ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет27/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   ...   39

СУРӘТ АДАШТЫРУЫ

Сурәтеңне күрдем, гаҗәеп ул

Матур иде, язның үзедәй,

Май аеның купшы дәрте дә шул,

Фәрештәләр иңгән көнедәй.
Андый чагың хәтеремдә иде...

Кайчан төштең, диеп сорарга

Ничек телем барды? Хисләр мине

Уйлагандыр адаштырырга!


Сурәтеңне күрдем...

Йа Ходаем,

Ник кабыздың йөрәк учагын?

Ирен очларыңнан җиләк салдың —

Ачаргадыр инде кочагың!..

26.03.03.


ИСЕМ ЯХШЫЛЫГЫ

Изгелеккә кул тоташсын өчен,

Булсын, диеп, нәсел нурланган,

Балаларга без бирәбез исем

Матурларын сайлап һәм зурдан.
Данлыклырак кеше аты булсын,

Игелектә көнен йөреткән,

Яхшылыгы балабызга йоксын,

Канга рухы булсын береккән.


Бәхеткәйдән баш тартамы инде,

Һәркем тели җылы кояшын!

Исемнән дә безгә нурлар иңде,

Сөртеп кенә алды күз яшен.


Изгелекне Ахирәткә атап,

Дөньялыктан алдым аякны,

Йөрәкләрдә кинәт каннар кайнап,

Акылларны хискә болгатты.



29.03.03.

ЯШЬ ҮЗГӘРЕШЕ

Син фәрештә булып, яшәештә

Хаталардан азат итәргә

Бәгыремә үтеп кереп, хискә —

Өйрәтмәкчең гомер көтәргә.
Кешелекнең табигате шундый,

Горурлыгы — аның шайтаны,

Гүя даим хаталардан саклый!

Нигә аңа керен чайкавы?

Күпме хатам, үзем дә белмичә,

Аңламыйча дөнья бәласен,

Утларына төшкән идем ничә,

Диңгезендә гарык бу башым.


Син фәрештә булып көннәремә

Килеп кердең, үтеп хәтергә,

Онытылып китеп ямьнәреңдә,

Мәгънә иңә барды, сан иңә.



30.03.03.–04.04.03.


КИЛҮ– КИТҮ

Онытылган хисләр хәтер җебен

Эрләмәкче вакыт орчыгында,

Зыр әйләнә кайталмыйча көнем,

Кала барып еллар шау-шуында.
Минем хакта колак итләрене

Аз ашады әллә кызлары да?

Өреп калган урам этләрене

Булмадымы ирләр узганы да?


Хәтер җебе өзелепләр китә,

Суелганда җанның сүрүләре,

И әйләнә көннәр, и әйләнә —

Замананың шашып йөрүләре!


Колак ите ашалудан узган,

Таушалудан калган хәтерләрем,

Зыр әйләнә заман, тузгып тузан...

Каян килеп, кая китүләрең?

Апрель, 2003.

ШИГЫРЬ ТЕОРИЯСЕ

Миңа үгез шигырь аңлатмакчы,

Аю өйрәтмәкче һәм биергә,

Мәгънә диңгезеннән ничә тамчы

Күтәрүдән тормый, баш чөелә.
Шигырь аңлатмакчы такмакның да

Мәгънәсенә җитми калучылар,

Яшен булып килеп сукканның да

Күзләреннән үз утлары чыгар.


“Аңламыйбыз”,— диләр...

Каян килсен,

Баш җитмәслек хәлгә ирешелде:

Сандугачлар төшләреңә керсен,

Җәннәтләрдән җыры ишетелде!


КУАНЫЧ

Бәхет күлләренә чумып чыктым,

Дөньялык, дип түгел, дәрт өчен,

Ник әйтәсез, юк, дип, сөйгән ярым,

Үз хәлемне беләм мин үзем!
Ике күзегезгә эләр кебек,

Сөяр кебек кенә карыйсыз...

Шәһәрләрне алмадым шул йөреп,

Яшәүләрем булды кайгысыз.


Бәхет күлләренә ничә кердем,

Дәрт барында дәрман таба юл,

Кеше сүзе төшмәсен, дип кистем —

Җиңнең кыска чагы кулай ул!


Тимереме эремәде кулда?

Ташлар әверелде коймакка!

Бәхет күлләренә чумыла да

Чыгыла шул дәртем бар чакта.



“ЭЗЛӘМӘ МИНЕ, ЭЗЛӘМӘ...”


*Эльвира җыры
Сөю таңы ал чәчәктә,

Сөйләшә сер сандугач,

Хәтта кошлар оя корган,

Янында пары булгач.

Эзләмә мине, эзләмә,

Мин сөю таңнарында,

Сорама мине үзеңә,

Мин язлар кочагында.


Күбәләк булып очасым

Килде киң болыннарда,

Бу дөнья миңа кочагын

Ачты алсу таңнарда.

Эзләмә мине, эзләмә,

Мин иркен болыннарда,

Сихри чәчәкләр күзенә

Чык тамган ал таңнарда.


Таңнардан күчеп таңнарга,

Язларда әле җаным,

Эзләмә, диеп: “Кайларда?”

Сагышың булдым, җырың!

Эзләмә мине, эзләмә,

Мин инде җырларымда,

Моңнарым тулы күңелдә,

Мин сөю кочагында!



Апрель–май, 2003.

БЕЗНЕҢ ХАЛЫК

Бездә халык шундый — әллә кеме,

Кендегедәй шушы дөньяның,

Иңнәрендә гасырларны тота,

Иярләгән атын хыялның.
Бездә халык шундый — горурлыгын

Сакламакчы, җуя ул аны,

Замананың барышында тагын

Булмаганга чыга булганы.


Бездә халык шундый — аның белән

Сүз шаяны үтә, җай куйсаң,

Әмма җанны кыеп алуыннан

Курка калуданмы кот чыккан.


Бездә халык шундый — бәйрәмендә

Җәелепләр китә иректән,

Ташый аның дәрте хезмәтендә,

Кайнап чыгып хәтта җилектән.



Апрель–май, 2003.


ХЫЯЛДАН КАЙТУ

Кашагада каш җыерды җаным,

Кош аулады күңел хатирәсе...

Бар идеме Идел булган чагым?

Юк идеме гамәл харабасы?
Һәр күзәнәк комдай таралганы,

Җыелганы булды туфрак бәдән!

Безләрме соң заман яраганы?

Чыгып киләм тимер булган хәлдән!


Шигырьгәме кайтмый?.. Адәмнең дә

Күбәләктәй җаны очасы бар!

Чык бөртеге чәчәк күзләрендә —

Кояш эзләп ерак качасылар!


Алышынган халәт, калышынган,

Заман кылычында таң шәүләсе...

Кашагада каш сикертте җаным,

Кош ауламак күңел хатирәсе!



КҮҢЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕ

Күңелемдә шигырь бәйрәмнәре,

Туй итәләр газәл, касыйдәләр,

Бизәделәр хәтер түрләремне,

Поэмалар туйлый, хас кыйссалар.
Энә күзләреннән дөя чыга,

Шигырь юлларында локомотив,

Ничә төштем Йосыф коесына,

Тукай булдым, Пушкин һәм Лермонтов.


Таһирынмы Зөһрә көнләмәде?

Тиң түгелме Маһым чибәрлектә?

Заманамы шигырь иләмәде?

Уйный торды сүзләр егетлектә!


Күңелемдә шигырь бәйрәмнәре

Туй итәләр, тарих шәраб коя,

Мең тарафта кошлар сайраулары —

Баш очымда Һомай оя кора!



13.05.03.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет