Образовательная программа мбоу «Новошешминская гимназия Новошешминского муниципального района рт»



бет12/27
Дата20.06.2016
өлшемі1.93 Mb.
#149610
түріОбразовательная программа
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   27

Г. Сабитов. «Ярсулы яз» хикәясе.


6 нчы сыйныф

Җырлар. Борынгы җырлар. «Кара урман», «Гөлҗамал». Кыска җырлар.«Сандугач», «Агыйдел».

Мәкальләр. Табышмаклар.

Тукай һәм аның замандашлары.

Г.Тукай. «Исемдә калганнар» әсәре. «Туган авыл», «Туган җиремә», «Пар ат» шигырьләре.

Г. Ибраһимов. «Алмачуар» хикәясе.

.

Ш. Камал. «Буранда» хикәясе.

К. Насыйри. «Әбүгалисина» повесте.

Әдәби жанрлар.

И. Гази. «Мәүлия нигә көлде?», «Өч Мәхмүт» хикәяләре.

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек».

Р.Миңнуллин. «Югалган көн», «Энекәш кирәк миңа!», «Әни, мин көчек күр­дем!», «Шундый минем туган ягым» шигырьләре.

Л. Ихсанова. «Наил һәм Фаил» повесте (кыскартып).

И.Юзеев. «Бакчачы турында баллада», «Йол­дыз кашка турында баллада».

Ә. Фәйзи. «Тукай» романы (өзекләр).

Н. Исәнбәт.. «Хуҗа Насретдин» комедиясе.
7 нче сыйныф

Дастаннар. «Идегәй».

Легендалар. «Зөһрә кыз», «Кеше гомере».

Риваятьләр. «Янмый торган кыз», «Иске Казан каласының корылуы», «Әллүки».

Татар әдәбияты тарихыннан үрнәкләр
Кол Гали (XIII гасыр) «Кыйссаи Йосыф».

Тукай чоры әдәбияты.

Г.Тукай. Истәлекләре (Казан чоры), «Милли моңнар», «Өзелгән өмид», «Шагыйрь», «Театр».

Г.Камал. «Беренче театр» комедиясе.

Ф.Әмирхан. Тукай турында истәлекләре. «Хәят» повесте.

XX гасырның 20—30 нчы еллар әдәбияты

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр», «Урман» ши­гырьләре. «Мокамай» поэмасы.
Ф.Бурнаш. «Таһир—Зөһрә» трагедиясе.

Г.Кутуй. «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

К.Тинчурин. «Американ» комедиясе.

М.Әмир. «Агыйдел» повесте (өзекләрен сайлап алып).

Г.Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» повесте.
8 нче сыйныф

Сәйф Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны.

XX гасыр башы әдәбияты.

Г.Тукай. «Мәхәббәт», «Китап», «Бер татар шагыйренең сүз­ләре» шигырьләре.

Ш.Камал. «Акчарлаклар» повесте.

Дәрдемәнд. «Каләмгә хитаб», «Кораб», «Бүзләрем мана алма­дым», «Видагь» шигырьләре.

Г.Исхакый. «Көз» повесте (кыскартып).

М.Фәйзи. «Галиябану» драмасы.

Бөек Ватан сугышы чоры һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты.

М. Җәлил. «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләр­е.

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять» повесте. .

Ф.Кәрим. «Ант», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...», «Газиз әнкәй», «Кыңгырауны яшел гармун».

Ф.Хөсни.. «Йөзек ка­шы» повесте (кыскартып).

Г.Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек» повесте (кыскартып)


9 нчы сыйныф

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты (VIII—XVIII гасырлар)

Уртак төрки әдәбияты чоры, халык авыз иҗаты һәм Көнчыгыш әдәбият белән бәйләнеш. Беренче язма әсәрләр.

Болгар чоры әдәбияты (XIII гасыр). Кыскача тарихи мәгълүмат бирү, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын искә төшерү.

Алтын Урда чорына (XIV гасыр) кыскача күзәтү. СәйфСарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастанын искә төшерү. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәрен өйрәнү.

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV—XVI гасырлар). Тарихи белешмә бирү. Мөхәммәдьяр иҗаты, «Төхфәи мәрдан», «Нуры содур» поэмалары.

Г.Утыз Имәни. Күренекле шагыйрь, галим, мәгъри­фәтче. Тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге белән таныштырырга; гыйлем һәм акылның өстенлеге турындагы шигырьләрен укып фикер алышырга.

XIX гасыр әдәбияты. Борынгы чорлардан килгән
әдәби традицияләргә, осталыкка һәм тәҗрибәләргә таянып, татар мил-
ли әдәбияты формалашу, иҗтимагый шартлар, фикер үсеше турында
күзаллау булдыру.


Г.Кандалый. «Бу бала хәс­рәте...», «Ерак йирдә газиз башың», «Ки кяшки дөньяга...», «Бәнем эчемдәге нарым...» шигырьләре.

М.Акъегетзадә. «Хисаметдин менла» повесте

Мәгърифәтчелек реализмы.

З.Бигиев. «Өлүф (меңнәр), яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы.

XX йөз башы әдәбияты. Хронологик тәртиптә, үз
урынында (8 нче сыйныфта үткәнне) искә төшерергә. Иҗтимагый шарт-
лар формалаштырган, шул чорны тасвирлаган әсәрләрдә җәмгыятькә
мөнәсәбәт-карашларның тәнкыйди булуына игътибар итәргә.


Иҗат методы буларак тәнкыйди реализм.

XX гасыр әдәбияты — 20—30 нчы еллар әдәбиятына
күзәтү ясап, 7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатларга. Дөньяга карашның
үзгәрүенә, оптимистик рухтагы, романтизм белән сугарылган әдәбият
икәнлегенә игътибар итәргә. Чорның уңай героен гәүдәләндерү, кеше-

лек сыйфатлары, гаделлек, тигезлек идеалларының төп кыйммәт була-
рак тасвирлануы.


Ватан сугышы елларында иҗат ителгән әдәбиятны аерып өйрәнү Iзарурилыгы, язучыларны, әсәрләрне искә төшерү. Фронтовик язу­чылар белән таныштыру; фронтта һәм тылда иҗат итү шартларының гадәттән тыш авыр булуы, эвакуацияләнеп килгән башка милләт язу­чылары турында мәгълүмат бирү. Ватанга мәхәббәт, халыкка һәм үзал­дына куйган бурычларына тугрылык, фидакярлек сыйфатлары. Ватан 1сугышы темасының әдәбиятта дәвам итүе, яңа нәтиҗәләр ясалуы.

Сугыштан соңгы чор әдәбияты.

Х.Туфан. «Илдә ниләр бар икән?», «Агыла да болыт агыла», «Без уникәү идек», «Чәчәкләр китерегез Тукайга», «Кайсыгызның кулы , җылы?» шигырьләре.

С. Хәким. «Кирәк түгел төрле афишалар...», «Йөрдем озак кичке урамнарда...», «Аккош күлендә сагыш, моң...», «Мин читтә шагыйрь булалмам».

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары.

М.Мәһдиев. «Без — кырык беренче ел балалары», «Торналар төшкән җирдә» повестьлары.

Ш. Хөсәенов. «Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде») драмасы.

Т. Миңнуллин. «Илгизәр + Вера» — драматик хикәя. «Әлдермештән Әлмәндәр» — моңсу комедия

9 нчы сыйныфта алган белемнәргә йомгак ясау
10 нчы сыйныф
9 нчы сыйныфта өйрәнгән чорларга бүленеш тәртибен, чор атамаларын, язучыларны һәм аларның әсәрләрен искә төшерү.
Әдәбиятны чорларга бүлү принциплары. Чорларның вакыт күләме ягыннан тигезсез булуы, һәр дүрт чорның үз эчендә этапларга бүленеше. Әдәбиятның формалашуы һәм үсеше өчен зарур булган шартлар, җирлек.

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының үзенчәлекләре (VIII—XVIII гасырлар). Җәмгыятьнең колбиләүчелек чоры; әдәбиятның гомумтөрки эчтәлектә булуы, күп әсәрләрнең уртаклыгы һәм тәрҗемә ителүләре; гарәп алфавиты кабул ителү сәбәпле, фарс- гарәп әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнеш. Дини карашларның зур роль уйнавы, суфизм идеяләре.

XIV гасыр шагыйрьләре Котб, Харәзми, Хисам Кятиб, Сәйф Сараи һәм аларның әсәрләре

Котб. «Хөсрәү вә Ширин» әсәре (өстәмә өйрәнү өчен)..

Йомгак. Бу чор әдәбиятын, тарих фәнен өйрәнгәндә алган белемнәре белән бәйләп, тарихи һәм географик җирлектә күзаллауга ирешү. Киң планда гомумиләштереп фикерләү, сөйләү күнекмәләре булдыру.

Татар милли әдәбиятының формалашуы

Милли әдәбиятның формалашып җитү билгеләре — барлык төр, жанрларда иҗат итүче язучылары булу; әсәрләрнең укымышлы кеше­ләр генә түгел, гади халык та аңларлык телдә иҗат ителүе; үз чорын һәм геройларын тасвирлавы.

XIX гасыр — халык тормышын, җәмгыятьтәге тәртипләрне, со­циаль катламнарга бүленешне алдынгы фикер-карашлар яктылыгында гәүдәләндерә башлау чоры. Фәнни карашларның, галимнәр эшчәнлегенең әһәмиятле роле, культура үсеше. Аң-белемнең зурлыгы-кыйммәте турында борынгы чордан ук килгән карашлар нигезендә мәгъ­рифәтчелек реализмы формалашу.

Лирик поэзия. Г.Кандалый шигырьләрен искә төшерү, «Сахибҗәмал» поэмасы.

Эпик төр жанрлары. М.Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте һәм З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә», «Зур гөнаһлар» («Гөнаһе кәбаир») роман­нары.

Татар театрының эшчәнлеге тәэсирендә язылган беренче драма әсәрләре — Г.Ильяси «Бичара кыз» һәм Ф.Халиди «Рәдде бичара кыз» пьесалары.

Йомгак. Халык авыз иҗатыннан, борынгы чорлар тәҗрибәсеннән иҗат серләренә өйрәнгән XIX йөз татар әдәбияты.

Татар әдәбиятының классик чорлары һәм язучылары

Искә төшерү. Дәреслекләрдәге билгеләмәләргә өстәп, сүзлекләр һәм энциклопедияләрдән карап «иҗат методы» төшенчәсен тулыланды­рырга күнегә). Иҗат методларын, алардагы уртаклык һәм үзенчә­лекләрне мисаллар белән дәлилләп аңлау, үзләштерү. «Язучы стиле» төшенчәсен шулай ук тулыландырып кабатлау, мисаллар ярдәмендә кабатлап искә төшерү.

Кабатлау. XX гасыр — татар әдәбиятының зур тизлек белән үс­кән, үзгәрешләр кичергән һәм камилләшкән катлаулы чоры. Ике революция (1905, 1917) арасы — XX гасыр башы әдәбиятының үзенчәлекләре.

Өстәмә өйрәнү өчен:

Г.Тукай. «Китмибез!», «Көзге җилләр», «Үтенеч» шигырьләре.

Г.Исхакый. «Сөннәтче бабай» хикәясен, «Көз» повестен искә төшерү. «Зөләйха» әсәреннән өзек­ләр.

М.Фәйзи. «Ак калфак» драмасы.

Г.Коләхмәтов. «Ике фикер» драмасы .

Г.Ибраһимов иҗатына күзәтү ясау. Романтизм чоры, чынбарлыкка мөнәсәбәте, дөньяга карашы. «Яз башы», «Диңгездә», «Сөю — сәга­дәт», «Уты сүнгән җәһәннәм» әсәрләре.

Әдәбиятта реализм һәм романтизм типларына билгеләмә; иҗат методлары өчен аларның нигез булуы.

10 нчы сыйныфта алган белемнәргә йомгак ясау
11 нче сыйныф
Әдәбиятның фән белән уртаклыгы. Үзенчәлекләре — метод-алымнары, чараларының төрле булуы.

Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре.

XX гасыр. Совет чоры әдәбияты

20-30 нчы еллар әдәбиятының төп үзенчәлекләре.

7 нче сыйныфта өйрәнгән язучыларны, әсәрләрен искә төшерү: Һ.Такташ, Ф.Бурнаш, Г.Кутуй, К.Тинчурин, М.Әмир, Г.Ибраһимов

Әдәбиятның зур тарихи мәйданга чыгуы. Тарихи романнар.

Г.Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» әсәре, «Безнең көннәр» романы. «Казакъ кызы» романы (кыскартып).

М.Галәү. «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнары.

Татар әдәбиятының бөтендөнья әдәбияты биеклегендә булуы, сәнгати ачышлары.

60 нчы еллар әдәбиятына килгән шагыйрьләр буыны.

Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Р.Әхмәтҗанов иҗатлары. Остаз шагыйрьләр: Ш.Галиев, Н.Арсланов, И.Юзеев, Г.Афзал.

Эпик төр әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар һәм рухи кыйм­мәтләр.

Ә.Еники. «Ялгызлык», «Тынычлану», «Төнге там­чылар», «Рәшә» әсәрләренә күзәтү ясау.. А.Гыйләҗев. «Җомга көн, кич белән”.

Татар әдәбиятының иҗат офыклары. Г.Әпсәләмов, А.Расих, Г.Ахунов, Р.Төхфәтуллин, Ә.Баянов, М.Юныс иҗатлары.

Тарихи романнарның яңа дәвере.

Н.Фәттах. «Итил суы ака торур» романы. «Сызгыра торган уклар» романы

М. Хәбибуллин һ.б. язучыларның да тарихи романнар иҗат итүгә багышланган эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирергә; әсәрләр исем­леген тәкъдим итәргә.

XX гасырның 90 нчы елларыннан соңгы әдәбиятка күзәтү .

Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылуы. XX һәм XXI гасыр чикләрен тоташтырган язучылар иҗатына күзәтү: М.Хәсәнов, Ф.Садриев, Т.Галиуллин, А.Хәлим. Үзенчәлекләрен билгеләү, әсәр­ләре белән таныштыру.

Ф.Яруллин, М.Галиев, З.Хәким әсәрләре.

Поэзиядә тирән эз калдырган М. Әгъләмов, Зөлфәт иҗатлары; шигърият үсешендә күренекле урын биләгән шәхесләр иҗатыннан үрнәкләр белән танышу: Л. Шагыйрьҗан, Р. Зәйдулла, X. Әюпов, 3. Мансуров һ.б.
Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту эчтәлеге (татар балалары өчен)
5 нче СЫЙНЫФ

Халык авыз иҗаты жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымга корылган сюжет. «Зирәк карт», «Җил арба» әкиятләре.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларга хас төп сыйфатлар. Сөйләм тәэсирен көчәйтү чарасы буларак мәкаль һәм әйтемнәр, алар­дагы мәгънә тирәнлеге. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәр тупларга өйрәтү.

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр.

Габдулла Тукай. Шагыйрь турында белгәннәрне тирәнәйтү. «Эшкә өндәү», «Сабыйга», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Су анасы» шигырьләре. Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә.

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында белешмә. «Су анасы» балеты турында мәгълүмат. Балет музыкасыннан өзек тыңлау .

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре.

Сынлы сәнгатьнең кеше тормышында тоткан урынын билгеләү .

Нәҗип Думави. «Айлы төн» шигыре. Табигатьнең матурлыгы сурәтләнү

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы турында белешмә. «Гөлләр бакча­сында» шигыре, «Кыр казы» хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы турында белешмә. «Кәҗүл читек» хикәясе. Баланың күңел дөньясы бирелеше. Хикәя турында төшенчә.

Галимҗан Ибраһимов. Тормыш юлы турында белешмә. «Яз ба­шы» хикәясе. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сән­гатьчә хәл ителеше.

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. Туган як, Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе. Бу әсәрнең җыр булып китүе.

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. «Йолдызкай» хикәясе. Йорт хайваннары турында мәгълүмат бирү, аларга карата мә­хәббәт хисләре уяту. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләре .

Җырчы Гөлсем Сөләйманова. Тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

Фатих Кәрим. Тормыш юлы турында белешмә. «Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл» әкияте. Хайван образларын сурәтләүдә авторның осталыгы (3 сәгать).

Абдулла Алиш. Тормыш юлы турында белешмә. «Сертотмас үр­дәк» әкияте, «Чуар тавык» хикәясе. Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләре. Әсәрләренең теле.

Фатих Хөсни. Тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат», «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрләре. Малайның әтисенә булган мәхәббәте чагылышы. Бала һәм өлкәннәрнең хис-кичерешләре күр­сәтелү.

Нәби Дәүли. Тормыш юлы турында белешмә. «Бәхет кайда була?» шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. «Кар нинди җылы» хи­кәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр

Нури Арсланов. Тормыш юлы турында белешмә. «Казан» шигыре. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте. Казан шәһәренең үткәне һәм киләчәге.

Гомәр Бәширов. Тормыш юлы турында белешмә. «Нинди ул Татар­стан?» Үз туган ягың белән горурлану хисләренең бирелеше.

Саҗидә Сөләйманова. Тормыш юлы турында белешмә. «Кайный, шаулый Казан урамнары». Казанда яшәгән бөек шәхесләр. «Ялгыз торна» хикәясе. Халык ырымнары һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы .

Шәүкәт Галиев. Тормыш юлы турында белешмә. «Алтын куллар», «Телләр белүче каләм», «Магнитофон онытмый», «Саумысыз, арыш­ларым!» шигырьләре. Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте. Шигырь турында төшенчәне ныгыту .

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. «Дуслар дус булып кала» әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте .

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Анам теле» шигыре. «Кояштагы тап» әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы .

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат. «Табигатьнең газиз ба­ласы» хикәясе. Кешене кеше иткән мөһим сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек .

Ятлау өчен әсәрләр

Габдулла Тукай. Эшкә өндәү. Сабыйга.

Нәҗип Думави. Айлы төн.

Галимҗан Ибраһимов. «Яз башы» хикәясеннән өзек (укытучы сайлавы буенча).

Нәби Дәүли. Бәхет кайда була? Нури Арсланов. Казан.

Шәүкәт Галиев. Хәзинә. Магнитофон онытмый.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

Г.Тукай музеенда (читтән торып та «экскурсия» үткәрергә мөмкин).

Тукай һәм музыка.

Тукай һәйкәле янында.

Туган җирем — Татарстан.

Чәчәкләр — тормыш бизәге.

Китап — белем чишмәсе.

Бакчачы һөнәре.

Мин яраткан йорт хайваны.

Дәрестән тыш уку

Татар халык әкиятләре.

Абдулла Алиш. Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык.

Фәнис Яруллин. Серле дөнья.

Җәвад Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.

Мәхмүт Хәсәнов. Шайтан малае.
6 нчы СЫЙНЫФ

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. «Яшә, Рес­публикам!» Кыска җырлар. Җырларның тематикасы, кеше тормышын­да җырның әһәмияте

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм ал арның архитектура­сы. Казан Кремле — Татарстан башкаласының горурлыгы, мең еллык тарихка ия булган борынгы башкаланың үзәге. Сөембикә манарасы — бөтен дөнья татарлары өчен Туган ил символы.

Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача бе­лешмә. «Үги кыз» пьесасы. Аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы, андагы халыкчан образлылык. Яшь буынны намуслылыкка, хезмәт сөюгә, булдыклылыкка, тырышлыкка һәм һөнәрле булырга өйрәтү.

Муса Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кызыл ромашка», «Чәчәкләр» шигырьләре. Шигырьләрнең язылу тарихы, эч­тәлектәге күчерелмә мәгънә. Чагыштыру турында төшенчә .

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия теат­ры. Аның оештырылу тарихы, театрны тудыруга хезмәт иткән кү­ренекле шәхесләр.

Җырчы Зөләйха Хисмәтуллина. Тормыш юлы һәм иҗаты турын­да белешмә. Аның җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше.

Җырчы Азат Аббасов.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның татар опера сәнгатен үстерүдәге хезмәте.

Композитор Рөстәм Яхин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында бе­лешмә. Татарстан Республикасы гимнының авторы булуы, иҗатының классик музыка белән нык бәйләнеше.

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Ип­тәшләр» шигыре. Шигырьнең темасын билгеләү. Милләтләр ара­сындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү. «Ка-раборынның дусты» хикәясе («Караборын танымады», «Яхшы кешеләр түгел икән» бүлекләре). Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Әйдүк белән Караборынның дуслыгы.

Җәүдәт Фәйзи. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Татар музыка сәнгатендә аның тоткан урыны. Һ.Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» җырын тыңлау һәм фикер алышу.

Ибраһим Гази. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Йол­дызлы малай» хикәясе. Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе, фашистлар ерткычлыгының сурәтләнеше.

Халык артистлары Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары. Аларның татар театрын үстерүгә керткән өлеше. Әлеге артистлар башкарган рольләр турында фикер алышу.

Зәки Нури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Яңа шә­һәр» шигыре. Илдәге үзгәрешләр, аның алга таба үсеше сурәтләнү. Шигырьнең төзелеше.

Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Җыр­ларымда телим» шигыре, «Бакчачылар» поэмасы. Шагыйрь әсәрләрен­дә тирән лиризм, сәнгатьчә гадилек, халыкчан патриотизм .

Ләбибә Ихсанова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Лачын кыз», «Бүләк» хикәяләре (өзекләр). Хатын-кызларның кыю­лыгы, фидакярлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт мәсь­әләләре).

Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Күмәч пешерүчеләр җыры» шигыре. Игенчеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге турында фикер алышу.

Радик Фәизов. «Ә Җирдә тереклек бармы?» хикәясе. Малайның Җир патриоты булуы. Фантастик хикәя турында төшенчә .

Нур Әхмәдиев. «Минем беренче туган көнем» хикәясе. Кешеләрдә­ге шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләренең чагылышы .

Резеда Вәлиева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Хал­кыма», «И газиз туган телем» шигырьләре. Аларда халык язмышы, туган тел язмышы мәсьәләләре күтәрелү.

Милли киемнәр. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында киемнәрнең үзенчәлеге. Аларның милләт яшәеше, әхлакый нигезе, көнкүреше белән бәйләнеше, кешенең яңалыкка һәм камиллеккә табигый омтылышы белән ярашуы чагылу.

Милли традицияләр, орнаментлар .

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй .
Ятлау өчен әсәрләр

Муса Җәлил. Кызыл ромашка.

Һади Такташ. Иптәшләр.

Зәки Нури. Яңа шәһәр.

Ләбибә Ихсанова. Лачын кыз. (Өзекне укытучы үзе сайлый.)

Равил Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры.

Нур Әхмәдиев. Минем беренче туган көнем. (Өзекне укытучы үзе сайлый.)
Әңгәмә кору өчен якынча темалар

*М. Җәлилнең музей-квартирасында. (Читтән торып үткәрергә дә мөмкин.)

  • һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

  • Батыр егет — ил күрке.

  • Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык.

  • Дуслык турында.

  • Казаным — башкалам.

  • Яраткан шөгылем.

Дәрестән тыш уку

Хәдичә Җәлилова. Абыем турында.

Һади Такташ. Караборынның дусты.

Ләбибә Ихсанова. Шомырт чәчәкләре ак кына.

Газиз Нәбиуллин. Урман заты. Фантастик повесть.
7 нче СЫЙНЫФ

Габдулла Тукай. Иҗатына кыскача күзәтү. «Исемдә калганнар» әсәре. Булачак шагыйрьнең бала чагы бирелеше. «Туган авыл» шигыре, «Шүрәле» поэмасы. Әсәрләрдә туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигатьнең сурәтләнүе. «Ана догасы» шигыре. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

Рәссам Байназар Әлменов. Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу. Композитор Заһидулла Яруллин. Иҗаты турында белешмә. «Тукай маршы»ның язылу тарихы, музыка тыңлау һәм фикер алышу

Фәрит Яруллин. Иҗаты турында белешмә. «Шүрәле» балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат бирү. Балет турында тө­шенчә.

Фатих Әмирхан. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Та­тар каһарманы» хикәясе. Каһарман исеме астына яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү.

Мәҗит Гафури. Иҗаты турында белешмә. «Сарыкны кем ашаган?», «Ике чебен» мәсәлләре. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. «Анам теле» шигыре.

Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты турында белешмә. «Алмачуар» хикәясе. Төп геройның эчке кичерешләре. Хайваннарга карата миһер­банлылык хисләренең бирелеше.

Гадел Кутуй. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Са­гыну» нәсере. Нәсер турында төшенчә. Әсәрдә Туган ил образы. «Рөс­тәм маҗаралары» повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының аралаштырылып бирелүе, бала­ларның дошманга каршы көрәшкә омтылуы, ихтыяр көче тәрбияләү мәсьәләләре.

Хәсән Туфан. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Талантлы син, Кеше туганым», «Киек казлар» шигырьләре. Шагыйрьнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы, күчерелмә мәгънәдә бирүе. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

Җырчы Зифа Басыйрова. Иҗаты турында белешмә. Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

Роза Хафизова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Каш­карыйлар озын гомерле» әсәре. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары.

Ибраһим Салахов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Колыма хикәяләре» әсәреннән «Ана тавышы» дигән өзек. Язучының миһербансызлыкка каршы чыгуы. Тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе.

Зыя Мансур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Таңсы­лу» әкияте. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәр­нең идеясе. Әдәби әсәр идеясе турында төшенчә.

Әмирхан Еники. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кем җырлады?», «Матурлык» хикәяләре. Образларны бирү осталыгы, аларның эчке дөньясындагы күркәм, матур сыйфатларның тасвирла­нуы. Әдәби әсәрләрдә психологизм.

Рафаил Төхфәтуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Балам көлүе» хикәясе. Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагы­лышы. Язучының әйтергә теләгән төп фикере.

Гөлшат Зәйнашева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Туган җирем — Татарстан» шигыре. Туган якны ярату, аның белән горурлану хисләренең бирелеше.

Тәүфикъ Әйди. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Йөртә безне язмышлар» әсәре. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез яз­мышы гәүдәләнү.

Нәүрүз бәйрәме.

Ятлау өчен әсәрләр

Габдулла Тукай. Туган авыл.

Мәҗит Гафури. Анам теле.

Әмирхан Еники. Матурлык. (Өзекне укытучы үзе сайлый.)

Гадел Кутуй. Сагыну (Өзекне укытучы үзе сайлый).

Гөлшат Зәйнашева. Туган җирем — Татарстан.

Әнгәмә кору өчен якынча темалар

  • Татарстан — минем горурлыгым.

  • Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

  • Балет карагач.

  • Ана — бөек исем.

  • Республикабыздагы истәлекле урыннар.

  • Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.

Дәрестән тыш уку

Габдулла Тукай. Мәсәлләр.

Галимҗан Ибраһимов. Табигать балалары.

Гадел Кутуй. Рәссам.

Гариф Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Фаил Шәфигуллин. Бер малай, өч аргамак.

Газиз Кашапов. Киек Каз Юлы.
Т 8 нче СЫЙНЫФ

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең гадәттә лиро-эпик жанр булуы. Лиро-эпик әсәрләр турында төшенчә.

«Сак-Сок» бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фа­җигасе, аның фантастик сюжетка корылган булуы. «Сөембикә бәете». Казан язмышына кагылышлы вакыйгаларның сурәтләнеше, Сөембикә образының бирелеше.

Галиәсгар Камал. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Бе­ренче театр» комедиясе. Әсәрдә конфликт үткенлеге, образларның үзенчәлекле яклары ачылу. Комедия турында төшенчәне ныгыту.

Татар театры тарихыннан. Беренче татар театр труппалары һәм артистлары.

Артистлар Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. Иҗатлары турында белешмә. Аларның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. «Туган ягым — яшел бишек» повесте. Анда XX йөз башы татар авылының сурәтләнеше, халкыбызның гореф-гадәтләре, әсәрдә күтәрелгән проблемалар. По­весть турында төшенчә.

Кави Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Хәят апа» поэмасы. Поэмада Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы ха­лыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы .

Композитор Солтан Габәши — татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. «Эшче» операсы. Опера турында төшенчә.

Муса Җәлил. Иҗаты турында белешмә. «Җырларым», «Бер үгет», «Имән», «Катыйльгә» шигырьләре. Шагыйрь иҗатында батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы. Әдәбиятта, музыкада, сынлы сән­гатьтә Муса Җәлил образы.

Җырчылар Мәрьям Рахманкулова һәм Галия Кайбицкая иҗатлары турында белешмә. Алар башкарган җырларны тыңлау һәм фикер алышу.

Рәссам Харис Якупов. «Хөкем алдыннан» картинасы. Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше.

Габдрахман Әпсәләмов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында бе­лешмә. «Ак чәчәкләр» романы (өзек). Сәламәтлек сагында торучы та­библарның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте.

Нәби Дәүли. Язучы турында белешмә. «Яшәү белән үлем арасында» повесте (өзек). Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру, фашизмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү.

Шамил Рәкыйпов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Чәчәкләр сөйли белә» повесте (өзек). Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге. Аның батыр булып формалашуы.

Шәүкәт Галиев. Иҗаты турында белешмә. «Әткәйгә хат» поэмасы (өзек). Бөек Ватан сугышының балаларга китергән фаҗигасе.

Ринат Мөхәммәдиев. Язучы турында белешмә. «Беренче умырзая» по­весте. Табигатьне ярату, аны саклауга өлеш кертүнең чагылышы.

Ел фасылларына бәйле милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр. Алар — халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Каз өмәсе. Аны үткәрү тәртибе.
Ятлау өчен әсәрләр

Муса Җәлил. Җырларым. Имән.

Гомәр Бәширов. Туган ягым — яшел бишек (өзек).

Шәүкәт Галиев. Әткәйгә хат (өзек).

Нәби Дәүли. Яшәү белән үлем арасында (өзек).

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

  • Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

  • Туган ягым — яшел бишек. Аны саклауга үз өлешеңне кертү — изге эш.

  • Яраткан әдәби әсәрем.

  • Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

  • Татар халкының милли бәйрәмнәре.

Дәрестән тыш уку

Нәби Дәүли. Яшәү белән үлем арасында.

Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр.

Гомәр Бәширов. Менә сиңа мә!


9 нчы СЫЙНЫФ

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?» риваяте, «Зөһрә кыз» легендасы. Аларның жанр үзенчәлекләре.

Шәриф Камал. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Буранда» хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.

Композитор Хөснулла Вәлиуллин. Иҗаты турында белешмә. «Акчарлаклар» җыры .

Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. «Мо-камай» шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. «Туган тел турында җырлар», «Кай­сыгызның кулы җылы?», «Кем сез?» шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу.

Мирсәй Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Агый-дел» повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар сурәтләнеше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. Повестьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.

Җырчы Фәхри Насретдинов. Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Шамил Усманов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Гает корбаны» хикәясе. Төп образны һәлакәткә китергән сәбәп.

Театр артистлары Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская иҗат­лары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге .

Шәриф Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Солтангәрәйнең язмышы» повесте (өзек). Әсәрдә тормыштагы авыр­лыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше .

Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Үлем­нән көчлерәк» очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә .

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Җом­га көн кич белән» повесте (өзек). Бибинурның изге күңеллелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы.

Илдар Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Га­шыйклар тавы» әсәре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.

Рәссам Лотфулла Фәттахов. Иҗаты турында белешмә. «Игеннәр өлгерде» картинасы. Анда сурәтләнгән образлар. Төсләрнең бирелеше.

Фәнис Яруллин. Иҗатына күзәтү. «Иң гүзәл кеше икәнсез», «Ана» шигырьләре, «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте (өзек). Укытучыга соклану хисенең, ана мәхәббәтенең сурәтләнүе. Ихтыяр көче һәм кеше язмышы мәсьәләсенең бергә үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәр­ләрнең үзенчәлеге.

Миргазиян Юныс. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы ва­кыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

Мәдинә Маликова.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Чәчкә балы» повесте. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Татар теле» шигыре. Анда туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу .Мәчетләр тарихыннан. Корбан гаете.

Ятлау өчен әсәрләр

Һади Такташ. Мокамай (өзек).

Хәсән Туфан. Туган тел турында җырлар.

Мирсәй Әмир. Агыйдел (өзек).

Фәнис Яруллин. Ана.

Наҗар Нәҗми. Татар теле.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Казанда яшәгән бөек шәхесләр.

  • Икмәк — ил тоткасы.

  • Тел тарихы — халык тарихы.

  • Яшьлек — кеше гомеренең чәчәкле чагы.

  • Батырлыкны син ничек аңлыйсың?

  • Табигать һәм без.

Дәрестән тыш уку

Шәриф Камал. Акчарлаклар.

Хәсән Туфан. Гүзәл гамь (җыентык).

Аяз Гыйләҗев. Күзгә-күз.

Фәнис Яруллин. Яши белү.

Мәдинә Маликова. Чәчкә балы.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Фольклор һәм язма әдәбият. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Шигырь төзелеше. Автор образы, хикәяләүче образы, лирик герой. Әдәби әсәрдә сурәтләү чаралары. Сәнгать төрләреннән опера.
10 нчы СЫЙНЫФ

Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү.

Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире.

Алтын Урда чоры тарихы, мәдәниятенә кыскача күзәтү.

Сәйф Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны. Әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктагы нигезе, реальлеге, геройлар сурәтләнешенең үзенчәлекләре, мәхәббәт темасын күтәрүдә авторның шәркый традицияләргә таянуы.

«Идегәй» дастаны (өзек). Аның иҗат ителү тарихы, төп образлар­ның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык, дәүләт язмышы мәсьәләсе. Дастан турында төшенчә.

Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм мәдәнияте турында кыскача мәгълүмат.

Мөхәммәдьяр иҗаты. «Төхфәи мәрдан» поэмасы (өзекләр).

XVII—XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү. Мәүла Колый иҗаты

XIX йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, мәдәни мохит, әдәби иҗаттагы төп юнәлешләр.

Габделҗәббар Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты турында бе­лешмә. «Иляһи, барча галәмне...» шигыре, «Сахибҗәмал» поэмасы (өзек). Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы.

Шиһабеддин Мәрҗани. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. Ш. Мәрҗани турында татар әдипләре. Мәрҗанинең татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле

Мифтахеддин Акмулла. Тормыш юлы һәм иҗаты турында бе­лешмә. «Башка милләт алга таба барыр булды...», «Сүз чыгар шагыйрь­ләрдән хикмәт берлән» шигырьләре, «Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе» поэмасы (өзек)

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. «Әбугалисина кыйссасы» турында. Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләүләр К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр

Муса Акъегетзадә. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Хисамеддин менла» повесте (өзек). Татар әдәбиятында җәдитчелек-кадимчелек мәсьәләсенең мәйданга чыгуы. Милләтнең бүгенгесе, киләчәге турындагы мәсьәләләрнең җитди куелышы. Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтьләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын-кыз язмышы мәсьәләсе.

Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзек). Әсәрнең темасы, идеясе, ом разларның бирелеше, төзелеше. Роман жанры турында искә төшерү һәм белемне киңәйтү.

XX йөз башы әдәбиятына күзәтү.

Гаяз Исхакый. Әдип иҗатының яңалыгы. Татарча яшәү рәвешен баш­ка мохиткә куеп карауда автор позициясе. «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре (өзекләр), анда катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык керешүе.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең XX гасыр башы татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше. «Милли моңнар», «И каләм!» һәм «Сәрләүхәсез», «Өзелгән өмид» шигырьләре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы, идеясе. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.

Композитор Нәҗип Җиһанов. Музыка сәнгате өлкәсендәге эш­чәнлеге турында белешмә. «Кырлай» симфоник поэмасын тыңлауга әзерләнүдә Г. Тукайның «Шүрәле» әсәре белән таныш булуның мө­һимлеге.

Рәссам Бакый Урманче. Иҗаты турында белешмә. Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре.

Дәрдемәнд. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Кораб», «Бәллү», «Видагъ», «Татар углы татармын» шигырьләре. Аларның темасы, идеясе.

Сәгыйть Рәмиев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, «Таң вакыты» һәм «Мин» шигырьләре. Авторның аларда үткәргән ка­рашлары. Шагыйрь иҗатында гыйсъянчы герой.

Галиәсгар Камал. Иҗаты турында белешмә. «Бүләк өчен» коме­диясе. Әсәрнең проблематикасы, көлкечел конфликт, образларның бирелеше.

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә. «Хәят» повесте (өзек­ләр). Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Галиябану» драмасы. Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге һәм сафлыгы гәүдәләнеше, образлар бирелеше. Драманың җыр һәм музыка белән үрелгән беренче сәхнә әсәрләреннән берсе булуы.

Шәехзадә Бабич. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Исемнәр бакчасы», «Тукай үлгәч», «Язгы җыр» шигырьләре. Әсәрләр­дә хатын-кызга мәхәббәтле караш, күренекле шәхесләребезне зурлау һәм яшәешебезнең илаһилык белән сугарылырга тиешлеге мәсьәләләренең алгы планга чыгуы. Шагыйрьнең күңел дөньясы чагылышы.

Ятлау өчен текстлар

Габдулла Тукай. Милли моңнар.

Сәгыйть Рәмиев. Таң вакыты.

Дәрдемәнд. Кораб.

Фатих Әмирхан. Хәят (өзек).

Шәехзадә Бабич. Язгы җыр.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

Татар каһарманнары.

Мәгърифәт учаклары (мәшһүр татар мәдрәсәләре).

Тарих һәм сәнгать.

Минем яраткан героем.

Сәламәтлек һәм спорт.

Дәрестән тыш уку

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

Гаяз Исхакый. Кәләпүшче кыз.

Фатих Әмирхан. Хәят.

Ибраһим Нуруллин. Тукай.
11 нче СЫЙНЫФ

1917 елдан соңгы әдәбият

Революция тарафдарларының 1917 елның 7 ноябрендә хакимиятне үз кулларына алганчыга кадәр биргән вәгъдәләре: халыкка җир, ирек, тынычлык бирү, милли мәсьәләне гадел хәл итү. Әмма боларның чын­лыкта тормышка ашмавы. Яңа көч белән кабынып киткән гражданнар сугышының авыр нәтиҗәләре. Әдәбиятта көрәш темасының үзәккә куелуы. Шул әсәрләрнең аеруча характерлылары: «Бер төндә», «Безнең юл» (М. Гафури), «Каравылда» (М. Максуд), «Чәчәктән һәйкәл» (Ф. Бурнаш), «Декламацияләр» (Г. Камал) һ. б. Революцион көрәшнең бер гаилә кешеләрен дә капма-каршы торучы тарафларга аеруын сурәт­ләү: «Канлы көннәрдә» (Ш. Усманов), «Яңа кешеләр» (Г. Ибраһимов) әсәрләре

1920—1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтү

Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыртылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның партия идеологиясен про­пагандалауга керткән өлеше, әдәби әсәрләрдә үткәрелергә тиешле идеологик якка нык тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килү. Бер­беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ. б.) яшәвенә мөмкинлекнең вакытлыча сакланып калуы. Әдәбиятта аеруча еш очрый торган темалардан: кеше бәхете: «Мәхәббәт тәүбәсе» (Һ. Такташ), «Шобага» (К. Нәҗми), революциянең кеше яз­мышына ясаган тәэсире: «Яр буендагы учаклар» (К. Нәҗми), «Эшче» (М. Гафури), «Бәхет» (М.Җәлил) һ. б; яңа чынбарлыкны сурәтләүдә сәнгатьлелеккә игътибар арта төшү: «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (Ш. Усманов). Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съезды (1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Әдә­би иҗатка административлык алымнары белән тәэсир итү, моның нә­тиҗәләре: «Агыйдел» (М. Әмир). Җәмгыятьтә әхлак нигезләрен аңлауда кискен борылыш: Г. Кутуй әсәрләре. Гореф-гадәтләрнең күпчелеген санга сукмау, динне кире кагу. Күмәк хезмәтне данлау: «Кояшлы яңгыр» (К.Нәҗми). Шәхес культының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән гаять зур зарары.

Һади Такташ. «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы

Гадел Кутуй. «Тапшырылмаган хатлар» повесте. Әсәрдә мәхәббәт, гаилә, бәхет мәсьәләләренең бирелеше.

1940—1950 нче еллар әдәбиятына күзәтү

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш чоры татар әдәбияты. Язу­чыларның сугышта корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакяр хезмәте һәм иҗаты. Иҗатта җиңүгә булган омтылышның үзәктә торуы. Сугыш һәм кеше, ил язмышы мәсьәләсенең барлык жанрлар өчен дә уртаклыгы. Шигърият, хикәянең активлашуы. Драма әсәрләре, аларның бу чордагы төп юнәлеше. М. Җәлил, Ф. Кәримнәр­нең татар шигъриятен үстерүдәге рольләре. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. әсәрләре. 1950 нче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе. С. Хәким, Н. Арсланов, Г. Хуҗиев, Ф. Хөсни, А. Шамов, И. Гази һ. б. поэмалары, хикәяләре һәм повесть­лары. М. Әмир, Р. Ишморатларның драма әсәрләре. Г. Әпсәләмов романнары. Г. Бәшировның «Намус» романы. 1950 нче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе. Г. Ибраһимов, К.Тинчурин, Ш. Усманов, Г. Толымбайский, Ф. С- Казанлы, Ф. Бурнаш, И. Салахов һәм башкаларның исемнәре, әсәрләре кайту. Х.Туфанның намуслы исеме торгызылу, аның әдәбиятка кайтуының шигърият үсешендәге әһәмияте.

М. Җәлил исеменең һәм «Моабит дәфтәрләре»нең илгә кайтуы һәм моның җәмгыятькә һәм әдәбиятка ясаган көчле тәэсире. 1957 нче елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең сугышчан юлына, әсирлектәге тор­мышына һәм иҗатына күзәтү. «Моабит дәфтәрләре» циклына күзәтү. Андагы әсәрләрнең идея кыйммәте һәм сәнгатьлелек җәһәтеннән дөнья шигъриятенең иң югары казанышларыннан берсе булуы. Аерым әсәрләренең әдәби эшләнешенә анализ. «Җырларым», «Ышанма!», «Тик булса иде ирек» шигырьләрендә батырлык пафосының бирелү үзенчәлекләре. Әдәбиятта, музыкада, рәсем һәм сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образының бирелеше

Фатих Кәрим. Тормыш юлы һәм иҗаты. «Сибәли дә сибәли» шигыре, «Разведчик язмалары» хикәясе. Ватанны ярату һәм аның азатлыгы өчен көрәшкә әзер тору, шагыйрьнең уйлары, халәте

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү

Илдә 1950 нче еллар урталарыннан соң булган кайбер уңай үзгә­решләрнең әдәбиятка тәэсире. Ә. Еники, А. Гыйләҗевнең тоталитар режимны тәнкыйтьләгән әсәрләре: «Саз чәчәге», «Рәшә» (Ә. Еники), «Өч аршын җир» (А. Гыйләҗев). Әкренләп тарихи теманың үзләштерелә башлавы: «Итил суы ака торур» (Н. Фәттах), «Кубрат хан» (М. Хәби-буллин) һ. б. Михаил Худяков, Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин кебек галимнәрнең тарихи хезмәтләренең дөньяга чыгуы һәм моның әдә­биятка тәэсире. Г. Исхакый исеменең һәм әдәби мирасының халыкка кайтуы, моның сүз сәнгатенә, тарихи фикерләүгә, әдәбият тарихы дөрес яктыртуга ясаган зур тәэсире. СССРның таркалуы, әдәбиятта яң темалар барлыкка килү.

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар циклы, «Кармәт истәлекләре». Әсәрләрнең төп проблематикасы һэ безнең поэзиягә китергән яңалыгы. Хәсән Туфан һәм җыр сәнгате.

Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. «Җидегән чишмә» романы (өзек). Әсәрдә табигатьне саклауның әһәмиятен ачу, геройларн бәяләүдә табигатькә мөнәсәбәтнең роле.

Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Гел кояшка карый тәрәзәләрем», «Башка берни дә кирәкми» шигырьләре. Әсәрләрдә туган якның сурәтләнеше, аларда нечкә лиризм Әмирхан Еники. Иҗаты турында белешмә. «Әйтелмәгән васыять” әсәре (өзек). Язучының халык мирасына һәм ул мирасны бүгенгәчә саклап килүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре.

Мөхәммәт Мәһдиев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә «Бәхилләшү» повесте (өзек). Әсәрдә авыл кешеләренең рухи дөньяс яктыртылу, аларның әхлакый сыйфатларының бирелеше Нурихан Фәттах. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә «Итил суы ака торур» романы (өзек). Әсәрдә Идел буе Болгары дәүләте чоры кешеләренең язмышы чагылу

Мәхмүт Хәсәнов «Язгы аҗаган» әсәре (өзек). Бу әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасының яңача хәл ителүе.

Гамил Афзал, Зөлфәт, Ренат Харис, аларның үзенчәлекле яклары, Ренат Харис һәм композитор

Р. Ахиярованың иҗади хезмәттәшлеге «Шагыйрь мәхәббәте» операсы

Туфан Миңнуллин. Иҗаты турында белешмә. «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы. Анда мәктәп тормышының һәм укытучылар образ­ларының бирелеше, әхлак мәсьәләсенең куелышы.

Равил Фәйзуллин. Иҗаты турында белешмә. «Якты моң», «Яздан аерып булмый Тукайны!» шигырьләре. Аларда тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше.

Рәдиф Гаташ. Иҗатына күзәтү. «Ирләр булыйк!», «Укытучы» шигырьләре. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше.

Балалар әдәбияты

Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Җәвад Тәрҗеманов, Хәкимҗан Халиков, Җәүдәт Дәрзаман. Аларның әсәрләрендә төп тема һәм проб­лемалар.

Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү. Аның шигырьләрендә кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.

Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясен үс­терүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә темалар, образларның бирелеше.

Ятлау өчен әсәрләр

Муса Җәлил. Ышанма!

Фатих Кәрим. Ант. Сөйләр сүзләр бик күп алар.

Сибгат Хәким. Гел кояшка карый тәрәзәләрем.

Равил Фәйзуллин. Яздан аерып булмый Тукайны!

Рәдиф Гаташ. Укытучыма. Ирләр булыйк!

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Туган як моңнары.

  • Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

  • һөнәр сайлау.

  • Яраткан язучым.

  • Яшел даруханә.

  • Батырлар даны мәңгелек.

Дәрестән тыш уку

Рафаэль Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән.

Мәхмүт Хәсәнов. Язгы аҗаган.

Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Шигырь төзелеше. Автор образы, хикәяләүче образы, лирик герой. Әдәби әсәрдә сурәтләү чаралары. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанр­лар үсеше турында гомуми күзаллау булдыру


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   27




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет