Күңелемә сүзең тулып ачылганда,
Зиһенемнән энҗе-мәрҗән чәчелгәндә,
Суфи сыйфат аһ-зарларым кителгәндә,
Гүя күкнең катларына чыгам мин дә.
Хәтеремнең юк-барлары коелалар,
Шатлыкларым болыт булып җыелалар,
Җәннәт сыйфат алларымда ачылалар,
Түрләренә оча-йөгрә керәм мин дә.
Укыр-белгән зиһенемдә яңара да,
Мәрҗән булып шул болынга тарала да,
Сарай сыйфат алларымда корыла да,
Соклануда ишекләрдән узам мин дә.
Синең хакта шунда бәхет биләп ала,
Сурәтләрең күзләремне бәйләп кала,
Хури сыйфат алларымнан урап бара,
Дөньялыкны шунда тәмам ташлыйм мин дә.
АДАШУ ГАЛӘМӘТЕ
Көздә калган хисне язга илтеп
Җиткерергә теләп замана,
Хәтер казанына учак ягып,
Салды кабат шушы кайнарга.
Хисләр янды, акыл сандалында
Чүкелерлек хәлем — бәрәкәт,
Бу күңелләр өмет алдагында
Ничә көеп — алды җәрәхәт!
Көнчелектә кемнәр калган булыр
Кайнарланып, оят югалтып,
Минем гамәл шәһәрләрне алыр —
Диварларын ишеп, яңартып.
Кошлар кайтты күңел тугаена,
Агачлары яфрак киенде,
Урамнарда — карлар, уңга-сулга
Бураннары шашып йөренде.
ДӘРӘҖӘ
Юллар йөрдем, азмы адашылды,
Уңым сулга китеп, сулым — уңга,
Күз нурымнан көннәр яратылды,
Иртәләдем, калган идем соңга.
Юл күрсәтер булып гаршеләрдән
Үзе төшеп, алгач кулларымнан,
Еракларга шушы китүләрдән
Җитәр сыман идем, арытылган.
Инде кабат төнне ерып барам,
Кулда шәмем сүнеп китәр сыман,
Кем кабызыр, йөрәк ярасыннан
Чакма чакты тагын бөек Ходам.
Юл тукталыр, аның чиге даим
Алдыбызда, гомер заясында,
Әллә кемнәр булмак идем,
Җаем —
Юлда калган эзем карасында!
ИСЛӘРЕМДӘ, ИСЛӘРЕМДӘ
Дәртле гыйшык кичләрендә
Йолдызлы ай күкләрендә
Йөргәннәрем аз булмады —
Әле һаман исләремдә!
Ничек әйтим телем барып,
Бу күңелем ватык калып,
Ничә көннәр йөрәк янып
Яңарасың исләремдә!
Кичәләрең юкмы әллә?
Чыкмыйсыңмы, белмим бер дә,
Күренмиме — йолдыз төшсә,
Юрауларың исләремдә!
Дөнья — кичәр, калмый кем дә,
Балкыдым да сүндем менә,
Юкмы үзең әллә илдә —
Ай булуың исләремдә!
СҮЗ КАДЕРЕ
Алар сөйләр, сүз китеге булып
Әйткәннәре үзәгемә үтәр,
Бәгырьләрем кара канга тулып,
Йөрәкләрне ялкыннары өртәр.
Алар сөйләр, гүя шуның өчен
Туган кебек онтып чама хисен,
Яшәешнең чыгып китеп кичен,
Юк-бар сүздән итәгемне кистем.
Алар сөйләр, сүз яратты мине,
Телдән түгел, йөрәгемнән тамды,
Бит очыңның назлы кара миңе
Хатирәдә каршы алды таңны.
Алар сөйләр, телдән төшеп калсаң,
Күңелсез ул — үксез бала сыман,
Телләр буйлап илләр гизеп барсам,
Сүз кадере өстен чыгар шуннан!
ЧАРА-БИЧАРА
Хәтер китте, хәтта түргә җитеп,
Үргә менеп күкрәк кагылса,
Шушы кадәр мәгәр баш ишелеп,
Түзә алмас җаным сагышка.
Мәгърур хисләр шашкын саташуда,
Күзләремнең яшен җыялмам,
Бу кадәр үк булмый ярату да,
Йөрәгемдә затлы чың калган.
Кагылыплар китсә җил усалы,
Язмыш буйлап алып барамын,
Килер көннәр узды да югалды,
Күк зәңгәре алып карарын.
Кайтасылар бардыр, ерак йөреп,
Гасыйлыкта калсам, ни чара?
Хис тамчысын хәтер алды төреп,
Мең чарада бар да бичара.
Декабрь, 2002.
КЕРМИ КИТКӘНСЕҢ
Зар еладың күңел тупсасында
Аңлаталмый дәрттә хәлеңне,
Бөек татар мөлке утларында
Җыештырган чакта көлемне.
Ә без — яндык, икебез дә мәгәр
Сөякләргә кадәр, җилеккә,
Һәр тамырым буйлап назың агар
Иде юкса, салып гел ипкә.
Кайнарланып чыкмас иде бу дәрт,
Тау ишәрлек булып, җимереп,
Булмас иде миннән дә иплерәк
Торучылар дөнья күтәреп.
Зар еладың күңел тупсасында
Ялынырга чамаң бар сыман,
Гомер үтте, көзге каршысында
Дөньяң китә хәзер, дәрт сүнгән.
ШУШЫ ГЫНА БУЛСА ИКӘН ӘЛЕ
Дәрт сагышы күңел учагында
Йөрәгемне көлгә калдырды,
Ә син миннән күкләр сораганда,
Минем көлне җилләр алдырды.
“Бәхетлеме син?”— дип ничек сорыйм,
Ул бәхетне бирә алмагач,
Тәндә йөргән эссе булып уйныйм,
Кодрәт итәрлегем калмагач.
Тышкы халәт — кигән кием генә,
Күңелеңне сөйдем, җаныңны!
Кочакларга ният — кул үрелә,
Әллә тән дә сине сагынды?
Бу күзләрем туя күрәлмәде,
Туя кочалмады кочагым,
Дәрт сагышым бер дә сүрелмәде,
Янып торды күңел учагым.
АКЫЛ БАЗАРЫ
Мин хатага аяк бастым, гүя
Нык иде ул, каты таш сыман...
Ә хакыйкать үзгәрүчән була,
Аны эзләмиләр таш сыннан!
Кичә генә мең ышанган булсак,
Бүген инде аяк таюдан
Ярылып китеп хәтта карсак корсак,
Күз ачыла башлар айнудан.
Кояш кына һаман элеккечә
Үз юлыннан йөри, үзгәреш
Кешелеккә килеп җитте ничә,
Ә хаталар — түргә үрләмеш.
Акыл куерганда, хис сыегы
Туйлар ясый, күңел адашып,
Күңелдә — уй, хата таягы —
Кулыбызда, йөргәч таянып.
КИЧЛӘТӘ
Күкләр белән сөйләшәсе идем,
Хакыйкатькә җитеп һәр ноктам,
Үз бәхетем утларында көйдем,
Ялкыннарга ялкын тоташкан.
Үксез хәтер үгет кылды, кайчы
Булып кисте көннәр сүрүен,
Бусы — күлмәк, яулыклык һәм кайсы...
Җәннәткәме киенеп керүем?
Бу дәрт белән күңел аламасы
Мин кемлеккә җитте җаенда,
Ватан булган илне сагынасы
Искә төшеп тагын-тагын да.
Күкләр белән сөйләшкәндә җаннар,
Туфрак хакы үзен искәртә,
Атачагын бәхет булып таңнар —
Уйга килә бар да кичләтә.
Достарыңызбен бөлісу: |