Всемирный конгресс татар



бет4/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20

Р.З.Закиров: Рәхмәт, Әхмәт Мазгарович. Биредә чиратсыз гына Эдуард Анварович Ганиев сүз сорый. Аны әйбәт беләсез, ул татар эшмәкәрләре ассоциациясенең рәисе урынбасары. Рәхим итегез.

Э.А.Ганиев: Уважаемые руководители администрации Президента, члены правительства, депутаты, муфтий хазрат Республики Татарстан, уважаемые гости, коллеги! Сегодня трудовой коллектив «Халкым минем» отмечает свой юбилей. Многие здесь сидящие были героями этой передачи. Также татары Саратова и Ульяновской области были героями этой передачи. От имени всех татар поздравляю коллектив передачи «Халкым минем» с юбилеем. Желаю творческих успехов, и за их огромный труд, разрешите, преподнести им наш скромный подарок.(вручает ноутбук)

Р.З.Закиров: Вот так наша Всемирная ассоциация татарских предпринимателей - это конкретные вклады, поэтому мы поддерживаем и желаем успехов в их дальнейшей деятельности. Рәхмәт сезгә.

Сүз массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе җитәкчесе Илшат Юнысович Әминовка бирелә. Рәхим итегез Илшат Юнысович.



И.Ю.Әминов: Хөрмәтле ватандашлар, милләттәшләр! Чынлап та безнең комиссиянең утырышы узды, бик кызык кына чыгышлар булды, төгәл сөйләштек, буш сүзләр булмады. Безнең комиссия утырышында БТК Башкарма комитеты әгъзасыннан тыш, регионнардан килгән газета, радио, телевидения журналистлары, республиканың татар телендә чыгучы газеталарының баш мөхәррирләре катнашты. Сөйләшү бүгенге татар журналистикасы алдында торган проблемаларга карады. Узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Аеруча “Татар иле” дигән интернет челтәре хакында сөйләшү катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә, рөхсәт итегез, мин сезне иң төп бурычлар белән таныштырып китәм.

1. “Татар иле” бөтендөнья мәглүмати ресурслы татар социаль челтәре проектын оештыруда ярдәм күрсәтергә. Татар дөньясына танытырга. Портал кысасында иҗат итүче яшьләргә виртуаль мөмкинлекләр булдырырга. Татар журналистикасын берләштерү өчен кулланырга, виртуаль татар иле төзүдә һәм координацияләүдә әлеге челтәрне кулланырга дип карар иттек.

2. «Халкым минем» газетасын Россия каталогына кертергә. Татарстаннан читтәге татар мәглүмат чаралары хезмәткәрләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты интернет сәхифәсенә кую өчен, регионнардагы яңалыкларны, Башкарма комитетка җиткереп торуны сорарга.

3. “Татмедиа” республика агентлыгы белән бергә яшь татар журналистларының тәҗрибәләрен үстерү курсларын оештырырга.

4. Татарстанда нәшер ителүче газетларның Россия төбәкләренә үз вакытында җиткерү чараларын күрергә.

5. Рус, инглиз, төрек һәм башка телләрдә иҗат итүче журналистларның татар мәнфәгатен яклаучы басмалар белән хезмәттәшлекне көчәйтергә.

6. Гомуми мили мәглүмати мәдәни яссылыкны булдыру максатыннан, спутник кабель телевидениесе һәм радио аша, татар телендә тапшырулар оештыруны, шулай ук интернетта татар сигментын киңәйтергә.

7. “Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Россия регионнарындагы корпунктларын ачуны дәвам итәргә.

8. Республикадагы татар матбугатында эшләүче җурналистларның хезмәт хакларын арттыруны сорап ОАО “Татмедиа”га мөрәҗәгать итәргә.

Юрий Земельевич һәм Дәүләт думасы депутатлары булышса, без уйладык, Рәсәйдә мөселман спутник каналын булдырырга. Рус телендә әйтәм, Юрий Земельевич, мы говорили на нашем совещании, о том, что если нам наши депутаты Государственной думы помогут, господин Гильмутдинов здесь сидит, мы хотели бы поставить вопрос об организации мусульманского спутникового канала, который мог бы выходить у нас в республике. То есть, иметь центр в республике и опираться на традиционные исламские основы, которые у нас существуют. Чынлап та без фикер алыштык, акча бүлеп чыгарылды безгә. Киләсе елда Рәсәйдә яңа канал булачак. Ул “ТНВ – планета” дигән канал. Анда бөтен татар милләтен берләштерә торган мәдәният, сәнгать, дин мәсьәләләре күтәреләчәк. Татар дөньясы программалары көн саен чыгачак. Бу концепция буенча сезнең дә фикерләрне ишетәсе килә, шуңа күрә языгыз, әйтегез. Без бу каналны бергәләп эшләсәк шәп булыр иде дип уйлыйм. Бик зур рәхмәт сезгә.



Р.З.Закиров: Рәхмәт. Сүз татар мәдәнияте рухи мирас комиссиясе җитәкчесе урынбасары Шәрипов Марат Сабит улына бирелә. Рәхим итегез.

М.С.Шәрипов: Мөхтәрәм җәмәгать! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе үзенең утырышында төп докладны һәм аерым чыгышларны тыңлаганнан соң түбәндәгеләрне билгели:

2011 елны “Төрексой” барлык төрки илләрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Әлеге башлангычның татар дөньясы өчен никадәр мөһим, әһәмиятле икәнен ел барышында татарлар яшәгән төбәкләрдә, якын һәм ерак чит илләрдә башкарылган эшләрдән, уздырылган чаралардан ачык күренә. Шуларның иң әһәмиятлеләре дип сөекле шагыйребезнең Мәскәүдә һәйкәле һәм Ульяновск өлкәсенең Димитроград шәһәрендәге Г.Тукай исемендәге гимназиясе каршында бюст ачылу тантаналарын санап була. Россиянең бик күп төбәкләрендә Г. Тукай елына багышланган әдәби кичәләр, конкурслар узды. Тукай укулары, шигъри бәйрәмнәр - болар барысы да Тукаебызның халык күңелендә саклануының ачык мисаллары. Шуңа өстәп республикабыз президентының бүләге булган, татар мультфильм студиясе тарафыннан эшләнеп, 18 000 тираж белән Россиядәге барлык оешмаларга да таратылган, «Тылсымлы сәхифәләр» дискалы китабының чыгуын да әйтергә кирәктер. Төбәкләрдән килгән хәбәрләрдә әлеге китапка бик югары бәя бирелә. Үсеп килүче яшь буын өчен телне өйрәнүдә зур этәргеч булуы әйтелә. Бүгенге утырышның нәтиҗәсе буларак һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2011 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы резолюциясенә кертү өчен түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

1. Г. Тукайга багышлап 2011 елда башланган эшләрне алдагы елда да дәвам итергә. Инде күптән планлаштырган эшне, Г. Тукайның Әстерхан шәһәрендә һәйкәлен ачуны тизләтергә.

2. Төбәкләрдә уза торган бәйгеләрнең эчтәлеген баетырга, аларда катнашучыларның географиясен киңәйтергә, үзенчәлеген булдырырга. Иҗат коллективларының Казанда, Татарстандагы чыгышларын оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә.

3. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан таратыла торган татар китапларын бирү тәртибе үзгәртелү сәбәпле, милләттәшләребез күмәк яшәгән урыннардагы китапханәләрдә татар китабы бүлекләрен ачу эшен алып барырга. Татар мили-мәдәни үзәкләрендәге китапханәләрдә хисап ягын җайга салырга.

4. Төбәкләрнең халкыбызның йолаларын, борынгы йолаларны, фальклорын торгызуга булган ихтыяҗын искә алып, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы фальклор, республика методик үзәкләре белән берлектә, аларны методик күрсәтмәләр белән тәэмин итү эшен җайга салырга.

5. Ел да була торган халкыбызның мили бәйрәме Сабан туен оештыру һәм уздыру эшләрендә ярдәмне арттырырга. Аларны билгеләнгән вакытларда узуны ирешергә.

6. Татарстан иҗат коллективларының Россия төбәкләрендә, якын чит илләрдәге гастрольләрен оештыру эшләрендә урындагы оешмаларның ярдәмен активлаштырырга. Киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә.

7. Тарихи ватаныбызга сәяхәт итүче милләттәшләребезне рухи мирасыбыз, истәлекле урыннар белән таныштыру эшен бай эчтәлекле, географиясен тагын да киң итүгә ирешергә. Булган мөмкинлекләрдән тулырак файдаланырга.

Хөрмәтле туганнар, ватандашлар! Резолюциягә Бөтендөнья татар конгрессы планына язма рәвештә бик күп тәкъдимнәр тапшырылды. Шул исәптән Чуашстан, Башкортстан татарлары исеменнән кызыклы тәкъдимнәр бирелде. Алар комиссиянең махсус утырышында каралачак. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



Р.З.Закиров: Сораулар юкмы? Рәхмәт. Сүз халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе җитәкчесе Валиуллин Җәмил Рахимҗановичка бирелә. Рәхим итегез.

Җ.Р.Валиуллин: Хөрмәтле милләттәшләр! Уважаемые члены заседания. Разрешите зачитать решение комиссии по международным отношениям и по правам человека. Всесторонне обсудив на своем заседании задачи национально-культурных организаций татар зарубежья в преддверии V съезда Всемирного конгресса татар и рассмотрев другие вопросы, касающиеся жизни соотечественников, проживающих в странах зарубежья, Комиссия Исполкома ВКТ решила следующее:

1. Национально-культурным организациям и общинам татарской диаспоры, татарским молодежным организациям активно включиться в подготовку проводимых в 2012 году крупных международных мероприятий: V съезда Всемирного конгресса татар, V Всемирного форума татарской молодежи. Провести страновые конференции и собрания по выборам делегатов, согласно квотам Исполкома ВКТ.

2. Руководителям организаций и общин татар зарубежья активнее использовать развивающийся ресурс этнического туризма в Татарстане и в России в целом, чтобы активизировать межкультурные связи татар на международном уровне, использовать этот фактор как источник предпринимательской деятельности.

3. Руководителям татарских культурных центров и общин в странах проживания вести целенаправленную работу по налаживанию межкультурных связей, побратимских отношений Казани с городами мира.

4. Отметить, что наиболее важной формой привлечения соотечественников в Республику Татарстан является учеба талантливой татарской молодежи в вузах РТ. Исполкому Всемирного конгресса татар совместно с Департаментом внешних связей Президента РТ, Министерством образования и науки РТ совершенствовать практику организации приема в вузы РТ российских соотечественников в 2012 году. Считать важнейшей задачей национально-культурных организаций татарской диаспоры подбор достойных кандидатов к обучению в вузах РТ и их довузовскую подготовку. При этом необходимо наладить тесное сотрудничество с Росзарубежцентром.

С учетом тенденции сокращения выделяемых федеральных средств и квот для обучения зарубежных соотечественников в вузах Татарстана обратиться к Президенту РТ с предложением разработать органами власти и управления Татарстана единую концепцию по целевому приему абитуриентов-соотечественников в вузы республики на системной основе.

5. Татарским национально-культурным общинам стран зарубежья активно включаться в создание и продвижение Всемирной информационно-ресурсной татарской социальной сети «Татар иле» (http://tatarile.org).

6. Зарубежным общинам татар шире использовать организационные и финансовые возможности Правительственной комиссии Российской Федерации по делам соотечественников за рубежом (ПКСДР), Федерального агентства по делам СНГ и по международному гуманитарному сотрудничеству (Россотрудничество) и Фонда «Русский мир» для осуществления своих культурологических проектов в рамках уставной деятельности.

7. Отделу по работе с общественными организациями татар ближнего и дальнего зарубежья Исполкома ВКТ довести результаты обсуждения и принятые на заседании Комиссии документы до зарубежных соотечественников и всех заинтересованных организаций .

8. Сохранить татарский национальный компонент в среднем и высшем образовании в РТ и за ее пределами.

Спасибо за внимание.

Р.З.Закиров: Рәхмәт. Россия регионнарындагы татар эшмәкәрләре белән икътисади багланышлар урнаштыру комиссиясе исеменнән Фәрит Уразаев.

Ф.Я.Уразаев: Хәерле көн, газиз милләттәшләр. Безнең комиссия утырышында 30 га якын Россия регионнарыннан милләттәшләребез катнашты. Төп проблемалар булып бүген Россия регионнарында татар эшмәкәрләре һәм Татарстан арасындагы икътисади багланышларны урнаштыру, регионара татар эшмәкәрләре арасында багланышларны булдыру проблемалары каралды. Безнең утырышыбыз сәүдә - икътисадый министрлыгы бинасының утырышлар залында узды. Без комиссия утырышында 4 проблеманы тикшердек. Ул безнең узган ел эшчәнлегеннән чыгып билгеләнгән иде.

Беренчесе, Россия төбәкләрендә Татарстанның сәүдә-икътисадый экономик берәмлекләрен ачу иде. Иң куанычлысы Башкортостан Республикасында шушындый сәүдә-икътисадый берәмлеге ачылды. Һәм ул уңышлы гына эшләп килә. Шулай ук ХМАО да безнең яңа рәисебез билгеләнде. Бүгенге көндә шундый ук сәүдә-икътисадый берәмлекне Төмән өлкәсендә ачу турында документлар әзерләнеп тапшырылса да, безнең министерство һәм хөкүмәтебез тарафыннан әле ул кирәкле түгел дип табылды. Һәм Хабаровск крае буенча да шушы ук хәл.

Икенчесе, мөселман хәләл продукциясе буенча ярминкә уздыру проблемасы куелган иде. Аллага шөкер, безнең бу Болгар җыены кысаларында үтәлде һәм беренче мәртәбә “Хәләл без границ” дигән Россия төбәкләрендә һәм Татарстан җирлегендә җитештерелгән хәләл азыклар ярминкәсе уздырылды. Без аны киләсе елда да кабатларбыз һәм аны традициягә әйләндерербез дигән фикердә калдык.

Безнең тагын бер әйбергә тукталып китәсе килә, Бөтендөнья татар конгрессының карары нигезендә без үзебез Бөтендөнья татар эшмәкәрләренең ассоциациясен төзегән идек. Аның сайты, порталының презентациясе булды һәм киң күләмдә нинди эшләр башкарыла, ул яктыртылып китте. Һәм инде дүртенчесе, Рәсәй күләм дәрәҗәдә уздырыла торган милли бәйрәмнәребезгә аны оештыруда, үткәрүдә ярдәм итү дигән карар бар иде. Федераль Сабантуй буенча да, Бөтенрәсәй коллективлары “Түгәрәк уен” буенча да, “Хәләл без границ” фестивале, Бөтенрусия татар авыллары Сабантуе буенча да күренеп тора, безнең эшмәкәрләребез биредә бик актив катнаштылар. Шушы эшләрнең барысын да күз алдында тотып түбәндәге карарлар кабул ителде:

“Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясе” эшен киңәйтергә һәм дәвам итергә. Аның эшчәнлегендә татар мәктәпләрен ачу һәм дини уку йортларын киңәйтүне төп приоритет юнәлеш итеп билгеләргә. Чөнки бүгенге көндә Кулатка районы Ульян өлкәсендә ислам дине буенча колледж ачылып килә һәм Төмән өлкәсендә Ислам университетының филиалын булдыру өчен бина сатып алынган. Бу безнең конкрет эшмәкәрләребезнең өлеше һәм хезмәте. Шулай ук безнең тагын бер проблема куелды, тәкъдим ителде. Киләсе елда татар эшмәкәрләренең хәйрия бәйрәмен уздыру, ягъни “благотворительный бал”, бу юнәлештә дә мин уйлыйм, яңа башлангыч булыр һәм киләчәктә регионнардан килгән эшмәкәрләргә, бер генә сүз әйтәсем килә, барчагызга да бик зур саулык- сәламәтлек, озын гомерләр телим. Эшләрегездә уңышлар булсын. Якынлашып килүче яңа еллар белән котлыйм. Рәхмәт сезгә.

Р.З.Закиров: Рәхмәт, Фәрит Язкәрович. Әйтергә кирәк, биредә Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү буенча Дәүләт комитетының рәисе Ленар Габделнур улы Якупов катнаша. Мин аны сезгә тәкъдим итәм. Әгәр дә чит җирләрдән, чит илләрдән эшмәкәрләрнең сораулары булса, аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул әле бу вазыйфада яңа кеше, ләкин тәҗрибәсе бик зур, чит илләрдә эшләп, укып кайткан кеше, шуңа күрә дә сезгә ярдәм кулы сузырга әзер дип уйлыйм. Рәхим итегез.

Л.Г.Якупов: Мин өстәп кенә китәр идем. Әссәламегаләйкем, барчагызга да. Бераз дөрес әйтелмәде. Бүгенге көндә Татарстанда инвестиция үсеше буенча агентлык ачылды. Ул хөкүмәтнең башкарма хакимият оешмасы, мин шуның җитәкчесе.

Р.З.Закиров: Рәхмәт сезгә. Татар милләтенең үсеш стратегиясе комиссиясе җитәкчесе Исхаков Дамир Мәвлявиевич. Рәхим итегез.

Д.М.Исхаков: Мөхтәрәм милләттәшләр. В работе нашей комиссии участвовало до 30 человек. В том числе было много ученых, правда, из Академии наук ученых было мало. Я думаю, что это связано с тем, что многие наши ученые академические работают на запредельные гранты, получают Американские гранты, Российские и слабо занимаются проблемами Татарстана. Это мое личное наблюдение.

При обсуждении проблем возникали сложные позиции. Я не буду скрывать, одним из наиболее сложных вопросов был вопрос о современной политической ситуации и место татар и Татарстана в этом процессе. Однозначно были высказаны сомнения по поводу того, что не слишком ли мы активно оказываем поддержку “Единой России”. Работает ли это на поддержку татарской нации? Не все что принимается в Федеральном центре, идет на благо татар.

Пришло письмо из Тобольска, о том, что закрываются татарские группы в системе высшего образования. Скоро спроса не будет на учителей для работы в татарских школах в Российских регионах. И такой процесс идет не только в г.Тюмени, но и в других городах. Поэтому было сделано предложение - на следующий год созвать съезд учителей. Уже лет десять не было съезда учителей. И поднять вопрос татарского сегмента в системе высшего образования. Кроме того, был обсужден сложный вопрос об участии татарских интеллектуалов в СМИ. ТНВ далеко не полностью выполняет свою функцию. В общем, очень много развлекательных программ, но очень мало интеллектуальных программ. В частности, по татарской истории, глубоких обучающих программ по которым можно было бы узнать интересные вещи по нашей истории, культуре мало. Тот новый канал, который будет начинать работу должен ориентироваться больше на освещение истории татар. Несмотря на все попытки татарских исследователей и татарских групп КАМТЕТ, татарский сегмент пока слабый. Ряд малотиражных книг до читателей не доходят. А главное то, что содержимое находятся сейчас в малотиражных изданиях. Значит, необходимо сканирование, подготовка книг и трансляция этих книг на интернет. Все вы знаете, скоро печатной продукции вообще может не быть. Это для нас важно. Потому что скоро может возникнуть вопрос и по поводу содержания наших учебников. Далеко не все, что мы пишем нравится в Федеральном центре. Если в школах невозможно будет преподавать, надо будет выставлять книги в интернете. В том числе и учебное пособие, которое мы здесь будем готовить. Также одним из важных вопросов был вопрос о создании в Казани какого-либо центра, где могли бы говорить между собой татарские интеллектуалы и ученые. Очень странно, Ф.Мифтахов - руководитель Казанского отделения ВКТ присутствовал в заседании. У нас, как-то Казань из процесса выпадает. Мы все работаем с татарами за пределами республики, а как будто бы в республике татар нет. Есть очень много ученых, которые нигде не задействованы, можно было их собрать и узнать их мнение. До сих пор в Татарстане не создан Совет по культуре, которого хотели создать. Мне кажется, необходимо оживить работу Казанского отделения ВКТ и при нем создать Совет ученых и татарских интеллектуалов. Это может быть пошло бы нам на пользу, потому что в ближайшее время мы не знаем, что нам ожидать от России в целом, в частности Татарстану и татарам.

Ситуация очень сложная. Надо немножко собраться с мозгами. Тем более год у нас съездовский и нам не помешает немножко поработать по стратегии дальнейшей работы ВКТ. Так было высказано на нашей секции. Кроме того, были конкретные предложения по поводу необходимости освещения на телевидении юбилеев наших выдающихся деятелей культуры. Я, завершая, хочу сказать, что следующий год - это год нашей подготовки к съезду конгресса татар, и мы обязательно до следующего нашего Испокома должны подготовить какие-то крупные предложения по работе конгресса на следующую пятилетку. Так как ситуация сложная это нелегко будет выработать. Спасибо.



Р.З.Закиров: Рәхмәт Дамир Мәүләвиевич. Дини берләшмәләр эшен координацияләү комиссиясе җитәкчесе Мөхәммәтшин Рафыйк Мөхәммәтшович. Рәхим итегез.

Р.М.Мөхәммәтшин: Мөхтәрәм җәмәгать! Дини комиссия эшчәнлеге Россия ислам университеты бинасында булды. Кеше бик күп булмаса да, ләкин күтәрелгән проблемалар бик мөһим иде. Иң беренче мөһим проблемаларның берсе - дини оешмаларның, дин әһелләренең таркаулыгы мәсәләсе күтәрелде. Чөнки нәкъ менә Бөтендөнья татар конгрессы үз вакытында берләштерү юнәлешендә бик күп эш алып барган иде. Әлеге безнең комиссия дә нәкъ менә шушы бердәмлекнең чагылышы нәтиҗәсе буларак оешкан иде. Соңгы елларда бу бердәмлек бөтенләй юкка чыкты. Шуңа күрә дә безнең комиссия эшчәнлеге барышында бүген без үзебез шушы дини оешмалар белән эшләү, шушы юнәлештә эшне алып бару өчен нинди мәйданчыкларны файдаланырга дигән проблеманы карадык. Һәм шуларның иң беренчесе, әлбәттә, татар дин әһелләре форумы әһәмияте хакында безнең комиссия утырышында сүз күп булды. Форумның төп проблемаларының берсе киләчәк форумнарда ул дини оешмаларны берләштерүнең стратегиясе булырга тиеш дигән фикер яңгырады. Мөгаен, киләсе форумнарны әзерләгәндә, һичшиксез бу проблемага әһәмият бирергә кирәктер. Аннан соң, икенче мәсьәлә, дини оешмаларның, мәхәлләләрнең икътисадый мөмкинлекләрен барлау һәм бу мөмкинлекләрнең моделен булдыруның әһәмияте хакында сүз булды. Чыннан да, бүгенге көндә оешмаларның иң четерекле мәсьәләсе, аларның икътисадый проблемасы. Бу өлкәдә, әлбәттә, ул модель булдырылырга тиеш. Чөнки революциягә кадәр безнең ата-бабаларыбыз мәхәлләләрдә үзләренең икътисадый мөмкинлекләреннән чыгып бөтен эшне башкара алганнар, мәгариф системасын да булдырганнар, имамнарны да тотканнар һәм башка мәсьләләрне дә хәл иткәннәр. Бу хакта да сүз булды. Бүгенге көндә дини оешмаларны, Бөтендөнья татар конгрессының шушы юнәлештәге эшчәнлеген борчыган мәсьләләрне хәл итү өчен мәйданчыклар, площадкалар кирәк. Беренчесе ул форум булса, икенчесе болгар җыены булса, шул ук вакытта бу мәйданчыклар турында да безнең комиссия утырышында сүз булды. Мәсәлән, Шыгырданда барган Шыгырдан укулары һәм андагы мәхәллә системасын өйрәнү бик мөһим. Шулай ук Шыгырданда бу елны беренче мәртәбә сельский экономический форум булып узды һәм биредә дә мөселман инфраструктурасын булдыру хакында шактый кызыклы фикерләр яңгырады. Әлбәттә, дини оешмаларны бик борчыган проблема ул бүгенге көндә татар авылларында, шәһәрләрендә мәхәллә системасын торгызу. Бу беренчедән. Икенчедән, халкыбызга хас дини йолаларны, традицияләрне саклау. Бу юнәлештә һичшиксез, безгә тагын мәйданчыклар булдырырга кирәк. Безнең комиссия, Бөтендөнья татар конгрессы, җирле оешмалар тарафыннан ниндидер эшчәнлек алып барыла. Мәсәлән, Кулаткада Эдуард әфәнде Ганеевның тырышлыгы белән озакламый колледж эшли башлаячак. Хәзерге көндә имамнар җитми, булган имамнарның да белемен күтәрү проблемасы бик мөһим. Шулай ук, бүгенге көндә, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларының тырышлыгы белән, Төмән өлкәсендә Россия ислам университеты филиалы ачылу алдында тора. Биредә Екатеринбургтан президентның вәкаләтле вәкиле бар. Садреев Ринат Риватьевич ярдәме белән без Екатеринбургта Горный университетта теология факультетында ислам юнәлешен ачтык. Һәм ул да шулай ук бу төбәк өчен, кадрлар әзерләү өчен, читтән торып укысыннар өчен үзенә күрә бер мәйданчык булачак.

Бүгенге көндә Казанда Татарстан Диния нәзәрәте һәм Россия Ислам университеты каршында имамнарның белемен күтәрү үзәге эшли башлады. Хәзер без Татарстан имамнарының белемен күтәрәбез, иншалла, озакламый без Россиянең башка төбәкләре белән дә эшләргә әзер. Ульяновск белән килешү төзеп, киләсе ел дәвамында берничә төркем имамнарның белемен күтәрү үзәгендә әзерләрбез дигән сүз дә булды безнең комиссия утырышында. Сүземне йомгаклап шуны әйтә алам. Чыннан да комиссия әгъзалары бүгенге көндә, иң беренче чиратта, дини оешмаларның таркаулыгына бик борчыла һәм шуңа күрә дә Бөтендөнья татар конгрессы һәм төбәкләрдә менә шушы мәйданчыклар табып, шул мәйданчыкларда үзебезне борчыган проблемаларны хәл итәргә кирәк. Бу площадкалар инде күренә башлады. Шуларны файдаланып, без үзебезне кызыксындырган модельләрне барлап, ул модельләрне без бөтен татарлар яшәгән төбәкләргә дә таратырга тиешбез дигән фикерләр яңгырады безнең комиссиядә. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.



Р.З.Закиров: Рәфыйк Мөхәммәтшович, зур рәхмәт. Бу комиссиянең эшчәнлеге безнең өчен искиткеч мөһим. Чөнки халкыбыз дин юлына бик авырлык белән борыла. Теләмәгәннән түгел, бик күп традицияләре юкка чыкканга күрә. Ләкин өметебез зур. Инде мәчетләрне торгыздык, мәчетләрне иман нуры белән тутырасы халыкны җыясы гына калды. Бу- иң мөһиме. Мәчет төзү бу эшләрнең бер өлеше генә дип саныйм, ә иң мөһимен халык белән эшлисе бар әле безгә. Халык белән эшләр өчен имамнарның әзерлеге кирәк. Бездә әзерлекле имамнар бик аз, җитешми бүгенге көндә. Зур киңлекләрдә, Себер киңлекләрендә, ерак көнчыгышларда, чит илләрдә татар оешмалары Казаннан имамнар сорый. Шуңа күрә дә милли оешмаларга бу эштән тайпылырга түгел, ислам университетына укучыларны җыйнау безнең барыбызның да уртак бурычы булырга тиеш. Ислам университеты безнең татар традицияләренә, йолаларына нигезләнгән уку йорты, гыйлемле, белемле кешеләр җыйналды анда бүгенге көндә. Ышанып тапшырырга була анда яшьләрне һәм олы яшьтәгеләрне дә. Шушы комиссиянең эшчәнлегенә бәйләп әйтер идем, безнең Татарстанда мөфтиятнең эшчәнлеге шулай ук хәзер яңа кулларда. Бүген мин сезгә шушы мөфтиятнең җитәкчесен Ильдус хәзрәт Фәизне тәкъдим итәм. Хәзрәт сүз сезгә. Сез татар дөнәясының җитәкчеләре арасында үз сүзегезне әйтерсез дип уйлыйм.


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет