, чаңгы спорты белән уңышлы шөгыльләнә. 1983 елда училищены тәмамлап Саба районының Иштуган мәктәбенә хезмәт һәм физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Шул елның көзендә хәрби хезмәткә алына. Ул кече командирлар курсын тәмамлый һәм Борисоглебск шәһәрендәге В.И.Чкалов исемендәге очучылар хәзерләү училищесына керергә теләк белдерә.
О. Исаев 1988 елда училищены тәмамлап Төньяк Кавказ хәрби округына билгеләнә. Анда өч ел очучылык серләренә тирәнтен өйрәнгәннән соң Германиядәге Совет гаскәрләре сафына кушыла.Әмма тиздән андагы таскәрләр чыгарыла һәм О.Исаев Ставрополь краеның Буденновск шәһәрендә хезмәт итә башлый. 1993-1994 елларда Таҗикстандагы хәрби операцияләрдә катнаша, Әфганстанга очып хәрби заданиеләр башкара. Шуларның берсендә яраланып госпитальдә дәвалана. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Россия армиясе Чечен Республикасында мәгънәсез сугыш операцияләрен башлагач О.Исаев анда йөздән артык хәрби очыш ясый. Гадәттән тыш катлаулы ситуациядә самолеты бәреп төшерелгән иптәшен коткара, шунда зарарланган самолеты белән Моздок аэропортына кадәр очып кайта. Бу батырлыгы өчен ул командование тарафыннан бүләкләнә.
1996 елның 5 маенда 1-класслы очучы майор О.Н.Исаев, очучы- снайпер И.В.Свиридов белән, чечен партизаннары позициясенә һөҗүмгә бара. Бу операция вакытында аларның самолетына ракета эләгә һәм ул һавада шартлый. Ике очучы да һәлак була. Аларның икесенә дә үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.
О.Н.Исаев гаиләсе яшәгән Воронеж шәһәрендә күмелде. Батырның әти-әниләре Иске Көшкәттә яши.
Искәндәров Җамалетдин Шиһабетдин улы — гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, подполковник.
1900 елның 2 маенда Әтнә авылында туган. 1907-1911 елларда Шода авылында волость мәктәбендә белем алган. 1912-1913 елларда Малмыжда ике класслы өяз рус-татар мәктәбендә укыган. 1914 елда әтисе белән бергә игенче хезмәтендә була. Аннан соң—Уржумда фабрикант Слесаревның скипидар заводында урман кисүче.
1919 елда Җ.Искәндәров эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына, Икенче Армия составына кергән укчы дивизия сафларында Көнчыгыш фронтта Колчакка каршы, Көньяк фронтта ак полякларга каршы сугыша. 1920 елның маенда каты яралана, контузия ала һәм Курган шәһәрендә дәвалана. 1920 елның сентябрендә ул кабат сафка баса, Казанга кече командирлар хәзерләү мәктәбенә җибәрелә. 1921 елның апрелендә укуын тәмамлап атаклы 4-Татбригадага взвод командиры итеп билгеләнә. 1922-1925 елларда Төркстанда басмачыларга каршы сугыша.
1926 елда Җ.Искәндәров кабат Казанда—ул берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе тыңлаучысы. 1927-1930 елларда данлы генерал Я.Чанышев җитәкләгән 1-Казан укчы дивизиясендә хезмәт итә. Тыныч тормышка сусау да көчле була анда—шушы елларда Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап агроном белгечлеге ала.
1931 елда милли хәрби частьлар бетерелә һәм Җ.Искәндәров Чиләбе шәһәренә аерым автомобиль ротасы командиры итеп җибәрелә. 1933 елда ул инде Хабаровск шәһәрендә аэродром хезмәте батальонының техника мастерское начальнигы. 1934-1937 елларда— Кытай чигендәге Борзя станциясендә, Улан-Удэ шәһәрендә танк батальоны штабы начальнигы урынбасары. 1938-1939 елларда— Иркутск шәһәрендә аерым автомобиль батальоны командиры. Шушында хәрби академиягә керүче командирлар курсын тәмамлый, томуми урта белем ала, үзлегеннән инглиз телен өйрәнә. 1939 елда Мәскәүдәге М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. Кызганычка каршы, аны тәмамлый алмый—Бөек Ватан сугыш башлана һәм Җ.Искәндәров зенит артиллериясе полкы командиры урынбасары вазыйфасында Мәскәүнең сәнәгать объектларын дошман авиациясе һөҗүмнәреннән сакларга җибәрелә. 1943-1945 елларда Беренче Украина фронты составындагы һава һөҗүменнән саклану корпусы штабының оператив бүлеге начальнигы урынбасары буларак сугыш операцияләрендә катнаша. Сугышны Берлин янындагы Бреслау крепостенда тәмамлый.
Подполковник Җ.Ш.Искәндәров 1946 елда отставкага чыга һәм Ленинград шәһәренә урнаша. Монда да хезмәттән аерылмый. Башта Ленинградның Василеостровский районының ОСОАВИАХИМ оешмасына җитәкчелек итә, аннан соң ДОСААФның район комитеты рәисе була. Шул ук вакытта киң җәмәгать эше алып бара.
Озын сугышчан юлда күрсәткән батырлыклары өчен Җ.Ш.Искәндәров Ленин, Сугышчан Кызыл Байрак, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 18 медаль белән бүләкләнә.
Җ.Ш.Искәндәров 1988 елның декабрендә Ленинград шәһәрендә вафат булды. Кабере Ленинград шәһәренең Көньяк зиратында.
Искәндәров Марс Җамалетдин улы — хәрби хезмәткәр, вице-адмирал, галим.
1927 елның 27 октябрендә Казан шәһәрендә танылган якташыбыз подполковник Җ.Искәндәров гаиләсендә туган. Башлангыч һәм урта белемне Иркутск, Улан-Удэ һәм Мәскәү янындагы Бабушкино шәһәрләре мәктәпләрендә укып ала. Балачагын әтисенең туган авылы Әтнәдә үткәрә.
Урта белем алгач 1943 елда Омск өлкәсенә эвакуацияләнгән Ленинград махсус хәрби диңгез мәктәбенә укырга керә. 1944 елда блокада алынгач бу уку йорты кабат Ленинградка кайта һәм хәрби диңгез хәзерлек училищесы дип атала башлый. Аны тәмамлап М.Искәндәров укуын М.В.Фрунзе исемендәге Югары хәрби диңгез училищесында дәвам итә. Аны 1949 елда тәмамлый. Кызыл Байрак орденлы Төньяк флотка су асты көймәсе штурманы итеп билгеләнә. 1949 елдан башлап 1991 елга кадәр сузылган сугышчан хезмәт юлы тулысынча хәрби диңгез флоты белән бәйле. Хезмәтенең 33 елы әлеге Кызыл Байрак орденлы Төньяк флотта үтә. 18 ел дәвамында су асты көймәләрендә йөзә. Ул су асты көймәсе командиры ярдәмчесе, су асты көймәсе командиры, су асты көймәләре берләшмәсе штабы начальнигы, берләшмә командиры урынбасары, Төньяк флот штабының оператив бүлеге җитәкчесе баскычларын үтә. 1965 елда Ленинградта хәрби диңгез академиясен, 1971 елда СССР Кораллы Көчләре Генераль штабы академиясен тәмамлый. Аңа контр-адмирал дәрәҗәсе бирелә һәм ул Төньяк флот штабы начальнигы урынбасары итеп билгеләнә.
М.Җ.Искәндәров хәрби хезмәт белән беррәттән фәнни эш белән дә шөгыльләнә: 1981 елда ул хәрби фәннәр кандидаты, 1991 елда—хәрби фәннәр докторы. Аның йөздән артык фәнни хезмәте дөнья күргән. Алар хәрби диңгез көчләрен оештыруның иң актуаль проблемаларына багышланган һәм хәрби техник, психологик, экологик, икътисадый гыйлемнәрнең фәнни синтезы булып торалар.
Зур хәрби тәҗрибәсен һәм фәнни хәзерлеген исәпкә алып 1983 елда М.Җ.Искәндәровны СССР Оборона министрлыгының Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры итеп билгелиләр. Институт алдына хәрби диңгез флотын бүгенге оператив обстановка таләпләре нигезендә яңартып кору һәм үстерү стратегиясен эшләү бурычы куела. Ун елга якын шушы институт белән җитәкчелек итү чорында 45тән артык фәнни учреждениене мобилизацияләп, галим-адмирал бу мәсьәләне эзлекле һәм гаять дәрәҗәдә уңышлы хәл итә. Аңа вице-адмирал хәрби дәрәҗәсе бирелә.
1992 елда отставкага китә һәм Россия Федерациясенең атом энергиясен файдалануга Дәүләт күзәтчелек комитетының атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы инспекциясе начальнигы постына билгеләнә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр әлеге инспекциянең референты булды.
М.Җ.Искәндәров 1993 елдан Халыкара информатика академиясенең, 1994 елдан Россия хәрби фәннәр академиясенең, 1997 елдан Халыкара экология, кеше һәм табигать куркынычсызлыгы академиясенең академигы, Санкт-Петербург Диңгезчеләр Җыенының хакикый әгъзасы.
Адмирал М.Җ.Искәндәров зур җәмәгать эше алып барды. Ул Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарларның милли- мәдәни автономиясенең Почетлы рәисе иде. 1997 елда икенче Бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнашты һәм аның Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайланды. Шул көннәрдә үзенең балачак эзләре калган Әтнә авылында кунакта булды.
Хәрби хезмәттәге фидакарьлекләре өчен 1957 һәм 1976 елларда Кызыл Йолдыз, 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 18 медаль белән бүләкләнде.
Данлы якташыбыз 2003 елның октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булды. Кабере шәһәрнең Көньяк зиратында.
Исмаев Илдус Эльбрус улы — галим, физика-математика фәннәре кандидаты.
1958 елның 8 гыйнварында Кама Тамагы районының Олы Карамалы авылында туган. 1975 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан Дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1980 елда югары белем алып СССР Фәннәр академиясенең органик һәм физик химия фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында инженер булып эшли башлый.1984 елда шул институт каршындагы аспирантурага керә. 1987 елда аспирантураны тәмамлап институтның фәнни хезмәткәре була, диссертация яклап физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1990 елда Германиядә, 1994 елда Голландиядә стажировка үтә. Катлаулы махсус медицина аппаратлары белән эшләү буенча халыкара сертификат ала. 1994 елдан Казан балалар медицина үзәгендә баш белгеч вазыйфасын башкара.
Галимнең 60тан артык фәнни хезмәтләре һәм авторлык таныклыклары бар. Аңа «СССРның уйлап табучысы» билгесе бирелде.
Бүгенге көндә Казан техник университетында эшли, доцент.
Исмәгыйлов Газизулла Исмәгыйл улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1917 елның 21 ноябрендә Яңгул авылында туган. Болгавыр елларда дөньяга килгән Газизулла нигезле белем ала алмый, яшьтән үк авыр хезмәткә җигелә. 1935 елда бәхет эзләп гаиләләре белән Ерак Көнчыгышка китәләр. Әмма 1936 елда кире кайтып колхозга керәләр. Газизулла исә шахтада эшкә урнашып кала.
1939 елда ул шушыннан хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка озатыла. Белоруссия территориясендә авыр сугышларның берсендә Г.Исмәгыйлов әсирлеккә төшә. Аңа берничә ай дәвамында коллык түбәнлеген кичерергә насыйп була. Әмма мондый түбәнлеккә озак түзә алмый иреккә күнеккән авыл егетенең йөрәге—ул иптәшләрен оештырып, сакчыларны юк итеп качу оештыра. Камалышта калып каңгырап йөрүче хәрби группалар белән берләшеп алар партизан отряды оештыралар, дошманга каршы яңадан көрәшә башлыйлар. Тиздән регуляр армия частьлары белән элемтәгә керәләр һәм аларның махсус заданиеләрен үти башлыйлар. Отряд 1944 елның уртасында илне азат итеп килүче совет гаскәрләре белән кушыла һәм Г.Исмәгыйлов дошманны тар-мар итү сугышларында батырлык юлын дәвам итә. 1945 елның гыйнварында ул авыр яралана, бер аягын югалта. Озын һәм газаплы госпиталь юлларын үтеп туган илгә 1946 елда гына авыру һәм инвалид булып кайта.
Г.Исмәгыйлов еш кына авыл яшьләре, балалар белән очраша, үзенең сугышчан юлы, партизанлык еллары турында сөйли иде.
Шактый соңлап, 1947 елның ахырында гына аңа батырлык билгеләре— Кызыл Йолдыз ордены, «Бөек Ватан сугышы партизаны», «Германияне җиңгән өчен» медальләре тапшырылды.
Ветеран 1979 елның 7 июлендә вафат булды. Кабере Яңгул авылы зиратында.
Исмәгыйлов Мөдәррис Исмәгыйл улы — сәнәгать һәм профсоюз эшлеклесе.
1932 елның 14 гыйнварында Түнтәр авылында туган. Бер елдан гаиләләре белән Мари АССРның Мари-Төрәк районындагы Кече Түнтәр (Түнтәр Пүчинкәсе) авылына күченәләр. Балачагы һәм үсмер еллары шунда үтә. Урта белемне «Мариец» поселогы мәктәбендә ала, хезмәт юлын да шунда башлый.
1965 елда М.Исмәгыйлов Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары белем алганнан соң аның хезмәт юлы Казан шәһәренең партия, совет, профсоюз органнары белән бәйле: КПССның Совет райкомы инструкторы, КПССның Казан шәһәр комитеты инструкторы, Вахитов районының халык контроле комитеты рәисе булып эшли. 1986 елда дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Казан шәһәре Идел Буе район коитеты рәисе итеп билгеләнә. Берничә айдан ул инде дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Казан шәһәр комитеты рәисе. Менә шушы җаваплы постта 1992 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче эшләде.
Гомере буе кешеләргә хезмәт иткән якташыбыз әле бүген дә Казан шәһәре Вахитов районы ветераннар советы идарәсенең актив әгъзасы. Ул һаман да кешеләр арасында, ул һаман да кешеләргә кирәк.
М.Исмәгыйловның хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, биш медаль белән бәяләнде.
Исмәгыйлова Нурания Зәки кызы — хезмәт ветераны.
1938 елның 2 февралендә Түбән Шубан авылында туган. Арча районының Хәсәншәех мәктәбендә җидееллык белем ала. Хезмәт юлын 1954 елда «Алга» колхозында сарыклар караучы булып башлый.Өч елдан аны сөт терлекчелегенең язмышын, перспективасын хәл итә торган тармакка—таналар карарга куялар. Монда ул 1961 елга кадәр эшли. 1961-1989 елларда сыер савучы булып эшләде.
Нурания Исмәгыйлова районда һәм республикада бишмеңчеләр хәрәкәтен башлаучыларның берсе, терлекчелектә интенсив технология кертү эшенең актив инициаторларыннан булды. Аның тәҗрибәсе республикабызда узган гасырның 70-80 елларында сөт җитештерүне күтәрүгә зур этәргеч ясады. Ул үз тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклаша белде, яшьләрнең яраткан остазы иде.
1984, 1985 елларда Н.Исмәгыйлова район савымчылары арасында беренче урынны яулап, районның Почет Тактасына кертелде. 1985 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. Хөкүмәтебез аны 1982 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, 1986 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. Ул берничә чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды.
Данлы ветеран бүгенге көндә туган авылы Шубанда яши.
Исрафилов Зөлфәт Зиатдин улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1941 елның 15 февралендә Яңгул авылында туган. 1959 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлап чыкканнан соң бер ел «Яңа тормыш» колхозында эшли. 1965 елда Казан ветеринария институтын тәмамлап ветеринария табибы белгечлеге ала. 1965-1966 елларда бер ел хәрби хезмәттә була. 1967 елның башыннан Балтачтагы терлек авыруларына каршы көрәш станциясенә эшкә килә. 1969 елның октябрь аена кадәр ветврач-эпизоотолог вазыйфаларын башкара, аннан соң ике ел ветстанциянең баш табибы урынбасары була. 1981 елдан хәзергәчә—әлеге станциянең җитәкчесе һәм бер үк вакытта районның баш ветеринария табибы.
Үзенең зур тырышлыгы, булдыклылыгы, хезмәт сөючәнлеге, тынгысызлыгы белән район хуҗалыкларында терлекчелек тармагының стабильлеген тәэмин итүгә һәм аның тотрыклы үсешенә ирешүгә олы хезмәт куйды. Әнә шул хезмәтләре өчен З.З.Исрафиловка 1982 елда Татарстан АССРның атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исем бирелде. 1983 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Исрафилов Сәйдәш Мәгъсүм улы — совет һәм хуҗалык эшлеклесе.
Пүскән авылында 1947 елның 28 декабрендә туган. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә һәм аны 1971 елда тәмамлый. Бер ел Тимирязев исемендәге колхозда инженер-механик булып эшли, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1972-1975 елларда— Тимирязев исемендәге колхозның баш инженеры.
1975 елда С.Исрафилов әлеге колхозның рәисе итеп сайлана һәм хуҗалыкны 1984 елга кадәр җитәкли. 1984 елда халык депутатларының Мамадыш район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәкъдим ителә. 1986 елда кайтып кабат Тимирязев исемендәге колхозны җитәкли.
С.Исрафилов авыл хуҗалыгы производствосын, аның проблемаларын тирән белүе белән һәрвакыт аерылып тора. Бигрәк тә икътисад өлкәсендә эрудициясе зур. Теге яки бу яңалыкка аның зарурлыгына, отышлылыгына тәмам инанганнан соң гына алына һәм шуның белән күпне ота. Аның җитәкчелегендә Тимирязев исемендәге хуҗалык районда иң алдынгы, икътисадый яктан нык нигезле хуҗалык булып әверелде.
С.Исрафилов 1999-2003 елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләде. Бүгенге көндә—«Татхлебопродукт» компаниесенең генераль директоры.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен 1997 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1998 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Халык депутатларының ике чакырылыш Балтач район Советына, күп мәртәбә Норма авыл Советына депутат итеп сайланды.
Достарыңызбен бөлісу: |