Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



бет3/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25

Мәктәпләребездә туган телдә укытуга караш үзгәрсен иде. Мин үзем дә 5 нче класска кадәр рус мәктәбенең татар классында укып белем алдым. Тик 6 нчы класста безне рус классына куштылар. Бүгенге көндә татар авылларындагы мәктәпләр дә ябыла. Бу сан елдан-ел арта гына бара. Татар мәктәпләрен ябу – татар телен бетерү ул.

Мин үз телемне бик яратам. “Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы булыр.”- ди татар халык мәкале.


Ана телендә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүен күреп тә җаныбыз әрни.

Безгә, яшьләргә, үз халкыңның улы – кызы булу өчен аның гореф – гадәтләрен, җыр моңнарын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнерен тыңлап, ишетеп үсү кирәк. Ә үзебез татар телен саклап калу, үстерү өчен ниләр эшлибез?

Рус мәктәбендә татар теле дәресләрен теләп, яратып өйрәнәбез. Мәктәп, район, республикакүләм чараларда актив катнашабыз, татарча тапшырулар карыйбыз, газета-журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Якташ һәм республикабыз язучылары белән даими очрашулар үткәрәбез. Туганнарыбыз, дусларыбыз белән татарча аралашабыз. Татарча җырлыйбыз, сөйлибез, уйныйбыз, уйлыйбыз.

1996 нчы елдан бирле мәктәбебездә “Бәхетлеләр” драмтүгәрәге яшәп килә. Драмтүгәрәккә 5-8 нче сыйныф укучылары бик теләп йөри. Алар татар язучыларының драма әсәрләрен сәхнәләштереп, бик күп конкурсларда катнаштылар һәм даими рәвештә укучылар, ата-аналар алдында чыгышлар ясыйлар.Укучыларыбыз сәхнә аша аралашырга, саф татар телендә дөрес, матур сөйләшергә дә өйрәнәләр. Мәктәбебезнең иҗат белән шөгыльләнүче укучыларының шигырьләре район газетасында да, аерым “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән китапта да басылып чыктылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары телебезне саклап калу, үстерү өчен төрле кызыклы чаралар үткәрәләр. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе бездә даими алып барыла. Акция кысаларында укучылар, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек бик актив катнаша. Тәнәфесләрдә татарча җырлар җырлыйбыз, тыңлыйбыз. Татарча газеталар чыгарабыз, “Сабантуй”, “Ялкын” газета-журналларына күзәтү ясыйбыз, татар телендә телевизион тапшырулар карыйбыз, “Яңа гасыр” татар радиосын тыңлыйбыз. Рус милләтеннән булган укытучыларыбыз да бу бәйге кысаларында үзләренең татарча белүләрен күрсәтәләр. Кибетләрдә, урамда, ашханәдә – һәр җирдә татарча гына сөйләшәбез. Өлкән буын кешеләребезгә татар телендә аралашуыбыз бик ошый.

Якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән безнең мәктәптә очрашулар еш үткәрелеп тора. Минем кулымда якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗевнең “Җир китабы”. И. Гыйләҗевнең шигырьләрендә шигьри, юмарт, бай, милли җаны кырыс дөнья белән та ртыша. Ләкин барыбер ул – халык, милләт гаме белән яшәүче ир, ил агасы, аксакал булып күз алдына килеп баса. Халык язмышы, милләт – тел язмышы өчен борчылу, халкы белән горурлану хисләре белән тулы шигырьләреннән, чыннан да, “Болгар атлы халыкның да чаткыллары уйный миндә” дигән юллар белән килешми мөмкин түгел. “Татарлыгым торсын күренеп” шигырендә шагыйребез үз теле, үз милләте белән горурлану хисләрен яшермичә яза. ”Булмый кичереп” шигырендә шагыйребез татарча сөйләшергә оялган кызның “Не хочу я, мама, быть татаркой” дип елавын да...Чит милләткә хезмәт итүчене

Аңлап була, булмый кичереп...” – дип яза.

Ә якташыбыз, Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галиев үзенең “Рух” китабында туган телебезнең матурлыгын, көчен, тәмен, ямен түбәндәге юлларда менә ничек матур итеп сурәтләп бирә:

Минем өчен шушы телдә - кояш чыга,

Җир әйләнә, йолдыз калка.

Минем өчен шушы телдә - кошлар сайрый,

җилләр исә, дөнья гүли.

Минем өчен шушы телдә - Идел ага,

иген үсә, илем ныгый.

Минем өчен шушы телдә - тормыш гаме,

бәхет тәме, дөнья яме.

Якташ шагыйребез Рөстәм Зәкуанның шигырьләрендә милләт гаме, халык борчуы, тел, халык язмышы ята. “Туган теле кирәк кешегә” шигырендә

”Бабамнарның данлы узганнарын

Аңлата тик туган тел генә.

Серен ачар өчен Тукайларның,

Туган теле кирәк кешегә.”- дип яза ул.

Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү - Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернеттта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Мәктәп программасында гореф-гадәтләребезне, тормыш-көнкүрешебезне чагылдырган әдәби әсәрләр күбрәк булсын иде. Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.

Җандай кадерле гүзәл, Туган телем минем! Киләчәктә сине саклап, яклап кала алсак иде! Һичшиксез, мин дә борынгыдан ядкарь булып калган туган телемне - татар телен кадерләп саклармын, үземнән соң килгән буынга әманәт итеп тапшырырмын. Алдагы көннәремдә дә ерак бабамнар рухын рәнҗетмичә, туган телемә тап төшермичә яши алсам иде.
Әдәбият

1. Илдус Гыйләҗев “Яратканга күрә” китабы, “Горурлыгым”, “Булмый кичереп” Казан.Тат.кит.нәшр., 2006

2. Рөстәм Закуанов “Күңел тыкрыклары”китабы, “Туган теле кирәк кешегә”, 55 нче бит, Казан. “Идел-Пресс”.2009

3. Марсель Галиев “Рух” китабы, “Ана теле” 9-11 бит.Казан:Тат.кит.нәшр.,2005

4. “Сабантуй” газетасының “Үз телем” кушымтасы, 2003 нче ел

5. “Сүз – фикернең көзгесе”, “Маяк” иҗтимагый-сәяси район газетасы, №38 (9942) 28 нче март 2002 нче ел

6. Сафиуллина Ф.С., М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2002 нче ел

ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ САЛАГЫШ АВЫЛЫНЫҢ ТАРИХЫ ҺӘМ ОНОМАСТИКАСЫ

Газизов И.Ф.,

Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Салагыш авылы табигатьнең иң гүзәл почмагы булган Иж һәм Чулман елгаларының кушылган урынына урнашкан. Аның үткәне бездә зур кызыксыну уятты һәм без шушы хезмәтебезне язганда авылыбызның үткән тарихын, табигатьтнең һәр почмагының матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнүне төп максат итеп алдык.

Тикшерүләр барышында безнең туган төбәгебезнең үтә дә бай тарихын өйрәнү мөмкинлеге туды. Авыл төзелү ягыннан XIV-XV гасырларга барып тоташа. Казан ханлыгы чорында бу якларда беренче авыллар барлыкка килгәннәр. Моның шулай булуын безнең тирәдәге зиратлар һәм андагы ташлар раслап тора. Салагыш, Ямурза, Уразай, Рыс авылларының һәрберсенең икешәр зираты бар, димәк, алар оешу ягыннан бер яшьтәрәк, дип фикер йөртергә мөмкин. Халык телендә йөргән легендаларга ышана төшсәк, Иван Грозный Казанны алып, безнең якларда Ямурза авылы кешеләрен чукындыру 1553 – 1558 нче елларга туры килә. Шулай булгач, бу тирә-авыллар инде бу вакытта формалашакан булганнар.

1725 нче елгы картада “Иштирәк” авылы урманнары ачык чагыла[1].

Салагыш авылы “Иштирәк”, “Әвәлге оя”, “Иске авыл”, “Атабай” авыллары кешеләрен үзенә берләштергән. Салагышка башлангыч биргән кешеләрнең: татар, мари, чуваш, башкорт булулары да миндә зур кызыксыну уятты.

Өйрәнүләр барышында без укыган мәктәпнең тарихы, анда укыткан укытучылар, шушы мәктәптә укып чыкан укучылар бездә горурлык хисе уятты. Ә табигатенә килгәндә, аның искиткеч гүзәллеге, аның атамаларының тирән мәгънәле, кызыклы булулары безне җәлеп итте. Без аларның кулланылышка керү тарихларын өйрәндек һәм барысында туплап үзебезнең язмабызда чагылдырырга тырыштык. Авылыбызның зур тарихы, гүзәл табигатенең бүгенге көндә кайбер сәбәпләр аркасында юкка чыга баруы, су астында калуы күңелебездә тетрәнү хисләре уятты. Гомумән, һәр кеше үз туган ягы, үзенең ата-бабалары тарихын белергә тиештер дип уйлыйбыз без һәм бу бик мөһим нәрсә.

Бүгенге кыска гына эштә без авыл тарихына тукталмыйча, авылыбызның ономастикасына караган материаллар хакында гына сүз алып барырбыз.

Һич арттыру булмас, Салагыш шикелле табигать кочагына сыенып утырган авыллар бик сирәк. Кайчандыр Салагыш картлары да «гөлҗәннәт»не бик тә дөрес сайлап, ялгышмый утырганнар. Авылның бер ягыннан кул сузымында гына Иж елгасы акса, ә икенче ягында – Чулман челтерәп ята.

Авылның исеме сал агызуга бәйле яисә «сул агыш» сүзеннән дигән риваятьләр бар. Тел галиме Г.Саттаров «сала» сүзенең мәгънәсен «тармак, кушылдык» дип аңлата. Ягъни , бу очракта Салагыш елгасы зуррак елга кушылдыгы буларак шулай исемләнгән.

Безнең туган авылыбыз урманнарга, болыннарга бик бай. Һәм аларның һәркайсының үз тарихи чыганагы бар.



Авыл антропонимиясенә күзәтү ясаганнан соң, кызыклы гына фактларны ачыкларга туры килде. Элеккерәк заманнарда балаларга исем кушкан вакытта бу исемнең нәрсә аңлатуына игътибар итәргә тырышканнар. Шул ук вакытта кайберләре тарихи вакыйгаларга бәйләп, үзләренчә яңалык кертергә омтылганнар: Маргарита, Революта, Октябрина, Вил (Владимир Ильич Лениннан алынган), Ивс (И.В.Сталин хөрмәтенә), Энглес, Эрнест, Эльс, Лениза, Луиза h.б. Соңрак интернациональ исемнәргә өстенлек бирелә башлый: Роберт, Долорес, Индира, Фрит, Альберт, София, Эмма, Раида, Эльза, Эльмира, Лира, Марсель, Рафаэль h.б. Ә 1975нче елга кадәр безнең якларда Гөлназ исеме бөтенләй булмаган. Иң беренчеләрдән булып минем әнине шулай атаганнар. Ә инде хәзерге вакытта кабат борынгырак исемнәргә игътибар ителә башлады: Ислам, Сөйләман, Рәсүл, Нурислам, Мәликә, Асия, Мәлик, Йосыф, Галия, Әмир, Камилә, Мәдинә, Зөләйха, Зәйнәп, Зөhрә h.б.

Авылда бер үк исемнәр кабатлану сәбәпле, hәркайсына кушамат тагылган: Шома Шаех, Йомры Шаех, Кәрләттәй Шаех, Чөкәй Шаехы, Титеркә Шаехы; Дүнтик Салих, Батман Салихы, Әтәми Салихы, Әчми Салихы, Татар Салихы, Саңгырау Салих, Казан Салих, Пошмаган Салих, Кияү Салих; Бака Сания, Бәләкәй Сания, Мөшәрәп Саниясе, Әчми Саниясе, Дәүлем Саниясе, Әхтәм Саниясе, Мүтүк Саниясе, Балыкчы Сания, Шания-Саниясе, Чикерткә Сания h.б.

Һәрбер кушаматның үз тарихы бар.Мәсәлән: читтә йөреп кайткач Касыйм үзен Костя дип атаган, ә өлкән кешеләр аны Күчтә дип атаганнар. Шушы кушамат аларга буыннан-буынга тагылып йөри.

- Хәсән абый hәрвакыт кукуруз басуын эшкәрткәнгә «Кукуруз Хәсән» булып кала.

- Бабамның бабасы үтә кырыс, каты куллы кеше булган, шуның өчен аны “Чаган Габдулла” дип йөрткәннәр, чөнки чаган агачы кипкәч, бик каты була. Бу кушамат белән аның бөтен нәселен атаганнар.

- Өлкәнәй - нык озын буйлы Мөхәммәтгәрәй бабай.

- Гитара- бертуктаусыз такылдап, һәрбер нәрсәгә кысылып, башка кешеләргә яшәргә тынычлык бирмәгәнгә Алмазия апага кушылган.

- Шикәр- Рафинад исемле абый.

- Бразилия фильмында Эстер исемле герой бар иде. Аның язмышына охшаш язмышлы яңа гына кияүгә чыккан күрше авыл кызы Ләйсәнгә “Эстер” кушаматы “ябышып калды”

- Ябыштырам Рафаэль- Горький өлкәсеннән күчеп кайткан егет татарчаны начар белә иде. “Сугам” дигән сүзне “ябештерәм” дип йөреп, үзе “ябыштырам” булып калды.

Авылда таралыш алган зоонимнар да бик үзенчәлекле. Терлекләргә кушаматлар аларның төсенә карап, ниндидер үзгәлекләренә карап кушыла. Галимнәр тикшерүе буенча исемле сыерлар исемсезләргә караганда сөтне күбрәк бирә. Шуңа күрә hәр авыл кешесе сыерларына, гомумән йорт хайваннарына кушамат тага: Каракай, Акмаңгай, Алакай, Чернушка, Машка, Ромашка, Ландыш, Мишка, Борька, Акбай, Барсик, Актүш, Сарбай, Нюша, Толстушка, Васька, Кәтүк h.б.

Топонимнарга, ягъни географик атамаларга килгәндә, минем туган авылым аңа да бик бай. Җирле орографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар: Нәҗми Мулла сырты, Колбасный сырты, Алмалы тавы, Кортлык тавы, Кышкы тау, Ә үлияләр тавы, Читән тавы, Тизкул тавы, Бурлар кышкысы, Юлбирде тавы, Бирдекәй тавы, Чирмеш тавы, Конюх тавы, Олы тур тавы, Бәдиг тавы, Хөсәен тавы h.б. Боларның hәрберсенең үз тарихы бар. Мәсәлән: Чирмеш тавы – бу тауга чирмешләр үлгән малларын күмгәннәр; Кортлык тавында – кортлык булган, ә кайберләре кеше исемнәре белән бәйләнгән.



Кырлар, басулар:Архангель басуы, Олы Тарлау, Кече Тарлау, Өч Тирәк басуы, Нарат борыны басуы, Кармыш басуы, Гөлҗимешлек басуы, Рыс басуы, Акбалчык басуы, Мөлхия басуы, Паром буе басуы, Куянлы басуы, Хәмзә басуы. Бу басулар үскән үсемлекләргә hәм кеше исемнәренә бәйле. Мәсәлән: Яңабасу- агачларын төпләп, моннан 40-50 еллар элек кенә ясалган, башта басу була, ә хәзер болын.

Хәмзә басуы - тарихы кызык. Хәмзә дигән тракторчы басуда сукада икән. Бик тартасы килә. Шулчак юлда машина күренә, тартырга сорый, ә тегеләр туктамый, вакыт юк диләр. Шуннан Хәмзә: “Ярар, сезнең кире кайтасыгыз бар әле”- ди дә басуны, юлны аркылы сукалап куя.



Печәнлек, болын hәм көтүлек исемнәре: Фәттах җире- бу болынны, агачларын төпләп, Фәттах исемле кеше ясаган.

Җитен ышнасы - урманнарны янгыннан саклау өчен полоса киселгән, хәзер печән леккә әйләнгән. Элек бу җирләргә җитен чәчкәннәр.

Уразай болыны - колхозлашканчыга кадәр бу урынга килеп Уразай авылы печән әзерләгән.

Алмагачлык сырты, Гафия болыны, Галифә болыны, Олы атау болыны, Кече атау болыны, Куян атавы, Паром буе, Тимерчыбык эче, Урта ком болыны, Аръяк болыны, Юлбирде болыны, Ана көймә болыны, Танатар болыны, Бәсмәт болыны, Иске Авыл болыны, Военкамат болыны.



Урман, агачлыклар: Астафий (калын нарат урманы)- Астафьев дигән бай җирләре булган. Пәрәвез (гел каенлык).

Әркүш (каен урманы)- Аркадий дигән кешенең бай җирләре.

Йосыф әрәмәсе- Йосыф дигән кеше агачларын төпләп болын ясаган. Хәзерге вакытта бу урында печән чапмыйлар һәм ул әкренләп әрәмәлеккә әйләнеп бара.

Мотай урманы, Наратлык, Көнтү урманы, Рыс урманы, Барҗы урманы, Мәйдан таубашы урманы, Шаршады урманы, Теркелек урманы, Корбанай урманы. Урман исемнәре күбрәк кеше hәм авыл исемнәреннән алынган.



Юл hәм сукмаклар: Насосный юлы, Читән юлы, Мөлхия юлы, Төзкул юлы, Тарлау, Мәдьяр юлы, Бурлар сукмагы – элегрәк вакытларда колхоз эшеннән калырга рөхсәт ителмәгән, жиләккә hәм гөмбәгә барган авыл кешесе олы юлдан кайтмыйча, качып тар гына сукмактан кайткан. Бу сукмак «Бурлар сукмагы» дип аталган. Хәзер бу сукмакны агач баскан, шулай булса да урын шул исемдә калган.

Сазлыклар: Олы саз, Мүкҗиләк (монда мүк җиләге үсә), Торна сазы (торналар күп төшә) , Дуңгыз сазы (дуңгыз фермасы буенда).

Тугайлар: Җидекүл (кайчандыр бу урында җиде күл булган), Таңатар. Чокырлар, ерганак исемнәре: Рәфис чокыры (1941нче елда басуда эшләгәндә Фәгыйлә апа Рәфис исемеле малаен шушы чокырда таба), Пәри ермагы, Эт чокыры, Шүрәле чокыры h.б.

Гидрографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар.



Чишмә, инеш, елга исемнәре: Төчкәнәч, Изгеләр чишмәсе, Әҗәү елгасы, Мәдьяр чишмәсе, Әүлияләр чишмәсе.

Күлләр, буалар. Упкан күл – 1979 нчы елның 1нче маенда тигез урын убылып кереп китә hәм аның урынында зур күл барлыкка килә. Ә иң беренче тапкыр шушы урынның убылуы 1869нчы елда була.

Нәдрәй күле, Киндер күле, Гарифә күле, Баз күле, Ят балык күле, Бака күле, Шүрәле күле.



Кое исемнәре күбрәк казучы кеше яки урнашу урынына бәйле исем алган: Бөркет коесы, Сәгъди коесы, Конюх коесы, Исхак коесы, Бакырлы кое, Читән коесы. Хәзерге көндә күрше Ямурза авылында казылган кое нефтьчеләр тарафыннан казылганга «Нефтьчеләр коесы» дип йөртелә.

Ойконимик терминнар hәм алардан ясалган географик атамалар.



Урам исемнәре : Элек Атау, Бишөйле, Чебенле, Себерке, Никкүчтем (Рыс авылын су басу нәтиҗәсендә басуга килеп утырган Рыслылар суга тилмереп, «Никләр күчтем» дип зарланганнан «Никкүчтем» урамына әйләнә, халык телендә) урамнары дип аталса, бүгенге көндә «Ленин», «Совет», «Вәҗи», «Пионер», «Тукай» урамнары дип йөртеләләр.

Тыкрыклар. Элек «Чирмеш тыкрыгы», «Хөсәен тыкрыгы» дип аталган булсалар, хәзергесе көндә тыкрык исемнәре кулланылышта юк.

Авылның элек биш капкасы булган. Алар: Атабай капкасы, Конюх капкасы, Красный Бор капкасы (Коасный Борга чыгу юлы), Барҗы капкасы (Барҗыга чыга торган юлда), Бөркетләр капкасы (Бөркетов Мулламөхәммәтләр янында) дип аталганнар. Хәзергесе көндә безнең якларда авыл капкалары юк, шуңа күрә кулланылыштан бу исемнәр дә төшеп калды.



Күпер исемнәре: Атау күпере, Барҗы күпере (Барҗы авылына чыга торган юлда булганга шулай атаганнар), Түмә күпере, Балчык күпере (балчыктан ясалган), Исмәй күпере (Исмәй исемле кеше салган), Палавыз күпере (Балавыз сүзеннән алынган, чөнки анда кортлык булган).

Без мисалга китергән бу ялгызлык атамаларының бик кечкенә бер өлеше. Әле аларны тирәнтен өйрәнергә hәм өйрәнергә кирәк. Бу бик күп вакыт hәм зур тырышлык таләп итә.

Шул рәвешле, авылыбыз табигатенең искитәрлек үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр дөньясын өйрәндек, алар яшәгән һәм үзем печән әзерләшкән болын, басу-кырларның, җиләк-гөмбә җыйган урманнарның, су коенган сулыкарның, үзем басып йөргән һәр юлның-сукмакның тарихи атамаларын белү бәхетенә ирештек. Ә шулай да, шушы гүзәл табигатебезнең нефтьчеләр тарафыннан пычратылуын, Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле күп җирләрнең су астында калуын һәм әкренләп туган авылыбызның таркала һәм бетә баруын ачыкларга туры килде. Шушы тискәре күренешләр алдында үзебезне көчсез дип санаудан да авыр хәл бармы икән? Безнең бар җиһанга “Кагылмагыз авылыма, пычратмагыз табигатьне, тимәгез аның бай тарихына, калдырмагыз су астында!” дип кычкырасыбыз килә.
Кулланылган әдәбият.


  1. Фирдәус Гарипова. «Авыллар hәм калалар тарихы». Казан, 1997 ел.

  2. Раиф Мәрдәнов, Ирек Хадиев. «Әгерҗе төбәге тарихы». Казан , 2003.

