Үз каланчаң биек булган саен
Бөегәеп киткән шикелле,
Ераккарак багып күрер өчен
Күз күремең җитәр бит инде!
Күрмәгәнне фикер йөртә-йөртә,
Тәгаенлау җаен карыйсың,
Күп уйлагач, хәтта юкны җирдә
Булган һәм бар диеп таныйсың.
Шул яшәтә башлый,
Тормыш күге
Ачылыплар бара, диярсең,
Безне сыта барган гомер йөге
Җиңеләеп китә, күрәсең!
Ә каланчаң үз кемеңнән биек
Була алмый икән, ни хикмәт,
Үзебез дип дөньяларны танып,
Үзебез дип чәчмәк һәм икмәк.
Ноябрь, 2002.
ӨМЕТЕҢ АКЛАНГАНДА
Хисләреңнең ефәк күлмәк чагы,
Мең төсләргә керде күңелем,
Балачакның самим әкият чыңы
Белән бергә көнгә түгелдем.
Дәртем үсентесе яфрак ярып,
Кызыл гөлләр булып үрмәләп,
Күңел тәрәзәңне каплап алып,
Тойгы савытларың — түгәрәк!
Сер күченде, холык алмагачы
Җимеш чәчте өстәл мулына!
Нигъмәтләргә шушы бик бай чагың
Беренчеме, әллә бу гына?
Тәгәрәде бүгенгене сөйләп,
Киләчәкне әйтеп ак алма,
Кичә мәгәр бетермәсәм өнәп,
Бүген өметләрең аклана!
ГҮЗӘЛЛЕК КОДРӘТЕ
Гүя айның үзе төшкән кебек
Бу караңгы, шомлы дөньяга —
Килеп кердең, шунда мең кат үлеп,
Йөз терелдем, тәнем ут яна.
Гүзәллекнең көче, мине үртәп,
Тәмуг кисәведәй яндыра,
Яшәешне кабат-кабат үлчәп,
Бу акылым тәмам шаштыра.
Кышта идем, апрель ае кебек
Эределәр көннәр, хисләрем
Кайнарланып, зинданнары җебеп
Төште әхлак дигән көчләүнең.
Әгәр үзем кояш була алсам,
Исем китмәс иде һичнигә,
Синең белән торыр идем бер сан,
Хәтта колың калып кимендә.
ЯЛГАН МӘРТӘБӘСЕ
Ялган белән инде ничәнче көн
Көз кич кунды, үтеп әрсезлеккә,
Киләчәккә кереп китәр өчен
Шулай яши — гүя ил киңлектә!
Дөньянымы куркытырга теләп
Күсәк тотып чыктык көн күзенә?
Динебезне ничәнче кат иләп
Бастырдык без тагын зар тезенә.
Коръәнне дә кәефләргә карап —
Ишеткәнгә ишек калдырабыз,
Заманага күңелләрне сипләп,
Җан түренә ялган алдырабыз.
Ничәнче көн дөнья шәрабында
Айный алмый калды бу кешелек,
Ялган сүзнең бөек хәрамында
Бәгырьләре туйлый сер киселеп.
ИЛ ИЛӘГЕНДӘ
Сүз озыны күлмәк текте безнең
Көзге көндә калган хәтерләргә,
Чыгып китеш уен ташлап илнең,
Яңгыр иңде җанны үртәләргә.
Ераккамы, якынмы аралар,
Хатлар белмәс нәрсә сөйләгәнен,
Хәтерлим мин — озын-озын сүзләр
Көзем буйлап итәк сөйрәгәнен.
Сагындырма, сагыш тугаенда
Яфрак койды инде талларым да,
Сәлам бирсәң юлың уңаенда,
Безгә шул да олы сандыр монда.
Сүз озыны итәк җыя калса,
Көздән китеп, язга җиткәнеңдә
Син берүкләр, насыйпларым булса,
Кайтыр, диген, җилгә киткәнем дә!
Ике тиен хак тормыймдыр,
Бәямне сорасалар,
Зур мәртәбә алган бардыр,
Югала тора алар.
Күземнең яме — көннәрдә,
Кояшка үрмәләдем,
Тәнемнең ялы төннәрдә —
Туралган әрдәнәмен.
Кодрәт үзе олы бәя —
Кемлеген белгәннәргә!
Көч түгеп тә нигә ия
Идем бу гомерләрдә?..
Байлыкка ирешеп була —
Үзеңнән киткәнеңдә!
Кемнәр соң үзләрен таба
Байлыгын түккәнендә?
АК АЛМА
Үсмерлекнең гадел бакчасында —
Гомеремнең алсу таңнары...
Бәхет кошын эзләп йөдәгәндә
Адаштырды шигырь зарлары.
Шуннан бирле әле һаман кайта
Алмый йөдәп гади көннәргә,
Яшим кебек чиксез күк катында,
Төшә алмый моңсу Җирләргә.
Миңа, юкса, әллә ниләр түгел,
Җитәр иде иген басуым,
Туфрагына маңгай тирен түгеп
Шөкер итәр иде бу улың!
Әнкәй, гафу, шәһәр аламасы
Булып тоеламдыр үзеңә...
Ерак тәгәрәде ак алмасы,
Алмагачың үсми үзәндә!
КЫРЫК ЯШЬЛЕК ИРЛӘР ХАКЫ
Кырык яшьлек ирләр тургай кебек
Зәңгәр күккә шашып сибелсә,
Ул вакытта бөтен дөнья чүбек,
Барлык егет булыр кәбестә.
Канат җәеп күтәрелер чакта
Бөркет булып, җырның ертыгы —
Алама җил чыңлый һәм колакта,
Төзекләнә күкнең ватыгы.
Бәгырь кисү хисләр ташкынында
Адаштырса әгәр акылны,
Дөнья сүнә ирләр кочагында —
Гадәт итсә күктә очуны...
Бөркет булмакчымы зарлы тургай,
Әллә инде лачын баласы
Тургай кебек сибелмәкче бер җай —
Гомерләре утта каласы!
Ноябрь, 2002.
“СОҢГЫ ДӘФТӘР”ЧЕКТӘН
“СОҢГЫ ДӘФТӘР”
Шигырьдән китәргә, диеп
Ачылган дәфтәр идең,
Тәкъдирдән хөкеме җитеп,
Бушаныр иде иңем...
Бушаныр иде күңелем
Сагышлар сөременнән,
Нигә соң кабат шигырем
Җилкәне киерелгән?
Инде дә картлыкка кадәр
Озаткан юлдаш сыман
Шигырем кайларга илтәр
Бу гомер дигән юлдан?
Январь, 2003.
ЯШЬЛЕК ЮЛЫ
Йөрәкләрдә тимер эретерлек
Булып чыктык салкын кышлардан,
Бу язларны илгә бүләк итеп,
Бишмәтләрне салдык өсләрдән.
Хәйран иде гаделлектә дөнья,
Яшьлегемнең шаулы болыны,
Бәйрәм җыйды, туйлар безнең уйда,
Чабып үтте бәхет колыны.
Тоягыннан энҗе-мәрҗән кубып
Чәчелделәр дөрләп очкыннар,
Өлгерәлми калдык сулыш алып —
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар!
Безнең кебек беркем сөймәгәндәй
Яратыштык, тормыш шушылай
Булганында изге, аны үзе
Яшәр өчен биргән Бер Ходай!
06.11.02.
САЛКЫН ЯҢГЫР
Сынды хәтер, минем беркайчан да
Сиңа үпкәләгән булмады,
Бу юлысы сүзләр чатнаганда
Күкләр ярылмыйча калмады.
Яшенле һәм салкын яңгыр диеп
Исләремә инде төшәрсең,
Урамнардан алдым әле җыеп,
Йә бәгырьгә басып үтәрсең.
Мең чәчелеп, соңгы җыелуда
Сан югалтыр кеше идемме?
Артыккарак киткән кылануда
Аккош булып йөзеп йөрдеңме?
Яшенле һәм салкын явымнарда
Уянгандыр, димә, хәтерне,
Аның тәмам сынган чакларында
Җил китерә шулай яңгырны!
Ноябрь, 2002.
Достарыңызбен бөлісу: |