Кәлимуллин Каюм Кәлимулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
Иске Салавыч авылында 1915 елның 10 мартында туган. Салавыч авылында башлангыч белем ала. Хезмәт биографиясе бик яшьли башлана—ул колхозда бригада эшендә эшли. Техникага бик тә һәвәс егет колхозга кайткан беренче машинада шофер ярдәмчесе булып эшли башлый һәм шунда машина йөртү күнекмәләре ала.
К.Кәлимуллин 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Кече командирлар хәзерләү мәктәбендә укып өлкән сержант дәрәҗәсе ала, сигезенче гвардия армиясендә шофер булып хезмәт итә. Озак вакыт Советлар Союзы маршалы В.И.Чуйковның персональ шоферы була, аның белән бергәләп бик күп гыйбрәтле һәм куркыныч ситуацияләргә эләгә. Сугышның башыннан ахырына кадәр фронт юлларын үткән якташыбыз зур хөкүмәт бүләкләренә лаек була—Сугышчан Кызыл Байрак, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Олы полководец В.И.Чуйков үзенең истәлекләр китабында К.Кәлимуллинны зур хөрмәт һәм соклану хисләре белән искә ала.
К.Кәлимуллин сугыштан кайтканнан соң берничә ел колхозда шофер булып эшләде. 1948 елдан—Балтач МТСы шоферы.
1954 елның 3 октябрендә юл һәләкәтендә фаҗигале төстә һәлак булды.
Кәлимуллин Кәшифелхак Кәлимулла улы — диңгезче.
1916 елның 20 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. Башлангыч белемне Бөрбаш авылы мәктәбендә ала. 1930 елда туган апасы аны Урта Азиягә алып китә. 1937 елга кадәр Ташкент шәһәрендә буяу фабрикасында эшли.
1937 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм Ерак Көнчыгышта диңгезче булып хезмәт итә. Шушы хезмәтне ярата һәм гомерен диңгезче хезмәтенә багышлый. Аңа теплоходта гади матрос булып та, пешекче булып та, ягу операторы булып та, машина бүлеге механигы булып та хезмәт итәргә туры килә. 1948-1971 елларда «Смольный» йөк-пассажир теплоходында эшли. Шушы диңгез корабы белән күп океан-диңгезләрне кичә, дөньяның күп илләрендә була.
К.Кәлимуллинның фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул 1965 елда «Почет билгесе»,1971 елда Ленин орденнары, берничә медаль белән бүләкләнә.
Гомеренең соңгы чорында диңгезче якташыбыз туган авылы Бөрбашта яшәде. Ул 1985 елның 25 гыйнварында вафат булды.
Кәлимуллина Дания Закирҗан кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
1945 елның 4 июнендә Тәрхан авылында туган. Иске Чепья башлангыч мәктәбен, 1964 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Чиләбе шәһәренә килеп электрометаллургия комбинатына эшкә урнаша, курсларга йөреп кранчы һөнәре ала, кранчы булып эшли.
1967 елда туган ягына кайта һәм Нөнәгәр мәктәбендә өлкән пионервожатый, мәктәп интернаты, озайтылган көн группасы тәрбиячесе булып эшли. 1991 елдан—татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ислам әхлагы дәресләре бирә.
1994 елда читтән торып Казан Дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлады.
Д.Кәлимуллина киң җәмәгать эше алып бара. Ул Нөнәгәр авылы, аның кешеләре, Нөнәгәр мәктәбе турында мәгълүматлар туплый, авыл тарихы музеен оештырды. Район энциклопедиясен хәзерләүдә актив катнашучыларның берсе. Тарихи эзләнүләргә яшьләрне, балаларны да җәлеп итә, мәктәптә «Мирас» түгәрәген җитәкли, гомүмән, класстан тыш тәрбия эшләренә зур игътибар бирә.
Кәримова Гыйлембану Кәрим кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
1904 елның 17 гыйнварында Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Йөрек авылында туган. Шушы авыл мәдрәсәсендә укыган. Революциядән соң совет мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын күп чордашлары кебек үк әтисенең крестьян хуҗалыгында бик яшьтән башлый.
Г.Кәримова 1922 елда Кукмара районының Байлар Сәрдеге авылында балалар укыта башлый. 1929 елда Арчада укытучылар хәзерләү курсларында укый һәм Пархода башлангыч мәктәбенә җибәрелә.
1931 елда Иске Пукшинер авылы егете Габдулла Фәйзуллин белән гаилә төзиләр һәм Гыйлембану шушы авыл мәктәбенә укытырга күчә.
1954 елда Г.Кәримова лаеклы ялга чыга. 1963 елда ире Габдулла вафат булгач Ульяновск шәһәренә кызы янына китә. 1970 елда туган авылы Иске Йөреккә кайта һәм 1974 елның 6 июнендә шунда вафат була.
Г.Кәримова үз гомеренең 25 елын районыбыз җирлегендә балалар тәрбияләүгә багышлады. Ул балаларның гына түгел, Пархода, Пукшинер кебек район үзәгеннән ерак, кечкенә авылларның бөтен халкының якын киңәшчесе, сердәше булды. Менә шушы тыйнак, әмма игелекле хезмәте өчен ул 1950 елда илебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек булды.
Кәримова Дания Кәрим кызы — хезмәт ветераны.
1937 елның 28 декабрендә Түнтәр авылында туган. Шушында җиде сыйныф белем ала һәм «Дружба» колхозында хезмәт юлын башлый. 1964 елдан—сыер савучы. Менә шушы хезмәтендә ул үзен чын мәгънәсендә иҗади эшләүче, тырыш хезмәт кешесе итеп күрсәтте. Зур сөт өчен көрәш башланган 60-70 елларда районның иң алдынгы савымчылары арасында булды. Дания Кәримованың хезмәте район трибуналарыннан башкалар өчен үрнәк итеп куелды. 1969 елда аңа Коммунистик хезмәт ударнигы исеме бирелде. Шушы романтик елларның бер асыл шәхесе ул.
Фидакарь хезмәте өчен Д.К.Кәримова 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
1986 елда гаилә сәбәпләре аркасында Мари АССРга күчеп китә, «Восход» совхозының алдынгы савымчысы булып эшен дәвам итә.
Ветеран бүгенге көндә Мари Иле Республикасының Мари-Төрәк районындагы Пыжмара Пүчинкәсе авылында яши.
Кәримова Сәвия Салих кызы — хезмәт ветераны.
Кили авылында 1948 елның 12 февралендә туган. Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап 1964 елда Тимирязев исемендәге колхозның Чапшар мөгезле эре терлек фермасында сыер савучы булып хезмәт юлын башлый. 1972 елда Кили дуңгызчылык фермасына эшкә килә, 1990 елдан— шушы ферманың мөдире. Аның җитәкчелегендә әлеге коллектив хуҗалыкның матди-финанс нигезен ныгытуга зур өлеш кертүче, югары рентабельле эшләүче коллективка әверелде. Ферма коллективы һәм аның мөдире күп мәртәбә Тимирязев исмендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Ит терлекчелеген үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен С.Кәримова 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
С.Кәримова бүгенге көндә лаеклы ялда, туган авылы Килидә яши. Аның эшен Кили фермасында дуңгыз караучы булып эшләүче кызы Әлфия дәвам итә.
Кәримуллин Хәмит Габидулла улы — спорт остасы.
1959 елның 28 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. 1976 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1981 елда институтны тәмамлап авыл хуҗалыгы инженеры белгечлеге ала һәм ике ел армия сафларында хезмәт итә.
1983-1986 елларда— «Яңа тормыш» колхозының баш инженеры. 1985 елда районның иң яхшы инженеры дип таныла, рәсеме районның Почет Тактасына кертелә. 1986-1995 елларда—төзелеп ята торган бәрәңге эшкәртү комбинаты директоры. 1995-1998 елларда Х.Кәримуллин районыбызның «Ударник» колхозына уңышлы җитәкчелек итте. Бер ел эчендә бөртеклеләрнең уңышын ике мәртәбә арттыруга ирешеп, районның хезмәт алдынгылары җыенында хакимиятнең махсус бүләгенә лаек булды. 1998 елдан соң ул «Агрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыятенең баш инженеры һәм башка вазыйфаларны башкарды. Бүгенге көндә район җир кадастры хезмәте рәисе.
Х.Кәримуллин—милли көрәш остасы. Көрәш серләрен Бөрбаш урта мәктәбендә укыганда данлыклы остаз В.Гарифуллин кул астында өйрәнә. Институтта уку чорында үзе дә тренер буларак яшь көрәшчеләр хәзерли. Казан, Чабаксар, Октябрь шәһәрләрендә уздырылган Россия чемпионатларында беренчелекне, берничә мәртәбә призлы урыннарны яулый. Татрстан күләмендәге ярышларда күп мәртәбә беренче, икенче, өченче урыннарны яулады. 1977, 1978, 1991 елларда М.Җәлил призына «Ватаным Татарстан» газетасы уздыра торган көрәш бәйгеләрендә икенче булды. Күп мәртәбә Балтач, Малмыж, башка районнарның сабан туйларының батыры исемен яулады.
1978 елда милли спорт тәрләре буенча РСФСРның спорт мастеры исеме бирелде.
Кәримуллина Галия Гарифулла кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
Салавыч авылында 1919 елның декабрь аенда туган. 1938 елда Яңгулда урта мәктәп тәмамлый һәм Салавыч мәктәбендә укыта башлый. Монда ул 1947 елга кадәр эшли, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында укый. 1947-1949 елларда Кариле башлангыч мәктәбендә укыта, 1949 елда Норма мәктәбенә килә.
Балаларны яратуы, укыту методикасын яхшы белүе, үз эшенә иҗади каравы белән тиз арада коллективта тирән ихтирам казана һәм аны мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Бу коллективта ул 1974 елга кадәр эшләде.
1955 елда районыбыз сайлаучылары Г.Г.Кәримуллинаны РСФСР Югары Советының дүртенче чакырылышына депутат итеп сайладылар. Нәтиҗәле хезмәте өчен «Хезмәттәге батырлык өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медальләре белән бүләкләнде. Аңа «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе бирелде.
1982 елның 5 ноябрендә вафат булды.
Кәримуллина Зәйнәп Гарифулла кызы — партия эшлеклесе.
1903 елда Салавыч авылында туган. Балачагы һәм үсмер еллары туган авылында авыр крестьян хезмәтендә узган. Шундагы мәдрәсәдә укый-язарга өйрәнгән. Яшьли бәхет эзләп чит якларга чыгып киткән. Аның яшьлек еллары— ун елга якын—Пермь өлкәсенең Кизел, Томск, Анжеро-Судженск шәһәрләрендә, Ойрот (1948 елдан—Таулы Алтай) автономияле өлкәсендә үткән: ул мәктәп каравылчысы, балалар йорты тәрбиячесе, хастаханә санитаркасы булып эшли.
1924-1925 елларда Томск шәһәрендә совет-партия мәктәбендә укый. Бу бәхеткә ул үзенең тиктормас принципиаль холкы һәм актив җәмәгать эшчәнлеге аркасында ирешә.
1926 елда зур тормыш юлы үтеп хезмәт чыныгуы алган З.Кәримуллина Татарстанга кайта. 1926-1930 елларда Казанда Татар Коммунистик университетында укый. Аны ВКП(б)ның Кукмара район комитетына культура һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1934-1935 елларда Саба МТСы сәяси бүлеге начальнигының хатын-кызлар белән эшләү буенча урынбасары була.
1935 елда З.Кәримуллина туган районы Балтачта партиянең район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Берничә айдан ул—райкомның беренче секретаре. Аны хәтерләгән өлкәннәр секретарьның үтә кырыслыгын, хәтта тупаслыгын, ләкин эштә төгәллеген искә алалар. Шәхес культының иң котырынган чорында мондый сыйфатлар, билгеле, аның язмышында тискәре роль уйный. 1936 елда әле бер елга якын элек кенә сайланган беренче секретарь репрессияләнә һәм аның гомере вакытсыз фаҗигале рәвештә өзелә.
Күренекле якташыбыз 1956 елда тулысынча акланды.
Килдиев Мөхәммәтҗан Муса улы — мәгариф хезмәте ветераны.
1895 елда хәзерге Мордва Республикасы Кадошкино районы Большие Поляны (Зур Ыса) авылында туган. Аның нәселе атаклы татар князьләре Килдиевләрдән килә—бу нәсел М.Г.Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» китабында да телгә алына. Әмма унтугызынчы гасыр азагына бу нәсел инде таралган, ярлыланган була. М.Килдиев үзе тутырган анкетада чыгышын «Мещаннардан» дип күрсәткән.
М.Килдиев яшь килеш патша армиясенә алына һәм беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, яраланып пленга эләгә. Савыккач ул Австрия җирләреннән кача һәм революциядән соңгы болгавыр Россиягә кайта. Туган авылында крестьян хезмәтендә була. Соңрак Уфага килеп педагогия техникумында белем ала.
Утызынчы елларда үзенең социаль чыгышын искә төшереп эзәрлекләүләр башлангач Урта Азиягә китә. Сугыш алды елларында Татарстанга кайта. Берничә елдан Балтач районына килеп Сосна авылында урнаша, Сосна мәктәбендә табигать фәннәрен укыта. Мәктәпнең тәҗрибә участогына җитәкчелек итеп, аны районда үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрә. Бөек Ватан сугышы елларында Балтачта район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.
Нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен 1949 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.
1958 елда вафат була. Кабере Сосна авылы зиратында.
Килдиева Гайшә Мирзаҗан кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
1901 елның 12 маенда хәзерге Мордва Республикасы Кадошкино районы Большие Поляны (Зур Ыса) авылында туган. Бу аның бабасы—атаклы татар помещигы Капкаевның нәсел имениесе. Ул бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның имениесе Ясная Поляна белән янәшә һәм Капкаевлар үз вакытында Л.Н.Толстой белән якын дуслык элемтәләрендә булалар, аралашып-фикерләшеп яшиләр. Күп яктан атаклы язучының халыкчанлык идеяләрен үзләштергән бабасы үз хисабына авылда мәктәп һәм хастаханә төзетә. Аның оныгы, кечкенәдән белем һәм зәвыклы тәрбия алган Гайшә мәктәпнең беренче укытучысы була, ул 16 яшьтән укыта башлый.
Революция шаукымы бу гаиләне дә төрле тарафларга тарата. Үзенең авылдашы, князьләр токымыннан булган Мөхәммәтҗан Килдиевкә тормышка чыккан Гайшә Уфага килә, мондагы мәктәптә укып белемен тирәнәйтә. Утызынчы елларда алар гаиләсенә эзәрлекләүләр ачысын да татырга туры килә.
Сугыш алды елларында бу гаилә Татарстанга килеп чыга һәм Балтач районының Сосна авылында төпләнә. Гайшә һәм Мөхәммәтҗан Килдиевләр авыл мәктәбендә балалар укыта башлыйлар. Алар тиз арада балаларның һәм авыл халкының тирән ихтирамын яулыйлар.
Балалар тәрбияләүдәге олы хезмәтләре өчен 1949 елда Гайшә Килдиева Ленин ордены белән бүләкләнә.
1958 елда ире вафат булгач олы улы Хәлил һәм кызы Хәят янына Пермь шәһәренә китә. Шунда 1980 елның 5 ноябрендә вафат була.
Кириллова Татьяна Кирилловна — мәгариф хезмәте ветераны.
1886 елның 25 гыйнварында Түбән Ушма авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Үзлегеннән һәм Лызидагы церковно-приходская школада укып белем ала. Хезмәт юлын бик иртә—15 яшьтә үк башлый, Югары Ушма авылында балалар укыта. Ул Түбән Ушмада 1918 елда мәктәп оештыручыларның берсе була һәм 1954 елга кадәр шушы мәктәпнең укытучысы һәм мөдире була. Шулай итеп, Т.К.Кириллова ярты гасырлык гомерен биредәге удмурт балаларын укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Бер үк вакытта авылның, андагы партия һәм комсомол оешмаларының эшендә актив катнаша, башлап йөрүче була. Чын мәгънәсендә бер гомергә сузылган тоташ батырлык үрнәге!
Т.К.Кириллова халык мәгарифе өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен 1937 елда Ленин, 1946 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Ленин орденын ул Мәскәү Кремлендә М.И.Калинин кулыннан ала. Ул эшче-крестьян депутатларының беренче чакырылыш Балтач район Советы депутаты.
Т.К.Кириллова 1957 елның 26 октябрендә үлде. Кабере Югары Ушма авылы зиратында.
Кокров Петр Александрович — хезмәт ветераны.
1931 елның 28 декабрендә Иске Торҗа авылында туган. 1947 елда Иске Көшкәт җидееллык мәктәбен тәмамлаган. 1949 елга кадәр туган авылындагы «Выль Улон» колхозында эшли. 1949-1951 елларда—Чепьядагы промкомбинат эшчесе.
1951-1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач кабат колхоз производствосына килә. 1962 елда инде зурайтылган Чапаев исемендәге (соңыннан «Шушма» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы) колхозның Иске Торҗа бригадасына бригадир итеп куялар һәм ул шушы борчулы хезмәтен утыз ел башкара. Шул чорда кичке классларга йөреп урта белем, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап агроном белгечлеге ала. Ул район колхозларының иң яхшы бригадирларының берсе, яшьләргә остаз, өлкәннәргә киңәшче булды. Авылдашлары аны күп чакырылышта Смәел авыл Советы депутаты итеп сайладылар. Егеме өченче-егерме дүртенче район конференцияләрендә ул КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды.
П.А.Кокровның күпьеллык тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнде. Ул 1974 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1972 елда ВДНХның көмеш медаленә лаек булды.
П.А.Кокров 1998 елның 20 мартында вафат булды.
Кондратьев Николай Кондратьевич — хәрби хезмәткәр, подполковник.
1927 елның 20 мартында Югары Субаш авылында туган. Шунда дүрт сыйныф белем ала. Бер ел Түнтәр мәктәбендә укый. Тиздән аларның зур гаиләсе Мари АССРга күчеп китә. Җиденче сыйныфны Мари АССРның ул вакыттагы Хлебниково районы үзәгендә тәмамлый. 14 яшеннән авыр колхоз эшләрен башкара. Озакламый аны хәтта бригадир итеп куялар.
1944 елның көзендә армия сафларына алына. Ул Ульяновск өлкәсенең Инга шәһәрендә укчылар әзерләү полкында хезмәт итә, укый. 1945 елның июнендә Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Н.Кондратьев сугыштан соң да армия сафларында кала. 1945-1951 елларда Байкал арты хәрби округында хезмәт итә, урта белем ала, хәрби училище тәмамлый. 1952-1955 елларда Кытай Халык Республикасында укчы полк командиры була. Кытай Халык Республикасының Оборона министры Чжу-дэ аны үз кулы белән «Кытай-Совет дуслыгын ныгыту өчен» медале белән бүләкли. 1955-1963 елларда— Кытай-Совет чигендә застава командиры. Соңрак Үзбәкстанда, Балтик буенда хезмәт юлын дәвам итә. Читтән торып Ташкент педагогия институтын, Ф.Э.Дзержинский исемендәге хәрби академияне тәмамлый.
Н.К.Кондратьев зур хәрби командир буларак үзенең иң өлгереп җиткән, үсеш чорында 1973 елның 20 февралендә Ленинград шәһәрендә яшьли кинәт вафат була. Аның гаиләсе Санкт- Петербург шәһәрендә яши.
Константинов Яков Яковлевич — авыл хуҗалыгы белгече.
1933 елның 5 ноябрендә Дорга авылында туган. 1953 елда Пыжмара урта мәктәбен тәмамлаганнан соң «Активист» колхозында кырчылык бригадиры булып эшли башлый, шуннан хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән демобилизацияләнеп 1957-1958 елларда Свердлов өлкәсенең Сухой Лог шәһәрендә шифер заводында эшли. 1958-1963 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, галим-агроном белгечлеге ала.
1963-1966 елларда Киров өлкәсенең Малмыж районында башта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы, соңрак Киров исемендәге күмәк хуҗалыкта партия оешмасы секретаре булып эшли. 1966 елның октябрь аеннан пенсиягә киткәнче «Яңа тормыш» колхозында баш агроном вазыйфаларын башкарды. Төп хезмәтеннән тыш бригада партоешмасы секретаре, пропагандист булды. Егерме ел дәвамында Яңгул авыл Советы депутаты булып сайланды.
Я.Я.Константинов югары квалификацияле, тәҗрибәле белгеч буларак хуҗалыкта игенчелекне үстерү, алдынгы технологияләрне практикага кертү буенча гаять нәтиҗәле эшләде. Күп еллар дәвамында агротехниканың яңа, прогрессив алымнары, авыл хуҗалыгы культураларының яңа, уңдырышлы сортлары «Яңа тормыш» хуҗалыгында сынау үтеп тормышка кертелделәр һәм районыбызның, республикабызның башка хуҗалыкларына таратылдылар. Игенчелек буенча күп район һәм республика семинарлары да шушы колхоз базасында уздырылды, хуҗалык алдынгы тәҗрибә учагы булды.
Я.Я.Константинов 1982, 1986, 1992 елларда районның иң яхшы агрономы исемен яулады, рәсеме районның Почет Тактасына куелды. 1986 елда бөртекле культуралардан һәм бәрәңгедән югары уңыш алган өчен ВДНХның бронза медаленә лаек булды. 1981 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелде.
Хәзерге вакытта пенсиядә, Яңгул авылында яши.
Копаров Валерий Александрович — хезмәт ветераны.
1939 елның 25 апрелендә Чепья авылында туган. 1955 елда Чепья урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлый һәм колхозда эшли башлый—терлекләр карый, көтү көтә, йөк төяүче була. 1959-1960 елларда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып киң профильле тракторчы-машинист һөнәре ала.
1960 елда «Труд» колхозында тракторчы булып эшли башлый һәм үзенең бөтен гомерен шушы хуҗалыкта шушы хезмәткә багышлый. Аңа яраткан хезмәтеннән бары тик 1960-1963 елларда гына аерылып торырга туры килә—ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
В.Копаров үз эшен яратуы, аңа үтә җаваплы каравы, тырышлыгы һәм булдыклылыгы белән һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Күп мәртәбә колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең кыйммәтле бүләкләренә, Мактау Грамоталарына лаек булды. Тырыш хезмәте өчен 1982 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде
Бүгенге көндә лаеклы ялда, Чепья авылында яши.
Копаров Юрий Александрович — хезмәт ветераны.
1942 елның 5 гыйнварында Чепья авылында туган. 1959 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Бераз колхозда эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүчеләр сафында Казахстанның Семипалат өлкәсенә китә, «Семипалатинский» совхозында эшли. Тиздән аны терлекчелек тармагына билгелиләр. Яшь булуына карамастан аны инде 1964 елда совхозның зоотехнигы итеп билгелиләр. 1970 елда читтән торып Семипалат зооветеринария институтын тәмамлый.
1972 елда Ю.А.Копаров туган ягына кайта. 1972-1978 елларда— «Труд» колхозының Сырья дуңгызчылык фермасы зоотехнигы. 1978 елдан бирле шул ферманың мөдире. Нәкъ менә шушы елларда Сырья фермасы районда иң югары күрсәткечләргә иреште, башкалар өчен үрнәк хезмәт мәктәбе, алдынгы тәҗрибә үзәге булып әверелде.
Ю.Копаров берничә мәртәбә районның иң алдынгы ферма мөдире итеп танылды, район хезмәт алдынгылары җыеннары сәхнәсенә күтәрелеп зур бүләкләр алды. Терлекчелекне үстерүдәге фидакарь хезмәтләре өчен Ю.А.Копаровка 1989 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Ветеран Сырья авылында яши, хезмәтен дәвам итә.
Копосова Мария Ивановна — мәгариф хезмәте ветераны.
1912 елның 29 гыйнварында Архангельск өлкәсенең Каргополь шәһәрендә туган. 1930 елда шунда ук урта мәктәпне тәмамлый һәм Архангельск педагогия институтына укырга керә. 1935 елда институтны тәмамлап рус теле өәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала, балалар укыта. Фин сугышы башлангач 1940 елда эвакуацияләнеп Чепьяга килә. Шушыннан соң аның бөтен гомере Чепья урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты укыту белән бәйле. Олы җанлы шәхес, оста педагог, үз эшенә бөтен җаны белән бирелгән, тирән белемле һәм методик хәзерлекле укытучы М.И.Копосова берничә буын татар, удмурт, мари балаларында үзендәге күркәм сыйфатларны армый-талмый тәрбияләде, Чепья төбәге халкының иң яраткан кешеләренең берсенә әверелде. Монда М.И.Копосованы әле бүген дә сагынып, юксынып искә алалар. Остазларының эшен дәвам итеп, аннан бу эшкә мәхәббәт чаткысы алып рус теле һәм әдәбияты белгечлеге сайлаган күпләр бүген районыбыз мәктәпләрендә эшлиләр.
1967 елда пенсиягә киткәннән соң да ул әле озак еллар яраткан эшен дәвам итте. Фидакарь хезмәтләре өчен 1966 елда Татарстан АССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
М.И.Копосова 1990 елның 19 апрелендә Каргополь шәһәрендә вафат булды.
Корбангалиев Таһир Нургали улы — хезмәт алдынгысы.
1947 елның 2 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. 1962 елда шушында сигезьеллык мәктәп тәмамлый. Дүрт айлык курсларда укып механизатор һөнәре ала. 1964 елдан 1994 елга кадәр «Бөрбаш» совхозында МТЗ-80 маркалы трактор белән эшли, башлыча терлекчелек фермасына хезмәт күрсәтә. Бер генә көнгә дә өзеклеккә урын калдырмый торган, алны-ялны белмәгән шушы җаваплы хезмәткә Т.Корбангалиев үзенең өч дистә ел гомерен бирә. Шушы хезмәте дәверендә сигезенче, тугызынчы, һәм унынчы бишьеллыклар ударнигы исеменә лаек була. Аның хезмәтенә иң югары бәя исә 1994 елда Республикабыз Президенты Указы белән бирелгән Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем.
Красильников Василий Осипович — сугыш һәм хезмәт ветераны, һөнәр остасы.
Данлыклы тимерчеләр династиясеннән. 1909 елда Салавычта туган. Салавыч авылы кешеләренең сөйләвенә караганда, Василийның әтисе Осип Салавычка гаиләсе белән унтугызынчы гасырның җитмешенче еллары тирәсендә күченеп килә һәм тимерче алачыгында эшли. Гаять күп һөнәрле зат була. Колхозлашу чорына кадәр һәм аннан соңгы елларда авылда металл белән бәйле барлык эшләрне Осип дәдәй һәм аның ике улы—Василий белән Федор башкаралар. Ул гына да түгел, алар аяк киемнәре теккәннәр, сәгать төзәткәннәр, рус кешеләре буларак авыл кешеләренә рус имлясын өйрәткәннәр, ярым надан авыл кешеләренә хатлар, прошениеләр, адреслар язып бирүдә булышканнар. Бу күпкырлы һөнәр ияләренең даны тирә-як авылларга да таралган.
В.Красильников Бөек Ватан сугышында катнаша, күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң пенсиягә чыкканчы колхоз тимерчелегендә эшли. 1977 елда Салавыч авылында вафат була. Аның абыйсы Федор өлкән яшьтә булу сәбәпле сугышта катнашмый, гомере буе авылда тимерчелек хезмәтен башкарып олы яшькә җитеп үлә.
Красильниковлар йорты янындагы урам күпере (Казан-Пермь юлының 103 км) халык телендә «Тимерче күпере» дип йөртелә. Авыл халкы үзенең яраткан затларының истәлеген әнә шулай үзенчәлекле итеп мәңгеләштергән.
Кубашев Петр Николаевич — язучы, композитор.
1932 елның 25 июнендә Удмурт АССРның Алнаш районы Алнаш авылында туган. 1948 елда шунда ук урта мәктәп тәмамлый, Удмурт дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1954 елда институтны тәмамлап рус һәм удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала, Татарстанның Чепья районына җибәрелә. 1954-1958 елларда башта Чепья рус-татар урта мәктәбендә укыта, соңрак удмурт урта мәктәбендә директор урынбасары була.
Чепьяда эшләгән елларында ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый, аларны удмурт газета-журналларында бастыра, музыка белән кызыксына. Балалар белән удмурт үзешчән сәнгать түгәрәге оештыра, спектакльләр куя.
Иҗат омтылышы аны 1958 елда Ижевск шәһәренә алып килә. Ул актив журналист— удмурт телендә чыга торган төрле газета-журналларда эшли, иҗат итә. Бер-бер артлы хикәяләре, повестьләре, пьсалары басыла, китаплары чыга. Бер үк вакытта рус һәм татар язучыларының әсәрләрен удмурт теленә тәрҗемә итә. 1963 елда «Алнаш турьес» исемле җырлар китабы, 1968 елда «Пал ката» исемле поэмасы, 1981 елда «Габи латек» повесте, 1988 елда «Удалтэм ароес» повесте аерым китап булып чыга, «Акшан вакыт» пьесасы Удмурт дәүләт драма театрында куела. Күп удмурт шагыйрьләренең шигырьләренә көйләр яза. Аның Н.Васильев шигыренә язылган «Әй сез, матур кызлар..» җыры татарлар һәм башка халыклар арасында да киң популярлык казанды. 1990 елдан—Россия Федерациясе язучылар берлеге әгъзасы. 1992 елда Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Ижевск каласында яши, иҗат итә.
Достарыңызбен бөлісу: |