Всемирный конгресс татар



бет3/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

Р.З.Закиров: Спасибо Искандер Ильдарович, за добрые пожелания. Я думаю то, что вы высказали ваши пожелания нашим руководителям, они уместны, поскольку мы всю координацию с зарубежными странами фактически получаем через департамент Аппарата Президента по внешним связям. Мы ежедневно с ними в контакте, любые поездки, любые обращения ваши в республике очень четко координируются. У нас электронный обмен документами, поэтому все ваши обращения под контролем, и мы выходим с конкретными предложениями в департамент и он всегда нас во всех вопросах поддерживает. Поэтому все ваши предложения берутся на учет. Пользуясь, случаем, я выражаю благодарность департаменту, то что ни одна просьба наша не остается без внимания и это самое главное.

Позвольте приступить к докладу.


Газиз милләттәшләр!

Хөрмәтле коллегалар!
Узып бара торган елга йомгак ясау безнең матур традициябез. Ел дәвамында эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләрен күреп сөенми мөмкин түгел. Быел эшләр аеруча тыгыз булды, моңа, әлбәттә, илдәге сәяси тормышның шактый җанлануы да сәбәп булгандыр. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы сайлаулар чорында илнең төрле төбәкләрендә татар факторы үзен нык сиздерде. Татарстанның елдан ел үсә барган абруе төбәкләрдәге хакимиятләргә дә, федераль җитәкчелеккә дә ышанычлы таяныч булды. Моның ачык мисалы итеп Мәскәү, Санкт-Петербург калаларында, Владивосток, Ульян, Калининград, Ярославль шәһәрләрендә федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашында узган зур татар җыеннарын атарга була. Ил тормышындагы мондый чараларда татар оешмаларының яхшы эшләвен барысы да күрде һәм югары бәяләде. Шушы очрашулардан калган бер тәэсир турында әйтмичә булдыра алмыйм. Ульян шәһәрендә 1200 кешелек тулы залга мәрәҗәгать итеп легендар хоккейчы Владислав Третьяк болай диде: “Татарлар арасында минем дусларым шактый, әмма иң сокландырганы – сезнең халыкның бердәмлеге һәм көчле рухлы булуы”. Бу ихластан әйтелгән сүзләрне мин соңгы ике дистә ел дәвамында татар дөньясында барган зур үзгәрешләргә бәя дип, атар идем.

Илнең мәдәни тормышында да татар факторы үзен шактый нык сиздерә башлады. Шул ук сабантуйларны гына алыйк, быелгы Екатеринбург шәһәрендә үзган федераль Сабантуйның һәм Чуашстанның Шыгырданында узган II Бөтенрусия авыл сабан туеның илкүләм бәйрәмгә әверелүе моның ачык мисалы. Шунысын да әйтик, Сабантуйларны уздыру төбәкләрдә шактый авырлыклар белән бара иде, күп җирләрдә бу бәйрәмнең асылын да тулаем җуйганнар иде инде. Кайбер төбәкләрдә безнең милли бәйрәмне “шәһәр көне”, “авыл көне”, “район көне” дип атый башладылар. Әйе, уңай үзгәрешләр бар, әмма залда утырган җитәкчеләргә тынычланырга иртә әле. Милләтнең гасырлардан килгән дистәләгән мең кешеләр җыя торган зур бәйрәмен, башка атамалар белән билгеләргә беркемнең дә хакы юк. Әйдәгез, үз-үзебезне хөрмәт итик, төрле башбаштаклыкка юл куймыйк. Йомгаклап шуны әйтер идем: бәйрәмеңне ничек дип атыйсың, аның эчтәлеге, нәтиҗәсе дә шундый була. Кыскасы, милли мәнфәгатьләребезне яклаганда тәвәккәл һәм кыю булыйк.

Татар факторына кагылышлы тагын бер мөһим мәсьәлә турында әйтергә кирәк. Татар дөньясын барлау, аның турында төгәл мәгълүмат туплау барыбызның да мөһим бурычы. Шуны истә тотып соңгы вакытларда без Русия төбәкләрендәге татар авыллары һәм дөньяга сибелгән татар галимнәре турында мәгълүмат базасын булдырдык. Хәзер инде без төгәл әйтә алабыз, Рәсәйдә 4200 татар авылы бар, һәм конгресс компьютерларында фән докторы дәрәҗәсендәге 1100 татар галиме тупланган. Мондый статистика алга таба эшне тагын да ышанычлырак нигездә корырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта бу эшнең әһәмиятен аңлап җиткермәүчеләр дә юк түгел. Кат-кат кисәтүләргә карамастан, кайбер татар оешмалары инде менә өч ел эчендә шушы эшне башкарып чыга алмыйлар.

Татар факторының көчәюен без беренче чиратта Татарстан җитәкчелегенең актив эшчәнлеге белән бәйләп карыйбыз. Татарстан президентының һәр барган җирдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашулары матур күренешкә әверелде. Бер яктан бу җирле татарларның абруен күтәрсә, икенче яктан Татарстанга да урыннардагы көчле милләттәшләргә таянып төбәк хакимиятләре белән ике якка да файдалы эшләр алып барырга мөмкинлек бирә.

Татар факторы дигәндә, аның халыкара масштабта үсә баруын да күрә белергә кирәк. Беренчедән, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл куелу милләтебезнең Европада танылуының бер чагылышы булып тора. Быел гына да Татарстан Президенты Финляндия, АКШ, Австралия, Германия, Әзербәйҗан, Төркмәнстан дәүләтләрендә булып татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Әйтергә кирәк, мондый очрашуларның андагы милләттәшләребезгә тәэсире искиткеч көчле, аларда Татарстан, милләтебез белән горурлану күзгә күренеп арта. Гомүмән, күрәбез, әлеге татар факторы Татарстанның халыкара элемтәләрендә дә мөһим роль уйный башлады. Мин монда мисал өчен Финляндияне генә алыр идем. Бу ил башлыгы Тарья Халлоненның Татарстан белән аеруча кызыксынуы, аның Русиягә рәсми визиты вакытында ачык күренде. Финляндиянең рәсми делегациясендә андагы татар оешмасы җитәкчесе Окан Дахерның булуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Тарья Халлоненның Казан кремлендә очрашу вакытында чыгышының шактый өлешен татар тарихына, Финляндия татарларының бүгенге тормышына багышланды. Кыскасы, Финляндия белән Татарстан арасындагы соңгы еллардагы хезмәттәшлек татар факторы белән дә ныгый.

Соңгы вакытларда Татарстан җитәкчелегенең татар факторына игътибарын арттыруы безне бик куандыра. Сез беләсез, быел татар дөньясы бөек Тукаебызның 125-еллыгын билгеләп үтте. Бу олуг бәйрәм чын мәгънәдә халыкара яңгыраш алды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Әнкара, Чаллы, Димитровград шәһәрләрендә Тукайга һәйкәлләр куелуы гына татар шагыйренең дөньякүләм шәхес булуын тасвирлый. Халыкара “Тюрксой” мәдәни оешмасының 2011 елны Тукай елы дип игълан итүен дә татар факторы белән бәйләп карарга кирәк. Тукай юбилееның Опера һәм балет театрында узган иң төп чарасына татар дөньясының күпсанлы вәкилләрен чакыру да татар милләтенә яңача караш урнашуы турында сөйли. Ә инде чыгыш ясаучылар арасында мәртәбәле кунаклар, Финляндиядән Окан Дахер, Кытайдан Турсунтай Габитовларның булуы бу кичәгә искиткеч үзенчәлекле яңгыраш бирде. Татарстан Президентының тантанага килгән кунаклар белән аерым очрашуы да күңелләребездә үзенең җылылыгы белән тирән тәэсир калдырды.

Менә инде 20 елдан артык татар дөньясы рухи яңарыш кичерә, халкыбыз иманга, дини асылына кайта. Шушы елларда меңләгән мәчетләр калкып чыкты, меңләгән укымышлы, гыйлемле имамнар әзерләнде. Иң куанычлысы, мәчетләргә күпләп яшьләр килә, димәк, татарда Ислам диненең киләчәге өметле. Әйтергә кирәк, Ислам дине һәрвакыт милләтебезнең нык, ышанычлы ныгытмасы, иң авыр, хәвефле заманнарда да татарның рухи нигезе булып торды. Бүген дә татарлар 20 миллионлы Русия мөселман өммәтенең иң зур өлешен тәшкил итә. Әлбәттә, бу безгә аеруча зур җаваплылык өсти, без илебез мөселманнары арасында үзебезнең лаеклы урыныбызны алырга тиеш. Ә моның өчен гыйлемле, фикерле, иманлы булу кирәк, монсыз тиешле абруй казанып булмый. Шөкер, бу юлда уңышларыбыз да күренә башлады инде. Мин монда беренче чиратта Казандагы Русия Ислам университеты эшчәнлеге турында әйтер идем. Соңгы елларда бу уку йорты шактый әзерлекле имамнар чыгара башлады. Шуның белән бергә Русия Ислам университеты илаһият гыйлемен үстерүдә дә сизелерлек уңышлар күрсәтә. Биредә ел дәвамында төрле халыкара фәнни конференцияләр уңышлы гына уза, анда мөселман илләреннән килгән галим-мөгаллимнәр күпләп катнаша. Ә бит бу безнең Ислам университетының халыкара күләмдә танылуы дигән сүз. Юкка гына бит бүген Татарстанны Русия исламы витринасы дип әйтмиләр. Татарстанның Ислам яңарышы юлындагы уңышларын күреп бирегә бик күп чит ил вәкилләре килә, алар безнең республика белән эшлекле элемтәләр корырга тели. Монда без татар факторын яңа сыйфатта күрәбез: Татарстандагы рухи яңарыш Ислам дөньясының Русиягә ышанычын арттыра, ә шушыннан чыгып, мөселман илләре Русия белән икътисади һәм сәяси хезмәттәшлекне арттыра. Бүген Татарстанда Төркия, Малайзия, Иран, Гарәп илләре бизнесы республикабыз белән уртак проектларны тормышка ашыра. “Татнефть” берләшмәсе дә төрле мөселман илләрендә уртак проектлар алып бара.

Сез беләсез, соңгы елларда Үзәк диния нәзәрәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тырышлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы “Изге Болгар җыеннарын” уздыруны гамәлгә кертте. Быелгы “Болгар җыенында” Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 20 меңнән артык кеше катнашты. Әлеге җыенның бер үзенчәлеге турында да әйтмичә булмый. Быел аны оештыруда эшләрнең күп өлешен Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фонды үз өстенә алды. Борынгы Шәһре – Болгарның бүген шундый күтәрелеше күңелләребездә зур өметләр уята, һичшиксез бу масштаблы проект киләчәк буыннарда тарихи аңны үстерүгә хезмәт итәчәк.

Әйе, соңгы ике дистә ел эчендәге татар күтәрелеше бик күп юнәлешләрдә бара, һәм моны Русиядә дә, дөньяда да күрәләр. Ә әйтеп үткән Болгар проекты шушы күтәрелешнең иң күркәм чагылышыдыр, мөгаен.

Инде традициягә әверелеп барган Бөтенрусия имамнар форумы да илкүләм яңгыраш алды. Дин өлкәсендә җыелган күп санлы проблемаларны хәл итүдә бу җыенның әһәмияте искиткеч зур. Узган ике җыенда да Татарстан президентының катнашуы республика җитәкчелегенең динебезгә карата никадәр игътибарлы булуын күрсәтә. Монда утырган милли оешмалар җитәкчеләренә шуны әйтер идем, дин өлкәсе милләтебезне саклау эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Шуңа да сез читтән күзәтеп торучы сыйфатында гына калырга тиеш түгел, ә үзегезгә дини тормышның эчендә кайнарга кирәк. Халкыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләреннән читләшергә ярамый, монда дин кардәшләр белән бергә төрле чараларда, корбан ашларында, ураза гаетләрендә актив катнашу да бик мөһим.

Узып барган елның иң әһәмиятле вакыйгалары арасында мин II Бөтендөнья татар галимнәре форумын атар идем. Иң куанычлысы – дөньяга сибелгән татар галимнәрендә милли рухның көчле булуы, шушы форумнан алган тәэсирләр арасында бу иң көчлеседер, мөгаен. Фәнни нигезгә таянып үсеш юлына баскан Татарстаныбызга ярдәм итәргә әзер торган мондый галимнәрнең булуы күңелдә зур өметләр уята. Әлбәттә, мондый форумнар безнең интеллектуаль потенциалны барлауга да ярдәм итә. Һәм әйтергә кирәк, бу өлкәдә көчләребез шактый. Галимнәр форумын Казанда уздыру белән генә эш бетми, аның төп мәгънәсе урыннарда яшь татар галимнәрен тәрбияләү системасын булдыру, бу милли оешмаларның төп бурычы. Без беләбез, галимнәр белән хезмәттәшлек итү эш сыйфатын һәм дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Милли лидерларның төп бурычы татарның интеллектуаль көчләренә таянып эшләү. Һәр заманда милләтебез шундый зирәк кешеләре белән көчле булган. Бүген дә татар халкы, исемнәре дөньяга билгеле булган галимнәре белән дан тота: Рәшит Сөнәев, Роальд Сагдеев, Роберт Нигматуллин, Кев Салихов – милләтебезнең горурлыгы булып торалар.

Конгресс алып барган иң зур проектларның берсе – татар яшьләренә Татарстан югары уку йортларына юлламалар бирү. Бу проект инде беренче ел гына башкарылмый, быелгы компания турында шуны гына әйтер идем: чит илләрдән яшьләрне укырга китерү шактый нәтиҗәле булды. 200гә якын егет һәм кыз җирле милли оешмалар тырышлыгы белән быел укырга керде. Ләкин Русия төбәкләреннән килгән яшьләргә мондый бәхет елмаймады, нибары 51 кеше генә укырга керә алды. Бу башка елларга караганда күпкә кимрәк, ә моның сәбәбе – Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан укырга кабул итү эшенә керткән үзгәрешләр. Шактый зур көч куеп, кыенлыклар белән җайга салынган тәртипне тамырдан үзгәртеп алар чын мәгънәсендә “каш ясыйм дип күз чыгару” гамәлен башкардылар. Иң аянычы, шушы яшьләрне укырга китерүне оештыручы милли оешмаларга бернинди хәбәр бирмичә бу мөһим эшне алар таркаттылар. Мәгълүм ки, Татарстанның мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары конституция нигезендә читтә яшәүче татарларның да мәнфәгатьләрен кайгырту өчен дә җаваплы. Ә быел без Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мондый җаваплылыкны сизмәдек. Әйтергә кирәк, безнең кайбер оешмаларыбыз да әлегә бу мөһим эшне җиренә җиткереп башкармыйлар. Апрель-майлар җиткәндә генә ашык-пошык яшьләрне эзли башлауны бирничек тә җитди гамәл дип әйтеп булмый. Бу эшләрне яңа елдан соң озакка сузмыйча гыйнварь-февраль айларында башкарып конгресска язма рәвештә мөрәҗәгать итергә кирәк. Бу бигрәк тә “Татар телен укытырга укытучыбыз юк, мәчетебездә татар имамы юк” дип көрсенеп йөргән оешмаларның җитәкчеләренә кагыла. Сезгә татар тормышы өчен мөһим булган мондый белгечләрне беркем китереп бирмәс. Мондый мәсьәләне хәл итү юлы бер генә: үз яшьләрегезне Татарстан югары уку йортларында укыту.

Бу җәһәттән Кытайда яшәүче милләттәшләребез турында әйтәсем килә. Соңгы җиде ел эчендә аларның милли оешмалары зур тырышлык һәм үҗәтлек белән Казанга инде 3 төркем җибәрделәр. Быел килгән 22 кешене исәпләсәк, аларның саны 70тән артты. Ә беренче төркемдә килгән яшьләр инде укуларын тәмамлап, үз илләрендә һәм Татарстанда эшли дә башладылар. Бу берничә телне белгән белгечләр, шул исәптән татар телен,рус телен, кытай телен, инглиз телен белгән белгечләр бөтен яктан да конкурентлык шартларында эшләргә мөмкин булган белгечләр булып торалар. Шул ук вакытта кайбер өлкәләрдәге милли оешмалар Конгрессның мөрәҗәгате булуына карамастан, хәтта хатларга җавап та бирмәделәр. Бу уңайдан милли тормышлары әле генә җанланып килгән Ерак Көнчыгыш төбәкләрендәге җитәкчеләргә дә шуны әйтәсем килә: сездә мондый белгечләргә мөхтаҗлык аеруча зур. Биредә әле мәчетләр дә яңа гына салына башлады, милли мәнфәгатьләрне кайгырта торган структуралар да юк дәрәҗәсендә. Ләкин иң мөһиме – ул якларда милләттәшләребезнең көчле рухы, бердәмлеге сизелеп тора. Әле күптән түгел генә Владивосток шәһәрендә булып узган зур җыен турында аерым әйтәсем килә. 900 кешелек залга җыелган милләттәшләребез белән очрашуга Татарстан президенты, Приморье крае губернаторы һәм Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары килделәр. Бу һичшиксез шушында яшәүче милләттәшләребезгә булган хөрмәтне күрсәтә. Минемчә, бу җыенны киләсе елның 30 июнендә Владивосток шәһәрендә узачак федераль Сабантуйга әзерлек йөзеннән беренче чара дип карарга да була. Милләттәшлеребезнең рухи күтәренкелеге безне бик куандырды, димәк, 2012 елгы федераль Сабантуйны уздыру эше ышанычлы кулларга тапшырылган. Без аларга уңышлар телибез.

Татар милли тормышының чишмә башы безнең авылларда. Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы авыл мәсьәләсен игътибар үзәгендә тота. Менә инде 3 елдан артык Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе эшләп килә. Җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов тырышлыгы белән шушы кыска гына вакыт эчендә шактый эшләр башкарырга өлгерде. Әйткәнемчә, без Бөтенрусия күләмендә татар авыллары мәгълүмат базасын булдырдык. Хәзер анда 4200 авыл теркәлгән. Бу бит, уйлап карасаң, бик зур көч, чөнки татар авыллары арасында бөтен илгә үрнәк булырлыклары да шактый. Алар чын мәгънәдә милләт горурлыгы. Инде ничәмә еллар Русия авыл хуҗалыгында җитди үзгәрешләр бара, авыл кешеләре базар шартларында яшәргә өйрәнә. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел, монда кешеләрдән тәвәккәллек тә, тырышлык та сорала. Биредә янә татар факторы калкып чыга, чөнки уңышлы татар авыллары илнең авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручыларга әверелә. Уйлап карасаң, бу гаять мөһим сәяси һәм икътисади мәсьәлә. Сез беләсез, 2009 елда Русиянең азык-төлек иминлеге турында доктрина кабул ителде. Шушы доктрина нигезендә федераль хакимиятләр авыл кешесенә ярдәм күрсәтә башладылар. Әлбәттә, бу ярдәм теләсә кемгә түгел, ә беренче чиратта җитди идеяләрен тормышка ашырырлык, булдыклы кешеләргә бирелә. Дөресен әйтергә кирәк, авыл кешеләренең шактый өлеше, хәтта кайвакыт бөтен авыллары белән, мондый эшкә әзер түгел. Бәхетебезгә, базар шартларына яраклашкан татар авыллары да күп. Алар өстән боерык килгәнне көтеп ятмыйлар, ә киресенчә, үз инициативалары белән тормышны алып барырга тырышалар. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе мондый авылларның тәҗрибәсен бөтен татар дөньясына таратырга тырыша. Шушы җәһәттән Шыгырданда узган II Бөтенрусия татар авыллары сабантуе турында әйтәсе килә. Шыгырдан үзе сокланырлык матур, күркәм, җитеш тормышлы зур авыл. Аның йөзен билгеләп, анда 5 иман нуры сибеп утыра. Кибетләрендә хәмер дигән нәрсә бөтенләй сатылмый. Кыскасы, нәкъ Шыгырдан кебек авыллар милләтебезнең бүгенге йөзе һәм ышанычлы киләчәге.

Авылның үсеше, киләчәге белән бәйле сәяси проблемалар турында да әйтәсем килә. Бүген дөньяда азык-төлек мәсьәләсенең кискенләшүе күзәтелә. Ә мәгълүм булганча, дөньяның авыл хуҗалыгы җирләренең 20 проценты Русиядә урнашкан. Димәк, азык-төлек мәсьәләсен хәл иткәндә Русиянең әһәмияте арта. Шуңа да Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә бу әйберләрне истә тотарга кирәк. Һичшиксез, киләчәктә тагын да кискенерәк конкуренция шартларында эшләргә туры киләчәк. Ә уңышлы татар авыллары тәҗрибәсе шуны күрсәтә: тырышкан кеше теләсә-нинди конкуренция шартларында да үз максатына ирешә ала.

Яңа информацион технологияләр тормышыбызга бик күп үзгәрешләр алып килде. Бу бигрәк тә Интернет челтәре белән бәйле үзгәрешләр. Моның шулай булуы Бөтендөнья татар конгрессы мисалында да ачык күренә. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бөтен дөньяга сибелгән татар оешмалары белән даими элемтәдә тора, Интернет аша алар белән хезмәттәшлек итә. Бүген Интернетта меңләгән татар ресурслары бар. Шуларны берләштерү һәм координацияләү максатыннан республикада “Татар иле” порталы проекты тормышка ашырыла Бу эшне оештыруда Татарстан җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Әлеге проектның уңышлы булуы бөтен татар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия. Порталның үзенчәлекләре турында шуны әйтеп була, биредә Татарстан дәүләте карамагында булган бөтен информацион-мәдәни ресурслар урнаштырылачак. Бу социаль челтәрдә бөтен мәгълүмат һәм аралашулар фәкать татар телендә генә барачак. Шуның өстенә “Вконтакте”, “Фейсбук”, “Твиттер” челтәрләрендә эшләп килгән татар яшьләренә “Татар илендә” үз милләттәшләре белән татар телендә аралашу форматы каралган. Шигем юк, “Татар иле” челтәре милләтебезгә яңа үсеш мөмкинлекләре ачачак. Интернет аша татар дөньясын берләштерү – ул заман теләбе. “Татар иле” киләсе елның март айларында эшли башлаячак. Иң мөһиме бу порталда һәр төбәкнең үз урыны булачак, һәм аны һәр төбәк, һәр оешма үз тырышлыгы белән булдырып, тулыландырып торырга тиеш. Шуңа күрә март аена кадәр без штаттан тыш хәбәрчеләр челтәрен туплау бурычын куябыз. Мондый кешеләрне табу һәм әзерләү залда утырган милли оешмалар җитәкчеләренең изге бурычы.

Быел матбугат өлкәсендә дә шактый үзгәрешләр күренә башлады. Ниһаять, Бөтендөнья татар конгрессы үз гәзитен булдырды. Быел “Халкым минем” гәзитенең 7 саны дөнья күрде. Шуның өстенә “Татарстан – Яңа гасыр” телевидение каналында “Халкым минем” тапшыруы чыга башлауга да 5 ел тулды. Шушы вакыт эчендә 75 тапшыру дөнья күрде. Шөкер, халкыбыз милләт тормышына битараф түгел, әлеге тапшыруның рейтингы бик югары. Без бу бер исемдәге ике мәгълүмат чарасына киләчәктә дә уңышлар телибез, ә аларның хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Татарстан Яңа гасыр телерадиокомпаниясе шулай ук, үзгәреш алдында. Киләсе елдан башлап телевидения каналының “ТНВ - Планета” дигән яңа каналы ачылачак. Сез аны инде барыгыз да ишеттегез. Биредә шушы каналның җитәкчеләре утыра. Сөйләшү вакытында бу мәсәләләргә тагын да конкретрак ачыклык кертелер. Минем уйлавымча, ТНВ каналының шушы юнәлештәге барган үзгәрүләре ул безнең барыбыз өчен дә, Татарстандагы татарларның, читтә яшәүче татарларның мәнфәгатьләренә аеруча җавап бирә. Шуңа күрә дә шушы канал аркылы без яшьләргә, балаларга туган телне өйрәтү проблемасын хәл итү өстендә киләчәктә тагын да активрак эшләү мәсьәләләрен куябыз.

Быел төбәкләрдәге татар матбугатының матур юбилейлары да булды. Пермь өлкәсенең Барда районы “Таң” гәзитенә 80 ел тулды. Удмуртия татарларының “Яңарыш” һәм Оренбург өлкәсенең “Яңа вакыт” гәзитләренә 20 ел тулды. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм коллективларына яңа иҗади уңышлар телибез.

Киләсе елның март аенда “Татар иле” порталы ачу уңаеннан Казанда Бөтенрусия татар журналистларының зур җыенын уздыруны планлаштырабыз. Әлеге җыенда татар матбугатының проблемалары турында җитди сөйләшү булыр дип ышанам.

Быелгы эшләргә йомгак ясаганда татар яшьләре арасында шактый җанлану күренеше турында әйтергә кирәк. Бу бигрәк тә Саратов өлкәсендә нык сизелә. Меңәр кешелек залларны тутырып егетләрне-кызларны җыя алган татар яшьләре оешмалары ул бүгенге чынбарлык кына түгел, ул милләтебезнең киләчәге. Киләсе 2012 елда без Бөтендөнья татар яшьләре форумының бишенчесен җыячакбыз. Яңа еллар узганнан соң урыннарда шушы форумга делегатлар сайланачак. Яшьләргә ярдәм күрсәтеп торучы өлкән буын вәкилләренә шуны әйтер идем: бу форум делегатлары арасына бер генә очраклы кеше дә булмаска тиеш. Һәр тарафтан милләт җанлы, әзерлекле, фидәкарь, иманлы яшьләр килер дип өметләнәбез.

Илдә ике дистә ел дәвамында барган реформалар арасында мәгариф өлкәсендәгеләрне иң катлаулы һәм четерекле дип атар идем. Җәмгыятьтә әлеге реформалардан канәгатьсезлек елдан-ел арта бара. Аларга ризалык белдергән милләт илдә калмады да бугай. Танырга кирәк, федераль хакимиятнең мәгариф өлкәсендәге реформалары асылда милли мәгарифне җимерүгә кайтып калды. Җитмәсә, әле бу эшләргә “оптимизация” дигән әфәт килеп кушылды. Ә бит бөтен дөньяда “консерватизм” дигән саклану механизмы эшләп килә. Юкка гына без әле дә патша гимназияләрендә булган математика китапларыннан укымыйбыз, чөнки бу уку әсбаплары инде йөз ел сыналып үзләренең югары сыйфатын күрсәткән. Монда сүз профессор Киселевның “Геометрия” китабы турында бара.

Милли мәгарифнең бүгенге аяныч хәлдә калуында республика мәгариф һәм фән министрлыгының өлеше аеруча зур. Әлеге министрлык Татарстаннан читтә татар балалары барлыгын бөтенләй онытты бугай. Ул гына да түгел, министрлыкта бу юнәлештәге бүлекне дә бетерделәр, министр урынбасарларын да кыскарттылар. Шулай ук шәһәр мәктәпләрендә милли тәрбия өчен җаваплы булган директор урынбасарларын да кыскарттылар. Бүген инде Татарстаннан читтәге 4200 татар авылындагы мәктәпләрдә туган телне укыту өчен җаваплы кешеләр дә, структуралар да калмады.

Бәлки безгә мондый вәзгыяттә милли мәгарифне саклап калыр өчен яңа технологияләргә таянырга кирәктер? Соңгы елларда дөньяның күп илләрендә дистанцион укыту ысулы киң таралып бара. Шушы ысул нигезендә безгә дә туган телне укыту эшен җайга салырга вакыт җиткәндер. Кыскасы, болай кул кушырып утырырга ярамый, нәрсәдер эшләргә, җитди чаралар күрергә кирәк.

Бүген иртән конгрессның комиссияләре үз утырышларын уздырды. Мәгариф комиссиясендә бу мәсьәләләр каралгандыр дип уйлыйм. Биредә бу комиссиянең чыгышы планлаштырылган. Шуннан соң бу турыда, бәлки фикер дә алышырбыз.

Мин чыгышымда татар оешмалары тарафыннан башкарылган эшләргә бәя бирү максатын куймадым. Кайбер бик мөһим эшләр дә бәлки әйтелмичә калгандыр. Хикмәт бит бөтен башкарган эшләрне санап чыгуда түгел, иң мөһиме кайнап торган татар тормышының үсеш юлларын ачыклау. Безнең максатларыбыз инде күптән билгеләнгән, шулай булгач дөрес юлны сайлап җиң сызганып эшләргә генә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессының 2012 елга эш планы проекты сезгә таратылган. Бу планда бик зур һәм җитди чаралар каралган. Иң мөһиме – киләсе елда Бөтендөнья татарларының V съезды. Шулай ук V Бөтендөнья татар яшьләре форумы, III Бөтенрусия татар имамнары форумы, IV Бөтендөнья русия ватандашлары конгрессы, Владивосток шәһәрендә XII федераль сабантуй һәм башка күләмле чаралар үтәчәк. Кыскасы, планнарыбыз зурдан, максатларыбыз изге, барыбызга да шушы юлда уңышлар насыйп булсын. Якынаеп килгән Яңа елда һәркайсыгызга яңа очрашулар, яңа шатлыклар, саулык-саләмәтлек телим. Киләсе елда да бергә-бергә зур эшләр башкарырга насыйп булсын. Юкка гына бүгенге яшьләр горурланып”татарлар килә” дип җырламый. Димәк, халкыбызның барасы юлы әле бик ерак. Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Көн тәртибендә каралган икенче мәсәләгә күчәбез. Мәгълүм булганча, бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының даими комиссияләре үзләренең утырышларын уздырды. Анда бик күп кызыклы чыгышлар, тәкъдимнәр яңгырады, резолюцияләр кабул ителде. Хәзер шушы комиссияләрнең эшчәнлеге хакында хисап бирү өчен сүз аларның рәисләренә бирелә. Татар мәгариф һәм фән комиссиясе җитәкчесе Мазгаров Әхмәт Мазгар улы - фәннәр академиясе президенты. Рәхим итегез, Әхмәт Мазгарович.



Ә.М.Мазгаров: Хөрмәтле ватандашлар! Фән һәм мәгариф комиссиясенең бүгенге утырышында 36 галим һәм читтән килгән татар мәгърифәтчеләре катнашты. Утырышта ике зур мәсьлә тикшерелде. Беренчесе, Татарстан Фәннәр академиясенең эшчәнлеге, бөтен дөньяда сибелеп яшәгән һәм эшләгән татар галимнәренең эшчәнлеге, икенчесе мәгариф мәсьәләләре. Татарстан фәннәр академиясенең эшчәнлеген кыска гына әйткәндә, татар халкы өчен, татар тарихы өчен нәрсә эшләнде? Беренчедән, әйтеп китәргә телим, 8 милионлы татар халкының, иншалла, киләсе елга 6 томлы энциклопедиясе була. Биш томы рус телендә чыкты, киләсе елда алтынчы томны чыгарабыз. Безнең меңәр ел дәвамында яшәп килгән хыялыбыз чынга аша, татарларның бөтенесен барлаган энциклопедия дөнья күрә. Башта русча, аннары татарча, иншалла, инглизчә дә чыгарырбыз. Икенчедән, безнең патша вакытында, соңрак большевиклар бозып язган тарихыбызны чүплеккә чыгарып ташлап, хәзер фәнни нигездә, тарих институты 7 томлык хезмәт яза. Аның өч томы чыкты, тагын дүрт томы чыгачак. Ул тарих Татарстан границасында гына түгел, Сахалин янындагы татар бугазыннан алып Дунай елгасына кадәр менә шул территориядә безнең тарихны өйрәнеп, археологик кулъязмалар нигезендә, шул фундаментта татарның дөрес тарихын яза. Аның да иң яхшысы булды. Безнең татар һәм рус телендә язган әсәрләребез күп, тарих буенча да, тел буенча да, әмма инглиз телендә язылганы юк иде. Узган елны без Истанбулда инглиз телендә язылган татар тарихын чыгардык, ул китап бөтен дөньяга таралды. Безнең тарихны теләгән кеше бөтен дөньяда шул китап буенча укып белә ала. Өченче зур вакыйга – ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына үткәрелгән фәнни конференция. Күп кунаклар, зур белгечләр килеп, без аны бик яхшы итеп үткәрдек. Татарстан Фәннәр академиясе, тел әдәбият һәм сәнгать институты бу эшне күркәм үткәрде дип уйлыйм.

Инде Ринат Зиннурович әйтеп китте, быел Бөтендөнья татар галимнәренең икенче съездын үткәрдек. Анда биш йөзләп делегат катнашты, 14 илдән, 24 республикадан. Татарның бөтен дөньяда эшләүче иң зур галимнәре килде, бик көчле докладлар укыдылар. Безне куандырган вакыйгалардан – иң зур галимнәребезнең берсе академик Роберт Нигъмәтуллинның Америкада эшли торган Кәримә исемле кызы фәнни доклад укыды. Дөньяда иң зур астрофизикларның берсе академик Рәшит Сөнәевнең улы Шамил Сөнәев фәнни доклад белән чыгыш ясап китте. Туган телдә алар бик матур сөйләшәләр. Безнең татар фәне югалмаячак, үсәчәк. Без бөтен галимнәрне дә чакырдык, әйттек, без олыгаеп киләбез, эшли торган улларыгызны, кызларыгызны китерә башлагыз. Танышсыннар, үссеннәр. Безнең эшне алга алып барсыннар. Бу бик куанычлы эш булды.

Икенче казанышыбыз, без Татарстан Фәннәр академиясенең эшен Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга таратырга тырышабыз. Бу елны октябрь аенда ислам дөньясы академиясенең XVIII конференциясе булды. 55 ислам иле моннан 25 ел элек үзләренә бер академия оештырдылар. Ул академиянең әгъзалары итеп Татарстан Фәннәр академиясенең дүрт әгъзасы сайланды. Беренчедән, академик Хадҗиев. Ул чечен егете- безнең академиянең мактаулы әгъзасы. Ул Бөтендөнья ислам илләре академиясенең беренче әгъзасы булды. Икенчесе – мин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты. Өченчесе – профессор Роберт Нигматуллин. Академик Нигъматуллинны без Татарстан кешесе дип куйдык, шундый дөньякүләм китапта. Дүртенче, мактаулы академигыбыз, академик Заеханов. Татар галимнәрен, Татарстан фәннәр академиясен Россиядә генә түгел, бөтендөньяда беләләр, ислам дөньясында да һәм башка илләрдә. Шуңа дәлил итеп мин әйтер идем, ике атна элек без Англиядә булдык. Россия Федерациясенең Лондондагы илчесе, профессор Яковенко безнең академиянең әгъзасы, безгә Бөекбритания академиясендә утырыш оештырды. Ул академиядә Исак Ньютон эшләгән, дөньяда иң зур, иң көчле, данлыклы академия. Без алар белән уртак тел таптык һәм бергә эшлэргә, киләсе елда конференция үткәрергә килештек. Аннары Шотландиядә Эренбург университетында булдык. Аларның тарихы 700 еллык, китапханәләрендә безнең татарга бик кирәкле борынгы кулъязмалар, китаплар исемлеген таптык һәм копияләрен алырга сөйләштек. Чөнки академиянең төп вазыйфаларының берсе безнең читтә таралган тарихны, кулъязмаларны кайтару. Безнең кремльдә кулъязмалар бүлеге эшли, анда аларны җыярга һәм сакларга мөмкинчелек бар.

Инде мәгариф эшенә күчкәндә бенең мондый тәкъдимнәр булды:

1. Барлык чыгыш ясаучы галимнәр, укытучылар, кунакларның фикере буенча ЕГЭ, кызганычка каршы, татар телен бетерергә юнәлтелгән, чөнки балалар ун ел татар мәктәбендә татарча укыса, укып бетергәндә рус телендә имтихан бирергә тиеш. Бу татар теленең, татар мәктәбенең тамырына балта белән чабу дигән сүз.

2. Татарстандагы катнаш мәктәп директорлары ике тел белергә тиеш, татар һәм рус телен.

3. Татарстандагы мәктәп директорлары зарлана: “Казаннан комиссия килә, комиссиядә бер-ике татарча белмәгән кеше була, ә татар мәктәпләрендә эш кәгазьләре татар телендә әзерләнгән һәм махсус алар өчен рус теленә тәрҗемә итергә туры килә”- диләр. Аларның сораулары - татар телен белмәгән кешеләрне татар мәктәпләренә комиссия әгъзасы итеп җибәрмәскә. Бу хәлне мәгариф министрлыгы дөрес аңласын иде һәм татар мәктәпләренә татар телен белгән комиссия әгъзаларын гына җибәрсен иде. Соңгы сүзем итеп әйтергә телим, безнең академиядә семиотика институты оешты. Ул институт белән академик Җәүдәт Сөләйманов җитәкчелек итә. Җәүдәт Шәүкәтович ул шагыйрь генә түгел, математик та. Университета физика, математика буенча докторлык яклаган кеше. Менә шул институтта компьютер аша татар балаларын читтән торып укыту буенча бик зур эшләр алып барабыз. Татар телен хәзерге заман таләпләренә туры килә торган итеп, яңа технологияләр, компьютер аша аларның барысын татарчалаштырып, татар телен бөтен дөнья күләменә чыгарырга һәм татар балалары компьютер аша читтән торып татарча белем алырга тиешләр. Шуны бер ел эчендә төгәлләргә уйлап торабыз. Сезнең барыгызга да хәбәр итәрбез, биреп җибәрербез.

Бүген кайгылы хәбәр килеп иреште: татар халкының бик зур югалтуы, татар халкының зур шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды. Бер минут тынлык белән аны искә алыйк...Рәхмәт.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет