«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе



бет42/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   38   39   40   41   42   43   44   45   ...   53

Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе


Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
«...Дәрдемәнд фәлсәфәсенең ниндидер аерылмас берлеген күрәм мин: мәңгелек һәм туган җир, кеше. Ә кеше анда вакытлы. Менә шушында инде Дәрдемәнд күңеле бөтен тирәнлегендә ачыла, сызлана, моңлана. Мондый чакта шагыйрь беркайчан да кычкырмый. Кычкырса, табигыйлек бетәр иде... Туган җир, табигать, халык турындагы шигырьләрнең һәркайсының төбендә кешелеклелек хисләре ята...» Шулай дип яза Сибгат Хәким «Дәрдемәнд осталыгы» дигән истәлегендә.

Дәрдемәнд әдәбият мәйданына сихри рәвештә килеп керә. 1905-1907 нче елларда Россиядә булган беренче буржуаз-демократик инкыйлаб татар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый. Газета-журналлар ачыла, яңадан-яңа язучылар һәм шагыйрьләр үзләренең иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә. Дәрдемәнд тә, шагыйрь буларак, үзенең тавышын нәкъ шул елларда ишеттерә башлый. Ә 1908 нче елда бастырган «Кораб» шигыре белән ул бөтен әдәбият җәмәгатьчелегенең игътибарын үзенә тарта. Ләкин киң күпчелек, хәтта әдәбият дөньясына иң якын торучылар да, бу псевдоним астында язучы шагыйрьнең кем булуын берничә еллар буена белә алмыйлар. «Еллар үткәннән соң гына Дәрдемәнд имзасы белән язылган шигырьләрнең иясе Закир әфәнде Рәмиев булып, прииска хуҗасы икәнен белдем», − дип яза Мәҗит ага Гафури «Шагыйрьнең алтын приискасында» исемле повестенда.

Миндә Закир Рәмиевнең псевдонимы зур кызыксыну уятты. Ул үзенә тәхәллүс итеп «дәрдемәнд», ягъни кайгылы, моңлы кеше, Г. Тукай әйткәнчә, хәсрәт чигүче дигән тәгъбирне ала. Бу инде Закир әфәнде Рәмиевкә булган кызыксынуны, аның шәхесенең серлелеген тагын да көчәйтә. Акмулла да, Г. Тукай да аерым шигырьләрендә үзләрен «дәрдемәнд» дип атаганнар.

Татар халкында «исеме җисеменә туры килә» дигән әйтем бар. Дәрдемәнд исеме шагыйрьнең бөтен эчке дөньясын, аның хис-кичерешләрен, борчылу-сызлануларын әйтеп бирә. Аның әсәрләрендә шаян сүзләр, күңелле вакыйгалар юк. Шигырьләреннән сагыш һәм моң, лирик геройның кайгылы хисләре агыла. Алар бөтен дөньяны кочаклап алалар, шагыйрьнең әйткән сүзләре йөрәккә сеңә, күңелдә моңсулык, ямансулык рухы кала. Вакыт үтү белән алар югалмыйлар, киресенчә, синең күңелеңне борчыйлар. Үзең дә сизмәстән, Дәрдемәнднең хикмәтле сүзләрен кабатлый башлыйсың:

Фида җаным синең юлында, и яр,
Берүк сау бул, берүк уйланма, зинһар.
Беләлмим ниндәен гизлә моның бар,
Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзендә.

Кеше һәм вакыт. Кешенең вакыт түреннән кая таба баруы бик күп фикер ияләрен дулкынландырган. Иксез-чиксез тарих һәм галәм киңлегендә фикер йөртергә омтылган Дәрдемәнд тә үз алдына шушы фәлсәфи сорауны куймый кала алмаган. «Без» шигыре шул турыда. Нинди озын булып тоелмасын, гасырлар да мәңгелек вакыт алдында бик кечкенә булып кала, нинди кодрәтле булса да, пәйгамбәрләр, падишаһларның да гомер чикләре бар.

Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!!

Шагыйрь гомерне комда калган эз белән чагыштыра. Җил иссә, ком бер урыннан икенче урынга күчә, эз җуела. Яшәеш мәңге хәрәкәттә, аның көче һәрдаим яңаны, камилрәкне тудыра алуында. Шагыйрь кешегә бирелгән гомернең кыскалыгына, яшәүнең фанилыгына гаҗәпләнә. Аерым кеше өчен дә, шулай ук милләт өчен дә мәңгелек яшәү бирә торган чишмә табарга тели лирик герой. Ләкин таба алмавы аны борчуга сала, хәсрәтләндерә. «Бүзләрем маналмадым» шигыре дә шул хакта. Әсәрдәге лирик герой үз яшәешеннән, кылганнарыннан канәгать түгел. Бар булып саналган, ләкин кеше арасында абруй казана алмаган. Мәхәббәт утында «мең кабат янган», әмма Мәҗнүн белән Ләйлә кебек кеше теленә менмәгән. Язмыш кемгәдер кавышу, кайсыларына өмет муллыгы биргән, ә бу өметнең сул кулыннан бер сынык икмәк ала алмаган. Ни өчен лирик геройга дөньясы гел кире килеп торган? Моңа автор үзе җавап бирә:

Әйттеләр кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь,
Бер кызардым, бер бүзәрдем...
Ни таныйм?... таналмадым!
...ни таныйм? ...таналмадым!

Ул «илгә гашыйк» булып яшәгән. Ә ил кайгысын кайгыртып йөргән кешегә, күпчелек очракта, каймаклы коймактан түгел, тукмактан өлеш чыга.

Ул үзенең ил гаме белән яшәвен яшерми. Иртә-кич ил эченнән исүче җилләргә колак сала, ләкин аннан килгән җил тавышы моңыннан үзенә ләззәтле көй ишетми, хәбәрләр куанычлы түгел. Яшәешеңне үзгәртер өчен тереклек суын, зәм-зәм суын, милләт коесын еллар буе эзләсәң дә табып булмый. Инде менә гүргә керер вакыт җиткән. Нинди үкенеч, кызганыч. «Кәфенем бүзләрен маналмадым!» − ди ул. Ягъни, милләтнең, үзенең аянычлы язмышына куанычлырак үзгәреш кертә алмадым, дип үрсәләнә. Лирик герой, шул рәвешле, яшәүдә якты төсләр күрми, күңел төшенкелегенә бирелә, аны моңа чынбарлык этәрә.

Шагыйрьнең «Кораб» шигырендә фикер символик сурәтләүләр ярдәмендә белдерелгән. Давылда калган ил корабы образын галимнәр халык, татар милләте мәгънәсендә аңлаталар. Әйе, туган илен яраткан кешенең ил һәм милләт язмышы турында борчылуы табигый хәл.

Чыкты җилләр,
Купты дулкын −
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?! −

дигән сорау аңа һич тынгылык бирми.

Дәрдемәнд үзенең туган илдән читтә яшәвен күз алдына да китерә алмый. Иҗатында туган илгә тирән мәхәббәт белән сугарылган, патриотик хисләргә бай булган шигырьләр шактый. Ул ил өчен бернәрсәне дә кызганмаска кирәклеген белдерә:

Атам-анам йорты өчен


Булса мең җаным фида;
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.

Бу юллар мине уйланырга мәҗбүр итте. Туган-үскән җире өчен соңгы тамчы канын бирергә әзер булган, алтын приискасын, шәхси типографиясен, бөртекләп җыйган бай китапханәсен дәүләткә тапшырган кеше өчен ил нәрсә эшләде соң? Әйе, Дәрдемәнднең үлмәс исеме, гасырлар буена югалмый торган мирасы бар. Ләкин шунысы кызганыч: шагыйрьнең кабере юк, урыны билгесез.

Кайбер кешеләр дөньяның бөтен тәмен, ямен татып яшиләр. Алтын короле булса да, Дәрдемәнд бу кешеләр исемлегенә керми. Ул гомере буе сагыш һәм сызлану диңгезендә йөзде, ил һәм милләт өчен күңеле сыкрады, үлеме дә үкенечле. Язмыш, күрәсең. Ә язмыштан узмыш юк...



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   38   39   40   41   42   43   44   45   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет