Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет17/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22

Византия. Борынгы греклар үзләренең тарихларын б. э. к. VII–VI гасырларда яза башлыйлар. Грекларның тарих атасы Геродот б. э. к. 484–425 елларда яши. Геродот язган тарих шул эпоханың тарихы гына түгел, дөнья халыкларының энциклопедиясе дә, географиясе дә ул. Аның эшен дәвам итүчеләрдән Прокопий, Агафий, Приск Панийский, Аммиан Марцеллин, Феофилакт Симокатта, Зосима, бигрәк тә безнең эраның X гасырларында тарих язган һәм безнең бабаларыбыз тормышын да чагылдырган Лев Диаконны һ.б. күрсәтергә булыр иде. Мәгълүм ки, монархлар тарафыннан идарә ителгән дәүләтләр бик борынгы заманнардан ук тереклек итә башлыйлар. Ассирәй-Бавилләр иле, Мидәй-Фарсылар дәүләте, Грек-Македония берләшмәсе һәм аеруча Рим империясе. Тарихчы Иреоним раславынча, Рим мәҗүсиләр тарафыннан идарә ителгән иң соңгы дәүләт була, аннан соң халыклар һәм илләр белән Аллаһ идарә итә башлый. Аллаһ тарафыннан идарә ителгән илләргә Рим империясе таркалганнан соң аякланып киткән Византия империясе дә керә. Нәкъ менә шул чорда – колбиләүчелек таркалганда христианнар киеменә киенгән һәм төренгән Урта гасыр культурасы туа. Һәм кайда да түгел, борынгы Греция туфрагында. Культура үзгәрүенең төп сәбәбе – илдә барган сәяси, икътисади һәм социаль үзгәрешләр. Бу чорда философиядә, тарихта, эстетикада һәм гомуми фәннәрдә христиан идеологиясе белән дөньяви идеология арасында канлы көрәш бара. Шул ук вакытта бу ике идеологияне якынлаштырырга, ягъни тәңгәлләштерергә омтылучылар да табыла. Бер-берсенә ташламалар ясала, алтын урталыкка йөз тотучылар ишәеп китә. Шуларның күзгә бәрелгәннәреннән берсе Приск Панийский, икенчесе Аммиан Марцеллин.

«Аммиан Марцеллин үз чорының алыштыргысыз тарихчысы була. Гуннар турында ул IV гасыр азакларында ук яза башлый», – ди үзенең «Каспий тирәсендәге меңьеллык», – дип аталган китабында күренекле тарихчы Л.Н.Гумилев. Тарихчы раславынча, Аммиан Марцеллин гуннарны яратмый, тагын да гаҗәбрәге ул гуннарны күрми, чөнки 400 елда вафат була, ә менә гуннар турында үз фикерен, үзе күргәндәй итеп язып калдыра. Гуннар турындагы мәгълүматны тарихчыга гуннардан җиңелгән нинди дә булса гот сөйләгән булса кирәктер, дигән нәтиҗәгә килә галим. Чөнки тарихчы хезмәтендә гуннарга карата үтне сытардай әче ачу кайдан килер иде. Галим Л.Н.Гумилев хаклы. Укучыга аңлаешлырак булсын өчен мин, бу китапның авторы, бүгенге галим белән борынгы тарихчы арасында барган хатирәмә бәхәсне бирергә булдым. Әйткәнемчә, Аммиан Марцеллин үз тарихын IV гасыр азакларында язса, Л.Н.Гумилев аңа җавапны XX гасыр тарихчысы күзлегеннән чыгып бирә.



Аммиан Марцеллин яза: «Гуннар Меотида күле (Азов диңгезе) тирәсеннән Боз диңгезләренә кадәр җирләрдә көн күрәләр. Алардагы кыргыйлыкның чиге-чамасы юк... Алар гүя хайваннар, ә үзләре юнылмаган әрдәнәгә охшаганнар... Сугышларда алар кычкыра-кычкыра дошманга ташланалар һәм ук кебек тезелеп, атлары исә гаяр җилле йөриләр...»

Лев Гумилев. «Кемгә ышанырга? Җанварга охшаган атлылар, җитмәсә ук сыман тезелеп, тигез сафлар белән дошманга һөҗүм итәләр икән, ягъни атларны шул дәрәҗәгә җиткереп өйрәтә алганнар икән, үзләре ниндирәк сугышчылар булдылар икән гуннар? Димәк, гуннар атларны тай чакта ук яратып, үз итеп, сабырлыкка өйрәткәннәр, тыңчыллыкка».

А. М. ары таба яза: «Алар гаять дәрәҗәдә чыдам халык, үтә түземлеләр, теләсә нинди кыенлыкларда да югалып калмыйлар – утсыз аш хәзерлиләр. Алар үсемлек тамырлары, үлән, төрле җанвар-терлекләрнең итләрен чи килеш ашыйлар. Ул гынамы, алар шул итләрне калҗа-калҗа кисәләр дә ат ияре астына куялар һәм ияргә утырып, шулай атта йөриләр».

Л. Г. җавабы: «Гуннар кыш көннәрендә ни ашаганнар икән соң? Ә бит кыш көннәрендә тамырлы азыклар да, үлән дә юк? Себер кышын ничек утсыз чыкмак кирәк?.. Димәк, барысы да Гуннарга ачу белән язылган, аларны мыскыл итәргә теләүдән туган ялган гына күрсәтелгән».

М. X. Роман авторы: бераз гына ачыклык кертик әле, укучым. Күп кенә галимнәрнең раславынча, атны Җаек-Идел буйларында кулга өйрәтә башлыйлар. Хеттлар исә – Кече Азиядә көн күрүчеләр, безнең эрага кадәр 2000 еллар элек үк инде ат дигән «җанвар»ны күрәләр һәм аны «таудан төшкән ишәк» дип атыйлар. Бәхәссез, безнең борынгы бабаларыбыз скифлар беренчеләрдән булып атларны сугышта файдаланалар. Бу чорларда әле Ауропада атлар гомумән булмый, булган хәлдә дә кыргый хәлдә яшәгәннәрдер. Чөнки борынгы греклар ат менгән скифларны «кентавр» йөзендә күргәннәр һәм шулай легендаларына да керткәннәр. Ахыр килеп, тарихка мондый бер вакыйга да кереп калган. Александр Македонскийның әтисе Филипп скифлар белән сугышырга җыена, ә скифлар атта гына сугышалар. Шуның өчен хәйләкәр полководец скифлардан 2000 ат сатып ала һәм унлап ат өйрәтүче кешене. Әнә шулай Филипп сугышчыларын атта йөрергә өйрәтә һәм сугышчылар белән скифларга яу кузгала. Яу бик каты була, хәтта бу орышта скифларның Ати (Әти) атлы яубашлары һәлак була. Тарихчы бу хакта: «Әтигә 90 яшь иде», – ди. Шуның өчен атларны кулга өйрәтү, дошманга куркусыз ташланырга күндерү гуннар өчен җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин алар беркайчан да җәяүле килеш сугышмаганнар, тарихка андый мәгълүматлар кереп калмаган. Калҗа-калҗа ияр астына куелган ит хакында моны әйтергә була: күп йөрүдән ияр дигән дирбия атның сыртын чи ит иткән. Аны төзәтү өчен скифлар ияр астына калҗа-калҗа ит кисеп куя торган булганнар. Шулай иткәндә атның чиләнгән сырты бик тиз төзәлгән. Әйтәсеме, озын юлга чыккач, бик койты чакларда ул итне утта кыздырып ашаулары да бар, әлбәттә. Ул гынамы, атның чиләнгән сырты тизрәк төзәлсен өчен калҗа итне женшень тамыры төнәтмәсендә, көнбатыш скифлары исә ул калҗаны тигәнәк тамыры, йә булмаса әрем тамыры төнәтмәсендә бер төн тотып, ат сыртына салганнар. Борынгы төркиләр үтә елгыр ат өчен кызларын да биреп җибәрә торган булганнар. Әйтергә кирәк, гуннар нигездә бия атларны яратканнар. Чөнки бия ат юкка-барга кешнәмәгән, аннары ашау ягына да айгыр кебек талымсыз булмаган. Төркиләрдә генә, бары тик дөньяда яшәгән халыклар арасында төркиләрдә генә атларга төс аша исем бирү беренче урында булган. Бу хәл казах-кыргыз халыкларында бүген дә сакланып килә. Ахыр килеп, төркиләр туклыклы һәм югары калорияле ат итен ашау өчен дә кулланганнар. Атның тизәге дә менә дигән ягулык, ары таба ашлама булып кала бирә. Төркиләр, күчмә халык буларак, күп санлы сыер терлеге асрый алмаганнар. Ә менә утрак гомер иткән төрки-болгарлары көтү-көтү сыер асраганнар, сыер сөтеннән йөз төрле ризык җитештергәннәр, шул исәптән ат сөтеннән дә.

А. М. ары таба яза: «Гуннар үзләренең нык торыклы, таза атларына гүя ябышып үскәннәр, гаҗәбе шулдыр: алар атка атланган килеш бөтен табигый халәтләрен кылалар; ат менгән килеш сату итәләр, ат менгән килеш ашыйлар, эчәләр, хәтта ат өстендә йоклыйлар да – ат ялына башларын салып. Алар җыелышларга да атта киләләр һәм аттан төшми генә теге йә бу мәсьәләне хәл итәләр...»

Л. Г. җавап бирә: «Бит атларга ашарга кирәк, ахыр килеп ат та арый, атка ял да кирәк. Димәк, гуннар атларны көтүгә болыннарга җибәргәннәр, һәм һәр гунда ким куйганда 10–12 ат булган. Буаз бияләрне, яшь тайлы атларны гомумән тайлары үскәнче көтүдә йөрткәннәр. Бу кадәр хайванны ашату өчен гуннарга үләнле мул көтүлекләр кирәк булган, һәм алар болыннан-болынга күчеп җәйләгәннәр. Ә кышкы көннәрдә гуннар атларны ничек асраганнар соң?..»

А. М. бу хакта болай яза: «Алар үзләренең япмалы арбаларында адашкан кеше кебек бер җирдән икенче урынга күчеп йөриләр: япмалы арба аларның торыр тораклары да, анда аларның хатыннары бала табалар, аларны шунда үстерәләр... кием тегәләр, җеп эрлиләр һәм көн күрәләр... Киемнәре исә туннарның йә киндердән, йә күннән, йә кыр тычканнары тиреләреннән тегелгән».

Л. Г. җавабы: «Барысы да аңлашыла. Арба булмаса, аны ясарга кирәк булыр иде. Ат менгән килеш арба ясап булмый. Аннары ни өчен әле гун ир-аты бар гамәлен дә ат менгән килеш кенә кылырга тиеш? Нигә аңарга киез канлаган җылы арбада, җил-яңгырдан сакланып, хатынының җылы кочагында ятмаска! Әгәр дә мәгәр гуннар киндер кием кигәннәр икән, Димәк, аны үстергәннәр һәм җитештергәннәр дә. Киресе булганда каян килер иде гуннарга киндер кием. Ахыр килеп, ничек адәми затка уч төбе хәтле тычкан тиресеннән кием текмәк кирәк? Адәмгә зур киемне йомран, ләтчә тиресеннән дә тегеп булмый. Ә бит төньяк Себердә, Җаек-Идел буйларында суык-салкыннар яман була, тычкан тиресе генә салкыннан саклар микән адәм баласын? Юк, әлбәттә. Гуннар өс киемнәрен кеш, суар, җофар, бүре, төлке, аю һ.б. җәнлекләрнең тиреләреннән теккәннәр. Ахыр килеп, ат өстеннән төшми гомер иткән гуннар ничек баштан-аяк коралланган империя легионерларын, фалангаларын җиңә алдылар икән?..»

А. М. ары таба яза: «Ерактагы дошманны алар сөяктән ясалган уктан алалар. Уктан кача алганнарга аркан ташлыйлар һәм шуның белән аны хәрәкәттән мәхрүм итәләр... Таштан ныгытылган кальга-кирмәннәргә һөҗүм итмиләр, андый калалары булган илләргә яу йөрмиләр».

Л. Г. моңа болайрак җавап бирә: «Сәер хәл, ничек соң сөяк уклар белән генә коралланган гуннар бакыр һәм тимер киемнәргә төренгән аланнарны җиңделәр икән? Бит гуннар аланнарны бик тиз яулыйлар. Ничек аланнарны җиңгән халыкны кыргыйлар дип атамак кирәк?!»

А. М. ары таба яза: «Алар әрсезләр, тотрыксызлар, яңалыклар белән мавыкмыйлар да, кызыксынмыйлар да, аннары юк-барга ышаналар. Алар әнә шулай хайвани хәлдә яшиләр – игелекне яманлыктан аера алмыйча. Дингә, гомумән, битарафлар...»

Л. Г. җавабы: «Бу инде бары тик гуннарга ачуы ташкан аланның яисә готның зәһәрлек белән сугарылган «нәфис» сүзтезмәсе генә дип аңларга кирәк. Ә шулай да ничекләр башланып китә соң Каспий диңгезе буйларында II–IV гасырларда гомер иткән гуннар хакимияте? Кая бу юлларда дөреслек? Әйтик, фән шуны раслый, күчмә халыкларның бер гаиләсенә кимендә 25 ат чамасы хайван кирәк булган. Бит күчмәләргә бер ат биш сыер кадәр ризык биргән, алты сарыкны алыштырган, моның өстенә ат гуннарның күчмә киез йортларын күчереп йөрткән. Йомгаклап әйтәсе сүзем шул: күчмә халык үз тормышыннан зарланмый гына көн күргән, соңрак аларда шактый катлаулы социаль система барлыкка килә һәм шактый тотрыклы була ул система.

А. М. расларга тырыша: «Гуннарда өй дигән нәрсә юк, хәтта шалашлары да, йортлары да юк... Алар бер җирдән икенче җиргә кибиткаларда күчеп йөриләр. Кая аның туган җире, берәү дә әйтә алмый. Ул бер җирдә туа, икенче җирдә үсә-исәя, тагын да арырак китеп үлә...».

Л. Г. җавабы: «Бу сорауга да җавап бирү авыр түгел – аларның туган җирләре Бөек дала. Тәгәрмәчләрдәге торак – Урта гасырның иң күркәм архитектурасы, соңгы гасырларда туасы автобусларга ишарә конструкция. Аммиан ялгыша, гуннар шалашларда яшәмәгәннәр, чөнки яхшы белгәннәр, чыбык-чабык белән капланып, яңгыр-суыктан сакланып булмый. Ә киез түбәдән яңгыр да үтми, җил дә керми. Җыйнап шуны әйтергә була: Аммиан Марцеллинга бу хәбәрне җиткергән кеше гуннарны яратмаган, тарихчы да аңа ышанып, тоташ ялганга барган, тарихка тәнкыйди күзлектән карамаган. Чынында исә гуннар үзләре ничек теләсәләр, шулай яшәгәннәр. Иң мөһиме, кай тарафларга күчеп китсәләр дә, табигатькә һәм җир-анага бик тиз җайлаша алганнар. Ахыр килеп, гуннар үзләренең гореф-гадәтләрен, яшәү тәртипләрен беркемгә дә көчләп такмаганнар. Ауропага килгәч, гуннар 200 елга якын шактый ярлы туфраклы далада яшиләр, һәм күршедәге бер халык белән дә сугышмыйлар. Алар өчен беренчел дошман колбиләүче Рим була. Латин телендә чыккан китапларда аларны кыргыйлыкта гаепләү бер дә дөреслеккә туры килми. Халыкларның Бөек күчешен тарихчыларның күбесе гуннардан күрәләр, бу хәлдә иң баштан аларны гаеплиләр, һәрхәлдә, бөтен Ауропа халыкларының мәктәп һәм институт дәреслекләренә шулай кертелгән. Кая монда тарихи хаклык?!..»

М. X. Автор: Византиянең дөньяви белемгә йөз тоткан зыялылары үзләренең хезмәтләрендә борынгы грекларның антик философлары хезмәтләренә таянып эш итәләр. Аммиан Марцеллин өчен Гайсә пәйгамбәр Алла түгел, үз чорының акыл иясе генә, ягъни яңа дингә сөенче китерүче, юл күрсәтүче, нигез салучы гына, ди. Ул гынамы, Аммиан Марцеллин раславынча, Гайсә пәйгамбәр римлылар алласы Юпитерның бары тик көндәше генә. Тарихчының төп кредосы шуннан гыйбарәт. Ләкин тарихчы гуннар мәсьәләсендә нык ялгышкан, гуннарга гадел булмаган ялалар яга, готларның һәм римлыларның бөтен гаепләрен гуннарга тага. Шунысы аянычтыр, югары уку йортларындагы дәреслекләргә нәкъ менә Аммиан Марцеллин тарихыннан мисаллар китерелә. Ә гуннар башкаласында илче йөзендә булган һәм гуннарның тормышын үз күзе белән күргән Приск Панийский әйткән объектив бәяләмәне дәреслекләр төзүчеләр читләтеп үтәләр. Бу ниндидер күләмдә бүген Идел буенда көн күргән татар халкына да кагыла, чөнки телибезме без моны, теләмибезме V гасырларда Ауропада булып, бөтен Ауропа халкын коллыктан азат итеп кайткан һәм шушы изге көрәш-сугышларда бик күп асыл егетләрен калдырган төрки халыкларның дәвамыбыздыр.
* * *

Ярым алан, ярым грек гаиләдә туган Аспар әүвәл Византиядә Феодосий сараенда белем ала, ягъни хәрбиләр мәктәбендә. Исәеп килгән вакытта гуннар белән сугышта Атилла хан кулына әсир төшә. Атилла хан әсир төшкән үсмерне абасы Актар кулына тәрбиягә бирә. Актар төмәнбаш Аспарны чын сугышчы итеп тәрбияли һәм соңыннан болгар-төрки бәге Таңсарга йөзбаш итеп куя. Византия белән солых төзегәч, әсирләрне алышканда Атилла хан Аспарны үзенең меңбашы Вартанга алыштыра. Византиягә исән-имин кайтуга, Аспар император сараена юнәлә. Асларның кайчандыр сарай хәрби мәктәбендә укуын искә алып, император Феодосий аны сарай атлы гаскәренә меңбаш итеп куя. Сарайда чакта Аспар меңбаш ике күзе ике төсле булган магистр Маркиан белән таныша. Магистр Маркиан Аспарны үз итә һәм аңа ышанып җитди бурычлар тапшыра. Аспар магистр биргән йөкне җиренә җиткереп үтәп килә. Көннәрдән бер көнне магистр Маркиан Аспарны император Феодосийның тутасы Гөлсәрия белән таныштыра. Гөлсәриягә яшь сарай полковнигы ошый. Бу дәвердә Византия, ниһаять, православ диненә тукталган була инде. Бу чорда җәмәгатьчелектә диннәр турында туктаусыз бәхәсләр барса да Византия үз юнәлешен сайлаган була инде. Император Феодосий исә дини бәхәсләргә катнашмый, читтән торып кына күзәтә. Чөнки император буларак ул белә – ахыр чиктә ил дилбегәсе аның кулында. Халык һәм галимнәр вә теологлар арасында нинди бәхәсләр генә бармасын, соңгы сүзне ул әйтәчәк. Бу мәсьәләдә император Феодосийның җаны тыныч иде.

Сарай баскычларыннан төшеп барганда аны берәү дәште.

– Ирина, балакай!

Таңчулпан тавыш килгән якка карады һәм үзенә таба килүче Гөлсәрия тутакайны күреп, көтеп алды. Тутакай кырыс йөзле, миң кунган ияге алга чыгып тора, күзләре җете кара, өстендә тоташ кара кием.

– Саумысез, ил анасы!

– Шөкер, шөкер, балакай. Син миңа бик тә кирәк идең. – Мин сезнең хозурда, анакай.

Гөлсәрия тутакайга ияреп килгән апайлар да тоташ карадан киенгәннәр иде. Тутакай аңа якынлашуга, апайлар кала төштеләр.

Ул – халкы турында уйлар уйлый-уйлый бакчада йөреп, сарайга керде Феодосий. Туып килгән көн кояшлы, җылы буласы кебек иде, ул сарайга кергәндә кайдандыр килеп чыккан болыттан салкын яңгыр сибәли башлады, ана каршы зонт тоткан хезмәтчеләре йөгереп чыктылар, әмма Феодосий сарайга кереп бара иде инде. Бүген аның кәефе әйбәт иде. Бүген аның кырына Атилла хан кызы Ирина киләчәк.
* * *

Император Валентиан соңгы айларда гына Британияне, Галлияне, Испанияне югалткан икән, хәтта Римга көнбатыш Ливия дә буйсынмый башлаган икән. Һәм кем аркасында – стратеглар Аэцәй белән Бонифацәй аркасында. Бу ике стратег үзара бәхәсләшеп китеп, бер-берсенә гаеп өя-өя сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә Бонифацәй якты дөньядан китә.

Ә Плацидия белән улы Валентиан бу вакытта сәяси сукырлык күрсәтәләр – дәүләт иминлеген Аэцәйгә тапшыралар. Ә Аэцәй Атилла ханның кан дошманыңа әверелеп бара. Валентиан белән Бонифаңәй арасындагы интриганы да Аэцәй кора. Сарайда гаскәрбаш булып алгач, ул Ливиядә гаскәрбаш булып торучы Бонифацәйгә хат яза: «Римга кайтма, сине император үтерәчәк». Шушы хәлдән соң курка калган Бонифацәй вандаллар һәм аланнар белән килешү төзи һәм Ливиядә консул гына булуына карамастан, Гейзерих корольгә: «Мин Ливиядә консул. Әмма мин империя исеменнән сөйләшәм – сезгә илне өчкә бүлеп бирәм», – ди. Аланнар бәге Гатфар, вандаллар короле Гейзерих Бонифацәйгә ышаналар һәм кораблар белән бугаз аша чыгалар да сугышсыз гына Ливияне билиләр. Вандалларның Ливиягә чыгып китүләреннән файдаланып, гуннарның кан дошманы Теодорих вандаллардан бушап калган Испанияне били. Бу хәл бик тиз сенатка ирешә. Рим сенаты, бигрәк тә Бонифацәйнең сенатта утырган дуслары, консулны яклап чыгалар һәм аңа мәсьәләне ачыклап хат язалар. Аэцәйнең интриган булуын аңлап алган Бонифацәй гаскәрен корабларга утыртып, бугазны кичә һәм Аэцәйне эзләп таба. Калганы Феодосийга билгеле иде.

Иң сәере, шушы хәлләрдән соң Плацидия Аэцәйне гафу итә һәм бөтен гаскәрен аның кулына тапшыра. Император Феодосий боларның барысын да күзаллап, император Валентианга хат язды һәм Аспар кулына тоттырды. Хатны Аспар Валентиан императорның кулына бирергә тиеш иде. Феодосийнын төп максаты – ике империяне дә кушарга һәм тәүге көчкә ия булган Римны янәдән аякландырып җибәрергә. Килешерме яшь император аның бу тәкъдиме белән, Феодосий белми иде. Әмма кылынасы кылынган иде инде – хат китте.

Бер уйлаганда, империяләрдә хәлләр катлаулы иде. Көнчыгыш империя белән көнбатыш империя бергә дә, бергә түгелләр дә иде. Соңгы елларда хәтта бер-берсенә дошманга әверелеп баралар. Берләшүне Римда утыручы Валентиан гына түгел, Феодосий да теләми иде.

Императорны төшке ашка дәштеләр. Гөлсәрия тутасы оештырган. Император аш ягына кергәндә магистр Маркиан белән Гөлсәрия тутасы табында утыралар иде инде. Тутасы белән бер табында тупас готны күреп, Феодосий үзе дә аңлап җиткермәгән кимсенү тойды. Әмма бу хакта тутасына әйтергә кыймады. Сазаган карт кызның үпкәләве бар иде. Ә Феодосийның аны бер дә үпкәләтәсе килми, чөнки бу руханилар аның кулында иде. Әле булса хәтерендә, Гөлсәрия тутасы 449 елда Эфесста үткән соборда чыгыш ясады. Гөлсәрия тутасын Аспар белән Маркиан озатып йөргәннәр иде.

Ашау-эчү сүзсез генә барды. Император Феодосийның табындагылар белән бөтенләй сөйләшәсе килми иде, ул хәтта шәрабка да үрелмәде. Табындагылар аның өчен ят халыклар иде, хәтта тутасы да. Менә болар арасында сенатор Максимин булса, ул аның белән сөйләшә алыр иде. Императрица утыра торган урын буш. Шул урында император Феодосий Атилла хан кызын күрергә тели иде, болай, әңгәмәдәш итеп. Күр әле, буш урында чынлап та Ирина утыра түгелме?.. Әллә соң күзенә генә күренәме?.. Ләкин бу күренеш шундук юкка чыкты. Император Феодосий күз алдына килгән сурәттән эчке бер уңайсызлану тоеп, тастымалга авызын сөртә-сөртә урыныннан кузгалды һәм ничек сүзсез генә, баш кагып кына исәнләшеп килеп утырган булса, шулай баш кагып кына саубуллашып, табыннан торып та китте.
XIII
Кеше күңелен яулау юнәлешендә аны үзең турында көн-төн уйларга мәҗбүр итү – Аллаларга гына хас сыйфаттыр ул. Таңчулпан белә иде инде, үзеңне сөеп-яратып йөргән кешенең ягымлы карашын тою, дустанәлектән мәхәббәткә күчү куркынычы бар. Ләкин бәхәс-әңгәмәдә император Феодосий аны беркайчан да ялыктырмады, Таңчулпан күз алдында ул философ иде, шул ук вакытта рухани атасы да, хәтта илбашы император да иде.

Таңчулпан бу көнне бакчага барырга теләмәде, Тәңресе шаһит. Ләкин ниндидер бер көч аны барыбер бирегә алып килде. Ул император тәкъдим иткән китапларны укыды һәм һәрчак кызыксынып, укыганда туган фикерләрен аның белән уртаклашырга теләп йөрде. Китаплар укыганда аның башында мең төрле уйлар туды, беришен яклады, берише белән бәхәскә керде, бәгъзеләре турында уйлаганда югалып калды. Ә император Феодосий аңа һәрчак ярдәмгә килде, теге йә бу сорауга төгәл үк булмаса да җавап бирде. Бүген дә ул императорны бакчада күреп, шунда юнәлде, әкрен генә килеп, ул утырган эскәмиягә утырды.

– Хәерле көн, галиҗәнаплары!

– Хәерле көн, Иринушка. Йә, тагын кемне укыдың? – дип сорады император Феодосий аңа карамый гына. – Нинди сорауларың туды?

– Бүген минем соравым юк, галиҗәнаплары, – диде Таңчулпан.

– Бик әйбәт. Димәк, бераз күлдәге аккошларга карап сокланып утырабыз. Сәер кошлар, тәмам оҗмах кошлары диярсең. Берсе үлсә, икенчесе дә көн күрми саргаеп үлә. Күрәсен, юлдашын югалту бу кошларда сагышка әвереләдер. Борынгылар сагыш кешене чиргә сабыштырыр, дигәннәр. Әллә хакмы икән? Күптән түгел мин иптәше үлгән аккош янына икенче берәүне җибәрттергән идем. Беләсеңме, Иринушка, чит кошны күрүгә ялгыз калган аккош тәмам шашты, тегене куа, эзәрлекли, үз тирәсенә якын да җибәрми. Ахыр ашамый башлый, бер сүз белән, үз-үзен сагыш белән үтерә. Ә бит пар гомер иткәндә бер-берсенә каңгылдап канат кагалар, куыша-куыша уйныйлар, чумышалар, сөешәләр, назлашалар...

– Атам, – диде Таңчулпан императорның кулына кулын куеп. – Сезне ялгызлык талкый. Шулаймы? Сез кемнедер юксынасыз?..

– Юк, балакай, һич юк. Ә күңелдә бушлык, шул гына. Миңа капса, һәр кешенең изге бер заты булырга тиештер. Киресе булганда аңа дөньяда яшәве мәхшәргә әвереләчәк. Соңгы вакытта мине үзем дә аңламаган сагыш басты, Иринушка.

– Әллә соң нинди дә булса үкенү тоясызмы?

– Юк, Иринушка. Үкенү тоймыйм. Хыянәтне кичерә алмадым, шул гына. Ә кичерергә кирәк иде, Аллаһ та шулай куша.

– Хисле кеше сез, галиҗәнаплары, артык хисле кеше, аннары Аллаһыга ышанасыз, чын күңелдән ышанасыз кебек миңа.

– Аллаһыга ышану гөнаһмы, балакай?

– Сәясәттә гөнаһ, базилевс.

– Ә бит син хаклы, Иринушка, хаклы. Евдокия әүәл артыгы белән диндар иде, ә үзе галим Павлин белән буталды, аннары. Аиндары Антоний. Илбашы җәмәгате изге затлардан булырга тиеш иде югыйсә...

Таңчулпан үзе чукындырган атакайның күзләренә карады. Мөлаем итеп елмайды. Бәхәссез, аккошлар кешеләрдән күп тапкыр бәхетлеләрдер, чөнки алар бер тапкыр һәм мәңгегә кавышалар. Адәм баласы исә йөз тапкыр кияүгә чыкса да гомер буена үзенә тиңне эзли, насыйбын. Бу дөньяда насыйбын таба алудан чарасыз калып, якты дөньядан китүчеләр дә бар. Таңчулпан исә үз тиңен тапты – Приск йөзендә. Ә менә империя башы ялгызлыктан интегә, һәм кем дә түгел, ул ялгызлыкны үзе теләп ала. Ләкин бит ул ил хакиме! Аңа ярты дөнья халкы буйсына. Тагын ни җитми аңа?!

– Мин сине бүген, Иринушка, үз кырыма ашка дәшәм.

– Килешерме соң, галиҗәнаплары?

– Әллә ир-канатың Прискның кайтканын көтәргә исәбенме? Кайтыр ул, кайтыр, балакай.

– Мин аның чынлап та тизрәк кайтуын телим, атакай.

– Кайтыр ул, кайтыр, борчылма. Ә хәзер сарайга...

Феодосий аны култыклап алды һәм сарайга таба китте. Сакчыларны уздылар, баскычлардан күтәрелделәр, аш ягына керделәр. Аякларын сөйрәбрәк иренчәк кенә атлады император, йөз-чырае да агарынып калган кебек иде. Ләкин Таңчулпан боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышты. Аны император кадәр император табынга дәште. Император Феодосий үзен мин грек дип йөрсә дә сарайны алан һәм гот сакчылары саклыйлар иде, соңыннан ул сарайдагы барлык грекларны да куып җибәргәндәй итте. Бу хакта аңа Приск сөйләгән иде. Шуның өчен табынга утыргач, ниндидер симез кып-кызыл битле готның табын хәстәрләвен күреп, моңа тәмам инанды. Аш ягында керә-керүгә Гайсә сыны тора. Табынга аны уратып узарга кирәк. Уң якта тонык кына шәмдәлләр яна.

– Кайчандыр фарсылар безгә ут аллаларын тәкъдим иткән булганнар, безнең халык кабул итмәгән. Хәзер менә борынгы аллаларыбыздан да ваз кичтек. Рим да үз аллаларын берәм-берәм тәхеттән төшерә тора. Ни гаҗәп, Рим кадәр Рим империясендә барысыннан да өстен булып, яһүдләр алласы калкып чыкты. Греклар үзгәртеп кабул иткән алла. Чөнки христиан дине кан кушуга йөз тота. Ә империягә бүген бары тик шундый дин генә ярдәм итә алса алыр шикелле миңа. Император башым белән мин хәтта синең атакаен булырга риза булдым, балакай.

– Мин сезнең бу игелегегезне онытмам, атакай.

Ул аны каршына утыртты. Күп тә үтми пешекче керде.

– Башта шәраб, – диде аңа император һәм түшенә ак тастымал элде.

Пешекче китергән шәрабны император Феодосий Таңчулпанга үзе салды. Бокаллар көмеш иде, салган шәраб ут кебек яна.

– Рәхим ит, балакай, – диде илбашы елмая төшеп. – Минем бүген әллә нигә эчәсем килә.

Эчтеләр. Шәраб тәмле-әчкелтем булса да кабып кына куйды. Ризык-нигъмәтне пешекче ташып кына торды, берсен китерде, икенчесен алып китте – килгән ризыкны капсалар каптылар, капмасалар юк. Хәер, төрле алма-хөрмә, җиләк-җимеш белән өстәл тулган иде. Таңчулпан барысыннан да авыз итте һәм кайсына үрелергә белмәде. Император Феодосий Таңчулпанга карап тормады, салды да эчте, салды да эчте. Һәм кувшин бушап калгач кына, көмеш калагы белән буш кувшинга суккалап алды. Пешекче керде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет