Укытучысы Н.X. Мәхмүтова.
Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
План.
-
Әсәрнең язылу тарихы.
-
Карлыгач - ирек кошы.
-
«Минем аңа кабулым юк!»
-
Искелеккә каршы баш күтәрү.
-
Түрәлек өчен көю − яраткан героем.
-
«Җиңел генә: «Мин бәхетсез!» −
димәм мин,
Көк барында башым түбән
имәм мин...
|
Рөстәм Мингалимов.
|
Күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы − татар прозасының иң яхшы үрнәкләреннән берсе. Әсәрдә язучы хатын-кыз образын төрле шартларда сурәтли, казакъ даласының матурлыгын, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, көнкүреш һәм мәхәббәт күренешләрен зәвыклы һәм бай тел белән ачып бирә. Роман безне, татар укучыларын, төрки кардәшләребезнең 100 ел элек ничек яшәве, нинди хисләр арасында кайнавы белән дә таныштыра. Аңа кадәр татар әдәбиятында үз хокуклары өчен көрәшүче хатын-кыз образы тудырылмаган дисәк тә дөрес булыр. Мөселман хатыны татармы ул, башкортмы, казахмы − сабыр, тыңлаучан, күндәм һәм изелгән зат буларак сурәтләнеп килгән. Ә менә «Казакъ кызы» романының төп каһарманы Карлыгач − моның бөтенләй капма-каршысы. Нәрсәсе белән җәлеп итә соң безне, XXI гасыр балаларын, бу роман, бу образ? Бераз тарихка күз салыйк. Г. Ибраһимовның бу әсәре 1909 нчы елда языла башлый, ләкин дөнья күрә алмый − аны ике тапкыр полиция талап ала. Бары тик 1923 нче елда гына роман бастырыла. Әсәрдә сүз 1868 нче елдан соң казакъ далалары Россия составына кертелгәч, андагы катлаулы вакыйгалар турында бара. Дала тормышында феодаль, дини-патриархаль мөнәсәбәтләр сакланса да, чагыштырмача алдынгы капиталистик тәртипләр үтеп керә башлый. Бу яңа тәртипләр гади дала кызының язмышына үрелеп баралар. Тормыш белән биергә кыз үзе дә үзгәрә. Бу үзгәрешләрнең иң мөһиме − элеккечә яшәргә теләмәү. Минем уйлавымча, әсәрне озак еллар бастырмауның сәбәбе дә нәкъ шул − һәртөрле тыюларга, искелеккә каршы көрәшне тасвирлаудыр.
Кошлар һәрвакыт азатлыкка омтылу билгесе булды. «Казакъ кызы» романының каһарманы Карлыгач-Сылу исеме дә тирән мәгънәле. Исеменнән күренгәнчә, бу кыз рухи азатлыкка омтыла. Карлыгач − горур, хөр табигатьле, матур кош. Мондый сыйфатлар барлык төрки, мөселман, шул исәптән татар, казакъ кызларына да хас дип уйлыйм.
Ике күрше ыруг аталары үзләренең балалары Карлыгач һәм Калтайны ярәштерәләр. Ярәшү ул вакытта казахлар арасында ыругларның җир берлеген кан берлеге белән ныгыту өчен эшләнә. Беренче карашка − яхшы ният. Кыз әтисе Сарсымбай аның өчен калым да алып куя. Бу килешүнең ахыры ничек бетәсен беркем дә уйламый.
Ел арты ел үттә. «Карлыгач сахраның матуры булып өлгерде... Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар − билең нечкә, күзләрен тирән, керфекләрен уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде», − дип сурәтли аны Г. Ибраһимов. Җырларда Карлыгач-Сылу дип аталган кыз ярәшелгән кияүне кире кага. Аның йөрәген инде башка берәү − өченче ыруг егете Арысланбай яулап өлгерә. Бу тема − бер кызны ике егет ярату һәм алар арасындагы көндәшлек, ягъни «мәхәббәт өчпочмагы» дип тә карала алган булыр иде. Ләкин автор шушы гадәти тормыш вакыйгасын иҗтимагый каршылык дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлаган.
Бай атаның матур, иркә кызы элеккеге гадәт буенча әзерләп куелган язмыш белән килешә алмый. Ул үзенең йөрәгендә кабынган мәхәббәт хисләренә ирек бирергә, яраткан егетенең холкын да сынап карарга тели. «Минем аңа кабулым юк, күңелем башкададыр», − ди ул акрын, эчке авазы белән, әмма нык итеп. Бу − каршылык авазы. Карлыгач яраткан кешесе белән булырга омтыла. Байлыкка сатылган казакъ кызларының язмышын ул күреп үсә һәм күңеле белән андый тәртипләрне кире кага. Әтисенең икенче хатыны Тукал язмышы нәкъ шундый. Тукал бу тәртипләрне җимерә алмый, үксеп зарлана гына ала. Ул − пассив көрәшче, фаҗигале язмышлы казакъ гадәте корбаны. Ләкин ул да − горур кыз. Аның каршылыгы − үз эчендә, үз күңелендә. Минемчә, Карлыгач-Сылуның үз алдында торган гореф-гадәтләр корбаны булу куркынычын аңлауда яшьлек дусты Чулпан белән очрашу хәлиткеч роль уйный. Ул үзенең сөйгәне белән туган җәйләвеннән качып китә. Бу − аның үзенчә каршылык күрсәтүе. Рәхимсез тормыш тәртипләренә, иске гадәтләргә, егет ыругының кодалык намусына каршылык бу. Нишләсен: ул вакытта хатын-кыз эшли алган көрәш алымы шундый була. Карлыгач үзенең мәхәббәткә хокукы булуын күрсәтә.
Язучы каршылыкны шулай хәл итү, юлын күрсәтү белән дә чикләнә алыр иде. Ләкин каршылыкның тамырлары тирәнгәрәк − ыруглар, халыклар арасына ук киткән шул. Чөнки Карлыгачның Калтай белән ярәшүе − сәяси чара да. Кара-айгыр ыругы белән Сарман ыругы берләшсәләр, җирле идарә сайлаганда, Карлыгачның әтисе Сарсымбайга мөмкинлекләр артыр иде. Шуңа күрә кызның өченче ыруг егетенә китүе сайлаулар алдыннан көчләр бүленешен боза. Билгеле, гади халыкка байларның власть, байлык өчен көрәше нәтиҗәсе барыбер. Халык Сарсымбайның көндәше Байтүрәгә нәфрәт белән карый. Сарсымбай менә шушы каршылыкны да файдалана. «Сарман ыругы, кирәксә, акча да бераз түләр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр», − ди ул. Карлыгачның качып китүе аркасында бозылган мөнәсәбәтләрне җайга салу чарасы күрелә, нәтиҗәдә таркалыш булмый кала, сайлауларда Сарсымбай җиңә.
Карлыгачның үз мәхәббәте өчен көрәшүе әтисенең власть, өчен көрәше белән тоташа кебек күренә миңа. Карлыгач, үзенең сөйгәне белән куанып, ирекле коштай озак яши алмый. Әтисе дә түрә булып утырам гына дигәндә, Калтай һәм башкалар аларны, яла ягып, илдән сөрдерәләр. Ирек кошы Карлыгач Арысланбай артыннан ят җирләргә китеп бара. Үз иреге өчен ата-бабадан калган гадәтләргә каршы баш күтәргән һәм шуның нәтиҗәсендә бер әтисе ыругына гына түгел, бөтен кавем-нәселенә күп мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырган кыз декабрист хатыннары язмышын кабатлый дип әйтеп булыр иде Ләкин безгә, татар укучыларына, Карлыгач-Сылу якынрак та, аңлаешлырак та. Мөселман кызы Карлыгач − мәхәббәте өчен көрәшүче, иреккә омтылып та, аны ире Арысланбай белән сөргендә тапкан горур шәхес. Аның каршылык күрсәтүе иске тәртипләр, катып калган гадәтләргә юнәлдерелгән. Бәлки, шул иске гадәтләргә каршы көрәш фикере салынганлыктан, әсәр патша Россиясе шартларында бастырылмагандыр да.
«Казакъ кызы» романы язучының иң уңышлы әсәре дисәм дә ялгыш булмас. Романда дала кызы кыю, тәвәккәл характерлы итеп күрсәтелә. Галимҗан Ибраһимовның бу образны яратып иҗат итүе күренә. Аның Карлыгач-Сылуга карата җылы мөнәсәбәте, аның баш күтәрүенә теләктәшлек, хәрәкәтләре белән соклануы һәм тантанасы белән шатлануы сизелеп тора. Карлыгач-Сылу үзенең мәхәббәтен, иреген барысыннан да өстен куя. Ул үзенә алыш-биреш итә торган әйбер дип түгел, кеше итеп карауны таләп итә. Көрәш юлы белән ул үз теләгенә ирешә, үзенең кешелек дәрәҗәсен раслый. Кыюлыгы, үз бәхете өчен көрәштә нык торуы белән ул мине сокландыра да. Укыган әдәби әсәрләремдәге хатын-кыз каһарманнар арасында Карлыгач-Сылу − миңа иң ошаганы. Мин аның язмышын кабатларга теләмим, ләкин аның ирек өчен үзенчә көрәшүен хуплыйм.
Достарыңызбен бөлісу: |