Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет15/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   22

Минем кебек икәнсең, – дип гаҗәпләнгәндәй итте Баламир бәк.

Бу чынлап та шулаймы дигәндәй Баламир бәк Виницага карап алды. Ак түгәрәк йөзле, чөенкерәк борынлы, иреннәре күперебрәк торган зәңгәр күзле иде Виница. Карады да шул күзләргә Баламир бәк, чарасыз калган берәүдәй яшь хатын янына ук килде, көтмәгәндә кулына күтәреп алды һәм сак кына яр өстенә менгерде. Менгерде дә ни кылырга белми беравык басып торды. Яшь хатын аның муенына сарылган, кайнар сулышы белән муенын пешерә, чәчләре белән битен кытыклый. Хатыннан Баламир бәк үзе дә аңлап бетермәгән хуш ис килүен тойды. Шактый авыр гәүдәле хатын селкенеп куйгандай итте. Шуны гына көткән кебек Баламир бәк атына сызгырды, акыллы хайван кешнәгәндәй итте, хуҗасы янына килеп туктады. Баламир бәк хатынны аягына бастырды һәм ат өстендәге җәймәне сыдырып алды да, кырпак кар өстенә ташлады, хатынга утырырга ымлады.

– Мин сине яратам, Виница, – диде ул һәм каушый төшеп, хатынның янәшәсенә утырды.

– Мин сине күптән көттем, батыр бәк, бик күптән, – диде хатын егетнең күзләренә карап. – Актар төмәнбаш белән мин тату яши алмадым.

– Ул сине кудымы?

– Юк, кумады, Баламир, гөнаһлы буласым килми. Мин аңа күзенә карап: сине яратам дидем, син мине беренче булып әсир иткән идең, дидем.

– Һәм ул сине җибәрде?

– Җибәрде, батыр бәк, җибәрде. Олы җанлы кеше ул, синең кебек батыр йөрәкле. Ир иде ул, Баламир бәк, олуг җанлы ир. Беләсең ич, мин аңа үз иркем белән ябышмадым. Аңа мине Атилла яубаш бирде.

Баламир бәк яшь хатынга әйтер сүз тапмады, хатынга елыша төште, хәтта ул кием аша хатынның кайнар тәнен тойгандай булды. Биленнән кочты, йөзен үзенә таба борды, күзләренә карады. Менә ул еллар буена якын килергә кыймый йөргән, әмма һәрдаим бергә булырга, кочагына иңеп, эреп китәргә хыялланган гүзәл йөз һәм дымланып торган күпертеп иреннәр. Татлы булды үбешү...

Шул вакыт Баламир бәкнең аты ярсынып кешнәп җибәрде. Аңа таба бер төркем яраннары килә иде һәм җилле генә юырттырып.

– Багучыларына бер-бер нәрсә булдымы әллә? – дип сорады курка калып Виница һәм торып басты.

– Әйе, бу минем багучыларым, – диде Баламир бәк күтәрелеп. – Тиз әйләнделәр.

Иртән уянгач, Баламир бәк бертын уйланып ятты, ахыр торды һәм киерелә-сузыла чатырыннан чыкты. Яз килеп ятса да көн салкынчарак иде, һавада тирбәлгән кар бөртекләре дә күренгәли. Башта ул Винитар король биләгән кала-кальгага турыдан-туры һөҗүм итәргә уйлаган иде, иртән уйланып ятканда башына янә бер уй килде. Шактый биек агач койма белән уратып алынган каланың коймасын җимерү кыен булмас, ләкин барыбер кальганы алырга туры килер. Ә бу инде теге яктан да, бу яктан да кан кою дигән сүз. Шуңа күрә Баламир бәк һөҗүмгә күчкәнче каланы кулга төшерү өчен башка юллар эзләргә булды. Атилла хан да шулай итәр иде, төп һөҗүмгә күчкәнче кат-кат уйлар, исәпләр иде. Ләкин Баламир бәк кыю рәвештә шул чараны сайлады. Ышанычлы дигән унлап готны чатырына чакыртты һәм бик тәфсилләп тегеләргә үз планын аңлатты. Яугир готлар тимерче булып киенергә тиешләр. Сайлап алган готлар арасында чын мәгънәсендә Германрих корольдә тимерче булып торган тимерче дә бар иде. Ул калага керүнең барлык юлларын да белә икән.

– Батыр бәк, – диде тимерче. – Мин ишләрем калага кертермен. Һәм без тиешле вакытта капкаларны ачып торырбыз.

– Мин сиңа ышанам, тимерче. Белеп торсаң иде, Винитар король кебек мин дә Германрих король улы.

– Мин беләм, батыр бәк, – диде тимерче. – Синең әниең Бож кенәзнең кызы иде.

– Сезнең төп максат, тимерче, капкаларны ачу.

– Без капкаларны ачарбыз, батыр бәк. Ышан.

Баламир бәк, атына атланып, Виница арба кибиткасы тирәсенә килде.

Чатырына әйләнеп кайткач, Баламир бәк чатырына меңбашларны чакырырга кушты. Тегеләр чатырга кереп утырышкач, барысына да күз йөртеп чыкты да:

– Кояш кичке якка авыша башлауга, без калага һөҗүм итәбез. Әзер булыгыз, минем боерыкны көтегез. Мин әйттем! – диде ул Атилла ханга ошатып.

Меңбашлар бәк сүзендә тордылар, кояш кичке якка авыша башлауга, яубаш чатыры янына җыелдылар. Баламир ат өстендә аларны көтеп тора иде инде, меңбашлар килеп туктауга, камчы сабы белән кала ягына күрсәтеп:

– Кузгалдык! – дип әмер бирде.

Озын юлны кыска итеп, кала белән ыстан туктаган араны бик тиз үттеләр һәм килер җайдан ачыла башлаган капкаларны күреп, Баламир бәк «Урра!» кычкырды һәм ачык капкага ташланды.

Гуннар бик тиз калага тулдылар. Ул арада әле бу, әле теге тыкрыктан Винитар корольнең сугышчылары чыга башладылар. Ләкин Баламир бәкнең укчылары аларны бик тиз уктан алдылар һәм сарайга таба чаптылар. Көтелмәгән хәлгә, өстенә чапанын да ташларга онытып, кулына кылыч тотып болдырга чыккан Винитар ни кылырга белми туктап калды, һәм уклар кадалган яраннарын күреп:

– Кузгал, күтәрел! – дип кычкыра-кычкыра болдырдан төшә башлады.

Шулчак аңа таба сөңгесен күтәргән атменгән Баламир бәк якынлашты. Ул ерактан ук кычкыра-кычкыра килде.

– Винитар, Винитар, ташла кылычың! Ташла!

Бу кисәтү иде, Винитар король хәзер генә исенә килгәндәй, тирә-юньгә күз ташлады. Аңа һәм аның болдыр тутырып баскан яраннарына йөзләрчә ук төбәлгән иде. Шунда яраннарны ыра-ера алга табарак аксакал чыкты, кулын күтәрде.

– Сабыр ит, сабыр ит, Баламир углан, сабыр ит! – диде ул болдыр янына ук килеп, әмма күтәргән сөңгесен Винитарга төбәгән килеш катып калган Баламир бәккә.

Винитар король теләр-теләмәс кенә кылычын төшерде, кемдер йөгереп менеп аның кулыннан кылычын алды. Моны күреп, Баламир бәк сөңгесен җиргә кадады. Һәм Винитарга күрсәтеп, яраннарына:

– Читлеккә! – дип боерды.


V

Язгы карлы-буранлы юлдан читлек эчендә барганда король Винитар артта калган көннәрдә һәм айларда кылган гамәлләрен кайта-кайта күз алдына китерде һәм уй-хатирәсе һәрчак бер вакыйгага килеп төртелде – Бож кенәз һәм аның улларын тәреләргә кадаклатып җәзалауга. Бөгәрләнеп читлек эчендә ятса да, торса да, кургашын болытлар белән томаланган күккә бакса да, аның күз алдыннан кар өстендә яткан тәреләр, сакалы биленә җиткән ак чәчле, ак сакаллы Бож кенәз, берсеннән-берсе үсеп-исәюдән ерак китмәгән уллары, ни кылырга белми җәза мәлен көтеп торган халык. Тоташ карадан киенгән монахлар, мәҗүсиләрне җәзалаудан тәм тапкандай кыландылар. Барысы да, барысы да күз алдында.

Иленә кайткач, әсирләр өчен Византия сәүдәгәрләре аңа янчык-янчык алтын солид түләделәр. Алтын солидларны ул халыкка түгел, дружинасына өләште. Әнә шунда Винитар үзен чынлап та илбашы итеп тойган иде. Бу хәл ил атакайларына ирешкәч, үз кырына килгән аксакалларны сугышчыларыннан куып тараттырды. Винитар корольдән аермалы буларак, атасы Германрих король коллар саткан акчадан картларга да өлеш чыгарыр иде. Әнә шуның өчен аксакаллар атасын күккә чөеп мактадылар, мәдхияләр укыдылар. Винитар король исә аксакалларга берәр солид та бирмәде, ул гынамы, җыелган аксакалларны, куып тараттырды, һәм бу аның зур хатасы булды.

Аннары нигә соң әле үзенең король икәнен раслау өчен нәкъ менә Бож кенәзне сайлады. Бит атасына тагын дистәләрчә халыклар ясак түлиләр иде.

Чуды, мари, весь, мордва халыклары барысы да атасының ясакчылары иде. Аларга да юнәлә ала иде югыйсә. Атилла хан Германрих король җирләре аша өермәдәй узгач, ул халыклар барысы да Тын елгасы буенда төп ыстанда калган яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханга барып баш игәннәр. Шул сәбәпле Винитар король ул халыкларга ясак җыярга барырга кыймады. Ә Бож кенәз кул астында гына иде. Ялгышты, ялгышты Винитар. Ни генә булмасын ул икенче тапкыр Бож кенәз җиренә яу йөрергә тиеш түгел иде. Бит аны халкы король сурәтендә күрә башлаган иде инде. Әмма тәкәбберлек, мин-минлек, үзгә үтә үҗәтлек, ул гынамы, атасы кодрәтен кайтару теләге алып барды аны Бож кенәзгә. Әнә шул теләк бүген аны читлеккә кертеп утыртты.

Таныш урманнар, елга буйлары, тау-калкулыклар, карлардан арчыла башлаган алаланып калган туган җир. Юридерме, уратыбрак булса да Баламир бәк Винитарны Бож кенәз җирләре аша илтә иде.

Әйе, әйе, Бож кенәз белән ул явызларча кыланды. Калага бәреп кергәч, каннары кызган готлар кем күпме тота ала, шул хәтле ир-егетләрне, хатын-кызларны бауга бәйләп Готстанга алып киттеләр. Винитар король боларның барысын да күреп торды, ул Бож кенәзне һәм аның улларың җәзалау белән мәшгуль иде.

Калага үтеп керүгә, Винитар үзе Бож кенәзнең сараена үтте, сарайга ут салганнар иде, ул ашыкты, кабаланды, бүлмәләрдән узганда сакчыларының башлары киселгән мәетләрне күреп, алар аша сикерә-сикерә узды. Ул Бож кенәзнең кызларын эзләде һәм аларны түр бүлмәләрнең берсендә тапты... Тапты да аларны алып чыгып, җансакчысына бирде, Готстанга алып кайтып китәргә кушты.

Винитар үзалдына калтыранып куйды. Үлемнән курыкмады ул. Хәзерләнгән иде инде ул аңа. Ул Атилла ханның күзенә күренүдән курыкты. Бит ул аңа ташлама ясады, Гунитар корольнең ясакчысы итеп калдырды. Ә ул король булырга теләде һәм булды да. Тик ни белән бетте король булу?.. Дистә еллар буена хаким һәм хөкемдар булган Германрих король ил-дәүләте тамырдан юк ителде. Илнең соңгы короле читлектә утыра. Ә менә Бож кенәзнең оныгы Гунитар көтмәгәндә яубаш Атилла ярдәме белән дәүләтле булды.

Читлек кысан булса да Винитар торып басты, ямьсез рәвештә кечкенәдән тышка чыкты. Әмма читлекне саклаучы яугирләр аңа бөтенләй игътибар итмәделәр, алар өчен ул гүя юк иде.

– Һәй син, Атилла яубаш ялчысы. Миңа Баламир бәкне табып китерегез, минем аны күрәсем килә, – диде Винитар арба янәшәсендә ат өстендә барган сакчыга.

– Урынын бик әйбәт, король, утыра бир. Ә Баламбир бәк өчен кайгырма, аны Атилла хан чапкынын җибәреп, Гунитар король кайтканчы Готстанда калдырды. Синең сарайда тора ул хәзер, Виница атлы хатын белән.

– Виница, Виница. Нинди Виница?!

– Хәтерең яңартыйммы әллә, король. Синең сеңлең.

«Виница, Виница, сеңлем, син Баламир кулында?! – дип авыз эченнән кабатлады Винитар король. – Виница Баламир кулында! Каян килеп? Бит аны Атилла хан меңбашы Актарга биргән иде».

Кинәт аның күзләренә яшь йөгерде, Винитар бүре тиресеннән теккән башлыгын күзләренә үк төшереп куйды. Оят иде аңа елау, король башы белән. Һәм кем алдында? Үзе дә белмәде. Кем аңа бу сакчы? Һичкем түгел. Тик барыбер үкенечле, йөрәк әрни, бәгырь телгәләнә. Ә бит Готстанда атасын алыштырасы иткән иде. Булмады. Мәрхүм атасы Германрих король Рим империясе магистрларына табак тотудан ары китә алмады. Бу хәл Винитарга үсмер чакта ук ошамады, атасы өчен ул һәрчак гарьләнде, үте сытылырдай итеп гарьләнде. Һәм кат-кат үз-үзенә ант итте – тәхетне биләгән көндә үк ул Готстаннан канэчкеч римлыларны куып җибәрәчәкмен дип үз-үзенә ант иткән иде. Ләкин Атилла яубаш өлгеррәк булды, римлыларны үз йортларында кыйный. Әйе, тәхеткә утыруга, калага римлыларны кертмәячәкмен дип ант итсә дә, тәхеткә утыруга, барысын да онытты. Төп дошманы булып римлылар түгел, гун яубашы Атилла калды. Ул аңардан Бож кенәз белән берләшеп үч аласы иткән иде, тик Бож кенәз аны аңламады. Гаярь егетләре белән аңа килеп кушылмады.

Әле булса күз алдында, агачлар өеп, такта табутка салган йөз дә ун яшьлек атасының мәетенә карап торганда, мәетне яндырырга өйгән ут салучы кешеләргә ачуы чыгып, ни кылырга белми янган мәет янында арлы-бирле йөргән иде. Аннары ике кулы белән йөзен каплап, җиргә ятты һәм үксеп елады. Аның бу кыланышын Атилла яубаш карап торды. Бәлки нәкъ шул вакытта гуннар яубашында аңа карата кызгану хисе тугандыр һәм шуңа аны Гунитар корольнең ясак җыючысы итеп калдырган булгандыр?..

Читлек эчендә тынып калган Винитар корольнең янә-янә күз алдына Бож кенәз килә.

Калага алып кайткан кызларны сәүдәгәрләр дә күргәннәр. Әмма җансакчысы кызларның берсен дә сатмаган. Илгә кайткан Винитар гомумән гадел булырга теләде, ул кызларның берсен үзенә калдырды, калганнарын дружинасы башлыкларына бирде.

Аңа --- битарафлык килде һәм күңеле вә йөрәге тулы кайгыны, чарасызлыктан туган халәтне хәмер белән басарга кереште. Әлбәттә, илбашы шушы хәлдә булганда Баламир бәккә каланы алу авыр булмады.

Ниһаять, Винитарны әсир иткән гаскәриләр Дунай елгасына җиттеләр. Сулъяк ярда бер төн кунгач, иргә белән елганы кичтеләр, һәм берара үтүгә, алда ап-ак такта белән коймаланган кала күрделәр. Гасырлар буена халыкларны кол итеп Ауропага озатып торган куәтле Германрих король улы Винитар бу төбәкне беренче тапкыр күрә иде, әлбәттә, Ауропа йөрәгендә диярлек күтәртелгән каланы да. Каланың уртасында бар биналардан да өстен булып, Атилла ханның сарае тора иде. Моңа ышануы мөмкин түгел иде. Винитар бармаклары агарганчы читлек агачларын кысты, яңак итен чәйнәде. Читлекне әнә шул сарай каршындагы мәйданга китереп туктаттылар. Читлек янына Атилла хан үзе түгел, аның рухи атасы Хилхәл килде. Башта ул берни әйтми читлекне урап чыкты, кат-кат Винитарга карап алды. Әсирнең башында бүре бүрек, өстендә җылы каеры тун, аякларында йөнтәс итекләр. «Салкын тиярлек киендермәгәннәр иде яшь хыянәтчене», – дип уйлады Хилхәл атакай.

– Король, – диде ирен чите белән мыскыллы елмаеп Хилхәл атакай. – Син тиңе булмаган хыянәткә баргансың, Атилла хан канаты астына кергән Бож кенәзнең аксакалларын кылычтан уздырып кына калмыйча, кенәзнең үзен, улларын Византия монахларыннан тәрегә кадаклатырга хокук биргәнсең. Атилла хан сиңа шул хокукны Гунстанда бирә. Ләкин җәзаларлар сине Византия монахлары түгел, ә Рим җәлладлары.

Винитар атакайдан моны көтмәгән иде, ул аны Атилла хан үзе җәзалар дип уйлаган иде, ә хәйләкәр гун барысын да атакаена тапшырган. Бож кенәзне ул Византия монахларыннан җәзалаткан булса, Атилла аны Рим җәлладларыннан җәзалатачак. Дөньяда Рим җәлладларыннан да мәкерле җәзалаучыларны табуы кыен, чөнки гасырлар буена баш бирмәгән халыкларны һәм колларны җәзалап яшәгән римлылар адәм баласын җәзалауның мең төрле ысулын беләләр иде.

Хилхәл атакай Винитар корольнең кызарып беткән кулларына, читлектән чыгардай булып елышкан кан сауган йөзенә күз төшереп алды. Ни өчендер Винитар да үз кулларына карады. Шушы кулларны чөй тишеп керсә!.. Аның ни турында уйлаганын аңлаган кебек Хилхәл атакай:

– Синең кул-аякларыңа тимер чөйләр кагарлар, – диде.

Шулай диде дә китеп тә барды. Хилхәл атакайның шул сүзләреннән Винитар корольнең йөрәген шаулап кан саугандай булды, башы әйләнеп китте һәм буш капчык кебек читлек төбенә ишелеп төште.

Аңына килгәндә ул кала читендәге юл кырында итеп күрде үзен. Читлекне халык уратып алган, кар өстендә яңа гына ясаган тәре ята, аның янында җәлладлар урала. Винитар хыялы белән Өрәк алласы алдына төште, кичерүен үтенде. Аның ишеткәне бар иде христиан руханилары сөйләделәр, имеш, ул диндәге кайбер кешеләр үлгәннән соң тереләләр. Гәрчә моңа ышанып җитмәсә дә, үз вакытында христиан диненә түнмәвенә үкенеп куйды. Әйе, христианнар алласы аны яңадан терелтсә, аны, готлар короле Винитарны!..

Халык һаман җыела, ә Атилла хан юк та юк. Аның каравы җәлладлар ашыктылар. Аны читлектән чыгардылар һәм тәре кырына илтеп салдылар. Баласы-чагасы, олысы-кечесе Римнан килгән җәлладларны уратып алдылар. Ул арада җәлладлар Винитарның тунын, өс киемнәрен, итекләрен салдырдылар, сиңа барыбер дигәндәй, аны тән күлмәгеннән генә калдырдылар. Бүрек-бүрек кар ява башлады. Гадәти бер эшне башкарган кебек җәлладлар Винитарны тәрегә сузып салдылар, кул-аякларын тәрегә бәйләделәр һәм кул-аякларына кагарга тимер чөйләр алдылар. Винитар король бернәрсә дә тоймады, ул күргән һәм ул күзәткән гамәлне аның белән кылмыйлар, ниндидер чит кеше белән эш итәләр кебек иде аңа. Инде күзләре дә һични күрми башлады, ә менә җәллад тимер кадакларны кулына алгач, зиһене ачылып киткәндәй булды – ул акырып җибәрде. Ләкин җәллад аңа мыскал да игътибар итмәде, очлы тимер кадакны кулына алды һәм Винитарның аягына куйды. Винитарга аягына кадак кермәс борын авырту килде һәм ул аңын җуйды. Ниндидер бер мизгелдә аның күз алдыннан карурман эчендәге Өрәк алласы узды, Бож кенәзнең кан эчендә яткан уллары... Аңына килде ул тәрене утыртып, күмгәч кенә. Шунда ул яуган кар бөртекләре томанында кара айгырга атланган кешене күргәндәй булды. Ләкин сәер шәүлә-сурәт бер пәйда булды, бер юкка чыкты. Җан тәслим кылыр алдыннан булса кирәк, аның зиһене сафланып киткәндәй булды. Авырту тоймый, җаны күккә аша, аны бәкләр, корольләр уратып алган, ә Атилла хан юк... Ә бит Атилла ханга тугры калган булса, ул да алар арасында буласы кеше иде... Бу уй аның җир йөзеннән киткән мәлнең иң соңгысы булды...

Тәре буйлап кып-кызыл кан акты, кар яву да туктады Халык тарала башлады.

Матәм җирендә берәү дә нотык тотмады, болай да барысы да аңлашыла иде. Беришләрнең күзләрендә яшь иде, хәер, моңа бер дә шаккатасы түгел, адәм баласы өчен кызгану табигый халәт иде. «Тик әллә нигә кызгану хисе бик сирәк кешеләргә генә хас сыйфат», – дип уйлады Хилхәл атакай, йөгәненнән тоткан аты белән янәшә атлаганда.

Басу капкасына җиткәндә күрде Хилхәл атакай, Атилла хан үзенең якын бәкләре, корольләре белән ауга чыгып бара. Хилхәл атакай белә иде, алар, һичшиксез, поши йә булмаса болан сыеры булса да ауларлар, аннары түшкәне тунарлар да ап-ак карга куеп, әйләндерә-әйләндерә кыздырырлар. Моны инде ханның бавырчылары кылыр. Ә король һәм бәкләр пешкән бер кисәкне үткен хәнҗәрләре белән кисеп алып, хәмер артыннан кабып, мәзәкләр сөйли-сөйли сыйланырлар, күңел ачарлар. Ә Атиллага хыянәт иткән Винитар өстендә өер-өер козгыннар, ала каргалар тулганыр.

Ләкин ау-ау белән, икенче көнне үк Атилла яраннары белән бәйгеләр уздырырга керешер, чөнки ул беркайчан да атасы Мәңгүк хан васыятен онытмады, кат-кат исенә төшерде: «Синең төп максатың, углан, Ауропа халкын коллыктан азат итү, бер җайдан ерак канкардәшләрең дә».


VI

«Күп санлы сакчыларны үтеп, без Атилла хан чатырына кердек. Атилла агач эскәмиядә утыра иде. Без түргә үтмәдек, ишек яры калдык, ә төп илчебез Атилла каршына үтеп, аңа сәлам юллады. Һәм ханга император хатын бирде һәм әйтте – император ханга һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык тели, диде. Атилла илчегә әйтте: «Грекларга да мин алар теләгән сәламәтлекне телим». Шуннан соң Атилла Вигиләйгә ачу тотмады, алай да син оятсыз хайван дип әйтте. Ничек оялмыйча минем каршыма килдең, дип үртәлде, чөнки Вигиләй солыхта әйтелгән качкын гуннарны китермәгән иде. Вигиләй бездә бер генә качкын гун-скиф та юк дип акланды, ә тоткыннарны барысын да китердек, диде. Атилла ана: «Мин византиялеләргә ышанмыйм, ялганлаганың өчен мин сине казыкка утыртыр идем, кошлар чукып бетергәнче торыр идең шунда. Ләкин мин моны кылмыйм, чөнки илчелек тәртибен саклыйм», диде.



VI гасырда яшәгән тарихчы Мирдан тарафыннан илче Прыск язмаларыннан күчереп алынган тексттан.
Иртән торып, юынып, Тәңрегә дога кылып һәм аңардан изге көн сорап кергәч, Атилла ашап-эчте дә кулларын баш астына куеп, сәкегә сузылып ятты. Аны бүген Иллак улы язмышы борчый иде. Ул аны иң елгыр егетләре белән Һөнәрия артыннан җибәрде җибәрүен, тик исән-сау әйләнеп кайтырмы углан?..

Кичә аңа ирештерделәр, Иллак улы кайтыр юлда икән инде, тик Һөнәриясез. Бу хәбәр Атилланы куандырмады. Димәк, углан үз дигәненә ирешә алмаган. Шуңа күрә ханның кәефе юк иде. Ул хәтта баланы йоклатып, кырына килеп яткан яшь хатынга да тартылмады, торып киенде дә сарайга китте. Ул шикләнми иде, улы Иллак исән-имин кайтыр. Тик бит ул теләгән кыз юк, весталка кыз!

Кичке якта арыган-алҗыган килеш, тәхет ягына Иллак углан килеп керде. Исән-сау, гәрчә кәефсез булса да Атилла аны кочагына алды һәм каршына утыртты.

– Йә, сөйлә. Кыз кая, весталка кыз?..

Углан гаепле кеше сыман бертын дәшми торды, чөнки гун төркиләренә хас батырлык кылмаган, җитмәсә буш кул белән кайткан иде. Йомшаграк табигатьле иде баш угланы, Диңгизид белән Ирнак кебек чәчрәп тормый, ләкин орыш кырында һәрчак егет булды, бернидән дә куркып тормады. Кызлар кебек матур йөзле үзе, шактый буй гәүдәле, бабасы кебек җирән чәчле, бер дә кызларның күзе төшмәслек егет түгел иде…

– Һөнәриягә килен дип әйтергә ярыймы?

Сорау җитди иде, нәкъ Атилла соравы – күзгә карап әйтте.

– Без аның белән өйләнештек, атам, Аквиләй каласында айдан артык аерым бер өйдә яшәдек. Яраттым мин аны, атам. Ләкин император Валентиан безнең кайда яшәгәнебезне белгән дә легионерларын җибәргән. Орыша-орыша качарга туры килде. Егетләрем югалтмадым, барысы да исән-саулар, Һөнәрияне коткара алмадык, үзебез белән алып китә алмадык, атам, атта йөри белми. Аннары легионерлар аның артыннан килгәннәр иде, аны укка алулары бар иде.

Иллак углан торып басты, ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Атилла хан ата буларак аны юатырга тиеш иде, ләкин юатмады.

– Берничә көн ял ит. Аннан күз күрер, углан, – диде.

– Аны Римга алып киткәннәр, атам. Миңа юлда ук ирештерделәр инде, легионерлар белән Аэцәй дә килгән диделәр.

– Аэцәй! – дип торып ук басты Атилла хан. – Аэцәй, ул легионерлар белән түгел, миннән алып качкан меңбаш белән килгәндер әле. Беләсеңме ни өчен, углан?.. Белмисең. Валентианга ярарга тырыша ул. Менә нәрсә, углан, бар, ял ит. Һәм бер атнадан минем каршыма кил. Мин сине елгыр гуннарым белән Римга җибәрәм. Кыз урларга. Римга бар, кәләшең тап һәм илебезгә алып кайт. Шул булыр сиңа минем йөгем, углан.

– Рәхмәт атам.

– Рәхмәтне кәләшең алып кайткач әйтерсең. Римда син ялгыз булмассың. Анда сине Улда көтә, ярдәм итәр. Ә син кәләшеңне тап та илгә алып кайт. Улдага әйт, илгә кайтсын, ул миңа монда кирәк. Атаң тиңе булмаган яуга җыена.

Иллак тураебрак басты, атасына карады, яшьле күзләрен җиң очы белән сөртеп алды.

– Яхшы, атам, мин барысын да син кушканча эшләрмен.

– Ял ит, озын юлга хәзерлән, углан.

Атилла угланны ишеккә кадәр озата килде. Ышанып җитми иде ул Иллак угланның илгә әйләнеп кайтуына, ләкин шайтан өметсез, диләр бит, алай да өмет итә иде. Углан Һөнәрияне илгә алып кайта алган хәлдә, ул Валентиан императорның гына түгел, Аэцәйнең дә борынына чиртәчәк иде. Ә сизә-тоя иде Атилла Аэцәй белән алар очрашачаклар әле, очрашачаклар... Тик кай тарафларда, нинди шартларда?

Кич якта яшь хатыны Элиана өенә кайткач, аңа кинәт кенә авыр булып китте, башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Элиана хатын тиз генә табибны чакыртты, грек табибы ханның беләгеннән канын агызды, шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды Атилла һәм бик тиз йокыга китте.

Китәр алдыннан табиб Элиана хатынга әйтте:

– Сак бул, матрона, ханга бертөрле дә әче эчемлек ярамый, эчәсе килсә чишмә суы гына бирегез, – диде.

...Атилла таң аткандарак кына уянып китте, һәм бик озак уйланып ятты.

Әйе, озын юл үтте ул, бик озын хәтта. Идел-Урал буйларыннан килеп, Днепрны кичеп, Дунайга җитеп менә дигән кала күтәртте. Бу гамәле Ауропа түрәләренә ошамады, чөнки мәңгелек империягә яный башлады. Ябык арбаларда көнчыгыш Ауропадан көнбатыш Ауропага җиткән гуннарны империя танырга теләмәде, кабул итмәскә тырыша. Империя түрәләре аңа карата барлык этлекләрне дә эшләделәр бугай инде. Ни өчен соң әле аңа кисәк кенә начар булып китте?.. Кичә кич белән кайтырга торганда гына ниндидер сурәт күтәреп Хилхәл атакай килеп керде. Рим императоры Валентиан аңа ханны мыскыл иткән сурәт ясатып җибәргән иде. Әнә шул сурәт Хилхәл атакай кулына килеп кергән, ә атакай аны сарайга алып килгән иде. Рәсемгә карауга ук сизде Атилла, яшь император аннан көлгән. Сурәт болайрак ясалган иде: Атилла ханның башы түмәрдә ята, ә император кулында айбалта. Ул гынамы, император Валентиан Атилла ханның башына басарга дип бер аягын күтәрә төшкән... Әллә нигә әнә шунда начар булып китте аңа. Юкса рәсем генә бит инде. Ләкин икенче мәлдә инде ул үзалдына елмаеп куйды һәм Хилхәл атакайга:

– Сурәт ясаучылар тап, артыгы белән түлә һәм минем урыныма император Валентианны куеп, айбалтаны миңа тоттырып сурәт ясат та Римга җибәр, – диде.

– Булыр, эшләрбез моны, Атилла хан, – диде Хилхәл атакай.
* * *

Актар төмәнбашның иң елгырларыннан җыелган мең сугышчысын Иллак җитәкчелегендә Римга озаткач кына Атилла хан тынычлана төште. Чөнки аңа ирештерделәр – Һөнәриягә өмет итеп, Римга таба гепидлар короле Атакыр да юнәлгән икән. Бу хәбәрне ирештергән кешегә Атилла хәтта җавап та биреп тормады. Бер уйлаганда Иллакның кызны алып кайтуына ышана иде ул. Һәрхәлдә асыл егетләре белән Иллак углан Атакырга гына бирешмәс, үз дигәненә ирешер. Хак, Атилла Иллак улы өчен горурлана алмый – өйләнгәннән соң Аквиләй каласында кәләше белән ятса да, хатыны булып киткән Һөнәрияне илгә алып кайта алмады. Ахыр килеп, бу ике батыр арасына Аэцәйнең килеп кушылуы бар иде.

Тагын Аэцәй! Ә бит ошбу ике йөзле кеше гуннарда тәрбияләнде, гун картларыннан орышырга өйрәнде, гун телендә сөйләште. Аэцәй исеме теленә килүгә, Атилла, торып, арлы-бирле йөри башлады. Сатлык җан Аэцәйнең гуннарның кан дошманы булган Теодорих король белән аркадаш булып китүе бар иде.

Димәк, тагын орыш. Һәм бусы инде соңгысы булыр кебек. Йә Атилла башына җитәләр, йә Атилла империя башына җитә. Тегеләй булганда да, болай булганда да ул тиз генә баш бирешмәс. Ә бит Аэцәй, эт җан, Таңчулпанны куган иде, тота алмады, соңыннан Хилхәл атакайның кызын куды. Куды, тотты һәм кызны үзе белән алып китте. Римда яшь хатынны чукындырганнар һәм, хак булса, яшь хатын үтә диндар христианка булып киткән икән.

Уйлар, уйлар... Атилла ханга яшь хатынның өе генә кысан була башлады, ул иңбашына кеш тиресеннән тегелгән җиңелчә тунны салды да салкынча һавага чыкты. Аяк астында чатнап боз ватыла, Винитар корольне җәзалаганда төшкән кар күптән инде эреп беткән, шуннан соң берара җылытып алган иде, тагын суытты. Идел буйларында кышлар кырысрак, усалрак була. Әле анда, әле монда этләр өреп ала. Каланы агач койма белән уратып алсалар да бу дивар гына бер дә дошманнан сакларлык түгел иде. Ләкин Атилла ханның максаты дошманнардан саклану түгел, аларга һөҗүм итү иде. Койма агачтан гына булса да калага зур кәрвансарай төзетте Атилла. Бу хәлдә бигрәк тә Хилхәл атакай тырышлык күрсәтте. Атиллага ул: «Сәүдә халыкларны гына аралаштырмый, илне дә баета», – диде. Халык та күчмәлекне оныта башлады, кала тирәләренә авыл-авыл утырып, утрак көн күрүгә күчтеләр.

Күк йөзен каплаган болытлар ертылып киткәндә елга буйлап еракка-еракка сузылган дала-калкулыклар, төбәк-төбәк урман-куаклар караланып күренеп ала. Хилхәл атакай әйтмешли, дөньядагы бар җан иясен ашатучы, яшәтүче Җир-Ана. Адәм баласын тудырган Җир-Ана. Баласы аны рәнҗетсә дә, кичерә, гафу итә торган Җир-Ана. Тәңре аны һәрчак савыктырып, күзәтеп, кулыннан килгән кадәр нурлар коя, шифалы яңгырлар яудыра, бөтен тереклек иясенә җим бирә. Атилла ханның аксакаллары Идел буйларында гомер иткәнгәме, бирегә күчеп килгәч тә тигез далалы төбәкне сайладылар. Атилла ханга: «Илебез шул төбәк булыр», – диделәр. Атилла хан алар белән килеште. «Без монда ыстан гына туктап калмабыз, римлылар кебек зур-зур калалар да күтәрербез, аксакаллар», – диде. Һәм ул каланы күтәрделәр дә.

Соңрак Атиллага әйттеләр. Борын-борын заманнарда биредә франклар яшәгәннәр. Соңрак римлылар аларны бу җирләрдән куып җибәрәләр, ә кулга төшергәннәрен коллар итәләр. Император франклардан бушаган җирләргә Рим патрицийларын күчереп утырталар. Патрицийлар франкларның җирләрен үзләштерәләр һәм шунда төпләнеп калалар. Ниһаять, бу төбәк гуннар кулында. Гуннар франкларның күбесен патрицийлардан азат иттеләр һәм үзләренә куштылар, ә күпләренә җирләрен кайтарып бирделәр. Франкларның берише: «Гуннар безне коллыктан азат итүчеләр», – дип кабул итсәләр, берише империя мәнфәгатьләрең якларга керештеләр. Гуннарга кушылып, гаскәриләр булып киткән франклар гун кызларына өйләнделәр, кала-авылларга күчеп киттеләр. Төрле шымчылары аша белеп тора иде Атилла – империядә тәртип китеп бара – империя ялланган гаскәриләр белән сугышуга күчте. Гасырлар буена сугыш аллалары Марска табынган римлылар бик тиз аллаларын алыштырдылар, үзләре кол сурәтендә тоткан яһүдләрнең диннәрен кабул итеп, чиркәүләр күтәрә башладылар. Атиллага да христиан диненә күчәргә дип котыртучылар килгәләде, әмма Атилла бабалары алты мең еллар буена табынган Тәңре диненә тугры калды.

Көнчыгыш Рим – Византия исә – үзе бер юл сайлады – колбиләүчелектән баш тартты, колоннар төзеде, ягъни алпавытлар кул астында ялланып эшләүче батраклар хезмәтеннән файдалана башлады, һәрхәлдә Византиядән Гунстанга килгән илчеләр Атилла ханны шулай дип ышандырырга тырыштылар. Атилла аларга ышанды да, ышанмады да, чөнки колбиләүчелек римлыларга гына түгел, грекларга да хас сыйфат иде.

Атилла төн урталарында гына өйгә керде һәм иңенә салган тунны ишек кырындагы урындыкка ташлады да сәкегә таба атлады. Яшь хатын Элиана улын йоклатып, аның кырына – сәкегә килеп яткан иде. Атилла хан кеш тиресеннән тегелгән юрганның сак кына бер кырын ачты һәм кайнарланып йоклаган хатынның куенына елышты. Әллә чынлап та йоклап, әллә юри кыланып, татлы итеп ыңгырашып алган хатын ир-канатның салкынча куенына кереп сеңде.

Ни өчендер, үзе дә белмәде ни өчен, кайнар сулышы белән күкрәген җылыткан хатынның тылсымлы тәнен тоеп: «Нигә сиңа Рим, нигә сиңа Византия? Нигә алар сиңа, куеныңда татлы гүзәл зат булганда», – дип уйлап куйды.


VII

Прискның җиңелчә генә башы әйләнде, зиһене чуалды. Гашыйк булуның ни икәнен белә иде инде ул. Әйе, ул гашыйк. Ләкин Феодорага түгел, ә варварлар ханы кызына. Исемен дә ялгышмый әйтә хәзер – Таңчулпан. Һәрхәлдә бераз ят тоелса да матур яңгырый.

– Матур исем. Мәхәббәт мифологиясеннән киләдер инде.

– Кыз үзе дә мәхәббәт алласыннан ким түгел. Афродитадан дим.

– Идекәй дус, бүген минем йә баш югала, йә мин ул җәйран кызны тотам.

– Тотасын дидем ич инде мин сиңа. Син тырышып йөгерсәңме?! Әнә, бар, сине чакыралар. Насыйбын янына барып бас. Бар, бар...

Приск кыяр-кыймас кына кыз янәшәсенә килеп басты, кыз аңа карап алды да сәер итеп елмайды. «Көлә, көлә, куып тотуыма шикләнә», – дип уйлады Приск чынлап та курка калып.

Ул арада бер гун килеп, кызны егерме адым алгарак алып китте. Һәм шул чак каты итеп чыбыркы шартлаттылар. Приск үзе дә сизмәстән җан фәрманга кызны куа китте. Ләкин кыз ерак иде әле. Ул саллырак адымнар белән куа башлады. Кызга шактый якынайды. Әмма кыз тагын да катырак йөгереп китте, Приск аяк буыннарында зеңләү тойды, хәтта эчен кату ала башлаган кебек тоелды. Ләкин кызны күздән яздырмады. Юк, ул аны тотарга тиеш, сулышына кабып егылып үлсә үләр, ул аны тотар. Тотарга тиеш! Тотарга!.. Чынлап та, җитә башлады бит, чәч толымнары җилферди, тәңкәләре зеңли, шул яктан ниндидер тәмле хуш ис килә кебек. Әллә шуңа, әллә бер-бер башка нәрсә аңа көч бирде, ул кызны куып җитте һәм беләгеннән эләктереп алды. Моңы ышану кыен иде, ләкин ул аны тотты!

– Та-аң-чул-пан! Мин сине тот-тым!..

Ул аны кулыннан алды һәм кулыннан алып, кузгалган җиргә таба китте. Барган җайда әйтте: «Мин сине яратам, яратам, Таңчулпан», – диде.

– Мин дә сине яраттым, Приск, – диде кыз саф грек телендә. Менә шул сүзе белән кыз аны тәмам әсир итте бугай. Калганы төштә кебек кенә булды. Алар шулай кулга-кул тотынышып. Күркәм хатын янына килделәр, Күркәм хатын аларның чәчен-чәчкә бәйләгәндәй итте һәм икесенә ике атның йөгән тезгенен тоттырды. Приск янына Идекәй килде.

– Хәзер далага чабасыз. Анда барысы да әзер, киез өй утыртылган, Таңчулпан барысын да белә. Кыю бул, – диде.

Таңчулпан ат менгән иде инде, кузгалып маташа иде, халык шау-гөр килә, әнә шунда ул кузгалып китте. Бик тиз кызны куып җитте һәм ат башлары тигезләшкәч, бер-берсенә кул суздылар. Икесенең дә күзләреннән чаткылар коела кебек иде.
VIII

Таңчулпан уянды һәм тыныч кына ята бирде. Юк, ул әле уянмаган, чөнки тирә-юньдәге шау-шуны ишетмәде, ул җаны да уянуын көтте. Ә җаны аның яңа уянып кына килә иде. Җаны уянуга, колагына ят тавышлар ишетелә башлады. Кисәк бөтен күңеле-тәне белән тойды ул: аның кырында җан сөйгәне вә ир-канаты Приск ята. Ирен уятасы килмәде. Төнге назланудан соң исереп-исәңгерәп йокыга киткән ирнең тыныч йокысын бүлдерүдән курыкты. Таңчулпанның инде җаны уянган, җаны җанкисәгенә тартыла, кулы белән булса да ир-канатына сузыласы иде дә, әллә нигә тыелып торды, кыймады. Таңчулпан туган илендә чакта еш кына әнисе куенында шулай кымшанмый ятар иде. Тып-тын гына. Әй, рәхәт иде дә шулай кымшанмый гына әнисе куенында ятулары. Җылы, рәхәт, тыныч, татлы хәтта кымшанмый әни кочагында яту. Хәзер дә шундый хис кичерә ул. Кымшанса, чак кына кыймылдаса, күңеле тулы мөлдерәп торган хис-тойгысы чайпалып китәр, түгелер, юкка чыгар кебек иде. Шуңа күрә кат-кат ир-канатына үрелергә итсә дә, янә-янә тыелды, базмады, бары тик йөгәнсез уй-хисләренә генә ирек бирде. Уй-хисләре исә Константинопольгә күчеп килгәннән бирле бары тик хатирә-истәлекләрдән генә тора иде. Чөнки күңеле әле булса бу хәлгә ышанып җитми иде. Бик тә борчулы иде илдән киткәндә Таңчулпан. Китәр алдыннан ул әтисе янына керде, аңа биргән бирнә-бүләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм үзен соңгы көннәрдә борчыган сорауны бирде. Сорау гына түгел, сораулар һәм алар Таңчулпан өчен гадәти генә сораулар түгел иде.

«Аның исемен алыштырырлармы? Алыштырсалар, ул нишләргә тиеш? Ире Приск динен кабул итә аламы ул анда? Барысыннан да баш тартканда ары таба яши аламы ул анда? Аннары барысы да аның ризалыгы белән кылынырмы?.. Берсе белән дә риза булмаганда ул нишләргә тиеш булачак?!»

Шушы сорауларны биргәндә атасы Атилла хан аңа чак кына сөеп, кинаяле елмая-көлемсерәп карап торды. Киң кашларын җыермады, күренеп тора: ата кеше яраткан кызыннан һәм читкә китәргә җыенган кызыннан шуңа охшаш сорауларны көткән иде һәм хәтта кызына ни әйтәсен дә уйлап куйган иде булса кирәк.

– Ир – баш, хатын – муен, кызым. Ул ни әйтә шуны кыл. Әмма Тәңредән чыгуыңны онытма. Һәр диндә дә Тәңре бар. Христианнар безнең Тәңрене Гайсә пәйгамбәрнең атасы итеп кабул иттеләр, һәм бик хаклы рәвештә. Тәңре ул – бер һәм мәңгелек – Күк-Кояштыр. Ул гынамы, Тәңре ак төркиләрнең мәңгелек Алласы. Үз заманында Тәңре Гайсә пәйгамбәрне җиргә иңдерә – рәнҗетелгәннәргә ярдәм итәргә куша. Ләкин аны яһүдләрнең раввалары1 коткысы белән римлылар җәзалыйлар. Аннары Аллаһы аны күккә ала.

– Саташу ич бу, атам, бары тик саташу! Бит христианнар бер Тәңре улы Гайсә пәйгамбәрне өч йөздә күрәләр. Адәм баласы өч йөзле булмаган кебек Хода да өч йөзле була алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ата, угыл, рух бер калебкә сыйса да, бер зат була алмый, минемчә.

– Торып тор әле, кызым, бер христианнарда гына түгел, бар халыкларда да һәр кияүгә чыккан хатын ир-канатының динен кабул итәргә тиеш. Ахыр чиктә аңа соңыннан бик яман булуы бар, аны берәү дә аңламас, аңардан барысы да читләшерләр, аны ят итәрләр. Хәтта имансыз дип рәнҗетүгә күчәрләр. Син, кызым, кайда гына яшәсәң дә, нинди динне генә кабул итсәң дә имансызлардан курык, ягъни денсез вә динсезләрдән. Шул ук вакытта кул кушырып, кем дә булса сиңа ярдәмгә килер дип көтеп тә ятма, барысын да үзең хәл ит, үзең чарасын күр. Нинди генә дин булмасын, империя сәясәте белән бәйләнмәгән булса, ул дингә ышанырга була, кызым...

Сөйләшүләре әнә шулайрак тәмамланды, әмма Таңчулпанга барыбер тынычлану килмәде. Тынычлану дигән нәрсә Константинопольгә күчеп килгәч тә килмәде аңа. Атасы җитәкләгән һәм Ауропага алып килгән гуннар Тәңрегә инаналар. Гунстанга барысы да аңлаешлы иде – Тәңре ул – тормыш үзе, кояш чыга, көн туа, кояш байый, кич була, төн килә, тан ата һәм янә көн туа. Җиле-яңгыры да, яңгыры-кары да, салкыны-җылысы да – кышы, язы, җәе, көзе дә – барысы да кояштан, димәк, Тәңредән. Шуңа карамастан, атасы яулаган халыкларның берсен дә хәтта Тәңре диненә түндермәде. Кул астына кергән халыклар үз диннәрендә калдылар, атасы һәр халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклады. Атасы гомумән диннәргә битараф иде. Аскы готлар килеп кушылгач кына аларга Тәңре динен тәкъдим итеп карады, әмма Ардарих йөзендәге король баш тартты. Шуңа карамастан, атасы аларга нинди дә булса шарт куймады. Ә менә Константинопольдә аңа әллә ниткән шартлар куячаклар. Тик моңа әзерме ул? Әзер түгел, түгел!..

Моннан шактый еллар элек, әле Таңчулпан дөньяда булмаган чакта, атасы җитәкчелегендәге гуннар Дунай елгасын кичеп, үзләренә болынлы – тугайлы тигез урын сайлап, кала күтәрәләр һәм бу төбәк безнең яңа илебез булыр, диләр. Каланы күтәрергә Римнан һәм Византиядән осталар китерәләр, аларга ияреп христиан динен кабул итүдән баш тарткан каһиннар атасы кырына килеп ояладылар. Яратып бетермәде Таңчулпан каһиннарны. Бер-бер нәрсә булдымы, терлек суйдыртып, малның тәненә карап юрарга керешәләр. Атасы каһиннарның юравына колак сала идеме, юкмы, әмма исәеп килгән Таңчулпан әле булса хәтерли, юраучы каһиннарга елмая төшебрәк карап торыр иде. Әнә шул юрау корбанына еш кына аркадаш корольләр дә килгәләрләр иде. Шунда яңа унөч яшенә аяк баскан Таңчулпанны бер король улына кәләшкә сораган иде. Бик тә сәер тоелган ул вакытта бу хәл. Әтисе исә корольгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик кулын сораган корольнең улына күз генә төшереп алды. Ошамады ханга егет. Ошамады да – бетте. Атасына ошамаган егет Таңчулпанга ошый буламы?!

Ошамаса да атасы әллә чын-чынлап, әллә уенга алып, Таңчулпанны егеттән кудыртты. Ләкин тоттыра буламы ул егеткә Таңчулпан, йөгермәде ул, гүя очты һәм атылган укка барып ябышты. Ары таба егетнең кызны куарга хакы юк иде. Һәй гарьләнгән иде дә соң шунда егет. Исеме дә хәтерендә егетнең – Даһкар. Егет гарьләнде гарьләнергә, әмма соңыннан Таңчулпан янына килеп: «Кызыкай, мин сине кайчан да булса барыбер тотачакмын», – диде. Таңчулпан аның юан гәүдәсенә, ишелеп төшкән икенче иягенә карады да чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки ул бу егеттән тоттырмавына ышана иде. «Тоттырсам тотарсың», – диде бугай ул аңа. Әллә шуңа ачуы чыгып, әллә үтә үҗәт булды егет, аны һәр елны куды диярлек. Ләкин Таңчулпан исәйгән, буй алган, тәмам җәйранга әверелгән иде. Аны берәүнең дә тота алмавына ул ышана иде, ә менә Прискка тоттырды. Әллә кай ягы белән ошады аңа Византия илчесе. Әй, оныткан икән әле. Аны Аспар атлы бер егет тә куды. Егет Византия императорында хезмәттә икән, Гунстанга тиешле ясакны китергән һәм шунда Кызкуыш туен күреп, тәмам күзе кызган. Имеш, ул да кемне булса да куа. Әйтик, хан кызын Хәтерендә, атасы аңа гуннарның йоласын аңлатып бирде, кызны тота алганда гына кыз аныкы булачак. Шактый елгыр иде егет, үз көченә нык ышанды булса кирәк. Куды Таңчулпанны Куды, әмма Таңчулпан тоттыра буламы? Юк, башкалар кебек Аспар гарьләнмәде, ә килде дә Таңчулпанның кулын кысты. Янәсе, мактыйм.

Ә Приск куды да тотты.

Приск!


Кем син? Галим, тарихчы, язучы, әллә соң илче генәме?.. Бер сүз белән, син император киңәшчесе һәм китапханәчесе. Яшең шактый, ләкин мин синең яшеңне күрмәдем, мин синең миңа гашыйк булган күзләреңне күрдем. Күрдем дә үзем дә гашыйк булдым. Мин сине бүген дә яратып туйганым юк, Византиягә күчеп килгәч тә. Бераз шиккә калыбрак килсәм дә, күрдем, төшендем, бер дә куркасы юк икән, монда да шундый ук кешеләр. Тик тоткан сәясәтләре, дөньяга карашлары гына үзгә, әйе, шактый нык үзгә. Ахыр чиктә, аны сакларга атасы бер мең атлы гаскәри җибәрде. Алар саклый аның тынычлыгын, бер җайдан Прискның йорт-каралтыларын да.

Приск!


Уяумы син, бәгырь? Уянган булсаң, ни уйлап ятасың? Син миңа кичә ипподромны күрсәттең, аннары император сараена алып кердең. Император белән таныштырдың. Императорың миңа начар кеше кебек тоелмады. Аннары без синең вилла-утарыңа кайттык. Авыру анаң мине теләр-теләмәс кенә кабул итте. Күрдем ич мин, сукыр түгел, син дә бераз уңайсызлана калдың. Чөнки синең анаң Атилла хан кызына өйләнүең ошатмады һәм хәтта ышанмады, мине кыз бала итеп кабул итте. Ә син аңа минем хатыным, дидең. Әниеңнең күзләре шарланды: тәмам исе-акылы китте. Әйе ничек инде аның бердәнбер улы ниндидер кыргый Атилла хан кызына өйләнсен ди?! Аннары мәҗүси ич бу бала, димәк, никахсыз, мәҗүсиләрчә өйләнгәнсең. Бу инде христиан кешегә гөнаһ. Никах укыту өчен башта бу кыргый баланы чукындырырга туры килер. Чукынса әле, чукындырсалар. Хан кызы ләбаса! Кырыгынчы дистәгә аяк баскан улы Прискны күптән өйләндерәсе килә иде ананың, бай бер грек кызына. Ә син, улыкаем, далада туган кыргый затны алып кайткансың, җитмәсә җәйран кебек юка, чандыр үзе. Сайлаган затың үтә гүзәл булса да, грекча сөйләшсә дә, балакай, башта анаңнан рөхсәт алыр идең. Хатынын матур, чибәр, зифа, әмма өйләнүең миңа ошамады, балакай, ошамады.

Шул чак, капкаларны ачтылар һәм утар ишегалдына мең атлы гаскәри килеп керде. Әнә шунда ана кеше әкрен генә бер якка ава башлады. Приск аны эләктереп алды һәм күтәреп өйгә кертте, ятагына салды, су китерде.

– Балакаем, – диде күзләрен ачкан ана. – Нигә сиңа бу гаскәриләр?

– Киленең сакларга, – диде ни әйтергә белми аптыраудан Приск.



  • Нинди килен?

– Таңчулпанны.

Ары таба сөйләшүне артык күрде бугай, ана кеше, стенага таба әйләнеп ятты һәм дәшмәс булды.

Әмма Прискның әнисе тора-бара барысы белән дә килеште тагын. Тик гомере генә кыска булды. Әллә улы кыргый Атилла хан кызына өйләнгәнгә, әллә чынлап та тәкъдире җитеп, тыныч кына үз ягында вафат булды. Приск әнисен чын христианнарча җиренә җиткереп җирләде һәм җиң сызганып үз эшенә кереште. Анасының кинәт булган вафаты турында ул Таңчулпан янында гомумән сүз кузгатмады. Чөнки әнисе яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган иде инде. Ә Аллаһы берәүгә дә ике гомер бирмәгән, диде аңа ир-канаты әнисен җирләп кайткач, анда да Таңчулпанга түгел, башка берәүгә әйткән кебек кенә.

Таңчулпан күз карашы белән генә йокы бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Өй түшәмнәрен агачтан, әмма өй диварлары тигез кырлы кирпечтән өелгән иде. Бүлмәнең көнчыгыш ягында зур гына тәрәзә. Тәрәзәгә өрфә кебек кенә юка фарсы тукымасыннан пәрдә эленгән. Пәрдә тукымасында җилкәсе аша салган таякка капчык аскан көтүче бара, аның кырында икеме-өчме сарык. Әлбәттә инде бу Элиана сөйләгән Гайсә пәйгамбәр. Христианнар аны башта көтүче йөзендә күргәннәр бугай. Ятак каршында зур гына көзге. Ятак киң, иркен, телисен – тәгәрәп йөр. Тик менә юрганнары башка – шома табгач1 ефәгеннән, әллә йон, әллә мамык салып сырган, аннары юрганда җофар тиресеннән килгән хуш ис тә юк. Килә-килүгә Таңчулпан җофар тиресеннән тегелгән юрганын ябынмакчы иткән иде, әмма асрау хатын пөхтә итеп җыйган юрганны күреп, бу уеннан кире кайтты. Аннары Приск юрганны ачып, Таңчулпанны үзе үк ятакка дәшкән иде. Юк, ул аны ятакка күтәреп салмады, ап-ак ефәк тышлы мендәрне дә баш очына ташламады, ул аңа бары тик ике кешелек оҗмахка керергә ишарә ясады. Юк, нидер әйтте әйдә, Таңчулпан, мәхәббәт оясына, диде. Таңчулпан аның җаны-тәне белән ятакка чакыруын һәм күз карашы белән үк назлый башлавын тойды һәм ялт итеп кенә юрган астына керде һәм башыннан кала юрганга бөркәнде. Ул да түгел Приск аны юрган астыннан эзли башлады. Чыр-чу килделәр, бер-берсеннән качышлы уйнауга кайтып калды, ахыр бер-берсен таптылар, кочаклаштылар да йөрәк тибешләрен, кайнар сулышларын тоеп, тынып калдылар. Йөрәкләре генә сөйләште бугай. Бу уен Таңчулпанга шул чиккә җитеп ошады ки, кат-кат кабатлыйсы килде. Ләкин ир-канаты аны эләктереп алган иде инде – җибәрмәде, назлый-сөя башлады. Таңчулпан исә аның кочагыңа иңүгә, тагын ни булыр дип сулышын алырга да куркып, тынып калды. Ләкин бу чын курку түгел иде, бу илаһи бер якынлык кылуга юнәлгән тансыклау мәленә җавап көтү генә иде.

Тансык иде Таңчулпанга иренең назлавы. Сөю-назланудан ул кайчак чарасыз калгалады, әле күккә ашты, әле инде ни кылыйм тагын дип, татлы итеп ыңгырашып алды. Әнә шунда мифик сагыштан туган мәхәббәт ялкыны аны иренә таба кузгатты – ул ир-канатына кулын сузды. Әмма ул аңа кагылырга да өлгермәде, Приск аның кулыннан эләктереп, кочагына иңдерде. Бу хәл шул хәтле тиз булды ки, хыял хиссиятенә төренеп яткан Таңчулпан, бөтен тәне-җаны белән эреп киткәндәй тойды үзен.

– Син йокламыйсың икән ич, Чулпаным!

– Мин синең уянганыңны көтеп яттым, – диде Таңчулпан, аның кайнар сулышын тәнендә тоеп.

– Мин күптән уяу инде, күгәрченкәй, нишләп бу һаман гөрләми дип кенә ятуым иде.

– Торабызмы?

– Ә син миңа кичтән ни әйттең? Исеңә төшеримме әллә? Сине кымтырыклый башлагач, йоклыйк инде, бәгырь, иртәнгә калдырыйк димәдеңме?..

– Син мине дөрес аңламагансың, бәгырь. Мин сиңа алай дип әйтмәдем, иртәнге аш татлырак була дидем, иртәнгә калдырыйк дидем.

– Чынлап та иртәнге аш татлырак микән, без аны хәзер сынап карыйбыз, күгәрченкәй...

Әйе, ул аңа ияреп үз теләге белән чит-ят калага килде. Кем дә аны көчләп Прискка биреп җибәрмәде. Атасы аңа бер тапкыр әйткән иде, кайчандыр ул да Римда булган, аз-маз укыган да хәтта. Ләкин ул аннан качкан, ошамаган аңа империя тәртипләре. Хак, Рим, Константинополь калалары мәшһүрлекләре белән аны да тартып тордылар. Ләкин Прискны очратканга кадәр ул һич тә ошбу олы калада яшәрмен дип уйламаган иде. Бу аның язмышыдыр, күрәсең. Приск назлаганнан соң тын гына яткан Таңчулпан әнә шуларның барысын да янә бер тапкыр күңеле аша уздырды. Үзе теләп кылган гамәленә ул ышанды да, ышанмады да. Ә бит бер тапкыр гына икеләнмәде, йөз тапкырдыр, мөгаен. Әмма йөрәген Приск яулаган иде инде, үзе белән һични кыла алмады. Шулай да Прискны бик яратса да йөрәге нидер тоя, күңеле нидер сизенә, аңа биредә җиңел булмаячак. Аннары соңгы көннәрдә тик торганда каласы һәм даласы төшенә керә башлады. Хәтта кырында Приск ятканда да ул туган яклары турындагы уйлардан арына алмады. Бер тапкыр хәтта кыеп, шул хакта Прискка да әйтергә теләгән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, ир-канатын кыен хәлгә куярмын дип курыкты. Ул инде бу юксынуның ни икәнен аңлаган иде – аңа туган даласы җитми, су буйлары, атлар кешнәве, тагын әллә ниләр шунда, бигрәк тә алмачуар аты. Ул аңа исеме белән генә дәшәр иде – Кашкам, һәй, чабып та күрсәтер иде алмачуары, бәйгеләрдә еш кына асыл егетләрне узып, кыз башы белән иң алдан килер иде. Атта чабуның чын тәмен ат бәйгеләрендә катнашкан кеше генә беләдер, мөгаен – атта чапканда җан рәхәте кыла кеше, бигрәк тә далада кош итеп сизә башлый үзен, канат үскәндәй хис итә. Присккамы моны аңларга. Бу хакта Таңчулпан, әлбәттә, Прискка әйтә алмады. Чөнки ул аны барыбер аңламас иде. Аны аңласалар ат өстендә туып, ат өстендә үлгән дала халыклары гына аңларлар кебек. Гуннар исә тәпи йөрер-йөрмәс ат менәләр, ни гаҗәп, ир балалар да, кыз балалар да. Бәлки шуның өчендер гуннарда ир белән хатын-кызны аера торган зат юктыр. Ир дә – ул, хатын-кыз да – ул.

Көн Таңчулпан теләгән шөгыльдән башланды. Наз-сөюдән сүрелеп җитмәгән килеш тора-торуга күлгә төшеп, коенып менде. Күлдән чыккач каравыш кыз ана халат китерде. Таңчулпан каравыш кыз китергән кызыл халатны иңенә салып кергәндә Приск табында аны көтеп утыра иде инде.

– Тизрәк йөр, хан кызы, мин ашыгам, – диде ире һәм табактагы кызыл алманы алып капты.

Танчулпан ирнең сүзләренә гелән игътибар итмәгәндәй тиз-тиз өстен алыштырды да табын янына килеп утырды. Күз ташлауга ук күрде ул – ире кинәт кенә җитдиләнеп киткән иде.

– Көн матур бүген, аяз, кояш, – диде Таңчулпан. – Су да Җылы сыман, рәхәт. Судан чыккач кына бераз салкынча булып китте.

– Сине чукындыручы атаң император үзе булыр, – диде Приск гадәти бер хәбәр җиткергәндәй, ә үзе әле бер ризыкка үрелде, әле икенчесенә. – Император моны үзе теләде, Чулпаным.

– Син миңа икенче тапкыр инде Чулпаным дип дәшәсең кабат искәрәм, минем исемем Таңчулпан.

– Чукынганнан соң сиңа икенче исем бирерләр, ләкин нинди генә исем бирмәсеннәр, мин сиңа Чулпаным дип дәшәрмен күгәрченем.

– Император миңа нинди исем тәкъдим итте соң?

– Исемне бер император гына түгел, епископ та сайлый Килешерләр, хан кызына начар исем кушмаслар.

Таңчулпан табактагы койкага үрелде, алды, уз савытына салып ашый башлады. Койка кагылган саен калтыранып тора иде. Сиңа яңа исем кушабыз дигәч, нигәдер аның йөрәге койка кебек калтырый башлады. Ир-канаты кинәт кенә аның үтә бер изге булган нәрсәсенә кагылган шикелле тоелды. Рәнҗү тоймады, ә менә кимсенү тойды. Ары таба ул иренә дәшмәде. Күренеп тора, ирнең дә кәефе юк. Таңчулпанына епископ бирәсе исем, күрәсең, ир-канатына да барыбер түгел иде.

– Сезнеңчә Чулпан ничек атала дидең әле?

– Әйттем ич инде – Венера.

– Әйе, Венера бит әле, – диде Таңчулпан битараф бер рәвештә, чөнки аңа Элиана бу хакта илдә чакта ук аңлаткан иде инде.

– Ләкин сиңа ул исемне алырга ярамас, Чулпаным. Сиңа башка исем кушарлар. Ә син минем өчен, кабат әйтәм, һәрчак Чулпаным булып калырсың.

– Ни өчен, нигә алай дисең?

– Венера мәҗүси греклар исеме. Бүгенге греклар гаять диндар халыкка әверелделәр, исемнәрне яһүдләрдән алдылар. Бер сүз белән, борынгы бабалары йөрткән исемнәрне бөтенләй оныттылар. Ярый, анысын куеп торыйк. Мин синең өчен шат, Чулпаным. Үги ана булса да Элиана сине күп нәрсәгә өйрәткән.

– Әйе, Приск, мин аңа рәхмәтле. Ул мине грекча укый-язарга, оста итеп сөйләшергә өйрәтте. Ул гынамы, укыган бер китапка үз фикереңне әйтергә өйрән дип тукыды. Ләкин мин Элианага кадәр Хилхәл атакайдан да белем алган идем, Приск. Хилхәл атакай мина: «Халыкка хезмәт итәргә өйрәнмәгән түрә үз рухына да хезмәт итә алмаячак», – дип кабатлар иде.

– Хилхәл атакай акыллы карт, мин аның белән сөйләштем. Әйе, акыл иясе ул. Һәм мин анда шуны сиздем вә күрдем – ул синең атаңның киңәшчесе генә түгел, рухи атасы да, ягъни мөгаллиме дә булды.

– Хилхәл атакай Тәңрене зурлый, Тәңре юлны Буддадан алган дип бара.

– Бәхәссез, Чулпаным, бер генә дин дә шыр-шәрә урында тумаган Ләкин диннәр турында бәхәсләшүне мәгънәсез шөгыльгә саныйм мин. Динне һәр халык үзенчә кабул итә, үзенчә аңлый, халык кына түгел, һәр кеше дә. Әйткәнемчә, греклар динне «Яһүдләрдән алалар, ләкин динне үзләренең вәзгыятенә, мохитына килештереп язалар. Изге китапларын дим. Борынгы яһүдләр Сөенчесе белән грекларның Яңа Сөенчесе арасында зур аерма. Ни өчен соң греклар үзләренең борынгы бабалары Аллаларына хыянәт итәләр, ә ниндидер үзләренә ят булган дингә табына башлыйлар? Чөнки яһүдләр белән грекларның беренче максатлары – Рим империясе канаты астыннан котылу була, ягъни колбиләүчелектән. Христиан дине исә бу ике халыкны берләштерә, ягъни без барыбыз да Аллаһ колы дигән сәясәтне уздыра. Ягъни бу дөньяда император да, балыкчы да, виноград үстерүче дә, иген игүче дә, арба ясаучы да, көтүче дә – барыбыз да Аллаһ коллары, дигән фәлсәфә уздырыла христиан динендә, дөресрәге Яңа Сөенчедә. Грекларның бердәм булып христиан динен кабул итүләре аларга римлылардан аерылып чыгарга бер сәбәп була. Һәм гасырлар буена колония булып яшәгән халык шушы дин аша азатлыкка ирешә, мөстәкыйльлеккә, Чулпаным. Азатлык исә, мөстәкыйльлек бу дөньяда һәр халык өчен дә бөтенләй үк вак мәсьәлә түгел, ул Хода биргән җирдә ирекле рәвештә яшәү дигән сүз.

– Ләкин бит Византия үзе бик тиз империягә әверелә.

– Аның каравы әнә шул дин аша коллар тотудан ваз кичә, – диде тора башлап Приск.

– Бу чынлап та шулаймы, Приск?

– Шулай ук булмаса да, аяктагы богаулар чишелгән. Византия Рим империясе тәртипләрен беркайчан да кабатламаячак. Колбиләүчелеккә бер синең атаң Атилла хан гына аркан ташларга җыенмый, аңа христиан дине күптән аркан ташлады инде, тик җиренә җиткерә алмый калды. Ләкин миңа бернәрсә ачык, Чулпаным, Ауропа халкы коллык богауларын сала башлады, һәм моңа соңгы ноктаны синең атаң Атилла хан куяр кебек миңа.

– Димәк, Приск җаным, кол булмау өчен христиан динен кабул итәргә кирәк. Шулаймы?

– Шулай, Чулпаным, шулай. Чөнки без синең белән шул иңне кабул иткән илдә яшибез. Әйдә, киенә-киенә сөйләшик әле. Син чукынырсың һәм сиңа берәү дә сүз әйтә алмас. Аннары император кадәр император синең атаң булырга ризалык бирде, үзе...

– Хилхәл атакай әйтер иде: көчле – көчсезгә, белемле – наданга ярдәм иткәндә генә ил һәм халык чәчәк атар дип.

– Минем төп максатым, Чулпаным, кеше күңелен аның аңы аша аңлау һәм аңы аша ана тәэсир итү. Хак, бу дөньяда башын диванага салып йөргән наданнар өчен дә юл бар – мәктәпләп ачу. Һәм һәр кешене уку-белемгә тарту.

– Көчләү файдасыз фал, Приск җаным.

– Чарасыз калганчы, кешене көчләп укыту киләчәк буынның изге максаты булырга тиеш, Чулпаным.

– Мин бит укудан баш тартмыйм, нигә бу сүзләрең минем күзгә карап әйтәсең? Мин бары тик сине аңларга телим, синең дәрәҗәңә ирешү өчен миңа нишләргә кирәк?

– Укырга, укырга, Чулпаным. Мин сиңа империяләр тарихын бирәм, борынгы грекларның фәлсәфә китапларын. Укы. Борынгы бавиллар, мисырлар, Рим, ниһаять, ничекләр коллар исәбенә чәчәк атканнар да, ни өчен көтмәгәндә таралганнар, беришләре хәтта тәмам юкка чыкканнар. Бүген исә гасырлар буена чәчәк аткан Рим империясе таралу алдында тора...

– Син хаклы, Приск җаным, хаклы. Тарихны белмичә, киләчәкне күзаллап булмаячак. Һәр кеше өчен дә кирәк фал бу. Бүгенге көннән мин синең иң тыңчыл шәкертең булачакмын. Китапханәң ачык, керәсе дә, тиешле китапны табасы да укыйсы гына...

– Безгә кузгалырга вакыт. – Приск киенгән иде инде, әкрен генә килде дә, көзге алдында торган Таңчулпанны кочып алды. – Мин кайчак, синен өчен куркып куям, Чулпаным.

– Кемнән?

– Белмим. Үзем дә аңлап җиткермим, әмма курку бар.

– Руханиларданмы, әллә императорның үзеннәнме, Приск җаным?

– Тегеләрдән дә, болардан да. Бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйдән. Мина калса, ул бөтен дөньяга үчле кеше. Шул исәптән, сиңа да, миңа да... Атаң Атилла хан аның уй-хыялларын юкка чыгарды, Вигиләйгә биреп җибәргән алтынын алып калды, моның өстенә императорга янады. Хрисафәй атакайны богаулап Гунстанга озатырга кушты, император атаңның бу әмерен, дөресрәге таләбен үтәмәде, Хрисафәйне мин илдән куам дип атана хат язса да, куа алмады, карт шайтан әле булса Константинопольдә.

– Нигә кумаган икән соң?

– Хрисафәйне Феодосийның тутасы Гөлсәрия яклап чыккан диделәр. Йә кузгалдыкмы? Әйдә.

– Бар, залга чык та аз гына диванга утырып тор әле. Мин җыенып җитмәдем. Сабыр ит аз гына. Итәрсеңме?..

– Итәрмен, – диде Приск һәм залга чыгып, диванга чумды. Чумды да уйга калды. Прискны хәрам атакай Хрисафәй язмышы борчымый иде. Ул Чулпаны турында уйланды. Атилла хан никадәр куәтле булмасын һәм акыл белән эш итмәсен, кызы да болай ук ушлы һәм укырга хирыс булыр дип уйламаган иде. Шунда келт итеп исенә төште. Өйләнер алдыннан тик торганда икеләнә калган иде ул. Юк, икеләнү үк түгел иде шикелле, башта өйләнүне уен итеп кабул итте бугай. Бит ул грек. Кыз туенда катнашу ана кайчандыр булган балачак уенын хәтерләтте. Аннары аңа – христиан динендә булган кешегә бу өйләнү берни дә йөкләми иде. Ходасы каршында ул гөнаһсыз калачак иде, шул исәптән халкы алдында да. Ләкин кызны куып тоткач һәм аның белән даладагы киез йортта атна буена сәер бер оҗмах сыман дөньяда яшәгәч, Приск аңлады – ары таба ул бу кешесез яши алмаячак. Әнә шунда киез өйдә, дала уртасында кисәк кенә барысы да чынга әверелде. Менә хәзер алар бергә яшиләр, ахыр килеп чукынуга кадәр барып җиттеләр. Менә монысы җитдирәк иде инде. Таңчулпанны чукындыру айларга сузылырга мөмкин. Чукыну тәртибен Приск яхшы белә. Чукынучыларның һәммәсен дә анадан тума шәрә калдырып, тәненә зәйтүн мае сөртәләр, ахыр килеп анадан тума шәрә көйгә епископ алдында тезләнәләр һәм атнасына бер мунча кермәгән сакаллы «сабый» аларны тәре белән илаһиландыра. Без, греклар, гуннарны кыргыйлар дип кинәнәбез, үзебез кем соң? Кешеләрне, бигрәк тә хатын-кызны чукындыру кагыйдәсе үзе үк кыргыйлык түгелме соң?! Гуннар бу тәртипне һич тә кабул итмәсләр иде. Иллә нишләмәк кирәк, аның Чулпаны да әнә шулай чукынырга тиеш булачак, иң хәтәре, шунсыз ул аның хатыны санында йөри алмый, гәрчә ничәмә айлар инде бергә, бер мендәргә башларын куеп йокласалар да. Бүген алар янә сарайда булырлар, һәм император Таңчулпанны чукындыру көнен билгеләр. Император үзе! Шаккатмалы хәл. Нигә император үзе? Рухани атакай гына җитмәгәнме?.. Ахыр килеп, чукындыручы атакай кем булыр, хәрам атакай Хрисафәйме?.. Йа Хода, шулай булганда Приск нишләргә тиеш соң? Һични эшли алмаячак. Димәк, бер Ходага гына ялварырга туры килә. Ләкин ишетерме аны Хода, ят җирләрдән Грециягә китерелгән яһүдләрдән килгән, әмма йөзен генә түгел, рухын да алыштырган Гайсә пәйгамбәр?..

Өйдән чыккач та, култыклашып юлда барганда да Приск шул турыда уйланды. Бит гуннар да кеше янында кеше, ак йөзлеләр, хәтта бездән дә аклар, ак тәнлеләр, Приск ялангач Таңчулпанны сөйгән саен әнә шул чынаяктай ак тәннән аерыла алмый интекте. Ә туннарның чәчләре җирән, ак чәчлеләр дә бар, кара чәчлеләр дә, ә бездә күбесе кара чәчле. Тәне һәм чәче ак икән бу халыкның күңеле дә актан ак, пакьтән пакь. Кем боза соң кешене бу дөньяда, кем һәм ни өчен берсен грек, икенчесен гун-гот дип атый? Һәр халыкта да сәләтле балалар була, ә менә римлылар үзләрен дөньядагы бар халыклардан да өстен күрәләр. Рим империясенең таркала башлавы да шуннан булды бугай. Үтә горур, үтә тәкәббер римлылар үзләрен дөнья кендеге итеп күрә башладылар. Ә Ходай бар, Ходай бер. Юк, Ходай аларга янамады, Ходай аларга гуннарны җибәрде. Римлылар үзләрен без бу дөньяга мәңгегә килдек дип уйладылар бугай, коллар исәбенә баюга йөз тоттылар. Тик коллар да Хода балалары икән шул. Әнә шул Ходай балаларында бай яшәгән римлыларга карата көнчелек туды. Моның ахыры яман бетүе бар, бик яман хәтта, әгәр дә мәгәр император Валентиан үз вакытында акылына килмәсә... Император Феодосийга Атилла ханны көнбатыш Римга өстерергә мөмкинлек туды. Тудырды ул мөмкинлекне гап-гади әдип һәм аның киңәшчесе Приск. Ә бу инде сәясәт. Сәясәт исә кешене әллә нинди фаҗигале хәлләргә алып керергә мөмкин. Әнә шул сәясәткә кереп китте бугай Приск. Хода ярлыка күрсен. Җитмәсә әнә шушы сәясәткә сөйгән хатынын алып кереп бара. Чулпаны исә аның йөрәген генә түгел, күңелен дә яулады, дөресрәге яулый бара. Бер уйлаганда, бер Таңчулпанны гына түгел, туннарны да шул сәясәткә алып кереп бара ич. Бу гаять кыю һәм курку белмәс батыр халык үзләренең кибитка дигән япмалы арбаларында, иң гаҗәбе, гаилә һәм бала-чагалары, мал-туарлары белән империянең йөрәгенә дияргә була килеп утырдылар. Готлар «Алла камчысы» дип атаган Таңчулпанның әтисе Атилла хан ике империядән дә ясак салдырып ята. Менә моны аңлавы кыен иде. Ничекләр империя кадәр империя шул хәлгә төште соң?! Нинди кодрәт һәм көч-гайрәт йөртә бу гуннарны? Нинди гадәти булмаган куәткә ия булды икән бу халык?!

Бер сүз белән генә аңлатуы кыен иде. Ярый, анысы да булсын, ди. Үзе. Үзе нишләде? Моңа кадәр хатын-кызга гомумән битараф булган Приск тотты да әнә шул халыкның хан кызына өйләнде. Ә бит хәтта гүзәл мәрхүмә Феодора да аны шул чиккә җитеп чарасыз итә алмаган иде. Аның кырында ул шашкан хисен тыя алды, тыйды, сабыр булырга өйрәнде. Ә монда Атилла хан кызын күрде дә гүя акылдан язды. Хак, ул башта бу кызга өйләнүен сенатор Максимин оештырган сәясәт дип юатырга тырышты үзен. Ләкин юатырга тырышты гына, үзе һични кылмады, киресенчә, туй көнен зарыгып көтеп алды. Хәзер ул әкрен генә инана бара: Таңчулпанында Хода биргән акыл бар – моның өстенә күз алмастай гүзәллек, ошбу кыз балага җан иңдергәндә фәрештәләр аның өстендә канат җилпеп торганнар булса кирәк, юкса бер кешегә бу кадәр зифалыкны, калебсынны каян җыймак кирәк. Калкурак янбашлар, җәйранныкыдай озын аяклар, кара мәрҗән кунгандай тулынкы күкрәкләр, тылсым көченә ия булган чак кына эчкә батып торган кендек... Әнә шуннан Хода иңдерә диләр адәм баласына җанны, вафат булганда шуннан чыгып та китә икән ул җан дигән нәрсә... Әнә шул сылуны назлаганда исерткеч томан эчендә зиһене тулганганда Приск һәрчак күккә ашты. Ә инде күктән төшеп, чалкай яткач: «Күр әле, мондый бәхет тә бар икән бит бу дөньяда, ә ул ничәмә еллар буйдак яшәде, нидер көтте, нидер өмет итте», – дип уйлады.

Сарайга җитәрәк Приск туктады һәм Таңчулпанның ике кулыннан алды да күзләренә карады. Ул чынлап та бәхетле иде бу мәлдә, күргән-белгәннәре көнләшерлек дәрәҗәдә бәхетле. Күрә ич, аның хатынына барысы да игътибар итәләр, карашлары белән озатып калалар. Юк, Прискка түгел, аның сөйгәненә карыйлар. Сарай ишек-капкаларында торучылар да, сарайга оялаган куштаннар да, хезмәтче-караучылары да – барысы да аңа түгел, гүя ул юк иде, ә аның хатынына карыйлар. Әллә сокланып, әллә кызыксынып, бер Ходай белә. Җүләр хатыны белән мактаныр, диләр, хатынына әнә шулай игътибар иткәч, һәммәсе карашы белән озата калгач, Приск борынны чөя төште хәтта, һәм борын астыннан гына үз эченә елмаеп, кинәнеп барды. Сәер хәл, Константинопольгә кайткач, Таңчулпан җырламас булды, алгы санга ни сәбәпледер гүзәллеге, матурлыгы чыкты. Ир картайса да гөнаһ картаймый, диләр, христиан дине кагыйдәсе буенча ул гөнаһ кылды, мәҗүси кызга өйләнде һәм, ни галәмәт, моның өчен мыскал да үкенми, киресенчә, үзен үтә бәхетле тоя. Пропер Тирон бугай, грек язучысы, үзенең китабында руханилар Августин белән Британиядәге Пелагей арасында барган бәхәстә берсе икенчесенә: «Кешелектәге хәзерге диктатлыкны һәм коллыкны чиркәү уйлап тапмады, коллык адәмнең беренче гөнаһыннан ук килә», – дип ышандырырга, коллыкны акларга тырыша.

Ниһаять, алар тәхет каршындагы бүлмәгә керделәр. Ишек сакчысы Прискны таныды һәм тәхет ягына ишекне киереп ачып куйды.

– Рәхим итегез, рәхим итегез, Приск галиҗәнаплары.

Тәхет ягына аяк басулары булды, Феодосий тәхетеннән торып, аларга каршы кузгалды. Императорның башында таҗы юк иде, башында кызыл төстәге чәпләшкә генә, өс киеме алтын һәм көмеш җепләр белән тукылган – җем-җем итеп тора Император кара сакалын матур итеп түгәрәкләп кырган. Кул бармагы саен берсеннән-берсе эре ташлы кыйммәтле балдаклар. Әнә шул балдаклар тезгән кулын әүвәл император Таңчулпанга сузды, күреште. Шуннан соң гына Прискның терсәгеннән алып, түргә таба әйдәде.

– Гуннар ханы горур Атилла хан белән дуслашуыбызга мин бик шат. Приск. Рәхмәт сиңа.

– Рәхмәтне хан кызы Таңчулпанга әйтегез, галиҗәнаплары. Барысын да ул хәл итте.

Император туктады, әйләнеп Таңчулпанны көтеп алды һәм хатын якынайгач, аны да терсәгеннән алды.

– Мин яраннарыма һәрвакыт әйтә килдем, хатын-кызларны сәясәттән читләштерергә ярамый дип. Ә безнең хәрам атакай хатын-кыз дисәң коты алына. Имеш, аларга ышаныч юк, имеш, алар оҗмахтан ук гөнаһлы халык. Ялгыша, ялгыша, картлач. Хәер, хатын-кызны яратмау агакай өчен табигый хәл дип кабул итик.

Алар Таңчулпанны якындагы кәнәфигә утыртып, икесе арырак китеп сөйләшә башладылар. Таңчулпан аларны ишетеп торды.

– Приск, Атилла хан Хрисафәй атакайны кискен рәвештә таләп итә. Нишләргә тиеш мин, Приск? Чынлап та Хрисафәй атакайны богаулап ханга озатыргамы, әллә булмаса барысына да кул селтәп, дәшми калыргамы?.. Ләкин миңа аны барыбер җибәрергә туры килер, миңа аны, Приск.

– Кая тели, шунда китсен, галиҗанәпләре.

– Шулай итми дә булмас, – диде император һәм ул да Таңчулпан ягына күз төшереп алды. – Хатынын чибәр, мин синең өчен шат, Приск.

– Мине бернәрсә борчый, базилевс.

– Йә-йә, әйт, ни борчый яшь хатынга тарган ир-атны?

– Без сезгә зур йөк белән килдек, базилевс. Хәтерем ялгышмаса, сез миңа Таңчулпанны чукындырганда үзем атакай булырмын дигән идегез.

– Мин әйткән сүземдә калам, Приск. Мин бу хакта руханига да әйтеп куйдым инде. – Император йөз сиксән градуска Таңчулпанга таба борылды, туры карады һәм имән бармагы белән генә аны үз янына дәште. – Хан кызы үзе ризадыр бит?

– Мин риза, галиҗәнаплары, – диде Таңчулпан һәм күлмәк итәгенә тотынып, нәкъ Элиана кушканча чүгеп куйды.

– Браво, браво, Приск, браво. Мөлаем зат тапкансың, мактыйм, мактыйм һәм синең өчен горурланам. Исеме безнеңчә Венера дидеңме әле?

– Әйе, Венера, галиҗәнаплары.

– Грекча да әйбәт сөйләшә.

– Сөйләшә, галиҗәнаплары, китаплар да укый, яза да.

Бу юлы император гаҗәпләнүен яшермичә, Таңчулпанга карап елмайды, янына ук килде.

– Атилла хан кызы Венера, димәк. Минем китапханәчем һәм киңәшчем Прискның хатыны. Сез, балакай, Хода телендә сөйләшә, укый, яза белүегез белән горурланыгыз.

– Мин горурланам, галиҗәнаплары, – диде Таңчулпан һәм янә бармаклары белән итәк очын тотып, чүгеп куйды.

Император Прискка таба борылды.

– Син язмаларың турында онытма, оныта күрмә дим. Атилла ханда булып кайттың, җитмәсә кызын алып кайткансың империя өчең зур җиңү бу. Минем өчен дә. Боерган итсә, чукынгач та никах укытырсыз һәм тулы хокуклы империя гражданнары булып китәрсез. Мин моны үзем телим, Приск, ишетәменме, император Феодосий моны үзе тели. Максимин миңа, Атилла хан кызын сакларга мең атлы яугир җибәргән Син ул гаскәриләрне минем сараем сакларга бирерсең, сиңа шул хәтле яугир? Мин сиңа үз сакчыларым бирермен. Мин сараем саклаучы эчкече готлардан туйдым, тәмам гарык булдым. Узындылар, хәтта яраннарымны санламый башладылар. Аннары үзләренең мәҗүси диннәренә тугры кала бирәләр. Арейлар ич алар. Ә миңа ул дин ошамый.

Приск ни әйтергә белмичә, бер урында таптанып алды, Таңчулпанга күз төшерде. Имеш, ишеттең ич, ни әйтәсең, гаскәриләр синеке. Йә, җанкисәгем, әйт бер сүз, ишетеп торасың ич.

– Базилевс, кичерә күрегез мине. Гаскәриләр хан кызы Таңчулпанныкы, ул ни әйтә шул булыр.

– Приск, Приск, мин аның гаскәриләренә үзе белән бергә чукынырга шарт куймыйм. Ләкин тора-бара өйрәнерләр, килешерләр. Барысы да үз җае белән эшләнер.

Таңчулпан атлы сугышчылары турында сүз чыккач та барысын да аңлаган иде. Ләкин кисәк кенә икеләнә калды. Атасы бу хәлгә ни әйтер, гәрчә мен сугышчы синеке дисә дә, аларның күбесе грекча бер авыз сүз дә белмиләр. Әйе, нишләргә тиеш ул? Гаскәриләрен империягә бирергә хакы бармы аның? Бар, әлбәттә. Ләкин гуннар ич алар, атта гына орышырга өйрәнгән гуннар. Ә монда аларны император Феодосий сарай сакларга алмакчы. Таңчулпан атасы әйткән сүзләр белән котылырга булды.

– Бездә, галиҗәнаплары, ир – баш, хатын – муен, диләр. Мин бу четерекле чараны иремә хәл итәргә хокук бирәм. Теләсә нишләсен, тели – сезгә бирә, тели – илгә кайтарып җибәрә. Ләкин кисәтеп куям, галиҗәнаплары, атам гаскәриләрне миңа бирде, миң исә аларның язмышын иремә тапшырам, ягъни сезнең киңәшчегез Приск Панийскийга.

– Браво, браво, Атилла хан кызы, браво. Тагын бер сүз, бер генә сүз, сылу Венера, бер генә сүз. Миңа җиткерделәр, вандаллар, белмим кем котыртуы беләндер, диңгезне кичеп, Карфагенга таба юнәлгәннәр икән. Әйтче, хан кызы Венера, Атилла ханның монда катнашы бармы, ягъни вандаллар короле Гейзерих үзбаш Карфагенга таба кузгалдымы?

– Вандаллар короле Гейзерих атам белән солых төзегәч кенә Карфагенга таба кузгалды, галиҗәнаплары. Моңа мин үзем шаһит.

– Хәйран, шаккатмалы хәл, Приск, шаккатмалы хәл. Син бит безгә бәһасез хәзинә алып кайткансың, бәһасез хәзинә. Җитте, булды. Озын-озакка сузмый чукынасыз, сылубикә. Шулай диләр бугай гуннар хан кызларына. Гаскәриләрегезне сенатор Максимин барып алыр, яхшы биналарга урнаштырыр. Курыкмагыз, ул аларга бар шартларны да булдырыр. Ә бүгенгә хушыгыз, хуш...

– Үп мине, Приск, үп инде, – диде сарай баскычларыннан төшүгә Таңчулпан. – Үп, сафландыр мине, сөттән ак, кардан пакь булып калыйм.

– Император безне пычрак эшкә, сәясәткә алып кермәкче, Чулпаным. Ул атаңны Римга юнәлтмәкче. Һәм моңа иреште дә бугай инде. Атаңнан качып киткән Аэцәй Рим императоры Валентиан кул астына барып кергән. Атаңнан алып качкан гун атлы гаскәре белән империядә баш күтәргән 20 мең бургундны үтерә, сигез мең готның башына җитә. Равенна – Рим ялчысы ул хәзер. Мин моны сиңа шуның өчен әйтәм, Чулпаным, Аэцәйнең гаскәр җыеп, атана каршы чыгуы бар. Бу хакта император Феодосий да хәбәрдар.

– Безгә соң барыбер түгелмени, Приск?

– Барыбер түгел, Чулпаным, барыбер түгел. Аэцәй гуннарда орышка өйрәнгән тәҗрибәле полководец, гот короле Теодорих белән берләшеп алулары бар. Теодорих король атаңның шактый көчле дошманы. Атаңа авырга килмәгәе дим.

– Мин нишли алам соң, Приск?

– Башта чукынырга, аннары күз күрер, Чулпаным. Моның өчен сиңа Инҗил белән Псалтырьне ятларга туры килер.

– Мин аларны ятлармын, Приск. Аннары нәрсә?

– Аннары Пасха көнен көтеп алырбыз. Рухани атакай сине анадан тума шәрә калдырып, алдына тезләндереп, көнчыгышка каратып, неофит тәресе белән өч тапкыр чукындырыр.

– Бусы нигә тагын?

– Оҗмахтан куылган Адәмне искә төшерү өчен, ул кылган гөнаһны һәм синең җанына кереп оялаган шайтанны куу өчен.

– Минем мыскал да гөнаһым юк, күңелем пакь, Приск.

– Дөньяда гөнаһсыз кеше булмый, Чулпаным. Саф икәнсең, тагын да сафлана төшәрсең.

– Тагын ни?

– Тагынмы? Җомга көнне шайтаннардан баш тарту, шайтаннар коткысыннан котылу. Патриарх дога укыганда син иблистән баш тартасың. Бу чакта көнчыгышка карап «Ышанам!» догасын укыйсың.

– Тәңредә дә ул догалар бар, анда да көнчыгышка карап, төрле әшәке коткылардан Тәңредән саклавын сорыйсың. Һәм, ни гаҗәп, көнчыгышка таба тезләнеп. Йә, тагын ни кылырга тиеш булачакмын мин?

– Чукындыру мәле. Иң тантаналы чара, сине якшәмбе көнне чукындырырлар. Сине тәмам изгеләндерү һәм сафландыру өчен суда коендырырлар.

– Җитеп торыр, Приск. Мин чукынмас борын бу хәлләрдән туйдым.

– Чулпаным, син сабыр канатларың җыя алсаң гына тулы канлы христиан була аласың. Килеш. Минем мәхәббәтем хакына...

Таңчулпан туктады, алар тирәсендә үтеп-сүтеп йөрүчеләр өзелмәсә дә, Прискның күзләренә карады. Тутсылрак йөзле иде Приск. Төз борынлы, аз гына озынчарак йөзле, сакал-мыегы куе кара, әмма күзләре зәңгәр, куе булмаган кашлары тырпаебрак тора. Таңчулпанның әнә шул тырпаеп торган кашларны сыйпап куясы килә иде. Әле дә ул шулай итте, ир-канатының кашларын сыйпап куйды һәм:

– Тынычлан, бәгырь, мин ул сынауны үтәрмен, синең хакыңа. Кашларың кебек тырпаерга гына торасын үзең.

– Синең кочагыңа ашкынудан ул, Чулпаным!

– Чын христиан булу өчен тагын нишләргә тиеш булачакмын мин?

Приск дәшмәде, хатынын култыклап алды да әкрен генә атлап китте.

– Куеп тор әле син ул хәлне, Чулпаным. Иң мөһиме сиңа чукыну түгел, уку. Инде бик беләсең килә икән, бишенче чара итеп пакьләнү каралган.

– Анысы нәрсә тагын?

– Анысын мин үзем кылырмын, яме! – диде Приск Таңчулпанның колагына кайнар сулышын өреп.

– Туктале, Приск, мин әнә шулай анадан тума шәрә килеш торганда император Феодосий да анда буламы?

– Син анда Ходадан башка берәүне дә күрмисең, Чулпаным, һәрхәлдә күрмәскә тиешсең.

– Ягъни Гайсә пәйгамбәрдән башка. Әйеме?

– Әйе.

– Уф! – диде Таңчулпан янә туктап. – Ахмаклык бит бу, Приск! Кем уйлап тапкан боларны?



– Руханилар, руханилар, Чулпаным. Миңа ачуланып карама. Бу синең беренчел заруриятең түгел, икенчел заруриятен. Беренчел заруриятең фәнни һәм тарихи китаплар уку. Иртәгә үк тора-торуга кулыңа Аристотельне, тарихчы Геродотны, Валерий Максимны, Иосиф Флавийны, Плутархны, Платонны, Сенеканы, Тацит, хәтта Юлианны тоттырам. Укы, өйрән, буш вакытларында шул китаплардан тәэсирен белән минем белән уртаклаш. Бары тик шуннан соң гына диннәрнең асылына төшенерсең. Христиан диненең асылы исә сәясәт һәм шул сәясәт аша хакимиятне кулда тоту, Чулпаным, һәр дин шулай. Хәтерем ялгышмаса, рим-яһүдләр тарихчысы Иосиф Флавии Гайсә пәйгамбәрне яһүдләр иленнән китәргә мәҗбүр итә, ул Галлиягә китә һәм шунда аның дөньяга карашы үзгәрә. Бу илдә ул үзенә тарафдарлар, фикердәшләр таба һәм греклар йөзендә. Чөнки бу вакытта Рим империясе кул астында бер яһүдләр генә түгел, греклар да иза чигәләр. Шуның өчен Иосиф Флавий үз хезмәтләрен грек телендә яза. Хак, шул ук хезмәтне яһүд телендә дә язган дигән фаразлаулар бар, ләкин минем кулыма ул китап кермәде. Менә ни өчен христиан динен иң әүвәл Рим кул астында интеккән греклар күтәреп алалар, чөнки христиан дине колбиләүчелеккә каршы юнәлтелгән була. Христиан дине өчен барысы да бертигез, мунча ягучы да, император да. Греклар өчен бу бик тә вакытлы килгән һәм кулай дин була. Христиан диненең олуг сәясәткә ия икәнен беренче булып Константин күреп ала һәм сәясәтен уздыру өчен шул диннән файдалана, һәм күп санлы дошманнарын җиңеп, тарихта булмаган уңышка ирешә. Ул үзенә башкала күтәрергә Византия төбәген сайлый, ягъни борынгы греклар яшәгән якны. Хак, анда бер греклар гына яшәмиләр, күп санлы башка халыклар да яшиләр. Әмма христианнарның атасы булып үзе кала. Әйе, үз сәясәтен уздыру өчен моннан да уңай шартны тудыру мөмкин булыр идеме икән. Юк, әлбәттә. Менә ни өчен дин ул дәүләт сайлап алган сәясәт дип әйтәм. Әнә шулай килә Византиягә христиан дине, Чулпаным. Ә инде борынгы Визант илен Константин үлгәч, Константинополь дип атыйлар.

– Мин Аммиан Марцеллинны укыдым, христианнарның руханиларын бер дә мактамый бит.

– Мин мактыйммы, Чулпаным, мин үз язмаларымда күккә чөямме ул руханиларны? Христиан дине ул җирдән һәм шул җир-туфракта тереклек иткән халыктан аерылган дин. Ләкин ул дин минем дәүләтем сәясәте булгач түзәмен. Син дә түз, Чулпаным...

– Ярый, Приск, син дигәнчә итәрмен. Башта әнә шул тавернага кереп чыгыйк әле. Җиләк-җимешләр алыйк. Күңелем татлы нәрсәләргә тарта башлады.

– Моның өчен синең экономкаң бар. Әйт, җибәрсен хезмәтчеләрен дә алдырсын.

– Юк, минем үзем аласым килә. Юк, синнән алдырасым илә. Күп итеп, ишетәсеңме, Приск җаным, синнән?

– Ярый, син дигәнчә булсын, – диде Приск тавернага юнәлгән хатынына иярде, бер җайдан акчалы янчыгын барлады. Чукынмаган булса да кыю кылана иде хатыны. Кайчак хәтта балалык холыклары кузгалып куя, ә ул хатыны теләкләренә каршы килә алмый иде. Ихтыяр көче булмаудан түгел, аның теләгенә каршы тора алмаудан иде бу хәл. Аңа ошый иде Таңчулпанның чукынмаган килеш, халык арасында шулай йөрүе, ахыр килеп, бигрәк тә император белән әңгәмәсе ошаган иде. Император алдында Таңчулпаны үзен-үзен көнләшерлек итеп тотты, һәм хәтта Приск Атилла хан кызы өчен горурланып куйган иде. Ә монда ул аны тавернага алып керә, император киңәшчесен, сарай язучысын.
IX

Приск өчен Рим белмәгән һәм күрмәгән кала түгел иде. Ул бу каланың бөтен дөнья халкы белән идарә иткән чорларын да бүгенгесен дә яхшы белә иде, шуңа карамастан, император Феодосий аны Римга җибәргәч, баш тарта алмады. Әмма аның бөтен уй-хисен, акыл зиһенен чуалтып ташлаган һәм Римга бару-бармау мәсьәләсен икегә бүлгән хәл – чукындырганнан соң Ирина исемен йөртә башлаган хатыны Таңчулпан иде. Ул хатынына ышана, аны ярата, шул ук вакытта көн аралаш дияргә була император Феодосий кырында булып, аның белән төрле фәлсәфи һәм хәтта сәяси бәхәсләр алып баруын килештермәде. Килештермәде генә түгел, аның бу эшенә ачуы килә башлады. Тарих, философия, сәясәт – әйбәт, ләкин хатын-кыз өчен, аның уенча, бу кирәкмәгән, ягъни артык шөгыль иде. Башта Приск Ирина-Чулпанын бу мавыгуыннан туктатырга теләде, әйе, гәрчә әүвәл хатынын бу өлкәгә үзе алып керсә дә, иллә соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Ахыр чиктә Таңчулпан-Иринасыннан курку сәбәбе император белән булган фәлсәфи бәхәсләрдә түгел иде, ул аны илбашы Феодосийдан көнли башлаган иде. Әнә шул турыда сиздергәч, Чулпаны аның алдына килеп утырган иде. Һәм ни әйтте соң әле шунда? Әйе, туп-туры күзләренә карады һәм: «Атилла хан кызы мин, Приск җаным, Атилла хан кызы. Шулай булгач, мин беркайчан да сиңа хыянәткә бармам. Атам Атилла ханны римлылар кыргый кеше итеп күзалласалар да һәм тарихларына шулайрак язсалар да аңардагы яхшы сыйфатлар Рим императорларының берсендә дә булмаган. Греция һәм Рим тарихчыларын укый-укый шундый нәтиҗәгә килдем мин, Приск җаным. Коллар исәбенә яшәгән дәүләт башында торганы өчен генә түгел, ир-егетлек ягыннан да атам алардан бер башка өстен дигән фикергә килдем. Рим императорлары рәхәт яшәргә өйрәнгәннәр, шуңа гадәтләнгәннәр, дөнья сөрешен шулай кабул иткәннәр һәм мәңге-мәңге ары таба да шулай дәвам итәр, итәргә тиеш дип фаразлаганнар. Тик колларның акылы да һәрдаим үсә барган, алар үз халәтләренә вә мохитларына тиң алла уйлап тапканнар һәм борынгы бабалары тарихына таянып, азатлык өчен көрәш башлаганнар. Гайсә пәйгамбәр исә аларга ярдәмгә генә килгән.

«Мине император Римга үзе юллады, мин анда бармыйча булдыра алмыйм. Чулпаным», – дип караса да Ирина исемен алган хатыны аны барыбер җибәрмәскә тырышты. Шунда ни сәбәпледер Приск уйлап куйган иде: «Чулпаны аңардан нидер яшерә, нәрсәнедер әйтеп бетерми. Иң гаҗәбе, ире Прискны Римга җибәрәсе килми». Әнә шулай элек йөрәген-йөрәккә куеп яшәгән хатыны Приск өчен сер тубалына әверелгән иде. Әле булса хәтерендә: күз-йөзе якын, чәчләреннән хуш ис килә, әмма тәүге самими якынлык инде юк, хатыны сиздерми генә йөрәгеннән ерагая бара сыман тоелган иде. Әлбәттә, болай шиккә калуы бөтенләй үк буш туфракка төшмәгән иде – Евдокиясеннән соң япа-ялгыз калган император Феодосий әллә нигә дуадак каз кебек буйдак яши бирә. Ир-атны күп вакытта ялгызлык та талкый ич. Иртәгә китәсе көнне Приск Таңчулпаны белән икәүдән-икәү генә калгач, әнә шул хакта сүз кузгатмакчы итте. Хак, ул бераз кыймый торды, нидәндер шикләнде, икеләнде, гасабиланды. Ахыр тәвәккәлләде. Үзара эчкерсез сөйләшә торгач, бераз ачыкланды. Хикмәт шунда була: аңа сөйлисе сүзләрне император хәтта үз иреннән дә сер итеп сакларга кушкан икән. Бу сер сәясәтен тормышка ашыруга, император Феодосий Приск Гунстаннан кайткач ук керешкән икән инде. Иң әүвәл император Феодосий Атилла ханга хат юллый. Атилла ханнан бабасы Вигиләй белән Антонийны һәм баш улы Иллакны Аквиләй каласында яшеренеп яткан Һөнәрия кырына җибәрүен үтенә. Хат иясенә барып ирешә, һәм Атилла хан хат иясе белән килешә. Тиз арада сараена бабасы белән кайнеше Антонийны чакырып ала, мәсьәләне тәфсилләп аңлата һәм Иллак улына батыр меңбашын биреп. Аквиләй тарафына юллый. Шул ук вакытта император Феодосий Плацидиягә дә хат юллый, һәм аңардан яшертен генә, ягъни Валентиан императорга белдерми генә Иллак белән Һөнәрияне кавыштырырга куша. Бу вакытта ана белән углан император арасында Атиллага баш ию һәм имәү мәсьәләсендә бәхәс барган була. Анна – угланны, углан анага баш бирмәгән чак. Кыскасы, Римнан ерак торса да император Феодосий сәясәтне яхшы оештыра. Плацидия аның белән килешә һәм барысына да күз йома. Атилла хан угылы Иллак Элиана кул астында латин телен яхшы ук өйрәнгән егет. Алар Аквиләй каласының бер читендәге виллада очрашалар.

Шунда яшьләргә никах укыталар һәм яшьләрнең кавышуларына чын күңеленнән кинәнә. Һәм бу карт үзе үк вилласында туй кебек нәрсә уздыра. Император Феодосий Таңчулпанга нинди шартларда, яшьләргә кем никах укуын әйтми, әмма күп тә үтми Элиана Антонийдан хат ала. Антоний булган хәлләр турында тәфсилләп Элианага яза. Нәкъ шул хатны Таңчулпаны Прискка бирде һәм Римга китәр алдыннан гына. Укыды да хатны Прискка, шаккатты. Никадәр сер тубалы булып кала бу император Феодосий. Бит ул аның киңәшчесе иде.

Әмма кыңгыр эш кырык елдан соң булса да беленер, диләр, Һөнәриянең Атилла хан улына кияүгә чыгуы хакында император Валентианга ирештерәләр. Весталка булуы бер хәл Һөнәриянең, моның өстенә Валентиан императорның кан дошманы булган кешенең улына кияүгә чыгуы, җитмәсә айга якын яшеренеп ятулары илбашын чыгырыннан чыгара, ул тиз генә чарасын күрә, сенат җыя һәм карар чыгарттыра – преторианецларны, ягъни гвардеецларын ашыгыч төстә Аквиләй каласына таба җибәрергә.

Гвардеецлар ниндидер юллар белән Һөнәрияне кулга төшерәләр һәм весталка кызны (хәзер инде хатынны) Римга алып кайталар. Валентиан весталканы үз кырына алмый, сенат хөкеменә бирә, чөнки весталканы антын бозган өчен каһиннар гына хөкем итәргә хаклы икән. Иллә шул мәлдә Плацидия Һөнәрияне сенат каһиннары кулыннан алып, үз канаты астына яшерә. Бичара хатын хәзер Плацидия кулында икән. Император Феодосий Прискка шул хакта да белергә һәм кирәк икән Һөнәриягә ярдәм итәргә дә кушкан иде. Императорның теләге нинди юллар белән генә булмасын Һөнәрияне азат итү һәм исән-имин Атилла хан улы Иллакка тапшыру икән. Ул гынамы, Иллак Гунстанга качып кайткач, атасы Атилла хан аны бик нык орышкан, имеш, ник чапкының җибәреп атаңнан ярдәм сорамадың, сораган булсаң бер төмәнем җибәргән булыр идем, хәтта үзем кузгалган булыр идем. Ахыр килеп, соңгы мәлдә нигә кәләшең алып, илгә кайтмадың дип орыша.

Шул хәлдән соң Атилла хан император Валентианга ачулы икән, ачулы гынамы, хәтта яу чыгарга җыена башлаган, имеш.

«Ә император Феодосийга шул гына кирәк тә», – дигән иде шул вакытта Приск хатыны Чулпанга, ике якка да битарафлыгын сиздереп. Әмма күрде Приск, иренең бу кыланышы хәләленә ошамады, Чулпаны башта иренен мәзәк итеп турсайтты, ахыр ятак ягына ук кереп китте. Прискка яшь хатынны төне буена диярлек юатып чыгарга туры килде.

Соңыннан, бераз йомшара төшкәч, Чулпаны әйтте: «Мин атама чапкыным җибәрәм. Иллак абама иң елгыр меңбашы Юлдашны биреп, Римга җибәрсен – Һөнәрияне коткарырга Вәгъдәсендә торса, үз чиратында Һөнәрияне коткарырга император Феодосий үз кешеләрен җибәрәчәк, һәрхәлдә антлар итмәсә дә, император миңа вәгъдә итте», – диде.

Хак, иртән алар эчкерсез аерылыштылар. Чөнки төн эчендә Чулпанының аңа сөйләр эч сере калмаган, ә Прискның шиге тәмам җуелган, сафланган иде. Аңа Рим сенаторлары да, каһиннары да тимәсләр, чөнки аның кулында император Феодосий юлламасы. Ахыр килеп, Чулпаны киңәше белән ул анда император Валентианда киңәшче булып торган Улда атлы берәү белән очрашачак. Таңчулпаны хак сөйләсә, Улда да аңа ярдәм итәргә тиеш иде.

Тик барыр юлда да, Римга җитәрәк тә бер нәрсәгә хәйран калудан айный алмады ул: ничекләр аның Чулпаны тиз арада император дәрәҗәсендәге сәясәткә кереп китә алды, ничек ул хатынның олы сәясәт юлына басуын сизми калды?

Император Феодосий белән Чулпаны арасында бер-бер нәрсә булыр дип шикләнмәде ул, гәрчә күңел түрендә әнә шуңа охшаш шөбһә бөреләнә башлаган булса да. Һәрхәлдә ул хатынына ышана иде. Ышануын ышана, әмма барыбер бәгырен корт кимерә. Көнчелек корты да түгел кебек, ләкин менә ничә көн инде күңеле сызлагандай бер халәттә йөри. «Кеше күңеле – дәрья ич», – дип Приск үз-үзен юатырга да теләде, ләкин көнчелек хисе күңел төбеннән янә-янә актарылып чыкты. Кемгә дә булса мәхәббәт хисе аша сокланып йөргәндә император булмагае шайтан үзе булсын, аның күңелендә гыйшык уты пыскый башлый, йөрәге хис тойгысы белән тула, акыл исә арткы сафка күчә, бу мәлдә адәм баласының күңелен хис тойгысы күмеп китә. Тора-бара ул хиснең ташкынга әверелүе бар. Әнә шул хис ташкыны күпләрне харап итә дә инде, ялгыш адымнар ясарга этәрә, саташтыра, котырта, чарасыз итә, аек акыллы кеше бармастай юләрлекләргә, баш алып, утка ташланыр хәлләргә дучар итә.

Сәфәргә чыккан Прискның күңеленнән әнә шундый уйлар уза торса да, Аппей юлына төшеп, кала күренә башлауга, Приск үзалдына: «Син мине көтәрсең, Чулпаным», – дип кат-кат кабатлады, һәм хәтта Чулпаны аңа җавап бирде кебек: «Приск җаным, син үзең белән минем мәхәббәт тулы йөрәгемне дә алып китәсен ич», – дип кайнар яшьләрен битенә сөртә-сөртә үпкән, сөйгән иде.

Аерылышасы төнне сөешеп алҗыганнан соң, алар Рим империясенә беренче булып элмәк салган император Нероны искә алдылар, ахыр Калигулланы, Клавдийны, аларның сөяркәләре Поппеяне, Миссалияне.

Сәер хәл, Приск Римга якынлашып килсә дә һаман Чулпаны белән әңгәмәсен дәвам итте, гүя сөйгән заты үз кырында бара иде.

«Борынгы Рим нәкъ шул императорлар тәхеттә утырганда тау астына тәгәри башлый, Чулпаным. Шуңа карамастан, Рим әле булса кешелек тавында кәперәеп утыра бирә. Тик бик зур бәягә төшә башлады ахры бу биеклек. Кайчандыр кан коя-коя яулаган илләрне вә халыкларны югалту өстенә, җирләренә варварлар бәреп керде, җитмәсә Рим кадәр Римнан ясак түләтә башладылар. Кешелек биеклегендә маяк булып торган Рим үз-үзенә кул сала башлады. Беренче хатасы мәҗүси диннәреннән ваз кичеп, христиан диненә күчүдән булды. Бу дин Рим җирлегендә үсмәгән һәм барлыкка да килмәгән иде. Димәк, тамыры да колбиләүчелектә булмый. Ни сәер хәл, христиан динен беренчеләрдән булып, римлыларның ир-атлары түгел, хатын-кызлары кабул итәләр. Рим империясенең гаилә нигезе әнә шулай әкрен генә җимерелүгә йөз тота башлый. Римга күчеп килгән изге Саул Рим ир-атларын шул көнгә калдыра ки, тегеләрнең хатыннары алар белән йокламас булалар. Римга күчеп килгәч Павелга әверелгән гап-гади вәгазьче үзен Гайсә пәйгамбәр дип кенә игълан итми. Рим ир-атлары, бигрәк тә куштаннары Павелга каршы чыгалар. Римда болгавыр чор башлана. Бу болгавырлыкка юл салучы Павел булмый, ә император Нерон. Әнә шул император афәт һәм фаҗига халыкны берләштерә дип Римга ут сала, ә бу яланы христианнарга яга. Римлылар, бигрәк тә ир-атлар, христианнарга каршы баш күтәрәләр. Христианнарның храмнары яна, христианнарның Павел кебек вәгазь укучыларын каладан куалар, зинданнарга ташлыйлар».

«Бу бит вәхшилек, Приск җаным».

«Хак, вәхшилек, – дип артына әйләнеп карады Приск, гүя чынлап та кала төшебрәк Чулпаны аның артыннан килә иде. – Борынгы Мисыр империясе дә бабалары табынган Ра-Кояш алласыннан ваз кичкәч таркала башлый».

«Фиргавеннәр халыкны үз диннәреннән ваз кичәргә чакыралар. Дин империя вәзгыятенә җавап бирми башлый», – диде Приск.

«Гуннар биш мең еллар буена Күк-Кояшка, Тәңреләренә табыналар, шуннан куәт, шуннан көч алалар».

«Шуннан нәтиҗә яса, Чулпаным. Димәк, империяләрне һәрчак яңа дин, халыкның дөньяви хәлләргә яңа карашы таркаткан булып чыга түгелме?» – диде Приск. Бу юлы ул артына әйләнеп карамады. Үзалдына сөйләнеп баргангамы, болай да юлчылары шикләнеп карап-карап ала башладылар. Башлыклары ич. Шундый олы юлга чыккач кына акылдан язмасын тагын... Ә Приск аларны гүя күрмәде дә, үзалдына сөйләнүең дәвам итте. Ат акрын гына атлый, фикер сөреше ат адымына тәңгәл.

«Ә бит чынлап та шулай, Чулпаным». Шулай дип әйтүе булды, Приск кинәт кенә күктән җиргә төште. Ләкин сөйләнүен туктатмады.

«Бер Нерон гына империя таркалуга гаепле түгел һәм христианнар хәрәкәтен туктатырга тырышкан император Диоклетиан да империяне таркалуга ашыктырып үз өлешен кертә.

Приск моны яхшы күзаллый иде. Шул ук вакытта белә: Рим көчле әле, хак, Рим яраланган арысланга охшап калды, ә яралы җанвар теләсә нинди явызлыкларга бара, диләр. Приск хәбәрдар иде инде, Римның тәүге куәтен аякландырып җибәрергә гуннар кул астында тәрбия алган патрикий Аэцәй керешкән икән. Кыю, тәвәккәл, батыр һәм гуннарның кем икәнлекләрен, ничекләр сугышканнарын яхшы белгән ир-егет.

Әнә шуны беләсе килә иде Прискның. Ничекләр, нинди юллар белән гап-гади меңбаш Аэцәй ике якны да төп башына утырта алды икән?.. Монда да император Феодосийның кулы уйнамады микән?.. Приск өчен чишелмәгән гаять катлаулы мәсьәлә иде бу. Ахыр чиктә ни генә булмасын Атилла хан Римга яу йөрер, һәрхәлдә хатыны Чулпаны тел төбеннән шуны аңлаган иде Приск. Ә кисәк барысы да үзгәрсә? Әйтик, Атилла хан Римга яу йөрүдән баш тартып, бөтен көчен Константинопольгә юнәлтсә?..

Башына шул уй килүгә, Прискның аркасы тирләп чыкты. «Көнләшергә урын юк иде кебек. Чөнки император Феодосий Чулпанны чукындыручы атакай. Ләкин кайда, нинди китапта әйтелгән чукындыручы атакайның чукындырган хатын-кызга... Йа Хода, нинди әшәке уйларга батып барасың, Приск. Җитте сиңа! Син моңа үзен гаепле. Син аны үзең сарайга алып килдең һәм сәясәткә алып кердең. Әйе, үзең император Феодосий кулына китереп тапшырдың. Бу синең язмышың, кабул итсәң – кабул ит, кабул итмәсәң...»


X



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет