«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр



бет46/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   42   43   44   45   46   47   48   49   ...   53

VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр

Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе


Укытучысы Г.Г. Гобәйдуллина.

«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
Акрын гына залда ут сүнә, гөрләү-сөйләшүләр тынып кала. Күңелнең әллә кайсы катламнарын нечкәртеп, йөрәк кылларын тибрәндереп, талгын гына көй яңгырый. Татар көе, сабый чагымнан бирле күңелемә иң якын көй... Менә пәрдә ачыла. Алдымда − җаныма якын булган авыл күренеше. Сандугачлар сайрый, кайдадыр тавышы йөрәгемне сихерли торган чишмә чылтырый кебек... Сәхнәдә халык тын да алмый карый торган әсәр − яраткан драматургым Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәре.

Т. Гыйззәт − татар халкының бөек драматургы, минем иң яраткан язучым. Аның әсәрләрен дәреслектә булмасын, телевизор экраннарында булмасын − бирелеп укыйм, онытылып карыйм.

Талантлы драматург, сәләтле артист, татар әдәбиятын һәм театрын үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән зур җәмәгать эшлеклесе. Ярлы семьяда туып, яшьлеген байлар һәм муллаларда батраклыкта уздырган крестьян егете, зур тормыш һәм көрәш мәктәбе үтеп, драматург, артист булып җитеште. Ул үзенең әсәрләрендә революциягә кадәрге авыл халкы тормышының авырлыгы, азатлык өчен көрәшкә күтәрелүе, җиңеп чыгуы, ниһаять, яңа тормышны төзү өчен өзлексез көрәше турында дулкынланып һәм дулкынландырырлык итеп сөйли алды; катлаулы тарихи процессларның асылына, аларның нечкәлекләренә үтеп керде; заманның иң зур һәм мөһим мәсьәләләрен күтәреп чыгып, аларны югары художестволы итеп чишә белде.

Гомеренең үткәне һәм хәзергесе турында уйланып, 1939 нчы елда ул болай дип язган иде: «Мин үземнең пьесаларымда крестьяннарның кичергән грандиоз переворотын сурәтлим. Минем уйларым һәм хисләрем халык белән».

Талантлы драматург, заман таләпләренә җавап бирергә омтылып, үз әсәрләрендә чорның иң актуаль мәсьәләләрен кыю күтәрде, олы гражданлык җаваплылыгы тоеп иҗат итте. Туган илгә, халкына мәхәббәте, алар язмышы өчен борчылып яшәү тынгысыз иҗатчыга хезмәттән аерылырга ирек бирмәде.

Т. Гыйззәтнең иҗатын халкыбыз тарихында булып узган әһәмиятле вакыйгаларны гәүдәләндерүче художестволы елъязма дип атарга булыр иде. Аның иҗатының мөһим һәм үзенчәлекле бер сыйфаты бу.

Идея-политик яктан бер-берсенә якын торган «Наемщик», «Фәрхиназ» («Ялкын»), «Чаткылар», «Ташкыннар» һәм «Бишбүләк» әсәрләренә игътибар итик. Аларның нигезендә конкрет тарихи вакыйгалар ята. «Наемщик» музыкаль драмасының сюжеты Россиядә крепостной хокукны бетерү турында җир реформасына бәйле вакыйгаларга корылган һәм биредә крестьяннарның азатлык өчен көрәше сурәтләнә. «Фәрхиназ» шулай ук 1870 нче елларда Казан губернасында булып узган крестьян чуалышларына таянып язылган... «Чаткылар» драмасында Столыпин реакциясе вакытындагы социаль кысуга каршы күтәрелгән авыл хезмәт ияләренең көрәше гәүдәләнә. «Ташкыннар» трилогиясендә драматург киң масштаблы бурычны хәл итә: илдәге тарихи вакыйгалар җирлегендә катлаулы, кискен сюжет җепләре һәм типик образлар аша авыл крестьянының ни рәвешле Октябрь революциясенә килүе, большевиклар җитәкчелеге астында эшче сыйныфы белән бергә Совет властен урнаштыруы тасвирлана. «Бишбүләк»тә гражданнар сугышы чоры, крестьяннарның Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яулап алган азатлыгын дошманнан саклау өчен көрәше чагыла.

1928-29 нчы елларда авыл хезмәт ияләре тормышында яңа чор − колхозлашу чоры башланды. Авылда барган бу үзгәрешләрне чагылдыруга Т. Гыйззәт иҗатында зур урын бирде. Аның бу темага төрле елларда язылган унбишләп пьесасы бар. Драматург әсәрләрендә бу процессның катлаулы һәм каршылыклы булуын ачып сала, крестьян тормышын үзгәртеп кору шартларында авыл кешесенең аңында, психологиясендә тирән үзгәрешләр булуын күрсәтә. Шундый әсәрләрдән «Ил үскәндә», «Бөек борылыш», «Мактаулы заман» пьесалары театрларыбыз сәхнәләрендә шаулап бардылар. Алар колхоз авылындагы көрәшнең нинди формаларда булуын күрсәтәләр, кешеләрнең психологияләре үзгәрүен ачык гәүдәләндереп, шул чорны танып белергә ярдәм итәләр.

Ил азатлыгы өчен көрәш темасына язылган «Таймасовлар» пьесасы, Бөек Ватан сугышы алдыннан сәхнәгә менеп, тамашачыда патриотик тойгы тәрбияләү җәһәтеннән зур бурыч башкарды. Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән халкыбыз турында язылган «Изге әманәт» һәм «Чын мәхәббәт» әсәрләре халкыбызның иң яраткан әсәрләренә әйләнделәр. Бу әсәрләрдә ул ил алдында үзләренең бурычларын намус белән үтәүче батыр халыкның вөҗдан сафлыгын, илгә мәхәббәтен һәм аларның дошманнарга каршы рәхимсез көрәшен гәүдәләндерә.

Тормыш дөреслеген әсәрләрдә чагылдыру һәм тарихи чынбарлыкка тугрылыклы булу − Т. Гыйззәт иҗатының төп билгеләренең берсе. Автор чынбарлыкны дөрес ачуга заманның алдынгы идеалларын үзләштергән героик образлар тудыру аша иреште. Халыкның көнкүреше, кайгы-хәсрәте, борчу һәм мәшәкатьләре аңа яхшы таныш: ул аны үзе күреп кичергән. Ләкин социаль көчләрнең бәрелешен киңрәк күрү һәм сыйнфый тигезсезлекнең кеше язмышында чагылышына төшенү өчен аңа тарихи чыганакларны, күптөрле документларны ныклап өйрәнергә туры килә.

Т. Гыйззәт үзенең әсәрләрендә халык тормышының авырлыгын тасвирлауны, моң-зарын, күз яшен күрсәтүне максат итеп алмый, бәлки, ике сыйныфның тормыш шартлары арасындагы аерымлыкны кискен каршы куеп, көрәшнең закончалыклы, килешмәүчән булуына басым ясый.

Аның геройлары конкрет тарихи шартларда яшиләр. Әйтик, «Ташкыннар» драмасында Биктимер карт беренче пәрдәдә тормышның күләгәле, читен якларын күрмәскә тырышып йөрсә, пәрдәдән пәрдәгә, социаль тигезсезлек йөге үз җилкәсенә өелә барган саен, крестьян психологиясенә хас чикләнгәнлеген җиңә-җиңә революцион көрәшкә якынлаша. Империалистик сугышта һәлак булган улы Мирһәйдәрнең язмышы, кызы Гөлчирәнең бай малае Мирзахан тарафыннан мәсхәрәләнүе, семьясының бөлгенлеккә төшүе, соңгы атыннан язуы, улы Мирвәлинең патшага каршы көрәштә катнашуда гаепләнеп кулга алынуы аны шуңа этәрәләр. Бу − Биктимернең революцион көрәшкә килеп кушылганга кадәр үткән юлы. Аның семья әгъзалары һәркайсы, үз язмышларын кичереп, шушы юлны уза. Драмада катлаулы сыйнфый көрәш атмосферасы һәр образның илдә барган вакыйгаларны үзенчә аңлавы, үз максатына үзенчә омтылышы белән тудырыла да. Шунлыктан бер-беренә каршы куелган Шәүлихан-старшина һәм Биктимер, Нургали, Гөлчирә, акрынлап, эчке каршылыкларны җиңү процессында гына, Мирвәли һәм Артамонов юлына басалар. Шәүлихан, Касыймхан, Мирзаханнарны туганлык мөнәсәбәтләре генә түгел, беренче чиратта, сыйнфый омтылышлары берләштерә, ә алар арасындагы ызгышлар бары изүче сыйныф булып калу юлын төрлечә эзләүдән килеп чыга. Т. Гыйззәт «Ташкыннар» драмасын, шушы ике семья арасындагы конфликтка нигезләнеп, илебездәге социаль каршылыкларның бөтен катлаулыгын шәхес язмышлары аркылы күрсәтә алды.

Әйе, кешеләр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрнең социаль нигезләрен эзләү − Т. Гыйззәт драматургиясенә хас сыйфатларның берсе.

Т. Гыйззәт драматургиясенең халыкчан булуы, заманның күтәренке рухы сәнгатьчә үтемле гәүдәләнүе, образларның ышандырырлык һәм төгәл эшләнеше, һәркемнең күңелен сафландырып, тасвир ителгән чорга якынайтты.

Халкыбызның данлы тарихи үткәнен, заман темасын, чорның актуаль, кичектергесез мәсьәләләрен вакытында әдәбиятта, театрда гәүдәләндерә алу − сәнгатьнең авыр, мактаулы юлы. Т. Гыйззәт утыз елдан артыгракка сузылган иҗатында шушы юлдан тайпылмыйча көрәшче драматург булып узды. Ул барысы 37 драма әсәре язып, шушыларның 33 е Татарстан һәм башка өлкәләрнең театрларында барды. 1923 нче елдан башлап хәзергә кадәр аның драма, комедияләре, яшь драматурглар иҗатлары турында язылган тирән эчтәлекле дистәләрчә мәкаләләре, чыгышлары булуын да истә тотсак, аның иҗат мирасы гаять бай булуын күрергә була.

Язучыларның Икенче Бөтенсоюз съездында А. Корнейчук иң атаклы драматурглар белән беррәттән Т. Гыйззәт исемен дә күрсәтеп үтте. «Аның пьесаларында, − диде ул, − геройларның милли характеры көчле һәм талантлы итеп гәүдәләндерелгән».

Сәнгатьне үстерү өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Таҗи Гыйззәткә 1939 нчы елда «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1940 нчы елда «РСФСРның сәнгать эшлеклесе» исемнәре бирелде, ул ике тапкыр «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

2005 нче елда күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 110 ел була. Мин ышанып калам: бу ел «Гыйззәт елы» булыр! Заманның вакыйгаларын киң колачлы итеп тасвирлаган аның әсәрләре халкыма озак еллар үткәненә бәя бирергә һәм киләчәген билгеләргә ярдәм итәр.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   42   43   44   45   46   47   48   49   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет