«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе



бет48/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53

Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе


Укытучысы Р.К. Габдрахманова.

«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (Ә. Еники)
План.

  1. Матурлык турындагы фикерләрем.

  2. Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла.

  3. Әмирхан Еники − кеше күңелен аңлаучы әдип.

  4. Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясе − күңел матурлыгын чагылдырган әсәр.

  5. Балачагым хатирәсе.

  6. Кешелекле булыйк!

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт:
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Олы җан булып калганга,
Олы җанлы булганга.

Ренат Харис.

Кешелек барлыкка килгәннән бирле дөньяда матурлык яши. Чөнки шул матурлыкны тудыручы да кеше бит. Җирдә яшәгән һәр кешедә матурлыкка омтылыш бар. Үзебезнең Сарман шагыйре Дамир Гарифуллин үзенең робагыенда матурлык турында менә болай ди:

Бер уйласаң, дөньяда эшләр яман,


Тик матурлык эзлидер күңел һаман.
Шул безне хайванлыктан тыеп тора,
Шул безне йөртәдер исән-аман!

Матурлык − бик тирән мәгънәле төшенчә. Аны һәркем үзенчә аңлый. Берәүләргә төзек өйләр, тигез юллар, шау чәчәккә күмелгән язгы бакча матур. Чит җирләрдә йөргәндә, туган якның кычытканы, шайтан таягы да матуррак булып тоела кайберәүләргә.

Матур кеше дигәч, күз алдына пөхтә итеп киенгән, матур йөзле, зифа буй-сынлы, килешле чәчле кеше килеп баса. Әйе, бу − матурлык. Тик һәр ялтыраган алтын булмый шул! Эчке матурлык! Менә нәрсә әһәмиятлерәк!

Бу фәлсәфи уйларым Ә. Еники әсәрләренә барып тоташты. «Гыйбрәт алыр, күңелне баетыр, теләкләрне үстерер өчен генә түгел, һәртөрле түбәнлек-ваклыклар, ямьсезлек-әшәкелекләр белән килешмәс өчен, шуларга нәфрәт саклар өчен дә кирәк бу матурлык», − ди өлкән язучыбыз. Ул үзенең әсәрләрендә кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, күңелнең кадерле серләрен, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә.

«Матурлык» хикәясе − моның ачык мисалы. Матурлык кайда? Барысында да: Бәдретдиннең әнисендә дә, әтисендә дә, үзендә дә, хәтта сукыр бабайда да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул − бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге хәерчелек, тузганлык, ятимлек эченнән чәчәк кебек бу кешеләрнең үзара яратышуы, татулыгы, мәхәббәтләренең риясызлыгы һәм табигыйлеге үсеп чыга. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә аз гына да уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп, югалып калалар.

Шәкертнең әнисе яраткан көйне уйнавын искә төшерик. Әни кеше, бөтен дөньясына кул селтәп, шул көйне тыңлый. Чөнки ана өчен көй үзе кадерле түгел, улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең лә ана белән бала, озак итеп, самими итеп, көй аша үзара сөйләшәләр. Юк, матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Искитәрлек күңел матурлыгы кешенең кеше була белүендә икән!

Безнең халкыбыз элек-электән әдәп сакларга, ата-ана хакын хакларга, миһербанлы, шәфкатьле булырга, кеше кайгысын уртаклашырга тырышкан. Эчкерсезлек, ярдәмчеллек безгә әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Бу матур сыйфатлар кими барса да, тормышыбыз ыгы-зыгылардан торса да, эчке дөньясы матур кешеләр күп. Дөнья шулар белән матур да.

Хәтеремдә: кечкенә чакта апам белән Пангазар авылына әбиләргә бардык. Көн бик эссе, су эчәсе килә. Җәяү атлыйбыз, машина да очрамый. Әлмәт авылына кергәч түзмәдек, капка төбендә басып торучы бөтенләй таныш булмаган ападан су бирүен сорадык. Ә ул безне чәй эчәргә чакырды. Өстәлдә − тәмле ризыклар, җир җиләге... Миңа инде 17 яшь, тик инде йөз-кыяфәте дә онытылган ул апаның күңел яхшылыгын һаман да онытмыйм. Ә кып-кызыл җиләкләр − әле дә күз алдымда.

Яшьләр бозылды дияргә яраталар хәзер. Мин бу фикер белән килешмим. Элек тә булган инде заманның начар кешеләре, хәзер дә бар. Тик яхшылары барыбер күбрәк. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган, саклаган һәм киләчәк буынга тапшыручы әбиләребез, дөнья күргән бабайларыбыз бар.

Мин − бәхетле кыз. Әле минем ике әбием дә исән. Аларның әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен мин онытмыйм. «Кызым, эштән курыкма, кешеләргә һәрчак яхшылык эшлә», − ди миңа үзе дә гомере буе балалар укыткан Мәрзия әбием.

Тормыш авыр һәм катлаулы. Шул сынауларны үтеп, чын тормышның гүзәллегем, яшәүнең мәгънәсен аңлаган, чын кеше булып кала белгән, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган кешеләр сокландыра мине.

Шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнен һәрчак истә тот. Кайгың барыңда исә, синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ята.

Тормыш ике яклы. Өченче ягы да бар: битарафлык. Әмма битараф кешеләр кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле, чын мәгънәсендә матур булалар!

Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе


Укытучысы Н.X. Шәкертҗанова.

Эдуард Касыймовның «Гомер ике килми» романына рецензия

Үткән гомер − аккан су.

Татар халык мәкале.

Алдымда язучы Эдуард Касыймовның әсәрләр җыентыгы. Мине «Гомер ике килми» романы исеме белән үк үзенә җәлеп итте, чөнки гомер һәркемгә бер генә тапкыр бирелә. Ә гомер юлын ничек үтәргә? Бу сорауга җавапны мин шушы әсәрне укып чыккач таптым.

Эдуард Касыймовның иҗаты шактый күләмле.Үз бәясен үз вакытында ала алмыйча дөньядан киткән кызыклы, үзенчәлекле шәхесләрнең берсе ул.

Булачак язучы күрше төбәк − Киров өлкәсенең Слобода районы Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул чордагы режимның «шәджате» ярдәмендә җиде яшендә атасыз кала.

1943 нче елда туганнары белән әнисенең туган ягына − Малмыжга күченеп килә. Шунда эшли-эшли, кичке мәктәптә белем ала. 1948-1953 нче елларда Казан дәүләт университетында укый. Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасын тәмамлый. Фән эшчесе буларак, фольклор белән ныклап шөгыльләнә.

Шушы вакытта беренче китабы − «Кызыл маяклар» чыга. Соңыннан «Көн дә чыга» исемле повесте басыла. Тагын ике елдан әдипнең «Гомер ике килми» исемле романы да дөнья күрә. Шулай ук Э. Касыймовның «Томан аша» романы, «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без», «Һаваларда тургай» дигән әсәрләре бар.

«Гомер ике килми» романы автобиографик нигездә язылган. Автор кеше язмышының гыйбрәтле якларын психологик алымнар белән сурәтләгән.

Әсәр унике бүлектән − унике төннән тора. Ул хатирә рәвешендә язылган. Төп герой − Мөнирә унике төн буена ире Назимның рәсеме белән серләшә.

Романның теле гади, аңлаешлы, һәрбер укучыга барып җитәрлек, үтемле итеп язылган. Вакыйгалар шундый җанлы итеп сурәтләнгән ки, укыганда күңел тула, ирексездән күзгә яшь килә.

Әсәр тормышчан вакыйгалары, кызыклы һәм аянычлы хәлләре, кеше күңеле тирәнлекләренә үтүгә омтылышы белән бездә зур кызыксыну уята. Хәзергәчә нәфислеген, кешелекле моңын югалтмаган бу әсәрдә халык иҗаты белән бәйләнеш аеруча көчле агым булып яши. Язучы фразеологизмнардан, әйтемнәрдән, бәетләрдән уңышлы файдалана. Әсәрдәге «эчендәгесе − тышында», «фәкыйрьлекнең аръягыннан бирге якка», «Күрсәтермен мин сиңа кайсы мичтә ипи пешкәнен», «кара сакалдан котылу» кебек халык иҗаты җәүһәрләре әсәрнең телен тагын да баета. Тел-сурәтләү чаралары: метафоралар, сынландыру, чагыштырулар әсәрдәге геройларның күңел дөньясына тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итә.

Кешегә яшәү өчен гомер бер генә бирелә. Ләкин кайвакыт язмыш кеше гомере белән рәхимсез шаяра. Гомер, аккан су кебек, кире әйләнеп кайтмый. Файдалы, заяга узмаган гомернең ахыры үкенечле булмый. Мөнирә белән Назимның да тормышы шулай булырга тиеш иде.

Күпләрнең пар канатларын каерган, балаларны ятим иткән, якты өметләрне җимергән шәхес культы чоры Тимербулатовларның гаиләсен дә читләтеп үтми.

...Мөнирә, авырып, урын өстендә ята. «Халык дошманы» хатыны булу, ачлык, билгесезлек, авыр тормыш, гаҗизлек, юксыну, сагыну хисләре, балалар өчен борчылу аны хаста итә.

Мөнирә Карилегә эшкә килгәч, Гали һәм аның иптәше Назим белән таныша. Галигә кияүгә чыга. Дошманнары тарафыннан Гали үтерелгәч, Мөнирә тормышын Назим белән бәйли. Бу вакытта инде аның мәрхүм иреннән бер кызы була. Өч малай табып, тыныч хезмәттә, түгәрәк гаиләдә яшәп ятканда, Назимны кулга алалар. Район газетасында «Кем ул?» дигән баш астында Назим Тимербулатов турында мәкалә басылып чыга. Анда аның морза нәселеннән икәнлеге, үзенең нәсел-нәсәбеннан котыла алмаган бер бәндә партия политикасына аяк чалучы дип, Казанда партия сафыннан сөрелгән Сабир Дүнәшев белән элемтәдә торганлыгы турында әйтелә. «Кем ул?» дигән сорау куела мәкалә ахырында һәм «аның халык дошманы булуында һичнинди шик булырга тиеш түгел» дигән җавап бирелә. Шуннан соң башлана инде болытлы көннәр. Дуслары Мөнирәдән йөз чөерә. Аны, «Халык дошманы» хатыны булганга, мөдирлек эшеннән алалар. Менә шушында Мөнирәнең хатын-кыз, ана буларак көчле, ихтыярлы кеше икәнлеге күрсәтелә. Атасыз калган, рәнҗетелүгә дучар ителгән балаларны язмыш дулкынына ташламыйча үстерә. Балалары Дилбәр, Әнвәр, Дамир, Айратның әниләренә һәм бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре сокландыра. Ана, аларның алдагы тормышларын уйлап, балаларын мескен булмаска, авырлыкларга баш имәскә, гаделлекне эзләп табарга, шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтә. Әсәр Мөнирә һәм аның балалары турында гына түгел, тулаем алганда, 30 нчы еллар, шул вакыттагы кеше язмышлары турында. Бер гаиләнең язмышы аркылы язучы, гомумән, шул чор кешеләренең яшәү рәвешен сурәтли. Авыр язмышларына карамыйча, балалар куйган максатларына ирешәләр: һәрберсе югары белем ала, гаилә кора һәм бервакытта да әниләрен − олы терәкләрен онытмыйлар. Алар көткән гаделлек барыбер өскә калка: Назим Тимербулатов гаепсез дип таныла.

Соңгы төндә Мөнирә пышылдап кына, мондый сүзләр әйтә: «Тукай язган Чын вә Ялган көрәшендә Чын мәңгегә батырылмаган икән. Хаклык, гаделлек кайчан да бер өскә чыга икән, дуслар. Тик кеше сабырлыгын югалтмасын да бирешмәсен икән».

Чыннан да, Мөнирәнең сүзләрендә хакыйкать бар. Ләкин бу дөреслекне, гаделлекне табу, ай-һай, кыен. Бу тормыш бәра- бәренә эшләнә. Балалары белән тормыш дулкыннарына ташланган хатын язмышның бөтен ачысын-төчесен татый. Тик бервакытта да азмый-тузмый, әхлак киртәләрен узып чыкмый, намусына тап төшерми. Күңелендә − иренә тугрылык, балаларына изге ана булып кала.

Әсәрдә һәртөрле каршылыкларны, авырлыкларны җиңә килгән, кешелек горурлыгын, вөҗданын һәм халкына тугрылыгын саклаган геройлар югары куела. «Гомер ике килми» әсәрендә язучы хөкем чыгаруны безнең үзебезгә калдыра. Бу исә безне уйланырга, бәя бирергә этәрә.

Бу әсәр минем тирән хисләремне уятты. Авырлыклар каршында баш имичә, сыкранмыйча алга барырга, дөреслеккә омтылырга, хакыйкатьне ачарга кирәклеген төшендерде. Шушы роман аша мәрхәмәтсез чор күз алдыма килеп басты. Назим, Мөнирә, аларның балалары образлары үрнәгендә мин үземдә ышаныч, ихтыяр көче, сабырлык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә омтылам, язмыш сынаулары алдында баш имәскә өйрәтте ул мине.

«Җилкәнеңне җилләр екса − йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек», − дип яза замандашыбыз Фәнис Яруллин. Шулай яшәргә кирәк!




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет