Укытучысы Г.Р. Нәсихова.
План
I. Балачакта күңелләргә рухи азык кирәк.
II. Шагыйрь Роберт Миңнуллинның хикмәтле сүзләре:
-
«...Ә миңа әни, үскәч,
Куша кеше булырга!»
-
«...Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...
-
«...Кайтам да мин авылыма,
Китә алмый ятам...»
III. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй талантлы яза алу − Ходай бүләге.
-
Шигырьләре белән ялгый шагыйрь
Сүнгән өмет, сынган күңелне.
|
Миңнурый Хәбибуллина.
|
Балачакны китаптан башка күзаллау мөмкин түгел. Малайлыкта калган мизгелләрне күз алдыма китерәм... Без, бериш малайлар, һәркөнне иртәнге кояш белән торып, елга буе чирәмендә энҗеләрдәй ялтырап торган чык тамчыларына соклана-соклана, аякларыбызны, көлешә-көлешә, шул тамчыларда чылатып, елга буена китәбез. Шушы таң чыклары, кояш нурлары безнең тәнебезгә рәхәтлек бирә.
Ләкин шифалы һава биргән рәхәтлек кенә җитми шул күңелгә, өйгә кайткач, рухи азык та кирәк. Шушы рухи азыкны мин Роберт Миңнуллин шигырьләреннән таптым дип әйтәсем килә. Ни өчен?
Ул үзе бит − балачак иленнән, гап-гади бер авыл малае. Ә хыяллары... Кечкенәдән шигырь язса да, шагыйрь булу турында хыялланмаган. Артист буласы килгән, ләкин әнисе театр училищесына җибәрмәгән. Аннары умартачы булырга хыялланган, ләкин Стәрлетамакка чыгып киткән җирдән, Уфада тукталып, сәүдә-кулинария училищесында өч ай белем алган. Әмма, сагынуга түзә алмыйча, кире авылына кайтып киткән. Авылда бераз китапханәдә эшләп алгач, әнисе, мәктәп директоры белән сөйләшеп, мәҗбүри укырга биргән. Шул тотынудан ел ярым укыган, тора-бара, газеталарга шигырьләрен юллый башлаган. Шулай башлана аның кешеләр арасында шагыйрь буларак үз-үзен танытуы.
Ул үзенең дөньяга тууын да нәкъ балаларча тасвирлап бирә:
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан,
Мин туганмын, шулай кирәк булган...
Мин туганда асыл ир-егетләр
Туган илдә әле сирәк булган.
Шагыйрь үзе әйткәнчә, исеме бик үк уңышлы түгел. Авылда аны Рабит, дуслары «дорогой мой Робэрт», Сибгат ага Хәким исә Губирт дип эндәшә торган була. «Алыштырырга кирәк, татарча түгел» дигән кешеләргә ул дүрт юллык шигырь чәпи:
Исемем татарча түгел,
Әйе, матур да түгел.
Тик гел исем үзгәртергә
Мин бит Батулла түгел!
Исеме түгел, җисеме белән ул күңелгә якынрак. Шигырьләрендәге күренешләр, гади һәм кыска сүзләр балачакның үзе кебек гади. «Сезне дә чакырачакмын!» шигырендә:
Мин иң усал җанварларны
Өйрәтүче булыр идем,
Сезне шаккаттырыр идем,
Арысланнар арасында
Курыкмыйча торыр идем, −
ди нәни герой. Шигырьнең герое шәп: барысын да булдыра ала; барысына да өлгерсә, ул әле гел беренче булыр иде, барысын да шаккаттырыр иде, олылар гына ирек бирми.
Балачак дөньясы романтикадан тора: һәр бала хыялый, иң-иң... профессияләрне генә сайлаячак. Хыялның да, кичерешләрнең дә иң югары дәрәҗәсе.
«Әни, мин көчек күрдем!» шигырендә герой әнисенә таш күңелләрне эретерлек итеп ялына, өзгәләнеп ялына:
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде...
Ул елыйдыр әле дә,
Дерелдидер тәне дә.
Иртәгә үк үләчәк,
Калдырсаң бу хәлендә.
Кемдер ташлап калдырган көчекне бары сабый җаны гына шул дәрәҗәдә аңлап кызгана. Ә шагыйрь җаны өзгәләнгән шул малайның кичерешләренә буйсына, иярә, малай белән бергәләп, урамда берьялгызы дерелдәп утырып калган көчекне коткарырга тели.
Балаларга атап язган шигырьләре арасыннан, дөнья гаме белән янучы нәниләрнең уртак теләк-нияте матур чагылган «Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе» шигыренә тукталмый үтеп булмый:
Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән Тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез!
Ләкин әле җиребездән
Кан һәм яшь исе килә.
Юк, үләргә теләмибез −
Безнең яшисе килә!
Я-ш-и-с-е к-и-л-ә!!!
Бу шигырь-манифест − нәниләрнең җир йөзендәге намуслы кешеләргә эндәшүе, яшәешне күз карасыдай сакларга сорап ялваруы, үтенече, борчулы җан авазы. Тереклеккә явыз аждаһадай куркыныч янаган зур афәтне − сугыш куркынычын тезгенләү өчен күтәрелгән бердәм йодрыгы.
Соңгы елларда шагыйрьнең балалар өчен булган китаплары затлы эшләнешле, күз явын алырлык матур, сыйфатлы булып басыла... Роберт Миңнуллин үгет-нәсихәтсез генә, ипләп кенә зур белем, зур кагыйдәләр, яшәү тәртибе турында хыял иясе − сабый телендә сөйләп тора, олыларны искәртә бара: бала күңеленә карата саксызлык, ваемсызлык ул зур тормышта зур фаҗигаләргә китерә.
Билгеле, балачак − бер мизгел генә. Гомер минутларын, сәгатьләрен елларга ялгый-ялгый яши кеше. Балачакта зур кеше булу теләген шагыйрь малайлар авызыннан искиткеч шәп әйттерә:
− Ә мин космонавт булам!
− Ә мин начальник булам,
Йөрим «Волга»да гына!
− Мин комбайнчы булам,
Кырда иген урырга!
− Ә миңа әни, үскәч,
Куша Кеше булырга!
(«Малайлар сөйләшә»).
Әйе, шагыйрьнең үзенә дә Кеше булырга әнисе ярдәм итә шул. Шагыйрьне Сөннән алып кайткан ананы бик күпләрнең күрәсе килә. Кем ул? Әллә укытучымы? «Юк, түгел, минем әнкәй − гади авыл кешесе ул. Чиста күңелле, сабыр, гадел. Хезмәт юлында төрле баскычлар үтсә дә, аның төп һөнәре, профессиясе − Ана булу икән!» Шагыйрь әнкәсенең хатларын укырга ярата, чөнки әнкәсе теләкләр белән тутыра хатының ярты битен. Без барыбыз да әнкәйләрнең догалары белән яшибез. Кайтсак, китсәк, кайтмый торсак... Шагыйрьгә әнкәсенең һәрбер теләге кадерле. Үзе олы яшькә таба барса да, әнисенең һәрбер сүзен акыл белән кабул итә. Нәкъ шул «акыл өйрәтүләрен» ярата да инде шагыйрь.
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары...
Иң гаҗәбе: «Әнкәмнең догалары», «Әни кирәк», «Әнкәй» шигырьләре белән тырыш, уңган, зирәк, киң күңелле татар хатынына − Анага һәм үз әнкәсе Гөлҗәүһәр апага сүздән һәйкәл сала шагыйрь. Ә үзе:
«Әнкәйләргә безнең йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык», −
ди.
Ничек шулай гади һәм кабатланмаслык итеп әйтеп була! Гади күренеш: үз өйләренә кунакка кайткан бер гаилә балалары; аларга дип саклап торган, әле генә кар базыннан чыккан нигъмәтләр; казан астына ягылган һәм мич янында балаларын тыныч-сабыр гына көйләп йөргән әнкәй! Сагына белү хисе, шушы хиснең сүрелмәве, әнкәйләргә багышланган шигырьләрдә укучыларны моңга күмә.
«...Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...» Талбишектә үскен биш баланың берсе шагыйрь булып китә: әнкәсенең сагышларына иң якын торгангадыр, туган җирдән аерылуның котылгысызлыгын күңеле алдан ук сизеп, йөрәгенә җыеп торгангадыр...
Йөрәккә җыелган хисләр шигырьгә күчә:
Кайтам да мин авылыма,
Китә алмый ятам...
Җигәсе ат тышауларын
Өзеп качкан була,
Яисә Сөн ярларыннан
Чыгып ташкан була...
Роберт Миңнуллинның шигырьләре яшьлекнең үзе кебек, табигатьнең үзе кебек моңсу. Шыпырт-тыныч йөргән егет йөрәге туган як табигате, аның кышы, көзе, җәе, язы белән очрашып, аерылышып торганга ашкынулыдыр. «Шундый минем туган ягым...», «Сөн дулкыны», «Кайту», «Сөн буенда кояш байый» шигырьләре аша сагынуын нинди ачык итеп әйтеп сала ул!
Сөн буенда кояш байый
Моңсу гына, соң гына.
Кояш түгел, гомерләре
Байый сыман тын гына...
Гомерләре туган җирдән, Сөн буеннан еракта узганга моңланамы шагыйрь? Сикәлтәле юллар аша узып, илле яше тулды. Шуңамы? Илле яшь − егет чак ул дип юатуга мохтаҗ түгел шагыйрь! Илле яшь! Шагыйрьнең гомер елларын санамыйк әле. Тезелеп очкан кыр казларын санарга ярамаган кебек, ниндидер бер саклык чарасы күрәсе иде, шагыйрьнең йөрәген яралардан саклыйсы, аралыйсы иде. Гомер кояшы таң аткан күренешне хәтерләтеп, тирә-якка җылылык, нур сибеп торсын иде.
Шагыйрь иҗаты − балаларның да, олыларның да игътибар үзәгендә. Балаларны чынлап куандырырлык, бәхетле итәрлек, балачакның серле бер дөнья икәнен тоярлык шигырьләр бирде шагыйрь.
Зурлар әдәбиятының янәшәсендә бер дә картаймый торган дөнья − балалар әдәбияты яшәү зарури. Әдәбиятта кабатланмас, талантлы балалар шагыйре! Балалар өчен ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелгә керерлек әсәрләрне теләсә кем түгел, хәтта каләме бик йөгерек, булдыклы, оста язучы, шагыйрьләр дә яза алмас. Роберт Миңнуллин җанына − сабыйларныкы сыман шәфкать, игелек; күңеленә нур хас. Шагыйрь балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй талантлы яза икән, бу − инде Ходай бүләге. Нәниләргә аталган шигърияте, «без үскәнне тилмереп көткән» әниләре, Тукайның Кырлае сыман һәркемгә якын Сөн буйлары белән җанга үтеп керде шагыйрь.
Шагыйрь һәм кеше җаны, кеше хөрмәте. Әйе, илле яше тулган көнгә, шагыйрь алган бүләкләрне зур залларда трибунадан сөйләделәр. Шушы бүләкләр үз иясен табар идеме соң? Әгәр иҗатын бала-чага, яше-карты кабул итмәсә? Иң зур бәя − халыкныкы.
Иҗатының халыкчан булуы, үз укучысын табып торуы − шагыйрьгә алга таба да илһам бирсен, яңа иҗат үрләре яуларга шул малайлар, үгет-нәсихәт бирүче әниләр, өлкәннәр, туып-үскән табигать кочагы, сулыйсы саф һава, җылытучы кояш аңа ярдәмче булсын. Ә шагыйрь, үз чиратында, иҗатының кешеләргә яшәү дәрте уятуын читтән генә күзәтеп, сүнгән өметләрне кабызсын, сынган күңелләрне ялгасын.
Достарыңызбен бөлісу: |