“Сарман җыры” күңелләргә тулып,
Кайнарланган чаклар бар иде ул,
Азмы булган дөньяларда, кубып,
“Карурман”нар буйлап ярылган юл.
Азмы булган Сарман буйларына
Сыешалмый бәхет эзләүчеләр?
Канлы яшьләр тулып бәгыренә,
Туфрагына кайтып елаучылар.
Сарман буйларында болыннарның
Бәрәкәте булып җан йөгерә,
Дөньяларда шушы — яшәүләрем,
Чайкала да китә, җан түгелә.
Соңарыплар, бер күрергә, диеп
Кайтканнарым булды, кайтырлыгым,
Сарман җилләренә башны салып,
Туган җирләремнән каерылдым.
17-18.01.03.
ЮЛ ВАКЫЙГАСЫННАН
Бәхеткә салынган юллардан,
Бәхет, дип ераклар барылган,
Сагышым сыгылган моңнардан,
Шатлыклар элгәре барыннан.
Шатлыклар элгәре барыннан
Тәрәзә шакыган, ишектән
Түрләргә кочаклап йөгергән,
Табынга җырларым ишелгән.
Табынга җырларым ишелгән
Заманнар шушылай кичелгән,
Оялыр чаклармы кешедән —
Каралып бәгыре киселгән!
Каралып бәгыре киселгән
Дошманмы, әллә дус? Үзеннән
Узалмый калучы кешедән
Бәхете йөгерә юл белән...
СЕР ГҮЗӘЛЛЕГЕ
Киткәннәрдә озата калучы бар,
Кайтканнарда — каршы алучы,
Рәхмәтең киң, Ходам, дөньялар — тар,
Без — киңәеп кенә алучы.
Офыклардан офыкларга җитеп
Җәелгәндә хыял канатым,
Мин дөньяны кочагыма алып,
Бәхетемә сине яраттым.
Бар яшерен беркөн беленәчәк,
Тотылачак ялган; кануны
Шушы булды даим һәм булачак,
Һәркемнең бар җирдә урыны.
Киткәннәрдә озата калдың, ярым,
Кайтканнарда каршы алсаңчы!
Бүген әле офыкларга аштым,
Хыял канатларым талганчы.
АДӘМ БАЗАРЫ
Хакыйкатьнең базарына чыгып
Сан сорасаң, бәя табалмый,
Кемлекләрең кемлегеңдә булып,
Мин-минлегең сине яманлый.
Кешелеккә карап кеше ала
Мәртәбәсен, хәтта исемен,
Дөнья дигән базарларда сата
Адәм балалары кемлеген.
Таныйм, дисәң, әгәр үз кемеңне,
Сурәтеңә карау кирәкми,
Электә кем идең, шул йөзеңне
Бүгенге көн кабат куәтли.
Бәя эзләп йөри күрмә мәгәр
Очсызланып шушы базарда,
Мин-минлектә кадерләрең китәр,
Дөньялыкка авыр ярарга!
ЯШӘҮ КӨНЕ
Белгән сыман идем бу дөньяны,
Таный кебек идем кемнәр нинди,
Әле кабат табып таянуны,
Югалтыпмы өлгердем дә инде?
Хатирәләр сандыгында юк-бар,
Чүпкә чыгып бетте бугай күпләр,
Олы санап үзен күңеле тар —
Чүмәләдә, менгән җире чүп-чар.
Белгән сыман идем, таныган күк,
Аеручы затны — затсызлардан,
Олылар да тәмам булдылар чүп,
Чыга барып даны хаксызлардан.
Була икән андый вакытлар да —
Мескенәеп кала дөньялыклар...
Тормыш кыры дигән басуларда
Чәчелеп ята икән ни орлыклар?
КАЕН ХАТИРӘСЕ
Ул каенның хәле ничек икән?
Яшен суккан иде мин белгән
Яшьлегендә, кәүсәләрен кыйган,
Башкайлары иде бөгелгән.
Аны кочып еладым мин — үсмер,
Йөрәктәге утны сүндерер
Сагышлары иде кара күмер,
Бу яшәеш гадел түгелдер...
Гомер үтә икән, ә яшьлекнең
Эзе кала икән үзәктә,
Шул эзләрдән шушы килүемнең
Авырлыгы төшә йөрәккә.
Бер кайтырмын әле, күрешербез
Исәнлекне шунда белешеп,
Илгә таба җилләр үтте керсез
Үз парлары белән үбешеп.
ЮЛДА КАВЫШУ
Сүз сөйләме озын юлларымда
Адаштырса, тойгы диңгезе
Алып китсә шушы баруымда,
Сикәлтәләп куйса тигезе,
Айнып ала күңел, ерагым да
Якыная, дөньям тараеп,
Минем әле шушы баруымда
Кайтасым да бар шул саргаеп.
Сүзләр куешмаган идек бугай
Айрылмаска тормыш юлында,
Әмма күңелләрем тугай-тугай
Тургайларың купкан болында.
Бәхет таңым булып аткан идең,
Көнем хәзер кичкә авышты,
Искә төшеп кабат сискәндердең,
Сагышыма сагыш кавышты.
САГЫШЫМ ХАТИРӘСЕ
Яратуны белеп калдым, дисең,
Күреп калдым, дисең, чын ирне,
Диңгезләрне кисеп чыксам әгәр,
Үткән булсам янар тауларны,
Саннарына алыр иде ирләр,
Насыйп итәр иде даннарны.
Ике тиен бар гамәлем минем,
Ике хисап — ике дөньяга,
Купшы чырай, бары шушы исем,
Ә күңелем бигрәк алама.
Шуны ямап үтә бара гомер,
Тапканымнан артык югалту!
Синдәгедәй йөрәк булса күмер,
Бәлки табар идем юату?
Никләр өчен, мине сөям, дисең,
Минме инде тиңең булыр ир?..
АЛДА ӘЛЕ ОЗЫН ФЕВРАЛЬ
Алда әле озын феврале бар,
Кыскартырга теләп кышларны,
Ашыкмыйча гына атлап китәр,
Зур салкыннар быел кышлады.
Җылынырмын, март җилләре килеп
Хәбәр биргәч язның җитәсен,
Чиксез күкләремдә кояш көлеп,
Салкыннары җыйгач итәген.
Ә хәзергә гыйнвар иләгендә
Болытларны или җай гына,
Бу дөньяга ялгыз килгәнемдә
Ак кыш булган көннәр сагында.
Алда әле — февраль, кыска тунлы
Озын агай булып керәчәк,
Ә аннары көннәрем дә туры
Язларыма атлап китәчәк.
ЯШЬЛЕГЕМ УРАМЫНДА
Ә мин быел җырламыйча гына
Яшьлек урамыннан әйләндем,
Хәзер инде башка минем чама,
Башкачарак күптән уйларым.
Артларымнан елап калган кызлар
Булмадылар, кемгә мин кирәк?
Бүтәнчәрәк инде хәзер кышлар,
Язлар башка, хисле чак сирәк.
Йөрәк кенә элеккечә сыман,
Мәхәббәткә шундый ышана...
Аяк асларымда зәһәр елан
Булып бураннар да шашына.
Яратканмын, бәлки бер шаяру
Булгандыр ул, хисләр алмашып?
Яшьлек урамыннан соңгы бару,
Сагышларым калсын адашып!
ГОМЕРЛЕК ЮЛДАШ
Гомергә калган яра күк
Сыкырап сагышларым
Айный да, йөрәк гүя үк...
Кабат моңаеп алдым!
Ничекләр чыгыйм кырларга,
Җилләргә башым куеп,
Таралып китәр сагышка,
Ирекле булсын, диеп?
Бәлки дә онтып алырмын
Отылган җырларымда?
Нигә соң йөрәк ярасын
Юк җөйләр ярасы да?
Айкады, кабат чайкалдым
Сагышлар диңгезендә!
Никләргә шулай яраттым
Тәкъдирнең бирмешендә?
Достарыңызбен бөлісу: |