Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет12/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

***

Беркөнне ашыгып кына Нурислам килеп керде. Зарифның атларга башак әзерләгәнен белгәч, бигрәк әйбәт дип, абзарга таба атлый-йөгерде.

—Зариф абый, менә хәзер генә Җәмиләнең тагын бер хаты килде. Үзенең хаты эчендә сезгә дигәне дә бар. Менә ул хат,—диде.

Кинәт кенә әйтелгән бу хәбәрдән Зариф каушабрак калды:

—Үзең укыгансыңдыр инде...—дип, курку катыш сорап куйды. Кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп, әгүзе-бисмилласын укыды да:

—Җүнле хәбәр бир, Ходаем,—дип, ниһаять, хатны кулына алып, эчтән генә укый башлады. Хат кыска язылган. Әмма язган кадәресе бары да күңелгә ятышлы.—Матур яза, укымышлының укымышлы инде. Әйдә, тагын бер кат кычкырып укыйм әле:

«Хөрмәтле вә гыйззәтле, газизләрдән газизем әткәй илә әнкәй!

Сезгә сагынып, бик сагынып сәлам язам. Шулай ук Газзәбану белән Хафиз сөйдергеч бөтиемә дә сәламнәремне ирештерсәгезие. Безнең хәлләр һаман да шул бер көе, билгесез. Әниемнең сәламәтлеге бик какшады. Биргән дәваларыбызның да ярдәме аз. Үзем эшләп торам әле, биргәненә шөкер!

Әткәй, сезнең арагызда үткән, җаным вә күңелемне баеткан матур, әкияти көннәремнең һәр сәгатен генә түгел, минутларын да сагынып яшим. Миңа күрсәткән ихлас хөрмәтләрегез һәм мине үз балагыздай кабул итеп алуыгыз өчен рәхмәтләрем чиксез сезгә. Сезләрнең—барчагызның да, Аллаһы Тәгаләнең һәр даим рәхмәтендә булуын телибез. Әткәй, ни генә булса да, өмет белән яшәргә язсае. Өметебезне югалтмыйк әле. Әнкәйне сакларгарак тырышыгыз инде, төшләремә борчылып кергәли башлады. Хафизга иптәшкә, Ходай кушып, тагын бер сабый туса, әнкәйнең ярдәме аеруча кирәк булачак. Без аның бик бәхетле әби булуын телибез! Газзәбануга җиңеллек, сабырлык бирсен Раббем. Амин!

Әткәй, борчый димәсәгез, сезгә бер гозерем бар. Җәмиләне безгә килергә үгетләп карагыз әле. Без чакырганда әнисе Зөләйхә апа риза булмаганые. Икесе бергә бөтенләйгә килсәләр, безгә бигрәк тә яхшы булырые. Бүлмәләр дә, урын-җир дә җитәрлек. Зөләйхә апага да эш табылыр. Ул баланы укытып, кеше итә алсам, Аллаһым каршында бер саваплы эшем булырые дип уйлыйм.

Ярый, хушыгыз, таза-сау яшәгез. Мин җибәргән юл белән, хәлләрегезне белдереп, җавап яза алсагыз бик шатланырыек.

Бибиҗамал әбекәй белән Гыйззелбәнат апага да сәлам җибәрәм».

—Менә шулай, күрше, әллә ни сөенерлек хәбәрләр булмаса да, ике арабызда элемтәнең ялгануы бик һәйбәт. Рәхмәт Зәкиягә, сиңа язылган хатында ниләр бар соң, Нурислам?

—Эшкә урнашасы кибетендә, Маһирәнең киңәше белән, бөтенләй күренмәгән. Кибет дәүләтнеке булып эшли башлаган. Сатучыларның күбесе яңа кешеләр икән, Зәкия элеккеге эшләгән тегү әртилендә эшли башлаган. Зөмәрә йортында ялгыз яшәп ята икән. Ышанычлы гына, үз якларыбыздан килгән берәр кыз булса, бик теләп фатирга кертерием дип язган. Кари әкә аңа Маһирәләрдә бик күренеп йөрергә кушмаган. Маһирә үзе дә шундыйрак фикердә бугай. Шулайрак аңладым. Исламгалине бик сорашкан Маһирә. Саҗидәнең күкрәгенә сөт төшеп, баланы үзе имезә башлаганын белгәч, исе-акылы китеп: «Бәхетне бирим дисә, бирә бит ул Ходай, Үзе теләгән кешесенә учлап та, колачлап та бирә»,—дигән. Инде ул бәхетне кире алам дисә, анысы да Үз иркендә...—дип җылап та алды Маһирә апа,—дип язган.

Барын да сабыр гына тыңлаган Зариф авыр сулап: «Әйе, Зөлкамал апаң белән без дә кызганабыз аны. Ичмаса, бала тапкан булса, баласы белән юанырые. Инде анасы да ташлап китсә, нишләр ул, Маһирә? Әле без монда барыбыз бергә дигәндәй, борчуларны да, дөнья мәшәкатьләрен дә бергә күтәрәбез, шөкер Ходайга. Ялгызлыктан Үзең сакла...»

Нурисламны озаткач, өйгә ашыкты Зариф.

—Газзәбану кызым, Маһирәдән хат бар.

—И, рәхмәт төшкере, иренем кычытканые аны, хат укырга булган икән? Үзең укыдыңмы әле, әткәй?

—Укыдым, кызым, укыдым. Әңкәең дә ишетсение, кайда соң үзе? Күренми.

—Келәттә Коръән укый ул. Өйдә бик бөркү бит. Әйдә, әткәй, хатны да шунда гына укыйк әле.

Хатны Газзәбану укыды. Хатның башыннан ахырына кадәр, тагын акты Зөлкамалның күз яшьләре. Каян килә диген син аларны... бертуктаусыз...

—Тагын бер кат, ашыкмыйча гына укы әле, кызым,—диде Зариф.

Тагын укыды Газзәбану.

—Мин үзем абзарда ике кат укыдым. Менә тагын ике кат тыңладым, әмма Нургалиемнең үз хатларына, үз сүзләрен ишетүгә сусаганым басылмады.

Маһирәнең Җәмиләне әнисе белән бергә үзләренә чакыруын өчесе дә хупладылар. Өйлә намазыннан соң Маһирәгә бөтен яңалыкларны әйтеп бик җылы хат яздылар. Зөләйха белән сөйләшеп, китәргә риза булган тәкъдирдә, барлык юл мәшәкатьләренә үзебез ярдәм итәрбез дип яздылар. Шунда Хафиз: «Кунак апайга миннән дә сәлам языгыз, үзе миңа сәлам әйткән ич,—диде.—Сөйделгеч бөтие дигәне ошамады, аны бәбигә генә әйтәләл,—дип иренен турсайтып куйды.

Соңгы күрешү

Сентябрьнең соңгы көннәре. Бу елның көзе дә, назлы җәеннән аерылырга теләмичә, үзенекен итә. Әбиләр чуагы әле киләсе айда да дәвам итәр диләр. Вакытын белеп кенә җылы яңгыры явып китә. Искән җилләре дә җылы, җанга рәхәт. Йорт саен диярлек амбары, келәтләре тулы ашлык. Тик Нургалидән генә бер хәбәр дә юк... Маллар көтүдә. Тегермән елгасы тулы ап-ак казлар йөзә. Көекнең аның казлары да һәммәсе диярлек ак төстә, көрәннәре бик сирәк. Һәр хуҗаның казлары үз тамгаларын йөртә. Ә тамга төсләрен санап та бетерерлек түгел. Ишле булып йөзгән чакларында, озаграк карап торсаң, үзе бер могҗиза. Әйтерсең лә, каз «болытлары» өстенә кемдер төрле-төрле чәчкәләр сипкән. Ә казларның һәрберсе, сыртындагы чәчкәсен югалтмаска тырышып, чума-чума йөзәләр, шаярышалар... Шунысы гаҗәп, казларның һәр аерым гаиләсе читләрне үзләренә якын җибәрмәс өчен ниләр генә кыланмыйлар... Чынлап торып усалланалар хәтта. Ә үрдәкләр тирән елга кирәк дип сайланып йөрмиләр. Аларга өйгә якынрак инеш тә җитә. Бераз чумгалап, чайканып алуга, янә бүксәләрен тутырганчы ашарга кире өйгә кайтасы бар бит. Үрдәкләрнең бу гадәтләрен Хафизга әбисе болай аңлаткан. Алар бүксәләре тулганчы ашыйлар-ашыйлар да, алпан-тилпән килеп, тезелеп, су буена китәләр. Шунда берсе «бак-бак, без ашадыкмы соң әле?» дип сорый ди. Калганнары уянып киткәндәй булып, «бак-бак-бак, «юк-юк-юк» дип бакылдашып, ашаган җирләренә кире борылып менәләр ди. Хафиз бик ошаткан әбисенең бу әкиятен. «Менә шуңа күлә симез бит алал, әби, иеме?» дип көлгән дә көлгән.

Мондый матур көннәргә Кашка да бик шат, юырткалап йөрүдән куш аяклап чабуга күчә. Бабасының Хафизны атландырганына да канәгать. Төрлечә итеп кешнәргә ярата. Инде Хафиз кулыннан тәмле-тәмле күчтәнәчләр дә эләксә, малайның битләрен дә ялап ала.

Бөтен җирдә көзге матурлык. Көннәр җылы, кояшлы булып торса да, табигать үзенекен итә. Агачлар саргайган яфракларын салмак кына коялар. Бу табигый үзгәреш агачның үзенә дә, коелып барган яфракларына да ниндидер моңсулык бирә кебек, хәсрәтле вә сагышлы кешеләргә бигрәк тә...

Менә шундый матур иртәләрнең берсендә төшендә Нургалиен күреп уянып китте Газзәбану. «Ник уяндым соң?..» дип ачыргаланып җылап та җибәрде. Бу үзәк өзгеч тавышны ишетеп:

—Балам, ни булды, ник җылыйсың?—дип Зариф атылып керде.

—Әткәй җаным, Нургалине төшемдә күрдем. Ул каядыр китәргә бик ашыга икән. Үзе миңа таба кулларын суза. Сүзе юк, ә мин аны сүзсез дә аңлыйм шикелле. «Әйдә минем белән, бергә китик», дип әйтә төсле. Ә мин шатланып, хәзер-хәзер дип аңа таба ашыгам икән. Инде кулларыбыз тоташа дигәндә генә уянып кына киттем бит. Ник уяндым мин, әткәй? Никләргә генә уяндым соң? Кичтән тилмерепләр сораганыем үзеннән. Ичмаса, бүген төшемә генә кереп булса да миңа күрен, зинһар, дип. Ишеткән бит җанкисәгем, ишеткән. Ә мин уянганыма үкенеп җылыйм, әткәй. Үзе юк та юк инде. Төшләремдә генә булса да бер күреп калсам, йөрәгемә аз булса да ял булырые дип ни теләдем. Их, әткәй, аның матурлыкларын күрсәң... Син югыең шул анда... Шул затлы киемнәреннән, бөтен җире ялт иткән... Ул да шулкадәр сагынган... Сүз белән әйтмәсә дә, әллә каян күренә.

Гел елмаеп кына, якты нурлар сибеп тора торган Нургалием үтә моңсу, сагышлы моңсу гына түгел, әллә нинди кайгы катнаш моң иде аңарда. Ә үзе каядыр ашыга да...

—Ярый, кызым, тынычлан инде. Үз карыныңда йөрткән нәни Нургалиебезне саклау да синең өстеңдә бит. Сез хәзер икегез бер җан. Үзең ничек борчылсаң, аны да шундый хәлгә куям дип уйла. Үпкәләтмәскә тырыш син аны. Менә хәзер дә «әтиемә әйтәм, барыбер әйтәм мин сине дип ятадыр әле»,—дип, үзенә авыр булса да, Зариф шаярткан булып, киленен тынычландырырга тырышты.

Каенатасының көтмәгәндә балаларча шаяртуыннан Газзәбану хәтта көлеп җибәрде, гәрчә яшь аралаш булса да.

—Пәйгамбәрләр акылы бардыр синдә, әткәй, рәхмәт яусын. Әле дә ярый сез бар. Әңкәй белән сез булмасагыз, әллә кайчан саргаеп үлгән булырыем инде мин.

—Алай димә, балакаем, алай димә. Беребезне дә сабырлыктан мәхрүм итмәсен, Ходаем, барыбыз да исән булыйк әле...

Тынычлана төшкән Газзәбану җәһәт кенә торып, битен-күзен юды. Самавырын куеп җибәрде. «Ташкентта ни хәлләр бар икән, Маһирәгә кыска гына итеп хат языйм әле» дип килеп кенә утырды. Кинәт карынында гадәти булмаган, төртеп куйганга охшаган кыска гына бер хәрәкәт тойды ул. Нәкъ шул урынга кулын куеп тынып калды. Эчендәге үзгәрешнең кабатлануын көтеп, тирән сулыш алырга да куркып утыруын дәвам итте Газзәбану. Юк, башка кабатланмады. Туктале, нәрсә болай утырам, Гыйззелбәнат апаның аппараты бар, тыңлап карасын әле дип, очардай булып остазына йөгерде. Бәхетенә, анысы өйдә туры килде.

—Беренче авазын салырга вакыты җитә нәнинең дип инде кичә үк уйлаганыем,—диде кендек әбисе, Газзәбануны күрү белән.

Тыңлый башлауга көлеп үк җибәрде Гыйззелбәнат.

—Бик дөрес. Вакыты җитүгә «әнием, миңа җан иңде, йөрәгем дөпелди башлады» дип кулы белән сиңа төртеп хәбәр иткән ул. Менә шулай, күрше, февральнең 22-23 көннәрендә туарга тиеш, бирсен Ходаем,—дип сөендерде ул үзенең шәкертен.

—Кичә Мәфрүзәдә булдым. Аңарда да шул ук хәл. Бик куаныштылар. Бүген үз вакытың белән барып кайт син аның янына, аппаратны ал. Башта үз колакларыңны сына. Аннары шушы атнада, Аллаһы боерса, Гыйззениса килене Сания бәбиләргә тиеш. Бергә барырбыз. Тудыруы катлаулырак булырга мөмкин. Аллага тапшырдык. Баласы аркылы ята. Көн дә тикшереп торырга туры килә.

—Чыккан көе Саҗидәгә кереп чыгыйк әле, бергәләп. Сөенечемне аның белән дә бүлешәсем килә, ахирәтем бит. Бу арада гына керә дә алмадым. Аның үзенең койрыгы бозга катты инде, Саҗидәне әйтәм. Әле үзе генәме, Тәскирәсенең дә кулын бәйләде.

Килеп керсәләр, Саҗидә бик ләззәтләнеп бала имезеп утыра.

—Күз генә тия күрмәсен үзегезгә,—дип соклануларын белдерделәр. Газзәбану якынрак килеп:

—Кая, сөте киләме?—дип дәшүе булды, бала имчәгеннән аерылып матур итеп елмайды да, ике кулын суза-суза Газзәбануга барасы килүен күрсәтте.

—Карале, җаным, ниләр генә кыланмый! Ничек алмыйсың инде сине?—дип, Газзәбану аны кулларына алды.

—Менә шундый биләмче егет без. Кемне күрсә ятсынуны да белми, барам гына дип тора. Атасы да шакката инде.

—Нишләп ятсынмасын, безне үз кешеләре икәнен сизгәнгә күрә генә шулай итә. Күрдек без аның төрле чагын, зиһенле малай ул,—диде Гыйззелбәнат.

—Анысы шулай инде. Авылда кем генә күрми калды икән аны, ай-һай... Бәби ашы китерүне сылтау итеп, эте дә, бете дә калмады инде. Ошамаганраклары булса, шунда ук акырып җылый башлый. Дөрес, балаларның барысын да үз итә,—дип сөйләп китте Саҗидә.

—Ахирәткәем, февраль ахырындарак Исламгалиеңә иптәшкә минем дә бәбием туачак, белеп торыгыз. Кендек әбиебез шулай ди. Нургалиең дә төшеңә шуңа сөенеп кергән, ди.

—И-и, хәерле сәгатьтә, җаным. Шатлык өстенә шатлык булып, ярабби, Нургалиең дә кайтып җитсә ие,—дип ахирәте өчен шатлануын белдерде Саҗидә.
***

22 февраль, 1925 ел. Кышның инде соңгы көннәре булса да, ул әле тиз генә бирешергә теләми кебек. Иртәдән бирле тын гына йомшак кар ява.

Көн кичкә авышканда Газзәбану кәефсезләнә башлады. Килененең һәр хәрәкәтен үзалдына тыңгысызланып күзәтеп йөргән Зөлкамал каушап ук китте.

—Балакаем, баядан бирле күзәтәм үзеңне.. Тулгаклыйсың түгелме соң син? Теге бүлмәдә урын әзерләдем, син шунда кереп ятсаңые хәзер. Үзең керә аласыңмы, әллә булышыйммы?

—Рәхмәт яусын, әңкәй. Безнең эшләр шулайрак бугай шул… Нишләптер кызулый ук башлады бит әле бу… Әткәй Хафизны Нурисламнарга алып керсен. Саҗидәне монда җибәрсеннәр. Гыйззелбәнат апай да…—Калган сүзен әйтеп бетерә алмыйча, эчен тотып, эчке бүлмәгә юнәлде. Зөлкамал чөйдән бишмәтен генә эләктерде дә, чыгып та йөгерде. Шул арада бисмилласын әйтеп, Раббысына җиңеллек сорап ялвара, шунда ук: «И, балакаем, булса да булыр икән түземлек, кайлардан килә икән бу балага шул кадәр сабырлык, рәхмәтеңнән ташлама, бер Аллам!»—дип капканы ачуга, бөтен кирәк-яракны алган Гыйззелбәнат үзе пәйда булды.

—Зөлкамал, үзем дә керергә дип торадырыем. Күрәм, син агарып та киткәнсең, зинһар тынычлан, ашыкма, бераз туктап, тын ал. Ә мин йөгердем, яме.

Гыйззелбәнат кереп җиткәндә, Саҗидә шунда иде инде.

—Йә, нихәлләр? Мин аны ястү намазы алдыннан, йә шул намаз вакытында табар дип чамалаганыем. Әле ике сәгать элек кенә караганыем бит,—дип, Газзәбану янына килде.—Ашыгасы иттеңмени, җаным? Кая, карыйк әле…

—Әңкәй кайда? Мин ашыкмыйм… ма-лай-дыр ул, па-жа-лый… ай… һай, җаным…

Ул арада кендек әбисе барын да тикшереп, үзе дә тынычланып, Газзәбануны да үтә куркып, каушап калган халәтеннән чыгара алды.

—Бер дә куркырлык урын юк. Бары да тәртиптә. Әле эшем кыргандай, шабыр тиргә баткансың. Өстәвенә каенанасы өчен борчылып ята бит әле. Әнә, әңкәең дә өйдә, сиңа баладан котылгач сыйларга дип тәмле әйберләр пешерә. Ә син хәзер хәл җыярга тырыш, сулыш алуыңны тәртипкә китер. Кабаланма. Үзең кендек әбисе булырга җыенасың. Бу синең практик эшең инде, сынатма. Бәһаңне төшермә, җаным, көчеңне тупла… Саҗидә, син салкын суга чылаткан тастымал белән тирләрен сөртеп ал, алмашка тагын шундый бер сөлге әзерлә, кирәк булачак әле…

—Ай, а-а-й, билемне үтәләй кисә би-и-ит…

—Түз, җаным, түз. Алда кирәк, бик кирәк булачак көчеңне әрәм итмә.

—Бик авырта бит, үтерепләр авырта-а-а…

—Кемнеке авыртмый?

—Сезнеке авыртмый шул, уф-ф…

—И, җаным, синеке шикелле генә түгел, әллә нинди авыртуларына да «эһ» тә итми түзәрием. Ходаем миңа бу бәхетле авыртуларны бирмәде шул. Әллә кызганды, әллә кылган гөнаһларым…—Калганын әйтеп бетерә алмады. Шунда ул «хәлиткеч» вакытның килеп җиткәнен күрде.

—Ай, җаным, үләм ич, үлә-ә-әм…

—Нинди үлү ди ул, булмаганны, көчән, тагын, тагын, вәйт, рәхмәт төшкере! Шунда ул якыная барган балага: «Әйдә, матурым, әйдә, җаным, әниең бик көтә бит.—Әнисе, тагын бер бик черәшеп көчәнеп җибәрсәң, «минем дә тавышымны ишетерсең», диясе килә бит нарасыеңның… кап-кара чәчен күрәм, монда озак тору бик куркыныч, тын ала алмаячак.

Ә Газзәбануыбыз кендек әбисен ишетми дә кебек. Коточкыч көчле авыртудан күзен дә ачалмый.

—Зөлкамал, Саҗидә, икегез ике яктан бераз күтәрә төшегез, сезгә аркаланып каты итеп бер көчәнеп җибәрүе кирәк, ай, бик кирәк... Газзә, ишетәсеңме мине, тырыш, җаным… Ниһаять, ишетте Газзәбану, нәкъ кендек әбисе кушканча тырышты… Менә шунда сабыйның бөтен өйне яңгыратып җылап җибәрүе, «Әнием, ач күзеңне, күр мине, минем дә сине күрәсем килә»,—дип җылыйдыр кебек тоелды аңа, әмма никтер күзен ача алмады. Кендек әбисенең: «Сөбханалла, сөбханалла, тупырдап, булам дип торган егет бит бу. Төкле аягың белән, балакаем»,—дигәне колагына чагылып киткәндәй булды. Әмма ачык кына итеп берни дә ишетмәде. Ул йоклый иде. Бу бик кыска вакытлы гаҗәеп тирән йокы аны икенче сихри дөньясына, Нургалиле дөньясына алып китте. Газзәбану аннан беркая китәргә теләмәде. Ул аңа Харисын күрсәтә. Ә Нургалие икесен бергә кысып кочаклаган, икесен дә үбә. Нидер әйтергә тели кебек. Газзәбануның аны бик тыңлыйсы килә. Читтән кемдер дәшә, дәшә.

—Кечкенә Нургалиемне алып кайттың бит, җаным. Койган да куйган Нургалием бит. Мин тапкан Нургалием дә нәкъ менә шушындый матур малай иде. Ач, балам, күзеңне, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер бу безләргә…

«Нургали» исеме кабатлана торгач, сискәнеп китте Газзәбану. Газиздән газиз бу исем Газзәбануның зиһененә яшендәй бәреп керде. Татлы йокысыннан уянып киткәндәй:

—Кая Нургали, әле генә мондае бит ул… Исән булмаса, нәкъ көннәрен туры китереп, безнең янда йөрериеме? Сабыема җан иңгән көнне инде. Менә аны тапкан көнемдә дә безнең янда бит ул. Үзе еракта булса да, күңеле белән барын да белеп тора. Ничек исән булмасын ди!!! Моннан соң да Үзең сакла Ходаем! Сабыйларым хакына Нургалиемнән аерма мине, и газиз Раббем,—диде.

Кендек әбисе аның каршына килеп:

—Менә ул, синең кечкенә Нургалиең,—дип Газзәбануны мөмкин кадәр тынычландырырга тырышып, баланы күрсәтте. Шунда җылап басып торган каенанасын күреп алды Газзәбану:

—Әңкәй, нигә җылыйсың? Җылама, әңкәй. Аллага шөкер, үзем дә, Харисым да исән-сау. Нургали белән дә күрештек. И-и, күрсәгезие сөенгәннәрен… Минем дә хәлем әйбәт. Харисымны имезергә дә вакыттыр инде?.. Нургали бик теләгәние шул аның ир бала булуын,—дип каенанасының яшьле күзләренә текәлде һәм кемнедер эзләгәндәй як-ягына да карап алды.

—Ир бала гынамы соң, ул бит беткәнче Нургали. Рәхмәт, кызым. Болай булгач, аны күрергә әтисе ничек кайтмасын ди. Кайтыр, Аллаһы боерса. Харис дип исемне дә үзе бирде бит, җаным... Йоклый әле ул. Уянуга имезерсең, әмма үзең тәмам тынычланып бетмичә торып имезергә ашыкма әле, кызым…

Шулай итеп, Газзәбануның тагын гел әтисенә охшаган икенче улы да дөньяга килде. Һәм шушы йортка күпме шатлык, күпме горурлык алып килде ул. Зөлкамалның чыраена алсу төс керде. Һәр ризыкның тәмен белеп, әпититләп ашый башлады. Зарифның да эшләре гөрләп барды. Кашка да чын чабышкы аты булып, җыеннарда һәр елны беренчелекне яулый торды. Газзәбану да Гыйззелбәнат ярдәмендә тәҗрибәле «кендек әбисе»нә әйләнде. Никадәр авыр булса да, инде Нургалинең башка кайта алмаячагына да ышана башладылар кебек. Шулай да, өметсез шайтан дигәндәй, һәрберсе үзенчә, хыял катнаш көтү белән яшәде. Газзәбануның бар юанычы, өметләре Хафиз белән Харис булды. Нинди генә бәхетләр юрамады ул аларга. Ләкин үзенә шул көтелгән бәхетләрнең берсен генә булса да күрү насыйп булмаган икән. Авырлык илә югалтуларны бихисап күп күрсәм дә, Раббем мине ташламады, сабыр канатларымны сындырмады. Һәрвакыт авыл халкына кирәклеген белеп һәм аның зур хөрмәтен күреп яшәвен—ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзенә җибәрелгән бүләк дип санады. Изге хезмәтендә остазына һәм үз кыйбласына тугры калды.

Илгә килгән сугыш афәтләре һәм сугыштан соңгы ачлык, хәерчелек елларында бик авыр хәлгә калган чакларым да булмады түгел, булды. Түздем, күп түздем. Һәрнәрсәнең соңгы чиге булган кебек, түземлек дигәннәре дә мәңгелек түгел икән.—Газзәбану уй-хатирәләргә чумды.—Түземлегем тәмам төкәнгәч, бичарага-ничара дигәндәй, бер көнне көндәшем Маһирәгә тоттым да хат яздым. Хатымда яшәүдән тәмам гарык булганымны, улларым белән Нургалине сагынуларымны, үземнең дә алар янына китәргә ашкынуларымны бәйнә-бәйнә тездем дә тездем. «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бәгырь кисәкләрем янына синнән алда миңа китү насыйп булса, догаңнан калдырма, бәхил бул! Ә мин сиңа бәхил, Маһирә...»—дип тә язып куйдым бит әле… Ике дә уйлап тормыйча, хатымны салып та җибәрдем. Җибәрүен җибәрдем... Ә соңыннан үзем үкенеп бетә алмадым. Көндәшемнең: «Әллә ычкынып бара инде бу хатын»,—дип уйлавыннан шикләнеп, тәмам пошаманга төштем бит.

И-и, Ходайның бирмеш көне диген, ай ярымнан Маһирәдән хат килеп төшмәсенме! Укыдым да шаклар каттым. Ул да минем төсле үк ял­гызлыктан җанын кая куярга белмичә иза чигә икән. Ул да, бигрәк тә әнисен җирләгәннән соң, Нургалинең теге дөньяга үзе янына чакыртып алуын гына көтеп ята икән. Аның бу җөмләсе мине сискәндереп җибәрде. Без Нургалине исәндер әле дип яшәгәндә, ул аны теге дөньяда итеп күрә. Ул безгә караганда хәбәрдаррак булып чыга бит, нидер белә. Ә нигә безгә җиткерми? Миңа кайгы ярамас дип уйлавыннанмы?.. Нургалием бит әле минем хәләл ирем генә түгел, тач үзенә охшап туган алтын алмалар күк улларымның газиз әтиләре ләбаса.

Шулай булгач, Нургалигә минем хакым зуррак икәнне аңламаслык томана түгел бит ул, укымышлы хатын. Шулай да кызганып та куйдым үзен, Маһирәне әйтәм. Әни­сеннән башка үзенә бәрәңге де пешереп ашый алмаган килеш ничек көн итмәк кирәк? Уйладым-уйладым да, үзебезгә кайтырга чакырып тагын бер хат язып салдым. Юатырга тырыштым, кемгә дә газиз анаңны югалту бик авыр. Маһирәнең авылга кайтуын үзем өчен дә теләгәнием. Ничек тә бергә-бергә җиңелрәк булыр кебек тоелды. Мәктәптә балаларны урысчага укытыр, скрипкә уйнарга өйрәтер, ә мин өй эшләрен карармын, аз булса да акчасы да килер, дип уйлаганмындыр инде. Мәктәп директоры да риза булганые. Тик нишләптер, никадәр генә көтсәм дә, җавап хаты да килмәде, үзе дә кайтмады.

Ике айдан Маһирәнең вафат булганын ишеткәч, югалыплар киттем. Күрше Нурисламның малае—Исламгали Ташкинга баргач, аның бер дә көтмә­гәндә, авырмый-нитми генә дөнья куйганын ишетеп кайтты. Бу хәбәрдән соң көне буе күземнән яшь китмәде. Никадәр көнләшсәм дә, әле ул исән чакта, уртак сагыш белән янып-көеп яшәүчеләр бу дөньяда икәү булганбыз бит. «Инде мине Маһирәсез дә калдырдыңмыни, Ходаем, дип еладым да еладым, ул көнне гөнаһлы булып, хәтта намазларымны да укый алмадым. Аның төне дә төн генә бул­дымы соң? Йокы юк та юк инде... Тоташ газапларда узган гомер юлым, хәсрәтле көннәрем бер-бер артлы күз алдымнан үттеләр дә үттеләр. Маһирәнең бу юлы да миннән бәхетлерәк булуыннан янә көнләшеп куйдым. Нәкъ менә шул вакытта ишек белән мич аралыгының алгы ягында бер шәүлә күренгәндәй булды. Нургалием, имеш… Йокламыйм да шикелле үзе. Шулай да аңа күңелемдә йөрткән бөтен үпкә сүзләремне әйтеп калырга кирәк, белеп торсын дип уйлыйм. «И, Нургали җаным, синең рухың түгәрәкләнгәндер инде, Маһирәң белән яңадан кавышкансың икән. Улларың да яныңда. Ә мин һаман сездән еракта, каңгырып йөргән ялгыз каз хәлендә. Исән чагың­да да мине сары сагышларга салып яшәдең бит, җаным... «Газзә түзәр әле, тү­зем бит ул»,—дисеңдер инде. Түземлегем төкәнеп, югары оч Сылубикә төсле үземә кул салсам нишләрсең? Юк-юк, Аллаһым үзе сакласын! Тьфү-тьфү, әйттем исә кайттым... Син бит Сылубикәне дә авылда иң сабыр хатын дия идең. Аның да сабыр савыты тулып ашкандыр, җанашым. Иренең сугышта үлгән хәбәре авылда иң беренче аңа килде. Авыл халкы бик җәлләде үзен. Кемнәрдер мордар киткәннәрне зиратка кертергә ярамас дисәләр дә, каенанасы янына илтеп җирләделәр. Күмгән чакта халык, бернигә дә карамыйча, тол солдаткага тиешле ихтирамны күрсәтергә ты­рышты.

И, Нургали бәгърем, сары сагыш, ачы хәсрәтләрең белән бергә юаныч­ларын да биргән идең бирүен... Тач үзеңә охшаган—сөйдергеч бөтиләре—малайларың өчен, үзең дә беләсеңдер, рәхмәт тә укып яшәдем мин сиңа. Аллаһы Тәгалә разый булсын! Тик соңыннан, әллә күпсендең инде, йөрәгемне суырып алгандай, аларны да үз яныңа тарттың... Синең соңгы бүләгең диеп сөеп үстергән Харисымны гына булса да янымда калдырган булсаң.,—дип әйтеп кенә өлгердем, күз алдымда торган теге кара шәүлә, тора-бара гел Нургали төсенә кереп, өйнең теләсә кайсы почмагында пәйда була башлады. Күземне кая төшерсәм ул шунда, ап-ачык күрәм. Йөзе болай тыныч шикелле үзе, елмаеп та куйгандай итә, әмма күзләрендәге моңсулык бихисап, әйтеп бетергесез. Бер-беребезгә карап туялмаган гашыйклар күк күпме шулай басып торганбыздыр, әйтә алмыйм. Миндә куркуның әсәре дә калмады. Әллә шуны Нургалием дә сиздеме, телгә килде генә бит, җаныкаем, Ходайның рәхмәте... «Миңа да ди, Маһирәгә дә ди, рәнҗемә, ул—минем өчен өзелергә торган бары бер кыл гына иде, ди. Яратканым син генә булдың, ди бит җаныкаем. Безнең янга килергә ашыкма, синең үз дөньяң бар. Анда син күпләр өчен әле бик ки­рәкле кеше! Ата-бабамнардан калган нигезебезне дә саклый күр!—ди. Моннан соң да, ди, тәмле ризыкларыңнан бүгенге шикелле мәхрүм итмә безне, димәсенме тагын, үзе инде, үзе, тавышы да үзенеке... Тик миңа караганда кыяфәте белән күпкә яшь, матур... Бөтенләй әллә нишләп киттем, ни дияргә дә белмим, баскан җиремдә каттым да кал­дым. Ә ул миннән нидер көткәндәй карап тик тора. Телемне әй­ләндереп ник бер сүз әйтә алыйм... Шулай да күңелем белән: «И, Раббем, ичмаса бер генә сүз булса да әйтеп калыйм үзенә»,—дип, Раббемнан тел ачкычы сорап ялварам, өзгәләнәм... Ниһаять, ниндидер көчләр бар вөҗүдемне кысып торган тимердәй кыршаудан ычкындырып җибәрмәсенме; «Нур­гали бәгърем, күпме көттем мин бу очрашуны... Җылы сүзләрең өчен рәхмәт. Намазларымны да бүген укый алмадым шул, Ходаем үзе ярлыкасын инде. Син дә гафу ит, бәгърем, сезне дә бүген догаларымнан мәхрүм иттем шул. Кем уйлаган, барын да белеп ятасыз икән бит... Синнән бер генә нәрсә үтенәм: алып кит мине бүген үзең белән, калдырма монда газаплар илендә»,—дидем дә, ике кулымны җәеп Нургалигә таба атыл­дым. Тик шунда ике арабызда куе томан барлыкка килде һәм Нургалием шул томан эчендә калып юкка чыкты. Ни булды бу: әллә өнем, әллә төшем, әллә саташуым—тәки аңлый алмадым.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет