Закиров Илдус Мөхәммәтгали улы – галим, техник фәннәр докторы, академик.
1938 елның 15 июнендә Балтач авылында туган. 1945 елда Нурлат урта мәктәбенә керә һәм монда җиде сыйныф укый. 1955 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елда А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтының очу аппаратлары двигательләре факультетына укырга керә. Шушы көннән бүгенгәчә аның хезмәт юлы әлеге институт белән бәйле. 1961 елда институтны тәмамлагач ул ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, фәнни эшләр буенча проректор баскычларын үтә. Хәзерге көндә дә институтның очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасы мөдире.
И.М.Закиров 1995 елда Дәүләт сәнәгать, бизнес һәм приватизация институты директоры итеп билгеләнә, Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү Дәүләт комитетының коллегиясе әгъзасы булып сайлана.
И.М.Закиров – авиация техникасы һәм машина төзүнең башка тармакларында юка стеналы конструкцияләрне пластик юл белән формалаштыру процесс һәм ысулларын модельләштерү һәм проектлаштыру өлкәсендә күренекле галим, 200дән артык фәнни хезмәт, 11 фәнни китап һәм дәреслекләр, 52 СССР һәм Россия, дистәләгән халыкара авторлык таныклык һәм патентлары авторы. Аның хезмәтләре Германия, Бөекбритания, Япония, Франция, Швейцария һ.б. күп илләрдә басылган. Ул уйлап тапкан җайланмалар җәм җитештерү ысуллары Казан, Мәскәү, Ульяновск, Ташкент, Самара, Киев, Воронеж, Харьков, Алма-Ата, Брянск һ.б. шәһәрләрнең зур предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.
Зур фәнни хезмәтләре өчен И.М.Закировка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән абруйлы исем бирелде. 1992 елда ул Татарстан Фәннәр академиясе, 1994 елда Россия Федерациясенең Сыйфат проблемалары академиясе академигы итеп сайланды. Уйлап табу һәм рационализаторлык тәкъдимнәре 1985 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш, 1988 һәм 1989 елларда— алтын медальләре белән бәяләнде. 1986 елда иң яхшы фәнни хезмәт өчен СССР Югары уку йортлары Дәүләт комитеты премиясен алды. 1989 елда аңа халык хуҗалыгының иң әһәмиятле юнәлеш һәм тармакларында комплекслы фәнни, проект-конструкторлык һәм технологик эшләр башкарганы һәм ул тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен гамәлгә ашырганы өчен СССР Министрлар Советы премиясе бирелде.
Галим бүген дә киң колачлы фәнни эш алып бара. Аның җитәкчелегендә очу аппаратларының яңа, техник яктан ныграк һәм күпкә җиңелрәк булган тышлау материалы (складчатая обшивка) тәкъдим ителде һәм халыкара «Аэробус» концерны белән берлектә тормышка ашырыла. Бу тышлау материалының соңгы ике күрсәткече (ныклык һәм җиңеллек) бигрәк тә әһәмиятле. Ул очу аппаратларының авырлыгын 30-35 %ка киметергә һәм бер үк вакытта ныклыгын күтәрергә, эксплуатация срогын озайтырга мөмкинлек бирә. Бу исә авиация сәнәгате өчен революцион дәрәҗәдәге казаныш. И.М.Закиров җитәкчелегендәге Казан галимнәре бу яңалыкны промышленностька кертеп, аны җитештерү технологиясен дә эшләделәр һәм сигез яңа патентка ия булдылар.
Танылган галимнең улы Илдар - җаваплылыгы чикләнгән «Идел-кабель» җәмгыятенең генераль директоры.
Закиров Мидхәт Закир улы – хезмәт ветераны.
1936 елның 25 февралендә Түбән Кенә авылында туган. 1951 елда Кенә урта мәктәбендә җидееллык белем ала һәм Балтач МТСында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Шунда ук комбайнчы һөнәрен үзләштерә.
1955-1958 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армия хезмәтеннән кайтканнан соң, Калинин исемендәге колхозда механизатор хезмәтен дәвам итә. Тиздән аны тәҗрибәле механизатор буларак колхозның инженеры итеп билгелиләр. Аннан соңгы елларда техника куркынычсызлыгы буенча инженер, гараж мөдире булып эшләде. Колхоз техникасын төзек һәм нәтиҗәле эшләтүгә зур көч куйды.
Авыл хуҗалыгын механикалаштырудагы олы хезмәтләре өчен М.З.Закировка 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Ветеран туган авылы Түбән Кенәдә яши.
Закиров Мөхәммәтгали Закир улы – партия һәм дәүләт эшлеклесе.
1907 елның 8 августында Нөнәгәр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Нөнәгәр мәктәбендә башлангыч белем ала. Укуын Чепья мәктәбендә дәвам итә. 1920 елда гаиләдәге сигез туган ятим кала һәм Мөхәммәтгалигә укуын ташларга туры килә. 1920-1924 елларда ул йорт хуҗалыгын алып бара, кече туганнарын карый. 1924-1926 елларда авылның таза тормышлы кешесе Корбангалиевтә батрак була. 1926 елдан Киров өлкәсенең Константиновка авылындагы пыяла заводында ташчы, урман кисүче булып эшли. Шушыннан 1929 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына, полк мәктәбендә укый, полктагы укытучылар хәзерләү курсларына җибәрелә. Курсларны тәмамлагач хезмәттәшләрен укыта.
1931 елда туган авылына кайта һәм балалар укыта башлый. Бер ел Борнак башлангыч мәктәбе мөдире була. 1933 елда район мәгариф бүлеге аны белемен тирәнәйтү максаты белән Чистай педагогия техникумы каршындагы курсларга җибәрә. Аны тәмамлау белән 1935 елга кадәр Шода җидееллык мәктәбен җитәкли, актив җәмәгать эше алып бара, берничә ел элек кенә оештырылган колхозның партия ячейкасы секретаре була.
1935 елның апрелендә ВКП(б)ның Балтач район комитеты аны үз аппаратына инструктор итеп ала һәм 1937 елның октябрендә эшче-крестьян депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәкъдим итә. 1941 елның ахырында Татарстан Республикасының Краснокаршинск МТСының сәяси бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. Сәяси бүлекләр бетерелгәннән соң 1943 елда хезмәт ияләре депутатларының Кайбыч район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1944 елдан 1950 елга кадәр ВКП(б)ның Нурлат район комитетының беренче секретаре булып эшли.
1950-1952 елларда М.З.Закиров - республика партия мәктәбе тыңлаучысы. Аны тәмамлагач Калинин районына партия райкомының беренче секретаре итеп җибәрелә. 1959 елда районнарны берләштерү чорында Калинин районы Актаныш районына кушыла һәм М.Закиров 1963 елга кадәр КПССның Актаныш райкомының беренче секретаре булып эшли.
1963 елда районнар урынына колхоз-совхоз җитештерү идарәләре оеша. М.Закиров - 1963-1965 елларда Арча колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең партия оешмасы секретаре.
1952 елдан 1966 елга кадәр КПССның Татарстан Өлкә комитеты әгъзасы. Дүртенче (1955-1959), бишенче (1959-1963), алтынчы (1963-1967) чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, 1959-1967 елларда – аның Президиумы әгъзасы. КПССның егерме беренче съезды делегаты, КПСС Үзәк Комитетының 1961 елгы гыйнвар пленумы эшендә катнаша.
М.З.Закиров биш мәртәбә Татарстан АССР Югары Советы Грамотасы белән бүләкләнде. 1959 елда аңа Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале бирелде. 1950 елда «Почет билгесе» орденына лаек булды.
Тынгысыз һәм сәләтле җитәкче М.З.Закиров 1972 елның 1 маенда Казан шәһәрендә вафат булды, Яңа Бистәдәге татар зиратына күмелде.
Закиров Нургали Закир улы – хезмәт ветераны.
1912 елда Шода авылында туган. Яшьли ятим кала һәм бик иртә авыр крестьян хезмәтенә чума. Башлангыч белемне туган авылында ала. Закировлар гаиләсе беренчеләрдән булып авылда оешкан колхозга керә, һәм Нургали алдынгы колхозчыларның берсе була.
1939 елда ул үзенең гаиләсе белән вербовка тәртибендә ерак Сахалинга китә. Монда ул «Сахалинуголь» трестына урнаша һәм шахтер булып эшли. Тиз арада монда да алдынгылар сафына баса, әйдәп баручылардан була. 1954 елда югары хезмәт казанышлары өчен хөкүмәтебезнең иң зур бүләге - Ленин орденына лаек була. Аның күкрәген күпсанлы медальләр һәм хезмәт даны билгеләре бизи. Н.Закиров— СССРның Почетлы шахтеры.
Пенсия яше җиткәч, Н.Закиров Удмурт Республикасының Можга шәһәренә кайтып урнаша. 1985 елда шушында вафат була. Можга шәһәренең татар зиратына җирләнгән.
Закиров Равил Габделхак улы – авыл хуҗалыгы белгече.
1946 елның 5 ноябрендә Яңгул авылында туган. 1965 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Шунда ук киң профильле механизатор һөнәре ала, «Яңа тормыш» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәтен тәмамлагач Р.Закиров Тукай авыл хуҗалыгы техникумына керә һәм 1971 елда зоотехник белгечлеге алып чыга. 1971 елдан - «Яңа тормыш» колхозының баш зоотехнигы. 1980 елдан – колхоз рәисенең терлек азыклары җитештерү буенча урынбасары. Шушы чорда читтән торып укып Казан ветеринария институтының зооинженерия факультетын тәмамлый.
1981 елда Р.Закировны Чапаев исемендәге колхоз әгъзалары үз хуҗалыкларының рәисе итеп сайлыйлар. Бу хуҗалыкка ул 1990 елга кадәр уңышлы җитәкчелек итә. 1990-1994 елларда - «Яңа тормыш» колхозы рәисенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары. 1994 елның маеннан бүгенгәчә - «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе.
Р.Г.Закиров зур хуҗалыкның җитәкчесе буларак, алга карап, хуҗалыкның перспективасына йөз тотып эшли. Белгечләрне, тармак җитәкчеләрен дә шуңа юнәлтә. Нәтиҗәдә «Яңа тормыш» хуҗалыгы елның-елында иген культураларыннан тотрыклы югары уңыш ала, мул һәм сыйфатлы терлек азыклары хәзерли, терлекчелекнең югары продуктлылыгына ирешә. Хуҗалыкның матди-икътисадый базасы нык. Хезмәтне оештыруга игътибар зур. Ел саен киң күләмдә производство объектлары төзелә һәм сафка баса. 2003 елда, мәсәлән, хуҗалыктагы төзелеш эшләренең күләме 1,5 млн сумнан артык булды. Бу хуҗалык алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде – аның базасында ел саен район һәм республика семинарлары уза.
Хуҗалыклар ярышында ел саен төрле тармаклар буенча җиңү яулый. Хуҗалык күп мәртәбә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, Дипломнарына, зур бүләкләргә лаек булды. 2004 ел нәтиҗәләре буенча «Яңа тормыш» кооперативы гомуми җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча, терлекчелек өлкәсендә, дуңгыз ите җитештерүдә иң югары нәтиҗәләргә иреште һәм кабат район хакимиятенең Мактау Таныклыкларын, зур бүләкләр алды. Бу нәтиҗәләрдә хуҗалык җитәкчесенең төпле эшчәнлегенең хәлиткеч роле бәхәссез.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Р.Г.Закировка 1985 елда Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы дигән мактаулы исем бирелде. 1986 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Закиров Радик Гайфетдин улы – эшмәкәр.
Түбән Сәрдек авылында 1955 елның 22 июлендә туган. Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм сөт-май комбинатында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы ярдәмчесе булып эшли башлый.
1973-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975-1977 елларда Балтач ремонт-төзелеш участогында шофер булып эшли. 1980 елда бик яхшы билгеләре белән Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, район «Сельхозэнерго» берләшмәсендә шофер булып эшли.
Р.Закиров 1983 елда халык депутатларының район Советы башкарма комитеты тәкъдиме белән Арча автохуҗалыгының яңа оешкан Балтач пассажир автоколоннасына җитәкче итеп билгеләнә. Бер елдан «Сельхозэнерго» берләшмәсенә өлкән инженер итеп күчерелә.
1981 елда читтән торып Киров авыл хуҗалыгы институтында укый башлый, 1987 елда аны уңышлы тәмамлый.
1992 елда җаваплылыгы чикләнгән «Энергетик» җәмгыятен оештыра һәм аның генераль директоры итеп билгеләнә. Шушы чорда Р.Закиров киң күләмдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә керешә һәм үзенең активлыгы, энергиясе белән югары нәтиҗәләргә ирешә. Ул – яңа чорда районда эшмәкәрлекне башлап җибәрүче һәм әйдәп баручыларның берсе. Бүгенге көндә Балтач, Чепья, Яңгул һ.б. авылларда зур кибетләр һәм предприятиеләр тота, үз эшчәнлеге белән халыкка хезмәт күрсәтүдә, яңа эш урыннары булдыруда нәтиҗәле эшли.
Р.Закиров химаячелек хәрәкәтендә актив катнаша. Ул ел саен мохтаҗларга, өлкәннәргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына зур күләмдә матди ярдәм күрсәтә. 2004 елда үз хисабына туган авылы Түбән Сәрдектә мәчет төзетте һәм җиһазлады. Мәчетнең көндәлек чыгымнарын да үз өстенә алды.
Район халкы Р.Закировка игелекле эшләре өчен тирән рәхмәтле. 2001 елда хезмәт алдынгылары җыенында ул районның иң нәтиҗәле эшмәкәре дип танылды. Халыкка хезмәт күрсәтүдә һәм химаячелек хәрәкәтендә нәтиҗәле эшләгәне өчен берничә мәртәбә район хакимиятенең Мактау Таныклыгы белән бүләкләнде.
Закиров Рәшит Хәмит улы—элемтә хезмәте ветераны.
1943 елның 20 июлендә Арча районының Иске Йорт авылында туган. 1959 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый, район элемтә идарәсендә монтер булып эшли башлый. Казан электротехник элемтә техникумында укый, Куйбышев элемтә институтын тәмамлый.
1963-1966 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армия хезмәтеннән кайткач Казан электротехник элемтә идарәсенең Балтач элемтә цехы начальнигы булып эшли. 1971 елда район элемтә үзәге начальнигы итеп билгеләнә. 1978 елда Яр Чаллы почтамты начальнигы итеп күчерелә һәм аңа 1997 елга кадәр җитәкчелек итә. Бу—Чаллының күрелмәгән темплар белән үскән, киңәйгән, автогигант төзелеп аякка баскан еллар. Шушы меңмәшәкатьле чорда Р.Закиров шәһәр элемтә хезмәтен югары дәрәҗәдә оештыруга бөтен көчен, сәләтен, энергиясен бирә. Олы хезмәтләре өчен 1981 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде. 1982 елда Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе дигән мактаулы исем бирелде.
1997 елдан соң Әтнә районы элемтә үзәге начальнигы булып эшләде.
Закиров Реваль Мөхәммәтгали улы—галим, техник фәннәр кандидаты.
1941 елның 8 мартында Балтач авылында туган. 1958 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый һәм Казан авиация институтына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлагач Ижевск шәһәренә җибәрелә, 1966 елга кадәр фәнни-тикшеренү институтында инженер-технолог булып эшли.
