«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе



бет49/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53

Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе


Укытучысы Р.3. Сәләхиева.

Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
План.

I. Сугыш − кешелек өчен зур афәт.

II. Шагыйрь поэзиясендә сугыш фаҗигасе.


  1. Сибгат Хәким − сугышчы.

  2. Шагыйрь турында истәлекләр.

  3. Шагыйрь иҗатында сугыш темасының чагылышы.

III. Йомгаклау.

«Тырышса да дошман, шагыйрьләрне
Аералмый җырдан, халыктан».

И. Юзеев.




Без азатлык алып биргән көннәр,
Хәтерләми икән кем генә!
Бер вакыйга җитәр сөйләр өчен
Сугышчының бөтен гомренә.

С. Хәким.

Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды һәм алар урынында хәрабәләр генә калды.

Әйе, 1941 нче елның егерме икенче июнендә башланган сугыш күпме кешеләрнең гомерләрен өзде, күпме авыл-шәһәрләрне җимерде. Ләкин, ничек кенә булмасын совет халкы югалып калмады. Алар, кулларына корал алып, сугышның беренче көннәреннән үк, туган илләрен немец гаскәрләреннән азат итәргә ашкындылар. Сугышчылар үзләренең көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмадылар.

Шулай ук авыллардагы ир-егетләр дә фронтка киттеләр. Алар урынына карт-корылар, хатын-кызлар, бала-чагалар гына калды һәм үзләренең җилкәләрендә бөтен авырлыкларны күтәрделәр. Алар, Җиңү көнен аз гына булса да якынайту өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр.

Сугышның беренче көннәрендәге хәвефле хәбәрләргә татар язучылары, иҗат активлыгын көчәйтеп, көрәшкә рухландыручы әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр.

Халык һәм тарих кузгалган,
Мин сугышчы, биштәрле,
Шул гади биштәрлеләргә
Бөтен язмыш өстәлде, −

дип язды Сибгат Хәким «Мәрмәр» дигән шигырендә.

Илгә немец фашистлары басып кергәч, шагыйрь кулына мылтык ала, өстенә соры шинель кия, совет гаскәрләре сафында укчы взводның командиры булып, Украинаны, Молдавияне фашизм чирүеннән азат итешә. Ржев һәм Курск юнәлешендәге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шагыйрь Хәким Тукайга биргән антын солдат Хәким булып та үти: туган җиргә турылыгын эш-гамәле белән исбат итә.

Татарстан язучылары съездына килгән украин язучысы Иван Нехода аның турында гыйбрәтле сүзләр әйткән иде: «Мин биредә элекке дустым Сибгат Хәкимне очраттым. Мин аңар, яхшы шагыйрь булганы өчен генә түгел, яхшы солдат булганы өчен дә сокланам. Сибгат Хәким укчы взводы белән Бөек Ватан сугышында минем туган Украинамның икенче башкаласын − Харьковны азат итеште. Шуның өчен мин аның алдында тирән ихтирам белән баш иям».

Сибгат Хәким сугышта күргәннәренең барысын да үзенең шигырьләрендә, поэмаларында бирергә, сугышның нинди ачы фаҗига икәнлеген укучыларга күрсәтергә тели. Сугыш темасы язучының бөтен иҗаты буйлап сузылган.

Сугышның мөмкинлеге зур,


Төрлечә сугыш сынар...
Яшь, таза, кайнар иделәр
Мин күргән сугышчылар.

«Курск дугасы» поэмасында үткән белән хәзерге тыгыз үрелгән. Биш елдан соң шагыйрьгә үзе азат иткән җирләрдән кабат узарга туры килә. Шагыйрь үзе әсәренең язылуы турында болай ди: «Менә шунда минем әрни-әрни язасым килде. Күңелемдә минем бар да өлгергән, бар да әзер, күңелем ул хисләрне кемгәдер әйтергә, ярсый-ярсый сөйләргә тели иде. Безнең халыкның үткән сугышта күрсәткән батырлыгы белән горурлануымны сөйлисем килде».

Әсәрнең бөтен рухы үлгән сугышчыларның хезмәте «әрәм китмәве» турында сөйли. Шагыйрь бу далада алар гомеренең «якты сукмагын» күрә.

«Курск дугасы» әсәрен үзенә күрә «Дала җыры» поэмасының прологы − кереш сүзе итеп карарга мөмкин. Нәкъ менә «Курск дугасы»нда лирик уйланулар рәвешендә искә алынган көрәштәшләренең батырлыгын, далада якты эз калдыруларын ул «Дала җыры»нда конкрет образларда күз алдына китерә.

Шагыйрь молдаван карты Кожухарьның, рус егете өлкән сержант Аркадий Плотниковның һәм татар егете Госман Бикбулатовның сугыш утында чыныккан дуслыкларын сурәтли. Ул сугышның фаҗигале, авыр көннәрен драматик киеренкелек, кырыс хакыйкате белән алга бастыра.

Поэмада җыр образы тормыш, ирек символы буларак бирелә.

Җыр, сугыш һәм солдат... Каты көрәш вакытында җыр үзе сугышчыга ярдәмгә килгән. Сугышның мәгънәсен һәм фаҗигасен тирән ачу, сугышчыларны күпьяклы сыйфатлары белән сурәтләү Сибгат Хәкимнең «Дала җыры» поэмасын татар поэзиясенең күренекле әсәре итте.

«Бакчачылар» поэмасы да сугышның иң авыр елларына багышланган. Ләкин биредә инде сугыш үзе турыдан-туры күренми, укучы − Идел буендагы татар авылы кешеләре, бакчачылар белән очраша. Алма бакчасы сугыш елларының фаҗигасен ачкан символик бер күренешкә әверелеп китә.

Шагыйрьнең игътибар үзәгендә − бакчачылар, аларның язмышлары. Төп игътибарны шул образларга, Сәлимнең эчке дөньясын сурәтләүгә юнәлтү С. Хәким иҗатында кеше язмышы белән кызыксыну көчәю турында сөйли.

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсын мы − һаман искә төшерә тора.

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүгем дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

Тор, күтәрел, әйдә, шагыйрь абый,


Юл күрсәтеп, гел-гел алдан бар!
Һөҗүм итә-итә, шигъриятнең
Үрен яулап алган шикелле,
Курск дугасында яраланган
Хәлдә алда барган шикелле,
Киттек, шагыйрь абый,
Безгә рәхәт
Синең кебек чын ирләр белән,
Яңа җиңү яулаулары җиңел
Синең кебек шагыйрьләр белән.

(И. Юзеев.)


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет