Бу мәхәббәт бәласеннән
Котылырга чара тапмам,
Бу бәхетем ярасыннан
Өзек-кисәк бәгырь калган.
Әйтсәң миңа, яратам, дип,
Назым булып түремә үт,
Ник торасың хәл сорашып —
Хәл сорашкач, хәлемә җит!
Минем көннәр алмагачы
Күптән инде шау чәчәктә,
Бәгыремнең аламасы
Уй эчендә җилбәзәктә.
Мәхәббәтнең карасында
Янган йөрәк — бәхетемә!
Бу көннәрем арасында
Калдым хисләр җәһәтендә.
КИТҮЛӘРЕМ
Янылган да, янылган да икән
Сүнелмичә көзгә әверелеп,
Безнең бәхет болытларга җиткән,
Казлар оча, оча каерылып.
Озатыплар калучылар булсын,
Киткән инде юллар елларыма,
Күзләр яшен гөлләр сөртеп алсын,
Исләремдә барсы, уйларымда!
Агай калды атын җигә алмый,
Җаен түккән чагы гасырымның,
Хәлләремне бары туган аңлый,
Махмыр чагы, ахры, дусларымның.
Янылган да, янылган да икән,
Ялкыннары галәмнәргә үткән,
Бар кешелек үзем булып беткән,
Үзем инде галәм ара киткән.
ЮРАГАН ЮШ
Сагышларым бәгырь изүләрен
Ачып бакты әле дөньяга,
Булган чаклар булган, дигәннәрем
Искә төшә — күңел саега.
Юкара хис, һай егетләр идек,
Сандугачы кызлар күркенең,
Шушы утта кибә иде җилек,
Бәхет булган һәрбер үткәнем.
Киләчәккә багам, нәрсә көтә —
Галәмнәрне күзли уй күзе,
“Укчы” узды җилдәй җәһәтендә,
Ялтырады “Кәҗә” мөгезе.
Сагышларның алтын сараенда
Тәхет корды уйный уйнагы,
Чигешләрең иде алларымда,
Тәгәрәде фалга уймагы.
ИРЛӘР ТАНТАНАСЫ
Һай ярата беләбез, егетләр,
Дөньялыкта табып бар ямен,
Колаклардан тартып үстергәннәр,
Кирәк булгач илгә гамәлең.
Ир булдык без, көннәр аймагында
Ил күтәрә ирнең беләге,
Өметсезлек торса алларыңда,
Кечерәя кала күлмәге.
Дөньялыкта терәк булды ирләр
Яшәешнең дәрте өченгә,
Ир булалмый калганнарның мәгәр
Телләрендә сүзләр төчегә.
Һай ярата белгәнбез яшерми,
Тозак итми кызлар аулагын,
Чын егетне галәм дә хәтерли,
Чын ирләргә сәлам юллавым!
ДӘГЪВАЛЫ
Хатын-кызга күңел салган
Ирләрнең һәрчак эше
Дөрескә чыгалмый калган
Һәм бозык була эче.
Дин генә, дип сөйләнүнең
Хатасы — яшәештә,
Диннән дә өстен йөрүнең
Башы аяк килмештә.
Хатын-кыз ул никах белән
Хәләлгә әверелә,
Чибәрлек хатасын күргән
Күңелгә хис эленә.
Кем идең, онытма, берүк,
Кемлеккә дәгавалы,
Башыңа чәпәгән бүрек
Ханнарның таҗы иде!
КЕШЕЛЕК
Истәлекләр бетә, гомер үтә,
Яшәлмәгән кебек тоелып,
Шушы Җирдә мең торасы килә
Таралганнан кабат җыелып.
Авыр томан булганмындыр, бәлки
Ак болытлар сыман агылдым,
Әмма тормыш казыгына бәйли,
Ә мин болын булып җәелдем.
Таулар катыш калкып чыга тордым,
Күтәрелеп бөркет сыйфатта,
Кочагыма киңлекләрне җыйдым,
Илем улы идем ул чакта.
Егетлегем җилекләрдә пеште!
Белмәгәнмен — ни ул көнчелек?
Гомерләрем җилләр булып үтте,
Мин тарихың инде, кешелек!
Декабрь, 2002 — январь, 2003.
КӨТЕЛГӘН ЯР
Бу дөньяга күңел куеп, гомер
Үзен сата тиен бәһагә,
Безнең барлык күптән инде күмер
Һәм ябышкан еллар якага.
Ахирәтнең көнен үлчәмичә
Ни хатада янды яшәеш,
Ипи булып кереп барсаң мичкә,
Чыгып барышыңмы, и бәлеш?
Чи хәлендә ничә ирләр калды,
Күпме хатын күмәч иделәр!
Чи булудан күпләр чынга чыкты,
Чишмәләрдән тулды иделләр.
Яратылып яратмыйча калу
Гөнаһыннан саклан, кешелек
Хыялында йолдызларга ашу,
Ә минеке — кайту көтелеп!
Январь, 2003.
СҮЗ АВЫРЫ
Сүз сөйләүнең ямен табалмыйча,
Иләмичә күңел тузанын,
Хакыйкатькә борын төрттем ничә,
Исәпләдем гомер узганын.
Үтелгән бу көннәр исәбендә
Бәхет йөрде ишек каккалап,
Сүз сөйләүнең яме хәтеремдә
Мәйдан тота, күңел һәм ярап.
Көннәр яме холыкларга сеңә,
Шөкер, дибез, үтеп барганга,
Килерләр дә инде кулга керә,
Сүз дәртендә көннәр ярала.
Хуш, дибез без, хәтта исәнлекне
Хушлашулар белән белешеп,
Көн санында гомер исәпләре
Үтә бара сүздәй ишелеп.
КИБЕП ЯНУ
Синең назың йөрәгемә
Тамды, чәчәкләр үсте
Күңелемнең тугаенда,
Тойгылар хискә күчте.
Миндәме күбәләк булмый
Очмыйча түзәр халәт?
Хисемнең канаты алдый
Күкләрдә урын сайлап!
Синдәме килер көннәрем
Шатлыгы булачак таң,
Нигә дип өзә үзәгем
Күзеңнән коелган ямь?
Назыңның йөрәк түремдә
Тамчысы калган көлеп!
Беләсең булыр үзең дә
Нәрсә ул яну кибеп?
СӘЯСӘТ БАЗАРЫ
Милләт, дибез, хәсрәтләргә төшеп,
Белмибезме яшәү серләрен?
Күпме ирләр, тау-ташларны кисеп,
Изми калды икән йөрәген?
Милләт кызларымы эзләмәде
Үз бәхетен, милләт ирләре
Күңел керләренме чайкамады —
Ялтыратып шешә төпләрен?
Милләт, дибез, гаепләрне эзләп
Күршедән һәм урыс “ага”дан...
Ник яшибез бәхетләрне күзләп,
Коллыкларга төшкәч яңадан?
Милләт хәлен белә аламыни,
Илен сата бары падишаһ!
Милләт, дибез, ул да зур малмыни,
Сәясәтең базар булмагач?
ТӨЗЕК-ВАТЫК
Синең хисләр кочагында
Янды йөрәк, учагыңда,
Ни әйтерсең дучарыңа —
Көлгә калсам учларыңда?
Бу дәрт көче беркөн китәр,
Кайтканнарның исәбенә
Безнең саннар барып җитәр!
Кемнәр идек кичә генә?
Булынган да булмаган күк,
Торылган да — торылмаган,
Безнең хакта сүзләр бик күп
Иде кебек, таралмаган!
Син алай ук эреп китмә,
Үзсенүдә күңел — катык,
Менә булып төзелүдә
Дөнья куя тагын ватып!
Достарыңызбен бөлісу: |