Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет18/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22

Син миңа ак шәраб керт әле, – диде ул аңа.

Аш бүлмәсендә хуш исләр килеп тора, күрше бүлмәдә бугай чылтырап аккан чишмә тавышы ишетелеп китә. Каты шәрабны Да берничә бокал эчте Феодосий. Таңчулпан аның теле бәйләнә «ашлавын» күреп, туктатырга иткән иде, моны сизеп алган император үзе күтәрелде һәм аны ял бүлмәсенә алып керде. Бүлмәгә килеп керүләре булды, чут-чут сандугач сайрый башлады.

– Ясалмамы, чың кошмы шулай матур сайрый, галиҗәнаплары?

– Ливиядән алып кайттылар миңа ул сандугачны, бүлмәгә кеше килеп кердеме, сайрый башлый. Мин еш кына шунда ял итәм, балакай. Тыныч, саф һава, кошлар сайрый, чишмә челтери. Адәм баласына тагын ни кирәк?..

– Оҗмах ич монда, галиҗәнаплары, оҗмах.

– Кем өчендер оҗмах, кем өчендер җәннәт, кем өчендер ял бүлмәсе, Иринушка. Әйтик, минем өчен.

Тахтага йомшак тире җәелгән иде, Таңчулпан шунда утырды, император аның янына кунды. Таңчулпан ишеккә күз төшереп алды. Ишек калын келәм белән капланган иде. Түр яктагы тәрәзә төрле төстәге пыялалардан тора, шул сәбәпле бүлмә төрле төсләргә күмелгән иде. Император Феодосий ниндидер бауны тартты, бүлмәгә кинәт кенә эңгер инде. Шундук каршы яктагы шәмдәлләр кабынды, кай яктандыр кергән җилгә калтырана башладылар. Кыркынган шәм күләгәсе каршы яктагы диварга төшә, ә анда мәхшәр бара иде – күләгәләр бер-берсен куыша, бәреләләр кебек, кабаланалар. Шушы җанлы сурәт Таңчулпанны әле Гунстанга алып китте, әле ат менгезеп киң далага алып чыкты. Таңчулпан үзе дә аңламаган хиссияткә бирелеп, булган могҗизага соклануын яшермичә, күзләрен бер йомды, бер ачты. Шунда ул янәшәсендә утырган императорның авыр-авыр итеп сулыш алуын ишетте. Карады һәм курка калды. Императорның йөзе ап-ак иде, гүя ак җәймә.

– Ни булды сезгә, атакай?

– Миңа начар, балакай, начар, табибны дәш, табибны...

Император сузылып тахтага ятты. Таңчулпан аның яңагына кагылып алды. Таңчулпан ишеккә ташланды, ишек яры торучы сакчыга табибны чакырырга кушты. Әнә шунда сарайда шау-шу башланды. Таңчулпан ни кылырга белми ишек яры басып торды-торды да арлы-бирле йөгерүчеләр аңа бөтенләй игътибар итмәгәч, әкрен генә сарайдан чыгып китте.


XIV

Император Феодосий үлгәннән соң Таңчулпан сарайга бармас булды. Шөкер кыла, аны берәү дә эзәрлекләми кебек. Ә исән-имин Римнан әйләнеп кайткан ир-канаты, мәрхүм императорга вәгъдәсендә калырга теләпме, сәяхәттә йөргәндә күргән-ишеткәннәрен яза башлады. Шул сәбәпле Приск көннәр буена китапханәдә югала, Таңчулпан исә аңа комачаулармын дип, аның янына керергә кыймый йөрде. Ул бакчага чыкты, үзе белән борынгы грек, римлылар тарихын ала чыкты. Бакчада тыныч иде. Күлдә үрдәкләр йөзә, алар кисәктән, тик торганда бакылдашып алалар, чумып, кызык итеп, артларын күтәреп, күл төбеннән җим эзлиләр.

Рим тарихын язган Тит Ливий талантлы кеше булган. Барысын дә тәфсилләп язган. Аның уенча, Рим дәүләтен Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән этруск дигән халыклар төзегәннәр. Бәлки дөрестер дә, чөнки теге йә бу хәлнең ничек бетәсен белү өчен сарыкны чалып, аның эчке әгъзаларына каран юраганнар, ә бу юрау борынгы этрусклардан килә. Римлыларның беренче аллалары Әти һәм Әни була, бу аллаларның исемнәрен римлыларга янә этрусклар алып килә. Соңрак римлылар Әтине Юпитер алласы белән алыштыралар, греклар исә «Әти»не «Зевожа тиңлиләр. Ахыр килеп, Этруск диңгезе бар. Ул гынамы, этрусклар римлыларга үзләренең язмаларын да бүләк итәләр. Рим төбәгендәге Капитолий тавын казыганда аннан борынгы «Әти» һәм «Әни» аллалары белән бергә этрусклар суктырган акчалар да табыла. Димәк, йөзләрчә гасырлар элек Рим тарафларына Каспий һәм Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән халык туннарның борынгы бабалары булу ихтималы да бар. Бер уйлаганда, аның атасы Атилла хан да үз кавеме белән шул тарафлардан килә ләбаса! Әмма этрусклар Италиягә кораблар белән күчеп килсәләр, гуннар үзләренең ике, дүрт, хәтта алты-сигез тәгәрмәчле арба-ишләрдә киләләр. Таңчулпан күлгә карап уйга чумды. Никадәр катлаулы бу дөнья. Күптән генәме әле бер кайгысыз әтисе хозурында яши иде ул. Приск килеп чыкты да барысын да чәлпәрәмә китерде. Шулай килеп чыкты ки, ул аңа бер күрүдә гашыйк булды. Бер уйлаганда, ир-канатыннан канәгать иде ул. Сайлаганы Таңчулпанын ярата һәм аны үзе кебек зыялы һәм укымышлы кеше итәсе килә. Таңчулпан үз тормышыннан да канәгать иде. Ләкин ни генә булмасын, юк-юк та, күңел дигәнен далага тартылып куя. Шул ук вакытта Таңчулпан белә – буш хыял инде бу, соң инде, берсе дә тормышка ашмаячак. Чөнки ул ирен ярата, кайчак хәтта ансыз яши дә алмас кебек тоела башлый.

Хак, христиан динен кабул итүе бераз эчен пошыра. Иллә бер дә чарасыз хәлгә төшмәде. Башта бу диннең тарихы белән танышырга булды. Танышты. Христиан диненең тарихын кат-кат укыды. Башында мен төрле сорау туды, ләкин бу хакта ир-канатыннан сорарга кыймады. Грек-элиннар бу динне яһүдләрдән алганнар икән, әмма аллалары итеп яһүдләрнең Яхвасын түгел, нәкъ менә римлылар дар агачына кадаклап җәзалаган Гайсә пәйгамбәрне алалар. Нигә? Һич аңламалы түгел. Бит эллиннар бик тә, бик тә борынгы халыклар, хәтта империя булып торганнар. Хәер, кылынасы кылынган инде – III гасырда бу дин башта Рим пләбәйләрен җәлеп итсә, соңрак Римның ярлы-ябагалары кеше күзенә чалынмый гына христиан чиркәүләренә йөри башлыйлар. Нәкъ шул чорларда христианнарның ишәя баруларын күреп, император Диаклетиан христианнарны эзәрлекли башлый.

Эзәрлекләү елларга сузыла. Менә шунда христиан дине тәүге йөзен югалтып, төрле секталарга аерыла башлый – бөтенлек, бердәмлек югала. Таңчулпан укыган китапта бу хакта мондый юллар бар: «Унике изге апостол арасында бер Иуда да була». Шушы юлларны укыгач, Таңчулпан янә уйга калган иде. Аннары император Грациан белән папа Дамаский арасында булган хәлләргә гомумән шаккатмады. Көннәрдән бер көнне папа Дамаский үзенең яраннары белән чиркәүгә – гыйбадәт кылучылар янына килеп керә. Баштанаяк коралланган яраннары озатуында йөргән папага диндарлар хәтта баш күтәреп тә карамыйлар, ягъни папаны санга сукмыйлар.

Чиркәү тулы карт-коры, хатын-кыз, бала-чага. Папа Дамаскийның бу хәлгә җен ачулары чыга һәм баштанаяк коралланган монахларына чиркәүдә гыйбадәт кылган халыкны кылычтан уздырырга куша. Монахлар исә үз эшләрен бик тиз башкаралар. Чиркәү кан һәм мәетләр белән тула.

Шул хәлдән папа Дамаскийдан халык курка башлый. Ә император Грациан исә, мәйданга чыккач, гади халыкка куәт салып, руханиларга янап, халыкка кычкыра: «Печтерегез үзләрен!»

Халык руханиларны каладан куа башлый, шул исәптән изгеләр санында йөргәнне дә. Үз заманында Рим халкын христианлыкка өндәгән рухани Иероним бу хакта тарихка мондый юллар язып калдыра: «...мин бу каһәр суккан каланы үз теләгем белән ташлап китәм һәм Иерусалимга юнәләм. Мин бу оятсыз вә әшәке Ромул чучкалары белән тулган шәһәрдә яши алмыйм. Миңа Гайсә оланны тапкан Мариянең тау куышы мен тапкыр якынрак».

Ә изге Августиннан: «Син дингә ихлас күңелдән ышанасынмы?» – дип сорагач: «Ышанам, чөнки кеше ышанырдай хәл түгел», – дип җавап биргән.

Туктале, кем китабы синең кулыңда, кем язган бу юлларны? Ирең Приск ләбаса! Йа Хода! Кемне хурлый, кемнән көлә һәм кемне мактый бу Приск?! Бит аның үзенә дә яман булып куюы бар?! Дәүләт башына тәкәббер һәм надан Маркиан килде, аның кырында үтә диндар Гөлсәрия...

Таңчулпан китапны япты да күлдә йөгерешкән су коңгызларына карап тора башлады. Ничек батмыйлар һәм ничекләр шулай тиз йөзәләр бу коңгызлар? Шул вакыт аның кемдер күзләрен капкалады.

– Приск җаным, син ич бу?! – диде каушый төшебрәк, гәрчә ир-канатын кул исеннән үк таныса да.

– Курыкма, мин бу җанкисәгем, мин, – дип, Приск аның каршына чыкты, алдына тезләнде. – Тарих китаплары укыйсың?

– Синең китапларың укыйм, синең. Хикмәтле хәлләр хакында язгансың, кызык та, мавыктыргыч та. Әллә ниләр бар...

– Бардыр, бардыр, булгандыр. Күптән язылды инде ул китап.

– Син нигәдер руханиларны начар яктан күрсәткәнсең.

– Начар булганнары өчен начар яктан күрсәттем. Игелек кылсалар, игелекле итеп күрсәтер идем. Кылган гамәлләре тарихка калсын дип яздым. Берәүләр үрнәк, икенчеләре гыйбрәт алсыннар дип.

– Бу хәлләр чынлап та булган идеме, Приск?

– Артыгы белән, артыгы белән, Чулпаным. Папалар кылган гөнаһларның чирегенең чиреген дә күрсәтә алмадым һәм язганым да артык күпертмәдем. Императорлар, папалар кылган гамәлләрнең барысын да тәфсилләп яза башласаңмы, Чулпаным, баш китмәле. Аллам сакласын...

– Яман, яман халык икән папалар. Ә болай тәмам изгеләр сыман.

– Изгеләре чынлап та изгеләр, Чулпаным. Ләкин бер сыер бөтен көтүне... Сездә шулай әйтәләр бугай.

– Шуларны белә торып, нигә мине чукынырга димләдең соң?

– Бар папа да җан коймаган, Чулпаным, алар арасында изгеләре дә бар, зыялылары, белемлеләре. Әшәкелек күбрәк наданлыктан килә бит, Чулпаным. Кеше надан булган саен күп беләм дип мактана. Ә күп белгән кеше гадәттә дәшми. Без игелекле папаларга вә епископларга йөз тотарбыз, Чулпаным. Гасырлар үтә-үтә булса да изгелек әшәкелек белән яманлыкны Җиңәчәк. Хак, бүген Византия надан Маркиан кулында, ана ярым алан Аспар табак тота. Кайчак мин уйлап куям, Чулпаным, кая таба тәгәри бу империя?.. Мин еш кына бабаларыбыз яшәгән мәҗүсиләр чорын сагынам. Кеше хыялына ирек булган ул чорда. Төрле юнәлештәге мәктәпләр булган, олуг-олуг гитаник акыл ияләре. Шул ук вакытта беләм, ул чор инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Һәр эраның үз алласы булган. Ә мәҗүсилеккә исә яңа эра башында ук нокта куелды. Һәм ул христиан дине куйды. Ә коллыкка синең атаң нокта куйды, Чулпаным, синең атаң Атилла хан. Моннан соң Рим инде беркайчан да аякланып китмәячәк, ягъни колбиләүчелеккә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Заман тарихын язып утырганда мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем, Чулпаным... Бүген ауропалылар сәер бер хәлдә калдылар, готлар, гуннар килеп щул көнгә калдырдылар аларны. Бу ике зур халык коллыкның бугазына бастылар. Бичара римлылар чарасыздан аллаларын алыштырырга мәҗбүр булдылар. Иң сәере шулдыр, яһүдләрнең аллаларын алмадылар алар, колларының алласын алдылар, ягъни алырга мәҗбүр булдылар. Римлыларны Марс белән Юпитер канәгатьләндерми башлады, ә кул астындагы яһүдләр һәм империяне таркаткан гуннар бер аллалыкка йөз тоталар. Чарасыздан булса кирәк, ауропалылар яһүдләрнең Яхвасын да, туннарның Тәңресен дә алмадылар, үзләренә бер алла уйлап таптылар – Гайсә пәйгамбәрне. Сәер бер хәл, ни яһүдләрнең, ни туннарның аллалары күзгә күренмиләр, ә менә Гайсә алла сурәтендәге адәми зат. Чынлап та алламы ул, адәми затмы – әле булса аера алганнары юк. Империя дә икегә аерылды: көнбатышка һәм көнчыгышка. Көнчыгышта көн күргән византиялеләр сурәткә табынсалар, көнбатыштагы римлылар сыннарга табыналар. Сында да, сурәттә дә Аллаһу йөзе була алмый, берсен сынчы ясаган булса, икенчесен буяу белән рәссам ясаган.

– Туктале-тукта, Приск, бу ни була инде тагын? Димәк, син мине...

– Мин сине һич тә ялгыш юлдан алып китмәдем, Чулпаным. Аң бул, ике меңенче елга кадәр ил-дөнья халкы белән Аллаһ идарә итәчәк, императорлар да, ханнар да түгел. Аллаһ өчен барысы да тигез ич, император да, пләбәй дә, кол да. Димәк, кешелек азмы-күпме гаделлеккә йөз тота башлаячак.

– Синең фәлсәфи сүз сөрешең мине уйга калдырды, Приск. Синең фәлсәфәң буенча, без икебез дә Аллаһ коллары булып чыгабыз түгелме соң?

– Әйе, без икебез дә Аллаһу колы.

– Ярый, килешәм. Инде син мине тыңла. Хәтереңдәме, беркөнне бакча түрендәге чишмәгә бардык?

– Хәтеремдә. Сәер чишмә ул, бер суы бетә – югала, бер көтмәгәндә янә тибеп чыга.

– Минем хәзер әнә шул чишмә янына барасым килә, Приск. Асрау хатын әйтә, ул чишмә изгеләр җаны ди.

– Изгеләр җаны. Кем уйлап тапты моны тагын? Чишмә чишмә инде, әле томалана, әле тагын ага башлый.

– Ә мин ул чишмәнең җаны бар дип уйлыйм. Ә син юк дисең.

– Чулпаным, бу ни тагын инде?

– Әйе, Приск, без капма-каршы кавем кешеләре. Син Ауропада туып үскән, минем бабаларым Азиядә көн күргәннәр.

– Шуннан ни, Чулпаным?

– Шуннан шул, Приск җаным, гуннар алласы Тәңре – күк-кояш дигән сүзне аңлата. Ә күк-кояшны күреп була, җиһанны юк, җиһанны бары тик күңел күзе белән барлап була. Ә тулы канлы җиһан ул – Тәңре. Юкны бар, барны юк итүче. Тәңре кешегә җан бирүче һәм вакыты җитеп алучы да. Әнә шул алламны – Тәңремне мин күңелем белән тоям, сиңа исә үз аллаңны күз белән күрергә кирәк. Бу нидән килә соң? Чөнки сез, борынгы греклар, аллаларыгызны күз белән күреп үскәнсез, ә без аллабызны акылыбыз белән күзаллыйбыз. Шуның өчен мин башта чишмәнең тавышын ишетәм, ә сиңа исә аны күрү зарур.

– Шулай булса ни дә, булмаса ни?

– Бу халәт нидән килә соң, Приск җаным?

– Без римлылар түгел, сыннарга табынмыйбыз кебек.

– Римлыларның Юпитер аллалары?

– Уйнашчы алла ич ул, ихлас күңелле алла түгел.

– Римлыларның Марс, Меркурий аллалары?

– Алар да каһиннар коралы гына була. Халыкны ныклы кулда тоту өчен кабул ителгән аллалар. Әйттем ич инде, киләчәктә кешелек белән диннәр идарә итәчәк.

– Һәм кайчанга кадәр дәвам итәр бу хәл?

– Ике меңенче елдан соң барысы да үзгәрәчәк, дидем бит инде. Кешелек үзенә уңай вә кулай Аллаһ уйлап табачак. Ул безгә кадәр дә шулай булган, ары таба да шулай булачак. Мәңгелек империяләр булмаган кебек, мәңгелек аллалар да булмаган.

– Йә, куй әле бу бәхәсне, Приск җаным. Әнә асравыбыз ашка дәшә. Әйт әле миңа, император Маркиан озак утырырмы Византия тәхетендә?

– Озак утыра алмас. Чөнки аның дошманы буларак моны мин теләмим. Ә «Тәүрәт»тә бу хакта болай диелгән: «Укка – ук, кылычка – кылыч!» «Талмут»та ул болайрак бирелә: «Сине Үтерергә килгән кешене алдан юк ит».

– Император Маркианнан шулай җиңел генә котылырга исәбеңме?

– Киресенчә, Чулпаным, ул безне тизрәк юк итәргә тели кебек миңа. Тәхет аның кулында, гаскәрбаш Аспар да аның яклы.

– Аспарны Арей диненә йөз тота диделәр миңа.

– Минем бу хакта кызыксынганым булмады, Чулпаным, – диде Приск, башын иеп уйга калды. Моны күрек, Таңчулпан ике кулы белән иренең битләреннән алды, күзләренә карады.

– Алар безгә тимәсләр, Приск, тияргә тиеш түгелләр, безне Хода үзе саклар.

– Курыкма, Чулпаным, мин сине рәнҗетергә бирмәм.

– Рәнҗетә башласалар, мин атама качып китәчәкмен.

– Мине дә үзең белән алырсыңмы соң?..

Шулай диде дә Приск хатынын кулына күтәрде һәм өйгә таба алып китте. Таңчулпан күреп алды, тәрәзәдән аларга хезмәтче хатын карап тора иде. Иртәгә үк күршеләренә: «Хуҗам варвар хатынын кулыннан да төшерми», – дип сөйләп йөриячәк дигән фикер зиһенен телеп узды. Күтәреп кенә йөртә шул дип әйтәсе килде Таңчулпанның. Кемгә? Хуҗа хатыны ич ут! Хезмәтче хатынга шулай дип әйтер. Тик килешерме хезмәтчесенә шулай әйтү, килешерме, ахыр килеп, Приск ошатырмы? Юк, ул берәүгә дә әйтмәс, берәүгә дә. Ул ир-канатын ярата. Аны һәрчак тансыклый, юксына, көтеп ала. Бу инде мәхәббәт. Моны гына Таңчулпан аңлый. Тик менә Приск моны аңлый микән?.. Туган илендә икенче әнисе Элиана аңа: «Мәхәббәт у: – ут, әгәр дә мәгәр аңа һәрдаим утын ташлап тормасаң, ул сөрелә, хәтта сүнеп калуы да бар», – дигән иде. Күңеленә әнә шул сүзләр килүгә, Таңчулпан кинәт сискәнеп киткәндәй булды, ир-канат моны сизде һәм аны болдыр янында аягына бастырды, күзләренә карады.

– Ни булды?

– Берни дә булмады. Төнгә хәлең калмас дип курыктым, – диде һәм мәгънәле итеп көлемсерәп куйды.

Чөнки, чөнки Таңчулпан бераз чамалый иде, ошбу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта мәхәббәт тә – барысы да үтүчән, язгы ташу кебек, сулар киткәч тәңкәләрен койган умырзая чәчкәсе кебек.
XV
Иленә кайтыр-кайтмас ук яңа император Маркиан консул һәм инде мәрхүм Феодосий кулыннан патрикий титулы алган гаскәрбаш Аспарны яңадан Рим тарафына җибәрде. Һәм ашыгыч рәвештә – хат белән. Аслар үз кешеләре белән император Валентианны һәм аның анасы Плацидияне Ватикан кыры аша узган Триумфаль юлында куып җитте һәм ике көпчәкле сиртмәле арбага утырган императорга Византия тәхетенә яңа утырган Маркианның хатын бирде.

Атларны туктаттылар. Император Валентиан – Рим империясенең цезары хатны кат-кат укып чыкты. Көнчыгыш Рим императоры Феодосий көтмәгәндә вафат булган, мәрхүмне җирләгәннән соң аның тутасы Гөлсәрия тәкъдиме белән тәхеткә патриций Маркианны күтәргәннәр иде. Яңа император Маркиан Көнбатыш Рим императоры Валентианга Гунстанга бергәләп яу кузгалырга тәкъдим хаты юллаган иде. Моның өстенә император Маркиан Атилла ханга ясак салудан баш тарткан. Һәм цезарьга шушы хатны тапшыручы гаскәрбаш Аспар илгә кайтуга, Гунстанга таба кузгалачак икән һәм бөтен көче-куәте белән. Император Валентиан да аның тәкъдимен кабул итеп, Гунстанга таба кузгала икән – алар Ауропа үзәгенә кереп оялаган варварлардан мәңгегә котылачаклар, имеш.

Император Валентиан хатны укып чыкты, ат менгән килеш арбасы янында үзеннән җавап көтеп торучы Аспарга күз ташлап алды һәм хатны әнисенә сузды. Әнисе Плацидия хатны хәтта кулына да алмады. Ул белә иде инде, Атилла хан Галлия аша Испания тарафларына яу кузгалырга тора. Һәм улы Валентиан патриций Аэцәйгә бар булган гаскәрен тапшырган иде инде. Моның өстенә Валентиан готлар короле Торисмунд белән килешү төзегән иде – Атилла ханга бергәләп каршы торырга. Әгәр дә мәгәр Аэцәй Атилла ханны ега икән, аңа Маркианның кирәге калмаячак. Шуның өчен ана белән углан күзгә-күз карашып алуга ук бер-берсен аңладылар. Валентиан цезарь буларак хатны эретерәк кенә гаскәрбаш Аспарга сузды һәм аңа карамый гына кучерга кузгалырга кушты, һәм әйтте:

– Мин Маркианга җавабым соңрак җибәрермен.

– Август галиҗәнаплары, Византия императорына телдән нәрсә дип әйтим?

– Каһәр аңа, каһәр укы, гаскәрбаш.

Арба кузгалды, гаскәрбаш Аспар һични аңламый бермәл кузгалмый торды, аннары ишләрен ияртеп, атын камчылый-камчылый Византиягә таба юнәлде. Шактый юл узып тынычлана төшкәч кенә Аспар янәшәсендә барган ярдәмчесенә:

– Империяләр бүленделәр, бүләсе калмады. Хәзер империяләр язмышын бары тик вакыт хәл итәчәк, вакыт, – диде дә ике учы белән йөзен каплады да тезләренә таянды.


* * *

Ни өчен, кемне эзләп Изгеләр урамына килеп чыкты, Танчулпан үзе дә белмәде. Әйе, каланы күрәсе килә иде аның. Шуңа баш алып чыгып китте. Көн-төн өйдә утыру – уку-язу, хезмәтчеләре хәзерләгән ризыкны ашау, бакчада йөрү – бертөрлелек аны туйдыра башлаган иде. Җитмәсә, нәфесен котыртып, ире Приск та эшкә китәр алдыннан: «Бүген калада бәйрәм!» – дип күңеленә коткы салып китте. Таңчулпан аңардан: «Нинди бәйрәм?» – дип сорамады, чөнки бәйрәмгә чыгам дип, баштан ук күңеленә салып куйган иде инде. Моңа кадәр Таңчулпан Константинопольдә уза торган бәйрәмнәр белән гомумән кызыксынмады, бүген исә күңеле ашкыну хисе белән туды иде. Туган ягы Гунстанда да бәйрәмнәр булып торыр иде. Ау бәйрәме, Яз бәйрәме, Чәчкә бәйрәме, Кызлар тавында Кызлар бәйрәме, ә кызыгы Кызлар туе бәйрәме булыр иде. Соңгысын бигрәк тә кызлар һәм егетләр көтеп алырлар иде. Өйләнергә теләгән егетләр кызларны куарлар, куган кызын куып тоткан егетне Атилла хан тулы дирбияле ат белән бүләкләсә. Күркәм әнисе кыз балага Византия шәльяулыгын булачак кәләшнең иңнәренә салыр иде. Шуннан соң яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләр дә далага озатыр иде. Әмма Кызлар туе моның белән генә бетмәс, егетләр үзара бәйгеләр уздырырлар, кызлар исә үз тиңнәрен эзләрләр, бер-берсе белән танышырлар иде. Ахыр биюләр башланыр, капма-каршы басып такмак әйтүләр, шук-шаяннар исә мәйдан уртасына чыгып, төрле көлке мәзәкләр сөйләрләр, җырчылар озын һәм кыска көйләргә җырларлар иде. Таңчулпан бер генә җыр бәйгесеннән дә калмады, һәрчак җырлап бүләкләр алды – алтын алкалар, көмеш беләзекләр, гәрәбә муенсалар, асыл ташлар белән бизәлгән ефәк путалар. Ә бер читтәрәк ир-ат, ишен тапмаган егетләр ташаяк асарлар һәм тәмле ризыклар пешерерләр, кымыз, ыслаган ит, балык белән сыйланырлар иде.

Күркәм әнисе исә кыз-кыркыннарга Рим сәүдәгәрләреннән алган кәнфитләр өләшер, уч-уч егетләр ягына ташлар, ә кулына кәнфит төшергән егет, сөйгән кызы янына килеп, киләсе Кыз туенда куасы кызына шул кәнфитне бирер иде.

Приск килгәнче булган Кыз туенда әнә шундый кәнфитне тотып, Таңчулпан янына Аспар килгән иде. Ул кулындагы кәнфитне хан кызына бирде. Кәнфитне Таңчулпан алды, алмый ярамый иде, әмма кай ягы беләндер егет аңа ошамады. «Ярар, кәнфитеңне алам, әмма син мине барыбер тота алмассың», – дип уйлады, һәм киләсе кыз туенда тоттырмады да. Әнә шул Аспар хәзер консул гына түгел, хәтта патрикий булып алган.

Аспар гуннар ыстанында кунак йөзендәге кеше иде, ләкин гуннар гадәте буенча кунак егет тә Кыз туенда катнаша ала һәм теләгән кызны куа ала иде. Һәй тырышып куды да соң Аспар Таңчулпанны, тик җәйрандай йөгергән хан кызы кунак егеткә тоттырмады. Күрде ич Таңчулпан, кунак егет гарьләнде, шундук халык арасына кереп югалды.

Ләкин нәкъ менә шул кеше белән Таңчулпан Константинопольдә күзгә-күз очрашырмын дип һич тә уйламаган иде.

Ә аларның очрашулары болай булды. Ирен озатуга, Таңчулпан затлы киемнәрен киде дә калага чыкты, бәйрәм буласы Изгеләр урамына юнәлде. Урам тулы халык. Халыкны ыра-ера диярлек урам буйлап, ат менгән дүрт легионер килә. Затлы киенгәннәр, ат дирбияләре ялт-йолт итеп тора. Алар артыннан ук сиртмәле арбада император Маркиан килә. Таңчулпан аны ерактан ук таныды. Ә арба якыная төшкәч күрде: император кырында мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия утыра икән. Император яланбаш, ә Гөлсәриянең башында алтын вә көмеш һәм затлы ташлар белән бизәлгән диодема-калфак. Арбага мичәүләп атлар җигелгән, нәкъ туннарча. Гаиләсе ишәйгәч, еракларга күчеп киткәндә гуннар берәүләр бериш ат җигеп, икенчеләре пар ат җигеп, киез белән капланган арбаларда юлга чыгалар. Маркианның атларын да гуннар карый булса кирәк, киемнәре туннарны хәтерләтә. Арбаның ике ягыннан да сакчылар бара, кулларында сөңгеләре.

Ниһаять, арба Таңчулпан белән тигезләште. Халык этә-төртә аны алгы сафка ук чыгарды. Шунда күреп алды Таңчулпан: императрицаның кул бармакларында һәркайсында диярлек зөбәрҗәт ташлы балдаклар, муенында затлы ташлар тезгән хәситә. Император Маркиан бер кулын императрицаның иңбашына салган, икенче кулы белән аяк астындагы капчыктан тәңкәләр ала да халык өстенә сибә, ала да сибә. Сибә һәм һәр сипкән саен шаркылдап көлеп җибәрә. Ә кара халык, гүя кара сарык, сибелгән тәңкәләрне җыярга ташлана, шул тарафтан этеш-төртеш, сүгенү, акыру-бакыру сүзләре ишетелә. Император Маркиан бер уч тәңкәләр алды да Таңчулпан басып торган якка сипте. Бер көмеш дирһәм нәкъ Таңчулпанның учына килеп керде. Таңчулпан тәңкәне кысып тотты да, халыкны ыра-ера чыгар якка таба борылды. Әнә шунда берәү аңа үз исеме белән дәште. Бу шаккатмалы хәл иде. Таңчулпан хәтта үзалдына тетрәнеп китте.

– Таңчулпан!

Таңчулпан ялт итеп тавыш килгән якка карады. Карады да тәмам өнсез калгандай булды. Аңа дәшүче аны Кызлар туенда куган Аспар иде. Аспар ат менгән, өсте-башы ялт-йолт итеп тора. Аспарның уң ягында да, сул ягында да икешәр җәяүле легионер. Таңчулпан бәрелә-сугыла халык арасына кереп китте, этә-төртә ыра-ера йөри торгач, кемнеңдер әргә янына килеп чыкты, һәм дивар буйлап, ашыга-кабалана китеп барырга итте. Күрде ич ул, ишетте хәтта: Аспар легионерларына аны тотарга кушты. Әллә соң шулай тоелды гынамы? Юк, тоелмады, әйтте ул аларга, әйтте. Хәзер легионерлар аның артыннан киләләр булса кирәк. Ә үзе күңеленнән бертуктаусыз тәкърарлады: «Ул мине таныды, таныды, таныды!» Калганы барысы да аңлашыла иде. Аны тотарлар һәм сарай зинданына ташларлар. Маркиан исә аны шундук Атилла ханның шымчысы дип игълан итәр. Хәтта аңа император Феодосийның үлемен тагып куюлары бар. Чөнки Атилла хан кызы соңгы көндә аның яныңда була. Моны раслаучыны да табарлар – шәраб кертүче егет барысын да күрде ләбаса!

Таңчулпанның куркуы аяк буыннарына кадәр төште, ул ашыкты, кабаланды, әмма халык аңа комачаулады, тиз бара алмалы. Әле берсенә килеп бәрелде, әле икенчесенә, гафу үтенде, кичерүләрен сорады. Уч төбендәге тәңкә кулын кыздыра башлады, әйтерсең лә утка салып кыздырганнар иде тәңкәне. Ниһаять, ул ачык капка күрде, шунда ташланды. Керде һәм капканы ялмакчы итте, яба алмады, капка артына качты. Ул арада берәү килеп капканы япты. Капканы ябучы яшь егет иде, капка артында торучы Таңчулпанны күрде дә үзалдына елмаеп куйды.

– Әһә, бер сарытүш кергән икән безгә. Сез кем? Кемнән качасыз?..

Таңчулпан бармагын иреннәрен куйды.

– Тс-сс! Зинһар кычкырма. Мин синең хуҗа хатын янына килдем.

– Нинди хуҗа хатын, ул өйдә юк.

– Кайтыр, мин аны көтәрмен.

– Алай булса бакчага узыгыз, анда аны сезнең кебек ике хатын көтә инде, – диде капка саклаучы егет һәм капканы ябып, эшергечне этәреп куйды. Ул арада капканы дөмбәсли башладылар.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет