РӘНҖЕШ
Ил хәтере иләп кенә барды
Гамәлләрнең хәтта өлгесен,
Дәгъва кылмыйм, дөнья таяндырды
Мескен елакларның күбесен.
Ат башыннан тотарга да курка
Түгел идеме соң җиләннәр?
Әнә хәзер тракторы хутта,
Корыч айгыр, имеш, җиккәннәр!
Ул бакчалар — кем утырткан, дисез,
Кем сукалый иде аларны?
Хәтерегез тиз кыскарган, билсез
Калмый идем, дисез, ул чакны?
Агай-эне түгелме соң әллә,
Әнкәйнең шул сутый бакчасын
Сөрми калдыргансыз? Яшь — күзендә,
Тотып елаган ул йөрәген...
МӘГЪНӘ ХАЛӘТЕНДӘ
Шушы буем белән әйтергә дә
Оят инде зарга төшүне...
Мин-минлекләр калҗа кимергәндә
Елап тору егет эшеме?
Бар иде ул, диеп кем дә әйтер,
Юклыгында хәер, мәганә,
Заманалар тәгәрәпләр килер,
Дөнья тәгәрмәче әйләнә.
Рәхмәт инде, күрми калынмаган,
Белми йөренсә дә — кем-кемнәр!
Юлларыма тәре куелмаган,
Безгә дигәннәр дә килерләр.
Бу кичләрне яктыртырга теләп
Аймы күренергә маташа?
Чү, йөрәгем, җайга гына, ипләп
Кузгалырбыз, шөкер алайса!
КҮҢЕЛ АУЛАГЫ
Кыз чибәрен күзләр аулаганда,
Күңел аулагында сурәтең
Яшеренгән җирдән чыгып шунда
Аңлатмакчы сөю хикмәтен.
Белдермәкче яшәү мәгънәләрен,
Без — без идек инде, егетләр,
Тәмен белә идек ул сүзләрнең,
Бәя тора иде үгетләр.
Кыяфәт ул адәм баласының
Барсына да тигез бирелми,
Тел җәүһәре күңел алачыгын
Нурга төргәндә дә сүрелми.
Кыз чибәре түрләп йөри бүген,
Урамнарда мең кат күренеп...
Ни бәядә торыр икән сүзем,
Кыяфәтем күрке кимереп?
ШУЛАЙ ИКӘН ХӘЛЛӘР
Әллә ниләр эшләмәкче булган
Идем, әнкәй, бары кулымнан
Килмәдеме, инде гомер узган,
Хыял канатларым тузгыган.
Очар булып талпынудан гайре
Нәрсә калган иде миңарга?
Башларымның сагыш булды яры,
Дәрт кайнары эштә соңара.
Йөрәгемне чакма ташлар сызып
Кабызырга туры килмәде,
Менә инде көнем бара узып,
Җил уйната тормыш көймәмне.
Кулларымда эшләр йөгерсә дә,
Ниләр генә инде майтардым?
Ышанычлы итеп төзесәм дә
Җимерек икән тормыш диварым.
ҖЫРГА СЫЙГАН ГОМЕР
Бу дөньяда хәтта иң бәхетле
Диелгәннең бар ул сагышы,
Шуңа күрә яшәү рәхәтләре
Сизелмичә бара агышы.
Ташлыйк әле, дустым, яшик әле
Иңнәр белән илне күтәреп,
Хезмәт арасында дөнья гаме
Аңлашмыйча калсын үртәлеп.
Ике тиен акча хакы тора
Ак диварлар, затлы кәнәфи,
Чик онытып күңел тулды җырга,
Инде кем дә бездән көнләми.
Син сузарсың, ә мин — кушылырмын,
Авыр арба кебек шыгырдап,
Кеше сагышлары шушы ул — моң,
Шатлыгы да шушы җыр буйлап.
ХӘЛЕМ ШУЛ
Гомер буе, син, дип яшәлер дә,
Син, дип туктар беркөн бу йөрәк,
Бер авыз сүз алып сөйләшергә
Насыйп булганы юк бигерәк!
Үз эшеңнең остазына чыгып,
Онытылып шушы тормышта
Яшәүләрең бәхетеңне җыеп
Мине дәшә бара уңышка.
Насыйбына шөкер итмәгәнме,
Төкермәгәнме без шайтанга?
Абына да китә көннәр яме,
Кереп барган җирдән зур санга.
Гомер буе, син, дип яшәлде дә,
Үрелепләр буем җитмәде,
Бу йөрәгем мең кат өзелде дә,
Назларыңны өмет итмәде.
ИҢРӘҮ
Аңлыйм ансы, балаларның — үзгә,
Йөрәк моңы булмый һаман бер,
Алар сөйгән ярлар күлмәк кия,
Безнекенең уе — ярадыр.
Сихәтеңне мин сорамыйм инде,
Үземнекен үзем белмәгәч,
Миңа бүген кызыл таңнар иңде,
Көйми пештем гүя бал күмәч.
Балаларга хәтер калдырудан
Олыгаеп киттек, картаеп,
Безнең юллар шушы олагудан
Хәбәрләрне алды кайтарып.
Бәхетемә бакча утыртканмын,
Карт көнемдә уңыш җыярга,
Аңлыйм, әмма күңел яраларын
Белмим генә кая куярга.
НИ ӨЧЕН?
Күз яшемне нигә сорамадың,
Йөрәгемне кискән сагыштан
Өзелепләр генә калды җаным,
Итәгемә гомер ябышкан.
Ә кешеләр һаман сөйли бирер
Үз кемлеген генә белмичә,
Сүз артыннан хаклык үзе килер,
Абынганнар аңа без ничә.
Җәүһәр булып тезелепләр барган
Җөмләләрнең суы сыгылды,
Безнең кигән көннәребез пардан,
Төннәреңне син дә сал инде!
Күз яшеңне сөртим диеп кенә
Кул үрелгән иде, ни өчен
Ачылыплар киттең икән миңа —
Хәсрәт кенә булды күрмешем!
ХАТАДАН КИТҮ
Хаталардан сакланам дип
Хатага төшсәм мәгәр,
Дөньялык серенә үтеп,
Бәгырем яшьләр түгәр.
Бар да сыман, юк та кебек
Бу яшәеш, җан кисә,
Бүген инде кояш көлеп
Керде яңгырлы кичкә.
Кич аязса — һич аязмас
Дөньялыкта бар идек,
Безгә кемнәр дә карамас
Хәлдә сагышлар җыйдык.
Дошманнарның күзе үткер,
Дуслар сүзе — таләптә,
Савапларга таба илтер
Хаталану йөгертә.
ЧИК
Гомерләрне җилгәрергә
Сагыш били, куанып
Йөргәннәрең хәтереңә
Килми кала юл алып.
Син ул кемне әйттең икән
Яратканың яшерми?
Алай әрнеп сөйләвеңнән
Хәтергә болыт иңде.
Вакытында чуар булып,
Беләм, кыелды җаның,
Ялыну утына ягып
Җылыта иде аһым.
Инде дә хәтер яңартып
Сер сөйләү сәбәбең ник?
Акылым маягы янып,
Хисләргә куелган чик.
ТУЙ
Туй үткәрә күңел тугаенда
Сандугачлар белән иртәләр,
Илемдәге бәйрәм айларында
Җыр кавыша, җанга күчәләр.
Эштә җилкәләнгән егетләр дә
Җиңеләеп, гүя күбәләк
Булып кына талпына да көйдә,
Биеп китә башын игәләп.
Кыз чибәре җилекләргә үтеп
Кайнарлата йөрәк ялкынын,
Мәхәббәттә мәңге сүнмәс идек,
Тоймас идек кышлар салкынын.
Туй үткәрә күңел, мулдан кубып
Яшәлгән чак әле дөньяда,
Аллаһының җәннәтләре иңеп,
Хури кызлар үзе туйлауда.
Февраль, 2002, Казан.
Достарыңызбен бөлісу: |