Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы



бет10/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   21

XVII гасыр:

1630 ел – рус гаскәрләренең Байкал буена үтеп керүе һәм Бурятияне, соңрак Якутияне алу һәм үзенә кушу.

1654 ел – Украинаның “үзирек” Росиягә кушылуы.
XVIII гасыр:

1721 ел – Эстонияне һәм Латвия территориясенең бер өлешен кушу.

1730 ел – Казах җирләренә үтеп керә башлау.

1742 ел – Каракалпакстан – Россия протектораты.

1756 ел – Тау Алтаен басып алу.

1771 ел – Калмык ханлыгын “йоту”.

1772 ел – белорус җирләре Россиягә китә.

1774 ел – Төньяк Осетия, Олы һәм Кече Кабарданы яулап алу.

1783 ел – Кырым белән Кубаньны яулап алу, Грузия – протекторат.

1793 ел – Молдавиянең сулъяк яры.

1795 ел – Литваның күп өлешен үзләштерү.

1796 ел – Дербентны кушу.

1797 ел – Россия составына Ереванны кертү.

XIX гасыр:

1801 ел – Көнчыгыш һәм Көнбатыш Грузия, Көнчыгыш Әрмәнстан, Көньяк Осетиягә рус гаскәрләренең басып керүе.

1805 ел – Карабах ханлыгын буйсындыру.

1809 ел – Финляндияне кушу.

1810 ел – Ингушетияне басып алу.

1812 ел – Бессарабияне кушу.

1813 ел – колонияләргә әйләндерү сугышлары нәтиҗәсендә Баку, Генджа, Ширван, Куба, Тәбриз, Дагестан һәм кайбер башка Кавказ арты ханлыклары җирләре Россиягә күчә.

1815 ел – Литва, Польша корольлеге тулысынча Россиягә буйсындырыла.

1859 ел – Кавказга, Чечняга басып керү. Утыз елга сузылган сугыштан соң имам Шамил әсир төшә.

1863 ел – Төньяк Кыргызстан Россия составына кертелә.

1864 ел – Көнбатыш Грузияне буйсындыру тәмамлана.

1865 ел – Коканд һәм Ташкент шәһәрләре җиңелә.

1868 ел – Сәмәрканд, Бохара ханлыгы протекторатка әйләнә.

1873 ел – Хива ханлыгы буйсындырыла.

1875 ел – Коканд ханлыгы буйсындырыла.

1876 ел – Көньяк Кыргызстан буйсындырыла.

1877 ел – Карай, Батуми, Аджарстан яулап алына

1881 ел – Төркмәнстан буйсындырыла.

1884 ел – Мерв алына.

1885 ел – Төркестанны яулап алу тулысынча төгәлләнә.

(Ш.Кудайберды улы, А.Закиров)
XX гасыр

1914 ел – Тува крае – Россия протектораты.

Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1917-18 еллар нәтиҗәләре Польша, Финляндия, Литва, Латвия һәм Эстониягә Советлар Россиясеннән бәйсезлек алу мөмкинлеге бирә.

Әмма Икенче бөтендөнья сугышы башлану совет империясенең географик йөзен яңадан үзгәртеп куя.

1940 ел – фин сугышыннан соң Виннури шәһәре (Выборг) һәм Карелиянең бер өлеше СССРга күчә; Риббентроп – Молотов яки Гитлер – Сталин пактыннан соң Литва, Латвия һәм Эстония яңадан яулап алына, тик бу юлы Кызыл Армия тарафыннан; фашистлар Германиясе белән яңа килешү – Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белоруссия, аннан соң Буковина белән Бессарабия Россиягә күчә.

Әле Сталин хөкүмәте, территорияләрне оккупацияләп (басып алып) һәм кушып кына калмыйча, җирле, төп халыкны үз җиреннән куып чыгара, ягъни халыкны физик яктан юк итү белән бергә көчләп күчерүгә дучар итә.

Мәсәлән, 1937 елда Ерак Көнчыгыштагы Приморьеда Корея халкын депортацияли, 1940 елда – Балтыйк буе, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссиянең “азат ителгән” өлкәләре халыкларын сайлап алып депортацияли; 1941 елда Идел буе немецларын, аларның дәүләтчелеген бетереп, соңгы кешесенә кадәр депортацияли, шундый фаҗигагә калмык халкы да дучар була; 1944 елда Кавказ һәм Кавказ артының барлык мөселман халкын тулаем һәм кырым татарларын тоталь депортацияли.

Сүз дә юк: элекке СССР җитәкчелегенең һәм барлык халкының Европаны Германия фашизмыннан азат итүдә роле искиткеч зур һәм бәһасез. Әмма аңа нинди сәбәпләр китергәнен, сугыш алдыннан гына ниләр булганын белгәч, шундый нәтиҗәгә киләсең: вагыйгалар үзләре беренче чиратта үзен генә кайгыртучы һәм яклаучы Мәскәүне бары тик соңыннан гына әлеге миссияне үтәргә мәҗбүр итә.

Икенче бөтендөнья сугышында җиңү һәм аның тәмамлануы 1945 елда РСФСРга яңа территорияләр – Кенингсберг шәһәре белән Көнчыгыш Пруссиянең бер өлешен, Көньяк Сахалин һәм Куриль тезмәсенең дүрт утравын кушарга мөмкинлек бирде. (А.Закиров).

Алга таба – 1953 һәм 1968 елларда совет гаскәрләренең Венгрия һәм Чехословакиягә бәреп керүе; 1979-1989 елларда – совет гаскәрләренең Әфганстанга һөҗүм итүе һәм әллә ничә мең тыныч халыкның, Хрущев һәм Брежнев Кремле сәясәте тоткыннары – совет солдатларының гомерен өзгән ун елга сузылган сугыш.

Горбачевның үзгәртеп кору дип аталган чорында, үз милли чикләрендәге хәлләрне тикшерүдә тоту мөмкинлеге булмау аркасында, бөтен бу зур империя шартлап ярыла башлый, рәсми Мәскәү яңадан армиясен файдалана – Алма-Ата, Тбилиси, Вильнюста бернинди гаебе булмаган тыныч тормышта яшәүче халык яңадан һәлакәткә дучар ителә.

Милләтләр арасында башланып киткән һәм әле кичә генә тугандаш республикалар арасында урыны-урыны белән чын-чынлап сугышка әйләнгән канлы бәрелешләр һәм үтерешләр нәтиҗәсендә илдәге хәлләр Кремль күзәтүеннән тулысынча ычкына.

Нәтиҗәдә бу чор өчен гадәти хәл туа – СССР таркала. Шулай итеп, элек СССР составында булган 14 союздаш республика кан түкмичә генә, сугышсыз-орышсыз Мәскәү бәйлелегеннән котыла.

Шулай да унбишенчесе – РСФСР, бары Россия Федерациясе генә булып калып, элекке Россия Империясе, элекке Советлар Союзының тулы хокукый варисына әйләнә, һәм, 4 ел да узып өлгерми, аның беренче президенты Б.Н.Ельцин чечня җиренә бәреп тә керә һәм чечен халкы белән чираттагы сугышны башлап та җибәрә.

Һәм, дүрт гасырдан соң, Кремль инициативасы (башлангычы) белән яңадан кешеләр кырыла башлый...

Шунда туктап торып, 1552 елда, Мәскәү Кремленең оккупацион һәм территориаль яулап алу омтылышлары раслануының башлангыч чорына әйләнеп кайтыйк.



14. ИДЕЛ-УРАЛ – РУС, РОССИЯ

ҺӘМ СОВЕТ ХАКИМИЯТЕНЕҢ

КОЛОНИАЛЬ РЕЖИМЫНА

КАРШЫ КӨРӘШТӘ
Безнең халыкның азатлык өчен көрәше алдагы өч ел ярым гасыр дәвамында, биредә совет властен урнаштырганчыга кадәр дәвам итә.

Казан татарларының һәм Идел буенда яшәүче башка халыкларның Россиянең колониаль режимына каршы көрәшен вакыйгалар һәм фактларның түбәндәге кыскача хроникасы раслый.

1552 елның октябре – Иван IV Грозный яулап алган төбәкнең башына наместник (идарәче) килеп утыра. Казан халкының кырылудан сакланып калган бер өлеше шәһәрдән куыла, зур вәкаләтләр бирелгән епископ Гурий җитәкләгән епархия булдырыла.

Ә Мәскәүдә Казанны яулап алу хөрмәтенә үрнәге урта гасыр Казанының баш мәчете – ак таштан гына өелгән, сигез манаралы, кисеп эшләнгән болгар ташлары белән бизәлгән, җимерелеп, урынына Благовещение соборы салынган гаять зур корылма – Кол Шәриф мәчетеннән алынган Василий Блаженный соборы төзелә.

Василий Блаженный соборының көнчыгыш гөмбәзләре белән капланган сигез каланчасы Кол Шәриф мәчетенең сигез манарасына турыдан-туры охшашлыгын күрсәтә”. (М.Худяков).

Өстәвенә, ике собор да – Казандагысы да, Мәскәүдәгесе дә - бер үк архитектор Постник Яковлев тарафыннан салына. Бу – рус дәүләтенең бөтен тарихы дәвамында иң мөһим җиңүе булганга, моңа аеруча зур әһәмият бирелә.

Казанлыларның үзләренә шәһәрдән чыгып китәргә боерыла. Аларга якын-тирә авылларда гына яшәргә рөхсәт ителә. 1557 елда шәһәрдә элекке 40 мең кеше урынына бары тик Көрәеш бистәсендә генә яшәүче 6 мең татар гына кала. Йөз елдан соң сәяхәтче Адам Олеарий, шәһәрдә бары тик руслар гына яши, дип яза.

Казан җиңелгәч, Идел-Чулман төбәгендә яшәүче халыкны көчләп чукындыру башлана.

Ислам гомумән тыела. Ислам динендә булганнарга аерым бер рухи һәм физик авырлык – икеләтә салым, хәрби хезмәт һәм бернинди хокукның да булмавы йөкләнә.

Моңа җавап итеп, 1553 елның башында ук Казаннан унбиш чакрым ераклыкта, Биектау төбәгендә, Япанчы кенәзнең атлы отрядының исән калган сугышчыларыннан хәрби ополчение төзелә һәм ул русларның ике отрядын тар-мар итүгә ирешә.

Тау ягында Җансәет һәм Сарый батыр җитәкчелегендәге отряд русларның бояр Б.Салтыковның 400 кешедән торган җәза отрядын туздыра.

Шуннан соң Казан хакимнәренең берсе Мәмәш Берды җитәкләгән баш күтәрүчеләр, Чалым кальгасында үз ставкасын оештырып, Идел буе татарларының дәүләтчелеген торгызырга ниятлиләр һәм хан итеп Сөембикә ханбикәнең туганы Али Әкрәм морзаны чакыралар.

Али Әкрәм Нугай кенәзлеге башкаласы Сарайчыктан Казан ханлыгының вакытлыча башкаласы Чалымга 300 сугышчысы белән килеп җитә.

Нугай морзасы Йосыфның Әстерхан ханы белән бергә сугышка керү һәм Казанлыларга ярдәм итү нияте Мәскәү ягына авышкан нугай феодаллары – аксөякләре аркасында бу юлы да тормышка ашмый кала.

Иван IV Грозный, үз чиратында, А.Адашев җитәкчелегендәге баскынчы яңа отрядларын җибәреп, казанлылар, чуаш, мариларга каршы оештырылган коточкыч террор белән бу төбәкне буйсындырырга керешә.

1553 елның ахырына рус армиясе халыкны тәгаен кырып бетерү, тормышның икътисадый нигезен җимерү, Казан татарларының тарихи һәм мәдәни үзәкләрен юк итү өчен аяусыз сугыш алып бара.

Рус отрядлары илне рәхимсез таладылар. Алар, юлларындагы бар нәрсәне җимереп, авылларны яндырып, мал-мөлкәтне тартып алып, халыкны әсир итеп, авылдан авылга йөрделәр...” (М.Худяков).

Бары бер поход барышында гына да Казан татарларыннан алты меңгә якын ир-егет, 15 меңләп хатын-кыз һәм бала-чага әсир ителә.

Нәтиҗәдә 1554 елның җәендә руска каршы сугыш ханлыкның бөтен территориясенә тарала. Кенәз И.Мстиславскийның махсус хәрби формированиеләренең бу төбәктә яшәүче җирле халыкны рәхимсез бастыруына һәм кыруына да карамастан, Мәмәш Берды белән Али Әкрәм ханның Чалым кальгасындагы ставкасы таралмый.

Алдагы 1555 елда рус җәза отрядлары терроры белән, янгыннар, талау-туздыру нәтиҗәсендә җирле халык нигездә җиңелә, бастырыла.

1556 елның язында Мәмәш Берды белән Али Әкрәм баскынчыларга каршы восстание күтәрә. Әмма апрельдә Чалым шәһәре бирелә, Казан ханлыгының иң соңгы ханы Али Әкрәм белән бергә баш күтәрүчеләрнең ике меңлек гаскәре тар-мар ителә. Мәмәш Берды Мәскәүдә җәзалап үтерелә.

Икенче җәза экспедициясе Арча һәм Чулман ягы ир-егетләрен кырып бетерә, хатын-кызлар һәм балалар әсир ителә.

Шулай итеп, бу төбәк бастырыла һәм буйсындырыла.

1557 елда Казан рус дәүләтенә тулысынча кушыла, шуннан соң рус хөкүмәте ханлыкны яулап алуда катнашканнарга, чиркәү, монастырьларга Казан җирләрен бүлеп бирә башлый. М.Худяков язганча, “төбәккә рус җирләреннән күчеп килүчеләр ташкыны агылды”.

Алдагы 1572-73, 1582-84, 1592-93 елларда каршылык күрсәтү яңадан кабынып китә, шулай булса да, беренче елларындагы кебек көч ала алмый. Өстәвенә шул ук елларда Федор Иванович патшаның татарларны көчләп чукындыру, чиркәү һәм монастырьлар төзү, чукынган һәм чукынмаган болгар-казанлыларны аерым урыннарга күчереп утырту, барлык мәчет-мәдрәсәләрне җимереп бетерү турында указы чыга: “татар мәчетләрен исә бөтенесен дә җимереп, себереп түгәргә һәм татарларга үзләренә мәчетләр салмаска...” – диелә анда.

Бу акциядән соң Казаннан 50 чакрым ераклыкта булган тирәләрдә бер генә татар авылы да калмый.

1612 ел. Русьта Ялган Дмитрийга бәйле болганчык еллар булуыннан файдаланып, болгар-казанлылар поляклар белән элемтәгә керә һәм Казанның бәйсезлеген кире кайтара. Әмма Ялган Дмитрийның җиңелүе Казанның җиңелүенә дә китерә.

1615 ел. Еналиев восстаниесе. Сәбәбе – “читләр” (инородец”) дип йөртелгән халык өчен акчалата салым кертү, йомышлы Казан татарларын хәрби хезмәткә алу һәм аларның иң яхшы җир кишәрлекләрен тартып алу.

1628 һәм 1648 елларда махсус указлар чыга. Алар нигезендә мөселман морзаларына крепостной христианнар тоту тыела, шул ук вакытта чукынган казанлы алпавытларга крепостной христианнары белән биләмәләре калдырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Мәскәүгә нәкъ менә бу указлар Казанга карата тактикасын бераз үзгәртергә мөмкинлек бирә: үз ягына татар морзаларын, кенәзләрен аударып, аларга көнчыгышка кагылышлы бөтен эшләрне алып бару йөкләнә, хәтта Казан татарларыннан булган генераллар Польша, Литва белән сугышта рус гаскәрләре белән җитәкчелек итә.

Тагын шуны да әйтергә кирәк: төрки-татар фамилияле күп санлы боярлар менә бу указлар чыкканнан соң барлыкка килә башлый.

1650-1658 еллар. Рус крепостьларыннан Чулман аръягы ныгытма линияләре төзелә.

1682 ел. Сәет Ягофаров җитәкчелегендә Казан, Минзәлә, Уфа, Көнгер һәм башка воеводстволарда чираттагы восстание.

Идел буенда яшәүче бөтен халык диярлек Степан Разин восстаниесендә катнаша.

1672 һәм 1694 еллар. Казанда чыккан көчле ике янгын мөселманнар кулы белән төзелгән шәһәрне көл итә, аның милли үзенчәлеге юкка чыга.

XVIII йөз башында моңа кадәр Казан ханлыгы дип аталган бу төбәк император Петр I тарафыннан губернага әйләндерелә, нәтиҗәдә ул мөстәкыйллекнең хәтта шәүләсен дә югалта.

Крестьяннардан салым алуны тагын да арттыруга җавап итеп, Казан татарлары һәм башкортларның сигез елга сузылган Алдар Кусюм восстаниесе кабынып китә, аннары – Илмәк абзый восстаниесе (1735 ел) һәм Кара Сакал восстаниесе (1739 ел) була. Алар шулай ук рәхимсез бастырыла.

Тарихчы П.Рычков фикеренчә, 1735-1737 еллардагы Акай Килмәк восстаниесе вакытында Казан губернасында 696 авыл яндырыла, 16893 кеше үтерелә яки җәзалап үтерелә, 3406 кеше сөргенгә сөрелә, Казан татарларының 9194 хатын-кызы һәм баласы русларга коллыкка бирелә, штраф сыйфатында 17154 баш терлек тартып алына.

Мөселманнарны эзәрлекләү һәм кысрыклау артык көчәеп киткән заманда Яңа чукындырылганнар конторасы гамәлләре вакытында шулай ук авыр көннәр башлана.

Мәсәлән, 1742 елда бары тик Казан өязендә генә дә 546 мәчетнең 418е җимерелә, оброкны (имана салымы) да чукынган татарлардан чукынмаганнарына күчерү гадәте кереп китә, мөселман балалары православие рухында тәрбияләү өчен тартып алына, төрки-татарларга тимерчелек-слесарьлык эшләре белән шөгыльләнү тыела һ.б.

1774 ел. Казан татарлары, башкорт һәм чуашлар, Емельян Пугачевка кушылып, бердәм көч белән Казанны яулап алалар.

Бу восстание шулай ук бастырылса да, мөселманнарның анда актив катнашуы Екатерина II не рус булмаган халыкларга карата сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр итә.

Шуннан соң хакимиятләр тарафыннан мөселманнарга дин тоту рөхсәт ителә, руслар басып алганнан соң беренче мәртәбә Казанда мәчет төзелә, шәһәргә Төркестан, Кытай һәм Персия белән сәүдә итү, сәнәгать белән шөгыльләнү хокукы бирелә.

Бу чаралардан соң гына төбәктә сәүдә һәм сәнәгатьнең интенсив үсеше белән тасвирланучы чагыштырмача сәяси тотрыклылык урнаша.

XX йөз башында гына, 1905 елгы инкыйлабтан соң, Казан татарларында үз газетларын, журналларын бастырып чыгару мөмкинлеге туа. Бу исә, үз чиратында, җирле халыкның идея омтылышларына бәйле алдынгы эшенең – китап басу эшенең барлыкка килүенә ярдәм итә.

Нәтиҗәдә бастырып чыгарылган әдәбият саны буенча Казан татарлары тиз арада бөтен Россиядә беренче урынга чыга.

Моңа кадәр вакытлы матбугат ролен альманахлар уйнаса, хәзер исә даими нәшер итү эшчәнлеге Казан татарларының рухи һәм интеллектуаль дөньясын үзгәртә. Кайбер китапларның тиражы 2 млн. данәгә җитә.

XX йөз башында милли сәнәгать һәм сәүдә үсеше нык көчәеп китә, һәм инде бу төбәк Россия икътисадында күренекле урын били.

XIX-XX йөзләр кисешендә Казанда һәм татарлар яшәгән башка эре үзәкләрдә - Мәскәү, Уфа, Петербург, Әстерхан, Сембер (Ульяновск), Оренбург, Уральск, Троицк шәһәрләрендә милли яңарыш процессы башлана.

Татар телендә дистәләрчә, йөзләрчә газет-журналлар дөнья күрә, яңа музыка һәм театр сәнгате барлыкка килә.

Шуны да әйтергә кирәк: Казан-татар әдәбиятына нигез бик борынгы заманнарда ук салына, һәм Казан татарларының белем дәрәҗәсе башлангыч мәктәпләр нәтиҗәсендә бик югары була, бу мәктәпләр һәр авылда оештырыла. Ә югары белем бирүче татар мәктәбе – мәдрәсә дини белем генә түгел, дөньяви фәннәрнең бөтен спектрын да бирә.

Бу урында бераз узган тарихка борылып карыйк.

Идел буе болгар-татарларында иске төрки әдәби тел, X-XIV йөзләрдә инде формалашкан булып, бу телдә язылган әсәрләр дә дөнья күрә башлый. Рус язма әдәбиятыннан 200 ел элек, XIII йөз башында, 1183 еллар тирәсендә Идел буе төбәгендә туган, уналты-унҗиде яшьләренә кадәр мәдрәсәдә укыган, аннан белем эстәп Шәрык илләренә китеп, шагыйрьләр, галимнәр белән аралашкан, хаким шәехләрнең, суфиларның лекциясен тыңлаган, күп еллардан соң үз туган иле Болгарга кайтып, үзе дә мөдәррислек иткән һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнгән, Болгарга монгол яулары һөҗүм иткәндә һәлак булган Кол Галинең XIII йөз башында язылган “Кыйссаи Йосыф” (“Кысса-и-Йусуф”) поэмасы татар халкының язма әдәби һәм авыз иҗаты мирасында ныклы урын алып тора. Менә инде сигез йөз елдан артык вакыт дәвамында татар халкының рухи-эстетик дөньясына даими тәэсир итеп килә.

XV йөздә Казан ханлыгында иске татар әдәби теле барлыкка килгәнче, иске төрки әдәби телендә байтак әсәр языла. Мәсәлән, Сәиф Сараиның “Гөлстан бит төрки”е, Хоразминең “Мәхәббәт-намә”се, Котбинең “Хөсрәү вә Ширин”ы һ.б. әсәрләр дөнья күрә. “Иске татар әдәби теле болгар-татарлар арасында гына түгел, хәтта башкорт һәм казахларның элгәрләре тарафыннан да актив кулланыла”. (Н.А.Баскаков, 1973).

Алай гына да түгел, аны рус хөкүмәте Көнчыгыш илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дипломатик аралашу коралы итеп тота. Шуңа күрә ул чиновниклар әзерли торган рус мәктәпләрендә, хәтта югары уку йортларында XVII йөздән үк укытыла башлый...

Иске татар әдәби теленең иң ачык үрнәкләрен без Мөхәммәдьярның “Төхвә-и Мәрдән”, “Нур-ы Содур” (XVI йөз), Мәүлә Колый (XVII йөз), Утыз Имәни (XVIII йөз), Гали Чокрый (XIX йөз) әсәрләрендә таба алабыз.

Немец галиме Отто Гётч язганча, “1910 елда аларның (татар-мөселманнарның) меңнән артык басма китабы, йөздән артык язучысы, 6 югары, 5 мең түбән мәктәбе була. Казан татарларында 150 кешегә бер мәчет, бер мулла булса, шундагы ук русларда һәм башка христиан халыкларда 1500 кешегә бер священник туры килә. Татарларда 100 ир һәм кыз балага бер мәктәп, христианнарда исә 1500-3000 кешегә бер мәктәп (приходская школа) туры килә. Китаплар һәм газеталар чыгару һәм тарату буенча татар-мөселманнар христианнардан тагын да алга киткән. (В.И.Ленин, т.28, 513-515 б.). Бу өзеккә янә шуны да өстәп әйтергә кирәк: ул чорда дәүләт хисабына бары рус мәктәпләре генә эшли, татар мәктәп-мәдрәсәләре татарның үз шәхси байлыгына гына нигезләнә. (М.З.Зәкиев).

Инде өзелгән сүзебезгә әйләнеп кайтыйк. 1905-1917 еллар арасында татар газеталары, журналлары күпләп чыга башлый, дидек.

Бу чорда алар татарлар тупланып яшәгән Петербург, Мәскәү, Казан, Уфа, Сембер, Самара, Оренбург, Әстерхан, Уральск, Екатеринбург, Троицк, Томск, Төмән, Семипалатинск һәм Ташкент шәһәрләрендә басыла. Октябрь революциясеннән соң моңа Омск, Новосибирск, Стәрлетамак, Златоуст, Алма-Ата, Бохара, Орск, Пермь, Березники, Харьков, Богорыслан, Макеевска, Пенза, Донецк, Петропавловск һәм Түбән Новгород шәһәрләре дә өстәлә.

Нәтиҗәдә татар язучылары, шагыйрьләре, журналист, тарихчы, композитор, музыкантларның талантлы буыны үсеп чыга. Үз вакытында күренекле мәгърифәтчеләр булган Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин, Садри Максуди һәм шундый бик күпләргә алмашка Дәрдмәнд, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Фәрид Яруллин, Сәгыйть Рәмиев һәм тагын бик күп әдәбият һәм сәнгать әһелләре килә.

Революция алдыннан дистәләгән газет-журналлар чыгып кына калмыйча, төрле сәяси оешмалар да барлыкка килә; татарлар мөселман съездларын оештыру инициаторлары булалар, ә Садри Максуди Икенче Дәүләт Думасында һәм аннан соңгы Дәүләт Думаларында мөселман фракциясен җитәкли.

1916 елда Йосыф Акчура Лозанна конгрессында төрки халыклар мәнфәгатен яклый.

1917 елның февраль инкыйлабы (революциясе) милли хәрәкәттәге хәлләрне, беренче урынга дәүләтнең үзбилгеләнүен чыгарып, кискен үзгәртә.

1917 елның 1 маенда Мәскәүгә чакырылган Бөтенроссия мөселманнары съезды, Россия федератив-демократик республика булырга тиеш, дигән карар чыгара.

1917 елның Октябреннән соң татарларның үз дәүләтен төзүнең берничә варианты туа.

Элекке Казан, Уфа һәм Оренбург губерналары территориясендә Идел-Урал дигән бәйсез штат төзү варианты алар арасында үзәк вариант була. Бу вариантны күтәреп чыгучылар – Садри Максуди һәм Гаяз Исхакый.

1917 ел ахыры – 1918 ел башында Уфада Милли Мәҗлес алты департамент составында Урал-Идел буе штатын һәм Милли администрациясен төзү турында игълан итә. Бу идеяне шулай ук башкортлар, чуашлар, марилар һәм бу төбәктә яшәүче башка халыклар да хуплый.

Әмма большевикларның Ленин хөкүмәте, лидерларны кулга алып, милли хәрәкәтне тарата, типографияне конфискацияли.

Шул ук вакытта Мулланур Вахитов белән Мирсәед Солтангалиев Идел-Урал штаты чикләренә туры килгән территориядә Татар-Башкорт республикасы төзергә омтылыш ясый.

Тик ни теге, ни бу вариант Советлар басымы аркасында гамәлгә ашмый кала.

Шуның өстенә милли хәрәкәт лидерлары арасында да бердәмлек булмый.

Нәтиҗәдә Зәки Вәлидов (Вәлиди), Совет Россиясе белән килешү төзеп, Кече Башкирия төзүне башлап җибәрә.

Озак та үтми, картада территориясе һәм хокуклары нык кечерәйтелгән вариантта автономияле Татарстан республикасы пәйда була. Кремль башкага рөхсәт итми, милли мәсьәлә сыйнфый мәсьәләгә буйсындырыла.

Сталинның республикаларны сортларга, автономияле һәм союздаш республикаларга бүлгәләвенә каршы чыккан М.Солтангалиев соңрак НКВД төрмәләрендә черетелә, ә М.Вахитов ак чехлар тарафыннан үтерелә.

Башка лидерлар – Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди, шулай ук бердәм милли фронтны таркаткан Зәки Вәлиди Төркиягә китәргә мәҗбүр булалар.

Казанның беренчеләрдән булып тарихны чынбарлыкта булганча ачып биргән күренекле тарихчысы М.Худяков 1936 елда Ленинград НКВДсы төрмәсендә атып үтерелә.

Академиклар В.Бартольд, М.Покровский, тарихчы һәм археолог М.Артамонов һәм аның укучысы, күренекле Л.Гумилев үзләре исән чагында рәсми танылу тапмый.

Сталин чорының озакка сузылган трагедиясе, фаҗигасе, аерым алганда, милли төркемнәрне дискриминацияләү, Казан татарларының һәр гаиләсенә килеп кагыла. Бу котычкыч еллар әлеге империянең күпләгән халкы, бигрәк тә аз санлы халыклары җанында мәңге төзәлмәс яра, эзләр калдыра...

Ә инде алга таба Совет власте заманында республика хакимиятләре тарафыннан хокуклар һәм статус турындагы мәсьәләгә кире кайтуга бернинди омтылыш ясалмый, хәтта читләтеп кенә булса да бу мәсьәлә күтәрелми. Мәскәү җитәкчелеген мондый “телсезлек” канәгатьләндерә, билгеле.

Рус дворян монархиясе һәм православие чиркәвенең бүленмәс хакимлеге чорында, аннан соң бу төбәкнең җирле, төп халкын руслаштыру сәясәте һәм милләтләрне изүне планлаштырып гамәлгә ашыру чорында Россия империясе составында өч йөз илле еллап көн иткән Казан татарлары үзләренең телен, динен, мәдәниятен, этнопсихологиясен, гадәт-йолаларын, үзенчәлеген, империянең аз санлы башка халыкларының гомуми массасында эреп таркалмыйча, үзен халык буларак та саклап кына калмый, ә бәлки Европа һәм Азиянең башка дәүләтләре мәдәниятләре белән үзара хезмәттәшлеген, багланышын да дәвам итә.

Һәм, ниһаять, 1990 елның 30 августында, “Дәүләт суверенитеты турында декларация” кабул ителгәннән соң, Казан татар халкының яңарыш чоры башлана. Сайлап алынган юлның дөреслеген 1992 елның 21 мартында Республикада үткәрелгән бөтенхалык референдумы раслый.

Монда шуны да танымый мөмкин түгел: СССР таркалганнан соң үзеннән-үзе бәйсезлек алган элекке союздаш республикалардан аермалы буларак, Татарстан өчен бу чын-чынлап дәүләт бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлегенә юлның башы гына иде әле.

Анда безне ни көтә һәм бу юл кая алып чыгар?..

Бу инде – хәзерге көн вакыйгалары.

Яңадан икенче меңьеллык уртасына әйләнеп кайтыйк.
15. ИДЕЛ БОЛГАРЛАРЫНЫҢ ЮККА ЧЫГУЫ
Урта гасыр вакыйгаларына кире кайтсак, ул чорның Европа карталарында (мин алар белән Германиядә таныштым), Франция, Швеция, Польша корольлекләре, Литва һәм Мәскәү кенәзлекләре, Новгород республикасы, Алтын Урда ханлыгы белән беррәттән, үзәге Казан шәһәре булган REICH der BULGARENның (Болгар империясе яки ханлыгының) да күрсәтелүенә игътибар итәргә кирәк (“1400 елга кадәр урта гасыр Европасы картасы”).

Монгол басып алуларыннан соң, ул еллардагы башка Европа дәүләтләре кебек үк, шактый мөстәкыйль яшәүче Мәскәү, Алтын Урда һәм Болгар дәүләте дә аерым һәм аерып күрсәтелгән.

Аннары шул ук Европа карталарында әле XVI йөз башларында да Казан җирләре элеккечә “Bulgaria Magna” яки Бөек Болгар иле дип атала.

1657 елның Европа картасында шактый соңрак, ягъни инде XVII йөз уртасында, шулай ук аерып “CAZAN REGION.BULGARIA”, “RUSSIA”, “MOSKOVIA” күрсәтелә, ә монгол-татар җирләре “TARTARIA PAPS” дип билгеләнә.

Шул ук вакытта совет чорының тарихи карталарында һәм дәреслекләрендә сез Иделдә, ягъни хәзерге Россиянең үзәгендә, Болгар иле (Булгария) дигән дәүләтне тапмассыз.

Алай-болай кайда да булса күзегезгә чалынса да, аның кайдан монда барлыкка килгәнен, аннан кая киткәнен һич аңлый алмассыз. Бары тик махсус энциклопедик әдәбиятта гына мәгълүмат таба алырсыз, анда да кыска һәм кисек мәгълүматны гына.

Бүгенге көнгә кадәр Мәскәүдә чыга торган матур әдәбиятта һәм кинофильмнарда Казан татарлары һәм аларның меңьеллык тарихы, мәдәнияте һәм мәгърифәте элеккечә үк нык бозылып, ә кешеләре вәхшиләр итеп күрсәтелә.

Шактый алга киткән, үз вакыты өчен цивилизацияле булган һәм үсеш алган бу дәүләт һәм аның төп халкы, ягъни болгарлар кая киткән соң? Ә бит аларның барлык күршеләре, хәтта, болгарлардан аермалы буларак, дәүләтчелеге дә булмаганнары, язмыш талкуына – бетмәс эчке низаглар, сугышлар, талау, үтерешләр, үләт һәм басып алу, җимерүләргә дә карамастан, бүгенге көндә дә уңышлы гына чәчәк атып утыра. Әйтик, шул ук руслар, башкорт, чуаш, мордва, коми, фин, венгрлар һәм башкалар...

Тулы бер халыкның икенчесендә эреп таралуы, яки, киресенчә, тулаем аны йотуы мөмкин түгел ләбаса.

Монда эш нидә соң?

Шул ук Россия тарихчысы Н.Карамзин сүзләре белән әйтсәк, тиктомалдан гына “халыклар күктән төшми һәм җиргә кереп китми”. (М.Аджи буенча).

Шулай булгач, бу исем кайдан килеп чыккан соң? Бит болгарларга гына түгел, Кытай белән янәшә территорияләрдә: Буир-Нор күле буенда, Гоби чүленнән төньякта һәм төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Керулен елгасы бассейнында күчеп йөргән чын монгол татарлары белән бернинди бәйләнеше булмаган башка халыкларга да кайдан килеп ябышкан? Бөтенләй башка дин һәм расадагы, монгол телендә сөйләшкән халыкка?

Ул гына да түгел: Идел буе болгарлары, инде әйтеп кителгәнчә, әле X йөздә үк ислам динен кабул итә, ә басып кергән монгол татарлары исә мәҗүси була, бүгенге монголлар нигездә будда динен тота.

Мәсәлән, Бату (Батый) хан мәҗүси була, улы Сартак – христиан, ә Бәркә хан мөселман динен кабул итә.

Бөтен дингә дә тигез караган Бәркә хан Александр Невскийга Сарай шәһәрендә православие епископлыгын төзергә рөхсәт итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: славян-рус халкы, “монгол-татар золымы”на да карамастан (бүгенге көндә саф тарихи күзлектән караганда бу – бәхәсле мәсьәлә, һәм билгеле бер сәяси сәбәпләр йогынтысында уйлап чыгарылган булуы да ихтимал), монголлар тарафыннан ни мәҗүсилеккә, ни будда диненә көчләп күчерелми, алар болгарлардан яки тагын кемнәндер булса ислам динен дә кабул итми.

Алай гына да түгел: нәкъ менә шул елларда рус халкында православие дине тагын да ныгый, һәм моңа баскынчылар бернинди киртә дә кормый, каршы да килми.

Алар әле Русьның үз дәүләтчелеген, шәһәрләре һәм кенәзлекләре чикләрен саклап калалар. Бернигә дә карамастан, аларда һөнәрчелек, шәһәр төзү эшләре һәм башкалар үсеш ала. Гомумән, Җүчиның 9 меңлек атлы гаскәре 6 миллион славян-русларны җәберләп, үзгәртеп бетерә алыр иде микән?..

Шулай да күп чәйнәлгән бу “золым” (“иго”) нидән гыйбәрәт булган соң?

Ачыкланганча, ул элекке, бүлеп бирелгән һәр рус кенәзлегеннән 10 процент күләмендә ясак җыюдан гыйбарәт була. Әле аны да бөек рус кенәзләре үзләрендә, үз халкыннан җыеп, аннан соң үзләре үк ирекле рәвештә Алтын Урда ханнарына тапшыралар.

Ул заманда Русьта Урда хакимнәре тарафыннан чиркәү, мәктәпләрне ябу турында әмер бирелми, русларны ислам диненә көчләп кертү сәясәте алып барылмый, буйсындырылган Русьта төрки-татар теле көчләп кертелми, ягъни тел мәсьәләсе тулы мөстәкыйльлектә кала.

Ул гына да түгел: чиркәү нинди дә булса салым-җыемнардан тулысынча азат ителә.

Һәм боларның барысы да “золым” (“иго”) дип атала икән, соңрак руслар тарафыннан яулап алынган җирләрдә булган коточкыч хәлләрне ничек атарга соң?..

Тарихта рәсми теркәлеп калган фактларны, аерым алганда, “басурманнарны”, ягъни мөселманнарны нәкъ менә көчләп чукындыру – Идел буе болгарларын һәм башка төрки халыкларны XVI-XVIII йөзләрдә православие диненә көчләп кертү фактын кая куярга? Аны ни дияргә?

Элекке Урда ханлыклары үрнәгендә һәм территориясендә ул чакта ук үзенең туачак һәм бүгенге көндә дә яшәп килүче империясенә нигез сала башлаган яңа баскынчы колонияләштерү сәясәтенең башлануын нәкъ менә шуның кирәклеге белән акларга тырышалар.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет