16. ТӨРКИ ТЕЛЛЕ ЧУЛМАН ҺӘМ
ИДЕЛ БОЛГАРЛАРЫ – КАЗАНЛЫЛАРГА
МӨНӘСӘБӘТТӘ “ТАТАРЛАР”
ЭТНОНИМЫНЫҢ КИЛЕП ЧЫГУЫ
Төрле чыганаклардан күренгәнчә, “татарлар” этнонимының киң таралып китүенең нигезендә монгол-татарларның яулап алу сугышлары ята. Көнчгыш һәм Көнбатыш Европада нәкъ менә шул елларда барлык төрки телле кабилә һәм халыкларны, гомумиләштереп, шулай атый башлыйлар.
Шул ук вакытта монгол белән татарның икесе ике төрле этнос икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Татарларның яшәгән урыннары турында без югарыда телгә алган идек инде, ә менә монголлар, риваятьләрнең берсе буенча – алардан төньяк-көнбатыштарак, Онон белән Орхон елгаларына таба күчеп йөргәннәр. Татарлар базык гәүдәле, киң йөзле, җәлпәк борынлы, кысык кара күзле булса, монголлар, киресенчә, озын буйлы, аксыл чәчле, сакаллы була.
Монгол татарларын күпсанлы сугышчан кабилә тәшкил итә. Пекин императоры белән бер союзда торып, ул чакларда калган барлык янәшә күчмә кабиләләр арасында өстен көчкә, төп көчкә ия була.
“Татар кабиләләре кытайларга безнең эрага кадәр үк билгеле булган. Мәсәлән, Хань империясе чорында (б.э.к. 206 – б.э. 220 еллары аралыгында) татарлар Кытайга өзлексез һөҗүм итеп торганнар. Монголлар өстенлек алганчы (ягъни XII йөзгә кадәр), татарлар бик көчле булганнар. Төньяк Кытайны үзләренә буйсынырга мәҗбүр иткәннәр”. (М.Зәкиев, Җ.Нерудан).
Монголлар, арта барып, чжурчжэнейлар һәм татарларга бәйлелектән котылырга омтылганнар.
Иң әүвәл үз олысында хакимлеген ныгытып, Тимучин яки Җиһанны тетрәткән бөек Чыңгыз хан иң көчле кабиләләре – татарлар, кереитлар һәм найманнар – белән бергә бөтен монголлар (этнонимның киң мәгънәсендә) өстеннән хакимлек итү өчен, килешүгә юл калдырмаган көрәш башлый.
Беренче чиратта – татарлар белән, чөнки татарлар белән монголлар һәрдаим аяусыз сугыш алып бара, заманында татарлар кулыннан Чыңгыз ханның әтисе Есугай батыр һәм туганы (нәселдәше) Амбагай хаган һәлак була.
1202 елда Чыңгыз ханның кереитлар, чжурчжэнейлар һәм монголлар белән бергә тупланып, нык әзерләнеп, татарларга каршы оештырган походлары татарларны тар-мар итә: Чыңгыз хан кабилә башлыкларын гына җәзалап калмый, асылда бөтен татарны диярлек кырып бетерә.
1247-1318 елларда яшәгән фарсы галиме һәм монгол илһаннары вәзире Рәшид-эд-Дин (монда һәм алга таба ул Е.Кычанов буенча китерелә) әлеге хәлне менә ничек тасвирлый. Чыңгыз хан татарларны “кылычының азыгы итте”, “беркемне дә исән калдырмыйча ... хатын-кызларны һәм яшь балаларны да үтереп бетереп, ... буйларын арба чикәсенә тигезләп кисеп, бабалары һәм аталары өчен үч алып...”.
Шулай итеп, XIII йөз башында ук, әле монголлар күтәрелеп киткәнче, үз исемен барлык монгол кабиләләренә күмәклек, гомуми исем итеп биргән татар-монгол кабиләсе менә шулай һәлак була. Соңрак Европага ябырылган монгол гаскәрләре составында саф татарлар саны бик аз була.
Моны европалылар бик яхшы белә. Гильон де Рубрук бу турыда менә ниләр яза:
“Чыңгыз бөтен җирдә дә алдан (исән калган) Татарларны җибәрде, һәм шул сәбәпле, аларның исеме таралды, чөнки бөтен җирдә: “Әнә Татарлар килә” дип кычкыралар иде”.
Әмма күптән түгел генә шактый еш алып барылган сугышларда аларның бөтенесе дә диярлек үтереп бетерелгән иде.
Шуннан чыгып, телгә алынган Моаллар бүгенге көндә, бу исемнән котылып, үз исемен күтәрергә телиләр”.
Бу этноним ни өчен сакланып калган соң? дигән сорауга җавапны түбәндәгеләрне язган шул ук Рәшид-әд-Дин аңлатмасыннан алып булыр төсле.
“... алар даирәсендә (ягъни татарлар арасында) хөкем сөргән бөтен дошманлыкка да карамастан, алар инде бик борынгы заманнарда ук байтак вакыт яулап алучылар булды һәм, башкалардан үзләренең гаярьлеге, бөеклеге һәм тоташ абруе белән кабиләләрнең һәм өлкәләрнең күп өлешендә хаким булып яшәделәр”.
“Аларның гадәттән тыш бөеклеге һәм мактаулы дәрәҗәсенә күрә, башка төрки халыкларны, исемнәренең һәм тоткан урыннарының аерымлылыгына да карамастан, алар исеме белән – татарлар дип йөрделәр.
Һәм ул төрле нәсел-кабиләләр үзләренең бөек һәм абруйлы булуын үзләрен татарларга керткәнгә күрә дип санадылар һәм бу исем белән танылдылар”.
Татарларны үтереп бетерә язсалар да, кайбер тикшеренүчеләр күрсәткәнчә, монголлар үзләре үк алар телен саклап калып, үзләре дә татарча сөйләшә башлый, чөнки аларның бөтен ут күршеләре этнослар арасында үзара аралашу теле булып хезмәт иткән татар телендә сөйләшә.
Шуңа күрә дә алга таба урта гасыр сәяхәтчеләре һәм тарихчылары татарлар һәм монголлар дигән атамаларны бер үк мәгънә белдерүче синонимнар итеп кабул итәләр, ягъни татарлар этнонимы монголлар этнонимы белән бер үк нәрсә, дип саныйлар.
“Монгол-татарлар” дигән сүзтезмәне беренче мәртәбә урта гасырның әрмән тарихчылары куллана, ә рус тарихчыларына исә бу бары тик XIX йөз башында гына барып җитә.
Әлеге монгол яулап алуларының башлангыч чорында Иске Русьтан көнчыгышка таба алар басып алган һәм бер дәүләткә берләштерелгән барлык төрки телле кабиләләр татарлар дип атала башлый. Бөек Дала тар-мар ителгәч, көнчыгыш елъязмаларында Иске Русь шулай ук Татария дип атала.
Шактый еллар узгач, башлыча Урда ханлыклары таркалгач, бу сүзнең мәгънәсе тарая башлый. Ул инде Алтын Урда территориясендәге төрки теллеләргә генә карый, чөнки аның феодаллары һәм хәрби аксөякләре үзләрен татар дип, ә дәүләтен нигездә татар дәүләте дип атый (М.З.Зәкиев).
Алтын Урда үзе әле төрки-монгол, әле төрки-татар дәүләте дип йөртелә.
Ни өчен төрки дип? Чөнки халыкның күп өлеше – төркиләр, кыпчаклар. Татар дип – риваять буенча, Чыңгыз хан үзе әнисе ягыннан монголларның кара татар нәселеннән булганга. Шулай итеп, династия һәм аның тирәсендәге аксөякләр атамасы Алтын Урда халкына да күчә.
Россия тарихчысы Н.И.Воробьев үзенең танылган “Казан татарларының матди культурасы” дигән хезмәтендә менә ни ди:
“Татар” атамасы (руслар Алтын Урда халкын рәсми шулай атый) Идел-Чулман төбәге халкына мөнәсәбәттә руслар тарафыннан бары тик Казан ханлыгы оештырылганнан һәм бу ханлык русларны зур уңыш белән җиңгәннән соң гына кулланыла башлый. Казан татарлары (ягъни болгарлар) Алтын Урданың саф татарларын күмеп китә, һәм русларның Алтын Урдага карата инде көйләнгән барлык элекке мөнәсәбәте Казан ханлыгына һәм аның халкына күчерелә.
Анда яшәгән фин кабиләләре аларны татарлар дип түгел, элеккечә, “болгарлар” дип йөртәләр.
Болын чирмешләре (марилар) бүгенге көнгә кадәр татарларны “суас”, ә вотяклар “бигер”, ягъни болгар” диләр.
Татарлар үзләрен беркайчан да бу исем белән йөртмәгән, киресенчә, Казан татарлары (болгарлар) бу исемне кимсетү кушаматы дип кабул иткәннәр”. (Г.Исхакый).
Җыеп әйткәндә, XIII-XIV йөзләрдә Алтын Урдада барган катлаулы этник процесслар нәтиҗәсендә бу дәүләттә сан ягыннан өстен торган төрки-кыпчаклар калган барлык төрки-монгол кабиләләрен ассимиляцияли. Әмма Алтын Урда халкын руслар, Европа һәм Азиянең бүтән күпсанлы халкы “татарлар” дип йөрткәнгә, аларга бу этноним ябышып кала башлый.
Алтын Урда таркалгач барлыкка килгән татар ханлыкларында нигездә кыпчак-нугайдан чыккан Алтын Урда татарларыннан торган феодаль һәм хәрби аксөякләр үзләрен татар дип атый.
Ә инде бу ханлыклар да җимерелгәч, әлеге атама акрынлап гади халыкка да күчә башлый. Моңа русларның үзләре яулап алган элекке Алтын Урда ханлыкларының бөтен халкын “татарлар” дип күрсәтүе дә ярдәм итә.
Шулай булса да, бу этноним халыкка шактый авыр бирелә, чөнки ул озак еллар буе тискәре мәгънәдә йөрүен дәвам итә. (Д.М.Исхаков).
Шул ук вакытта (Казан ханлыгының төп халкын күздә тотып) русның Никон елъязмасы хәтта 1530 елда да, ягъни XVI йөз уртасында, алар турында өзеп болгарлар хакында язгандай яза:
“... алар хәзер Казанлылар дип йөртелә”, - ди.
“Татарлар” этнонимы Идел болгарларына һәм казанлыларга, элекке Казан ханлыгы халкына рәсми рәвештә бары тик XIX йөзнең икенче яртысыннан, патша хакимиятләре аларның яңа исемен – Идел яки Казан татарлары дип соңгы нәтиҗәне ясаганнан соң гына кушыла.
Иртә дә түгел, соң да түгел. Кемдер теләсә-теләмәсә дә, бу – тәгаен билгеләнгән тарихи факт.
Нәкъ менә шул вакытта гомуми иске төрки тел “татар теле” дигән исемне ала, ә берничә елдан соң татар (ягъни төрки) телнең Казан сөйләме алар тарафыннан мөстәкыйль тел булып таныла.
Казан татарлары теле турында сөйләгәндә, түбәндәгеләрне ассызыклап күрсәтергә кирәк:
XIII йөзнең ахырында – XIV йөзнең беренче яртысында Алтын Урда шәһәрләрендә гомуми әдәби тел барлыкка килә.
Аның нигезенә кыпчак теле ята. Монгол һәм башка телләр белән беррәттән, ул Алтын Урданың дәүләт тормышында киң кулланыла, һәм, беренче чиратта, империянең гаҗәеп зур кыпчак дөньясының состав өлеше булган Идел Болгариясе, башкорт иле, Хаҗитархан (Әстерхан) кебек читтәрәк урнашкан төрки телле өлкәләре белән багланышлар алып бару өчен кирәк була.
Билгеле булганча, дәүләтнең эчке тормышында кулланылган телләр дини табынулар, гыйбадәтләр, йолалар теле булып та, конфессиональ (дини) уку йортлары – мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту теле булып та тора.
Барлык бу хәлләр элекке Идел Болгары халкының, этник яктан нигездә болгар булып калса да, үзенең этно-лингвистик тормышында торган саен күбрәк кыпчак теленә күчә баруына этәргеч була.
Күргәнебезчә, бу хәл 1930-1980 елларда элекке Советлар Союзының казанлы татар халкын тоташ руслаштыру буенча максатка юнәлдерелгән ассимиляция сәясәтенә охшап тора... (Г.Сабирҗанов). Әмма бу очракта, советлар сәясәтеннән аермалы буларак, җиңел ягы да бар: болгар һәм кыпчак телләре – бер-беренә якын төрки телләр һәм ике як та бер-берсен тылмачсыз да аңлый торган телләр.
Шулай итеп, нәтиҗәдә 1926 елның сан исәбен алу вакытында элекке Идел һәм Чулман болгар-казанлыларның (бүгенге Казан татарлары) күбесе үзләрен татар дип яздыра.
Патша заманында үзенең тарихи исеменнән “мәхрүм” калган Идел болгарлары шул ук империя (инде совет власте вакытында) мәнфәгатьләрендә аларда X йөздән алып XX йөзнең 1928 елына кадәр, ягъни мең (!) елдан артык кулланылган гарәп графикасы һәм язмасыннан да аерыла.
Гарәп графикасы һәм алфавиты башта латин шрифты, аннары 1939-40 елларда кириллица, ягъни рус графикасы белән алыштырыла. Аңа телебездә булган тагын 6 авазга махсус 6 хәреф өстәлә. Һәм нәтиҗәдә татар теле шәһәр мәктәпләреннән чынлыкта кысрыклап чыгарыла.
Менә шулай итеп, бу халыкның чорлар һәм буыннар арасындагы бәйләнеше тәмам өзелә.
Татар мәдәниятен һәм динен эзәрлекләүнең аяныч нәтиҗәләргә китергән бер генә мисалы:
бүгенге көндә 8 миллион татарның 4 миллионнан артыгы ана телен белми диярлек, ә 6 миллионы үзләренең тарихи ватаныннан читтә яши, меңьеллык мәдәнияте традицияләрен һ.б. белми.
Икенче яктан караганда, бу сан үзе дә бәхәсле. Әлеге этноним белән кайбер башка төрки телле халыклар да берләштерелә.
Мәсәлән, беренче сан алуга кадәр, Россиядә 1917 елга 196 халык яшәсә, хәзерге көндә алар йөздән дә ким, калганнары, хакимиятләр теләгеннән чыгып, кем – русларга (алары күбрәк), ә кем татарларга кертелә.
Каядыр киткән, “төшеп калган” бу халыклар совет власте заманында җир йөзеннән шулай җиңел генә юкка чыкмаган бит инде...
17. ЯНӘ “ТАТАР-МОНГОЛ ЗОЛЫМЫ” ТУРЫНДА,
КУЛИКОВО СУГЫШЫ ҺӘМ РОССИЯ ТАРИХЫ
ХӘТЕРЕННӘН ТӨШЕП КАЛГАН КАЙБЕР БАШКА
ФАКТЛАР ТУРЫНДА ҺӘМ, БУ КАЗАН ТАТАРЛАРЫ
АХЫР ЧИКТӘ КЕМНӘР СОҢ? – ШУЛ ТУРЫДА
Кешелекнең дөньякүләм елъязмасыннан халыкны, аның күпгасырлы тарихын һәм традицияләрен сызып ату – йомшак итеп әйткәндә, мәсхәрәләү. Бөтенләй булмаган кебек, әлеге фактны танымау, бигрәк тә игътибар итмәү – бары тик томана, наданнарга һәм бөек державачыл милләтчелек һәм ялган патриотизм белән үтәли агуланган кешеләргә генә хас нәрсә.
Мондый фикерне әйтергә мине замандашыбыз, тарих фәннәре кандидаты В.Кучкинның “Рус золым астында: бу ничек булган?” (“Русь под игом: как это было?”, 1991) брошюрасы этәргеч бирде.
Ул анда:
“XV йөздә яңа халык – татарлар барлыкка килде”, - ди. Бу фикер белән һич тә килешә алмыйм.
Татарларның монголлар белән бергә килүен, биредә ниндидер Идел Болгариясе булуын танып һәм шактый ышаныч белән төрле тарихи фактларга таянып, автор шул ук вакытта иң мөһим, төп мәсьәләне – нәкъ менә, бу Болгар иле кайдан барлыкка килгән дә үзенең бөтен цивилизациясе белән кая китеп барган? дигән мәсьәләне “кинәт кенә башыннан чыгара”.
Төрки этнос белән кушылу дөньяга Чаадаевны һәм Бердяевны, Аксаков һәм Тургеневны, Салтыков-Щедрин һәм Римский-Корсаковны, Рахманинов, Келдышлар һәм Ахматованы һ.б. биргәнне танып та, шул ук вакытта “рәсми фаразларда ни өчен алар бары тик “бөек руслар” дип кенә әйтелә? Ни өчен аның башка ягы күрсәтелми?..” дигән нәрсә шулай ук исәпкә алынмый.
Аның фикерләренә таянып, яңа халыкның барлыкка килүе турындагы нәтиҗәне автор, Алтын Урда нигездә төрле төрки халыклардан торган һәм, аларның кушылуы сәбәпле, яңа халык (татарлар) барлыкка килгән, дигәннән чыгып ясаган, дияргә була.
Шуның өстенә ул, Казан һәм Кырым татарлары аермасы украин белән белоруслар аермасыннан артык түгел, дигән нәтиҗә дә ясап куя.
Алар арасында аерма бармы-юкмы һәм ул ни дәрәҗәдә икәнен бу халыклар үзләре генә әйтә ала. Үзен “өлкән буларак” бу эшкә хокуклы, димәк, мәсьәләнең асылын бөтенләй белмәсә дә, һәрвакыт дөресен генә сөйләүче” итеп санаган беркемнең дә моңа хакы юк.
Үзенең чын тарихы һәм генеологиясе турында шулай ук бу халык үзе генә сөйли ала. Юл уңаеннан үзе ни тели, кемнеңдер мәнфәгатьләренә һәм амбицияләренә - сәясиме ул, милли, икътисадый, әллә шәхсиме – ярарга тырышып теләсә нәрсә уйлап чыгаручылар эше түгел ул.
Әлеге темага багышланган төрле әдәбиятны укыганда миңа очратырга туры килгән бөтен сәбәп-нәтиҗәләрне бераз күпертеп берләштерсәң, болгарлар 200 елдан артык монгол-татарлар хакимлегендә яшәгәнгә күрә татарларга әйләнгәннәр, дигән нәрсәгә килеп төртеләсең.
Алар дәрәҗәсенә төшәсем килмәсә дә, миңа да югарыда әйтелгәннәр буенча әлеге галим – фән эшлеклеләре рухында һәм стилендә фикер йөртергә рөхсәт итегез.
Рәхим итеп, әйтегез әле: шул ук тарих буенча шул ук монгол-татарлар хакимлегендә шулай ук 200 елдан артык яшәгән, әле ниндидер явыз золым астында яшәгән славян-рус халкын кемнәр дип атарга?
Әллә бу теория буенча мәҗүси баскынчы монгол белән православие динендәге рус кызы (марҗа) бер-берсе белән очрашып, аларның кушылуыннан дөньяга православие динендәге урыс барлыкка киләме?
Ә менә шул ук монгол мөселман болгар кызы белән кушылгач, ни өчендер алардан мөселман татар туган!
Ул гына да түгел! Хәтта русларның төрки болгарлар белән яки татарлар белән төзегән гадәти, нормаль уртак гаиләләрендә дә барыбер рус туган...
Һәм боларның барысы да, кабат әйтеп китик, әлеге дә баягы “золым” вакытында барган...
Шунысы кызык: бөекдержавачыл Россия тарихчыларының бу квазитеориясе ни өчендер бары тик Казан татарларына гына кагыла. Ул, билгеле инде, славян-русларның үзләренә дә, болгар-казанлылардан аермалы буларак, Россиягә үзирек кушылган башка халыкларга да карамый.
Дөрес, уртак тормыш алып барганда милләтләрнең кушылуы яки метизация дә, бер-беренә якын халыкларның ассимиляциясе дә булган, аны беркем дә инкарь итми, бу – табигый процесс, бүгенге көндә дә ул дәвам итә. Шулай булса да, югарыда әйтелгән дәрәҗәдә була алмый бит инде: ничек итеп төрки-болгарларның монголлар белән кушылуыннан монголлардан тамырдан аерылып торучы, ә болгарларга кыяфәте, теле, дине һәм бөтен йолалары, гореф-гадәтләре белән тәңгәл килүче яңа, өченче халык барлыкка килсен?
Шул ук вакытта, шул ук төбәктә башка халыклар кушылуыннан нишләптер бернинди яңа халык тумый. Шундый наданлыкка барып җитәргә кирәк бит, җитмәсә бу ялганны, бармактан суырылган уйдарманы төкерек чәчә-чәчә раслап маташалар.
Империя тарихын аның яшәү дәверендә, үз хуҗаларыннан алар заказын үтәгән, тарихны алар теләгәнчә бозган өчен титуллар, исемнәр һәм югары вазыйфалар алып, менә шундый “белдекле эшлеклеләр” язган да инде...
Чынлыкта исә эш шунда: бары тик “болгарлар” һәм “казанлылар” этнонимнары дошман исеме “татарлар”га үзгәрә, ә бу үзгәреш исә монголлардан соң килгән рус патшасы йөзендәге рус баскынчыларының яулап алулары нәтиҗәсендә барлыкка килә; шул рәвешле алар беркайчан да үзләренеке булмаган җирләрне колониягә әйләндерүне акларга тырыша.
Шул ук монголлар яки татарлар башка халык белән кушылудан антропологик яктан танымаслык булып үзгәрә алмый лабаса!
Мәсәлән, монгол-татарлар ставкасында булган Плано Карпини менә ниләр яза: “Тышкы кыяфәтләре белән алар аерылып тора... Аерым алганда, күзләр арасы һәм яңаклар арасы киңрәк, яңаклары калкып тора, аларның борыны җәйпәк һәм кечкенә, күзләре дә зур түгел, һәм керфекләре кашларына кадәр күтәрелгән”.
Икенче төрле әйткәндә, бу татарларда, югарыда телгә алынган тарих фәннәре докторыннан аермалы буларак, мин Казан татарын һич таный алмыйм, чөнки биредә антропологик яктан бөтенләй башка тип кешеләр, башка раса вәкилләре турында сүз бара.
Ул елларның башка замандашы, XV йөзнең гарәп тарихчысы һәм әдәбиятчысы, төрек солтаны Мөхәммәд I нең сәркатибе, Тамерланның биография-сен язучы һәм материал җыю өчен Алтын Урдага килгән һәм безнең элгәрләребез – борынгы бабаларыбыз турында язып киткән Ибне Арабшах язмалары моны раслый.
“Аның кешеләре – ир-егетләр (чын мәгънәсендә), аның сугышчылары гаҗәп оста укчылар. Телләре буенча – иң матур сөйләшүче төркиләр, тормышлары буенча – иң гадел, битләре белән – иң гүзәл, матурлыклары белән – иң камил...” (Р.Фәхретдинов).
Л.Н.Гумилев буенча, гамәлдә яки симбиоз турында – бер төбәктә һәрберсе үзенең экологик “почмагын” биләүче ике яки берничә этносның (ягъни шул ук славян-руслар, болгар-казанлылар, кыпчак һәм монголларның) янәшә яшәве, яисә химера – төрле этносларның бер үк экологик җирлектә яшәве турында сөйләргә кирәк.
Үзенең бер әңгәмәсендә Лев Николаевич Гумилев болай ди:
“... Нинди дә булса халыкны икенчесе белән җенси кушылу нигезендә берләштерү – мәгънәсезлек. Кешеләр баш һәм йөрәк белән уйлый – гәүдәнең түбән өлеше белән түгел...
Бүгенге Татарстан территориясендә яшәүче татарларның элгәрләре дип: беренчедән, Чулман болгарларын; икенчедән, анда килеп урнашкан кыпчакларны; өченчедән, рус славяннарын санарга кирәк.
Ягъни бу этнос (теләсә кайсы башка этнос кебек үк) табигате һәм тарихы белән болганып беткән. Аның мөселман өлеше Чулман болгарлары дип аталса, православие динендәгеләр – руслар...”
Билгеле инде, тәгаенләнгән һәр эпизодта боларның барысы да бәхәссез дип әйтеп булмый, тик теләсә кайсы очракта да ул шактый реаль нигезгә ия.
Аңлашыла ки: үзәк рольне болгар нигезе уйный, аннан соң гына кыпчаклар күренә.
Идел-Чулман болгарларын кыпчаклаштыру процессы турында сөйләгәндә, ягъни Казан татарларының болгар-кыпчак нигезен күрсәткәндә, моның тигез дәрәҗәдә мишәрләргә дә, типтәрләргә һәм керәшеннәргә дә, ягъни бер-береннән аерып карап булмаган барлык этник компонентларга да каравын онытмаска кирәк. Алар – бүгенге көндә Казан татарлары дигән бер этноним белән берләштерелгән бер организм.
Алга таба шуңа да игътибар итү зарур: фәнни әдәбиятта, инде югарыда телгә алынган болгарларның Руська китүенә һәм башка элемтәләр, бәйләнешләргә дә карамастан, төрки-татар һәм славян-русның үзара багланышлары, йогынтысы әле һаман да җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән һәм яктыртылмаган. Фактлар славян-рус халкының формалаша башлавыннан алып бөтен урта гасыр тарихы дәвамында төрки телле халыклар белән дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә генә түгел, иң гади халыкларның шәхси элемтәләре планында да тыгыз бәйләнештә торуын күрсәтә.
Кызганыч: X йөздән аларны диннәр аера башлый, төгәлрәк әйтсәк, дини идеологияләр каршылыгы туа. Ә инде 1460 ел ахырыннан моңа рус кенәзләренең Казан ханлыгын буйсындыру, аннары бөтенләй бетерүгә юнәлдерелгән басып алу сәясәте дә кушыла. Шул вакыттан бөек рус шовинизмы, милләтара дошманлыкны кабызып җибәрү һәм татарларны күралмау идеологиясе дә башланып китә.
Әмма бу аларга акрын-акрын бер-беренең телен өйрәнергә, хуҗалык һәм сәяси тәҗрибәне үзләштерергә, сүз байлыгы, гадәт, йола, әхлак нормаларын белергә һәм алмашырга һич тә комачауламый.
“Золым”га да чынбарлыктан чыгып, тыйнаклык һәм тотнаклык белән, объектив, тарихи фактларны Россия властьларының хакимлек итүче идеологиясенә яраштырмыйча, ә бәлки чынында ничек булган, шулай кабул итеп якын килергә кирәк. Җыеп әйткәндә, аны Русьның Урда белән тиешле компромиссы итеп аңларга кирәк, чөнки Московиянең алга таба көчәеп китүе, монголлар буйсындырган бөтен Русь җиреннән төп ясак җыючы вәкаләтен һәм ул территориядә зур уңыш белән шул ук Урда урынын алуы да шуның нәтиҗәсендә була.
Әлеге “золым” турында сүз чыкканда, шулай ук, инде югарыда билгеләп үтелгәнчә, Русьның Алтын Урда составына кермәвен дә әйтергә кирәк. Рус кенәзлекләре ясак түләү планында гына аңа бәйлелектә тора, ә сәяси буйсыну исә, шул ук тарихи карталар һәм шул ел документлары күрсәткәнчә, асылда юк дәрәҗәсендә була.
Русьта сәясәт, икътисад һәм дин, билгеле инде, көнчыгыштан Урда факторын, көнбатыштан католиклар факторын исәпкә алып, үз жае белән, ягъни шактый мөстәкыйль үсеш ала.
Шул ук вакытта биниһая зур территориядәге Алтын Урда үзенең эчке каршылыкларыннан һәм чыңгызыйларның күпләгән варислары арасында тәхет өчен туктаусыз көрәш алып баруларыннан кисәкләргә таркалуын һәм шул сәбәпле аның Ак Урдага һәм Күк Урдага бүленүен дә онытмаска кирәк. Хакимлек өчен даими алып барылган бу көрәшләрнең дәлиле – бары бер ел эчендә генә дә алты (!) хан алышынуы турында сөйләгән тарихи этап.
Боларның барысы да ахыр чиктә Алтын Урданы хәлсезләнүгә һәм таркалуга китерә дә инде. Әүвәл – Алтын Урда, аннан – Мәскәү Русе, Рус патшалыгы һәм Россия империясе, алга таба СССР, хәзер Россия Федерациясе – болар бер чылбырның бәйле кисәкләре. Монгол-татар басып алуларының моңа нигез салуы – хәзер инде гомумкабул ителгән, бары тик Россия тарихчылары гына танып җиткермәгән факт.
Тарихи дөреслек шунда: Урданың әлеге варислары, шул ук географик һәм милли-демографик киңлектә чыңгызыйлар традицияләрен мирас итеп алып, рус-татар симбиозы базасында барлыкка килә.
Аның нигезе – славян һәм төрки халыкларның кушылуы.
Мәскәүнең киләчәктә булачак күтәрелешенең башында чынлап та Куликово сугышы (1380 ел) тора, тик империя тарихчыларының без күнеккән, без ишетеп арыган интерпретациясендә (аңлатуында) түгел, чөнки чын хакыйкать, һәрвакыттагыча, алар тарафыннан яшерелә яки, әйтик, бөтенләй башкача була.
Ярый әле, бәхеткә диикме, бу вакыйгаларда катнашкан башкаларның дәлилләре бар, алар ярдәмендә чын бөртек күлчәдән (тиле бодайдан) аерыла да инде. Дөресен әйткәндә, инде күп тапкырлар кабатланганча, бүгенге көндә безнең өчен ачыш булган күп нәрсәне бөтен дөнья әллә кайчан белә.
Мәсәлән, 1380 елда Урус хан үлгәннән соң Алтын Урдада тәхет өчен гаскәр башлыгы Мамай белән чыңгызый токымы Туктамыш1 хан арасындагы көрәш Идел ханы Мамайны Бөек Литва кенәзе Ягайло белән берләштерә (моннан тыш, аның төп көчен ялланган венецианнар һәм генуэзлар отрядлары, кыпчак-татарлар, бортас-мордвалар тәшкил итә), ә Туктамыш ханны Дмитрий Донской, ягъни Мәскәү-Владимир кенәзлеге белән дуслаштыра, чөнки моңа кадәр чыңгызыйлар Урдасы Руська литвалылардан, шведлардан һәм немецлардан котылу өчен берничә мәртәбә ярдәм иткән була.
Мамайның бу вакыттагы төп максаты – яңадан Мәскәү.
Шул уңайдан, Россиянең рәсми тарихи хәтереннән чыгып киткән тагын бер фактны искә төшерергә кирәк: элек Александр Невский уңышларының нигезендә шулай ук Урда белән стратегик союз, аерым алганда, аның Батый ханның улы Сартак белән дуслашуы һәм Монголлар хаканаты башкаласы Каракорумга сәяхәте ята. Бары шул сәбәпле алардан хәрби ярдәм алгач кына баш күтәргән Новгородны, Нева елгасында шведларны һәм Чуд күлендә немецларны җиңүгә ирешә.
Тагын шуны да искә төшерик: XIII йөз ахырында – XIV йөзнең беренче яртысында рус кенәзләре үзләренең үзара сугышларында да Урда аксөякләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, һәм тегеләре еш кына үз гаскәре белән теге яки бу рус кенәзенә - әле Мәскәү, әле Рязань, әле Тверь кенәзенә ярдәмгә килә.
Рус кенәзләренең Урда ханнары туганнарына өйләнүләренең гадәти хәлгә әйләнүе шулай ук мөһим фактор булып тора.
Мәсәлән, Ростов һәм Белоозеро кенәзе Глеб Васильевич Сартакның кызына (христиан диненә күчкәч – Федора) өйләнә; 1317 елда Юрий Данилович Московский Үзбәк ханның сеңлесен хатынлыкка ала һ.б.
Тагын бер нәрсәне әйтеп китәбез: 1380 елда, ягъни Куликово сугышы вакытына Русьның төп дошманы Алтын Урда түгел, ә Литва була.
Русьның берләшүенә әлегә бик ерак. Рим Папасы православие динендәге русларга каршы игълан иткән икенче (1258 ел) һәм өченче (1262 ел) тәре походлары вакытында рус кенәзлекләренең төп союзниклары Алтын Урда гаскәре, ягъни литвалыларны һәм Ливон немецларын тар-мар итәргә булышкан монголлар, болгарлар, кыпчаклар һәм башка дала төркиләре була. Шуңа да карамастан, Көньяк-Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш рус җирләре әле һаман да бөек Литва кенәзе биләмәләре булып кала бирә һәм алар Урдага ясак түли. Ул гына да түгел: 1386 елда Литва Смоленск кенәзлеге территориясен басып ала, һәм инде хәзер чик Можайск шәһәре яныннан үтә.
Шулай да Куликово сугышына кайтыйк әле.
Тула шәһәре янындагы сугышта Мамай җиңелә.
Монда хәлиткеч рольне русның Дмитрий Донской җитәкчелегендәге засада полкы уйный. Бу сугышка Сергей Радонежский фатихасын бирә. Ягайло исә соңга кала, бары тик сугышның ахырына гына килеп җитә, ә эш узган була инде – руслар җиңә.
Шулай итеп, бу сугыш русларның монголлар белән сугышы түгел, ә бер монгол-кыпчак-рус гаскәренең икенче монгол-кыпчак-литва-итальян-рус гаскәре арасындагы сугыш була. Өстәвенә ике як гаскәрләре дә нигездә төрки кыпчаклардан тора.
Ә иң мөһиме – шул ук вакытта түгел, ә Куликово сугышыннан соң 150 (!) ел үткәч кенә, үзендәге эчке үзара сугышлар нәтиҗәсендә Урда хәлсезләнгәч һәм таркалгач кына, Угра елгасында каршылыкны кан коюларсыз җиңеп, һәм шуннан соң Русь ясак түләүдән котылгач кына көчләр берләшә һәм Мәскәү башка рус шәһәрләрен һәм аз санлы халыкларның җирләрен басып ала башлый.
1380 елдагы бу сугыш, Руська Мәскәү йөзендә үз көчләрен бергә туплау мөмкинлеген бирүче үзәкне күрсәтеп, шул чакта Туктамышка Идел ханлыгын буйсындырырга һәм Алтын Урданы берләштерергә ярдәм итә: ул Әстерханны басып ала һәм шул ук елның көзендә Сарайны буйсындыра. Алга таба, бер елдан соң, 1382 елда Туктамыш хан Идел болгарлары гаскәрләре һәм һаман шул ук рус отрядлары (Түбән Новгород кенәзе Дмитрий һәм Рязань кенәзе Олег отрядлары) ярдәме белән Дмитрий Донской гаскәрен җиңә һәм Мәскәүне ала. Шуннан соң Мәскәү Алтын Урдага ясак түләвен дәвам итәргә мәҗбүр була.
Бары тик 10 ел үткәч кенә, 1392 елда, Туктамыш, Тимурга каршы сугышка әзерләнгәндә, Нижний Новгород, Муром, Таруса һәм Мещера белән идарә итү хокукын инде чираттагы Мәскәү кенәзе Василий I гә сата.
Мамай исә Куликово сугышыннан соң Литвага кача, аннан генуэзлыларга – Кафа (хәзерге Феодосия) шәһәренә китә. Шунда тоткарлана һәм үтерелә.
Моның дәвамы тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч. Аның улы Мансур Литвада кала, ә аның улларының берсе, ягъни Мамайның оныгы, славян княжнасына өйләнә һәм шул никахтан кызы Елена Глинская туа.
Ул рус кенәзе Василий III гә кияүгә чыга һәм аңа ир бала табып бирә. Әлеге угыл киләчәктә русның Иван Васильевич Грозный дигән шәфкатьсез һәм канечкеч патшасына әверелә.
Язмыш дигән нәрсә бар нәрсәне дә менә шулай болгата, нәтиҗәне үзенчә чыгарып куя. Телисезме, теләмисезме: Рюриковичларның скандинавлар нәселеннән булган беренче славян-рус патшасының әнисе Мамайның туруны була...
Менә шуннан соң бәхәсләшеп, тартышып карагыз инде: кем-кем булган яки кем гаепле, кем хаклы, яисә кем кемне җиңгән... (З.Краснов, А.Халиков, О.Куленов).
Достарыңызбен бөлісу: |