Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет21/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22

Әгәр дә мәгәр Гөлсәриядән бу ни дигән сүзләр, аңлатыгыз дип сорасалар, ул тәгаен генә әйтә алмас иде. Чөнки ул аңларлык дога түгел. Ә дога һәр кешегә дә ап-ачык аңлаешлы булырга тиеш. Авит галим белән очрашканга кадәр Гайсә пәйгамбәр кылган гамәлләргә, могҗизаларга ышанып җитмәсә дә, инанып куйган булса, Авит галим белән булганнан соң моңа шиге туа башлады, ягъни һәр догага шикләнебрәк карады, гәрчә һәрдаим шул доганы укыса да.
* * *

Алар кунак бүлмәсендә утыралар иде. Биредә озын өстәлгә табын хәстәрләнгән. Хезмәтчеләр аларның кулларын юдырдылар һәм сөлге китерделәр. Кулларын югач, галим Авит аны өстәл янына дәште, үзе үк урындыкка утыртты.

– Җитеш, аша, эч. Җаның ни тели шуны аша, эч. Кыстау юк, миннән кыстау көтмә, – диде галим Авит аңа боерган рәвештә. – Бер сүз белән, син үз өеңдә кебек хис ит.

– Рәхмәт, мин җитешермен. Биредә рәхәт, җиләс, – диде Гөлсәрия. – Рәхмәт инде сезгә.

– Хәзер күркә ите китерерләр. Төшке ашта мин күркә ите ашарга яратам. Алдан ук әйтеп куйыйм, ашагач бакчага чыгабыз.

Ашагач ул аны бакчага алып чыкты. Бакчада күл, күлдә үрдәкләр, кабарынкы томшыклы ак казлар йөзәләр. Ул аны күл буендагы эскәмиягә утыртты, үзе янәшәсенә төште.

– Империягә беренче зыянны император Нерон китерә. 63 елның эссе җәендә Римга янә бер яман хәбәр ирешә – империя Әрмәнстан колониясен югалта. Нәкъ шул җәйдә Иудәйдә яһүдләр баш күтәрә. Империядәге эчке хәлләр янә кискенләшә. Авырлык белән булса да Иудәйдәге азатлык хәрәкәтен бастыралар. Шул ук елны яһүдләрнең раввалары ниндидер миссия уйлап табалар. Ярлылыкка, хокуксызлыкка дучар ителгән халык моңа ышана башлый. Имеш, аларны империянең тырнагыннан коткарырга күктән алла төшәчәк, ягъни алланың илчесе. Моны ишетеп, (ул вакытта империя тәхетендә Нерон утыра), ул Иудәйдәге наместнигына фанатик яһүдләргә карата каты чараларның берсен күр дигән фәрман җибәрә. Иудәйдәге консул Агрипп, яһүдләрнең храмында барган хәлләр белән хәбәрдар булып тору өчен, храм диварларыннан да биегрәк итеп корама күтәрттерә һәм шуннан торып, храмда барган мәлләрне күзәтергә тели. Әмма яһүд равваларына бу ошамый. Яһүдләр храм диварларын тагын да югарырак итеп күтәрәләр. Бу хәл римлыларның җен ачуларын чыгара, һәм консул Агрипп яһүдләр өйгән диварны җимерергә боера. Бу хәлгә чарасыз калган яһүд раввалары Рим императорына аксакалларын җибәрәләр, император Нерон аларны кабул итә һәм тыныч кына моң-зарларын тыңлый, һәм император Нерон үзенчә егетлек күрсәтә: хатыны Поппеяның үтенечен искә алып (ә императрица Поппея ире Неронга яһүди илчеләрен тыңларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк дигән үтенечен җиткергән була), тегеләргә ярдәм кулын суза. Ул гынамы, хатыны Поппея ун яһүд илчесенең икесен үзенә алып кала. Әйе, әманәт йөзендә. Моңа Нерон да каршы килми.

Яһүдиләр сугышы тарихын язган Иосиф Флавий әнә шулай Римда кала. Чөнки ул да илчеләр йөзендә Римга килгән була. Аңа бу вакытта күп булса егерме яшьләр булгандыр. Әманәтлектә чакта бу кеше Римда булган хәлләр белән якыннан таныша, римлыларның колларга карата кылган кабахәтлекләрен үз күзе белән күрә. Күп тә үтми Иосиф Флавий император Неронга якын торган артист Алитурам белән таныша, һәм шушы багланышлар аша канкардәшләре яһүд халкына ниндидер күләмдә җиңеллекләр китерүгә ирешә.

– Димәк, император Нерон тарихчылар язган кебек ул хәтле явыз булмаган? – диде Гөлсәрия.

– Әйе, шулай дип әйтергә булыр иде, әлбәттә. Тик нәтиҗә ясарга ашыкма әле, гүзәлкәй. Чөнки гаять тә хикмәтле кеше була император Нерон. Ул император да, гаять оста вәгазь укучы да, артист та, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә кабахәт кеше дә була. Көннәрдән бер көнне император Грециягә юнәлә. Анда ул йөзгә-сынга кызлардай матур булган Пифагор атлы егетне очрата. Аның белән дуслашып китә. 64 нче елда була бу. Бозыклык юлына баскан Неронга бу елда халык каһәр укый. Ә Иудәйдә халыкны рәнҗетү дәвам итә. Гайсә атлы берәүне прокуратор Понтий Пилат дар агачына астыра. Чарасыз калган яһүди христианнар Римга күчеп китә башлыйлар, нигездә Галлиягә һәм империянең башка колонияләренә. Бу хәлдән ничек котылырга белмәгән Нерон ашыгыч рәвештә Римга кайта һәм Римдагы христианнарны тотып, зинданнарга ташларга куша. Римлыларга бу җитә кала, явызраклары җәзалауны урамнарга алып чыгалар. Христианнарга җанвар тиреләре кидереп, урамнардагы этләрдән талаталар, дар агачларына асалар, караңгы төннәрдә урамнарны яктырту өчен христианнарның өс киемнәренә май сибеп, ут салалар. Христианнарның башлыкларын җәзалау өчен император Нерон җәлладларга үз бакчасын бирә. Кешелек цивилизациясенең үзәге булган Рим христианнарны җәзалау үзәгенә әверелә. Нерон чорында христианнарны империя тамырына балта чабучылар итеп кабул итәләр. Ләкин II гасырларда христианнар хәрәкәтенең Рим империясе өчен җимергеч көчкә әверелеп китәчәген күз алдына да китермиләр әле. Моны шәйләү римлыларга соңрак килә, әмма эш узган була инде, ягъни кешелек каласында империяне җимерү өчен туган көч яралган була инде.

Ләкин империяне җимерүче, юк итүче христианнар түгел, гүзәлем, ә готлар һәм гуннар. Ә II гасырда империяне җимерүчеләр итеп христианнарны күрәләр. Римлыларның сәяси сукырлыгы әнә шуннан башлана.

– Сез кем ягында соң, хөрмәтле галим?

– Мин гаделлек ягында, гүзәлем, гаделлек ягында. Тарихта булган хәлләргә минем үз фикерем бар. Күптән түгел без, бер төркем галимнәр, христианнарның хакыйки аллаларын расларга теләп, Ватикан калкулыгына күмелгән изге Петр һәм Павел каберләрен казыттык. Һәм ни таптык дип беләсең без анда? Һични. Буш табут та тапмадык хәтта.

– Изге Петр ни кылган соң Римда?

– Аңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Хак, булган андый кеше. Император Нерон тәхеттә утырган чакта булган. Әнә шул изге дигән Петр бермәлне Римга килеп төшә. Һәм храмнарга җыелган ярлы-ябагага вәгазь укый башлый. Ул үз вәгазьләрен ирләреннән кимсетелгән хатын-кызларга юнәлтә. Ә андый хатын-кызларның күңеле гүя сөрелмәгән вә сукаламаган чирәм. Вәгазь бөртекләре яхшы җиргә төшә һәм шундук шытып чыга башлый. Әйтергә кирәк, бу чорда Римда Азиядән чыккан халык шактый күп була, бигрәк тә теге йә бу сәбәпләр аркасында коллыктан азат ителгән халыклар. Алар исә җылы хисле вәгазьләргә мохтаҗлык кичерәләр. Көннәрдән бер көнне вәгазь укыган храмга префект Агриппның дүрт каравыш кызы килеп керә. Болар изге Петр вәгазен дикъкать белән тыңлыйлар. Һәм, ни гаҗәп, шул хәлдән соң префект Агриппны яннарына якын да җибәрми башлыйлар. Бу хәлгә префектның җен ачулары чыга һәм кызлардан моның сәбәбен сорый. Кызлар аңа изге Петр турында сөйләп бирәләр. «Мин аны моның өчен утта яндырачакмын, утта!» – дип яный кулларын болгый-болгый префект. Җитмәсә кызларның берсе (ә ул чибәр Рим гүзәлләренең берсе була) император Неронның дусты булган ирнең Ксантина атлы хатыны була. Хатынының изге Петрның вәгазьләрен тыңларга йөрүен ишеткән ир-канаты Әлбин исә: «Мин ул изге Петрны үзем, уз кулым белән юк итәчәкмен!» – дип яный. Шушындый хәлләрдән соң, Римда янә бер хикмәт булып ала: күп кенә хатыннар ирләре белән йоклаудан баш тарталар. Әнә шулай изге Петр баш очында кылычлар уйный башлый. Диндар ишләре аңа Римнан китәргә киңәш итәләр. Изге Петр яман эшләрнең куера баруын искә алып, Римнан китәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Каладан чыгарга иртә таңнан кузгала. Әмма Рим каласының басу капкасыннан чыгып барганда аның каршында Гайсә пәйгамбәр пәйда була. Гайсә пәйгамбәр Римга кереп бара икән, ягъни мәңгелек шәһәргә. Петр Гайсәне күрә дә сорый: «Кая барасың Ходам?» «Римга киләм әле, – ди Хода. – Мине янә бер тапкыр тәрегә кадакласыннар», – дип әйтә. Изге Петр бу хәлгә тәмам шакката һәм әйтә: «Ничек инде алай, Ходам, болай булса син тагын бер тапкыр тәредә үләчәксең бит?!» – ди. «Әйе, – ди Гайсә пәйгамбәр йөзендәге Хода. – Тагын бер тапкыр үләчәкмен».

Шул хәлдән соң изге Петр ике уйламыйча, кире Римга борыла. Аны икенче көнне үк римлылар тотып алалар һәм чынлап та тәрегә кадаклап җәзалыйлар, һәм бу җәзаны төнлә белән Ватикан бакчасында уздыралар, тантаналы төстә, факеллар яктысында. Изге Петрны җәзалауда император Нерон да катнаша. Эш моның белән генә тукталмый, Нерон үз кешеләренә Римга ут салырга һәм бу бәлане христианнарга ягарга куша. Рим атна буена диярлек дөрләп яна.

– Янгыннан соң Римны яңадан төзиләрме?

– Әйттем ич инде, гүзәлем, башта император Нерон үзе үк калага ут салдырта һәм янгыннан соң үзе үк каланы яңартып төзетә дә. Һәм әлбәттә инде коллардан һәм христианнардан. Коллар күп була әле бу чорда Римда. Хәер, алар бүген дә Римда аз түгел. Ул вакытта император Нерон исә иң матур, иң мәһабәт сарай һәм йортларны вә палаталарны Аппей калкулыгында күтәртә. Үзенең зур сараен бай итеп бизәтә. Сарайның түбәсе фил сөякләре белән түшәлә, түгәрәк түшәмнәрдән хуш исләр килеп торган үрмә гөлләрнең тәлгәшләре салынып тора, ә үрмә гөлләр буйлап, хуш исле тамчылар тама торган була. Ә үзәк залның ярым түгәрәк түшәме күк йөзен вә гөмбәзен хәтерләтеп, әйләнеп тора. Император Нерон сарай төзелеп беткәч, бинаны кабул итәргә килә һәм: «Ниһаять, мин дә кеше санында яши башлаячакмын», – дип әйтеп куя.

– Сәер, никадәр капма-каршы уй-фикерле кеше булган император Нерон.

– Әйе, гүзәлем, император үзе генә түгел, бу чорда мәңгелек башкала да хәйрани хәлләргә дучар ителә. Нерон үлә. Хикмәт, Нерон үлеп күп тә үтми, император Нерон төзеткән сарайны император Адриан җимертә һәм шул могҗизаи сарай нигезенә Римны саклаучы Венера алласының сынын куйдырта.

– Явыз да, шөһрәтле дә, куркыныч та, куркак та булган икән император Нерон.

– Әшәке, җирәнгеч һәм кансыз кеше булган икән император Нерон.

– Син хаклы, гүзәлем, бик әшәке кеше булган. Менә, әйтик, Элладада булган бер вакыйга. Император Нерон Эллада халкына ирек вәгъдә итә һәм бөтен халык алдында.

– Бу чынлап та шулай буламы?

– Була, була, гүзәлем. 66 нчы елда император Нерон үзе коллыктан азат иткән Гелий атлы берәүгә тәхетен калдыра да үзе ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. Изге эллиннар илендә була. Корсик утравына туктала. Соңыннан Мисырга барып чыга һәм анда төрле бәйге-уеннарда катнаша. Бу уеннарда Олимпиягә җыелган халыклардан да күбрәк кеше катнаша. Ә эллиннарга килгәндә, Нерон аларны чынлап та кайбер салымнардан азат итә. «Мин сезгә, эллиннар, бүген тиңе булмаган бүләк вәгъдә итәм. Моңа кадәр төшегезгә дә кермәгән бүләк булачак ул. Мин Ахай һәм Пелополес төбәкләрендә көн күргән эллиннарны барлык салымнардан да азат итәм. Император Нерон эшли моны сезгә. Мин!» – дип кычкыра. Аның бу тансык сүзләрен телдән-телгә сөйләп, такталарга язып, калалардан-калаларга күчә-күчә күтәреп йөриләр. Император Нерон исеменә мәдхия укыйлар, мактау сүзләре яудыралар. Ул гынамы, император Нерон исәнлегенә корбаннар чалалар. Бер сүз белән, бөтен Эллада халкы тантана итә... Бары соңыннан гына беленә – буш сүз була бу. Император Нерон сүзендә тормый, чөнки бу дәвердә империя бөлгенлек упкынына тәгәри башлаган була инде. Шулай да эллиннарга бер игелек кылына: «Эллада автономия ала. Бу да ярап куя гасырлар буена Рим империясе кул астындагы эллиннарга. Ләкин Нерон урынын биләгән император Веспасиан тәхеткә утыру белән император Нерон биргән бу хокукны да греклардан тартып ала, ягъни империя монда да империя булып кала – император Нерон чыгарган фәрманнарны император Веспасиан бик тиз юкка чыгара. Аның каравы, шул ялган ташламалары аркасында император Нерон Эллада да бик һәйбәт ял итә. Ул артистлар белән аралашып китә. «Эдип», «Геракл», «Орест», «Алкмеон», «Канаке» кебек пьесаларда баш рольләрдә уйный. Әңгәмә барышында Софокл, Еврипид кебек талантлы авторларны күккә чөеп мактый. Ә «Канаке» пьесасында хәтта хатын-кыз ролен башкара. Әмма үлгән, дөресрәге үз кулы белән үтергән хатыны Поппея Сабиннаның характерын искитмәле итеп бирә. Император Нерон беркайчан да хатын-кыздан туймый. Алтмыш алты яшендә ул янә бер тапкыр өйләнә. Бу голы консул Вестин хатыны Статилия Мессалнага. Ә аның ирен 65 нче елда берәүне яллап үтертә. Иллә бу хатын да Неронны бик тиз туйдыра. Грециядә чакта ул Спор исемле егеткә гашыйк була, әмма башта аны печтертә.

– Бу бит коточкыч бозыклык, галим Авит. Бу сүзләрне мина тыңларга да оят хәтта.

– Ләкин бит болар барысы да Рим императоры Нерон тарафыннан кылынган кыргый гамәлләр, гүзәлем. Бу нәрсә дигән сүз, бу инде империянең череп таркала башлавы дигән сүз.

– Ничекләр үлә соң Нерон исемен йөрткән әшәке җан?



– Ничекләр үлсен. Тарихчыларның язуы буенча император Неронны үлем һәрчак куркыткан. Меңнәрчә кешене зинданнарда череткән, юл буендагы тәреле баганаларга кадаклаткан, бозыклыкның соңгы чигенә җиткән һәм тәмам иблискә әверелгән Нерон әҗәле килүен сизгәч, ни кылырга белми, кай тарафларга чыгып качарга белми йөди. Сенат, ниһаять, аңа үлем карары чыгара. Бу хакта хәбәр ирешкәч, ул хәтта римлыларның мәңгелек кан дошманнары булган фарсыларга качарга ниятли. Әмма кемнең үлемнән котылып калганы бар соң! Эшләр болай башлана. Сенат карарын ишетеп, башта аның яныннан җансакчылары китә. Бу буладыр 68 нче елның 7 нче июнендә. Нәкъ шул көнне алты ел элек Нерон беренче хатыны Октавияне үтерткән була. Бу көндә Нерон бик иртә уяна. Төне буена күзенә йокы керми, берничә тапкыр яман итеп кычкырып, торып утыра. Ахыр йөгереп тәхет ягына чыга, әмма анда бер сакчы да булмый инде. Барысы да, сакчылардан алып, хезмәтчеләренә кадәр императорларын ташлап киткән булалар. Моны күреп Неронның коты алына һәм ул: «Кем калды соң бу сарайда?!» дип кычкырып җибәрә. Ишекне ачып: «Миңа һичьюгы берәр гладиаторны китерегез!» – дип үтенә. Соңыннан: «Минем соң дусларым да, дошманнарым да калмады мени?!» – дия-дия аягына сандалигын да кияргә онытып, өстенә кара чикмәнен ташлый да йөгереп ишегалдына чыга. Менә шунда аңа соңгы минутына кадәр тугры калган ике кеше иярә – азиат Эпафродит һәм үзе печтерткән Спор. Алар атка атланалар һәм каладан чыгып китәләр. Ә преторианецлар каланы бетереп Неронны эзлиләр. Бу вакытта Нерон басу капкасын чыгып бара торган була инде. Каланы чыккач, Нерон: «Миң алар кулына исән килеш төшмәячәкмен», – ди. Кич якта бик каты шәраб эчкәнгә, Нерон сусау тоя һәм ул юл кырында күлдәвек күреп, атын туктата һәм атыннан төшеп, учы белән шул шакшы суны эчә, ә үзе: «Шундый шакшымы хәзер Неронның салкын чишмә суы?» – ди. Кузгалулары була, алар юл өстендә яткан ниндидер мәеткә тап булалар. Моны күреп, Нерон тәмам курка кала. Юл кырында ниндидер ташландык абзар кебек өй күреп, Нерон атыннан сыдырылып төшә һәм чытырман куакларны ыра-ера шул өй-абзарга таба мүкәли. Абзарның тәрәзәсез тишеге аша эчкә кереп, түрдәге салам җәйгән сәкегә барып каплана. Коллары аңардан бер тотам да калмыйлар, һәммәсен дә күреп вә күзәтеп, ул гынамы, ияләренең халәтенә керергә теләп, ике кол да бер авыздан аңа асылынырга кушалар, ягъни җиңел үлем тәкъдим итәләр. Нерон аларга кычкырып җибәрә: «Нинди кыргыйлык тагын бу?!» Ахыр үзалдына сөйләшә башлый: «Күрмисезмени, нинди шәп артист үлә», – дия-дия ишеккә таба кузгала. Әнә шунда ишектә сенат хәбәрчесе пәйда була. Хәбәрче император Неронга тактага язылган карарны күрсәтә. Сенат карары язылган тактаны Нерон хәбәрче кулыннан тартып ала һәм кычкырып укый: «Күрәсез, сенат мина нинди җәза бирә, – ди. Һәм хәбәрчегә: – Сенат миңа нинди җәза бирде?» – дип сорый, гәрчә барысы да мәгълүм булса да. Хәбәрче аңа: «Җәзаланырга тиешле Неронның киемен салдыралар, ике япьле сәнәк белән каптырып, диварга териләр һәм майда каинатылган камчы белән кыйныйлар», – дип әйтә. Бу хәлгә отыры купкан Нерон: «Варварлар. Варварлар оясы бу, сенат түгел!» – дип кычкыра. Ләкин сенат карары белән килешергә мәҗбүр була. Ул ниндидер ярдәм көткәндәй ишләренә күз ташлый һәм ялварулы рәвештә: «Башта берегез миңа үрнәк күрсәтегез», – ди. Әмма ике юлдашы да үрнәк күрсәтүдән баш тарталар. Ул арада ташландык өй-абзар кырында ук ат тояклары тавышы ишетелә. Гасабилануның актык чигенә җиткән Нерон сикереп тора Да: «Коточкыч рәвештә начар яшәдем. Бу хак. Йә, һичьюгы соңгы мәлдә кеше булып кал!» – дип үз-үзенә нотык тота. Һәм, ниһаять, бөтен ихтыяр көчен җыеп, хәнҗәрен муены янына китерә, шундук аңа үзе коллыктан азат иткән Эпафродит ярдәмгә килә... Император Нерон кан эчендә җан биреп ятканда ишектә сенат дәҗҗалы күренә, Нерон соңгы көчен җыеп: «Соң инде!» ди. Һәм, гаҗәп, торып баса, әмма шундук башы белән ишек тупсасына, нәкъ сенат дәҗҗалы аягы янына йөзтүбән каплана.

– Яман үлем, – диде Гөлсәрия һәм, торып, күл буена таба китте, үрелеп алып, камыш яфрагын сыйпады һәм башка берәүгә әйткәндәй: – Христианнар булсалар борынгы римлылар беркайчан да моңа бармаслар иде.

– Тарих бу, балакай, тарих. Тарих ул кешене кисәтә һәм бабаларыбыз кылган яманлыкларны кылмаска өнди. Тарихның яхшы гамәлләреннән үрнәк, начар гамәлләреннән гыйбрәт алырга кирәк, гүзәлем. Тагын да ачыклабрак әйтсәк, тарих ул кешене уйланырга мәҗбүр итә һәм бу тормыш беркем өчен дә мәңгелек түгел икәнен искәрә. Кем генә булмасын ул кеше – императормы, колмы, сука башында торучымы. Хак, Нероннан соң Рим бик күп нәрсәләр югалта. Беренче булып империягә каршы Британия баш күтәрә. Иудәйдә азатлык өчен көрәш тагын да кискенләшә, Рим империясе үз кулындагы кайбер илләрне фарсыларга бирергә мәҗбүр була. Сириядә чуалышлар дәвам итә. Испания, Галлия кебек илләр империягә буйсынмый башлыйлар. Ул гына түгел, империя җирләренә варварлар күчеп утыра башлый. Ә бит болар барысы да Нерон кылган явызлыклардан, бозыклыклардан килгән нәтиҗә. Балык башыннан чери, диләр. Рим империясе дә әнә шулай башыннан чери башлый.

– Ничек соң әнә шул капма-каршы уй-фикерле кеше Элладага ирек бирү ягында кала, галим Авит?

– Бу Нерон тарафыннан кылынган башбаштаклык кына була, гүзәлем, бары тик башбаштаклык, – диде галим һәм Гөлсәриянең янына килеп чүгәләде һәм ияләре кулыннан җим алырга өйрәтелгән үрдәкләргә кулын сузды. – Моңа сенат та гаепле, сенат башта сукыр кеше сыман Нерон уйнаган кубызга бии, ахыр үзләренең дә гаепләреннән баш тартып, дөресрәге халык алдында акланырга теләп, Неронны үтерергә, ягъни җәзаларга карар чыгара. Димәк, ил-дәүләт башында утыручы Нерон кебек җиңел акыллы кешеләр утырган сенатта да.

– Ә хәзер, хәзер кемнәр утыра сенатта, галим Авит?

– Хәзер, гүзәлем, барысы да башкача. Хәзер сенатка ышанырга була. Ләкин бүген империя белән сәләтле сенат түгел, сәләтсез император Гнория идарә итә. Шуннан соң күзалла алдагы елларда империяне ни көткәнен.

– Җимерелер дисезме?

– Империяләр түгел, таулар да җимерелә, таулар да, гүзәлем. Иң мөһиме, халык шул җимерекләр астында калмасын, халык... Ә империя, телиме моны сенат һәм император, теләмиме, барыбер бер таралырга, сибелергә тиеш булачак. Тик ничек барыр бу таркалу? Сугыш-кырыш һәм кан кою ашамы, әллә үзара килешепме?! Менә монысы һәммәбез өчен дә гаять дәрәҗәдә мөһим хәл.

– Сез империя кан коюга барыр дисезме?

– Кан кою аша укмашкан империя, күп очракта кан кою аша таркалган да. Ни өчен әле бер Рим империясе генә бу хәлдән коры чыгарга тиеш. Империя колонияләрен бирмәскә тырышыр. Китәр сугыш, кан кою.

– Мөмкин хәлме бу, галим Авит?

– Мөмкин хәл, мөмкин хәл, гүзәлем, бик мөмкин хәтта.

Гөлсәрия хәзер генә аңлады, хәзер генә төшенде галим Авитның хак булуын. Империяне бүген варварлар тарката. Әйтик, гуннар, готлар.

Тукта, тагын ни булды соң әле ул көнне? Әйе, ул галим Авитка янә бер сорау бирде. «Ни өчен соң сенатор буларак теге көнне император алдында ялагайландыгыз?» Әле булса хәтерендә, галим Авит бик озак дәшми утырды, хәтта бертын күл буйлап йөреп килде, һәм бик дикъкать белән күлдәге үрдәкләргә карап торганнан соң гына: «Империянең бөтен фаҗигасе дә шунда шул, гүзәлем, ялагайларга, куштаннарга бәһа бирә алудан баш тартуында. Ә бит император Гнория мине аңлады, ялагайлануым сизде, ләкин шул хакта күземә бәреп әйтмәде. Димәк, мактау аңа ошады, димәк, ул чир аңа да хас сыйфат икән».

– Минем сезнең китапханәгезне күрәсем килә, галим Авит, – диде Гөлсәрия бәхәсне икенче юлга юнәлтергә теләп. Империя турындагы бәхәс-әңгәмә аны туйдыра башлаган иде инде.

– Рәхим итә күр, гүзәлем, рәхим генә итә күр. Минем китапханә сездә гүзәл затларга һәрчак ачык.

– Миңа китапханәгез ошаса, мин шунда калам дисәм, – дип киная катыш елмайды Гөлсәрия, чөнки бу кешегә торган саен ияләшә бара иде ул.

Галим Авит туктады, аның беләгеннән алды, шунда Гөлсәрия тәүге адымын ясады; үрелде дә чак кына аяк очларына күтәрелеп, галимнең битеннән үбеп алды. Ул аңа ышана башлаган иде инде, аннары аның Гөлсәриягә ярдәм итүе дә бар иде. Тәүге сүзе буш булмаса, ул аның туганые Феодосийны Византия тәхетенә утыртырга ярдәм итәчәк. Туганые Феодосий Көнчыгыш империянең императоры булып алса... Бу әлегә канатсыз хыял иде, ә бит хыялның канатланып киткән чаклары да була. Кем белә, бәлки нәкъ шул кеше аның хыялын чын итәр, тормышка ашырыр. Ә бит соңрак шулай булып чыкты да.

Чынында ары таба болай булды. Галим Авит әйтмешли, империя җирләренә варварлар бәреп керә башладылар, нәтиҗәдә империя икегә аерылырга мәҗбүр ителде. Күп тә үтми Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарафларда көн күргән халыклар икегә аерылып, ике ил-дәүләт булып яши башладылар, хәтта ике арада сугышлар булгалап алды. Бу инде империя тарафыннан кылынган агония иде. Моны барысы да аңлый, әмма империя кул астыннан чыгарга омтылган греклар яңадан Рим канаты астына керергә бер дә омтылып тормый башладылар. Мөстәкыйльлеккә йөз тоткан Көнчыгыш империя кыйпылчыгы тиз арада экономик яктан көрәеп, яхшы гына аякланып китте. Иң мөһиме, Византия империясе колбиләүчелектән рәсми рәвештә баш тартты. Көнчыгыш империясе яңа тормыш башлады. Моның өчен яна аякланып килгән империягә сәясәтчеләр кирәк иде, алар да табылды, һәм христианнар йөзендә. Менә хәзер барысы да христианнар кулында. Гөлсәрия белә иде: Византия Римнан көч-куәте белән генә түгел, күргән һәм үткәргән чаралары белән дә прогрессиврак карашта булган сәясәт уздыра иде. Император Феодосий I үлгәннән соң формаль булса да галим һәм сенатор Авит ярдәме белән Көнчыгыш империягә Гөлсәриянең туганые Феодосий II не тәкъдим иттеләр. Халык килеште. Гөлсәрия еш кына туганые Феодосийга Авит турында сөйләр иде һәм минем аркада гына император булдың дип әйтмәсә дә, аз-маз сиздерер иде. Хәлнең асылын күптән белгән туганые Феодосий да бу хакта сүз куертырга яратмас иде. Туганые да вафат. Хәзер барысы да аның кулында. Маркиан исәптә түгел, ул аны уч төбендә биетә. Аннары ул аңа җаны илерер дәрәҗәгә җитеп тартылмады да. Кирәк иде кулга өйрәтелгән берәүне дәүләт башына утыртырга, утыртты. Шул гына. Ике күзе ике төсле булган Маркиан аны хәтта ир-ат буларак та ул хәтле кызыксындырмады. Гәүдәгә иләмсез дәү, килбәтсез һәм яратуның ни икәнен дә белми, әйтерсең лә көтүгә җибәрелгән үгез. Бары тик. Ә менә галим Авитны Гөлсәрия оныта алмый. Ул аңа бер күрүдә ышанган иде – булдыклы кеше. Ышанды һәм ялгышмады. Хак, әллә яшьлеге, әллә самимилеге белән аның ихтыярына бирелде. Әле булса хәтерендә, башта алар китапханәгә керделәр, аннары аш ягына үттеләр. Шунда Гөлсәрия галим Авиттан сорады:

– Нигә сездә дини китаплар юк?

– Сез хаклы, гүзәлем, алар миндә юк. Чөнки дини китаплар да тарих билгеседер. Ләкин мин дини китапларга бервакытта да җитди тарих итеп карамадым. Ни өчен? Билгеле инде, могҗизалардан торганга. Ә реаль тормыш исә үтә җитди тарих. Мин җитди тарихлар язган тарихчыларның әсәрләренә генә ышанам, гүзәлем.

– Дин кешене сафландыра, пакьләндерә, изге юлга төшерә, галим Авит.

– Төшерәдер, гүзәлем, бәхәсләшмим. Ләкин кемне? Наданнарны, беркатлы мәхлукларны. Тик мине түгел. Ач күзең, укы, менә бу китапларны, белем ал, тарихка күз сал. Ничек әнә шул сурәтне вә сынны Аллаһу итеп күрмәк кирәк?! Мин моны аңламыйм, гүзәлем, күрәсең, мин башкарак кешедер. Ләкин мин яхшы кешегә ышанам, ул кылган изге гамәлләргә. Борынгы Рим бабаларыбыз ниндидер Инәй алласына ышанганнар, ул алланы аларга күрше этрусклар алып килгән дип баралар. Беренче Рим императорының исеме Ати (Әти) була. Аны да римлыларга этрусклар китерә. Яшәү дәверләрендә римлылар дистәләрчә аллаларга ышанганнар, ә тормыш дәвам иткән. Ә тәрәккыят үскән саен кешенең аңы да, дөньяга карашы да үзгәрә торган. Нәтиҗәдә, адәм баласы теге йә бу алласына ышанмый башлаган, яңаны эзләгән – тапкан һәм яңа алласына инанырга мәҗбүр булган. Килер бер көн, гүзәлем, кешелек нигездә христиан диненнән дә ваз кичәр. Үзләре өчен яңа дин уйлап табарлар. Бу безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булыр... Соңыннан алары да таркалыр

...Гөлсәрия аны онытмады, оныта да алмады, гәрчә галим Авит белән булган мәлләргә дистәләрчә еллар үткән булса да.

Әле булса хәтерендә, галим Авит аны үз итте. Көннәрдән бер көнне ул кияве белән кызын үз өенә ашка дәште. Кияве аның Рим шагыйре Сидоний икән. Кара чәчле, уртача буйлы, зәңгәр күзле кияү-шагыйрь галим Авит кызы Руфинәны култыклаган килеш килеп кергәч һәм кунак бүлмәсендә бабасы белән янәшә басып торган Гөлсәрияне күргәч, ирексездән, каушавын яшерү өчен булса кирәк, баш ия-ия елмайгандай итте. Авит галим кызы исә Рим матроналарына хас купшы киенгән һәм атасы белән янәшә басып торган кызны күрмәмешкә салышты, шуңа карамастан, соңрак, дөресрәге соңлабрак булса да, кулын сузды – күрештеләр. Ни өчендер Руфина Клеопатра заманыннан ук килгән гадәт буенча йөзен бизәмәгән, хәтта кашларына да сөрем тартмаган иде.

Алар тыенкы гына түргә уздылар, утырыштылар. Руфина атасының, бәлки чираттагыдыр, яшь «кәләшенә» карап-карап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Күрәсен, атасы өчен өйгә чибәрләр китерү гадәти хәл булгандыр, һәрхәлдә Гөлсәрия күңеленә шундыйрак уй килде. Шунда ир-атларның үзара сөйләшеп китүләреннән файдаланып, Руфина атасының яшь кәләшен китапханәгә дәште.

Китапханәгә керүгә, галим кызы көрсенеп куйды һәм түр яктагы йомшак креслога утырды.

– Сез дә утырыгыз, – диде ул күрше креслодан урын күрсәтеп.

Креслолар Византия парчасы белән тышланган, тукымага бала башы кадәр роза чәчкәләре төшерелгән иде – чәчкәләр менә-менә кыякларын ачарга торалар кебек иде.

– Атагызның китапханәсе бай, искитмәле, чыгасылар килми шуннан, – диде Гөлсәрия, бит очларына кадәр кызарынуын тоеп, башка сүз әйтергә чарасыз калудан булса кирәк.

– Ой, мин дә яратам шунда булырга. Минем бөтен яшьлегем шул китапханәдә узды дисәм дә ялгышмамдыр. Иртән торыр идем дә, ашар-эчәр идем дә тизрәк китапханәгә юнәлер идем. Сер булса да әйтим инде, Сидоний мине шушы китапханәдә тапты. Атама ияреп килеп керде бу, ә мин шушы креслода китап укып утырам. Хак әйтсә, ялганламаса, миңа бер күрүдә гашыйк була ул. Без әнә шулай китапханәдә танышып киттек. Күп тә үтми әнием үлде, ә әтием өйләнмәде дә өйләнмәде. Сез каян соң? Моңа кадәр сезне күргәнем булмады кебек...

– Галлиядән мин. Иерусалимнан кайтып килешем. Ниндидер тавернада атаң белән таныштык та... Ул мине император сараена алып китте, императорны күрдем...

– Иерусалимга нигә бардыгыз?

– Гайсә пәйгамбәрнең хөлләсен күрәсем килгән иде. Күрдем, хәтта тотып карадым. Беләсезме ни булды шунда миңа – бөтен тәнемдә тетрәнү тойдым. Иң гаҗәбе шул: хөллә кинәт телгә килде һәм миңа: «Син изге җирдә чукынырга тиешсең», – диде.

– Хөлләме шулай диде?

– Хөллә.

– Аның артыңда бер-бер кеше качып торган һәм шул әйткәндер әле, христианнар төрле әкәмәтләргә хирыс халык. Булмаган нәрсәләрне булды дип раслау алар өчен бернәрсә тормый, – диде галим кызы Гөлсәрия сөйләгән сүзләргә бер дә исе китмичә.

Чынлап та шулайрак бит, христианнар күз алдында төрле могҗизалар кабатланып кына тора. Әлегә кадәр христианнар, бигрәк тә руханилар кылган төрле могҗизаларга Гөлсәрия дә ышана иде, Руфина «хөллә артында бер-бер кеше басып, шулай дип торгандыр әле» дигәч, кинәт кенә шиккә калды. Бәс, бу шулай да түгелме соң? Гайсә пәйгамбәр үлгәч терелә, изге Петр янә нидер өмет итеп калага борыла, гәрчә үзен җәзаласалар да.

– Чукындыгызмы соң?

– Чукындым.

– Мин – юк, чукынмадым. Мин төрле тузга язмаган могҗизаларга гомумән ышанмыйм, гәрчә христианнар шагыйрьләрне иблистән азган дип сөйләсәләр дә. Мин Рим аллалары Марска, Юпитерга ышана төшәм, гәрчә аларга да шикләнебрәк карасам да.

– Юпитер күктә, ә Гайсә пәйгамбәр җиргә безнең янга төшә.

– Кеше ышанмастай нәрсәне чын булса да кешегә сөйләмә, диләр, хак икән. Гайсә пәйгамбәр турындагы хикәят әкият бит ул. Хәтта әкияткә дә «зәңгәр» булып кергән ич ул! Менә «зәңгәр» булганы өчен прокуратор Понтий Пилат шәрә килеш дар агачына астыра да аны. Андыйларны Иерусалимда һәрчак шәрә килеш җәзалаганнар. Ә бит аның янындагы каракларны берсен дә шәрә килеш җәзаламыйлар. «Зәңгәр»ләрне генә шулай җәзалаганнар. Канун буенча шулай каралган булган.

– Ләкин Ходабыз Гайсә яңадан туган ич.

– Сезнең үлгән кешенең яңадан терелгәнен күргәнегез булдымы соң?.. Юк, дисез. Шулай булгач, ничек терелгән соң ул?..

– Хода ич, җаны гына күккә аша аның.

– Үзе айда туа, ә ашадыр күк гөмбәзе угында булган йолдызга, шулаймы?

– Бәлкидер.

– Йә, ярый, юк-бар сөйләп баш катырмыйк. Хак тәгаләне беләсегез килсә, башта Римдагы изгеләр каберенә барып карагыз... Анда берәү дә күмелмәгән була.

– Аларны Хода үз янына алган булса?

– Җанын алса, сөяге калыр иде, сөякләр дә табылмый ич! Ул арада китапханәгә ирләр килеп керделәр һәм хатын-кызларны табын янына дәштеләр.

– Рәхим итегез, рәхим итегез, кунаклар. Әйдәгез, тәмле ризыклардан авыз итик, зифа матроналар, – диде гал,им Авит кызы Руфинага карап. – Ничекләр яшисез анда, сорарга да вакытым җитми башлады? Хәрефләр җыелмасыннан такмак язган әрәмтамак рәнҗетмиме? Юкмы? Бик әйбәт. Шагыйрь халкы бит Аллаһка кул бирергә дә оялмый, диләр.

– Юк, әтием, юк, әйбәт торабыз. Сидоний әйбәт кеше, матур-матур шигырьләр яза, аннары миңа укый. Вакытында ята, вакытында тора.

– Шагыйрь халкы йоклаганда гына изге җан ул, – диде галим Авит һәм барысын да өстәл янына әйдәде.

Гөлсәрия үзе ашады, үзе юк-юк та Руфина ягына күз төшереп алгалады. Бу хатын үз бәхетен әнә шул кара чәчле, зәңгәр күзле шагыйрь йөзендә тапкан. Ул кайчан үз насыйбын табар икән? Бармы андый кеше бу дөньяда? Туганмы ул? Туган булса, кайларда югалыл йөри?.. Хак, олырак булса да галим Авит аңа ошый, әмма аны туган ягы тарта иде. Аннары аның туганые Феодосийга ярдәм итәсе бар. Бу хәлдә аңа ярдәмгә Авит килер сыман. Тик менә көтмәгәндә китүен галим Авит ничегрәк кабул итәр?.. Хак, җибәрмәскә тырышыр. Шуңа карамастан, ул барыбер Галлиягә китәр. Кайткач ул монда күргәннәрен барысын да түкми-чәчми туганыена сөйләр. Туганые Феодосий тәхетне биләргә әзер булырга тиеш. Арей юнәлешендәге готларны, изге Мартинга йөз тоткан франкларны хакыйки дингә күчерү өчен туган иленә кайтырга тиеш ул. Бәлки әле ул алар өчен Гайсә пәйгамбәр кебек миссия булыр.


* * *

Көннәрдән бер көнне табында утырганда Гөлсәрия Римнан китү турында сүз кузгатты.

– Миңа китәргә вакыт җитте, сенатор Авит.

Галим Авит җавап бирмәде, ул бу хәбәрне көткән иде, ләкин болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, шуңа күрә Гөлсәриянең сүзләрен ишетмәгәнгә сабышты. Гөлсәрия исә әйткән сүзен яңадан кабатламады, чөнки күрде-сизде, сенатор Авит аны ишетте. Ул инде сенатор Авитка бу сүз-хәбәрне ирештерергә атна буена кыҗрап йөргән иде һәм, ниһаять, бүген әйтте, һәм иңеннән авыр йөк төшкән бер халәттә калды. Дөресен генә әйткәндә, үзенең дә тора салып чыгып китәсе килми иде. Ул ана гадәтләнде, ул аны үз итте, ул аңа җан тынычлыгы бирде һәм христиан диненә дә яңачарак карарга өйрәтте. Гөлсәрия галим Авит белән булган арада бер нәрсәгә төшенде – бар ялтыраган нәрсә дә алтын түгел икән. Шул исәптән дөнья халыклары арасында булган христиан дине дә. Ни кылмак кирәк, сизгер һәм аны ярты сүзеннән аңларга өйрәнеп киткән сенатор Авит, Гөлсәриянең тәүге хәбәренә ашап-эчеп урынга сузылып яткач, ике кулын баш астына куйган килеш җавап бирде.

– Барысы да синең иркендә, гүзәлем. Әмма китә калсаң, мин вәгъдәмдә торырмын. Туганыең Византия тәхетенә утыртырмын. Ә хәзер кил, иртә кичтән хәерлерәк диләр, иртән барысын да яңабаштан сөйләшербез...

Әнә шулай ул Римны ташлап, бер Римны гына түгел, яшеребрәк әйткәндә, хәтта беренче ихласи мәхәббәтен дә калдырып, туган ягына кайтты. Сенатор Авит сүзендә торды. Император Аркадий үлүгә, туганые Феодосийны Византия тәхетенә күтәрделәр. Бәлки моны ул да эшләмәгәндер, әмма Гөлсәрия күңелендә сенатор Авит эше булып хәтерендә калды. Инде туганые Феодосий да вафат булды. Гөлсәрия үзе тәхеттә утыра диярлек. Ул белә иде, ул хәзер хаким дә, хөкемдар да. Тик әллә нигә Хрисафәй белән ире Маркианнын сарай галиме Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләргә маташулары гына ошамый иде аңа. Хак, ул башта собор уздырырга ризалык бирде, хәзер исә ни сәбәпледер бу хәлгә үкенеп утыра.

Приск акыллы галим, аның китапларын һәм сәяхәтнамәләрен халык кызыксынып укый. Авит белән яшәп алганнан соң Гөлсәриянең галимнәргә гомумән хөрмәте зур иде.

Кәефе юк иде Гөлсәриянең, әмма чөнки Маркиан белән Хрисафәйнең узынып китүләре бар иде. Сарайда аны хөрмәтләп каршы алдылар, император Маркиан янәшәсенә утырттылар. Соборда византиялеләрдән башка Галлиядән килгән епископлар да бар иде. Руханилар түр якка тезелеп утырганнар, кемнедер, ни өчендер гаепләргә җыелганнар, әйтерсең лә козгыннар. Ләкин аларга Гөлсәрия тарихчы галим Приск Панийскийны «ашарга» бирмәс. Ул аны һәм аның хатынын яклап чыгар. Гөлсәрия көнчыгыш теологы Несторийга игътибар итте. Епископ-теолог тыныч кебек иде, әмма биредә ни булачагын бераз чамалый-шәйли булса кирәк, чөнки биредәге Византия халкы ары таба иконагамы, сынгамы табынырга, дигән христианнар өчен глобаль бәхәскә әверелгән мәсьәләне дә хәл итәчәк иде. Епископ-теолог үзе Мәрьям-Ана һәм Гайсә пәйгамбәр сынына да табынмый, иконаны да кабул итми, диделәр. Христианнар арасында аны яклаучылар да бар. Соборга җыелган халыкларның көнчыгыш тарафдарлары. Римлылардан берәү дә юк. Димәк, Рим Византиядән, Византия Римнан читләшә бара. Бу ике тарафның тора-бара дошманлашып китүләре дә бар иде. Гөлсәрия моны белә, аңлый, ләкин бу хакта нәкъ менә аның сүз кузгатасы килми иде. Галим Авит хаклы булган, ул аңа: «Килер бер чор, римлылар сайлаганны византиялеләр, византиялеләр сайлаганны римлылар сайламас – символларына хәтле аерылырлар», – дигән иде. Хаклы булган галим Авит шуның өчен, римлылар юнәлешенә Аспар белән Маркиан гына түгел, Гөлсәрия дә каршы иде. Аерылыштылар инде алар Рим белән, кискән икмәк кире ябышмый. Тик шуны да яхшы белә иде Гөлсәрия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре арасында чыккан бәхәс аркасында христиан дине мәсьәләсендә төрле юнәлешләр башланды. Бер уйлаганда, моңа чик куярга кирәк иде. Тик кем кыеп әйтә алыр бу хакта?!

Гөлсәрия бер хакыйкатьне белә иде: христиан динен таркатырга тырышучы еретикларга чик куярга кирәк һәм кичекмәстән, бүген, иртәгә соң булып куюы бар. Моның өчен алар арасында галим Приск та, аның хатыны Ирина да булырга тиеш түгелләр, һәр христиан аңларга тиеш: хак тәгалә дингә йөз тоту зур бәхет! Ул бәхетне чукынган һәр кеше күңеле белән тоярга тиеш. Тик бит Гөлсәриянең үзенә изге елга суында коену әлләни зур бәхет бирмәде, зәйтүн маена сөртенү дә шатлык китермәде, киресенчә, оялу, кимсенү тойды, чөнки аңа йөзләрчә күз карап тора иде. Хак, син инде хәзер сафландың, пакьләндең дигәч бераз җиңел булып киткән иде, тик бу да озакка бармады. Ярый әле галим Авит очрап, бераз күңелен күтәрде һәм яшәүгә җегәр өстәде.

Гәрчә чукынуның төп сәбәбен аңлап бетермәсә дә, Гөлсәрия моңа үзе ышанып җитмәсә дә, башкаларны чукынуның ихласлыгына инандырырга тырышты. Гадел һәм киң күңелле бул, ә калганын Ходага бир, бәхетне ул сиңа үзе китерер, дигәннәр борынгылар. Әмма адәм баласына кем йөзендә бәхет килүе хакында әйтмәгәннәр.

Туганые Феодосий Византия тәхетенә утыргач, Гөлсәрия галим Авиттан хат алды. Хатта мондый сүзләр бар иде: «Тормыш сине үтерер, чөнки адәм баласы өчен котылгысыз чарадыр. Нигә минем кырымда калмадың? Мин синең белән бәхетле идем. Мин сине элегрәк чакыра алмадым, ә хәзер соңдыр инде. Минем сине тәүгечә кочасым, сөясем килә. Мин синең белән бик тә бәхетле идем, гүзәлем... Кил. Көтәм. Авит».

Гөлсәрия берничә тапкыр омтылса да аңа хат яза алмады. Аның каравы атна саен чиркәүгә барып, аның исәнлегенә шәм куйды һәм гыйбадәт кылды. Тик барыбер Авит хаклы булып чыкты, аңа барыбер ир кирәк булды. Тик ул ир галим-сенатор Авит йөзендә аңа килмәде, тупас Маркиан ягымлы һәм илаһи көчле Авитны алыштыра алмады. Маркианга кияүгә чыгып Гөлсәрия тынычлык тапмады, ул аңардан бик тиз бизде. Ятакта дуңгыз кебек мышнавы да, якынлык кылганда сытуы, изүе дә һәм шуннан бары тик үзенә ләззәт табуы Гөлсәриянең тәмам җанын актарды, Маркианны янына яткырмас итте. Төшендә ул еш кына Авитны күрде, аны сагынды, аны юксынды.

Ул арада җыелыш башланды. Патриар Хрисафәй нечкә тавышы белән җыелышның башлануын игълан итте. Аннары епископ Хрисафәй җыенга килгән һәммәсенең дә бармагын энә очы белән тишеп, бер бокалга кан җыеп чыкты, аңа вино өстәде, ахыр шул эчемлекне һәммәсенә дә авыз иттереп йөрде. Хәрам атакай фикере буенча, бу чара соборга җыелган руханиларны берләштерергә, үзләре дә ачыклап җиткермәгән канкардәшлеккә китерергә тиеш иде һәм җисми тәннәрен генә түгел, җаннарың да туганлык хисләре белән тутырырга тиеш иде. Хыял белән ачы тормыш чынбарлыгы арасында тулганган кешеләр өчен бу хәл үзенә күрә христианнар берлеген тагын да ныгытырга тиеш иде.

– Җәмгыятьне генә түгел, безнең кайберләребезне дә гөнаһ басты. Арыныйк, сафланыйк иңнәребезне баскан гөнаһлардан. Моны бездән Ходабыз таләп итә. Исегезгә төшеримме, Гайсә пәйгамбәр куәтен вә аның ихтыяр көчен. Хәтерегездәме, укыган булсагыз, онытмадыгызмы, бичара Захарий Ходадан хатыны Елизаветта углан бала тапсын дип үтенә. Бу хакта ул өй түренә тезләнеп, елый-елый сорый. Шунда кисәк Җәбраил фәрештә пәйда була һәм Ходадан ихлас күңелдән үтенгән Захарийга әйтә: «Бар, өеңә кайт, хатының балага узды инде, ди. Мин моны Хода кушуы буенча кылдым», – ди. Алты ай үтүгә, Хода Җәбраил фәрештәне Назаретка җибәрә, ә анда Дауыт нәселеннән булган Йосыфка кияүгә чыккан Мария яши икән. Фәрештә Җәбраил кинәттән Мария каршында пәйда була һәм тегеңә әйтә: «Курыкма миннән, сине Хода үзе сайлады, ди. Син тиздән углан бала табарсың һәм аңа Гайсә дип исем кушарсың, ди. Ул бөек булыр һәм аны халык Хода улы дип кабул итәр», – ди. Шунда Мария фәрештәгә әйтә: «Мин ничек балага узыйм соң, мин бит әле кияүгә дә чыкмаган», – ди. Фәрештә Җәбраил аңа әйтә: «Синең күңелеңә изге рух төшәр, ди. Һәм син тапкан углыңны Хода углы дип атарсың. Синең туганың Елизавета да Хода теләге белән балага узды, аның йөгенә дә алты ай булды инде», – ди. Бу сүзләрне фәрештә авызыннан ишетүгә, Мария туганые Елизаветага юнәлә. Мариянең Елизавета өй бусагасын атлап керүе була, теге аңа: «Син изге җан икәнсең ич, Мария!» – ди. Соңрак беленә, Мария Йосыфка кияүгә чыкканчы ук инде Хода тарафыннан изге йөккә уздырылган була...

Гөлсәрия патриарх Хрисафәйнең арлы-бирле Йөри-йөри сөйләвен күзәтте-күзәтте дә янә сенатор Авитны күз алдына китерде. Юк, андый кеше ярым самими руханилар арасына сыймас иде, чөнки галим Авит юк-бар йола-риваятьләрдән ерак йөрде, ул җир кешесе иде – акыллы, зирәк һәм чын мәгънәсендә тарихчы галим иде. Галим Авит үзе хәрам атакай Хрисафәйне наданлыкта гаепләр иде. Аның янәшәсендә мышный-мышный Маркиан утыра. Шушы хәрам атакай Хрисафәй котыртуы буенча Маркиан гуннар ханы Атиллага ясак салудан баш тартты. Иң гаҗәбе, бу хакта Маркианга Гөлсәрия бер сүз дә әйтмәде, ә эшкә кереште. Ул Атилла ханга илчеләрен җибәрде һәм Атилла ханнан салым түләүне кичектереп торуын үтенде. Ул – императрица Гөлсәрия. Нәкъ менә шул хәлдән соң Атилла хан яуны Галлиягә юнәлтә. Бу хакта ни ахмак Хрисафәй, ни бук тәпәне Маркиан белми дә калдылар. Хәер, белгән хәлдә ни кыла алган булырлар иде бу ике бушбугаз. Ходага шөкер кыла, сарай шымчылары аның кулында. Әйе, барысы да аның кулында, тик Гөлсәриягә барыбер нидер җитми – галим Авит бугай, чөнки соңгы мәлләрдә бигрәкләр еш искә төшерә башлады үзен. Галим Приск Римда булып кайтты. Барысы турында да язып, кемгә дә түгел, Гөлсәриягә бирде. Язманы Маркианга күрсәтеп тә тормаган һәм бик дөрес эшләгән, ул барыбер берни дә аңламас иде, дуңгыз ат түгел, печән ашамый, ашаса да кадерсез итә. Язманы укыгач, Гөлсәрия шуны аңлады – Рим һаман түбән тәгәри, ә Византия чәчәк ата башлады.

Патриарх Хрисафәй император Маркиан каршына туктады һәм төтәп торган лампасын селкә-селкә:

– Мин римлылар сәясәтеннән баш тартам. Рим инде менә ничә ел дөнья башкаласы түгел. Ходабыз күз угын Византиягә юнәлтте, якты нурларын безнең иконаларга сибә. Аллаһу сурәтендә ясалган сыннарга табынучыларга каһәр! Византиягә дан, дан! Император Маркианга дан! Императрица Гөлсәриягә дан! Патрикий Аспарга дан! Ходабыз безнең үтенечне ишетте, ил-җирләребезне, кала-салаларыбызны грекларга кайтарды! Мәҗүсиләр дөнья халыклары белән идарә итә алмый башладылар. Мәҗүсиләргә каһәр, каһәр. Каһәр!

– Торып тор әле, торып тор, Хрисафәй атакай, – дип урыныннан купты император Маркиан. – Әгәр дә мәгәр син, епископ Хрисафәй, сарай галиме Приск Панийскийны еретиклыкта гаеплисен икән, иң әүвәл аның гаепләрен расла, кылган гамәлләре турында сөйлә. Сарай галиме Приск Панийскийга минем бер шартым бар, Хрисафәй атакай, башта ул Атилла хан кызыннан баш тартырга тиеш. Һәм бөтен көнчыгыш руханилары алдында. Бу минем шартым, Хрисафәй атакай.

– Юк! – дип кычкырып күтәрелде Приск. – Юк, булмас ул. Мин беркайчан да сөйгән хатыным Иринадан баш тартмаячакмын, беркайчан да! Хатыным Иринаны мин берәүгә дә рәнҗетергә бирмәм!..

Бу ни инде тагын, дигәндәй император Маркиан императрица Гөлсәриягә карап алды, ул хатынының яклавын көтә иде.

– Утыр урыныңа! – диде аңа кырыс кына Гөлсәрия. – Утыр урыныңа, Маркиан. Мин бүген Приск йөзендә чын ир-ат күрдем. Утыр!

Император Маркиан иңен сикертеп алды һәм як-ягына карый-карый урынына утырды. Гөлсәрия исә зәһәр карашын ни кылырга белми аптырап калган, ыслап торган лампасын да селкүдән туктаган Хрисафәйгә юнәлтте. Һәм тәмам югалып калган атакайны бармак ишарәсе белән генә үз кырына чакырып алды.

– Атакай, – диде ул теш арасыннан ыслап. – Атакай, булышма сарай галиме Приск белән.

– Императрица, кичерә күрегез, Приск бу соборда еретик буларак җәзаланырга тиеш, ә аның хатынын патриций Аспар үз кырына алачак.

– Мин сиңа нәрсә әйттем, атакай! – диде Гөлсәрия һәм Маркианга таба борылды: – Тый әле шул алашаңны, Маркиан!

– Императрица, аның Прискның хатынын...

– Нишләргә исәбе?

– Ул аны патриций Асларга вәгъдә иткән, – диде Маркиан.

– Кабат әйтәм, Маркиан, калдыр Прискны да, аның хатыны Иринаны да. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен. Ишеттеңме, Маркиан, үзем?!

– Димәк, императрица, синең бу ике кешене атакай Хрисафәйгә хөкем итәргә бирмәскә исәбең?

– Дөрес аңладың, Маркиан. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен, әйтәм бит, үзем!

– Хуш, хуш, Пульхария, хуш, – диде Маркиан һәм борылды да тәмам каушап калган Хрисафәйгә: – Ишеттеңме, атакай? Бу ике кешегә хөкем булмаячак. Мин аларны сак астында өйләренә озатырга кушачакмын.

– Тик бит, кадерле император галиҗәнаплары, мин собордан башта рөхсәт сорарга тиеш булачакмын.

– Сора, үтен, ялвар, ал һәм аларны җибәр. Башың икеме әллә синең, Хрисафәй! – дип ыслады император Маркиан.

Хрисафәй атакай император Маркианны аңлады, шундук лампасын селки-селки руханилар тезелеп утырган утыргычлар буйлап китте.

– Клирикалларым, – диде ул лампасын селти-селти. – Сарай галиме Прискны һәм аның гүзәл хатынын император үзе хөкем итәчәк. Мин аларны собордан җибәрергә мәҗбүрмен.

Шуны гына көткән кебек, Приск Панийский урыныннан купты, императрицага бил бөкте, бер җайдан императорга һәм күршесендә утырган хатынын култыклады да ишеккә таба юнәлде... Гөлсәрия аларны күз карашы белән ишеккә кадәр озата калды. Ул бераз кинәнде, чөнки үз дигәненә иреште – Приск Панийскийны һәм аның хатыны Иринаны бинахакка гаепләргә бирмәде. Бу аның өчен үз-үзен җиңү иде. Күңеленә галим Авит салган хаклык, дөреслек җиңде.
XXIII

Приск моның шулай бетәсен бераз сизгән-тойган иде инде. Император Маркиан Атилла ханга үчле. Хак, Атилла хан да ясак түләүдән баш тарткан императорны яратып бетермидер. Ике илбашы арасында җитди каршылык туып килә. Каталун кырыннан талкыныбрак кайтсалар да, гуннар Римга яу кузгалганнар дигән хәбәрне ирештерделәр аңа. Димәк, Атилла хан Маркианны бөтенләй исәпкә алмый, үз көченә ышана. Тик шушы очракта Приск нишләргә тиеш? Атилланың кияве Маркиан кул астындагы кеше?.. Ни генә булмасын, моннан соң Маркиан аңа көн күрсәтмәс. Димәк, каладыр бер чара – Гунстанга китү. Тик соңга калмадыңмы, Приск? Йортыңны тәмам сак астына алдылар, һәр адымын күзәтеп торалар. Үзе өчен курыкмады Приск, Чулпаны өчен курыкты. Хатыны Чулпанны кулга алып, надан Маркианның Атилла ханга ниндидер шарт куюы бар иде. Кичә үк аларны озата килделәр. Ике сакчы арттан, икесе алдан. Сарайга барырга аңа ярамас, Чулпан турында әйтеп тә торасы юк. Димәк, каладыр бер юл – качу. Ләкин ничек качып китмәк кирәк? Хак, әтисе, мәрхүм, йорттан чыгып китү өчен җир астыннан юл ясаткан иде. Кызыксыну йөзеннән Приск ул юлдан берничә тапкыр бакча яклап калага чыгып караган иде. Атларны шушы юлга чыгарып куйганда...

– Нишлибез, Приск җаным? – дип сорады уйга калган иреннән Таңчулпан.

– Гунстанга китәбез. Бүген үк. Төнлә белән, – диде Приск.

Таңчулпан ир-канатының әйткән сүзләренә ышанмыйчарак күзләренә карады.

– Ничек чыгып китмәк телисең син моннан, Приск җаным?

– Анысын инде миңа калдыр, Чулпаным, мина калдыр. Абзарда безне атлар көтә. Ул-бу булса дип мин ат караучыга кичәгенәк үк кисәтеп куйган идем. Атларны ашатып, иярләп куй дип.

– Димәк, син соборның ничек бетәсен белеп тордың?

– Алар башкача эшли дә алмаслар иде, юкса руханиларга ышанычларын югалткан булырлар иде.

Таңчулпан кайтыр җайдан атына әйләнеп карады, иренә елыша төште һәм әкрен генә әйтте:

– Мөмкин хәлме бу. Приск җаным?

– Мөмкин итсәк, мөмкин булыр, инде курка калсак...

Таңчулпан иренен яңагыннан үбеп алды. Моңа сакчылар да игътибар иттеләр, алдагылары әйләнеп-әйләнеп карадылар, арттагылары аларга якыная төштеләр. Сакчылар готлар иде, римлылар кебек кыска юбка кигәннәр, озын сөңгеләр тотканнар. Феодосий готларны сараеннан куган иде, димәк, Маркиан аларны яңадан алган. Приск белә иде, император Маркиан готларга да, туннарга да ышанмыйча сараен исаврәйләр белән тулыландыруын. Димәк, сарайда готларда калган, аларны озатырга Маркиан нигәдер готларны җибәргән. Готлар нигездә генерал Аслар кул астында күпләп хезмәт итәләр. Димәк, аларны сакларга сакчыларны генерал Аспар җибәргән!.. Моңа ышануы кыен, ләкин ышанмыйча да мөмкин түгел иде. Таңчулпан исә нәкъ шул генерал Аспар сакчыларыннан курка. «Телисеңме, теләмисеңме, Приск, каладыр сиңа бер юл – империядән качу», – дип уйлады сарай галиме Приск.

Таңчулпан исә ир-канаты авызыннан күңеленә сары май булып яткан сүзләрне ишетсә дә, күз алдына да китерә алмады – ничекләр сакчылар күзәткәндә өйдән чыгып китүләрен. Шуның өчен ир-канатының йөзенә кат-кат карап алды, гасабиланды, борчылды. Хатынның чарасыз калып, ни кылырга белми баруын сизеп алган Приск аңа:

– Борчылма, Чулпаным, барысы да әйбәт булыр, – диде. Ниһаять, алар өйләренә кайтып җиттеләр. Ике сакчы урам ягында калды, икесе ишегалдына керделәр. Әмма хуҗалар болдырга җитүгә, тукталып калдылар. Приск берни булмаган кебек, хатынын култыклап, баскычлардан менеп китте, ишекне ачты, каршы алган хезмәтче хатынга дәшмәскә кушып, өйгә керде.

– Матрона, – диде ул аңа Таңчулпан керүгә ишекне ябып. – Без караңгы төшү белән аръяк капкадан чыгып китәрбез. Вакытлыча. Өй-кураларны карауны сиңа калдырам, күз-колак һәм хуҗа бул. Без кайтырбыз. Бу ни инде тагын, зинһар шыңшымагыз, без вакытлыча гына китәбез. Әйтәм бит кайтачакбыз...

Нәкъ менә шунда Таңчулпан ир-канатына ышана башлады. Прискның Чулпаны белән Гунстанга качарга нияте. Бик хуш. Таңчулпан шат, хәтта бик шат. Тик ничек чыгып китәрләр алар? Урам яклап ике сакчы тора, ишегалдында ике сакчы.

– Әйдә, Чулпан, башта ашап алыйк, – диде Приск.

Аш ягына керү белән, түр яктагы ишеккә күз төшереп алды һәм Прискның кулыннан тотып, сораулы күзләре белән аңа карады.

– Чынмы, Приск җаным, без чынлап та качабызмы?..

– Шаулама, башта берни булмаган кебек бассейнда су коенып чыгабыз, аннары ашап алырбыз, аннары йокларга яткандай итәрбез. Кояш баер, караңгы төшәр, төнге әтәч кычкырыр, шуннан соң гына арткы яктагы ишектән чыгып, ат абзарына юнәлербез. Иң мөһиме, һични булмаган кебек кылану. Мине беркем дә, беркем дә туктата алмаячак, Чулпаным, беркем дә. Мин Гайсә пәйгамбәргә табынган һәм шул дин аша ил белән идарә итәргә җыенган надан вә томана Пульхария һәм Маркиан кебек кешеләргә ышанмыйм, бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйгә. Алар теге вакытта ук атаң Атилла ханны агулап үтерергә җыенганнар иде. Иманым камил, алар бүген дә Атилла ханга бер-бер әшәкелек эшләргә җыенып яталар. Хак булса, Гунстанда атаң улы Диңгизидны Визигаст король кызына өйләндереп ята икән. Бу хакта миңа бер шымчы әйтте. Бәлки әле туйларына барып та җитәрбез...

– Приск, Приск җаным!..

– Чү-чү, сабыр ит. Әлегә барысы да без дигәнчә бара. Әйдә, су коенып чыгабыз.

Ни әйтә ала иде ул аңа. Һични. Тик күпертен иреннәре белән битеннән генә үбеп алды. Ул аңа ышана башлады.

Бассейнда су җылымса, рәхәт, чыгасы килми, моның янына янәшәсендә хәләле йөзә. Качып китүләрен күз алдына китерде дә, Таңчулпанның судан чыкканда ук йөрәге калтырана башлады. Шикләнми, атта ул кош кебек оча, аларны берәү дә куып җитә алмас, тик менә ничекләр сиздерми генә чыгып китәрләр икән?.. Чыгып китә алсалар, юлда аларны туктата алмаслар, Приск кулында император тәңкәсе.

Кояш баюга, өйдә генә түгел, тышта да эңгер иңә башлады, әмма Таңчулпанга тынычлану килмәде. Ул үзен читлеккә эләккән кош хәлендә күрә, ләкин өметен дә җуймый иде. Бит аның белән батыр йөрәкле ире булачак. Аның куркуы, гасабилануы Прискка да күчте бугай, ашап-эчкәч ул Таңчулпаны янына килде, кочагына алды.

– Курыкма, Чулпаным, хезмәтчеләрем барысын да җиренә җиткереп башкарырлар. Мин аларның икесенә үзебезнең киемнәрне кияргә куштым һәм ишегалдына керә-чыга йөрсеннәр. Ә яшерен капканы әтием мәрхүм ясаткан иде. Җир астыннан үтә ул юл. Безне берәү дә күрмәс. Курыкма. Хезмәтчеләр барысын да мин кушканча эшләрләр.

– Безне куа чыкмаслармы соң, Приск җаным?

– Чыкмаслар. Сарай руханилары соборда. Гөлсәрия белән Маркиан да алар янында. Бүген алар төне буена бәхәсләшәчәкләр.

– Ә Аспар?

– Аспар безне сарайда император янында дип уйлый,

– Сине Ходай, мине Тәңрем саклар, Приск җаным.

– Сакласыннар диген.

– Әйе, сакласыннар.

Караңгы төшүгә, җыена башладылар. Түр бакча аша сак кына артъякка чыктылар. Хезмәтчеләр атларны иярләп куйганнар иде инде. Атларга җитүгә, Приск баш кагып кына Таңчулпанга атка атланырга кушты һәм үзе дә атланды, һәм алар, җир асты юлы белән, күрше урамга барып чыктылар. Урамга чыгуга. Приск хезмәтчеләрен кире җибәрде. Таңчулпанга калмаска кушып, үзенә генә таныш булган урамнар аша кирмән капкага юнәлде. Сәере шул булды, кулында император тамгасы булгангамы, аны хәтта туктатып та тормадылар, капкаларны ачтылар. Таңчулпан исә ат тезгенен кысып тоткан килеш, калтыранган йөрәген тыяр хәлдән газиз калып, ир-канатына иярде.
XXIV

Соңгы айларда Атилла хан тәмам тынычлыгын югалтты. Иллак угланның Рим тарафында үлеп калуы, Диңгизид угылының Илбикә белән кавышырга теләмәве, император Маркианның ясак түләүдән читләшүе, ул гынамы, Атилла ханга янавы – ханның бик нык кәефен бозган иде. Император Маркианны ул болай гына калдырмас, вәгъдәсезлек илбашларына хас сыйфат булырга тиеш түгел, аңласын иде, ниһаять, Гөлсәриягә өйләнеп ил башына менгән Маркиан. Тик Тәңре үз адәмнәренә акылны капчыклап өләшмәгән кебек, ахмаклыкны да һәр кешенең үзенә калдырган икән шул. Уйлан вә уйлан да, җәмгыятьтә үз юлың тап, үз сукмагыңа төш. Үз юлың, көчең вә сәләтең җитәрлек сукмагың тапмагансың икән, башкаларга үпкәләмә, башкаларны гаепләмә, үзеңне гаеплә, үзеңә үпкәлә. Яраткан улы Диңгизид тагын – нинди гүзәл заттан йөз чөермәкче. Имеш, аның үз кавеменнән яраткан кызы бар. Бу хакта ишетүгә, Атилла хан угылны акылга утыртырга иткән иде дә, уйлана торгач, кул селтәде – мәхәббәтне көч белән җиңеп булмый. Бу хакыйкатьне дә яхшы белә иде ул. Шул ук вакытта Визигаст корольнең гүзәл кызына да өйләнү зарур дип тапты Атилла. Диңгизид угланның Визигаст король кызына өйләнүе йөрәктән-йөрәккә тартылган халыклар арасындагы дустанәлек җебе ул. Менә шуны аңласын иде углан. Әнә шуның туып килгән Гунстан ил-дәүләтенә никадәр хасыяти зарур нәрсә икәнен, дөресрәге, сәясәт икәнен аңларга теләми углан. Имеш, башка берәүне ярата. Ни соң ул ярату? Хак, Атилла хан моны гына белә, белми түгел. Яшь чакта ук Күркәмгә ничекләр гашыйк булган иде. Куенына кереп йоклама – дөнья бетәр сыман иде. Аннары Виницага күзе төште. Ә инде Элиана аны тәмам чарасыз иткәләде. Аның кырында бер төн йокламаса, барысы да асты-өскә килер кебек иде. Шушындый көннәрдә Хилхәл атакай аның халәтен аңлап: «Бүген хан берьялгызы йоклаган» – дип, мыек астыннан гына елмаеп куяр иде. Һәм ул хак булыр иде. Ни генә булмасын, Диңгизид углан Илбикәгә өйләнергә тиеш. Моны аның атасы Атилла хан тели. Аннары кыз да каршы түгел. Хәер, карышыр-карышыр да, углан да килешер. Атасы тели ич моны! Ниһаять, сәясәт!..

Атилла урыныннан кузгалды, углан янына барырга булды. Хак, хан башы белән углан кырына бару килешеп бетмәс, әлегә кадәр хан кылган нәрсә түгел бу. Мондый адымны ул әлегә кадәр ясамады, кем генә булмасын, аның янына үзләре килделәр, угланнар турында әйтеп тә торасы юк.

Атилла хан җансакчысын дәште, туры кара айгырын иярләргә һәм болдыр янына китерергә кушты. Шуннан соң гына бераз көттереп, болдырга чыкты. Аны болдыр янында унлап җансакчысы көтә, ханның ни боерасын белмиләр, әмма аның күз карашыннан ук әмерен үтәргә әзер торалар. Тантаналы мәлләрдә генә атлана торган кара туры айгыр болдыр каршында, ишектә торучы сакчы атның мәрҗәннәр тезгән йөгән башыннан тотып тора. Айгыр ярсына, гасабиланып иясен көтә, уң тоягы белән җирне тырный һәм тыенкы гына кешнәп куя. Ат ашкына, кыяфәтенә үк чыккан, ә менә иясе бер дә ашыкмый кебек, чыкты да болдырда туктап калды.

Углан янына бара. Килешерме? Хан ич ул! Углан каршына баш иеп барган кебек килеп чыкмасмы?!

Юк, кире уйлау ярамас. Углан янына барсаң-бармасаң да, атына атлан да бер җилләнеп кайт. Элек шулай итә торган идең бит. Ә кайтыр юлда Диңгизид торган өйгә туктарсың. Углан болдырга йөгереп чыгар, өйгә дәшәр, анда Күркәмне күрер, киңәшкәндәй итәр. Тик карт хатың аны күрүгә сөенерме?.. Ул да угланны сөйгән кызына өйләндерәсе килә дигән хәбәр иреште Атиллага. Ләкин уйланасы уйланган иде инде, Атилла хан йөгерә-атлый баскычлардан төште дә, яшьләргә хас җитезлек белән атка атланды, тезгенне тотты.

– Йә! – диде ул атына һәм басу капкасына таба чапты. Башта ул Илбикәне күрер, булачак киленне, дип уйлады Атилла колак янында сызгырган җилдән арынырга теләгән кебек, артына әйләнеп карады. Ике җансакчысы кала төшеп, аның артыннан киләләр иде. Атлары аныкы кебек үк каралар, җилле киләләр. Кара айгыр басу капкасын үтте, басу юлына чыкты. Атилла тезгенне җибәрә төште. Әйдә, бер элдереп калсын...

Шуны гына көтеп барган кебек, кара айгыр сузылып чаба башлады. Бу сулышта ат ерак китә алмый, кире борылмаса да, Атилла атны тыя төште һәм ат юртуга күчкәч, уратыбрак борыла башлады.

Атилла хан улларының өчесенә дә аерым өй салдырткан иде. Иллак белән Ирнак шул өйләрдә тора башладылар, ә менә Диңгизид углан анасы йортында кунды. Бу хәл Атилла ханга ошамаса да, беркайчан да угланга бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Ата буларак Атилла угланнарын башка чыгарган кебек килеп чыккан иде. Ике туганы моны кабул иттеләр, аталарыннан бүләк дип аңладылар, ә Диңгизид үзенә дип салдырган өйнең капкасын да ачып карамаган, дигән хәбәр ирешкәч, ата кеше аңардан: «Нигә син атаң салдырган өйгә күчмисең?» – дип сораган иде. Угланның җавабы кыска булды: «Өйләнгәч тә күчәчәкмен, атам», – диде.

«Менә хәзер чыгарсың инде», – дип уйлады Атилла хан басу капкасын үтеп, туп-туры Дингизид углан өенә таба юнәлде. Ләкин кинәт кенә исенә төште – углан анасында тора ич!

Атилла атын Күркәм хатын йортына таба борды. Мәһабәт өй салдырган иде ул Күркәм хатынга. Ике катлы шәмдәлләрдәй нараттан. Аскы катта зур зал, икенче катта йокы бүлмәләре, өйгә кушып диярлек аш-су хәстәрли торган йорт. Шунда ук хезмәтче хатын-кызлар торагы.

Өй-каралтыга җитәр-җитмәс үк, кайдан күрептер. Күркәм хатын болдырга йөгереп чыкты, аның артыннан ук килен буласы Илбикә. «Бу ни бу! Диңгизид углан кая?» – дип уйлады Атилла хан һәм, килә-килүгә, атыннан төште, йөгән тезгенен җансакчысына ташлап, җилле генә адымнар белән болдырга менде һәм Күркәм хатынга баш иде, аннары булачак килененә.

– Укулар ничек бара, анакай? – дип сорады Атилла хан булачак килененә күз ташлап, елмаеп куйды. Илбикә дә чак кына тез чүккәндәй итте.

– Бала ушлы, тиз аңлаштык, атасы. Тик Диңгизид углан гына Илбикә бирегә килү белән син салган өйгә күчеп китте.

– Бихуш, яшәсен әлегә шунда, өйләнгәч кәләшен дә үз кырына алыр, – диде Атилла хан. – Димәк, сезнең хәлләр ару.

Син аның белән сөйләш әле, атасы. Ул Илбикәгә минем сөйгән кызым бар, диде.

– Яшь кешенең сөйгән кызы булмаса шаккатыр идем, Күркәм хатын. Яшьлектә сөйгән яшьлектә кала, диләр. Дөнья көтү өчен кәләшне ата-ана теләге буенча алалар иде кебек, Күркәм хатын, бездә. Әллә мин ялгышаммы, анасы?..

– Сөйкемсез сөякләр белән яшәве дә бик авыр бит, атасы.

– Илбикәме сөйкемсез сөяк, йә Тәңрем, җир йотар үзен бу сүзне әйтергә кыйса. Греклар алиһәсе бит булачак килен, анасы, греклар алиһәсе!

– Карале, карале, атасы. Син угланны куркытма инде, бик кысма да. Җаны теләгән җылан ите ашаган, ди.

– Камчы татымый үсте ул углан, син якладың аны, Күркәм хатын, син узындырдың... – Атилла хан Илбикәгә ым кагып кына өйгә кереп торырга кушты, булачак килен артыннан ишек ябылуга, Атилла хан камчысын селти-селти: – Баланы акылга утыртырга беркайчан да соң түгел, Күркәм хатын, беркайчан да.

– Кычкырма әле алай, атасы, кешедән яхшы түгел. Диңгизид углан Илбикәдән баш тартам димәде ич әле.

– Дисә нишләр идең, Күркәм хатын? Нишләр идең үз балан атасы сүзен тыңламый башласа?!

– Аның сөйгән кызы бар. Бәлки вәгъдәләшкән үк булгандыр.

– Вәгъдәләшсен. Бер елдан икенче хатынга алыр. Ә угланның беренче хатыны Илбикә булыр! Мин әйттем, Күркәм хатын!..

Шулай диде дә Атилла хан куй маенда кайнаткан камчысын чажлатып алды һәм атына таба китте.

– Бала янына бара күрмә тагын!

– Ә ул минем белән киңәштеме, миңа сөйгән кызым бар дип әйттеме?!

– Атасы дим, хан башың белән кеше көлдереп йөрмә. Ир кадере – җирдә, җир кадере илдә, аталары. Йөрмә бала янына!

– Ата кешегә баш бирмәгән бала белән мин башкача сөйләшә белмим!

– Тукта, тукта, куй, куй дим, атасы. Нинди сүз инде ул тагын, җиткән егетне!

– Мин аңа дөньяда бер булган гүзәл кыз таптым, дөньяда бер булган.

Атына килеп җитүгә, Күркәм хатын ир-канатының җиңенә килеп ябышты.

– Кеше көлдермә дим, атасы.

– Кем кызына өйләнмәкче соң?

– Меңбаш Барс кызы Сандугачка.

– Актай төмәнбашы Барс кызын яратамени?!

– Үзе. Бала чактан ук сөешеп йөргәннәр. Быел кызлар туенда куарга вәгъдә иткән икән.

– Җитте! Мин кем ана, атамы?!

Күркәм хатын тагын нидер әйтергә иткән иде, әмма өлгерә алмый калды, Атилла хан сикереп атына атланды, кала читендәге үзе салдырган Диңгизид углан өенә таба чапты. Җансакчылары хан артыннан кузгалдылар. Урам тузан белән тулды, үтүче-сүтүчеләр коймаларга сыендылар. Өй каршына килеп туктауга, аның каршына Дингизид углан йөгереп чыкты.

– Ни булды, атам?!

– Башта өйгә дәш! – диде Атилла хан коры гына һәм алдан өйгә кереп китте.

– Ни булды, атам, яу килмидер бит?..

– Мин килдем сиңа яу белән, углан, мин, атаң! Анаңда тора идең түгелме? Тора идем, дисен? Ә нигә Илбикә килүгә монда качтың? Кызлар ашар дип курыктыңмы әллә? Гунмы син, Атилла хан улымы?!

Ачулы иде Атилла, үзе дә белми ни өчен, шул ук вакытта бераз шәйли дә. Иң оста мәргән улы аның сүзеннән чыкты. Үз балалары тыңламагач, халкы ничек тыңласын ханны?!

Атилла хан почмакта сәке күрде, барып утырды, кымыз сорап алды, агач касәне бармак очларына утыртып, күтәреп эчеп куйды, һәм шуннан кинәт кенә сабырланып китте.

– Бер үзең бер өйдә торасыңмы? Бичура түгелсеңдер бит?.. Хезмәтчеләрең кая дим?..

– Мин аларны кайтарып җибәрдем, атам.

– Аулак өй ясарга исәбең идеме әллә?

– Юк, уйлыйсы уйларым бар иде, атам.

– Уйлыйсы уйларың... – Атилла кырын күзе белән генә угланга күз төшереп алды. Үзенә ошаган иде егет. Суеп каплагандай үзе иде. Гәүдә-сыны да, йөз-кыяфәте дә, хәтта үз-үзен тотышы да. Күзләренә кадәр аныкы. Атилла хан угланда үзенең яшьлеген күргәндәй булды, һәм аңа кинәт оят булып китте. Ә бит үзе өйләнгәндә берәүдән дә сорамады – угорларга баргач өйләнде дә кайтты. Аның өйләнүенә атасы Мәңгүк хан да бер сүз дә әйтмәде, һәрхәлдә, нигә минем белән киңәшмичә өйләндең дип тиргәмәде. Гуннарда өйләнешү, сөешү, гомумән, ирекле иде, кияүгә чыгу да хәтта. Угланның да үзе теләгән кызга өйләнергә хакы бар. Бар, бар, тик бит бу дөньяда сәясәт тә бар, бер кавем белән икенче кавемне кардәшләштерү, ары таба бер булып яшәү.

– Тыңла әле, углан. Күз камашырдай иртәгә син өйләнәсең. Визигаст король кызы Илбикәгә. Кыз сылу, зифа, яшь. Ул хәзер синең анаңда тора. Күргәнсеңдер, кыз чибәр, хәтта артыгы белән чибәр.

– Атам!

– Тик тор, углан, тик тор! Мин әйттем! Егет бул, атаң сүзен җиргә салып таптама. Зарланасын килсә, анаңа барып зарлан, миңа түгел, мин әйтәсен әйттем! Инде Сандугач дигән кызны бик яраткан булсаң, бер елдан икенче хатынга алырсың. Әнә атаң тора бит әле ике хатын белән. Тора. Ярар, мин киттем...



Ашыга төшебрәк ишеккә юнәлде, углан ана иярде, ләкин сүз әйтергә кыймады. Ул арада атасы Атилла хан атына атланды һәм өермә туздырып, китеп тә барды. Диңгизид углан бертынга гына болдырда басып торды һәм икенче мәлдә инде киртәгә бәйләгән атына таба йөгерде, сикереп атланды, бер гаепсез атка камчысы белән сыптырды һәм бөтенләй кире якта булган Византия капкасына таба чапты. Аның да атасы кебек дала җилен сулап, җилле генә йөреп кайтасы килде. Бу мәлдә аны бары тик тынычландырса дала гына тынычландырыр кебек иде. Ләкин Византия капкасында ул калага кереп баручы җизнәсе Приск белән Таңчулпан апасын очратты. Атыннан төште, тегеләрне төшерде һәм алар кочаклашып күрештеләр, һәм Диңгизид атына атланды да кире калага чапты – атасына сөенче җиткерергә.
* * *

Икенче көнне Атилла хан оран салучыларга йөк йөкләде – сала-калаларны, җәйләүләрне, авыл-утарларны йөреп, Атилла хан улы Диңгизид гепидлар короле Визигастның гүзәл кызы Илбикәгә өйләнә. Җыелыгыз, килегез, Атилла хан өч көн, өч төн башкалада туй уздырачак. Туй Кызлар тавында башланыр. Ким куйганда йөзләрчә чатыр корылыр, һәр чатыр янында шәрабчылар, кымызчылар, ит кыздыручылар, хезмәтчеләр булыр.

Атилла хан белә иде, аның әмере карусыз үтәлер. Шуның өчен туй буласы көнне Атилла хан яшь хатыны Элиана янында булды.

– Элиана, туйда син һәр җирдә минем янымда булырсың, – диде аңа иртән уянгач та Атилла хан.

– Алпарны да алыйммы?

– Алпарны да алып килерсең. Сиңа сиртмәле арба җибәрермен. Мине кичә кинәндерделәр әле, Элиана, кияү Приск белән Таңчулпан Гунстанга килеп төшкәннәр. Күркәм хатынның кунак йортына туктаганнар. Таңчулпан әйткән, имеш, алар Диңгизидның туена килгәннәр, ягъни кунакка. Мин аларга аерым чатыр корырга куштым. Аулаграк җиргә. Ә безнең чатыр яшь кәләш белән яшь кияү янәшәсендә утырыр, Визигаст кодага да ерак куярга кушмадым. Туй мәртәбәле булыр, халык ял итәр, бер җайдан без дә. Тик менә минем бераз угланга гына ачуым чыкты. Илбикәгә өйләнмим дип әйтми, сөйгән кызым бар дип ачуым китерә. Җитмәсә, Күркәм хатын угланны яклый. Имеш, Барс меңбашның кызы Сандугач белән алар балачактан ук бергә уйнап үскәннәр, имеш, бер-берсен балачактан ук яраталар.

– Илбикә дә чибәр ич, мин аны күрдем, кыз миңа ошады, сылу, күз алмалы түгел үзеннән.

– Сиңа ошаган, углан әнә баш тартмакчы. Ләкин аныңча булмас. Атамы мин! Атасына сырт кабарта, имеш. Сөйгән кызы бар дип мактана. Яшь чакта кем-кемне яратмаган да, кем-кемгә гашыйк булмаган. Гыйшык үтә ул, ә менә кешене тансыклау, аны телән юксынып тору – әнә шунда мәхәббәтнең асылы, Элиана.

Туй булгач, акчалар да сибелерме?

– Акчаларны Ирнак углан сибәр. Ат башында ул булыр. Визигаст король белән сөйләштек, Кызлар тавында Диңгизид углан Илбикәне куып тормас, гепидларда андый гадәт юк икән. Хуш. Кызны куып тормас. Мин Визигаст король белән килештем. Чөнки Диңгизид угланның кызны куып тотмавы бар, йә кызның тоттырмавы. Ә минем гепидлар короле белән туганлашу ачкычын кулдан ычкындырасым килми.

– Килешеп бетәрме соң, халык ни уйлар?

– Халык судагы балык бит ул, Элиана. Килешер. Римлылар әнә тәре үбеп тә никахлашалар.

– Приск белән Таңчулпанның туйга килүләренә мин бик шат, Атилла.

– Мин аларны күрмәдем әле, әллә туйга кайтканнар, әллә Маркиан куып җибәргән. Ирештерделәр, генерал Аспар Византиядә хезмәт иткән туннарны сарайдан куган икән. Имеш, исаврәйләр белән генә сарайны саклатмакчы. Гарәп гаскәрләре кебек исаврәйләр дә ташлап китәрләр әле үзләрен.

– Нигә алай дисең?

– Чөнки сәясәттә кыйблалары юк, койрыксыз төлке хәлендә хәзер Византия. Әйтте диярсең, анда тиздән бер-бер хәл булыр. Шигем бар, Таңчулпан туйга кайтмаган, явыз Маркианнан качып кайткан. Рим минем баш улымның башына җитте, монысы кызымны сыйдырмый башлаган кебек тоела миңа.

– Нигә алай дисең, Атилла, бәлки алар чынлап та туйга килгәннәрдер.

– Эчем сизә, алай түгел, туйга килгән кеше олау белән килә, ә алар ике ат өстендә, җайдак атлары да юк хәтта. Римны мин акылга утырттым, бөтен байлыгын алып кайттым, ә вандаллар короле Гейзерих, миңа калса, Римны җир белән тигезләмәсә дә, бетереп талар. Шулайрак тоела миңа. Гейзерих күптән тоҗрый иде Римны алырга.

– Византиягә кагылмый тор, ханиям. Калдыр син аларны. Бер кайгысыз туйны уздырыйк әле, аннары Маркианга түгел, Гөлсәриягә илчеләрең җибәрерсең.

– Илчеләрем җибәрермен?! Шул надан ике күзе ике төсле булган амбалгамы?! Булмас ул. Яу йөриячәкмен мин аңа, яу, Элиана...

– Янама алай, Атилла ханиям, синең кебек ханга килешми алай янау. Һәр халык та мөстәкыйль яшәргә хокуклы, кечкенәме, зурмы ул, Тәңре аларга шул хокукны биргән.

– Ни генә булмасын, мин туйдан соң Византиягә яу кузгалачакмын.

– Ә ул үзе безгә таба кузгалса?..

– Ике башлымы әллә ул? Мин беләм ич, Маркианны Константинополь халкы яратмый дип бара Вигиләй бабай да. Маркиан башына мин җитмәсәм, византиялеләр аның башына үзләре җитәчәк, ди. Мин бераз чамалыйм, Элиана, Маркиан императрица Гөлсәрия кулындагы курчак кына ул. Беләсеңме, ни кылырга җыенган ул? Белмисең шул, ә миңа җиткереп торалар. Приск кияү белән Таңчулпанны соборда еретиклыкта гаепләргә җыенган. Әнә шуның өчен әйттем мин сиңа, туйга дип килмәгәннәр алар Гунстанга, ә Маркианнан качып киткәннәр. Әйттем ич, туйдан соң мин Маркианны акылга утыртачакмын. Сөйләштек инде, туйдан соң Визигаст король Тулузага яу кузгалачак, ә мин Византиягә юнәлермен...

– Гаскәрбаш Аспар кулында көчле гаскәр, күбесе синнән качкан гуннар...

– Мин Византиягә якыная башлауга ук алар минем якка күчәрләр, Элиана. Гунстанда Маркиан кешеләре булган кебек, минем дә Византиядә кешеләрем бар, һәрдаим хәбәр итеп торалар.

– Кискән ипи кире ябышмый, Атилла ханиям.

Атилла хан дәшмәс булды, бертын уйланып ятты. Ниндидер күләмдә Элиана да хаклы иде. Качкын туннарның барысы да кайтмас. Империя кешеләрне алдый белә. Гуннар атта оста сугышалар, нәкъ шул атта сугышучыларга мохтаҗ Византия. Империя атлы сугышчыларга барлык шартларны да тудырачак. Шул сәбәпле туннарның, Элиана әйтмешли, империядә калулары да бар икән шул. Тик бит Атиллага җиткерделәр инде, өске готлар белән аскы готлар арасында сугыш башланган. Ике туган канга-кан килерләр, алар нәселеннән булган Визигаст король әзер тәхеткә барып утырыр. Шулай да булып куюы бар бит әле. Атилла хан бераз чамалый иде, Визигаст король сәясәтне дөрес алып бара. Гомумән, әлегә барысы да ул уйлаганча юл яра. Тик менә Диңгизид углан гына кәефен бозды. Бәлки әле туйдан соң анысы да җайланыр, ут белән су да елга бер килешәләр, ди бит.

– Шулай бит? – диде Атилла хан, муены янында хатынының кайнар сулышын тоеп, аңа таба тартылды, яшь бикәне кочагына алды.
* * *

Кызлар тавына җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде. Атилла хан чатырыннан Алпар улын җитәкләп чыкты. Иң әүвәл ул Диңгизид улы белән килене өчен корылган чатырга күз ташлап алды. Чатыр алдында яшь кәләш Илбикә тора, аннан бер читтәрәк Диңгизид углан. Алар ни турындадыр аңлашалар, ерактан ук күренеп тора – яшьләр арасында татулык юк, ике арада бәхәс бара. Ләкин әңгәмә бара, димәк, углан бераз тынычланган, атасын аңлаган, дөньяда барган сәясәтнең асылына төшенә башлаган. Балаларны капма-каршы милләт вәкилләренә өйләндерү ике яшьне кавыштыру гына түгел, сәясәт тә ул. Борын-борын заманнарда да ул шулай булган, хәзер дә шулай. Менә шуны аңлау җитми хәзерге яшьләргә, көчләп аңлатырга туры килә. Кызлар куу туе булмады, хәерле булсын, аның каравы кыз ягыннан килгән гепидларның күңелләре булды – Диңгизид углан кәләшен чатырына кулына күтәреп алып кереп китте. Бер уйлаганда вак кына нәрсә кебек, шул хәлгә гепидлар шау-гөр килеп куанышкач, Атиллага да күңеллерәк булып китте.

Атилла хан Алпар улын җитәкләгән килеш чатырына таба борылган гына иде, өлкән хатын Күркәм утырткан чатыр янында уралган Сандугачка күзе төште. Чибәр, сылу иде меңбаш Барс кызы Сандугач. Кошларны көнләштерерлек итеп җырлый иде. Әле дә җырлыйдыр. Тик әле җырлый микән, еламый микән кыз. Атилла хан кызны кызганып куйды. Сәясәт корбаны иде кыз. Атилла хан аңлый иде – кызның монда мыскал да гаебе юк. Ярата Диңгизидны, үлепләр яратадыр бәлки, тик бит бу дөньяда халыклар дуслыгы да бар ич әле. Ә ул дуслык дигән төшенчә Атилла ханга бик тә, бик тә кадерле. Әйе, ата кеше буларак ул зур гөнаһ кылды, бер-берсен үлепләр яратышкан егет белән кызны аерды. Бабалары мондый хәлләргә беркайчан да бармаганнар, яратышкан яшьләрне һәрчак хуплап кавыштырганнар. Барысы да гадел булсын өчен хәтта «Кызкуыш» уеннарын уйлап тапканнар. Бу уен бик борынгыдан килә икән инде. Бу хакта аңа Хилхәл атакай бер тапкыр гына сөйләмәде. Имеш, борын-борын заманнарда кытайлылар белән күрше яшәгән татарлар дигән кавем үзенең меңьеллык дәүләтчелеген бәйрәм иткәндә шушы олуг тантанага күрше Кушан төркиләрен кунакка чакырганнар. Ә төркиләрнең гадәтләре кунакка биш йөз кыз алып килү икән һәм үзләре белән биш йөз татар кызларын алып киткәннәр. Бермәлне бу бәйрәмне татар һәм төркиләр һәр елны уздыра башлаганнар. Һәр елны Кушан төркиләре татарларга биш йөз кыз китергәннәр һәм биш йөз татар кызы алып киткәннәр. Еллар үтә-үтә бу ике кавем шул хәлгә җитеп карендәшләшеп киткәннәр ки, икесе дә бер телдә сөйләшә башлаганнар. Әнә шул кавемнәрнең бер чаткысы булып, гун төркиләре аерылып киткәннәр һәм мөстәкыйль дәүләт булып яши башлаганнар. Әнә шул кавемнең бер чаткысы Атилла хан җитәкчелегендә Ауропа үзәгенә килеп оялады һәм үзенә бер ил-дәүләт төзеде. Ә бит борын-борын заманнардан ук ил-дәүләтләр кызлар алышу аша оешкан. Бик ихтимал, гуннар белән гепидлар кушылып та куәтле халык килеп чыгар. Әйе, гасырлар аша булса да.

Бик ихтимал, болар барысы да Хилхәл атакай сөйләгән әкият кенәдер, ләкин барыбер матур әкият ич. Шул ук вакытта Атилла хан белә иде, тормыш ул ачы хакыйкать, әкият исә аның хыялы гына. Угланны гепид короле кызына өйләндереп бәлки ул хата кыладыр?.. Тик инде кире чигенү юк, югыйсә Каталун кырыннан качкан Аэцәй хәленә калуың бар. Генерал Аэцәйне Атилла хан Римга килеп киткәннән соң император Валентиан хәтта сараена да кертмәгән, диләр. Ахыр килеп, үз кавеменнән булган Сандугач та кызганыч. Сөйгән егетен тартып алалар ич. Меңбаш Барстан да яхшы түгел, соңгы вакытларда күзгә-күз карашканнары да юк. Ә бит Барс меңбаш һәр орышта алда булыр иде – батырларның батыры, каһарманнарның каһарманы, бер суз белән, гун халкының горурлыгы, мактанычы. Бу адымын белән, Атилла хан, син бер аның кызын гына рәнҗетмәдең, баһадирны да рәнҗеттең. Моның өстенә Барс меңбаш Диңгизид угланның атакае, хәрби орышларга өйрәтүче остазы булды. Хата кылдың, хата кылдың бугай, Атилла хан. Әйтик, уктан алганда бәйгеләрдә Диңгизид углан гел беренчеләрдән булды, мәргәнлек бүләген ел саен ул алды. Меңбаш Барс белән аралаша торгач, күрәсен, баһадирның кызы белән дә танышкандыр углан. Яратышып киткәннәрдер... Диңгизид углан чираттагы Кызлар туенда Сандугачны куарга җыенгандыр, шул хакта хыялланып, кыз белән егет, һәр көн булмаса да көн аралаш, яшьләр белән Кызлар тавына кичке уеннарга чыкканнардыр...

Юк, кылган гамәле өчен үкенү түгел иде бу. Атилла хан бу уй сөреше белән үзен-үзе акларга гына теләде, ә эчке бер хисе исә: «Син хаклы, хаклы, хан!» – дип тәкърарлады. Бер сүз белән, башына әнә шуңа охшаш уйлар килсә дә, Атилла бер дә үкенү тоймады, тирәнгәрәк төшеп уйлаганда ул хаклы иде. Әйе, дөрес эшләде ул, бик дөрес хәтта. Визигаст король белән берләшү, кардәшләшү аңа кадерлерәк, заруриятрәк иде.
* * *

Туй кояш чыга башлауга ук гепидлар ягыннан башланды. Сөйләшү буенча яшь кәләшне кияү егеткә гепид егетләре Кызлар тавына килер юлда ук тапшырырга тиешләр иде. Шулай иттеләр дә. Диңгизид углан үз ишләре белән сиртмәле арбага утырып, гепидларга таба кузгалды һәм кисәк алдан корган яшь кәләш чатырына таба җилле генә чаптырып китте. Кинәт кенә төрле чүпрәк-чапракка төренгән гепид егетләре кияү арбасын уратып алдылар. Кияү егет арбадан янәшә барган атына күчмәкче итте, ләкин моны кылырга аңа бирмәделәр, кайсы күлмәк җиңен тартып өзеп алды, кайсы итеген салдырды, кайсы баш киемен йолкып алды. Әмма шунда гепид егетләренә энесе Ирнак углан уч-уч тәңкәләр сибә башлады. Кияү егетен уратып алган гепид егетләре чылтырап коелган акчаларны җыярга ташландылар. Шул мәлдән файдаланып, кияү егет атына сикереп атланды һәм кыз чатырына таба чапты. Моны исләми калган гепид егетләре ай-вай килә-килә аны куа киттеләр. Ләкин соң иде инде, ул арада егет кыз чатырына җитте һәм күп тә үтми өс-башын алыштырып, көяз кияү егете кыяфәтендә яшь кәләшен кулына күтәреп чатырдан чыкты һәм кәләшен ат сыртына салды да далага чыгып чапты. Әмма ерак китмәде, кызны алдына утырткан килеш, алдан корып куелган чатырга юнәлде. Әмма гепид егетләре аңа аркылы төштеләр, иярдән кызны тартып алмакчы иттеләр. Диңгизид аларга көмеш акчалар сипте, яулыклар, хәнҗәрләр ташланды, гепид егетләре ташланган бүләкләргә алданып, кияү егетне янә кулдан ычкындырдылар. Чатырга җитәрәк кияү егете атыннан төште, кәләшен иярдән суырып алды да, кулына күтәреп, чатырына алып кереп китте.

Кияү егете кызны чатырга алып кереп киткәч кенә, барысы да туктап калдылар һәм җырлый-бии башладылар, аларга көйчеләр кушылдылар, китте күңел ачу...

Боларның барысын да чатыры янында күзәтеп торган Атилла хан күрше чатырга урнашкан кодасы Визигастка кул болгады. Ул шат иде, үз дигәненә иреште, күрде ич, король дә булган хәлдән канәгать иде, янындагы кунаклар бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Ул Атилла ханга кул изи, янына чакыра. Әмма Атилла хан кузгалмый, сабыр итәргә тиеш ул беразга, кияү егет яшь кәләшнең эчке күлмәген чатырдан чыгып болгарга тиеш. Атилла хан сабыр итә белә иде, ул моңа балачактан ук өйрәтелгән. Атилла хан Күркәм хатын чатыры ягына күз ташлады. Күркәм хатын үтә бәйрәмчә киенгән, башында асылташлар белән бизәлгән очлаеп килгән башлык, озын һәм киң җиңле күлмәге яшел-сары төстә, итәкләре итек башларын каплый хәтта. Күр әле, Күркәм хатын янында Айгөл апасы. Ишеттерделәр Атилла ханга, ул да Диңгизидны Сандугачка өйләндерү ягында булган, хәтта бу хакта кеше аша булса да Атиллага да ирештерде. Әмма Атилла кырт кисте: «Диңгизид углан Визигаст корольнең кызы Илбикәгә өйләнә. Мин әйттем!» – диде.

Бүген исә кызның хәленә керергә теләпме, Айгөл апа Сандугач янында басып тора, кызның колагына нидер әйтә, тынычландырырга тели булса кирәк. Тынычландырып торасы юк, кылынасы кылынды инде. Әгәр дә мәгәр Атилла хан хатын-кыз сүзен тыңлаган булса, әле булса Өрәк елгасы буенда тулганыр иде. Ә хәзер Ауропа үзәгенә әнә нинди кала күтәрде.

– Элиана, Элиана дим, чык әле бире, чык әле, – диде Атилла хан бала белән сөйләшеп торган яшь хатынына. – Күр әле боларны, Күркәм хатын белән Айгөл апамны дим. Теге кызны юаталар.

Чатырдан бәйрәмчә киенгән Элиана чыкты.

– Ни булды?

– Диңгизид кулына күтәреп, кәләшен чатырга алып кереп китте, күрми калдың. Сандугач үз-үзенә урын табалмый.

Элиана әле Күркәм хатын, Айгөл бикә, Сандугач басып торган якка, әле яшьләр чатыры тарафына күз төшереп алды да:

– Каты бәгырьле дә соң бу ир-ат. Берәүнең сөйгән егетен тартып алганнар, хан кадәр хан кинәнә. Беләсең килсә, мин дә беләм. Сандугач Диңгизидны үлепләр ярата иде, Диңгизид та кызны киләсе Кызлар туенда куам дип кинәнеп йөри иде... Синнән куркып кына өйләнде углан Илбикәгә. Ят ул аңа, ни теле, ни холкы белән сезнең өчен ят нәселдән.

– Иң мөһиме чибәр, сылу, зифа.

– Матурлык туйда гына кирәк ул, ханиям. Яши башлагач һәр нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың.

– Тик тор, Элиана, ир-ат булса Сандугачка да өлгерер.

– Беренче хатын беренче хатын инде, сезнең халык беренче хатын балаларына өстенлекне бирә. Аннары Сандугачның үч итеп башка берәүгә тоттыруы да бар.

– Карале, Элиана, Приск белән Таңчулпан нигә күренмиләр?

– Алар далага чыгып киттеләр. Яшьлекләрен искә төшереп.

– Кулай шәй, мактыйм. Ләкин минем аларны да туйда күрәсем килгән иде.

– Аларның үз кайгылары үзләренә бик җиткән, ханиям. Тимә аларга. Үз җайлары белән кайтырлар.

– Кайсы ягың белән тордың син бүген, Элиана?

– Уң ягым белән, уң ягым белән, ханиям. Хәтерендәме, син миңа Алпар угланын Византиягә укырга җибәрәм дип әйткән идең?

– Ышандырдым, һәм җибәрермен дә. Вигиләй атаң алып барыр угланны. Кирәк кадәр акчасын бирербез, барыр, карар, укытыр.

– Сандугач тәмам үз-үзенә урын табалмый, бичаракай бала.

– Куй әле шуны. Эш узган ич инде.

Ул арада кияү егет кәләшенең эчке күлмәген чыгарып болгады.

Кемнәрдер урра кычкырдылар, ауман-тәүмән килә-килә җырлый башладылар. Кияү егет күлмәкне болгады-болгады да, җиргә ташлады һәм Сандугач басып торган чатыр ягына карап, туктап калды. Атилла хан угланга йодрык күрсәтте.

– Тәмам көчләп өйләндердең угланны, – диде Элиана.

– Көчләп түгел, Элиана. Көчлене көчләмиләр, ә мәҗбүр итәләр. Бүген углан егылып үлсә дә Илбикә янында булыр. Үзем саклап торачакмын. Төне буена. Бар нәрсә дә куелгандыр бит анда?

– Куелды, барысы да хәстәрләнде, шәрабы да, җиләк-җимеше дә.

– Шәрабның ниндиен куйдыгыз?

– Иң зәһәрен, атам хәстәрләде.

– Яхшы, – диде Атилла хан һәм Алпар улын җитәкләде дә шау-гөр килгән яшьләргә таба китте. Аларга теләр-теләмәс кенә Элиана иярде.

Күп тә үтми туй буласы урынга яшь кәләш белән яшь кияү килделәр. Китте уен-көлке, җырлау-бию. Яшьләр әле куышып уйнадылар, әле әйлән-бәйлән, әле гун яшьләре, әле гепид яшьләре җырладылар, биеделәр. Атилла хан улы Алпарны җитәкләгән килеш бу хәлгә карап-карап торды да янә чатырына таба кузгалды. Кәефе юк иде ханның. Күрде ич ул, углан да, булачак килене дә баш күтәреп тә аңа карамадылар. Сандугач гомумән яшьләр янына килмәде. Атилла хан саксыз йөрде, ул әле җор телле шаян сүзле төркемнәр яныннан узды, такмак әйтүчеләр каршында басып торды, бәйге уздыручыларны күзәтте. Әмма күңел күзе угында һәрдаим Диңгизид углан, Илбикә, Сандугач булды.

Шул мәлдә мәйдан уртасына шамакай чыгып басты, ул әле гун, әле гепид, әле гот телендә мәзәкләр әйтте, халыкны көлдерде. Бәйрәм итү кояш баеганчы дәвам итте. Барысы да корылган чатырларына таба кузгалдылар. Атасы күз алмый күзәтеп торгангамы, чатырына җитәрәк Диңгизид кәләшен кулына күтәрде һәм эчкәре алып кереп китте.

Боларның барысын да күз алмый күзәтеп торган Атилла хан кылган эшеннән канәгать калып, улы Алпарны җитәкләгән килеш, Элиана хатынын ияртеп, үз чатырына юнәлде. Чатырга керер алдыннан Атилла хан янә Күркәм хатынга корылган чатыр ягына күз ташлап алды. Чатыр каршында берәү дә юк иде. Атилла хан йөреп түгел, ниндидер эчке бер киеренкелектән арыган, алҗыган иде, чатырга керүгә, сузылып йомшак тирегә ятты, күзләрен йомды.

Хан күңеленә борчулы шикне үз кырына килеп яткан Элиана салды.

– Мин куркам, Атилла, Диңгизидның яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына китүе бар...

Шуңа охшаш шик-шөбһә менә ничәмә көн аның күңелен бимазалап тора иде инде һәм бу хакта берәүгә дә әйтергә кыймый йөри иде, яшь хатыны арыкны гүя ерып җибәрде. Хан яткан җиреннән сикереп торды, тиз-тиз камчысын, ни өчендер хәнҗәрен барлады, кылычын такты. Хатыны аңа аптырау аша исе китеп карап торды.

– Кылыч нигә тагын?

– Сакчыларым юк, кайтарып җибәргән идем.

– Әллә соң, ханиям?.. Яшьләр чатырына барырга исәбеңме?.. Балигъ улыңа ышанмыйсыңмы? Бу ни инде тагын, хан башың белән. Дивана түгел бит инде ул, яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына чыгып китәргә, мин болай гына әйткән идем. Йөрмә кеше көлдереп, ханиям?!

– Тыйма, Элиана. Барам. Чын булып чыга кала икән...

– Мәхәббәт белән акыл түгел, йөрәк идарә итә, ханиям, йөрәк!

– Син мине шиккә калдырдың, Элиана, син! Беләм, Күркәм хатынны яратып бетермисең. Ләкин әйткәнең чын булып чыкса, углан Атилла ханны бөтен дөнья халкы алдында хур итсә?!

– Йөрәккә йөгән салып булмый, ханиям. Китсә, китәр. Тимә син аларга. Калдыр, яшә үз җаең белән. Хан ич син, хан!..

– Нәкъ менә хан булганга борчылам да мин, Элиана. Киләчәктә ил белән идарә итә торган угланнар ич алар. Сәясәтне мәхәббәттән, мәхәббәтне сәясәттән аера белмәгән угланга кем ил дилбегәсен ышандырып тапшырсын. Зиһене саф, йөрәге таш кеше генә ил белән идарә итә ала. Хак әйтәсең, йөрәккә йөгән салып булмый, атасы димләгән кәләш кочагыннан чыгып китә икән углан, ул минем өчен углан түгел!..

Түзмәде, йөрәге тәмам кабарудан чарасыз калып, чатырдан чыкты һәм күршедәге чатырга бакты. Күк гөмбәзенә күз төшереп, гүя Тәңресе белән киңәшеп алды һәм зур-зур адымнар белән угланга һәм аның яшь кәләшенә махсус корылган чатырга таба китте. Кай тарафтадыр тырышып-тырышып тартар кычкыра, ул да түгел, тартарга ияреп диярлек байгыш ухылдап куя. Килеп җитәр-җитмәс ишетте, чатырда кемдер елый, сыктала хәтта. Ул белми иде әле, әгәр дә мәгәр чынлап та углан кәләшен ташлап, Сандугач янына киткән булса ни кыласын, берни белми иде, ләкин кулындагы майда кайнатылган камчының сабын кысыбрак тотты, хәтта бер кулы белән Тәңре кылычына кагылып алды. Чатырга якыная барган саен шыңшып елау ачыграк ишетелде. «Тукта! – дип тыярга теләде ул үзен. – Бәлки, берни дә булмагандыр. Яшь кәләш углан кочагында ятадыр. Әгәр дә мәгәр шулай булса, ничек барып кермәк кирәк чатырга?!»

Туктады, йөрәк тибешен колак түрендә үк ишетеп, бермәл янә тыңлап торды. Чү, чынлап та кемдер елый түгелме соң? Аннары сөюдән туган шатлык яше вә авазы түгел бу, моны гына Атилла хан белә иде. Шыңшу туктады. Шиге сүрелә төште, борыласы итте, әмма кузгалмады. Ә йөрәк күкрәк челтәрен ертып чыгардай булып тибә, баш шаулый, колакларда тоташ ургылып аккан тау елгасы шавы.

Тәвәккәлләде. Кузгалды. Чатырга җитте, япманы ачты. Узды, һәм үз күзләренә үзе ышанмады. Түр яктагы җофар тиресе җәйгән тахтада яшь кәләш шыңшып, елап утыра, ул инде үксеп беткән, шунда ук кечкенә өстәлдә бер бокал тәгәрәп ята. Икенче мөлдерәмә шәраб тулы бокал өстәлчектә тора. Өстәл тулы ризык-нигъмәт.

Башта борылып чыгып китәсе итте, йомшак җофар тиресе җәелгән такта җәйгән ятакта чәчләрен туздырып елап утырган килене аңа ошамады. Бәхет өчен шулай көрәшәләрме?! Бәхет ул – көрәш, көрәш исә мәхәббәт! Саф мәхәббәт өчен асыл затлар утка ташланганнар! Утка?!

Атилла хан әкрен генә кыз янына килде, бер тезенә төште, булачак киленнең иягеннән тотып, башын күтәрде, күзләренә карады.

– Килен, Диңгизид углан кая?

Яшь кәләш башын чайкады, күзләрен күтәреп карамады, бер сүз әйтми, кисәк янә үксергә тотынды. Атилла хан өстәлдә янып торган шәмдәлләргә игътибар итте, каршы яктагы чатыр чүпрәгенә төшкән шыксыз күләгәләр уйнаша, шыксыз хәрәкәтләр ясыйлар. Атилла хан шәраб тулы бокалга үрелде, бер күтәрүдә эчеп куйды. Идәндә аунап яткан бокалны да алды да икесен янәшә куеп, кувшиннан икесенә дә мөлдерәмә тутырып шәраб салды.

– Тот! – диде ул боерган рәвештә коры гына. – Тот бокалны!

Килен буласы кеше теләр-теләмәс кенә кулына бокалны алды, хәтта угланның атасы белән чәкәшкәндәй итте. Атилла хан икенче бокалны күтәреп эчеп куйды. Аңа эчәргә ярамый иде, табибы аңа һәрчак кисәтеп торды. Ләкин аны бүген иң яраткан угланы чарасыз итте – атасына хыянәт итте, аңа, атасына, мәргән угылы!..

Ул көмеш кувшиннан тагын-тагын шәраб койды, тагын-тагын күтәреп эчеп куйды. Никадәр мәгънәсезлек. Бит аңа эчәргә ярамый, шәраб түгел, хәтта кымыз да, ә ул бокал артыннан бокал. Аз гына эчсә дә авыз-борыныннан кан китә торган иде, ә монда бокал өстенә бокал. Никадәр мәгънәсезлек!

– Син дә эч, балакай, эч-эч! – диде Атилла хан чираттагы бокалны аңа сузып. – Эч, балакай. Кайгырма. Минем өченче улым бар.

Хан шулай диюгә, булачак килене аңа елаудан кызарынып беткән күзләре белән карап алды һәм елмаерга тырышты бугай, әмма ни елмаю, ни елау килеп чыкмады, кыз кинәт башын түбән иде.

– Миңа беркем дә кирәкми, хан...

– Кирәк, кирәк, балакай, ки-и-ир-әк...

Атилла ханның кинәт сулъяк яңагы тартышып куйды һәм ул авызын зур ачып, сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бермәл торды да, йомшак җофар келәменә тәгәрәп китте. Ул арада чатырга Элиана йөгереп килеп керде.

– Атилла, Атилла, ханиям, бәгырь, ни булды? Ни бирделәр сиңа?

Яшь хатын Атилла ханның битләрен учларына алды, акайган күзләренә карады.

– Элиа-н-а, А-л-п-а-р-н-ы...

Атилла хан уң кулын күтәрмәкче итте, әмма кулы кинәт сынып киткәндәй кире идәнгә төште.

– Табибны, табибны дәшегез! – дип яшь аралаш кычкырды чатырга кереп килгән җансакчыга Элиана. – Табибны китерегез, хан үлә!

Ул аның яңакларына суккалады, идәндә яткан кулын алып яңагына кысты. Шулчак Атилла хан күзең ачты һәм ап-ачык итеп:

– Кичер мине, Элиана, ялгыштым, – диде. Икенче мәлдә инде типсә тимер өзәрдәй 58 нче язына яңа аяк баскан гуннар ханы Атилла тынып калды.

Бу хәл милади белән 453 елның ямьле җәй аенда булды.

Һәм шул сан белән бөтен Европа халкын коллыктан азат иткән Мәңгүк хан улы Атилла ханның үлеме дә Ауропа тарихына кереп калды.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет