«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе



бет45/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   41   42   43   44   45   46   47   48   ...   53

Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе


Минем яраткан драма әсәрем

План.


I. Туфан Миңнуллинның татар драматургиясен үстерүдә тоткан роле.

II. «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе − киң фәлсәфи проблемалар күтәргән әсәр.



  1. Әлмәндәр − чын халыкчан характер.

  2. Аның характерына хас сыйфатлар.

  3. Әҗәл − Әлмәндәр картның үз табигатенә бәйле образ. Әлмәндәр образын ачуда аның роле.

  4. Әлмәндәр образын ачуда башка образларның роле.

III. Ил картлары − ил тоткасы.

Театр − яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Г. Тукай.

Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак, әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Без бер генә минутка үзебезне Тукайсыз итеп күз алдына китереп карыйк. Яки бөек Салих Сәйдәшевсез? Тиңдәшсез Кәрим Тинчуринсыз? Яки Җәлилсез? Тагын бер генә минутка үзебезне «Шүрәле»сез, «Зәңгәр шәл»сез дип уйлап карыйк. Шушы бер минут эчендә дә без үзебезнең ни кадәрле ярлы икәнлегебезне чамалап өлгерер идек. Әдәбиятның, сәнгатьнең мөмкинлеге һәм кодрәте чиксез киң. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез. Минем дә яраткан драматургларым бар, әмма шулар арасында иң хөрмәт иткәнем, яратканым − Туфан Миңнуллин.

Туфан Миңнуллин − татар әдәбиятында әйдәп баручы драматург. Ул татар драматургиясе түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты, «Туфан театры» дигән гыйбарә барлыкка килде. Т. Миңнуллин, башка бөтен драматурглардан үзгә буларак, татар халкының күңелен тирәнтен өйрәнергә омтыла.

Кешенең йөрәк эшчәнлеген кәгазьгә төшергән кардиограмманы хәзерге заманда һәркемнең күргәне бардыр: туры диярлек эз сызылып бара да йөрәк кинәт тибеп куя һәм кәгазьдә сөңге булып өскә калка. Язучының иҗат эшчәнлеген әнә шул кардиограмма белән чагыштырыр идем мин. Һәммәсе дә йөрәктән чыга, күңел җимеше, мәгәр бер ишләре әнә шул туры сызык өлешенә туры килсә, икенче бер әсәрләре йөрәк эшчәнлегенең югары ноктасын тәшкил иткән, югарыга омтылган сөңгеләре. Яхшылар арасында да яхшылары була − «Әлдермештән Әлмәндәр», «Бәхетле кияү», «Нигез ташлары», «Үзебез сайлаган язмыш» пьесаларын мин шул исемлеккә кертер идем. Алар Т. Миңнуллинның соңгы вакытларда иҗат ителгән иң олы, иң җитди, иң катлаулы пьесасына рухи яктан турыдан-туры бәйләнеп китәләр. Авторның барлык әсәрләре драматургиябез өчен җан азыгы булып килделәр һәм драматургның иң кыйммәтле, иң көчле әсәре дөньяга туу өчен бәрәкәтле җирлек әзерләделәр.

Һәр язучының, үзе никадәр генә танылган булмасын, «визит карточкасы» кебек кабул ителә торган әсәре була. Т. Миңнуллин өчен, мөгаен, бу − «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәредер. Әлеге пьесаның халыкара мәйданда танылуы һәм Станистлавский исемендәге бүләккә лаек булуы да шул турыда сөйли. Минемчә, әсәрнең популярлык сере − аның яшәү һәм үлем мәсьәләсен күгәрүендәдер. Чөнки кешелек барлыкка килгәннән бирле, һәркемне шушы мәсьәлә даими кызыксындыра. Кеше тормышының мәгънәсе турында Т. Миңнуллин да уйлана. Аның яшәү һәм үлем, мизгел һәм мәңгелек турындагы фәлсәфи уйлары нәкъ менә «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә чагылыш табалар. Шунысы әһәмиятле: пьесада бу хакта ачыктан-ачык сөйләнми дә диярлек, шул ук вакытта бу тема аны башыннан ахырына кадәр сугара.

«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин иҗатының бер йомгагы булды дисәк тә ялгышмабыз. Европа белән Азия арасындагы бәләкәй генә Әлдермеш авылында Әлмәндәр дигән кеше яши. Карт дип атарга телем бармый аны, чөнки Әлмәндәр үзе дә бу сүзне яратмый: «Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим...»

Кешенең гомер юлы − аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын күрсәтеп, сөйләп тора... Әлмәндәр тормышына бәйле рәвештә төгәл бер гасыр тарихы чагылып уза. Тормышның ачысын-төчесен, нужасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Тик авыр, катлаулы язмыш кичереп тә, Әлмәндәр тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, һаман-һаман яшәргә омтыла һәм, шул какшамас омтылышы белән тирә-юнендәге кешеләрне, яшен-картын дәртләндереп, алга ияртеп тә бара ала. Бер караганда, инде бу картка фани дөнья мәшәкатьләреннән читтә яшәргә дә мөмкин, ул лаеклы ялда. Ләкин характеры андый түгел. Үз хуҗалыгында да тынмый Әлмәндәр, колхоз эшенә дә атлыгын тора, эштән читкә җибәрсәләр − җәберсенә, рәнҗи: «Карале, Сәйфулла, бригадир Гаптерине күрсәң әйт, Әлмәндәр абый сиңа ахмак дип әйтте, диген. Мин үз гомеремдә кешегә андый сүз әйтмәдем, менә бүген әйтәм. Ни өчен, дисеңме? Үзе мине мыскыл итте. Эш бирми, син карт инде, рәхәтләнеп ял ит, ди...» Аның хәтта кайнар мәхәббәте дә бар − ул үзе шикелле үк сөйкемле, горур Хәмдебану карчыкка өйләнергә йөри: «...Инде менә болай, Хәмдебану, сиңа әйтергә күптән йөрим, ялгыз башың яшәве сиңа җиңел түгелдер... Әллә, мин әйтәм... Чык син миңа кияүгә...»

Нигә шул кадәр яшәргә, яшәп калырга омтыла Әлмәндәр? Дөрес, һәркемгә җан кадерле, әмма Әлмәндәрдә яшәргә омтылыш, тормышка мәхәббәт аерым бер дәрәҗәгә күтәрелгән. Әҗәл дип аталган кара, куркыныч күләгә белән Әлмәндәр бер тапкыр гына очрашмаган инде. Әҗәл белән алар өч тапкыр җитди рәвештә күзгә-күз карашканнар, Әлмәндәр; − аның сөякчел кулларын, салкын сулышын татыган җан. Әҗәл белән очраклы түгел аның очрашулары: ил язмышы кыл өстенә куелганда яки иң зур тарихи вакыйгалар хәл ителгәндә, Әҗәл белән якага-яка килә Әлмәндәр. Һәм ил белән бергә җиңеп чыга. Әгәр илебез бүген чәчәк ата икән − бу аның да өлеше. Җиңү кадерен белгән, матурлыкның нинди корбаннар биреп яулап алынганын бер генә мизгелгә дә хәтереннән чыгармаган Әлмәндәр, җирдәге тереклекнең тоткасы, ил агасы үлемне кабул итә алмый, ул бары тик җимергеч көч булып кына яралган Әҗәлне аңламый, аның белән килешми. Матурлыкка, үзе эзләп тапкан, көрәшеп алган, тирен түгеп, күз яше белән, каны белән ныгыткан матурлыкка бөтен тамырлары белән гашыйк Әлмәндәр белән очрашкач, Әҗәл үзе дә аптырап кала... Әҗәл − Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешенең җанын кыйган: «Әгәр дә синең ходаң безнең авыл кешеләренә туксаннан узарга рөхсәт бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?» Әлмәндәрнең өмете, бердәнбер исән калган улы Искәндәрнең баш очына да килеп баскан ул. Искәндәр хәл эчендә. Әлмәндәр моны бик яхшы аңлый, һәм башка бик күп җир бурычлары өстенә аның тагып бер җитди бурычы калкып чыга: ул үзенең сүнмәс дәртен, егетләрчә оптимизмын эшкә җигеп, Әҗәл белән сүзсез генә якалашып яткан яралы улы солдат Искәндәрне дә дәртләндереп, саклап тора. Искәндәр әле яшәргә тиеш.

Әлмәндәр төрле кешеләр арасында яши. Алар белән аралашканда, аның үз холкы да тулырак ачыла, башкаларның да холык-сыйфатлары билгеләнә. Аның аралашкан кешеләре яшьләре белән дә, тормыш тәҗрибәләре һәм максатлары, холык-фигыльләре белән дә төрле-төрле. Улы Искәндәр белән Әлмәндәр яратып һәм кызганып, аның хәленә кереп, җитди сөйләшә. Дөрес, аның шелтәләп: «Чирләшкә! Япь-яшь башыңнан... җитмеш яшендә чирләп ята», − дигән сүзләре елмаю уята.

Килене Өммия белән картның диалогларында җитдилек һәм наянлык, үзсүзлелек һәм хөрмәт итешү аралашып килә. Өммия аның сәер-әкәмәт кыланышларыннан шактый ук туйган, шуңа күрә еш кына бәхәскә дә керә. Ләкин, ни генә булмасын, ул каенатасын санлый. Тегесе аны хөрмәт итә. «Озынайса да, кыскарса да − үз телем... Үзеңдә дә сандугач теле түгел».

Мансур һәм Гөлфирә кебек яшьләр, кечкенә Илсур белән аралашканда, картның мөнәсәбәте дә үзгә. Монда ул − шаян, котыртып-үчекләш сөйләшергә ярата торган кеше. Ул яшьләрне тиң күрә, аңлый, аларның яшьлек сыйфатларын хөрмәт итә. Шаяртып һәм төрттереп сөйләшүе артында да аның һәркемне шәхес итеп, олылап каравы ята. Илсурга өйрәткән җырлары ничек кызык яңгырыйлар!

Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел:
Кая барсак та ярыйбыз,
Күгәргән калай түгел.

Әнә шундый шат күңелле, «кеше мине күргәч елмая икән, димәк, мин дөньяга кирәк әле» дип яшәүче карт, үләргә тиеш. Буыннар эстафетасы өзелмәсен өчен, шуның изге сагында торучы ил агасы буларак, ул һаман яшәргә тиеш, минемчә. Шуның өчен Искәндәр дә яшәргә тиеш. Искәндәрнең оныгы Гөлфирә дә яшәргә тиеш, аның Мансур белән мәхәббәтләре җимешле һәм нәтиҗәле булырга тиеш. «Эшлисе эшләрем бар бит әле», − ди ул Әҗәлгә. Җансыз, затсыз Әҗәлне ышандырырлык итеп әйтә. «Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады», − ди ул, ачынып. Сугыштан кайтмаган дүрт улының да юкка гына бу дөньяга килеп китмәгәннәрен раслау өчен дә ул үзеннән соңгы гомер, кешелек язмышы турында уйлана. Шуның өчен дә ул Илсурга җырлар өйрәтә, чөнки ул Илсурда үзенең дәвамын күрә, җиңү кырында ятып калган улларының дәвамын күреп сөенә.

Әлмәндәр үзенә, үзе тапкан матурлыкка, үзе төзегән тормышка алмаш эзләве белән дөньяның йөзен билгеләүче ил агасы, олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме − үлемсезлек булып яңгырый. Әҗәл булып Әҗәл дә: «Сез адәмнәр бәхетлеләр, үлә аласыз», − ди. Бу сүзләрне Әлмәндәрнең үлемсезлегенә ышангач кына әйтергә мөмкин. Иртәме-соңмы, кеше бу дөньядан китә. Менә шушы котылгысыз, куркыныч булып тоелган мәсьәләне Т. Миңнуллин бөтенләй яңача чишә: яшәве мәгънәле булган кешенең үлеме дә мәгънәле. Ул − тормышның соңгы нәтиҗәсе. Пьесаның ахырында драматург «теге дөньяны» күрсәтә. Ләкин бу инде моңарчы без санап килгән әсәрләрдәге кебек, коточкыч урын түгел, ә гадәти бер канцелярия. Әлмәндәр карт анда фәрештәне шаяртып утыра, һәм пьесаның ахырында күз яшенә тыгылган тамашачы тагын елмаерга мәҗбүр була. Димәк, Әлмәндәр һаман кирәк әле, ул һаман кешеләрне елмайта.

Яшәү һәм үлем мәсьәләсе, шулай итеп, үлем файдасына хәл ителде кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Әлмәндәрнең үлемен җиңелү дип атап булмаган кебек, аның тормыштан китүен дә үлем дип атарга тел бармый. Чөнки Әлмәндәрдәге тормышка мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, көр күңеллелек, ярдәмчел һәм кешелекле булу кебек күркәм сыйфатлар − барысы да татар халкының борынгы заманнардан сакланып килгән асыл сыйфатлары. Алар халыкның киләчәген дә бизәп торачак. Мансурлар, Гөлфирәләр, Илсурлар мирас итеп алачак аларны. Әлмәндәрнең якты образы алар күңелендә мәңге яшәгән кебек, Т. Миңнуллин тудырган Әлмәндәр образы да халык күңелендә мәңге яшәр. Бу образга бик күп язучылар кабат-кабат мөрәҗәгать итәрләр әле. Эзләнүләрендә якты маяк булып, үлемнән дә көчлерәк булган Әлмәндәр карт образы торыр. Яшәү белән үлем фәлсәфәсе кешелек белән бергә яшәячәк, димәк, «Әлдермештән Әлмәндәр» дә яшәячәк. Ул − үлемсез, мәңгелек әсәр.

Әлмәндәр образын тудырып, Т. Миңнуллин үзенең җитди, зур һәм халыкчан драматург булуын тагын бер кат раслый.

Тирә-юнәбезгә игътибарлырак карасак, үзебезнең яныбызда гына Әлмәндәр картка охшаш шәхесләрне күрергә мөмкин. Андыйларга мин авылдашым Фазылҗан абый Галимҗановны кертер идем. Тормышның бөтен авырлыгын күргән, ил өстенә килгән кайгы-хәсрәтне үз җилкәсендә күтәреп, утлар-сулар кичкән кеше тыныч тормышның кадерен күбрәк белә. Аның һәр минутына, сәгатенә сөенеп гомер итә. Ә Фазылҗан абый кебек хезмәтне, кешеләрне бөтен барлыгы белән яраткан, хөрмәт иткән кеше бигрәк тә.

Һәр яңа көн туганга куанып эшенә ашыга ул, ә аның яраткан аты һәрвакыт үзе белән. Менә шулай илле сигез ел вакыт үткән. Бүген дә Тукай совхоз-техникумының Олы Әтнә сөтчелек фермасында Фазылҗан агадан да хөрмәтле, кирәкле кеше юк. Ат белән азык цехына он ташый ул. Үзенең җитмеш биш яшенә дә карамастан, ул егетләрчә җитез, сәләтле. Авылда аның ныклыгына, көр күңеленә сокланмаган кеше юк. Безнең тирә-ягыбызны Фазылҗан абый кебек кешеләр бизәп торса, яшәү, тормыш тагын да ямьлерәк, күңеллерәк, мәгънәлерәк булыр иде. Без уртача буйлы, какча гәүдәле, мөлаем йөзле, тыныч холыклы, тиз аралашучан, тыйнак, барлык эшне җиренә җиткереп башкаручы ил агасы Фазылҗан Галимҗанов кебек кешеләрне кадерләргә тиешбез. Юкка гына, ил картлары − ил тоткасы, димиләр бит...



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   41   42   43   44   45   46   47   48   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет