Исрафилова Гөлзада Габдрахман кызы — хезмәт ветераны.
1947 елның 16 маенда Чепья авылында туган. Балтач урта мәктәбен тәмамлап 1965 елда район кулланучылар җәмгыяте идарәсендә өйрәнчек бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. 1966-1967 елларда—дәүләт банкының район бүлеге кредит инспекторы. 1967-1970 елларда Казан финанс-икътисад институтында читтән торып башлаган укуын тәмамлый, икътисадчы белгечлеге ала.1970-1981 елларда—дәүләт банкының район бүлегендә кредит инспекторы, банк управляющиеның урынбасары.
Г.Исрафилова 1981 елдан пенсиягә киткәнче район кулланучылар җәмгыятенең баш бухгалтеры булып эшләде.
Кайда гына эшләсә дә аңа үзенә һәм кешеләргә карата таләпчәнлек, төгәллек, оперативлык һәм хезмәт сөючәнлек хас булды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.
Исрафилова Зөлхәбирә Латыйф кызы — хезмәт ветераны.
1911 елда Яңгул авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала һәм бала килеш крестьян хезмәтенә чума. Колхозлар оешкач колхоз производствосында эшли.1936 елда тормышка чыгып Пыжмара авылына килә. 1954-1969 елларда Сталин исемендәге (соңыннан—«Кама») колхозда сыерлар сава. Берничә ел тавык фермасында эшли. Хуҗалык сарыклар үрчетүгә күчеп специальләшкәч сарыклар караучы итеп билгеләнә.
З.Исрафилова һәр эштә үз эшенә искиткеч җаваплы карашы, иң югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылышы, төгәллеге, хезмәт сөючәнлеге белән коллективның башка әгъзаларына матур үрнәк булды. Тырыш, игелекле хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны иң югары бүләк— Ленин ордены белән бүләкләде.
Ветеран 1973 елның 12 гыйнварында вафат булды.
Исрафилова Кәшифә Садыйк кызы — Герой-ана.
1927 елның 20 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш мәктәбендә укып башлангыч белем ала һәм туган авылындагы «Кызыл Татарстан» колхозында хезмәт юлын башлый.Шушы колхозда 1977 елга кадәр эшли.
1948 елда авылдашы Галләм Исрафилов белән гаилә кора. Бу күркәм гаиләдә унбер бала туа, аларның унысы үсеп әти-әниләреннән тормыш юлына фатыйха алалар. Һәммәсе үзебезнең туган төбәктән ерак китмичә үз бәхетләрен табалар: Нәкыйп, Рәйсә, Сания, Вакыйф, Гөлнур, Фалиянур, Вәгыйз, Залидә, Алсу, Гөлсу. Алар Һәрберсе гаиләле, инде үзләренең балалары ике дистә. Кәшифә һәм Галләм Исрафиловларның династиясе әнә шулай ишәеп дәвам итә.
1972 елда К.С.Исрафиловага «Герой-ана» алтын медале тапшырылды. Ул «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнде.
Кәшифә һәм Галләм Исрафиловлар уллары Вакыйф һәм аның гаиләсе белән бергә гомер кичерәләр.
Исхаков Габделхак Исхак улы — мәгариф хезмәте ветераны.
1938 елның 1 июнендә Мамадыш районының Уразбахты авылында туган. 1952 елда шул ук авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, дүрт ел Мамадыш педагогия училищесында белем ала. 1956-1961 елларда Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетында укый.
Югары белемле педагог Мәгариф министрлыгы юлламасы белән 1960 елда Балтач районына эшкә килә. Хезмәт юлының беренче өч елын Салавыч сигезьеллык мәктәбендә укытып үткәрә, аннан соңгы җиде елында мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. 1970-1995 елларда Бөрбаш урта мәктәбе директоры булып эшләде.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә шушы 25 ел эчендә Бөрбаш мәктәбе тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырылган методик һәм практик тәҗрибә тулаем диярлек Г.Исхаковның нәтиҗәле эшчәнлеге, оста җитәкчелеге белән бәйле. Бу елларда мәктәптә укучылар белем нигезләрен генә үзләштереп калмыйча, үзешчән сәнгатьтә һәм физкультура-спорт хәрәкәтендә гаять актив катнаштылар. Мәктәптә класстан һәм дәрестән тыш тәрбия эшенең эффектлы формалары барлыкка килде.
Г.Исхаковның педагогик хезмәте югары бәяләнде. Аның исеме 1969 елда республика, 1991 елда район Мактау Тактасына, ике мәртәбә—1966, 1967 елларда—район Мактау Китабына кертелде. 1983 елда аңа «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», 1987 елда «СССРның мәгариф отличнигы», 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Ветеран Бөрбаш авылында яши.
Исхакова Флера Рәхим кызы — хезмәт ветераны.
1934 елның 2 августында Норма авылында туган. 1948 елда Норма җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Тимирязев исемендәге колхозның сарыкчылык фермасына эшкә килә. Кырык елдан артыграк гомерен шушы коллективта эшләүгә багышлады.
Тәҗрибәле терлекче буларак Ф.Исхакова үз группасындагы сарыклардан үрчем һәм йон кыркып алу буенча һәрвакыт алдынгылар сафында булды. 1980, 1981 елларда районның иң яхшы сарык караучысы дип танылды һәм район җитәкчелегенең Дипломнары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Аның рәсеме районның Мактау Тактасына куелды.
Алтын куллы, олы җанлы терлекченең фидакарь хезмәтләре югары бәя алды—ул 1980 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, 1985 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе исеменә лаек булды.
Бүгенге көндә хезмәт ветераны Норма авылында яши.
Ишморатов Байрон Мостафа улы — галим, икътисад фәннәре докторы.
1935 елның 15 сентябрендә Әлмәт районының Миңнебай поселогында туган. 1953 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының чит илләрнең икътисадый һәм сәяси географиясе факультетына укырга керә. 1958 елда укуын тәмамлап ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетында инструктор булып эшли башлый. 1960 елда читтән торып Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлый. 1959-1961 елларда—ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре. 1961-1962 елларда шул ук районның Олы Карауҗа урта мәктәбе директоры була.
1962 елда Б.Ишморатов СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Себер һәм Ерак Көнчыгыш фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына чакырыла. Аспирантураны тәмамлап 1965-1978 елларда кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр була. 1978 елдан—институтның фәнни лабораториясе мөдире.
Б.Ишморатов 1969 елда кандидатлык, 1980 елда —докторлык диссертацияләрен яклый. 1992 елдан—профессор. 700дән артык фәнни хезмәт авторы. Шулар арасында «Җитештерү көчләренең региональ системалары (Географик анализның методологик нигезләре)» исемле зур монография (Новосибирск,1979). Берничә коллектив монографиянең автордашы, 12 фәнни китапның баш редакторы.«География һәм табигать ресурслары» журналының редколлегия әгъзасы.
Б.Ишморатов яшь галимнәр тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә 4 докторлык, 15 кандидатлык диссертациясе якланган, алар арасында ерак чит ил вәкилләре дә бар. Күп фәнни хезмәтләре башка телләргә тәрҗемә ителеп чит илләрдә басылган.
Киң җәмәгать эше алып бара. КПССның Новосибирск өлкә конференциясе делегаты. Берничә мәртәбә район Советы депутаты итеп сайланды.
Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы — сәүдәгәр, сәнәгатьче.
1857 елда тамырлары Норма авылына тоташкан икенче гильдия Казан сәүдәгәре гаиләсендә дөньяга килгән. Икмәк, бакалея, мануфактура товарлары белән мөстәкыйль сәүдәсен 1890 елларда башлаган. Ул чордагы хәләттә татар эшкуары өчен шактый зур нәтиҗәләргә тиз арада ирешкән. Инде егерменче гасыр башында ук үзенең ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән әтисеннән мирас булып калган яртылаш таштан эшләнгән йорт һәм 64 дисәтинә җиргә Казанда тагын өч табышлы йорт, Казан артында ат заводы, май һәм кирпеч заводлары, пар һәм берничә су тегермәне, бүз фабрикасы, 664 дисәтинә җир, болын, урман өстәгән. Аның күп биләмәләре хәзерге Арча һәм Балтач районнары җирләрендә булган.
Эшмәкәргә үз эше өчен гадәттән тыш зур җавплылык хисе хас булган. Бөтен Идел буенда «Ишморатов чәе» дан тоткан, саф нәселле атларына даими рәвештә Россия һәм чит ил бүләкләре, алтын-көмеш медальләр бирелгән. Нәкъ менә атлар үрчетүдәге хезмәтләре өчен сәүдәгәр 1913 елда Потомственный Почетный Гражданин исеменә лаек булган. Г.Ишморатов зур сәнәгатьче, сәүдәгәр һәм җир биләүче буларак, шәһәр һәм губерна тормышында да сизелерлек роль уйнаган, Казан шәһәр Думасы депутаты булган.1895 елның декабреннән 1917 елга кадәр сәүдә-сәнәгать кредитлары буенча Дәүләт банкының Казан бүлеге идарәсе әгъзасы булган, шунда озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен 1902 елда Станислав ленталы, 1906 елда—Анна ленталы, 1910 елда—Александр ленталы, 1917 елда—Андрей ленталы «Тырышлык өчен» («За усердие») алтын медальләре белән бүләкләнгән. Банк җитәкчелеге биргән характеристикадан күренгәнчә, ул банктагы йөз меңлек кредиты белән дөрес файдаланган, үзенең даими сатып алучылары өчен зур вексельләр пакеты тоткан. Сәүдәгәрләр даирәсендә, бигрәк тә мөселман сәүдәгәрләр арасында тирән хөрмәт һәм ышаныч казанган.
Исламга фанатикларча бирелгән шәхес буларак татар халкы тормышында прогрессив-дөньяви нормалар урнашуга кискен каршы чыккан. Шуның өчен Г.Тукай аны сатирик шигырьләрендә кискен гаепләгән, көлгән. Үзенең фикердәше, танылган кадимче Түнтәр мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан) белән татар реформаторларына каршы аяусыз көрәш алып барган, шул идея көрәшенең төп финанслаучысы булган.
Г.Ишморатов үзенең киң хәйрия эшләре белән танылган, Казан арты төбәгендә уннарча мәчет төзеткән, аларга матди ярдәм күрсәткән. Шул исәптән Түнтәрдә ике катлы кирпеч мәдрәсә бинасы салдырган. 1907 елда Казандагы «Зәңгәр мәчет»не (Нариман урамында) яңартып, зурайтып төзеткән.Эшчәнлеген бигрәк тә үзенә якын Казан арты, Балтач төбәге белән бәйләгән. Габдрахман байның Үрнәктәге ат заводы биналары, Балтачтагы биналары әле бүген дә кешеләргә хезмәт итәләр. Аның юмартлыгы турында халык арасында күп риваятьләр йөри. Мохтаҗларга киң ярдәм иткән—киендергән, туендырган. Сабан туйлары алдыннан ярлыларга бәз өләшә торган булган, гает бәйрәмнәренә ит, башка азык өләшкән. Аның кирпеч заводы Үрнәктә, май заводы, тегермәннәре—Балтачта булган.
Г.Ишморатов атаклы Мәкәрҗә, Сембер, Эрбет, Әстерхан, Бәгелмә, Минзәлә, күп чит ил ярминкәләренең даими катнашучысы булган. Ике хатыны—Әсмабикә Гаффарова һәм Мәгмүрә Идрисова белән җиде бала үстергән.
Революциядән соң яңа властьның аяусызлыгын аңлаган Г.Ишморатов үзенең бөтен байлыгын Совет хөкүмәтенә тапшыра. Моны, билгеле, аның ишләре кабул итә-аңлый алмый һәм аңа һөҗүм оештыра. Риваятьләргә караганда ул әнә шунда алган яралардан 1922 елда вафат була.
Ишморатов Уран Мостафа улы — мәгариф хезмәте ветераны.
1939 елның 2 февралендә Биектау районының Усад авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1956 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына укырга керә. Педагогик эшчәнлеген югары белем алып кайтканнан соң химия-биология укытучысы сыйфатында Балтач урта мәктәбендә башлый. 1961-1963 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң ул кабат Балтач урта мәктәбенә кайта. 1965 елдан 1985 елга кадәр—мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. 1985-1997 елларда райондагы иң зур педагогик коллективны—Балтач урта мәктәбен җитәкләде.
У.Ишморатов үзен тирән белемле, киң эрудицияле, югары әхлаклы, кешеләргә карата һәрвакыт игътибарлы, аларның ихтыяҗларына сизгер шәхес һәм җитәкче итеп танытты, район укытучылар корпусында тирән абруй казанды. Ул күп яшь укытучыларның яраткан остазы булды. Балалар тарафыннан аның кебек үз ителгән укытучылар сирәк.
У.Ишморатов бөтен эшчәнлеге дәвамында киң җәмәгать эше алып барды. Студент елларында ук комсомол хәрәкәтендә актив катнаша. 1957 елның көзендә Казахстанда чирәм җирләрдә иген уңышын җыеп алуда катнаша, тырышлыгы өчен район комсомол комитетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Эшләү дәверендә ун ел дәвамында мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты рәисе булды. Ул оста пропагандист, ялкынлы сүзле лектор.
Үзенең тырыш, югары нәтиҗәле хезмәте өчен РСФСР Мәгариф министрлыгының, профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы Президиумының, район хакимиятенең күпсанлы Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. 1978 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Ишмөхәммәтов Габдрәззак — дин эшлеклесе.
Казан төбәгеннән чукындыру сәясәте үтә мәрхәмәтсез рәвеш алгач 1730 елларда Түнтәргә килеп төпләнә. Тирән белеме, оештыру сәләте, мөгаллимлек таланты белән таныла. Түнтәрдә кырык ел буе имам булып эшли. Авыл халкы аны Түнтәрнең беренче имамы дип саный. Ул шушы чорда җәмәгате белән балаларны гына түгел, авыл халкын да укырга- язарга өйрәтә, бу чорда авылда хәтта хатын-кызлар арасында да укый-яза белмәгән кеше булмаган. Г.Ишмөхәммәтов 250 елга якын татар дөньясына тирән белемле һәм нык иманлы имамнар һәм мөгаллимнәр хәзерләгән атаклы Түнтәр мәдрәсәсенә нигез сала.
Кабере Түнтәр зиратында.
Ишмурзина Надежда Михайловна — медицина хезмәте ветераны.
1949 елның 1 гыйнварында Яшел Үзән районының Олы Чишмә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Яшел Үзән шәһәрендәге медицина училищесында укый һәм аны тәмамлагач Балтач районы хастаханәсенә юллама ала. 1968 елдан бирле район үзәк хастаханәсенең башта хирургия, аннан соң бала тудыру бүлекләрендә эшли, гинекология бүлегендә хезмәт итә. Бүгенге көндә— хатын-кызлар консультациясенең өлкән шәфкать туташы. Ул үз эшенең чын остасы. Пациентларга карата ягымлы һәм игътибарлы булуы, хезмәтен яратуы аңарга Балтач халкының тирән ихтирамын китерде.
Надежда Михайловна Балтач җирлегендә үзенең гаилә бәхетен дә тапты—аның ире, вакытсыз вафат булган Юрий Иванович Ишмурзин гаять оста, тирән белемле, кешелекле табиб-стоматолог иде. Алар бергәләп ике кыз үстерделәр.
Н.М.Ишмурзинаның игелекле хезмәте югары бәясен алды. 1990 елда ул «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесенә лаек булды. Ә 1997 елда мактаулы исем—Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме бирелде.
Й
Йосыпов Әсхәт Гыйлаҗетдин улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
1906 елда Чистай районының Татар Баганасы авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала, әтисенең крестьян хуҗалыгында эшли. 1927-1928 елларда Чистай өязенең Мөслим волосте милициясендә эш башкаручы, 1928-1930 елларда шунда ук милиционер булып эшли. 1930 елда туган авылындагы «Чулпан» колхозы рәисе итеп сайлана, әмма анда озак эшләми—1931 елда «Днепрострой» төзелешенә китә. 1932 елда кабат туган авылына кайта, ике ел избач булып эшли.
1933 елда Ә.Йосыпов ВКП(б)ның Чистай район комитетына инструктор итеп алына, 1936-1937 елларда аның пропаганда бүлеге мөдире була. 1937-1940 еллар дәвамында— Чистай районы мәгариф бүлеге мөдире. 1940 елның ахырыннан—ВКП(б)ның Чистай район комитетының икенче секретаре. 1942-1943 елларда—Бондюг МТСының сәяси бүлеге начальнигы.
1943 елда Чепья районы коммунистлары Ә.Г.Йосыповны ВКП(б)ның Чепья район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Монда ул үзен гадәттән тыш авыр чорда халык күңелен аңлаучы, кешеләрне рухландыра, иң авыр шартларда да Ватан рухын беренче чиратка куеп хезмәт итәргә туплый алучы җитәкче итеп күрсәтә, биш ел эшләү дәверендә үзе турында якты, җылы истәлекләр калдыра. 1948 елда Ә.Йосыповны Казанга ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбенә укырга җибәрәләр
Ә.Йосыпов 1950-1956 елларда КПССның Тукай район комитетының беренче секретаре, 1956-1959 елларда шушында ук хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе булып уңышлы эшли. 1959 елда лаеклы ялга киткәч тә ветеран төрле хуҗалык эшләрендә була, җәмәгать эшләрендә теләп катнаша.
1978 елның 21 августында вафат була. Кабере Зур Әтнә авылы (Әтнә районы) зиратында.
Йосыпов Әхмәдулла Мөхәммәтзакир улы—хәрби хезмәткәр, полковник.
1903 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укып башлангыч белем ала. Казан шәһәрендә эшләп үзлегеннән белемен күтәрә һәм Казан медицина институтына керә. Аны тәмамлап Казан шәһәрендә табиб булып эшли.
1937 елда баҗасы, атаклы язучы Кави Нәҗми белән бергә сәяси гаепләүләр белән кулга алына. Бер елга сузылган тикшерүләрдән соң акланып азат ителә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Кызыл Армия сафларына алына, хәрби госпитальләрдә эшли, кыр госпитале начальнигы була. Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Ә.Йосыпов Казанга кайта һәм Казан медицина институтының хуҗалык эшләре буенча проректоры булып озак еллар эшли. Шушы чорда аны утызмеңчеләр сафында Арча районының Наласа авылына җибәрәләр, 1956-1957 елларда ул мондагы колхозның рәисе була. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле кире медицина институтындагы эшенә кайта
Ә.М.Йосыпов 1966 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Йосыпов Габделкадыйр Мөхәммәтзакир улы—юрист.
1898 елда Түнтәр авылында туган. Шушында мәдрәсәдә белем ала. Балачагы әтисенең крестьян хуҗалыгында эшләп уза. Революция елларында ул Казан шәһәренә килә. Тиздән Кызыл Армия сафларына алына һәм Гражданнар сугышында катнаша. Аның 1920-1925 елларда кызыл комиссар буларак басмачыларга каршы көрәштә актив катнашуы мәгълүм.
Сугышлар тынгач аны Үзбәкстан ССРның Нәмәнган шәһәренә прокуратура органнарына эшкә җибәрәләр. Монда аңа хезмәт белән беррәттән белемен күтәрү өстендә күп эшләргә туры килә. Озак еллар дәвамында Нәмәнган шәһәренең баш прокуроры булып уңышлы эшләве аның бу проблеманы да уңышлы хәл итүен дәлилли. Шушы хезмәттәге уңышлары өчен Г.М.Йосыпов югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә, аңа Нәмәнган шәһәренең Почетлы Гражданины исеме бирелә.
Йосыпов Мингариф Йосыф улы — хезмәт ветераны.
Арча районының Хәсәншәех авылында 1933 елның 11 ноябрендә туган. Яшьли ятим кала һәм Минзәлә, аннан соң шул ук районның Хуҗәхмәт авылында балалар йортында тәрбияләнә. Шунда җиде сыйныф белем ала. 1948-1950 елларда Алабугада һөнәр училищесында укып автослесарь һөнәре ала, 1954 елга кадәр Югары Ослан районында нефть эзләү бригадасында эшли. 1954-1957 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Армиядән М.Йосыпов туган ягы Балтачка кайта һәм 1958-1962 елларда Балтач промкомбинатында тракторчы, сөт-май комбинатында моторист була. 1962 елда Свердловск шәһәренә китә, 1967 елга кадәр автобазада экскаваторчы булып эшли.1967-1977 елларда Балтачтагы хуҗалыкара төзелеш оешмасында экскаваторчы, диспетчер хезмәтләрен башкара.
1977 елдан ул коммуналь хезмәт күрәтү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесендә насос установкасы машинисты. Өлкән яшькә җиткәннән соң да әле ул шушы игелекле хезмәтен дәвам итте.
М.Йосыповка 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Йосыпов Рәҗәп Габделхәй улы — мәгариф хезмәте алдынгысы.
1947 елның 1 июнендә Таузар авылында туган. Белемне Таузар башлангыч, Карадуган сигезьеллык мәктәпләрендә укып ала. 1966 елда Кенә урта мәктәбенең кичке бүлеген тәмамлап урта белемле була. 1966-1968 елларда армия сафларында хезмәт итә.
Р.Йосыпов 1969 елда Мамадыштагы физкультура укытучылары хәзерләү курсларына керә. 1970 елда Карадуган урта мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы булып эшли башлый. 1989 елда читтән торып Алабуга педагогия институтының технология факультетын тәмамлый.
Утыз елдан артыкка сузылган педагогик эшчәлеге чорында Р.Йосыпов балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә зур нәтиҗәләргә иреште. Үзенең гаять зур тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы, хезмәтен яратуы, хезмәтенең нәтиҗәлелеге өчен олы җаваплылык хисе аны районыбызның иң тәҗрибәле укытучылары сафына күтәрде. Ул һәрдаим актив җәмәгать эше алып бара. Берничә мәртәбә халык депутатларының Карадуган авыл Советы депутаты итеп сайланды.
Шушы олы хезмәләре өчен 1991 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Йосыпов Тәбрис Юныс улы — спорт остасы.
1964 елның 22 июнендә Көек авылында туган. 1979 елда Балтач урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлый. 1979-1982 еллрда Нормадагы авыл һөнәри-техник училищесында укый. Хезмәт юлын 1982 елда Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып башлый.
1984-1986 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армия сафларыннан ул кабат Ленин исемендәге колхозга кайта һәм тракторга утыра. 1991 елдан—«Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыяте тракторчысы.
Т.Йосыпов 1986 елдан гер күтәрү спорты белән шөгыльләнә башлый һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. 1994 елда беренче разряд нормасын үти. 1995 елда республика һәм район ярышларында дүрт мәртәбә абсолют җиңү яулый. 1996 елда республика чемпионатында спорт мастерлыгына кандидат, Вологда шәһәрендә узган Россия чемпионатында спорт мастеры нормасын үти. 1997 елда Казанда «Дөнья кубогы» ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Күп еллар рәттән район сабан туйларының гер спорты буенча абсолют батыры. Мондый җиңүләрне Т.Йосыповның спорт биографиясеннән күпләп санап була.
1996 елда гер спорты буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры исемен алды.
Йосыпов Шакир Йосыф улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1920 елның 18 маенда Иске Салавыч авылында туган. Шушында башлангыч белем ала һәм аларның гаиләсе Пермь өлкәсенең Соликамск шәһәренә күчеп китә. Монда килгәч җиде сыйныф белем алуга ирешә һәм шәһәр элемтә узелына эшкә урнаша.
1940 елда Ш.Йосыпов хәрби хезмәткә алына. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Шушында элемтәчеләр курсын тәмамлый, танк частьларында укчы-радист була. 1944 елның гыйнварында элемтәчеләрне җыеп Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Ул үзенең җиде иптәше белән десант гаскәрләренә языла. Бераз хәзерлек үткәннән соң һава десанты бригадасының рация узелы начальнигы итеп билгеләнә. Тиздән алар сугышка керәләр. Ш.Йосыпов Венгрияне, Австрияне, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша, Җиңү көнен Чехословакия җирендә каршылый.
Армия сафларыннан 1946 елның маенда демобилизацияләнә. Күкрәгенә Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр тагып кайта ул туган җиренә.
Сугыштан соң Ш.Йосыповка Ленин исмендәге колхозның электр станциясендә, икмәк заводында, саклык банкында эшләргә туры килә. Әмма кайда гына эшләсә дә хезмәтен намус белән, җиренә җиткереп башкара.
Ветеран 1995 елның 25 августында вафат булды.
К
Кадыйрова Марзия Кадыйр кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
1933 елның 1 маенда Түнтәр авылында дөньяга килгән. Түнтәрдә җидееллык мәктәп тәмамлап укуын Арча педагогия училищесында дәвам итә. 1952 елда Яңгул балалар йортында тәрбияче булып эшли башлый. 1953-1956 елларда Яңгул, Түнтәр, Сәрдек, Субаш мәктәпләрендә рус һәм татар әдәбияты укыта. 1956 елда кабат Яңгул мәктәбенә кайта һәм аның шуннан соңгы хезмәт юлы тулысынча шушы мәктәп белән бәйле.
1964 елда читтән торып Казан Дәүләт педагогия игнститутының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый, Яңгул урта мәктәбендә шушы фәннәрне укыта. Өлкән укытучы.
М.Кадыйрова гомере буе киң җәмәгать эшләре алып барды. 1962 елдан авылның хатын-кызлар советын җитәкли, «Яңа тормыш» колхозының стена газетасы редакторы була. Ул район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе. Халык арасында аңлату-агитация эшенең чын энтузиасты. Алдынгы укытучы буларак районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында киң методик эш алып барды.
М.Кадыйрова кызларын һәм оныкларын да туган халкыбызга бирелгән, аның гореф-гадәтләренә, сәнгатенә гашыйк итеп үстерде. Оныгы Гөлназ Гарипова өметле яшь шагыйрә, аның инде «Чулпы җыры» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрде.
М.Кадыйрова 1985 елда Татарстан хатын-кызларының беренче съездында катнашты. Педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен күпсанлы Мактау Таныклыклары белән бүләкләнде, исеме республика Почет Китабына кертелде. 1985 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек булды.
Хезмәт ветераны Яңгул авылында яши, җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә.
Камалетдинов Рафаил Камалетдин улы — хезмәт алдынгысы.
1940 елның 11октябрендә Карадуган авылында күп балалы гаиләдә сигезенче бала булып туган. 1947 елда Карадуган җидееллык мәктәбенә укыга керә. Аның өч классын тәмамлаганнан соң укуын Кече Лызи җидееллык мәктәбендә дәвам итә. Аны 1956 елда тәмамлап Калинин исемендәге колхозга эшкә килә. 1967 елда кичке мәктәптә укып урта белем ала. 1959-1960 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1968 елда Р.Камалетдинов Алабуга шәһәрендә алты айлык курслар үтеп ясалма орлыкландыру технологы белгечлеге ала. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы колхоз терлекчелеге белән бәйле: 1968-1973 елларда ул колхозның ясалма орлыкландыру технологы, 1974-2003 елларда— сөтчелек фермасы мөдире.Р.Камалетдиновның озак еллык нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. Ул «Унберенче бишьеллык ударнигы», берничә мәртәбә район хакимиятенең Мактау Таныклыгы белән бүләкләнде. 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән абруйлы исем бирелде.
Ветеран туган авылы Карадуганда яши.
Достарыңызбен бөлісу: |