ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет24/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   39

БИЗГӘК

Бәхет түрен аңлатырга теләп,

Төшенгәндәй дөнья серенә,

Күпме хикмәт ияләре сөйләп,

Кермәкчеме күңел түренә?
Карашыңда мәгәр көн җылына,

Яңгырлары туктый болытның,

Шушы түгелме соң бәхет миңа —

Гүя хакыйкатькә юлыктым.


Сүз артыгы серне югалттыра,

Кимлекләре шиккә төшереп,

Җан җылысы илдә таң аттыра,

Дәртле җырлар туа ишелеп.


Бу дөньяның серен төшенерлек

Куәт булса иде йөрәктә,

Дәгъва кылып күптән, пәйгамбәрлек

Сатар идем бугай бизгәктә.



ТЫНЫЧ ЙӨРӘК

Бәхет җылысында җан сөенә,

Туйлый каләм, икмәк тәмедәй

Сулыш белән тәнем сугарыла,

Яна хәтер күңел шәмедәй.
Син моңайма, бәгырь, сагынулар

Йөрәкләрнең куәт дәвасы,

Болытларга таба ашкынулар —

Китеп барган күңел карасы.


Мин тойганны син дә беләсеңдер,

Сизенәдер җаның рәхәтне,

Тормыш үзе, тына алмый күңел,

Яшәү серләренә өйрәтте.


Көн тарая барып, күңел шәме

Сүнә калса беркөн, иртәрәк

Кебек кенә тоелачак әле,

Тынычланып тәмам бу йөрәк.




ГАФУ, АЛЛАҺ, ГАФУ?!.

Ил базары бәя күтәргәндә

Хак югалтты күпме асыл ирләр!..

Бәхетләрең түргә үрләгәндә

Коелырмы күңелдәге керләр?
Мин — хаталы, беләм, пәйгамбәр дә,

Әүлия дә түгел бу бәндәсе!

Ә җитмәсә хата хәбәрләрдә

Балигъ булдым, хәлне ни итәсе?


Мең китапка торган бер китабым —

Ачылмады Коръән, сыйфатлары

Санап бетергесез Аллаһының,

Янды гына йөрәк учаклары.


Ил базары бәя алмаштыра —

Егетлектә юкмы мәртәбәләр?

Җилкәләргә кемнәр басып тора —

Дога сорый булыр мәрхүмәләр!




СОҢГЫ СУЛЫШКАЧА

Бу көюләр барсы бер яр өчен,

Бер ялкында бөтен яшәеш,

Гомер юлын тәмам шулай кичтем —

Бәндәлектә минем бар өлеш.
Үтенергә хәлемнән дә килмәс

Соңгы сулышымда йотым су,

Гомер буе бер тамчыга мохтаҗ

Булып яшәүләре бик моңсу.


Тормыш өчен яшьлек хатирәсе

Генә җитми икән, соңынтын

Аңлашылды, җанның җәрәхәте

Аһ орачак, киткәч соңгы тын.


Кирәкми ул — юатудан узган,

Гамьнәреңнән кичкән минем хәл,

Чит-ят өчен тулы гомер тузган,

Өзелепләр калган күңелләр.




ӨЗГӘЛӘ

Гафу, берүк, күңелеңә тигән...

Өзгәлә, мә, үзең минекен!

Күптән инде бәгыремне кискән,

Тетеп бетерүче син идең.
Өзгәлә, мә, минем урын түгел,

Күңелемдә күптән син үзең,

Йөрәгемә хәнҗәр булып сызыл,

Кызыллыгын тапсын бу йөзем.


Сихәт, дибез, кая киткәнлеген

Эзләп кара аның дөньяда,

Хәтерләргә ниләр җыелганын

Белми калабыз шул болай да.


Өзгәләрсең, өтек күңелемдә

Үзеңә дә урын калдырмый,

Мин, мөгаен, соңгы түгелдем дә

Инде саным сыйфат җыялмый.



ДӨРЕСЛЕК БАР, ДИЛӘР

Сүз дөресе адәм баласына

Көннәренең соңы тоела,

Төшә күңел дөнья карасына,

Кергән кебек мәхшәр туена.
Мактанганны ялагайга санап,

Ачулыны, дөрес, диярлек

Хата безне тәмам чолгап алган,

Күңелләрдә юшкын-күгәрек.


Хата табу мең кат сөендерә —

Хаклы дияр өчен үзеңне,

Ә югыйсә дөресләргә генә,

Киңәш итү кирәк түгелме?


Сүз дөресен — хата табу, диеп

Ялгышуда күңел адашты...

Шул юлымда мең хаталар иңеп,

Җыеп йөрдем бугай каргышны?



МӘРХӘМӘТ ТИҢЛЕГЕ

Гафу, Ходам, бәлки сүзләреңне

Дөрес аңламыйча, хатада

Адашудан бу каралык иңде,

Якты көннәреңдә атлауда?
Сер сөйләшкән кебек була идем,

Каләм бии иде кулымда,

Нурга чумып тәмам күңел өем,

Сүзләреңә колак куела.


Ир егетнең эше хезмәт аның,

Бәйрәм-туйлар уза янәшә,

Бәхетемне гүя чумырып алдым,

Диңгезләргә төшеп төпкәчә.


Гафу, Ходам, рәхмәтләрне тәүбә

Үтенүдә безгә күрсәттең,

Мөэминнәрең тупсаң төбен үбә,

Мәрхәмәткә, беләм, кем дә тиң!




ЮЛГА ЧЫГУ

Бу китүдә ерак барылырмы,

Калынырмы әллә соңарып?

Иминлектә йөрер юлларымны

Илтә бара еллар озатып.
Бу китешем уйланмаган җирдән

Уен гына булып, ахыры

Җаен бирсен иде хәерледән,

Ераккарак китеп барылды.


“Юл газабы — гүр газабы!”— диләр,

Серен ачып гомер ахырың,

Күреләчәк, һичкем белми, ниләр,

Чакрымнардан ары чакырым.


Без барабыз һаман, юллар кала,

Еллар кала, шәһәр, авыллар,

Илләр кала хәтта, ерак ара,

Бураннары кала, давыллар.




ГОМЕРЛЕК УТЫРЫШ

Син шушылай ерактан ук алып

Сөйләгәндә сүзнең дөресен,

Безнең агай аты китте чабып,

Онытып бу юлның килешен.
Күңел җәйләвенең тугаенда

Көйләп ала серем тургае,

Ята безнең китеш уңаенда

Алмагачлы бакча туйлары.


Ничәнче кат анда керүләрем,

Ил гамендә калып гомерләр,

Хәтер туйларында йөрүләрем

Ала җаннарымны күмерләп.


Янылганбыз икән — янылганбыз,

Таләп итми җанга кадерне,

Галәмнәрне айкап кайтуыбыз

Сүз куәте булып йөгерде.




СӘЛАМ, СЕЗГӘ, СӘЛАМ!

Менә тагын шул ук юллар йөртеп

Китерделәр мине шушында,

Тәмамысын өр-яңача балкып

Китсәләр дә — таныш барсы да.
Бу агачлар, кырлар, хәтта йортлар,

Урамнарга кадәр үзгәргән,

Елгаларның купшыланган ярлар,

Маңгайларын таулар күтәргән.


Бөркет булып бер әйләнеп узар

Өченме соң йөрәк талпына?

Хәтер бакчасына керә кызлар,

Чыгып барам ындыр артына.


Һәр тарафтан җанга сихәт теләп

Изге туфрак дымы тартыла,

Киң сулышта җырларымны көйләп,

Сәлам бирә барам барсына.

2 февраль, 2003, Тобул.


АЛАЙМЫНИ, БОЛАЙМЫНИ?

Сөйгәнеңне белә, диләр,

Өзә, диләр, үзәген...

Булса әгәр сандугачлар,

Сайрар иде гүзәлең!
Юатырга сүз табалмый

Кем йөридер яныңда?

Кош теледәй хат та бармый,

Килә алмый ярына.


Үзенең дә юлларына

Буран ятып елаган,

Айларына-елларына

Китәр дип кем уйлаган?


Сөйгәнемне белүмени —

Белмәгәне мең артык,

Каршыдагын бер дә күрми

Еракларга күз аттык.



Февраль, 2003.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет