Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы



бет3/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

Сиңа һаман вакыт җитми
Сиңа һаман вакыт җитми инде,

Һаман ашыгасың, чабасың.

Эшең күп шул, башта – дөнья гаме,

Яшәү ямен шуннан табасың.


Туктау түгел,

хәтта уйларга да

Вакытың юк синең,

җаең юк.


Кайдан, ничек,

нинди максатларга

Килдең бу дөньяга

Һәм яшисең ничек? Нигә янда

Ни Кояшың, төндә Аең юк?..
Көтмәгәндә абынып киткән чакта

Килеп чыкса әгәр яман хәл,

Син шунда да

“артык кыланасың”:

Бер секундка гына уйланасың,

Аннан янә эшкә

юл аласың –

Бушка киткән вакыт

һаман жәл.
Кая? Нигә? Кайчан? – күпме сорау.

Җавапларга төшкән

көзге кырау.

Чөнки синең

һаман вакытың юк,

Бәлки шуңадыр да

Сарыгың да исән,

бүрең дә тук.


ICE экспресс поездда Мюнхеннан Гамбургка һәм кире кайтканда В.Высоцкийның “Бегство мистера Мак-Килли” кинофильмындагы “Тебе всегда некогда, ты спешишь на учебу или работу...

...Вот твой билет, вот твой вагон – все в лучшем виде одному тебе дано...

И если встретишь там ты Бога – то передай ему привет” дигән җыры белән өртелгән уйлар.
1993 ел, 23 декабрь

Киләчәкне искә алып, яки

Хәтерлисеңме син, бу ничек булачак?”


Хәтерлисеңме син, бу ничек булачак?..”

Чынлап та, хәтерлисеңме син моның

Ничек булачагын?..

Сөйлимме?..

Әллә кирәкмиме?..

Бик гади бит ул.

Уйлап карарга гына кирәк,

Шундук исеңә төшерәчәксең...

Уйла әле – Син дә Аны хәтерләрсең...

...Әйтерсең, сине кемдер, каядыр

Ерак-еракка алып китәдер...

Тирәңдә булган абсолют нәрсә

Башка халәткә,

үлчәү - киңлеккә,

Чиксез бушлыкка

һәм дә юклыкка

Күчеп бетәдер,

күчеп бетәдер.


Кирәксез булгач,

сүнгәләп торгач,

Яшәешеңнең тирән мәгънәсе

Юкка чыккандыр.

КЕМ ИКӘН СОҢ СИН,

КАЙДА, КАЙЧАНДЫР

СИҢА КАГЫЛГАН

Һәртөрле ХӘЛЛӘР

НИГӘ БУЛГАНДЫР?

Ниләр кыргандыр?


...Җиңеләясең, авырту килә,

Ул авыртудан котылыр өчен

Очарга иде ерак-еракка.

Кайчандыр төштә

очып йөргәндәй –

Җаның омтыла

рәхәт бер якка.
Шушы уйлардан тынычланасың,

Иркенәя тын,

очына җаның.

Инде берни дә

борчымый сине,

Авыртуны да

тоймыйсың инде –

Әйтерсең, күкне гизәсең тагын...


...Бернинди аваз, чәчәк, яктылык –

Бар да каядыр үз юлын алган.

Вакыт та беткән,

юк караңгылык –

Алар һавага эленеп калган.

Тик кайчакларда

ике арада –

Яшәү – Мәңгелек аралыгында...

Очып йөргәндә

һәммәсенең дә,

Көн һәм Төннең дә

“канаты” талган.


Хисләр, хәрәкәт туктап калганнар,

Бары УЙ ГЫНА

тибә җаныңда.

Бары уй гына,

башка берни дә

Калмаган инде,

хәтта каның да.
Фанида да ул беренче иде,

Бакыйда да ул

соңгысы булды.

Бары шул уйда Яшәешеңнең

Бөтен барлыгы бергә тупланды...
Бик теләсәң дә,

күрә алмассың,

Берни ишетеп,

сорап та булмас.

Хәтта хәрәкәт сиңа бирешмәс,

Тырышып кара,

бәлки нык тормас.
Кинәт бу уйдан

сискәнеп куйдың!

Шушы мизгелдә бөтен тәнеңнән,

Үзең һәм җаның,

бәгырең аша

Көчле ток узды.

Бар тормышыңны искә төшереп,

Соңгы авырту,

көчле авырту

Үтәли тишеп,

гомереңне сызды.
Кап-кара бушлык, терәксезлекнең

Киң итеп ачкан

бу кочагыннан,

Түзә алмаслык авырту салган,

Телгәләп кискән

ут-пычагыннан

Котылыйм диеп күпме талпынма,

БАР ДА ӨЗЕЛӘ.

Яшәвең белән соңгы элемтә

Өзелгән чакта ничек түзелә,

Ничек түзелә?
Соңгы көрәштә барыбер җиңәсең –

Капкын – кочактан

котылып китәсең.

Тик Мәңгелеккә,

чиксез Бушлыкка

Барып төшәсең, килеп җитәсең...


Әйтерсең лә СИН

БЕР ДӘ ТУМАГАН,

Фани дөньяда

гомумән булмаган.

КЕШЕ булып син

ТОРМЫШ КОРМАГАН,

ҖИҺАН, ГАЛӘМ ДӘ,

ҖИР ҺӘМ КЕШЕЛӘР,

АЙ ҺӘМ ЙОЛДЫЗЛАР

ЯШӘМӘГӘН ДӘ,

балкып тормаган.
Аерым алганда, сәясәтчеләр,

Җыен җирбитләр һәм гайбәтчеләр,

Билгеле инде, химаячеләр,

Мәрхәмәтле җан, ил сөючеләр...

Бер дә булмаган,

монда тормаган.

БУЛМАЯЧАК ТА,

ТОРМАЯЧАК ТА

Тик СИНЕҢ ӨЧЕН.

Кире кайтырга

юк синең көчең,

Калыр фанида

ӨН БЕЛӘН ТӨШЕҢ!

Бу турыда син беркайчан да онытма!

Үзең исән чакта.

Минем бу сүзләремне син хәзер, бүгенге көндә укыйсың.

Синең белән минем үткән тормышыбыз һәм киләчәгебез турында ул...
1993 ел, ноябрь, Мюнхен.

ДЕРЕЛДЕК
...Әллә нинди бер тышчага төрелгән күңел кайтаргыч канлы-сулы дерелдек ниндидер максат белән миңа таба шуыша иде.

Бугазыннан сәер авазлар чыгарып, яныма килеп җитте дә терәлеп үк каршыма торып басты.

Күзем күргән бу галәмәттән шундук укшый башладым.

Нәкъ менә шушы мизгелдә, бу җанөшеткеч-чирканчык һәм тулаем диярлек канлы судан торган хәшәрәттән шундый ук җирәнгеч, канлы җепселле бер нәрсә аерылып, миңа ышанычын белдергәндәй, уң кулымны тотып алды.

Җирәнеп һәм котым очып, мин чигенеп куйдым. Бу сәер дерелдекне җентекләбрәк күзәтә башладым һәм гаҗәп нәрсәләр күрдем: беренче мәлдә хәшәрәт булып күренгән бу җан иясе, ныклап карагач, төгәл планлаштырылган һәм укмаштырылган, әйтерсең лә кем тарафыннандыр программаланган, нигездә пычрак сулы-итле сыекчаны болгатып ясалган организм булып чыкты.

Әмма ул, күбесенчә судан торса да, агып китмәде, тышчасыннан кубып төшмәде, киресенчә, тиешенчә йомылган һәм тәгаен билгеләнгән бер пространствода, киңлектә җыелып тора, шуның өстенә аңлатып булмый торган ниндидер бер көч хисабына иркен күчеп йөри ала иде.

Нидер сизенеп, артыма борылып карасам, миңа әлләни игътибар итмәгән тагын берничә хәшәрәтне күреп алдым.

Димәк, бу – берүзе генә түгел.

Янымда торган дерелдеккә кабат әйләнеп карадым. Күргәнем шаккатырды: аның эчендәге бар нәрсә әйләнештә, хәрәкәттә, кайнауда. Күрәсең, һәрдаим аның тормышы өчен мөһим булган ниндидер процесслар бара. Башыма уй килде: болай булгач, аңа эндәшер, аны чакырыр өчен берәр төрле сигналы (позывное) яки хисап-теркәү номеры кебегрәк исеме йә кушаматы да булырга тиеш бит инде, чөнки алар күбәү, барысы да бер иш – укмаштырылулары да, көйләнүләре дә бертөсле.

Ниндидер сәер торбалар, шланглар, җепселләр белән дыңгычланган һәм төрле яклап каплаган лайласыннан каядыр эчкә агып төшүче елгачыклардан торган бу лайлалы һәм тотрыксыз шома хәшәрәт белән япа-ялгыз күзгә-күз очрашу – һушны алырлык иде.

Шуның өстенә, аның эчендәге бар нәрсә хәрәкәтләнеп, селкенеп, дерелдәп кенә калмыйча, кызгылт төскә кергән бу җан иясе (шулай дип әйтеп булса) үзе дә бер урында тыныч кына тормый - үзеннән чыккан симметрияле тармаклары даими тартышып, колактондыргыч һәм аңны ярып үтәрлек җирәнгеч, күңел кайтаргыч авазларын бертуктаусыз яңгыратып тора иде.

Ниндидер аң җитмәс рәвештә, берсүзсез, кемдер билгеле бер вакытка дип кенә ясаган бу катнашманы күргәч, кинәт мин аңарда үзенең мәңгелегенә һәм бу дөньяда һичшиксез кирәклегенә инану ташып торуына таң калдым.

Боларны бер-беренә берничек тә бәйләп булмый, югыйсә - бөтен барлыгыннан чиксез җирәнү, курку, кызгану һәм шыксызлык чәчрәп торган бу хәшәрәт үзен шул ук вакытта Тудыручысының даһи һәм камил иҗат җимеше дип саныйдыр, мөгаен.

Чынлап та, әлеге сәер җан ияләре арасында калгач, мин бу дөньяга, әйләнә-тирә мохиткә ниндидер бер эчке кызыксыну һәм тынычлык, сабырлык белән карый башладым. Ул гына да түгел: миңа, бу хәшәрәттә бернинди дә артык һәм файдасыз нәрсә булмаска тиеш, дигән уй килде...

Мин күзәтүемне дәвам иттем. Кинәт ул менә-менә агып китәр йә эреп җебер дә шөкәтсез бер измә күченә шуышып җыелыр кебек тоелды, шуңа күрә мин кабат бераз артка чигендем – аңа урын бушаттым.

Әмма бу җан иясе, минем янә чигенеп куюыма кимсенгәндәй тагын да якынрак килеп басты һәм мин, теләсәм-теләмәсәм дә, аның шундый ук лайлалы һәм аскы өлеше кебек үк хәшәрәт, ян-яклап янчелгән шарны хәтерләткән баш өлешен җирәнә-җирәнә күзәтергә мәҗбүр булдым.

Канга баткан сеңерле-кимерчәкле бу дерелдеккә бераз тыгызрак органик материалдан кыса кидерелгән һәм ул нык сыланып тора иде. Әлеге күренеш мине тагын да ныграк тетрәндерде...

Бу җанөшеткеч күренештән һәм хәшәрәтләрдән, бөтен барлыгым актарылып, бугазыма укшу гына түгел, тышка бәреп чыгарга теләгәндәй, косык килеп тыгылды, әмма шул ук мизгелдә минем аңымда нидер ярып чыккандай булды һәм мин, шаккатып, аннан чыккан һәр авазны көтмәгәндә төгәл аңлый башладым, ә аннары, бөтенләй катып калып һәм текәлеп карап, инде нәрсә булганына гомумән төшенмичә, әле генә мин күргән сулы канлы хәшәрәттә - кешене танып алдым!!!

Ышанырлык та түгел – бу чыннан да кеше иде!!

Тирә-юньдәгеләр шулай ук кешеләр иде!

Минем кебек...

Хәрәкәтләнү, сөйләү, ишетү сәләтен бөтенләй югалтып, ахыр килеп, күргәннәремнән тетрәнеп, мин дәшми-тынмый гына басып һәм кемнеңдер минем белән кул бирешеп күрешкәнен, миннән нидер белергә теләп тырыша-тырыша сораштырганын карап тора бирдем...



Әйе, башка сыймаслык хәл иде бу. Югыйсә гадәттәгечә җәйге бер иртә, һәм мин, шулай ук гадәттәгечә, Мәскәү янындагы Опалиха дигән станциядә электричка көтеп тора идем.
1995 ел, 29 октябрь,

Атырау.

МИН – ?..
...Мин.

Билгесез, кайдандыр алган гомер белән,

Билгесез, кайдандыр яралган бу дөньяда...

Билгесез,

Кинәт кенә кайдандыр барлыкка килгән

“Мин” дигәнем – кем соң ул?..

Шулай да кем соң “Мин”?..

Кайдан,


Ни өчен,

Нинди максатта,

Нигә,

Көтмәгәндә,



Кинәт кенә,

Монда барлыкка килгән

нәкъ менә - Мин?..

...Мөгаен, шулай китәрмен дә -

Минем кем икәнемне

Белмичә,


Аңламыйча,

Төшенмичә,

Танып җиткермичә.

Барыбер дә

Ул – “Мин” һәм мин

Монда булдым...


1994 ел, 5 гыйнвар,

Мюнхен


Katharsis

(чистарыну)

Менеп киттем галәм киңлегенә -

Яктысында күрдем йөземне...

Чистарынып калдым бар зәхмәттән –

Пакъ сафлыкка төрдем үземне.
(Ф.Тарханова, 2008)

Шәхси һәм шәхестән тыш, объектив һәм субъектив, “Мин” һәм “Мин түгел” арасындагы чикләрне юкка чыгаручы шомлы, шифрланган сюрреалистик саташуларны һәм күзгә күренгән шәүлә-өрәкләрне өсте-өстенә, кирәгеннән артык өю һәм шул ук вакытта җанны вакытлыча булган һәм кирәксез барлык нәрсәләрдән арындыру акрынлап үзенең югары ноктасына җитеп килә - чиктән узган чынбарлык кичерешләрнең, куркыныч фильмдагы кебек, инде узып китүенә ышаныч калмаган хәсрәт-сагыш һәм кеше гомеренең һәлакәткә дучар ителүе белән беррәттән, үз аңыңның психологик тирәнлегенә алга таба үтеп керүе хәзер инде туктатып булмаслык дәрәҗәгә җитеп килүче бөтендөнья һәлакәте һәм чоңгылы фантазмы алдыннан өзек-өзек кадрлар һәм сюжетлар белән соңгы мәхшәрне демонстрацияләүгә, күрсәтүгә күчте...

I. ҮЗ АҢЫҢ ТИРӘНЛЕГЕНӘ

ҮТЕП КЕРҮ
КАДАКЛАР
...Мин ниндидер ярымйокылы, җебек халәттә идем.

Әллә кәнәфигә, әллә урындыкка кадаклап куелганмын...

Бу турыда уйлап алдым гына, ни өчен аңыма килүемне аңладым – кемдер егерме сантиметрлы ике тимер кадакны минем башыма кагып кертә иде...

Бары тик секундның бер өлеше кадәр вакытка гына сузылды бу тетрәнү, каушау, чөнки чынбарлыктагы гамәлгә караганда бу турыдагы уй үзе куркынычрак иде – авырту бар, әмма, мине нишләтәләр, дип уйлап көткәндәгечә көчле түгел.

Сәер, моны күрү тоюга караганда куркынычрак иде.

Кадаклар акрын-акрын, берничә миллиметрлап кына, ниндидер тыгыз – үзле нәрсәгә кереп бара.

Сугу артыннан сугу, әмма тавышы юк...

Авырту да бөтенләй юкка чыккан кебек...

Һәм шунда тагын да көчлерәк тетрәнү белән мин шуны аңлап алдым: үзем белән бара торган хәлгә читтән карап торам икән!!.

Бу – башта күргәннәргә караганда күпкә көчле күренеш иде.

Мин, аңга килү белән, әлеге кадакларга һәм үз-үземә читтән карап тора башладым.

Ни булганын аңлап өлгермичә, мин пространствода күчеп куйдым – үземнән читкәрәк киттем.

Бу – бик сәер, башка сыймаслык һәм шул ук вакытта шаккатырлык гамәл иде...

Җитәр, чыгарырга кирәк кадакларны...”

Бу турыда янә уйлап та өлгермәдем, кемдер, ә бәлки мин үземдер, тыныч кына, салкын кан белән бу кадакларны берәм-берәм башымнан тартып чыгара башлады...

Шул ук вакытта үземнең бу эшемне читтән күзәтеп тордым...

Хәзер инде авырту көчәйде. Ул шулкадәр озакка сузылды – түзеп булмый башлады.

Башымда нәрсәгәдер ябышкан булып, кадакларның кергәнгә караганда чыгуы авыррак иде. Чыккан чагында үзенә ниндидер резин кебек тыгыз – үзле нәрсәне ябыштырып чыгара, шуңа күрә сизгерлек арта, авырту көчәя, нервылар түзми...

Беренче кадак икенчесе белән чагыштырганда җиңелрәк чыкты...

Шулчак башка уй төште: “Кадаклар баштан чыккач, алардан соң калган тишекләрне томалар өчен ни дә булса табарга кирәгер...”

Эшемне туктатып торып, без, ягъни мәсәлән мин, нәрсә дә булса табып булмасмы дип, як-ягыма карандым...

Бер мизгел эчендә өчебез дә - башымнан тартып чыгарган кадаклар белән бу мәхшәрне читтән күзәтеп торучы мин бергә кушылдык, һәм мин – уянып киттем.


УЯНДЫМ
Әле төн иде.

Ни өчендер: ”Әле төн икән” дип уйлап куйдым.

Бүлмәдә - тынлык.

Тирә-юньгә колак салдым. Гаҗәп бер нәрсәне ачыкладым – тынлык гадәти түгел икән бит, әллә нинди – тонык. Бөкедәге кебек.


Йоклап китәргә кирәк. Таңга кадәр ерак әле. Кызык: сәгать ничә икән?”

Карават өстендә эленеп торган төнге лампаны кабыздым.

Сәгать туктаган. Төнге унбер тирәсендә. Әмма цифрблаттагы көн исеме икенче.

Сәер, беркайчан да болай булганы юк иде. Ярар әйдә, иртән бар да ачыкланыр”.

Мендәремне рәтләдем дә лампаны сүндердем. Тып-тын.
Кинәт тәнем буйлап ниндидер калтырау йөгереп үтте. Монда нәрсәдер бар!

Тиз генә утны кабыздым – тынлык, берни юк.

Бернинди аваз ишетелми. Хәтта урамнан да.

Бер киеренкелек белән тынлыкка колак салым. Әйтерсең, колакка мамык тыкканнар – тыңладың ни, тыңламадың ни.

Ут яндырып йоклыйм. Әгәр йоклап китеп булса”.

Уйлап куюым булды, идәнгә нидер шапылдап төште.

Идәнгә килеп төшкән предметның бәрелгән тавышы мине караватка беркетеп куя язды.

Мин инде йокымнан тәмам уяндым. Әйтерсең, бөтенләй йокламаган.

Йөрәк, бәреп чыгардай булып, котырынып тибә.

Бернәрсә аңламыйча, тавыш килгән кебек тоелган якка озак итеп карап тордым. Тик берни дә күренми, берни ишетелми.

Бөтен дөньясында бары тик бер минем йөрәкнең котырынып типкән тавышы гына яңгырыйдыр төсле. “Нәрсә инде бу?”

Кинәт күңелгә шом керде: бүлмә буйлап кемдер йөри кебек тоелды.

Акрын гына башымны борып карадым: әллә тойдым, әллә күрдем – чынлап та бүлмәдә миннән башка тагын кемдер бар...
Бер генә мизгелгә йөрәгем туктап калгандай булды, бөтенләй югалды.

Тәнемә салкын тир бәреп чыкты.

Баштанаяк. Маңгаемнан тир тамчылары агып төште.

Мөмкин хәл түгел бу! Ут янып тора лабаса! Нәрсә соң инде бу?!.” – дигән уй яшен тизлеге белән башымнан йөгереп үтте.

Әйтерсең, мин башка дөньяга күчкәнмен. Үз бүлмәмдә булсам да. Япа-ялгыз. Бернигә дә карамастан, моның шулай икәненә иманым камил.

Нәрсә соң бу яки кем булыр бу?”

Шул ук мизгелдә мин янә кемнеңдер бүлмә буйлап йөргәнен, ниндидер кыштырдау, предметларның күчүен ишеттем.

Котым очып, күзләремне ярымкараңгыга текәдем: шулчак үтә күренмәле кешенең җиңелчә сызымын (контурын), ягъни өрфә образын күреп алдым.

Ул, борчулы бер уйга чумып, минем бүлмәмдә ни беләндер мәшгуль иде кебек тоелды миңа...

Мин катып калдым, аны өркетмим дип үзем куркып, дөресрәге, минем барлыгымны сизмәсен дип, хәтта тын да алмыйча утырам, әйтерсең, мин бүлмәдә юк, булмаган да.

Боларның барысы да сәер генә түгел, ә бәлки мөмкин булмаган хәл иде – бу шәүлә ут яктысына туры килгәндә юкка чыга иде...

Аннары, минем өстәлем янына килеп утырды да кабат уйга чумды кебек күренде.

Йөрешенә, хәрәкәтенә, гәүдәсен тотышына карап торганнан соң, кинәт аның үземә охшаганлыгын күрдем һәм шулчак мин, моның мөмкин түгеллеген белсәм дә, гаҗәпләнеп уйлап куйдым: “Бу мин микәнни? Минем образ? Тик кайдан килгән соң ул?!.”

Чарасызлыктан, өметсезлектән минем шәрран ярып кычкырасым килде, әмма, тамагым күптән кипкәнгә, тавышым чыкмады...


...Мин урамда гына аңыма килдем. Берни аңламыйм, берни хәтерләмим...

ТӨН. ТРАМВАЙДА
Урамда – төн.

Һәрвакыттагыча – фонарьлар юк, бары тик күзгә төртсәң күренмәслек караңгы.

Бер генә адәми зат та юк.

Кинәт, әллә кайдан, бу караңгы шәһәрдә рельслар буйлап әкрен генә миңа таба шалтыр-шолтыр килүче трамвай күренде.

Кайдан килеп чыкты ул монда?”

Аларның бу шәһәрдә булганы да юк бит һәм беркайчан да булмас та инде.”

Үзем дә сизмичә калдым: бара торган бу трамвайга ни өчендер сикереп тә мендем.

Салонда шулай ук беркем юк. Бер генә пассажир да күренми.

Бары тик сукыр лампалар һәм буш утыргычлар...

Шулчак мин тәрәзәгә карадым: тәрәзә пыяласында миңа гаҗәп таныш йөзне күреп алдым.

Кем булыр бу”



Кайдан килеп чыкты? Трамвайда миннән башка кеше булмагач, буш трамвай тәрәзәсендә аның йөзе ничек чагыла соң?

Күзләре дә таныш үзенең. Карашы да.

Һәр көн диярлек, мин аны күрәм кебек. Тик кайда?

Минем күзләремә шундый уйчан карыйлар... Тукта!!! Әллә инде... Әллә инде бу да минме?!

Булмас ла!

Мин бит әле яшь, ә аны инде җыерчык баскан, үзе бөкрәйгән, картайган!..”

Бер төн эчендә, мәхшәрле төн эчендә хәлсезләнеп калган тәнем калтыранып куйды.

Бу трамвайдан төшеп калырга кирәк”.

Тик нәкъ менә шул минутта трамвай, тизлеген арттыра барып, инде бернинди тукталышсыз, караңгылыкка очты.

Әйе, әйе, тукталышсыз, хәтта рельсларсыз! Моны әле генә аңладым.

Аның тизлеге дә коточкыч иде, чынбарлыктагыдан чиктән тыш артык.

Тәрәзәдән сирәк утлар күренеп калды, күбесенчә - караңгы, туннельдәге кебек караңгы...

Җан фәрманга барган бу трамвай мине әле бер якка, әле икенче якка ташласа да, мин трамвай йөртүче янына, дөресрәге, ул утырган кабина янына килеп җиттем. Кая баруыбызны сорамакчы идем.

Карасам, котым очты – анда да беркем юк...

Каядыр, билгесезлеккә “очучы” бу йомык пространствода мин берүзем идем.

Нишләргә?

Кая бара бу трамвай, мин үзем кая һәм ни өчен барам?..”

Ниндидер ярдәм өмет итеп, артыма борылып карадым һәм салонның арт тәрәзәсеннән караңгы урамда трамвайны күргәч кемнеңдер кулын күтәргәнен, ә ул туктамыйча узып киткәннән соң артыннан йөгергәнен күрдем.

Ниһаять, хет бер кеше пәйда булды”...

Мин аңа җентекләбрәк карадым.

Гаҗәпләнүемнән сүзсез калдым: караңгы урамда трамвай артыннан йөгерүче кешенең мин икәнен танып алдым. Яшь чагымдагы мин.

Йөгерә, ә бит файдасызга йөгерә. Чөнки аның белән трамвай арасы һәр мизгелдә ерагайганнан-ерагая бара. Берничә секундтан бер-беребезне күрми идек инде...

Вакыт белән Пространствода эреп таралдык, бер-беребез өчен юк булдык...

Каядыр билгесезлеккә “очып баручы” трамвай һәм Мин. Ә бит әлеге шәһәрдә трамвайларның беркайчан да булганы юк, шулай ук цивилизациянең дә. Югыйсә, монда бар нәрсә дә бар кебек, ә шул ук вакытта берни дә юк...




ТРАМВАЙДА (дәвамы)
Шулчак көтелмәгән хәл булды – трамвай артыннан йөгергән һәм кинәт юкка чыккан теге адәм, берни булмагандай, җиңел һәм тиз адымнар белән трамвай ишеге янында пәйда булды. Ишек ачылып та китте һәм ул бер сикерүдә трамвайда иде инде...

Тик ул мине күрмәде кебек. Мине, ягъни үзен күрмәде.

Мин, бу хәлгә ышанырга да белмичә, селкенергә дә куркып торам.

Мөмкин түгел!..” Каушаудан башка шул уй гына килде.

Аннары: “Бәлки ул минем игеземдер?” дигәне өстәлде.

Ниндидер өмет салып уйладым мин моны, шулчак, пыялада үземнең бүтән чагылышымны күреп, сискәнеп киттем...

Сәгатемә карап алдым – уклары шул ук урында, бер минутка да күчмәгән. Колагыма куеп тыңлап карадым: үзе текелди, гадәттәгечә... Берни булмагандай...
Төн буе чабып йөрүдән бөтен тәнем авырайды, шулай да бу авырлык аякларыма төште бугай – аякларым арыды.

Әүвәлгечә зур тизлек белән барган трамвай артыннан тыны бетеп йөгергән кешенең нәкъ менә мин үзем икәнен тойган кебек булдым...

Әмма шул ук мин тыныч кына трамвайда утыра.

Бер мизгелдән тәрәзә пыяласындагы минем шәүлә җәелә башлады. Мин янә сискәнеп куйдым.

Нидер эшләргә кирәк, югыйсә юкка чыгуың бар” – дигән дуамал уй төште.

Эскәмиядән сикереп тордым да трамвай йөртүче кәнәфие янына ташландым һәм тиз генә тормозларга бастым – кинәт туктаудан бөтен тәнем белән рульгә һәм алгы тәрәзәгә килеп сыландым.

Көчле бәрелүдән мин күпмедер вакытка аңымны югалтырга тиеш идем, югыйсә, әмма мондый хәл булмый калды.

Минем организмым бербөтен булып тупланган, барлык мускулларым бер мизгелдә тыгыз резин массага әйләнгән иде...

Тәрәзәдән аерылып аякларыма бастым. Артыма борылып караган идем – тагын вакытның икенче үлчәнешендә булып чыктым: теге адәми зат, югары тизлектә кинәт кенә бернинди тукталыш булмагандай, сабыр гына торып басты, ишек янына килде, ишек тә берсүзсез буйсынып ачылып китте һәм ул трамвайдан төшеп тә калды...

Бу хәлләргә берни аңламыйча карап торганнан соң, тагын да ныграк аптырашта калдым: тәрәзәдәге йөзем ап-ачып булып, инде монысы бер канәгатьләнү белән миңа карап елмайды да чыгу исәбе белән ишеккә таба китте. Тик – тәрәзә пыяласы буйлап!!! Шулай ук тыныч кына трамвайдан төште һәм, чакыргандай итеп, миңа борылып карады.

Мин әкрен генә башымны ишек ягына бордым һәм яңадан тәрәзәгә карадым. Анда – янә үземне күрдем, хәзерге үземне...

Бу – яңадан миңа китереп бәрде. Искиткеч нык арыганлыкны, хәлсезлекне, йончыганлыкны сиздем...

Бернинди егәр дә, теләк тә юк иде. Тик бер генә нәрсә - тегеләр артыннан миңа да тизрәк чыгып таярга. Шулай эшләдем дә. Инде берни дә тоймый башлаган идем.

...Баш әйләнә. Мин бу караңгы шәһәр урамнарының берсендә басып торам. Кайда, кайсы төшендә - берни аңламыйм.

Хәзер инде моның әһәмияте дә юк иде. Иң мөһиме – мин трамвайдан котылдым. Күңелемә тынычлык керде, йөрәгемнең шашып тибүе басылды...

Тынычланырга иртә булган икән: әле генә трамвай торган якка борылып карасам, минем күз алдымда ул һавада эреп юкка чыкты - әйтерсең лә бөтенләй булмаган да мин утырып йөрмәгән!

...Ә бәлки... Вакыт эчендә сәяхәт кылып, башка җирләргә китеп баргандыр...

ШЫКСЫЗ ШӘҺӘРДӘ
...Мин беренче адымымны кай якка – сулгамы, уңгамы ясарга белми басып торам.

Аптырап бераз торганнан соң, әле яңа гына теге трамвай кузгалып киткән җир аша ныклы адымнар белән туп-туры, ягъни үзәккә китеп бардым.

Әкияти рельсларны үткәч (алар инде юк иде), хәйран калып тордым – имештер, теге трамвайга утырып киткән урында торам икән...

Күңелемнән эчке бер соклану хисе, әллә инде көлү ташып чыкты. Бу инде бернинди кысаларга, әлегеирреальсюрреальһәмреальбергәлектәгедөньядаобъектив һәмсубъективкатнашуһәмбулутөшенчәсенаңлауныңнормалькешемөмкинлекләренә сыймыйторганкөчиде.

Акылдан язар хәлгә җиттем.

Шуны аңладым: алга таба гаҗәпләнерлек, шаккатырлык берни булмаячак. Һәм, уңга-сулга китмичә, туп-туры, караңгылыкта утырган шөкәтсез йортларга таба атладым...

Хәтта берни сизмичә, берни тоймыйча һәм бер нәрсәгә дә гаҗәпләнмичә - йорт аша уздым.

Үтәли.


Монда бернинди дә гайре табигыйлек юк икән.

Тик бер нәрсәгә генә игътибар ителде, төгәлрәге – тойдым: бу йортлар чынбарлыкта, табигатьтә гомумән юк икән.

Бу – фикция, уйдырма гына. Һавада очып йөргәне дә түгел әле.

Ул бары тик минем хыялымда, күзаллавымда гына иде.

Ә хәзер – ул инде юк.

Бу шыксыз шәһәр дә булмаган кебек.

Бер генә нәрсә дә юк.

Ни бу дөнья, шулай булгач, бирегә кайдандыр кинәт килеп чыккан минем тормышым да юк...



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет