Балтач энциклопедиясе



бет11/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   30

Галиев Әхәт Гали улы—комсомол һәм партия эше ветераны.

1909 елда Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбор авылында туган. Шушында мәдрәсәгә йөреп дини һәм дөньяви башлангыч белем ала. Бала чактан чордашлары арасында җорлыгы, активлыгы, яңалыкка омтылучанлыгы белән таныла. Моңа аның ул чор авыл җирлеге өчен шактый югары зыялы гаиләдә үсүе дә этәргеч булгандыр, күрәсең. 1923 елда Арча кантонында беренче пионер отрядларын оештыруда башлвп йөрүчеләрнең берсе була. Тиздән яшьләр хәрәкәтенә кушылып китә һәм беренче комсомол оешмаларын төзүдә катнаша. Иптәшләре аны ВЛКСМның унөченче, ундүртенче өлкә конференцияләренә делегат итеп сайлыйлар. Унөченче конференциядә Ә.Галиев ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1931 елда бер группа комсомол активистлары Мәскәүгә яшьләр хәрәкәте җитәкчеләре хәзерләү курсларына укырга җибәрелә. Алар арасында Ә.Галиев тә була. Биш ел монда уку чорында ул Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллеге каршындагы студентлар якташлыгының иң актив әгъзасы, соңгы өч елында аның идарә рәисе була.

Бөек Ватан сугышы башланган авыр чорда Ә.Галиев РСФСР Главхимпромының Баков химия заводын Казанга эвакуацияләүгә җитәкчелек итә, аның директоры вазыйфаларын башкара. 1942-1945 елларда СССР Танк промышленносте комиссариатында эшли. 1945-1947 елларда «Мосгаз» трестының партия оешмасын җитәкли. 1947 елдан лаеклы ялга киткәнче Мәскәүдә төрле партия һәм хуҗалык эшләрендә эшли. Олы яшькә җиткәч тә ялкынлы пропагандист һәм лектор буларак җәмәгать эшеннән аерылмый.

Ә.Г.Галиев туган авылы, туган ягы белән дә тыгыз элемтәдә яшәде. Еш кайта, авылдашларының, якташларының тормышы-яшәеше белән якыннан кызыксына, яшьләр белән аралашырга ярата иде.

1977 елның ноябрендә Мәскәү шәһәрендә вафат булды.


Галиев Вәзыйх Мөбарәк улы—дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе.

1959 елның 23 сентябрендә Ор авылында туган. 1976 елда Смәел урта мәктәбен тәмамлый. Укуын дәвам итеп 1981 елда Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый һәм «Татсельстрой» идарәсенең Лаештагы 436- күчмә колоннасында мастер булып эшли башлый.

1982 елда район комсомоллары аны ВЛКСМның Лаеш райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Тиздән КПССның Лаеш район комитеты аппаратына инструктор итеп алына. 1986-1988 елларда—Лаеш район агропромышленность берләшмәсендә капиталь төзелеш бүлеге начальнигы, агропромышленность берләшмәсе начальнигы урынбасары.

1988 елның апрелендә В.Галиев туган районына кайта һәм Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасында баш инженер булып эшли башлый. 1991 елның башыннан оешманың җитәкчесе итеп билгеләнә. В.Галиев чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә үзен коллективта перспективалы оста җитәкче, югары әхлакый сыйфатларга ия булган шәхес итеп танытты. Инсафлылыгы, кешеләргә карата миһербанлы-шәфкатьле булуы белән ихтирам казанды. Нәкъ шушы сыйфатлары белән кешеләр күңеленә юл таба, аларны зур эшләргә туплый һәм рухландыра белде.

Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хәрәкәтендә актив катнашкан, коллектив әгъзаларының һәм аларның гаиләләренең тормыш-көнкүреше турында эчкерсез кайгырту күрсәткән җитәкчеләргә тапшыру өчен район хакимияте 1996 елда еллык махсус бүләк булдырды. Үзенчәлекле шушы бүләкнең беренче лауреаты В.М.Галиев булды.

Хезмәттәге уңышлары өчен В.Галиев «Росагропромстрой» корпорациясенең, «Татагропромстрой» берләшмәсенең, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азхык-төлек министрлыгының Мактау Таныклыклары белән бүләкләнде. 1996 елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча ул җитәкләгән төзү коллективы районның төзү оешмалары арасында беренче урынга чыкты һәм акчалата бүләккә лаек булды.

1999 елда В.М.Галиев район хакимияте башлыгы урынбасары итеп билгеләнде һәм райондагы төзелеш тармагына җитәкчелек итте. Монда да ул үзен тирән белемле, оператив, киң колачлы җитәкче итеп танытты.

2004 елдан Казан шәһәрендә яши һәм төзелеш оешмаларының берсенә җитәкчелек итә.


Галиев Гали Гали улы—партия һәм дәүләт эшлеклесе.

1894 елның 25 гыйнварында Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбор авылында туган. Шушында башлангыч дини белем ала. Бала килеш туганнары белән Урта Азия тарафына китә, Әндиҗан шәһәрендә мамык эшкәртү заводында эшли. Шушыннан 1915 елда солдат хезмәтенә алына, кече унтер-офицер дәрәҗәсенә күтәрелә.

Бөек Октябрь социалистик революциясен Г.Галиев рухланып кабул итә, Кызыл Армия сафларына баса, Көнбатыш фронтта пехота полкы командиры була.

1918 елда ул туган ягына кайта, Малмыжда өяз башкарма комитетында эшли. Революция язмышы куркыныч астында булган 1919 елда үз теләге белән яңадан фронтка китә, взвод, рота командиры буларак Курган шәһәре янында сугышларда катнаша, Петроград фронтында Юденичка каршы сугыша. Шушында яраланып госпитальгә эләгә. Савыккач аны Пермь губернасына җибәрәләр, монда губерна хәрби комиссариатында татар-башкорт секциясе начальнигы булып эшли.

1920 елда Г.Галиев Мәскәүгә ВКП(б) Үзәк комитеты карамагына күчерелә. 1921 елдан—ВКП(б) Үзәк комитеты аппаратында көнчыгыш бүлек инструкторы. Ел ахырында Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетына укырга алына. Бер үк вакытта Милләтләр эше буенча халык комиссариатында татар-башкорт бүлеге мөдире булып эшләвен дәвам итә.

1923 елда Бохарага агитация-пропаганда эшен оештырырга җибәрелә, ә көзен Мәскәүдәге Г.В.Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. 1927 елда укуын тәмамлый һәм Татарстан Республикасына эшкә җибәрелә. Шушы елның ноябрендә ВКП(б)ның Казан шәһәре Югары Шәһәр (Верхнегород) район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. ВКП(б) өлкә комитетының унөченче конференциясендә ВКП(б) өлкә комитетының контроль комитеты рәисе, Эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары итеп билгеләнә.

Г.Галиев ВКП(б)ның унбишенче съезды делегаты була, съездда ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе әгъзасы итеп сайлана. 1930 елда—Татарстан АССР Госпланы рәисе. Шушы елның ахырында кабат Мәскәүгә алына һәм РСФСР Госпланында җаваплы эштә була.

1931 елның гыйнварында ВКП(б) Үзәк комитеты юлламасы белән Кызыл профессураның икътискад институтына укырга җибәрелә. Бер үк вакытта Марксизм-ленинизм курсларында политэкономия укыта.

1933 елда Г.Г.Галиев укуын тәмамлый. Партия Үзәк комитеты аны ВКП(б)ның Казахстан край комитеты карамагына җибәрә. Ул башта ВКП(б)ның Алма-Ата, аннан соң Төньяк Казахстан өлкә комитетларында сәүдә бүлеге мөдире була.

Катлаулы, тынгысыз тормыш юлы үткән, керсез партия һәм дәүләт эшлеклесе Г.Г.Галиев 1938 елда гаепсез кулга алына һәм Сталин лагерьларында юк ителә. Аның гомере иң өлгергән, кайнап торган энергияле чорында җинаятьчел рәвештә өзелә.

1956 елда данлы якташыбызның пакь исеме акланды.
Галиев Гани Гали улы—хуҗалык эшлеклесе.

Комаров Завод авылында 1904 елда туган. 1910-1914 елларда Малмыждагы татар мәктәбендә укый. Бала һәм үсмер еллары әтисенең крестьян хуҗкалыгында эшләп, җәйләрен күршедәге Ямбурово авылында мариларда көтү көтеп уза. Унсигез яшьлек егет 1922 елда Урал якларына китә һәм Кизел шәһәрендәге Ленин исемендәге шахтада забойщик булып эшли. 1923 елда Донбасска барып чыга, 1930 елга кадәр Краснодон һәм Горловка шахталарында күмер чаба.

Авылда башланган үзгәрешләр турындагы хәбәрләр ерак шахталарга да барып ирешә һәм авылда туып үскән егетләрнең күңелен кузгата. Г.Галиев та туган авылына кайтырга карар кыла. Ул күмәкләштерү хәрәкәтенең башланган чорына кайтып төшә. Инде зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, пролетар аң үзләштергән егетне авылда оешкан «Ирек» колхозына рәис итеп сайлыйлар. Тик монда аңа озак эшләргә туры килми, аны Чепья районына җаваплы эшкә күчерәләр. 1930-1932 елларда ул «Заготхлебживсырье» инспекциясе управляющие урынбасары, 1932-1937 елларда хәзерләүләр конторасы управляющие булып эшли.

1937 елда Г.Галиевне Балтач МТСының директоры итеп билгелиләр. Җитәкче буларак аның олы сәләте шушы җаваплы постта егерме ел дәвамында эшләү чорында ачыла. Аңа әле яңа гына аякка басып килүче предприятиене гадәттән тыш авыр сугыш алды, сугыш, аннан соңгы торгызу елларында җитәкләргә туры килә. Ул эшли башлаганда дүрт «ЧТЗ», алтмыш «СТЗ» маркалы тракторы, егерме бер комбайны булган, иң гади хезмәт күрсәтү мастерское да булмаган предприятие инде 1957 елга куәтле техника үзәгенә әверелә. 1941-1947 елларда Балтач МТСы республика күләмендә иң алдынгыларның берсе була.

Фидакарь хезмәтләре өчен Г.Г.Галиев «Почет билгесе» ордены, ике мәртәбә «Хезмәттәге батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә

Ветеран 1990 елда үлде. Кабере Кариле авылы зиратында.


Галиев Гарифҗан Гали улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1927 елның 29 мартында Арбор авылында туган. Тиздән Галиевләр гаиләсе яңа төзелеп килүче Каенсар авылына күчеп килә. Гарифҗанның бала чагы Каенсар авылында уза. Мари Республикасының Хлебниково авылы мәктәбенә йөреп тугыз сыйныф белем ала. 1944 елда үз теләге белән хәрәкәттәге армиягә китә. Штурм авиациясенең ИЛ-2 маркалы самолетында радист-укчы булып 1948 елның азагына кадәр хезмәт итә. Япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Г.Галиев хәрби хезмәттән кайткач Пыжмара мәктәбендә балалар укыта. 1954 елда читтән торып Казан педагогия техникумын, 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый, тарих укытучысы белгечлеге ала.

1960 елда «Кама» колхозы колхозчылары Г.Галиевне колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Әлеге хуҗалыкка ул 1964 елга кадәр уңышлы җитәкчелек итә. 1964 елда кабат үзенең яраткан хезмәтенә кайта—1978 елга кадәр Чепья урта мәктәбендә тарих фәнен укыта. 1978-1987 елларда шушы мәктәпнең директоры була. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «СССРның мәгариф отличнигы» билгеләренә лаек була.

Чепья мәктәбендә эшләвенең беренче елларыннан ук Г.Галиев укучылар белән бергәләп туган якны, аның тарихын өйрәнү буенча киң күләмле эш башлап җибәрә. Шушы зур эшнең нәтиҗәсе буларак 1965 елда Чепья мәктәбендә крайны өйрәнү музее оеша. Музей даими тулылана бара һәм тиз арада республикабызда гына түгел, аннан еракларда да матур эшләре белән таныла. Бүгенге көндә ул Чепья Халыклар Дуслыгы музее исеме белән Татарстан Республикасының Берләштерелгән Дәүләт музееның филиалы булып тора. Аның экспонатлары белән танышырга дөньяның барлык илләреннән-төбәкләреннән киләләр. Г.Галиев— музейның алыштыргысыз директоры. Әлеге музейны оештыруга куйган олы хезмәтләре һәм халык арасында киң тәрбия эшләре алып барганы өчен 1987 елда Г.Г.Галиевкә Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде. Россия оборона-спорт җәмгыяте (ОСТО) аны үзенең А.Покрышкин медале белән бүләкләде.

Г.Г.Галиев күп мәртәбә Пыжмара һәм Чепья авыл Советлары депутаты итеп сайланды.


Галиев Гыйниятулла Сәйфелгани улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1917 елның 22 сентябрендә Балтач авылында туган. 1928-1931 елларда Балтач, Апаз, Түнтәр авыллары мәктәпләрендә укып башлангыч белем ала. Туган авылындагы Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә катнаша. Бала чактан килгән техникага һәвәслеге аны Балтач МТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсларына китерә. Курсларны тәмамлагач ул кабат туган колхозына килә һәм тракторчы булып эшли. Ул—колхозның иң беренче тракторчыларының берсе.

Г.Галиев 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында—ул Кавказны, Кырымны, Украинаны фашистлардан чистартуда, Польша, Венгрия, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнаша. Берничә мәртәбә яралана, контузия ала. Авыр, михнәтле сугыш юлын Чехословакиядә тәмамлый. Аңа әле Җиңү көненнән соң да Чехословакиянең башкаласы Праганы дошманнан азат итү өчен канкойгыч сугышларда катнашырга туры килә.

Г.Галиев туган ягына 1946 елның маенда гына кайта. Аның күкрәген Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм башка сугышчан медальләр бизи.

Армия сафларыннан кайту белән кабат тракторы руле артына утыра. Г.С.Галиев озак еллар дәвамында Ленин исемендәге колхозның алдынгы механизаторы булды. Тырыш хезмәте өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран Балтач авылында 1993 елда вафат булды.


Галиев Мөбарәк Гали улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1919 елда Ор авылында туган. Яңгул мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Колхозда юл төзү бригадиры булып хезмәт юлын башлый. 1939 елда хәрби хезмәткә алына. Башыннан алып ахырына кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында була. Армия сафларыннан 1946 елда гына демобилизацияләнә Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Юкка түгел— туган илебезне, Европа илләрен явыз дошманнан азат итешергә туры килә аңа, ике мәртәбә авыр яралана.

М.Галиевнең сугыштан соңгы эшчәнлеге ахыргача авыл хуҗалыгы белән бәйле. Утыз елга якын «Маяк» колхозының Ор бригадасын җитәкли, үзен кешеләр турында кайгыртучан оста оештыручы итеп таныта. Бригада ирешкән хезмәт уңышлары өчен Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнә. 1973 елда аңа хөкүмәтебезнең югары бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырыла.

М.Галиев тырыш хезмәте, күркәм холкы белән авылдашларының олы хөрмәтен яулады. Шул олы хөрмәтнең дәлиле буларак, күп мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Шеңшеңәр авыл Советына, бер чакырылыш Балтач район Советына депутат итеп сайланды.

Сугыш һәм хезмәт ветераны М.Г.Галиев туган авылы Орда яши.
Галиев Мөбарәк Касыймхан улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Хәсәншәех авылында 1923 елның 24 июлендә туган. 1937 елда туган авылында җиде сыйныф белем алгач шушындагы «Кызыл көч» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Урта белемне соңыннан Балтач мәктәбендә кичен укып ала.1937-1938 елның кышында Балтач МТСы каршындагы кыска сроклы тракторчылар хәзерләү курсларын үтә, шул ук колхозда тракторчы булып эшли.

1939 елның көзендә М.Галиев Донбасс шахталарына китә. Бөек Ватан сугышы башлангач фронт линиясе буенча оборона корылмалары төзүдә катнаша. Донбасс төбәге фашистлар тарафыннан оккупацияләнгәч көнчыгышка демобилизацияләнүчеләр белән бергә туган ягына кайта, кабат колхозда эшли башлый.

1942 елда М.Галиев Кызыл Армия сафларына алына. Шушы көннән алып 1944 елның башына кадәр ул фронтта. Сталинград, Ворошиловград, Харьков, Запорожье өлкәләрен, күптән түгел үзе эшләп йөргән Донбассны фашистлардан азат итү сугышларында артиллерист буларак катнаша. 1944 елның гыйнварында каты яралана, озак вакыт госпитальләрдә дәваланганнан соң инвалидлык алып туган ягына кайта. Аның сугышчан юлы күп медальләр белән бәяләнә.

Яраларыннан савыкканнан соң М.Галиев 1947 елга кадәр Дәүләт Куркынычсызлыгы комитетының Балтач бүлегендә хуҗалык эшләрен алып бара. 1948-1952 елларда ул кабат Донбасста—Горловка шахталарында күмер чаба.

1952 елдан соң аның егерме ел гомере халыкка кино хезмәте күрсәтүгә багышлана. Район кино челтәре директоры буларак иң артта калган оешманы республикада иң алдынгылар рәтенә чыгара. Шушы тырышлыгы өчен 1977 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1975 елда М.Галиевкә «СССР кинематографиясе отличнигы» билгесе бирелә. 1973 елда ул Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

1973-1978 елларда район типографиясенә уңышлы җитәкчелек итте.

Актив җәмәгать эшлеклесе. Район газетасының актив хәбәрчесе. Болар өстенә М.Галиев танылган үзешчән шагыйрь. Аның шигырьләренә танылган композиторлар язган җырлар халык арасында популярлык казанды.

Ветеран Балтач авылында яши.
Галиев Мөхәммәтнәкыйп Зариф улы—хезмәт ветераны.

1936 елның 3 сентябрендә Арбор авылында туган. Мөстәкыйль хезмәт юлын бик яшьли, әле балигъ булмаган килеш колхозда башлый. 1953-1955 елларда Удмурт Республикасында «Удмуртлес» трестының «Большевик» комбинатында балта остасы булып эшли.

1955-1957 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

М.Галиев үзлегеннән тракторчы һәм шофер һөнәрләрен үзләштерә. Аның хәрби хезмәттән соңгы бөтен эшчәнлеге техника белән бәйле. Армиядән ул үзе эшләп киткән «Большевик» комбинатына кайта, шофер булып эшли. 1959-1965 елларда Свердловск өлкәсенең Югары Тура шәһәрендәге төзелеш предприятиесендә балта остасы, слесарь була. 1965-1969 елларда—Краснодар краеның Апшерон урман эшкәртү хуҗалыгында слесарь, соңрак бульдозерчы. Монда эшләгән елларында катлаулы рельефларда юллар төзүдә актив катнаша, бу катлаулы эштә үзенең рационализаторлык тәкъдимнәрен кертә, яңа ысуллар тәкъдим итә.

1969 елда М.Галиев туган ягына кайта һәм Карадуган мебель фабрикасында сантехник булып эшли, ике ел дәвамында Саба районындагы Азин механикалаштырылган мелиорация ПМКсында бульдозерчы була. 1971 елда районыбызның Ленин исемендәге колхозында тракторчы булып эшли башлый. Авыр тракторга тагылган бульдозер белән ул районыбызның күп төзелешләрендә эшләде, яңа юллар төзүдә аның хезмәте зур булды. Шубан, Кенә юлларын төзүдә, юллар өчен текә тауларны кистерүдә ул үзенең Краснодар якларында алган тәҗрибәсен уңышлы кулланды.

1987 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыруга зур өлеш керткәне өчен М.З.Галиевкә Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән исем бирелде.

Хезмәт ветераны М.Галиев Балтач авылында яши.
Галиев Рәкыйп Нәкыйп улы—мәгариф хезмәте алдынгысы.

1947 елның 1 ноябрендә Кариле авылында туган. 1966 елда Норма сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм, мәктәп урта мәктәп статусы алгач, 1966 елда аны тәмамлап чыга. Ике ел Борбаш урта мәктәбендә физкультура һәм биология укыта.

Р.Галиев 1968-1973 елларда Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетының химия бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач 1977 елга кадәр Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укыта. 1977 елдан—Норма урта мәктәбендә укытучы, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. 1998 елдан— мәктәпнең директоры.

Укыту-тәрбия эшләрендәге уңышлары өчен «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. Укытучы- методист. 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.


Галиев Фаварис Мөхәммәтгали улы—хезмәт ветераны.

1941 елның 15 августында Смәел авылында туган. Смәел мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң Яңгул урта мәктәбендә укый. 1959 елда урта белем ала һәм туган авылында хисапчы ярдәмчесе булып эшли. Хезмәт юлын мәктәп елларында ук тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып башлый.

1960-1965 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып галим-агроном белгечлеге ала.

Ф.Галиевнең бөтен гомере туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозга багышланган: 1965-1978 елларда ул хуҗалыкның баш агрономы, 1978-1985 елларда—колхоз рәисенең мәдәни-агарту эшләре буенча урынбасары, 1985-1991 елларда—колхозның партия оешмасы секретаре, 1991-1994 елларда—колхоз рәисенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, 1994-1997 елларда—техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инженер, 1997-2004 елларда—кабат хуҗалыкның баш агрономы. Тирән хәзерлекле белгеч, киң фикерле шәхес, туган җирен, аның кешеләрен якыннан белүче һәм яратучы авыл баласы буларак Ф.Галиев әлеге хуҗалыкның тотрыклы матди-финанс базасын булдыруга, районыбызның югары нәтиҗәле эшли торган хуҗалыгы дәрәҗәсенә күтәрүгә бәя биреп бетергесез өлеш кертте, авылдашларының тирән ихтирамын казанды.

Ф.Галиев хезмәт юлының беренче көннәреннән киң җәмәгать эше алып барды. Ул күп мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Смәел авыл Советы депутаты булып сайланды, берничә мәртәбә КПССның район конференцияләре делегаты булды, райком членлыгына кандидат итеп сайланды. 1969 елда колхозчыларның республика конференциясе делегаты булды, аның секретариатына сайланды.

Ф.М.Галиевнең фидакарь хезмәте югары бәяләнде. Ул РСФСР Мәгариф министрлыгының, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район җитәкчелегенең күпсанлы Мактау Грамоталары, медальләр белән бүләкләнде. 2003 елда аңа Россия Федерациясенең атказанган агрономы дигән абруйлы исем бирелде.

Ф.Галиев гаять үзенчәлекле иҗатчы да. Аның шигырьләре район һәм республика матбугатында еш басыла. Туган авылы Смәелгә багышланган җыры үзешчән композиторларның район конкурсында җиңү яулады.

Ветеран туган авылы Смәелдә яши, актив җәмәгать эше алып бара.


Галиев Хуҗа Гали улы— сугыш һәм хезмәт ветераны.

1906 елның 7 ноябрендә Сосна авылында туган. Сосна мәктәбендә башлангыч белем ала. Башта үзләренең гаилә хуҗалыгында крестьян хезмәтен татый. Аннан соң Донбасс шахталарында ике ел күмер чаба.

1928-1929 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач туган якларына кайта һәм 1940 елга кадәр Салавычта эшче-крестьян депутатларының авыл Советы рәисе, Балтачта хәзерләүләр конторасы директоры, район Советы башкарма комитетының сәүдә бүлеге мөдире булып эшли.

1940 елда Х.Галиевкә кабат солдат киемен кияргә туры килә—аны акфиннәргә каршы сугышка алалар. Шушы китүдән ул Бөек Ватан сугышы фронтларына кереп китә. 1944 елның көзенә кадәр Карелия фронты гаскәрләре составында катлаулы позицион сугыш операцияләрендә катнаша, авыр яралана. Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң инвалид булып туган ягына кайта. Ватан азатлыгын саклаудагы батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Кайту белән Х.Галиевне район финанс бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1950 елда ул хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Шушы сугыштан соңгы авыр чорда ул әлеге постта 1954 елга кадәр эшли, район хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп көч куя.

1954-1961 елларда башта «Кызыл мехчы», аннан соң Балтач сөт-май комбинаты директоры була.

Х.Г.Галиев нинди генә постта эшләсә дә үзен үтә җаваплы, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән, принципиаль коммунист-җитәкче итеп таныта, шул сыйфатлары белән халык ихтирамын казана. Шушы олы ихтирамның чагылышы буларак, 1950 елда Татарстан АССРның Казан өлкәсе (бу чорда Татарстан АССР ике өлкәгә— Казан һәм Чистай өлкәләренә бүленә иде) югары Советына депутат булып сайлана. Күп мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы депутаты, партиянең район комитеты әгъзасы, аның бюро әгъзасы булды. Х.Галиев лаеклы ялга чыккач та актив җәмәгать эшеннән аерылмады, хезмәт коллективларында, яшьләр арасында еш чыгышлар ясап, аларны тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Шушы хезмәтләре өчен 1975 елда хөкүмәтебез аны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Х.Г.Галиев Балтач авылында яши. Ул районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе.


Галиев Элфак Хуҗа улы—галим, педагогия фәннәре кандидаты.

1937 елның 13 гыйнварында Балтач авылында туган. 1955 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә.1959 елда югары белем алып Биектау районының Бөреле урта мәктәбендә физкултура укытучысы булып хезмәт юлын башлый.

1963 елда Э.Галиев үзе укыган институтка эшкә килә—1968 елга кадәр физик тәрбия факультетында ассистент. 1968-1971 елларда—Казан төзүче инженерлар институтында өлкән укытучы.

Э.Галиев 1971 елда Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетының аспирантурасына керә. 1974 елда аны тәмамлап диссертация яклый һәм педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бер ел шушы институтта өлкән укытучы була. 1974-1975 елларда—Волгоград дәүләт физик тәрбия институтының Казан филиалында укыту эшләре буенча директор урынбасары, физик тәрбия теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире. 1975-1986 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында шул ук кафедраны җитәкли. 1979 елдан—доцент. 1986-1987 елларда—шунда ук педагогия һәм психология кафедрасы мөдире. 1987-1997 елларда—Казан педагогика университеты доценты.

Э.Галиев актив спортчы. Ике йөз метрга йөгерү буенча 1959-1968 елларда Татарстан рекордчысы, 1961 елда Россия чемпионы, кыска дистанцияләргә йөгерүче авыл спортчылары арасында 1961, 1962 елларда СССР беренчелегендә җиңүче була.

Нәшер ителгән 70кә якын фәнни һәм методик хезмәтләр автлоры. Физик культура һәм спорт турында Татарстан Республикасы законын эшләүдә катнашты.

Озак еллык нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Казан шәһәрендә яши.


Галиева Наилә Әбүбәкер кызы—Герой-ана.

1953 елның 23 апрелендә Кариле авылында туган. 1971 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Тимирязев исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли башлый. 1999 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче шушы авыр хезмәтне башкара. Н.Галиева пенсиягә чыкканнан соң да дүрт ел дәвамында колхоз амбарында эшләвен дәвам итте.

Наилә Галиева 1974 елда Норма егете Харис Галиев белән гаилә корып, ун бала тудырган һәм аларның һәрберсен исән-имин игелекле итеп үстергән.Бу—аның гомер юлындагы икенче зур фидакарьлеге. Харис белән Наиләнең һәр баласы тырыш, җор күңелле, шат, тырыш булып үстеләр, алар кайда гына булсалар да, башкалар өчен үрнәк: Гөлназ Нормабаш авылында, Рәмзия, Алмаз, Рәмис—Нормада, Рөстәм белән Фәнис—Казанда яшиләр һәм эшлиләр. Лилия, Ранил, Алинә, Рамил әлегә Норма мәктәбендә укыйлар.

Н.Ә.Галиевага 2004 елның декабрендә Татарстан Республикасының «Ана Даны» медале тапшырылды һәм ул Татарстан Республикасы Президентының махсус бүләген алды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет