Балтач энциклопедиясе


Зарипова Люция Мостафа кызы



бет24/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   30

Зарипова Люция Мостафа кызы—мәгариф хезмәте ветераны.

1937 елның 24 апрелендә Биектау районы үзәге Биектау авылында туган. 1954 елда көмеш медаль белән Балтач урта мәктәбен тәмамлый, Мәскәү дәүләт икътисад институтына укырга керә. Институтны 1959 елда бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Бер ел Башкортстан АССРның Юмагуҗа район Советы башкарма комитетының план бүлеге рәисе булып эшли. 1960 елда ВЛКСМның Юмагуҗа район комитетының беренче секретаре итеп сайлана.

1961 елда Л.Зарипова Балтач районына кайта һәм Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 1965-1971 елларда—мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.

1971-1981 елларда Л.Зарипова район мәгариф бүлегенең методик кабинеты мөдире булып эшләде. Бу елларда ул районыбыз укытучыларының якын киңәшчесе, остазы булды, укытучыларыбызның, мәктәпләребезнең ирешкән алдынгы тәҗрибәсен барлауга, туплауга һәм пропагандалауга күп көч куйды. Методик кабинет педагогик осталыкны үстерү үзәгенә әверелде.

1981-1995 елларда—Кукмара район мәгариф бүлеге инспекторы.

Л.Зарипова 1973 елдан башта Балтач, аннан соң Кукмара районнары мәгариф хезмәткәрләре профсоюзларының район комитетына җитәкчелек итте. Аңа иң югары дәрәҗәдә оештыра, туплый һәм рухландыра белү сәләте хас һәм ул шул сәләте белән үзе эшләгән һәр коллективта әйдәп баручы булды.

Халык мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1987 елда СССР Профсоюзлары Үзәк советының, 1992 елда Татарстан Республикасының мактау Грамоталары белән бүләкләнде. 1977 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек булды. 1987 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.

Кукмара эшчеләр поселогында яши.


Зарифов Габдрахман Закир улы—Социалистик Хезмәт Герое.

1917 елда Борнак авылында туган. Аның үсмер һәм яшьлек еллары Себер төбәгендә үтә. Шунда ул урта белем ала, Красноярск педагогия институтын тәмамлап физика, математика укытучысы белгечлеге ала. Әмма гомеренең максаты итеп сайлаган эшендә аңа озак эшләргә туры килми—Бөек Ватан сугышы башлана. Г.Зарифов сугышның башыннан ахырынача фронтта булып, авыр, газаплы юл үтә, ике мәртәбә яралана. Бу юлның данлы шаһитләре—Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы сугышчан медальләр.

Сугыш тәмамлангач Г.Зарифов Казан шәһәренә кайта һәм 94-мәктәптә физика һәм математика укыта башлый. Аның кырык еллык педагогик хезмәтенең иң күп өлеше шушы мәктәпкә багышланган. Үзе укыта торган фәннәрне, аның методикасын тирән белүе, энциклопедик киң карашы, балаларны яратуы аңа авыр һәм җаваплы эшендә иң югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Ул укыткан балалар тирән белемнәре белән аерылып торалар, Казан, Мәскәү һәм башка белем үзәкләренең престижлы югары уку йортларына җиңел керәләр, фән юлыннан ышанычлы атлыйлар.

Укытучы-остазга 1963 елда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Г.З.Зарифов 1968 елда Мәскәү шәһәрендә узган укытучыларның Бөтенсоюз съездында кунак булып катнаша. Съезд барган көннәрдә Кремльдә аңа Социалистик Хезмәт Героеның алтын медале һәм Ленин ордены тапшырыла.

Г.З.Зарифов 1984 елда Казан шәһәрендә вафат булды.
Захаров Герман Семенович— хезмәт ветераны.

Пор Кутеш авылында 1932 елның 20 мартында туган. 1952 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый—мәктәп елларында аңа өч елга укуын туктатып торырга туры килә. Мәктәпне тәмамлагач Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта прицепщик, тракторчы булып эшли.

1952-1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армия хезмәтен тәмамлаганнансоң Г.Захаров Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга керә, 1957 елда аны тәмамлап кабат Чепья МТСына кайта. 1958-1979 елларда Киров исемендәге (соңрак «Дружба») колхозының баш инженеры булып эшли. 1979-1992 елларда— колхозның мастерское мөдире.

Күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Г.З.Захаров Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде 1985 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. Авылдашлары һәм хезмәттәшләре аны хезмәт ияләре депутатларының 14, 15, 17 чакырылыш район Советы депутаты итеп сайладылар.

Ветеран туган авылы Пор Кутешта яши.


Захаров Павел Андреевич— сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елның 7 апрелендә Пор Кутеш авылында туган. Урта Көшкәт мәктәбендә укып алты сыйныф белем ала. 1940 елга кадәр туган авылындагы колхозда эшли. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Шушыннан Бөек Ватан сугышына керә. Аның озын-озак сугыш юлында чигенү газаплары, сугышчан дусларын югалту ачысы, җиңеп алга бару, туган илне һәм Европа халыкларын азат итү шатлыклары—бары да бар. Ике мәртәбә сугыш кырында авыр яралана, яңадан савыгып сафка баса. Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң П.А.Захаров озак еллар «Дружба» колхозында тракторчы, бригадир, гади эшче булып эшләде.

Туган авылы Пор Кутешта яши.


Заһидуллин Зәкиулла Хәсән улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1938 елның 20 декабрендә Аксубай районының Кызыл Тау авылында туган. 1954 елда Иске Ибрай Урта мәктәбен тәмамлый һәм Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәренә килеп шахта забойщигы, электровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли.

1957-1960 елларда совет армиясендә хезмәт итә.

Хәрби хезмәтен тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укып 1965 елда инженер-механик белгечлеге ала. Югары белемле белгеч буларак хезмәт юлын Аксубай районының Вахитов исемендәге колхозында инженер булып башлый. Шушыннан аны Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсенә баш инженер итеп җибәрәләр. 1969 елның мартында берләшмәнең управляющие итеп билгеләнә.

Талантлы инженер, булдыклы производство оештыручысы, зур эрудицияле һәм киң колачлы шәхес буларак, унбер ел җитәкчелек итү чорында З.Заһидуллин Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсен заман таләпләре югарылыгына күтәрү өчен зур көч куйды. Шушы чорда предприятиенең киләчәк уңышларының алшарты булырлык нигезе салынды. Бу—авыл хуҗалыгының кискен үсеш, яңарыш кичергән чорлары. Районыбыз авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча республикада әйдәп баручы район буларак төпле үсешкә нәкъ шул елларда старт алды. Моңа ирешүдә З.Заһидуллинның лаеклы өлеше бар.

З.Х.Заһидуллинның хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. 1974 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. 1976 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде

З.Заһидуллин бик иртә, энергиясенең ташып торган чорында 1977 елның 18 апрелендә инсульттан вафат булды. Кабере— туган авылы Кызыл Тау зиратында.
Заһидуллин Илдус Котдүс улы—галим, тарих фәннәре кандидаты.1963 елның 1 гыйнварында Яңгул авылында туган. 1980 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1980-1985 елларда Казан дәүләт университетының тарих факультетында укый. Укуын тәмамлагач ул туган районына кайта һәм Түнтәр урта мәктәбендә 1985-1988 елларда тарих укытучысы булып эшли.

И.Заһидуллин 1988 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспирантурасына керә. 1990 елда аспирантураны тәмамлап шул ук институтта фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1992 елда «19-йөзнең икенче яртысында Казан губернасы татар крестьяннары» дигән темага диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1993-1996 елларда Казан педагогия колледжын җитәкли. 1997 елда шул колледж базасында туган татар дәүләт Гуманитар институтының ректоры итеп билгеләнә, соңрак аның фәнни эшләр буенча проректоры була.

Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр буларак фәнни эшен дәвам итә. Аның фәнни эшчәнлегенең юнәлеше—татар халкының урта гасырлар тарихы. Нәшер ителгән берничә китап- монографиясе, дистәләгән фәнни хезмәтләре бар.


Заһретдинов Зыятдин Заһретдин улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1924 елның 10 августында Түнтәр авылында туган. 1932 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылындагы Киров исемендәге колхозда атлы йөк ташучы булып башлый.

З.Заһретдинов 1942 елда Кызыл Армиягә алына, аның өчен авыр сугыш юлы башлана. Минометчы буларак күп сугыш операцияләрендә катнаша. 1943 елның февралендә канлы бәрелешләрнең берсендә дошман снаряды кыйпылчыгыннан авыр яралана. Күп айлар дәвамында госпитальләрдә дәваланганнан соң инвалид булып туган ягына кайта. Бер елга якын сузылган сугыш юлындагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң З.Заһретдинов үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып киң прлофильле механизатор һөнәре ала һәм озак еллар дәвамында «Дружба» колхозында тракторчы булып эшли. Тырышлыгы, булдыклылыгы белән югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Шул хезмәтенең нәтиҗәсе буларак аның сугышчан бүләкләре янына «Почет билгесе» ордены, медальләр өстәлә.

Ветеран 1994 елның 19 гыйнварында вафат булды.
Заһретдинов Фәрит Заһретдин улы— хезмәт ветераны.

1943 елның 22 апрелендә Яңгул авылында туган. Яңгул мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң колхоз производствосында эшли башлый. 1973 елда кичке мәктәп тәмамлап урта белем турында аттестат ала.

Ф.Заһретдинов балачактан техника белән мавыга, унөч яшендә инде төрле трактор агрегатларында прицепщик булып эшли. Шушы балачак мавыгуы аны 1960 елда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесына китерә—монда бер ел укып тракторчы һөнәре ала һәм «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгында тракторчы булып эшли башлый.

1962-1965 елларда Совет Армиясе сафларында була, анда да техникадан аерылмый, экскаваторчы булып эшли.

Армиядән соң туган авылына кайтып яраткан эшен дәвам итә. Шушы хезмәтеннән ул 2003 елда пенсиягә китә. Аның механизатор буларак хезмәт стажы дүрт дистә елдан артык.

Ф.Заһретдиновның игелекле хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары. «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бәяләнде. 2003 елда районның хезмәт алдынгылары җыены сәхнәсендә аңа бүләкнең тагын да зуррагы—Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелү турындагы таныклык тапшырылды.

Хезмәт ветераны Ф.З.Заһретдинов туган авылы Яңгулда яши.
Зәйнуллин Зиннур Зиннәт улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Кенәбаш авылында 1954 елның 22 июнендә туган. 1971 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Калинин исемендәге колхозда эшли. 1972-1977 елларда—М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультеты студенты.

1977 елда инженер-механик белгечлеге алып кабат Калинин исемендәге колхозга кайта, белгечлеге буенча эшли башлый. Шул ук елның ноябреннән 1979 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайтканнан соң колхозның баш инженеры булып эшен дәвам итә.

1987 елның ноябрендә Рәхимов исемендәге колхоз коммунистлары аны партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. 1990-1996 елларда—халык депутатларының Карадуган авыл Советы рәисе. 1996 елның мартында З.Зәйнуллин Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының рәисе итеп сайлана һәм бүгенгәчә шушы хуҗалыкны җитәкли.

З.Зәйнуллин үзенең бөтен гомерен туган авылына, туган колхозына, аның хезмәт сөючән кешеләренә багышлаган бәхетле шәхес. Якташлары нинди генә эшне тапшырсалар да ул аларның ышанычын тулысынча аклады, үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы, кешеләрне аңлый белүе кебек күркәм сыйфатлары белән тирән ихтирам казанды.

Рәхимов исемендәге хуҗалык районыбызның ныклы иктисадый нигезе булган хуҗалыкларның берсе. Монда агротехника культурасы югары, техника нәтиҗәле эшли, шуның нәтиҗәсе буларак елның-елында бөртеклеләрдән тотрыклы уңыш алына. Терлекчелек тармагы нәтиҗәле эшли. Хуҗалыкның барлык тармакларын булдыклы белгечләр җитәкли.

Әлеге уңышлар җитәкче буларак З.Зәйнуллинның хуҗалыкның перспективасын күреп, алга карап эшли белүе нәтиҗәсе. Әнә шул хезмәтләре өчен 2005 елның гыйнварында ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.
Зәйнуллин Камил Гыйният улы— хезмәт ветераны.

Кариле авылында 1942 елның 4 августында туган. 1957 елда Норма җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы Тимирязев исемендәге колхозда эшли башлый. 1960-1962 елларда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укый, киң профильле механизатор белгечлеге ала. Шул елларның романтикасына бирелеп чирәм җирләрне үзләштерергә китә—1962-1964 елларда Курган өлкәсендә эшли.

1964 елда кабат туган колхозына кайтып тракторчы булып эшли башлый. Бу хезмәткә ул үзенең егерме ел гомерен бирә, үзен алдынгы хезмәт остасы итеп таныта. Биш ел рәттән «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе ала. 1981 елда районның иң яхшы тракторчысы итеп таныла, рәсеме район Почет Тактасына куела. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медален ала. Хөкүмәтебез аны ике мәртәбә—1971 һәм 1982 елларда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде.

Ветеран 2005 елда лаеклы ялга чыкты, әмма туган колхозында эшләвен дәвам итә.


Зәйнуллин Мәгъсүмҗан Хәлиулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1915 елның 17 августында Арбаш авылында туган. 1923-1927 елларда туган авылындагы мәктәптә укып башлангыч белем ала. Бала килеш крестьян хезмәтенә җигелә. Язмыш аны 1929 елда Кариле авылына китерә, монда да ул әтисе белән бергә шәхси хуҗалыкларында эшли. 1936 елда гаилә корып җибәрә һәм колхозга керә, колхоз фермасында эшли.

1939 елда М.Зәйнуллин Кызыл Армия сафларына алына Күп тә үтми, акфиннаргә каршы сугыш башлана. Аңа шушы сугышта катнашырга туры килә. 1940 елда авыр бәрелешләрнең берсендә ул каты яралана—аягын югалта. Озак дәваланганнан соң инвалид булып туган ягына кайта.

Авылдашлары М.Зәйнуллинны колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Әмма белеме җитмәү, инвалидлык аңа бу эштә озак эшләргә мөмкинлек бирми. Ул колхозның ферма мөдире булып эшли башлый. Бу хезмәткә үзенең утыз ел гомерен бирә, зур оештыру сәләтен күрсәтә, хезмәттәшләренең тирән ихтирамын казана. Аның җитәкчелегендә коллектив сугыштан соңгы иң авыр елларда да җитештерүчән эшли. Нәкъ менә шуның өчен М.Зәйнуллин 1972 елда Ватаныбызның олы бүләге— Октябрь Революциясе орденына лаек була.

Хезмәт юлының соңгы елларында фермада бозау караучы булып эшләде.Лаеклы ялга авылдашлары аны олылап, колхозның Почетлы әгъзасы исеме биреп озаттылар.

Ветеран 1994 елның апрель аенда үлде.




Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1941 елның 3 августында Куныр авылында туган. 1958 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында шофер ярдәмчесе булып эшли башлый. 1960-1965 елларда Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтында укый, ветеринария табибы белгечлеге ала.

1966-1967 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәтне ул Байконурдагы данлы космодромда үтә.

1967-1969 елларда—Чепья участок ветеринария шифаханәсенең баш ветеринария табибы. 1969-1972 елларда—«Труд» колхозы рәисе урынбасары. Берничә ай КПССның Балтач район комитетында инструктор булып эшләп ала. 1972 елда «Труд» колхозы әгъзалары Б.Зәкиевне колхозның рәисе итеп сайлыйлар. 1979 елда әлеге колхоз икегә бүленгәч, туган авылы Арборда оешкан «Ударник» колхозының рәисе итеп сайлана. Бу хуҗалыкка ул 1996 елга кадәр җитәкчелек итте.

1996-1998 елларда халык депутатларының Чепья авыл Советы рәисе урынбасары булып эшләде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

1998 елның 14 июнендә вафат булды.
Зәкиев Мәгъсүм Зәки улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1917 елның 28 декабрендә Нөнәгәр авылында туган. 1932 елда Нөнәгәр җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм балалар укыта башлый. 1938 елда аны ВЛКСМның Чепья район комитетына эшкә алалар. 1939 елның көзендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Омск шәһәрендә кече офицерлар хәзерләү мәктәбендә укый. Укуын тәмамлагач Чита шәһәрендәге миномет частына җибәрелә.

М.Зәкиев 1942 елның июлендә фронтка китә, Калинин, Балтик буе фронтлары гаскәрләре составындагы миномет частьларында сугыша. Аңа илебезнең күп өлкәләрен, Балтик буе республикаларын дошманнан азат итү сугышларында катнашырга туры килә. 1944 елның башында шундый авыр сугышларның берсендә лейтенант М.Зәкиев авыр яралана, госпитальләрдә ятып озак дәваланганнан соң демобилизацияләнеп туган ягына кайта.

Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң М.З.Зәкиев партиянең Чепья район комитетында җаваплы постларда эшләде, Нөнәгәр сельпосын җитәкләде, хезмәт ияләре депутатларының Нөнәгәр авыл Советы рәисе , авыл клубы мөдире булды. Хезмәт юлының соңгы елларында «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозының төзү бригадасында эшләде.

Ветеран туган авылы Нөнәгәрдә яши.


Зәкиев Фәрит Мәгъсүм улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Арбор авылында 1948 елның 23 февралендә туган. 1966 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый, шунда тракторчы-машинист һөнәре ала. Хезмәт юлын шул һөнәре буенча «Труд» колхозында тракторчы булып башлый.

Ф.Зәкиев 1970 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1975 елда укуын тәмамлый, инженер-механик белгечлеге ала.

Югары белемле белгеч буларак хезмәт юлын Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсендә мастерской мөдире булып башлый. 1979-1985 елларда—әлеге берләшмә управляющие урынбасары.

1985 елдан Ф.Зәкиев «Приволжское» чикләнгән җаваплылыктагы акционерлык җәмгыятенең «Балтач» бүлемтек предприятиесен җитәкли. Бу предприятие районда төзелә торган күп социаль-мәдәни объектларның сантехника эшләрен башкара, искеләренә ремонт ясый, яңарта һәм шуның белән районның әһәмиятле проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертә.

1998 елда Ф.М.Зәкиевкә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.


Зәкиева Гадәмбану Хәлиулла кызы—Герой-ана.

Таузар авылында 1924 елның 4 сентябрендә туган. Карадуган мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Аның үсмер чоры авыр сугыш елларына туры килә—ирләр кебек җигелеп колхоз басуларында эшләргә дә, еракларга барып урман кисәргә дә, элеваторлардан орлык ташырга да туры килә, «Кызыл мехчы» артелендә дә эшләп ала.

1947 елда Карадуган егете Әдһәм Зәкиев белән гаилә коралар һәм хезмәт эчендә кайнап ун бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәрберсе тырыш, булдыклы, тормыш сөючән булып үсә, берәм-берәм туган төбәгебездә үз бәхетләрен таба, тормыш буйлап үз юлларын сала. Роза, Фаил, Фоат, Сәгурә, Нурия, Фәрит, Галиябану, Әлфия, Наҗия, Фәридә—алар арасында укытучы да, тәрбияче дә, шофер да, тегүче дә, хисапчы да…бар— барысы да тыйнак хезмәт кешеләре. Зәкиевләр нәселен киләчәккә алып барырга тиешле дистәләгән оныклар да бар инде.

Г.Зәкиева—«Ана Даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе иясе. 1967 елда аңа СССР Югары Советы Указы белән Герой-ана исеме бирелде, аның алтын медале тапшырылды.

Бүгенге көндә ире Әдһәм белән Карадуган авылында яши.
Зиннәтуллина Рауза Фәләхетдин кызы—мәгариф хезмәте ветераны.

1940 елның 27 июнендә Яңгул авылында туган. 1958 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Ике ел Бөгелмә сәүдә мәктәбендә укый, сатучы һөнәрен үзләштерә. 1959-1960 елларда Борнак авылы кибетендә сатучы булып эшли.

1960 елдан соңгы эшчәнлеге тулысынча халык мәгарифенә багышланган. Башта Кили һәм Чапшар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укыта. Аннан соң ике ел Карадуган сигезьеллык мәктәбендә химия һәм биология дәресләрен алып бара. Шушы чорда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетында укый, аны 1967 елда тәмамлый.

Р.Зиннәтуллина 1965 елда Салавыч сигезьеллык мәктәбендә эшли башлый һәм 1995 елга кадәр шушы коллективта хезмәт итә. 14 ел дәвамында мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары була.

Р.Зиннәтуллина бөтен хезмәт юлы чорында актив җәмәгать эше алып барды. Ул—агитатор, лектор, пропагандист, агитколлектив җитәкчесе. Ул һәрвакыт авыл, аның кешеләре, хезмәт коллективлары белән тыгыз элемтәдә булды. Лаеклы ялга киткәч тә мәктәп балаларына әхлак дәресләре укытты, аларны үзебезнең милли традицияләребез рухында тәрбияләүгә зур көч куйды.

Укытучы буларак аның профессиональ осталыгын «Өлкән укытучы», «Укытучы-методист» исемнәре раслый. Актив җәмәгать эшлеклесе сыйфатында 1973 елда республикабызның Почет Тактасына кертелде. 1987 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран Салавыч авылында яши.
Зыятдинов Азат Шәймулла улы—галим, техник фәннәр докторы.

1939 елның 20 гыйнварында Таузар авылында туган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. Рус телен тирәнрәк өйрәнү максаты белән бер ел Кече Лызи җидееллык мәктәбендә укый. 1955 елда Казан технология техникумына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый.

1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1962-1968 елларда Казан авиация институтында укый, инженер-электронщик белгечлеге ала. Шушыннан соң аның бөтен тормыш юлы республикабызның яшь химиклар шәһәре Түбән Кама белән бәйле. Монда ул 1968 елда килә. 1968-1969 елларда— «Нефтехим» берләшмәсендә мастер, 1969-1971 елларда—смена начальнигы, 1971-1974 елларда—цех начальнигы урынбасары.

1975 елда Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасына керә, аны тәмамлап кандидатлык диссертациясе яклый. 1978-1980 елларда Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни идарәсендә өлкән инженер, фәнни-тикшеренү лабораториясе начальнигы була.

1991 елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.

Бүгенге көндә галим 150 гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы Аларның төп юнәлеше—нефтехимия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән Кама, Салават, Уфа, Пермь, Омск шәһәрләрендәге нефтехимия предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.

А.Зыятдинов 1997 елдан Түбән Кама «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелде. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

А.Зыятдинов республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе. Ул— Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен алган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе, аның җитәкчесе. Галим Түбән Камада татар иҗтимагый үзәге филиалын оештыруда башлап йөрде, хәзер аның рәисе. Милләтпәрвәр җанлы якташыбыз беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булды, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашты. Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе буларак халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау һәм үткәрү юнәлешендә киң күләмле эш алып барды.

Якташыбыз актив публицист та. Аның туган телебез, милли мәдәниятебез, халкыбыз язмышына, аның күркәм шәхесләренә багышланган өч дистәдән артык мәкаләсе республикабызның абруйлы газета-журналларында басылды.

СССР Профсоюзларының 15-съезды делегаты.

Түбән Кама шәһәрендә яши, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә.


Зыятдинов Айрат Котдүс улы— спорт остасы.

1977 елның 26 октябрендә Салавыч авылында туган. 1995 елда Салавыч урта мәктәбен тәмамлап «Татарстан» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативында эшли башлый. 1997-1998 елларда армия сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач кабат туган авылына кайтып әлеге кооперативта эшләвен дәвам итә.

Балачактан спорт белән актив шөгыльләнә—гер күтәрү, кул көрәше (армрестлинг), татар көрәше бәйгеләрендә катнаша. Күп район ярышларында шушы өч спорт төре буенча җиңүләр яулый, сабан туйларында батыр кала. 1994 елда республика ярышларында катнаша башлый. Бер-бер артлы җиңүләргә ирешә. 1994 елда авыл яшьләренең республика бәйгесендә һәм Татарстан республикасы туган көнгә багышланган ярышларда кул көрәше буенча җиңүче була. Әлеге нәтиҗәләрне ул 1995-1997 елларда да кабатлый. Азов шәһәрендә 1997 елда уздырылган Бөтенроссия җәйге спорт уеннарында көмеш медаль яулый. Шушы елда аңа кул көрәше буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелә.

А.Зыятдинов спортчы буларак яңа чыныгып килә, алда зур җиңүләр яулау хыялы белән яши һәм шөгыльләнә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет