Закирова Равилә Исрафил кызы – медицина хезмәте ветераны.
1937 елның 2 гыйнварында Курмала авылында туган. Балтач урта мәктәбен тәмамлап Казан медицина институтына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый. Табиб буларак хезмәт юлын 1959 елда Балтач туберкулездан дәвалау шифаханәсендә баш табиб булып башлый. 1973 елда аны Обсерватория поселогындагы балалар туберкулезын дәвалау санаториеның баш табибе итеп билгелиләр. Өч елдан ул - Зеленодольск туберкулез авырулары диспансеры баш табибы. 1982 елда кабат Обсерваториядәге балалар санаториенә баш табиб булып кайта. 1992 елдан – аның баш табибе урынбасары.
Бөтен гомерен кешеләрне куркыныч социаль авыру булган туберкулездан дәвалауга багышлаган якташыбызга 1989 елда Татарстан АССРның атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.
Залещанский Борис Данилович – галим, икътисад фәннәре докторы, академик.
1943 елның 9 маенда Дорга авылында эвакуацияләнеп килүчеләр гаиләсендә туган. 1961 елда Мәскәүдә техник училище тәмамлый һәм авиация заводында токарь булып эшли башлый.
1962-1965 елларда Совет Армиясендә һава оборонасы частьларында хезмәт итә, взвод командиры урынбасары була.
1965-1973 елларда—хезмәт юлын башлаган заводта төгәл эшләр башкару токаре (токарь-доводчик). 1973 елда читтән торып Бөтенсоюз машина төзү институтын тәмамлый, 1977 елга кадәр заводта өлкән инженер, әйдәп баручы инженер, заводның баш технологының производствоны хәзерләү һәм планлаштыру группасы җитәкчесе булып эшли. Ике ел дәвамында гомуми машина төзелеше тармагы эшчеләре профсоюзы Үзәк комитеты инструкторы вазыйфаларын башкара. 1978-1984 елларда – Бөтенсоюз авыр машиналар төзү берләшмәсенең хезмәтне оештыру һәм хезмәткә түләү бүлеге начальнигы, җитештерү-икътисад бүлеге начальнигы. 1984-1988 елларда Серго Орджоникидзе исемендәге Бөтенсоюз идарә итү институтының махсус факультетында читтән торып укый. 1984-1985 елларда Мәскәү авиация берләшмәсенең баш икътисадчысы була. Шушы чорда диссертация яклап, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
Б.Д.Залещанскийның хезмәт юлы 1985 елдан фәнни-техник юнәлешкә борыла. Ул 1996 елга кадәр академик В.С.Семенихин исемендәге автоматик аппаратуралар Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтының сектор начальнигы, план-җитештерү бүлеге начальнигы, баш икътисадчысы, директор урынбасары баскычларын уза һәм 1996-2000 елларда аның директоры була. Шушы чорда икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала, профессор була. 2000 елдан – әлеге фәнни-тикшеренү институтының генераль директоры.
Зур колачлы галим Б.Д.Залещанский 1999 елдан башлап идарә итүнең югары тармакларының генераль конструкторы, идарә итү системалары буенча Россия агентлыгының (РАСУ) Коллегиясе әгъзасы, Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советының фәнни советы әгъзасы, РАСУның фәнни-техник советы каршындагы идарә итүнең автоматик системалары һәм исәпләү техникасы секциясе җитәкчесе, идарә итү фәнни-тикшеренү институтының база кафедрасы җитәкчесе.
Галим үзенең туган ягы белән даими элемтәдә тора. 2004 елда ул икенче мәртәбә туган авылына кунакка кайтты. Соңгы елларда гына да Шода һәм Куныр мәктәпләренә зур иганә ярдәме күрсәтте – микроавтобус, телевизор һәм компьютерлар бүләк итте.
Зарипов Гәбделхай Зариф улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.
Г. Зарипов районыбызның иң гыйбрәтле язмышлы кешеләренең берсе. Ул 1918 елның 8 мартында Балтач авылында туган. Шушында башлангыч белем алып сабый килеш хезмәт юлын башлаган. Һәм менә ул чорлар өчен бөтенләй хас булмаган тәвәккәл адым – бергә үскән берничә авыл малае Казан шәһәренә юнәләләр һәм елга техникумына укырга керәләр. Билгеле, белем дәрәҗәсе сай булган, уку кебек четерекле хезмәткә күнекмәгән авыл малайларының күбесе тиздән таралып бетә. Әмма Гәбделхәй кала – ачлы-туклы яшәп булса да, бөтенләй ят стихиягә бәйле һөнәрне тырышып үзләштерә. Җәйләрен практикада Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгаларын дистәләрчә мәртәбә буйлый. Бу исә физик чыныгу да бирә, тырышлык, үҗәтлек, тәвәккәллек кебек егет кеше өчен бик тә кирәкле сыйфатларны да үстерә.
Шушыннан ул армия сафларына алына, Кызыл Байраклы Амур флотилиясенә эләгә. Аның сәләтләрен тиз күреп алалар һәм корабка рулевой итеп билгелиләр. Егет бу эшкә дә тиз күнегә. Иң авыры булган диңгез авыруын да җиңел кичерә. Яңа килгән сугышчыларны өйрәтүче остаз да булырга туры килә аңа.
Язмышта яңа борылыш – иң чыдам егетләрне сайлап алып, су асты көймәсенә күчерәләр. Бу инде Бөек Ватан сугышы башланган чор. Алга катлаулы бурыч куела – илнең көнчыгыш чикләрен тынгысызлап торучы япон судноларын аулау, безгә ярдәм алып килүче союзниклар корабларына имин юл тәэмин итү. Рәттән берничә тәүлекләр буе күз йоммыйча уяу хезмәт көннәре башлана һәм ул елларга сузыла. Бу тормышта зур китаплар итеп язарлык дәһшәтле вакыйгалар бар. Шулар эчендә кайнаган яшь егет еллар үткәч улы Маратның су асты көймәсендә хезмәт итәчәген күз алдына да китерми, билгеле.
Шулай итеп, фашистик Германияне һәм империалистик Японияне җиңү көннәре дә уза.
1946 елның декабре. Үзләрен чын диңгезче итеп күрсәткән бер төркем егетләрне кабат аерып алалар, дүрт командага бүләләр һәм күпмедер сәяси-идеологик хәзерлектән соң ерак сәфәргә юллыйлар. Егетләр күп вакыт үткәннән соң гына аңлыйлар – аларны Америкага, махсус килешү буенча СССР сатып алган өр-яңа дүрт корабны алып кайтырга җибәргәннәр икән. Камчаткадан юл алып, алар Лос-Анджелеска барып җитәләр. Аннан тимер юл буенча Вашингтонга, аннан соң Миссисипи елгасының диңгез буендагы култыгына урнашкан суднолар җыю догына киләләр.
1947 елның җәендә генә корабларны алып Балтик диңгезенә килеп керәләр. Бер корабның штурвалы Г.Зарипов кулында була.
Шушы җаваплы бурычны үтәгәннән соң теләкләрен искә алып аларны демобилизациялиләр. Ничә еллар элек чыгып киткән Балтач!
Шулай итеп, якташыбыз җир тирәли тулы әйләнеш-сәяхәт ясый: Балтачтан көнчыгыш аша китә һәм җирне әйләнеп көнбатыш аша кайта.
Г.Зариповның алдагы тормышы район «Заготскот» (соңыннан – хәзерләүләр конторасы) оешмасы белән бәйле. 32 ел гомерен бирә ул бу оешмага. Шушы чорның иң зур өлешендә—оешманың директоры.
Ветеран 2003 елның 12 июнендә вафат булды. Балтач авылы зиратына күмелде.
Зарипов Габдрахман Зариф улы – хезмәт ветераны.
1934 елның 8 октябрендә Ор авылында туган. Башлангыч белем алаганнан соң туган авылындагы «Кызыл Октябрь» колхозында эшли башлый. 1955-1958 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, ДОСААФның район советы курсларында укып шофер һөнәре ала, «Маяк» колхозында 1964 елга кадәр шофер булып эшли.
Кичке мәктәптә укый, 1965 елда урта белем ала. 1966-1967 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы җитәкче кадрлар хәзерләү курсларында укый.
1969-1987 елларда Г.Зарипов хуҗалыкның иң җаваплы тармагы булган Ор сөтчелек фермасына җитәкчелек итә. Коллективны туплау, нәтиҗәле хезмәт оештыру өчен зур көч куя. Бу юнәлештә аңа тыйнак, кешеләргә игътибарлы, зыялы шәхес булуы ярдәм итә.
1987 елда Г.Зарипов колхозның профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп сайлана.
Г.Зариповның намуслы хезмәте югары бәяләнде. Ул күп мәртәбә колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе алды. 1974 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды. Авылдашлары аны берничә мәртәбә халык депутатларының Шеңшеңәр авыл Советы депутаты итеп сайладылар.
Г.Зарипов 1990 елда профсоюзларның беренче Бөтенроссия съездында делегат булып катнашты.
Ветеран Ор авылында яши.
Зарипов Илгиз Тимергали улы – авыл хуҗалыгы белгече.
1954 елның 19 июлендә Смәел авылында туган. 1971 елда Смәел урта мәктәбен тәмамлый. 1976 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлап инженер-механик белгечлеге ала. Туган авылына кайтып Шаумян исемендәге колхозда инженер булып эшли башлый.
1976-1977 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армия сафларыннан И.Зарипов кабат туган колхозына кайта һәм аның баш инженеры булып эшли.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен И.Т.Зариповка 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Зарипов Камил Габделхак улы – медицина хезмәте ветераны.
1927 елның 15 сентябрендә Балык Бистәсе районының Мәмле Казаклар Чаллысы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтына укырга керә һәм аны 1949 елда тәмамлый. Аны Балтач районына эшкә җибәрәләр. К.Зарипов 18 ел дәвамында районыбыз халкының сәламәтлеген саклауга бар көчен, яшьлек энергиясен бирә – хирург, район Советының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире, районның баш табибы була. Аңа районыбызда халык сәламәтлеген саклау һәм ныгыту тармагының матди базасын тулыландыру, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларының эшен яхшырту, сәламәтлек саклау сферасын киңәйтү, табиб һәм урта медицина белгечләре корпусын булдыру, хезмәт урыннарында һәм көнкүрештә халыкның яшәү культурасын күтәрү, санитария-гигиена шартларын яхшырту буенча киң колачлы эш алып барырга туры килә. Шул ук вакытта киң җәмәгать эше алып бара – башта район үзәк шифаханәсенең комсомол, соңрак партия оешмасын җитәкли, Кызыл Хач җәмгыятенең район оешмасы рәисе була. Шушы чорда терапевт-ортопедларның Бөтенсоюз оештыру съездында, Кызыл Хач җәмгыятенең йөз еллыгына багышланган юбилей съездында делегат булып катнаша.
Тырыш хезмәтләре өчен, 1964 елда Татарстан АССРның атказанган табибы исеменә лаек булды. Ул - «СССРның санитария оборонасы отличнигы», «СССР гражданнар оборонасы отличнигы».
1967 елдан К.Зарипов Казан шәһәренең 11-хастаханәсендә хирург булып эшли. Хәзерге көндә лаеклы ялда, Казан шәһәрендә яши.
К.Зариповның эшен район үзәк шифаханәсендә аның улы - табиб-хирург Н.К.Зарипов дәвам итә.
Зарипов Котдус Максут улы – спорт остасы.
1962 елның 26 мартында Бөрбаш Сәрдегәне авылында туган. 1979 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый, укуын Казан ветеринария институтында дәвам итә. 1984 елда институтны тәмамлап, «Бөрбаш» совхозында зоотехник булып эшли башлый.
1984-1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң «Бөрбаш» совхозының ферма мөдире була.
1987 елда К.Зариповны «Труд» колхозына баш зоотехник итеп чакыралар һәм ул 2004 елга кадәр шушы вазыйфаны башкара. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
К.Зарипов Бөрбаш мәктәбендә укыган елларында ук танылган көрәш остасы В.Гарифуллин кул астында татар көрәше белән шөгыльләнә, аның серләренә төшенә. Табигый сәләте һәм физик тазалыгы, әлеге күнекмәләр дә өстәлгәч, аңа зур келәмнәргә чыгып җиңүләр яуларга мөмкинлек бирә. Берничә мәртәбә Татарстан чемпионатында, Татарстан авыл яшьләре көрәш бәйгесендә, «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына үткәрелә торган ярышларда җиңү яулады, призлы урыннарга чыкты. 1982 елда татар-башкорт көрәше буенча РСФСР чемпионатында үз үлчәү категориясендә чемпион булды.
Район һәм авыл сабантуйлары батыры.
К.Зарипов яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Берничә ел дәвамында Чепья урта мәктәбендә яшь көрәшчеләр секциясен алып барды.
Татарстанның спорт мастеры.
Зарипов Марат Хәй улы – партия һәм дәүләт эшлеклесе.
1950 елның 2 ноябрендә Балтач авылында туган. 1968 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыяте эшчесе булып башлап җибәрә.
1968-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аның хәрби хезмәте Кызыл Байрак орденлы данлыклы Төньяк флотында су асты көймәсендә үтә.
Армия сафларыннан кайткач, бер ел ремонт-төзелеш участогында ташчы булып эшли. 1971-1976 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультеты студенты. Институтны тәмамлап инженер-механик белгечлеге ала һәм туган авылы Балтачтагы Ленин исемендәге колхозда 1976 елның июлендә инженер булып эшли башлый. Бер елдан аны хуҗалыкның баш инженеры итеп билгелиләр. Шушы чорда Казанда алты айлык җитәкче кадрлар хәзерләү курсларын уза.
1980 елның августында Калинин исемендәге колхоз әгъзалары аны колхозның рәисе итеп сайлыйлар. М.Зарипов җитәкчелек иткән биш ел колхозның барлык тармакларда тотрыклы үсеше, икътисадый ныгуы еллары буларак характерлана. Бу елларда хезмәтнең нәтиҗәлелеге үсте, техниканы куллануның эффектлылыгы күтәрелде, киң күләмдә төзелеш алып барылды. Шушы чорда М.Зарипов халык депутатларының район Совет депутаты итеп сайланды.
1985 елның гыйнвар аенда районыбыз коммунистлары М.Зариповны КПССның район комитетының икенче секретаре итеп сайладылар. 1987 елның июненнән - халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. Бу постта ул 1990 елның ахырына кадәр эшләде. Менә шушы тынгысыз болгавыр елларда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне үстерү темпларын саклап калуда, социаль сферада төшенкелек булдырмауда аның өлеше гаять зур булды.
Ил күләмендә җирле үзидарәләр системасында барган структур үзгәрешләр чоры булган 1990-1999 елларда М.Зарипов халык депутатларының район Советы рәисенең, район хакимият башлыгының беренче урынбасары булып эшләде. Район күләмендә барган киң колачлы төзелеш эшләренә җитәкчелек итү аның вазыйфасы булды. Нигездә шушы чорда район юлларын асфальт белән түшәү, авыллардагы социаль һәм мәдәни объектларны газлаштыру эшләре башкарылды, күп кенә социаль-мәдәни объектлар файдалануга тапшырылды, киңәйтелде, яңартылды, район үзәген төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылды.
М.Х.Зарипов 1999 елның маенда район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Районның төп җитәкчесе буларак, ул үзенең бөтен энергиясен, оештыру сәләтен алдагы елларда ирешелгән темпларны сүндәрмәүгә, аларга яңа импульс өстәүгә бирде. Район халкын социаль яклау мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ул үзенең шәхси үрнәге белән эзлекле рәвештә сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны пропагандалый.
Районда елның-елында игенчелек культураларыннан югары уңыш алына, мул күләмдә терлек азыгы хәзерләнә. Бу – терлекчелек продуктлары җитештерүне эзлекле арттырырга, шуның нигезендә хуҗалыкларның икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Болар барысы да М.Х.Зарипов җитәкчелегендәге район хакимиятенең уңышлы эше нәтиҗәсе.
М.Х.Зарипов 1999 елдан халык депутатларының район Советы рәисе. Ул – икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы). Районыбыз халкы аны ике чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1999 елда Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән абруйлы исем бирелде. 2003 елда Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Зарипов Мәгъфур Фатыйх улы – хезмәт ветераны.
1933 елның 28 ноябрендә Иске Салавыч авылында туган. Аның әтисе - коллективлаштыру елларыннан ук колхозның терлекчелек фермасын җитәкләгән кеше. Мәгъфур дә Салавычта җидеелык мәктәп тәмамлау белән 1954 елда Салавыч мөгезле эре терлек фермасына эшкә килә һәм үзенең бөтен гомерен колхоз терлекчелегенә багышлый. Шушында эшләп хезмәт күнекмәләре ала. Күп еллар дәвамында үзе ветсанитар, үзе учетчик, үзе лаборант була. Алай гына да түгел, савым сыерларны һәм таналарны җәйләрен үзе көтүдә йөртә. Кышкы айларда да таналар һәм яшь бозаулар карый, азык кертә, азык эшкәртә. Соңрак терлекләрне ясалма орлыкландыру һөнәрен үзләштерә. Кыскасы, Иске Салавыч товарлыклы-сөтчелек фермасын үткән гасырның 60-80 елларында М.Зариповтан башка күз алдына да китереп булмый.
М.Зарипов бик күп яшьләрне терлекчелек хезмәтенә өйрәтте, терлекчеләрнең һәркайсы белән уртак тел тапты, алар мәнфәгате белән яши белде.
Аның хатыны Гафия дә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң фермага эшкә килеп, 1995 елга кадәр терлекчелектә эшләгән хезмәт ветераны.
М.Ф.Зарипов 1983 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Зарипов Мәхмүт Мәсхүт улы – хезмәт алдынгысы.
1953 елның 11 октябрендә Сосна авылында туган. 1970 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы «Правда» колхозында хезмәт юлын башлый. 1973-1974 елларда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып көйләүче-мастер (мастер-наладчик) һөнәре ала.
1971-1973 елларда хәрби хезмәттә була. Аны тәмамлап туган авылына кайта һәм тракторчы булып эшли башлый. Ул бүген дә шушы авыр һәм игелекле хезмәттә. Техниканы яхшы белүе, үз эшен яратып башкаруы балачактан килгән җаваплылык, тырышлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар, кешеләрне яратуы һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуы М.Зариповка хезмәттәшләре һәм авылдашларының олы хөрмәтен китерде. Ул – районыбызның иң алдынгы тракторчыларының берсе.
Тырыш хезмәте өчен колхоз идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 2001 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем бирелде.
Зарипов Наил Мөбарәк улы – хезмәт алдынгысы.
1945 елның 1 июнендә Ор авылында атаклы механизатор Мөбарәк Зарипов гаиләсендә туган. Бишенче класста укыган вакытта ук әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, техникага өйрәнә. Җиде сыйныф тәмамлаганнан соң 14 яшендә тракторчылар курсында укый һәм әтисенә яңа СК-4 комбайны бирелгәч, ул эшләгән «Сталинец-6» комбайнына утыра, урып-җыю нәтиҗәләре буенча «Маяк» колхозында беренче урынны яулап кул сәгате белән бүләкләнә. Армия сафларына киткәнче, кышын тракторда, җәен комбайнда эшли. 1964-1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач 1972 елга кадәр «Маяк» колхозында механизатор булып эшләвен дәвам итә.
1972-1978 елларда Н.Зарипов Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасында тракторда, скреперда, бульдозерда, төягечтә эшли, даими рәвештә оешманың хезмәт алдынгылары сафында була.
1978 елда Ленин исемендәге колхозга килә, кабат тракторчы, комбайнчы булып эшли. Ул - елның-елында колхоз һәм районның әйдәп баручы комбайнчылары арасында. Үзенең хезмәт юлында район буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, ике мәртәбә «Иж-Планета», ике мәртәбә «Урал» мотоцикллары белән бүләкләнә, хезмәт алдынгыларының район җыеннарында күп мәртәбә иң алдынгы комбайнчы лентасын кия, район хакимиятенең Мактау Таныклыкларын ала. Аның исеме күп мәртәбә районның Мактау тактасына, Мактау китабына кертелә. Хезмәт батырының биографиясе сокланырлык.
Н.Зарипов 1984 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды. 1983 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Н.М.Зарипов бүгенге көндә лаеклы ялда, Балтач авылында яши.
Зарипов Рәис Касыйм улы—галим, химия фәннәре кандидаты.
1932 елның 1 ноябрендә Чапшар авылында туган. 1950 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1950-1955 елларда Казан химия-технология институтында укый. Хезмәт юлын Уфа органик синтез заводында конструктор булып 1955 елда башлап җибәрә. 1958-1961 елларда үзе укыган институт аспирантурасында укый, диссертация яклап химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1962-1982 елларда— Караганда химия институтының авыл хуҗалыгы химикатлары лабораториясе мөдире.
Р.Зарипов 1982 елда Уфага кайта һәм гербицидлар фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. Бүгенгәчә шунда фәнни хезмәткәр.
Р.К.Зариповның бөтен фәнни эшчәнлеге чүп үләннәргә каршы көрәш чараларын эзләү һәм җитештерү мәсьәләләренә багышланган Ул җитмешкә якын фәнни мәкалә һәм хезмәт авторы.
Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы—мәгариф хезмәте ветераны.
Түнтәр авылында 1941 елның 6 сентябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе ул туганчы ук Бөек Ватан сугышына китә һәм батырларча һәлак була. Балачагы әтисез, авыр матди хәләттә үтә, аңа балачактан хезмәткә җигелергә туры килә.
Түнтәр җидееллык мәктәбен, Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлый һәм физика, математика укытучысы дипломы алып туган ягына кайта. Аның бөтен гомере туган авылындагы башта сигезьеллык, аннары урта мәктәп белән бәйле. Күпкырлы талант иясе тиз арада үзен тирән хәзерлекле тырыш укытучы, ялкынлы пропагандист, оста оештыручы итеп күрсәтә. Һәртөрле яңалыкка, прогресска омтылу, тормышның уртасында кайнарга тырышу аңа авыл, район, республика күләмендә олы абруй китерде.
Физика-техника юнәлешендәге күптөрле түгәрәкләр һәм факультатив дәресләр, район һәм республика күләмендәге олимпиадаларда катнашу һәм җиңүләр… Бер үк вакытта шундый мәртәбәле олимпиадаларны үзе оештыру—район газетасы белән берлектә инде дистә еллар дәвам иткән «Абага чәчәге», мәсәлән—аның тынгысыз хезмәтенең аерым эпизодлары гына.
Р.Ш.Зарипов район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе. Ул туган якны, үзенең туган авылы тарихын өйрәнүче галим-эзтабар. Укучылары белән бергәләп эзләнүләре нәтиҗәсе—«Тирән тамырлы Түнтәрем» исемле зур хезмәт, авыл тарихы музее.
Р.Ш.Зарипов укытучы-методист. Ул күпсанлы саллы Мактау Таныклыклары иясе, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». Бу китапны хәзерләүгә дә аның бәяләп бетергесез хезмәте керде.
Укытучы-ветеран туган авылы Түнтәрдә яши, үзенең күпкырлы игелекле эшчәнлеген дәвам итә.
Зарипов Рим Ибраһим улы—Социалистик Хезмәт Герое.
1937 елның 26 сентябрендә Балтач авылында туган. Балтач урта мәктәбендә укый, яшьли хезмәт чыныгуы ала. Мәктәпне тәмамлап Казан ветеринария институтына укырга керә, 1960 елда институтны тәмамлап зоотехник белгечлеге ала. Мәктәп һәм институт елларында спорт белән актив шөгыльләнә, комсомол эшендә әйдәп йөрүче була.
1960 елда туган районына кайтып авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлый. Монда да ул үзен эзләнүчән, тынгысыз, хәзерлекле белгеч итеп күрсәтә һәм район партия оешмасы аны артта калган хуҗалыкларның берсенә— үзәге Нөнәгәр авылында булган Вахитов исемендәге колхозга рәис итеп тәкъдим итә.
Бу—ил җитәкчелегенең авылга йөз белән борыла башлаган, колхозлар тормышында кискен үзгәрешләр башланган чор. Шушы чорның рухын бөтен күңеле белән аңлаган һәм якын итеп кабул иткән яшь рәис кыска гына вакыт эчендә колхозны аякка бастыра. Иң беренче чиратта ул хезмәт дисциплинасын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен раслауга, авылның социаль йөзен үзгәртүгә, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур игътибар бирә. Бу чорда колхозда хезмәткә гарантияле түләү тәртибе кертелә, нәтиҗәле эш матди рухландырыла, хезмәтне оештыруның яңа, заманча алымнары кертелә. Хуҗалык беренчеләрдән булып азык чөгендере игә башлый, аннан югары уңыш ала. Иген культураларының һәм бәрәңгенең уңышы кискен күтәрелә. Бишьеллык дәвамында сыерлардан сөт савып алу ике мәртәбә диярлек арта. Колхоз алдынгылары берәм-берәм югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар—бу исә югары хезмәт энтузиазмы тудыра. Рәис үзе 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1971 елда Ленин орденнары белән бүләкләнә.
1970 елда район коммунистлары Р.И.Зариповны КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар. 1978-1980 елларда ул—хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. Бу унеллык районда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең кискен үсеше, Балтач районының республикада әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелүе чоры. Шулай ук бу елларда авыл тормышының бик күп социаль-мәдәни проблемалары уңышлы хәл ителә. Әлеге казанышларда Р.И.Зариповның хезмәте искиткеч зур.
Р.И.Зарипов 1980 елда КПССның Кукмара район комитетының беренче секретаре итеп сайлана, халык депутатларының Кукмара район Советы рәисе була. Кешеләрне аңлый, рухландыра белүе, актуаль проблемаларны алдан күрә һәм кыю хәл итә белү сәләте аңа монда да зур уңышлар китерә—Кукмара районы республикада иң алдынгылар сафына баса. Менә шул хезмәтләре өчен Р.И.Зариповка 1986 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Соңгы елларда Р.И.Зарипов КПССның Татарстан Өлкә комитетының икенче секретаре, Татарстан Республикасы Югары Советының авыл хуҗалыгы буенча даими комиссиясе рәисе, яңа оештырылган Теләче районы хакимияте башлыгы булып эшләде. 1985-1995 елларда—Татарстан республикасы Югары Советы депутаты.
1996-2003 елларда Саклык банкының Балтач бүлеге управляющие булды.
Р.И.Зарипов ВЛКСМның унбишенче съезды делегаты.
Бүгенге көндә лаеклы ялда, Кукмара эшчеләр поселогында яши.
Зарипов Фәрит Нурмөхәммәт улы—хезмәт алдынгысы.
1945 елның 24 августында Гондыр авылында туган. 1959 елда Нөнәгәр җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесына укырга керә, 1961 елда тракторчы-машинист һөнәре алып чыга. Ул Амур өлкәсенә чирәм җирләрне үзләштерергә юллама ала.
1964 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла, дүрт ел ярым дәвамында су асты көймәсендә хезмәт итә.
Армиядән демобилизацияләнү белән «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозында МТЗ-5 тракторында эшли башлый. 1969 елда аны колзозның бәрәңге игү звеносы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ф.Зарипов нәкъ менә шушы хезмәтендә үзен чын җир кешесе итеп танытты. Халык телендә «икенче икмәк» исемен алган әһәмиятле культура—бәрәңге игү серләренә тиз төшенде, колхоз тарихында булмаган уңыш үстерүгә иреште. 1973 елда, мәсәлән, һәр гектардан җыеп алынган бәрәңге уңышы 269 центнер тәшкил итте. Звено җитәкчесе Ф.Зарипов ул елны районның иң алдынгы бәрәңге игүчесе титулын яулады. Алдагы елларда ул бәрәңге уңышын тагын да күтәрүгә иреште, 1974, 1981, 1983, 1987 елларда да район күләмендә җиңүче булды.
Ф.Зарипов бәрәңге игү звеносына 22 ел җитәкчелек итте. Шушы тармактагы уңышлары өчен 1982 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды. Ул ВЛКСМның 17-съездында делегат булып катнашты. 1974 елда хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.
Ф.Зарипов колхозда хезмәт юлын дәвам итә, хуҗалыкның заправщигы булып эшли.
Достарыңызбен бөлісу: |