Газизова Гөлчирә Габделхәй кызы—хезмәт алдынгысы.
1952 елның 22 маенда Нормабаш авылында туган. 1969 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый һәм Тимирязев исемендәге колхозда терлекчелек буенча бухгалтер булып эшли башлый. Шушы көннән аның бөтен гомере әлеге хуҗалыкның терлекчелек тармагына багышлана. Аңа бозаулар караучы, сарыклар караучы, ферма учетчигы кебек күп төрле хезмәтләрне башкарырга туры килә. Кайда гына эшләмәсен, ул үз хезмәтенә бөтен барлыгын, яшьлек дәртен бирә, хезмәттәшләрен әйдәп баручы була. 1997 елда Г.Газизова Нормабаштагы сарык фермасына мөдир итеп билгеләнә, бүген дә ул шушы җаваплы хезмәттә.
Г.Газизованың намуслы хезмәте күпсанлы дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Ул күп мәртәбә районыбыз хезмәт алдынгылары җыеннарында катнашты, үз тармагында ярышта җиңүче дип танылды, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, рәсеме район Почет Тактасына куелды. 1998 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән олы исем бирелде.
Газизова Әсмабикә Хөсәен кызы—хезмәт ветераны.
1922 елның 17 мартында Пүскән авылында туган. Туган авылында башлангыч белем ала. Бала вакытыннан колхоз производствосында эшли. Тырышлыгы, кешеләрне үз артыннан ияртә, рухландыра белүе белән аерылып тора. Менә шул сыйфатларын искә алып 1941 елның беренче июнендә аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгелиләр.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана, авыл ир-егетләрдән бушап кала. Хатын-кызларга авыл хезмәтенең бөтен авырлыгын үз җилкәләренә алырга туры килә. Ә.Газизова җитәкләгән бригада сынатмый—алар елның-елында тотрыклы югары уңыш үстереп җыеп алалар. Әнә шуның өчен Ә.Газизова 1946 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1950 елда Татарстан Республикасы төзелүгә 30 ел тулу уңае белән бер группа хезмәт алдынгылары хөкүмәтебезнең орден-медальләре белән бүләкләнә. Алар арасында Ә.Хөсәенова да була, аның күкрәгенә икенче орден—«Почет билгесе» ордены беркетелә. Бүләкләре арасында фидакарь хезмәт өчен бирелгән медальләр дә бар аның.
Бөек Ватан сугышында Ә.Хөсәенованың өч абыйсы һәлак булган. «Алар өчен дә эшләргә туры килде безгә» ди ул, аларны искә алып.
Ветеран туган авылы Пүскәндә яши.
Газизуллина Зөһрә Сәйфетдин кызы—хезмәт ветераны.
1936 елның 18 декабрендә Югары Сәрдек авылында туган. 1953 елда Пыжмара җидееллык мәктәбен тәмамлый. Тормыш юллары аны Урал якларына алып китә— ул биш ел дәвамында Свердловск шәһәрендә хәрби заводта эшли. 1961 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм Әтнә авылында сатучы булып эшли башлый. Алдагы бөтен гомерен ул менә шушы мәшәкатьле, авыр хезмәткә багышлый. Шушы хезмәте белән ул авыл халкының тирән ихтирамын казанды. Әлеге кечкенә авыл кешеләренең көндәлек куллану товарларына булган тыйнак ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерергә, кешеләрнең сорауларына, моң-зарына игътибарлы булырга омтылып олы фидакарьлек белән эшләде ул. Менә шушы тырыш хезмәте өчен 1987 елда З.С.Газизуллинага Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
2004 елның 4 октябрендә вафат булды.
Газимов Нурислам Шәһидулла улы—хезмәт ветераны.
1939 елның 15 сентябрендә Көшкәтбаш авылында туган. 1953 елда Көшкәтбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхоз производствосында эшли башлый.
1958-1961 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган ягына кайту белән махсус курсларда укып киң профильле механизатор таныклыгы ала һәм туган авылында тракторчы булып эшли. 1965-1966 елларда колхоз бригадирлары хәзерләү буенча берьеллык курсларда укый. 1966-1970 елларда—«Марс» колхозының бригадиры.
1970 елда әлеге колхоз коммунистлары Н.Газимовны үзләренең партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Бу вазыйфаны ул 1981 елга кадәр башкара. Шушы елда ул хезмәт ияләре депутатларының Югары Субаш авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Н.Газимов ике дистә ел дәвамында партия оешмасын һәм авыл Советын җитәкләгән чорда авылның социаль йөзен яңарту, мәдәниятен үстерү, халыкның көндәлек гозерләрен хәл итүдә гаят зур эшләр башкарды, ул җитәкләгән авыл Советы күп тармаклар буенча районның иң алдынгылары сафында булды, социалистик ярышта район күләмендә күп мәртәбә җиңүләр яулады.
1990-1996 елларда, бу эшнең иң хәлиткеч чорында Н.Газимов колхоз авылларын газлаштыру эшенә җитәкчелек итте, колхозның машина-трактор паркы мөдире, «Таң» күмәк хуҗалыгының Көшкәтбаш фермасының слесарь-механигы булып эшләде.
Н.Ш.Газимов берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде, хезмәт ияләре депутатларының Югары Субаш авыл Советы депутаты итеп сайланды. Аның тырыш хезмәте 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды.
Н.Газимов лаеклы ялга чыккач та авыл тормышыннан, җәмәгать эшләреннән аерылмады. Ул туган авылы Көшкәтбаш мәчетенең имамы, авыл халкын милли һәм ислам әхлагы нигезләренә күндерү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киң, күләмле эш алып бара.
Гайнетдинов Габдрахман Гайнетдин улы—партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
1915 елның 9 гыйнварында Түнтәр авылында туган. Башта Түнтәр җидееллык мәктәбендә укый, 1940 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1940-1942 елларда Балтачта чыга торган «Югары уңышка» газетасының башта секретаре, аннан соң редакторы була. Шушы чорда партия сафларына кабул ителә.
1942 елның августында Г.Гайнетдинов ВКП(б)ның Балтач район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Шушы посттан аны 1945 елның гыйнварында Мәскәүгә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1946 елның июлендә укуын тәмамлап кайткач партиянең Бөгелмә район комитеты секретаре итеп сайлана. 1947-1955 елларда ВКП(б)ның Шөгер, 1955-1961 елларда—КПССның Бондюг район комитетларының беренче секретаре булып эшли. 1951 елда Татарстан АССР Югары Советына сайлана һәм аның өченче чакырылыш (1951-1955 еллар) депутаты була.
1961 елның ахырында Г Гайнетдинов Татарстан АССР Министрлар Советы аппаратына алына , аның инструкторы булып эшли. 1965-1983 елларда—Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы сөт промышленносте берләшмәсенең кадрлар идарәсе начальнигы.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Г.Г.Гайнетдинов 1948 елда «Почет билгесе», аннан соңгы елларда ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
1983 елның 8 сентябрендә Казан шәһәрендә вафат булды, Балтач авылы зиратына җирләнде.
Гайнетдинов Әхәт Җәләлетдин улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
Балтач авылында 1924 елда туган. Шушында җидееллык белем ала һәм колхоз производствосында эшли.
1942 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Пулеметчы буларак Калинин фронты гаскәрләре составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Курск дугасындагы дәһшәтле сугышларда була. Мценск шәһәре янындагы бәрелешләрдә авыр яралана. Савыгып чыкканнан соң Көньяк фронт составында Керчь бугазын кичеп Кырым ярымутравына чыга һәм дошман белән йөзгә-йөз барган сугышларда икенче мәртәбә яралана.
1944 елда Ә.Гайнетдинов госпитальдән дәваланып чыга һәм Баку шәһәренә танкистлар хәзерләү курсларына укырга җибәрелә. Танкист Ә.Гайнетдинов Румынияне, Венгрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Авыр сугышларның берсендә снаряд эләгеп янган танк эчендә кала, авыр җәрәхәтләр ала.
Госпитальдән чыккач Горький шәһәренә яңа танк алырга җибәрелә. Әмма ул арада җиңү хәбәре килә. Танкны аңа икенче якка юнәлтергә туры килә—ул япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша.
Ә.Җ.Гайнетдиновның чын батырлыкка тиң сугыш юлы югары бәяләнә, ул өч орден—Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Ә.Гайнетдинов Балтач һәм Арча районнарында финанс һәм дәүләт страхованиесе органнарында тырышып эшләде, даими рәвештә белемен күтәрде. Гаять тыйнак һәм үз эшенә җаваплы карый белгән ветеран башкаларга һәрвакыт үрнәк булды. Нәкъ менә шуның өчен ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Ә.Гайнетдинов Бүгенге көндә Арча эшчеләр поселогында яши.
Гайнетдинов Равил Гайнетдин улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
1925 елның 24 июнендә Нөнәгәр авылында туган. Шушында җидееллык мәктәп тәмамлый һәм 1942 елга кадәр туган авылындагы колхозда эшли.
1942 елда Р.Гайнетдинов Кызыл Армия сафларына алына, полк мәктәбендә укый. 1943 елның августында фронтка озатыла. Ул Өченче Белоруссия фронты гаскәрләре составында разведка ротасында хезмәт итә. Өч мәртәбә авыр яралана. Соңгы ярасын ул Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг шәһәренә һөҗүм вакытында ала. Авыр ярадан ярты елдан артык госпитальләрдә дәвалана һәм инвалид булып туган ягына кайта.
Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, ике мәртәбә «Батырлык өчен», ике мәртәбә «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач берьеллык физкультура укытучылары хәзерләү курсларында укый, 1949 елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1945-1953 елларда Субаш, Шеңшеңәр, Чутай җидееллык мәктәпләрендә балалар укыта. 1953-1956 елларда—партиянең Чепья райкомында инструктор. 1956 елда авылдашлары Р.Гайнетдиновны Вахитов исемендәге колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Әлеге хуҗалыкка ул 1961 елга кадәр җитәкчелек итә. Шушы елда ул кабат укытучы хезмәтенә кайта һәм 1985 елга кадәр Нөнәгәр урта мәктәбендә география укытучысы булып эшли.
Р.Гайнетдинов бөтен хезмәт юлы дәвамында актив җәмәгать эше алып барды— ул оста лектор, инандыра белүче пропагандист, агитатор булды.
Сугыш һәм хезмәт ветераны туган авылы Нөнәгәрдә яши.
Гайнетдинова Мәгъфүрә Бәдегытдин кызы— хезмәт ветераны.
1941 елның 24 мартында Түбән Шубан авылында туган. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң колхоз производствосында эшли. 1958 елда Казан җиңел сәнәгать техникумына укырга керә. 1962 елда техникумны тәмамлап мех әйберләр җитештерү остасы белгечлеге ала. Аны Ленин орденлы Х.Ямашев исемендәге Татарстан мех производство берләшмәсенең 4-мех фабрикасына кисүче-мотористка итеп билгелиләр. 1963 елда шул ук берләшмәнең Кукмарадагы 9-фабрикасына технолог итеп күчерелә.
1965-1982 елларда М.Гайнетдинова әлеге фабриканың баш инженеры, 1982 елдан—аның директоры булып эшли. 1976 елда читтән торып Бөтенсоюз текстиль һәм җиңел сәнәгать институтын тәмамлый.
М.Гайнетдинова фабрикада эшләү чорында яшь кадрларны хәзерләү, тәрбияләү һәм үстерүгә, хезмәт дисциплинасын ныгытуга, продукциянең сыйфатын яхшыртуга нык игътибар бирде. Бу чорда продукциянең ассортименты киңәйде, илнең төрле почмакларында аңа сорау үсте. Эшчеләрнең эш һәм тормыш шартларын яхшырту буенча киң чаралар күрелде. Шушы максатлардан чыгып фабриканың территориясе төзекләндерелде, цехлар реконструкцияләнде, газ ягу үзәге, җылы гаражлар, эшчеләр өчен яңа квартиралар төзелде, тулай торак булдырылды. Кешеләр турында, бигрәк тә өлкәннәр турында көндәлек кайгырту— директор эшчәнлегенең нигезе булды.
Нәтиҗәле хезмәте өчен М.Б.Гайнетдиновага 1985 елда Татарстан АССРның атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре, 1996 елда—Россия Федерациясенең атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре исемнәре бирелде.
Ветеран бүгенге көндә лаеклы ялда, Кукмара поселогында яши.
Гайнуллина Асия Гайнулла кызы—хезмәт ветераны.
1930 елның 17 октябрендә Ор авылында туган. Ор башлангыч мәктәбен, 1947 елда Смәел җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылындагы «Кызыл Октябрь» колхозында башлап җибәрә. 1952-1953 елларда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укый һәм шул ук колхозда тракторчы булып эшли башлый. Менә шушы авыр, гадәттә ирләр хезмәте дип саналган хезмәткә ул үзенең утыз ел гомерен бирә. Аның хезмәт юлының һәр көне бер батырлык үрнәге. Ул хезмәт алдынгысы гына түгел, чын новатор булды, еш кына ир-егетләрне уздырып эшләде. А.Гайнуллинаның бөтен хезмәт юлы дәвамында районның иң алдынгы механизатор-игенчеләре сафында булуы моның ныклы дәлиле.
А.Гайнуллина 1978 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза, 1970, 1981 елларда—алтын медальләре белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны 1972 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1976 елда—Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләде. Якташлары хезмәт алдынгысын 1971 елда Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайладылар. Ул шулай ук хезмәт ияләре депутатларының унбишенче чакырылыш Балтач район Советы, күп мәртәбәләр Шеңшеңәр авыл Советы депутаты булып сайланды. Үзенең туры үтемле сүзе, тынгысыз табигате, эшлекле фикерләре белән А.Гайнуллина депутат буларак та якташларына игелекле хезмәт күрсәтте.
Ветеран туган авылы Орда яши.
Гайсина Дания Гайсә кызы—хезмәт ветераны.
1940 елның 2 маенда Яңгул авылында туган. Шушында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң бик иртә—15 яшеннән хезмәт юлын башлый. Башта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә килеп районара базага эшкә урнаша. Ике елдан Балтач сөт-май комбинатының Яңгулдагы сепаратор пунктына эшкә кайта.
1959 елда Д.Гайсина туган авылындагы «Яңа тормыш» колхозының сөтчелек фермасына сыер савучы булып килә һәм үзенең алдагы хезмәт юлын шушы игелекле хезмәткә багышлый. Хезмәтенең беренче көннәреннән ул үзен ифрат дәрәҗәдә эш сөючән, коллектив омтылышлары белән яши белүче шәхес итеп танытты. Тырышлыгы белән үзе карый торган терлекләрнең продуктлылыгын елдан-ел эзлекле арттыра барды. 1974 елда ук группасындагы сыерларның еллык продуктлылыгын 3945 килограммга җиткерде, бу колхозның уртача күрсәткеченнән 785 килограммга күбрәк иде. Шушы елгы хезмәт нәтиҗәләре белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты.
Д.Гайсина бөтен хезмәт юлы дәверендә районның иң алдынгы савымчылары сафында булды, узган гасырның җитмешенче елларында рәттән сигез ел районның иң алдынгы савымчысы дип танылды һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде аның рәсеме район Мактау Тактасына куелды.
Д.Гайсина—республикабызда бишмеңчеләр хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең һәм аны әйдәп баручыларның берсе.
1971 елда кичке мәктәптә укып урта белем алды. 1975 елда хезмәттәшләре аны Татарстан АССР Югары Советының тугызынчы чакырылышына депутат итеп сайладылар. Ул шулай ук хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы депутаты итеп сайланды, аның башкарма комитеты әгъзасы булды. 1982 елда профсоюзларның унсигезенче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашты.
Д.Г.Гайсинаның фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнде—ул 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1985 елда Октябрь Революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнде.
Хезмәт ветераны туган авылы Яңгулда яши.
Гайфетдинов Айдар Наил улы—галим, физика-математика фәннәре кандидаты.
1959 елның 5 ноябрендә Нөнәгәр авылында туган. 1977 елда алтын медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, аны 1982 елда тәмамлый һәм Түбән Кама шәһәрендәге химия-технология институтына җибәрелә. Ул теоретик механика курсы буенча укытучы, ассистент булып эшли.
1985-1988 елларда Казан дәүләт университеты каршында аспирантурада укый һәм диссертация яклап физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Хезмәтен Түбән Кама химия-технология институтында дәвам итә, ул—институтның доценты. 1995 елдан— институтның хәзерлек факультеты деканы.
А.Н.Гайфетдиновның матбугатта басылган ике дистәдән артык фәнни хезмәтләре бар. Галим фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә.
Гайфетдинов Габделхак Гайфетдин улы—хезмәт ветераны.
1934 елның 15 сентябрендә Чутай авылында туган. 1949 елда Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы «Кызыл көч» колхозында хезмәт юлын башлый. 1950 елда Кемерово шәһәренә фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә (ФЗӨ) укырга җибәрелә.Укуын тәмамлаганнан соң Кемерово шәһәрендәге заводларның берсендә эшли.
1953-1956 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң Г.Гайфетдинов туган авылына кайта һәм терлекчелек тармагында эшли башлый. Ул үзенең 38 ел гомерен шушы игелекле хезмәткә багышлады. Хезмәт юлының соңгы ун елдан артык чорында «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының мөгезле эре терлек фермасында ясалма орлыкландыру технологы булып эшләде. Терлекчелекнең нигезе булган үрчем алуны тотрыклы һәм интенсив алып баруда аның өлеше бәя биреп бетергесез зур.
Менә шушы тыйнак, тырыш хезмәте өчен Г.Г.Гайфетдиновка 1978 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы», 1980 елда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре тапшырылды. 1983 елда ул Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән олы исемгә лаек булды.
Ветеран бүген лаеклы ялда, Чутай авылында яши.
Гайфетдинов Зәйнетдин Гайфетдин улы—хәрби хезмәткәр, полковник.
1943 елның 24 октябрендә Сәрдек авылында туган. 1961 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм ике ел «Кама» колхозында эшләгәннән соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1964-1968 елларда Алма-Ата шәһәрендәге чик буе гаскәрләренең командирлар хәзерләү югары училищесында белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң чик буе заставаларының берсенә җибәрелә.
З.Гайфетдинов 1980 елда М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый, полковник дәрәҗәсе ала. Хәрби хезмәтен дәвам итеп чик буе заставаларында, отрядларында, Дәүләт Куркынычсызлыгы министрлыгының югары курсларында төрле җаваплы постларда була. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстандагы сугыш операцияләрендә катнаша. Хәзерге вакытта Владимир шәһәрендә иҗтимагый фәннәр буенча кафедра начальнигы буларак, офицерлар хәзерләү һәм аларның белемен күтәрү үзәгендә хезмәт итә.
Хәрби антына намуслы мөнәсәбәте, хәрби составны өйрәтү һәм тәрбияләүдә, сугышчан һәм сәяси хәзерлектә ирешкән уңышлары өчен З.Гайфетдинов күп кенә дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. 1976 елда Кызыл Йолдыз ордены, 1971 елда «За отличие в охране государственных границ СССР» медале, 1973, 1978, 1983 елларда «За безупречную службу» медаленең тулы өч дәрәҗәсе белән бүләкләнде. Болардан тыш «Отличник пограничных войск» билгесе бар.
Владимир шәһәрендә яши.
Гайфетдинов Мәсгүт Гайфетдин улы—сәнәгать җитәкчесе.
Чутай авылында 1939 елның 6 гыйнварында туган. Урта белем алганнан соң Казан шәһәрендә төзүчеләр хәзерләү һөнәр училищесында укый. 1958 елның маенда Казанның 14-төзелеш трестында бетончы булып хезмәт юлын башлый.
1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән соң «Промстройматериалы» трестының беренче тимер-бетон конструкцияләре җитештерү комбинатында мастер булып эшли. 1968 елда Казан төзүче инженерлар институтының сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультетының кичке бүлеген тәмамлый. Югары белемле белгеч комбинатның ячейкалы бетон цехы начальнигы итеп билгеләнә. 1970-1978 елларда—«Казаньпромстрой» трестында прораб, өлкән прораб, җитештерү бүлеге мөдире.
1978 елның апрелендә М.Гайфетдинов «Элеваторстрой» трестының Казан тимер-бетон конструкцияләре заводы директоры итеп билгеләнә. Бүген дә ул зур уңыш белән шушы предприятиегә җитәкчелек итә.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен М.Г.Гайфетдинов 1986 елда Халыклар Дуслыгы, 1991 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнде. 1996 елда аңа Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе исеме бирелде.
Гайфуллин Лотфулла Гайфулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
1911 елның 9 февралендә Пархода авылында туган. Шунда башлангыч белем ала, әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. Унбиш яшьлек үсмер килеш Урал якларына китә, Губаха шәһәрендә шахтада эшли. Шушында кичләрен укып җиде сыйныф белем ала. 1931 елда ул Донбасс төбәгенә юл ала—Горловкада шахта забойщигы булып эшли.
1933 елда Л.Гайфуллин туган ягына кайта һәм тугыз айлык укытучылар хәзерләү курсларында укый. Әмма укытучы булып аңа озак эшләргә туры килми, аны Кызыл Армия сафларына алалар. Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләре составында хезмәт итә, берьеллык кече командирлар хәзерләү курсында укый. 1935 елның гыйнварына кадәр шушында взвод командиры була.
1935-1941 елларда Л.Гайфуллин Балтач районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, ВКП(б) сафларына кабул ителә.
Бөек Ватан сугышы башлангач 1941 елның июль башында ук фронтка җибәрелә. Гвардия өлкән лейтенанты Л.Гайфуллин укчы полк командиры буларак Сталинград янында, Курск дугасында, Брянск юнәлешендә авыр сугышларда катнаша, биш мәртәбә яралана, ике мәртәбә контузия ала. Соңгы мәртәбә Калиновичи шәһәре янындагы бәрелешләрдә яраланып контузия алгач, 1944 елда демобилизациялиләр. Аның сугышның иң авыр чорларындагы батырлыклары Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп сугышчан медальләргә лаек була.
Яу кырыннан инвалид булып кайткан Л.Гайфуллин озак еллар Чепьядагы «Кызыл Октябрь» инвалидлар артелендә эшләде, алдынгы бүрек тегүче булды.
Сугыш һәм хезмәт ветераны 1976 елның 6 июнендә Чепьяда вафат булды.
Гайфуллина Алсу Харис кызы—шагыйрә.
Балтач авылында 1966 елның 10 мартында туган. 1981 елда Балтач урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлап Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны 1985 елда уңышлы тәмамлый һәм укуын Казан дәүләт педагогия институтының география факультетында дәвам итә. Институтны тәмамлагач мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында психология буенча белемен камилләштерә. Аның хезмәт юлы тулысы белән үзе укыган Балтач урта мәктәбендә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышланган. Ул монда психолог булып эшләде. 1991 елдан—мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
А.Гайфуллина бик яшьли шигьрият белән кызыксына, тиздән үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләре район һәм республика матбугатында еш басыла. 1989 елда «Урман җыры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1997 елда «Туган як җыры» дип исемләнгән яшь шагыйрьләр җыентыгында зур бәйләм шигырьләре дөнья күрә. 1999 елда яңа җыентыгы—«Алсу» укучылар кулына керде.
А.Гайфуллинаның шигырьләре үзенчәлекле, алар тирән лирик кичерешләргә, фәлсәфи уйлануларга бай, аларда тормыш чынбарлыгы, кырыс хакыйкать сулышы бөтен тулылыгы белән чагыла.
Шагыйрә бүген дә үзенә хас тыйнаклык һәм таләпчәнлек белән иҗат итә. Бер үк вакытта хезмәттәшләре һәм чордашлары турында чәчмә әсәр өстендә эшли, үз тәҗрибәсеннән чыгып психология буенча методик хезмәт яза.
Галиәхмәтова Гөлсирә Нәкыйп кызы—хезмәт ветераны.
1939 елның 24 ноябрендә Ростов шәһәрендә туган. 1940 елның октябрендә Галиәхмәтовлар гаиләсе Борнак авылына кайтып төпләнә. 1957 елда Гөлсирә Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Чапаев исемендәге (соңга таба «Шушма») колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Алдынгы савымчыны 1965 елда шушы ферманың мөдире итеп куялар һәм ул коллективка 1986 елга кадәр җитәкчелек итә. Бу еллар сөт җитештерү буенча әлеге колхозның район күләмендә иң алдынгылар рәтендә булган, исеме бөтен республикабызга яңгыраган чорга туры килә. Г.Галиәхмәтова эшкә чын күңеле белән бирелгәнлеге, ихласлыгы, кешеләрне аңлый, үз артыннан ияртә белүе, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчәнлеге кебек күркәм сыйфатлары белән иреште бу сокландыргыч нәтиҗәләргә. Ул бигрәк тә яшьләргә игътибарлы иде, алар өчен чын остаз булды.
Г.Н.Галиәхмәтова тырыш, фидакарь хезмәте өчен 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1976 елда Ленин орденнары, медальләр белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре аны хезмәт ияләре депутатларының унберенче, уникенче чакырылыш Балтач район Советы депутаты итеп сайладылар. Ул шулай ук КПССның район комитеты әгъзасы булып сайланды.
Хезмәт ветераны Борнак авылында яши.
Галиәхмәтова Кәүсәрия Һидият кызы—хезмәт ветераны.
1948 елда Кенәбаш авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый һәм туган авылында клуб мөдире булып эшли башлый. 1967 елдан—Балтач үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Кенәбаш китапханәсе мөдире. К.Галиәхмәтова шушы тыйнак һәм игелекле хезмәткә үзенең бөтен гомерен багышлады. Эшләү дәвамында читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлады. Ул үз эшенең чын остасы, энтузиасты булды. К.Галиәхмәтова хәзерләгән матур кичәләр, бәйрәмнәр, конкурслар, күргәзмәләр авыл халкының хәтерендә әле дә якты истәлек булып саклана. Ул китапханәне яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә күңел баету, мәгънәле итеп яшәргә өйрәнү үзәге итә белде. Шушы китапханә базасында күп мәртәбә район һәм зона семинарлары узды.
К.Һ.Галиәхмәтованың күпьеллык иҗади хезмәте республика Мәдәният министрлыгының, район хакимиятенең, мәдәният бүлегенең Мактау Таныклыклары белән бәяләнде. 1994 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Ветеран Кенәбаш авылында яши.
Достарыңызбен бөлісу: |