Р.Закиров 1966 елда Казанга кайта һәм технология һәм производствоны оештыру фәнни-тикшеренү институтында конструктор, инженер, фәнни-тикшеренү секторы начальнигы булып эшли. 1979 елда «Очу аппаратлары җитештерүче махсус средстволарны проектлаганда эксперимент элементларын типлаштыру» темасына диссертация яклый, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
Бүгенге көндә Казан техник университетының очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасында эшли, доцент. «СССРның уйлап табучысы» билгесенә, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) көмеш медаленә лаек булган. Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Галим 60тан артык фәнни хезмәт, алты патент авторы.
Р.Закиров велосипед спорты буенча СССРның спорт мастеры нормасын үтәгән. Команда составында һәм шәхси ярышларда берничә мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы титулларын яулаган.
Закиров Самат Гәрәй улы—хезмәт алдынгысы.
1941 елның 14 мартында Арбаш авылында туган. Норма җидееллык мәктәбен тәмамлагач Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып шофер һөнәре ала. 1962-1965 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән кайткач Тимирязев исемендәге колхозда шофер булып эшли башлый. Аның алдагы хезмәт юлы тулысынча—дүрт дистә елга якын— шушы тынгысыз һәм игелекле хезмәткә бирелгән. Үзенең тырышлыгы, техниканы тирән белүе, хезмәтенә искиткеч җаваплы каравы белән һәрвакыт алдынгылар сафында булды, хезмәттәшләренең ихтирамын казанды.
Хезмәт алдынгысы 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның тырыш хезмәте белән яулаган бүләкләре арасында «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» билгеләре бар.
Ветеран Норма авылында яши.
Закиров Таһир Закир улы—хезмәт ветераны.
1938 елның 16 сентябрендә Сосна авылында туган. Шушында җидееллык мәктәп тәмамлый. Хезмәт юлын «Правда» колхозы эшчесе булып башлый. 1957-1960 елларда армия сафларында хезмәт итә.
Армия сафларыннан кайткач Т.Закиров Балтач МТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсларында укый. 1961-1971 елларда—«Правда» колхозы тракторчысы. Шушы елларда ул райондагы хезмәттәшләре арасында иң алдынгылар сафына баса, «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе, күпсанлы Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр ала. 1968 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелә.
Т.Закиров 1971 елда махсус курслар үтеп шофер һөнәре ала һәм район мәгариф бүлегендә шофер булып эшли. 1976 елда ремонт-төзелеш участогында балта остасы була. 1998 елдан лаеклы ялга киткәнче—район хәзерләүләр конторасы эшчесе.
Ветеран Балтач авылында яши.
Закиров Үзбәк Садыйк улы—партия һәм совет эшлеклесе.
1925 елда Комаров Завод (Комзавод) авылында туган. Җидееллык белем алганнан соң Кызыл юл районы МТСы каршындагы тракторчылар курсын тәмамлый һәм 1943 елның башында тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Шушы елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына. Ул Приморье хәрби округында хезмәт итә, Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре составында япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша.
Армия сафларыннан 1946 елда демобилизацияләнә һәм туган ягына кайтып Апаз җидееллык мәктәбендә балалар укыта башлый. 1947 елның җәендә аны ВЛКСМның Кызыл юл район комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар. 1950 елда читтән торып укып Казан педагогия училищесын тәмамлый.
1951 елда Ү.Закиров партия эшенә алына—ул ВКП(б)ның Кызыл юл район комитетының бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1953-1956 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый. Укуын тәмамлагач Мамадыш районына КПССның район комитетының зона секретаре итеп җибәрәләр. 1957 елда партиянең Мамадыш район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1960-1961 елларда— хезмәт ияләре депутатларының Мамадыш район Советы башкарма комитеты рәисе.
1961 елда Ү.Закиров КПССның Әгерҗе район комитетының беренче секретаре итеп сайлана.1963 елның башыннан 1965 елның гыйнварына кадәр—Саба районы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе парткомы секретаре.
Җаваплы хезмәте белән беррәттән Ү.Закиров үзенең белемен күтәрү өстендә дә армый-талмый эшли—1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, шул ук елны Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1965 елның гыйнварында Саба районы коммунистлары Ү.С.Закировны КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Шушы югары постта ул 1983 елга кадәр эшләде.
Ү.С.Закиров КПССның 24-съезды делегаты, берничә чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды. Озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте югары бәяләнде—ул Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнде.
1974 елның 15 июлендә вафат булды.
Закиров Фазыл Закир улы—хезмәт ветераны.
1930 елның 31 гыйнваренда Смәел авылында туган. Шушында башлангыч белем ала. Кечкенәдән әтисе хуҗалыгында терлекләр карарга, аларны яратырга өйрәнә. Аның алдагы тормышын да нәкъ әнә шул балачак мавыгулары билгеләгәндер. Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда колхозның төрле эшләрендә катнаша. 1950-1953 елларда армия сафларында була, Ерак Көнчыгышта Порт-Артур шәһәрендә хезмәт итә.
Армия сафларыннан туган авылына кайткач колхоз терлекләрен көтәргә алына һәм менә шушы хезмәткә үзенең кырык ел гомерен багышлый. Авыл хуҗалыгының күтәрелеш, мул продукция өчен көрәш елларында аның хезмәте хәлиткеч әһәмиятле була. Тырыш хезмәте өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленә, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.
Коммунист Ф.Закиров КПССның утызынчы өлкә партия конференциясенә делегат булып бара, КПСС өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Фазыл һәм Фәүзия Закировлар үзләре кебек тырыш, булдыклы биш егет һәм бер кыз үстерделәр. Бүгенге көндә аларның оныклары да тугыз инде. Ветеран улы Наил гаиләсендә яраткан әти һәм хөрмәтле бабай булып туган авылы Смәелдә гомер кичерә.
Закиров Фәттах Закир улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
1904 елның 28 ноябрендә Шода авылында туган. Авыл мәдрәсәсенә йөреп башлангыч белем ала, укырга-язарга өйрәнә. Үсмер еллары авылда игенчелек хезмәтендә үтә. 1925 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм тирән хәрби хәзерлек үтә. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайта, колхоз производствосында эшли.
1941 елның сентябрендә Ф.Закиров Бөек Ватан сугышына китә. Ул Калинин фронты гаскәрләре составында күп авыр сугыш операцияләрендә катнаша, озын, фаҗигале сугыш юлы уза. 1943 елның маенда Смоленск өлкәсенең Велиж шәһәре янында барган авыр сугышлар вакытында каты яралана. Күп айлар дәвамында госпитальләрдә дәваланганнан соң инвалид булып туган авылына кайта. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
Ф.Закиров сугыштан соң утыз елга якын «Якты юл» колхозында тырышып эшләде.
Гыйбрәтле тормыш юлы үткән ветеран 1996 елның 28 декабрендә туган авылы Шодада вафат булды.
Закиров Эдуард Гани улы—эстрада артисты, биюче.
1947 елның 16 июнендә Балтач авылында туган. 1954-1963 елларда Балтач урта мәктәбендә укып тугыз сыйныф белем ала. Хезмәт юлын Карадуган мебель фабрикасында слесарь булып 1963 елда башлый. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, Балтач мәдәният йортының бию коллективында шөгыльләнә.
1964-1966 елларда Совет Армиясе гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында башта Венгрия, аннан соң Чехословакия Республикаларында хезмәт итә. Монда да сәнгатьтән аерылмый—армия ансамбле биючесе була.
1966 елда ул Караганда шәһәренә килә, шахтада эшли. Кичләрен шахтерлар мәдәният сарае каршындагы «Горняцкий огонёк» үзешчән ансамбленә йөри. Шушында аны гастрольгә килгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары игътибарга алалар һәм үзләренә чакыралар. 1975 елның башыннан Э.Закиров шушы ансамбль составында бии башлый, Советлар Союзының, күп чит илләрнең шәһәрләре сәхнәләреннән чыгыш ясый. 1981 елның мартында Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт җыр һәм бию ансамбленә күчә һәм аның төп биючесе булып китә. Шушы ансамбль составында чыгыш ясап, 1982 елда студентларның һәм яшьләрнең Бөтендөнья фестивале лауреаты, 1994, 1995 елларда Төркиядә, Испаниядә, Португалиядә узган халыкара фольклор биюләре фестивальләрендә лауреат була.
Читтән торып укып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
Бүгенге көндә Э.Закиров Башкортстан дәүләт филармониясенең баш администраторы булып эшли, Салават шәһәрендәге музыка училищесының фольклор бүлегендә балетмейстер-хореограф, «Нур» Башкорт дәүләт татар театры балетмейстеры.
Совет сәнгатен үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен Э.Г.Закировка 1987 елда Башкортстан АССРның атказанган, 1994 елда Башкортстан Республикасының халык артисты исемнәре бирелде.
Э.Закировның хатыны Зөлфия шулай ук биюче, Башкортстан Республикасының атказанган артисты. Аларның кызлары Айсылу Австриядә консерваториядә белем ала.
Закиров Энгель Хәбибрахман улы – хезмәт ветераны.
1932 елның 22 гыйнварында Норма авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап, Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесына укырга керә. 1949 елда укуын тәмамлый һәм комбайнчы һөнәре ала, Балтач МТСында эшли башлый.
1952-1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Шушында махсус курслар үтеп, самолетларның электр системасын карау механигы була.
1956 елда кабат Балтач МТСына кайта. 1969 елда - исемен РТС дип үзгәрткән шул ук предприятиеда механик, 1970 елдан – автомашиналар гаражы мөдире. Соңгы хезмәтендә ул 1993 елга кадәр эшли. Әлеге предприятиенең үсешенә кырык дүрт ел гомерен багышлады.
1992 елда Э.Закировка Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Бу – аның тырыш хезмәт юлына бирелгән лаеклы бәя.
Ветеран Норма авылында яши.
Закирова Люция Харис кызы – мәгариф хезмәте алдынгысы.
1957 елның 28 июнендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч һәм Балтач мәктәпләрендә укып урта белем алганнан соң 1976 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1980 елда укуын тәмамлап Салавыч урта мәктәбендә математика укыта башлый. 1984 елда шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.
Л.Закирова җитәкчелегендә Салавыч урта мәктәбе районыбызның иң алдынгы, иҗади эшләүче педагогик коллективы булып өлгерде. Укыту-тәрбия эшендәге уңышларын, колективның көчен-мөмкинлеген исәпкә алып, мәктәп 1995 елда районда беренче укыту-тәрбия комплексы итеп үзгәртелде. Аның составына балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр керде. «Ел мәктәбе» республика конкурсында катнашып, комплекс 1995 елда Татарстан Республикасы күләмендә икенче урынны яулады. «Педагогический вестник» газетасы үткәргән конкурска кушылып Россия Федерациясе күләмендә «Ел мәктәбе - 95» исеменә лаек булды. 1996 елда исә шушы ук газета конкурсы нәтиҗәләре буенча «Ел мәктәбе - 96» дипломы алды. Л.Закированың үзенә «Ел директоры» һәм «Россиянең атказанган педагогы» исемнәре бирелде. Салавыч урта мәктәбе коллективы бүген дә зур иҗади күтәренкелек белән эшли.
Нәтиҗәле педагогик эшчәнлеген югары бәяләп, Л.Х.Закировага Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Ул – өлкән укытучы, укытучы-методист.
Достарыңызбен бөлісу: |