  3. И. Вахитов. «Мәйдан» журналы. №6. Яр Чаллы, 2008.

  4. Чыңгыз Мусин. «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр». Казан. 2008

  5. Гариф Ахунов. «Салагыш таңнары» Казан, 1980.

  6. М.Ш. Исламов. «Татарстан АССР Әгерҗе районының Пушкин исемендәге колхозына 50 ел». Салагыш , 1980.

  7. Мансур Вәли-Барҗылы. «Әгерҗем – йөрәк җырым». Казан, 2000 .

  8. Музей материаллары.

ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР, ДӘРЬЯ ТӨБЕНДӘ МӘРҖӘН БАР
Галиуллина А. Яр Чаллы шәһәре,

М.Вахитов исемендәге №2 гимназия,

Фәнни җитәкче: Нурисламова Э.Ә.
“Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар” дип, халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз. Сүзгә бай булу башка фәннәрне үзләштерергә дә ярдәм итә, тел белгән кеше фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерә ала, аның сөйләме дә төгәл һәм тәэсирле була. Димәк, тел – ул кешенең, шәхеснең беренче күрсәткече, хәтта акыл мөмкинлекләренең күрсәткече. “Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы”,- диләр бит. Тел гыйлемен үзләштерергә теләгән кеше сүз байлыгын даими арттырырга, үз сөйләмен камилләштерергә, әдәби тел нормаларын үзләштерергә тиеш. [М.С.Артюшкина, Р.Р.Мәүләтшина, Ф.М.Нигъмәтҗанова, Р.Н.Хөсәенова 2007:3 ]

ЮНЕСКО галимнәре тикшеренүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарлар (81 процент) үз ана телләрен яхшы белүче милләтләр исәбендә, 5 миллион кеше татар телен белә. Җир йөзендә 6 мең тел бар дип исәпләнелә. 2500 телгә югалу куркынычы яный. Моның төп сәбәбе: “эре” һәм “көчле” милләтләрнең аз санлы халыкны яулап алуы, таралган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан уңайлы дип табылган телдә рәсми документлар алып бару, мәктәпләрдә белем бирү, үзара “популяр” телдә аралашу. Әгәр дә җәмгыятьтә 30 процент бала ана телен өйрәнми башлый икән, димәк, телгә югалу куркынычы яный. Җир шарында һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Төркиләргә караган якут, тува, хакас, долган, алтай телләренә дә шул язмыш яный. Европа илләрендә дә 123 телнең тугызы гаип булган, егерме алтысы – югалу алдында. Тагын 38 телгә шундый афәт яный. Тел юкка чыкса, шул телдә сөйләшүче халык та юкка чыга. [ Р.Камалетдинова “Сөембикә” 2009 №6: 21]

Татар телебез Казан ханлыгы чорында ук халыкара аралашу теле – илчеләр теле булган. Хәтта Казан ханлыгы җимерелгәч тә, рус дәүләтчелегендә яшәп тә халкыбыз ана телен саклый алган. Әлбәттә, бу үзеннән-үзе, җиңел генә бармаган. Чукындырулардан качу өчен илен-җирен калдырып китәргә мәҗбүр булган килеш тә татар булып калу, ана телендә сөйләшү хокукы өчен көрәшкән минем халкым. 90 нчы елларда без дә, олуг өметләрне байрак итеп, мөстәкыйльлек, суверенитет алабыз дип, көрәш мәйданына чыктык. Тик ни аяныч, тарихтан сабак алып, язмыш биргән олы форсаттан файдалана белмәдек. “Татар акылы төштән соң”,-дигән гыйбарә хак шул. Хәер, шул чакта ачылган татар гимназияләре, балалар бакчаларының күбесе әйбәт кенә эшләп китте. Әмма, бар мөмкинлекләрне эшкә җигеп, яңа үрләр яуларга, үз позициябезне ныгыту максатында гөрләтеп эшләргә безгә нидер комачаулады. Татарга хас таркаулыкмы? Әллә бердәмлек, тупланганлык, милләтпәрвәрлек җитмәүме? Бүген менә “хөр” Татарстанда милли хәзинәбез – телебез юкка чыгу алдында тора. Кайчандыр халыкара аралашу чарасы өчен яраган телебезне юк итү өчен әллә ничә гасырлар буе дәвам иткән рәхимсез көрәш яңадан көчәйде. Имеш, мәктәпләрдә милли телдә укыту Россиянең бердәмлегенә яный, җирле элита мәктәпләрне үз сәяси максатларына ирешү өчен файдалана икән. Ә чынлыкта, бу канунның төп максаты милли телләрне мәктәпләрдән сөреп чыгару.

Татар фамилияле, әмма милләт язмышына битараф кешеләрнең, бәлки моңа исләре китмәс. Әмма тел сагында торган әдипләр, зыялылар моның нинди хәтәр хәлгә китерәсен, төпсез упкын янаганын бик яхшы аңлыйлар.

Димәк, бабаларыбыз гасырлар дәвамында энҗе бөртегедәй туплаган тел дә, мәдәният тә җуела, югала. Ә моның афәткә илткәнен без беләбезме?! Соңгы егерменче гасырда гына өч мәртәбә алфавит алыштыру – гарәп имлясыннан латин графикасына, аннан кириллицага күчү халкыбыз тарихы, мәдәнияте өчен эзсез уздымы? Борынгы заман кулъязмаларын, әйтик, “Хөсрәү вә Ширин” кебек ядкарьләрне галим-голәмә генә укый ала. Дөрес, мөгаллимнәр, укытучылар аркылы алар халыкка ирешә.

Яңарыш вакытында Кол Галиебезнең “Йосыф кыйссасы” халыкка кайтты. Бәхеткә, Тукаебыз безгә һаман да рух, көч биреп тора. Ә бит тел язмышы – халык язмышы, дигән сүз ул. Безнең тарихыбыз, хәтеребез, рухыбыз, иманыбыз анда. Хәтерсез, имансыз калган халыкның киләчәге юк. Шул хакыйкатьне онытып, соңгы вакытларда глобализация хакында сүз куертабыз. Әмма глобализациянең икенче ягы да бар. Туган телен, ата-анасын белми торган кешегә маңкортка әйләнүенең нинди хәвефле хәлгә китерәсен классик язучыбыз Чыңгыз Айматов моннан шактый еллар еллар элек сурәтләгән, киләчәк буыннарны кисәткән иде инде. Теле булмаган халыкның милли хәтере дә, милли горурлык хисе дә юкка чыга. Кыйбласы югалса, милләт үзе дә тузанга әйләнә.

Теләсә нинди җәмгыятьнең рухи мәдәниятендә ике бертөрле реаль үзлек була: беренчесе – тотрыклыклылык, гармония һәм бердәмлек, икенчесе – үзгәрешләр, конфликтлар, киеренкелек һәм хәл ителмәгән проблемалар. Теләсә нинди җәмгыятьнең, шул исәптән беәнең җәмгыятьнең дә, мәдәнияте халәтен анализлаганда һәм бәяләгәндә, моны истә тотарга кирәк.

Рухи мәдәният үсеше дәрәҗәсе җәмгыятьтә тудырылучы рухи хәзинәләр күләме, аларның таралу масштабы һәм аларны кешеләр, шулай ук һәр аерым кеше үзләштерү тирәнлеге белән үлчәнә. Теге яисә бу илдә рухи прогресс дәрәҗәсен бәяләгәндә, шул илдә фәнни-тикшеренү институтлары, университетлары, театр, китапханә, консерваторияләрнең, мәктәпләрнең һ. б. күпме булуын Һәм халыкның нинди телдә аралашуын белү мөһим.

Җәмгыятьнең мәдәни үсешенең тагын бер критерие – кешенең иҗади көчләрен, сәләтләрен һәм талантын үстерү һәм күрсәтү өчен шартларның булуы. Мондый шартларга төрле уку йортлары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, студияләр, клублар, үзешчән театрлар һ. б. керә. Олылар һәм балаларның иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга шулай ук мәдәни үзәкләрнең якын урнашуга яисә аларга юлны кыскартырлык транспортның яхшы йөреп торуы, ягъни мәдәниятнең инфраструктурасы дип аталучы нәрсәнең – рухи хәзинәләрне җитештерүгә һәм куллануга хезмәт итүче чаралар комплексының булуы ярдәм итә. Аз үскән инфраструктура аркасында безнең илдәге югары уку йортларында, мәктәпләрендә татар телендә аз бала укый.

Тел һәм әдәбият –ул безнең рухи байлыгыбыз.Тел, рәсми дәрәҗәсе сакланып, кулланылыш даирәсе киң булганда гына үсә ала. Телне гаиләдә, башлангыч сыйныфта ныклап өйрәнгән очракта ул хәтергә мәңгегә сеңеп кала дигән фикер еш кабатлана. Ләкин дәүләт хезмәткәрләре дә телне яхшы белсә, ул телгә сорау булса, тел үсә.

“Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам? ”,- дигән сорау һәркемне борчыса гына, тел саклана ала. Бүгенге яшьләрнең күбесе “Татар теле белән кая барасың?”-диләр. Ә бит кеше башта үз телен камил белергә, моннан тыш чит телләр белергә тиеш.

Башка телләрне үзләштерү фикере Я. А. Коменскийның “Бөек дидактика” хезмәтендә үк аеруча игътибарга алына. Аның лингводидактик концепциясе буенча, белемле кеше берничә телгә ия булырга тиеш: үз телеңне белү – шәхси тормыш өчен, күрше халыклар теле – аралашу өчен, латин теле – фәнни эчтәлектәге китаплар уку өчен, һәм өстәмә рәвештә фәлсәфәчеләр һәм табиблар өчен – грек һәм гарәп телләре, дин әһелләре өчен грек һәм яхуд телләрен белү кирәклегенә басым ясала.

Профильле укыту билингваль(күптелләр белүче) шәхес тәрбияләүгә аеруча басым ясый, чөнки табигать һәм математика юнәлеше фәнни стильне чарласа, филология юнәлеше телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген үстерә. Үз чиратында Бердәм дәүләт имтиханының рус теленнән, ә дәүләт имтиханының татар теленнән булуы берникадәр ике тел өйрәнү арасында чикләүләр тудыра. Әлбәттә, мондый шартта өстенлек рус теле ягында. Бүген мәктәпләрдә укучыларның да, укытучыларның да телләрне яхшы белүе шарт. Ике телне белгән кеше интеллектуаль яктан көчле. Ул бер чит телне өйрәнсә, әхлаклы шәхес була, җәмгыятькә күп файда китерә.

Бүгенге көндә, заманча икътисади һәм социаль-мәдәни шартларда, халыкара аралашу чарасы буларак телләр өйрәнү әһәмияте үсеш кичерә, чөнки телләрне камил белү милләтара килешү һәм стабильлелек урнаштыру өчен, конкуретлык шартларында хезмәт базарында үз йөзеңне саклап калу өчен хезмәт итә. Мин туган телем - татар теленә дә шундый өлеш тияр дип ышанам.


Әдәбият
Артюшкина М.С.,Мәүлетшина Р.Р, Нигъмәтҗанова Ф.М., Хөсәенова Р.Н. Тел-белемнең баскычы.-Казан: Мәгариф, 2007.

Гәрәева Н.Г.,МаксимовН.В.,Зыятдинова Ә.Ә. Тел – акылның баскычы.- Казан: Мәгариф, 2007.

Кәримуллин Ә.К. Тел – милләтнең сакчысы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.

Камалетдинова Р. Өмет белән өметсезлек чигендә.-”Сөембикә” 2009 №6-21-23б.

Хаков В. Тел – тарих көзгесе - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.
ТЕЛ – МИЛЛӘТ САКЧЫСЫ
Галиуллина М.Р.

Кукмара 3нче номерлы

муниципаль гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Нәҗмиева В.Г.


Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.

Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре... Шулар арасында үзебезнең туган телебез - татар теле дә бар. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үз бер тылсымлы дөнья. Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Элекке әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән.

Бүген көндә ул ни хәлдә? Бездән соң киләсе буынга җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме соң аңа? Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң? Бер яктан караганда бу гади генә сорау кебек. Икенче яктан караганда ул катлаулы, шул ук вакытта барлык татар милләтеннән булган кешегә уйланырга мәҗбүр итә торган сорау. Бу сорауга җавап эзләгән кеше битараф калырга тиеш түгел, минемчә. Бу милләтнең бүгенгесе, киләчәге белән бәйле. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул—тулы милләт, яртысы сөйләшә икән—ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә... Бүгенге көндә туган телебездә сөйләшкән халыкның саны куандырырлыкмы? Минем уйлавымча, әллә кая ерак китәсе түгел. Шушы үз Татарстаныбызда яшәүче татар милләтеннән булган халыкның күпмесе генә үз туган теледә сөйләшә икән. Татар мохитында үсеп тә, киләчәктә нәрсәгә ул татар теле дип, үз балаларына бер авыз татарча сүз өйрәтмәгән гаиләләр дә җитәрлек бит. Безгә хәзер «Уян, Татар!» дип кенә түгел, «Телне сакла, Татар!» дип кычкырырга кирәк.

Бүгенге көндә ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп укыган укучылар яшьтәшләрем саны бик азайды; матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бөтенләй юк дәрәҗәдә. Ә бит китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап—татар өчен яшәү символы ул! Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлыйлар. Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе—йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым.» Минем уйлавымча, мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә, һәр затта булырга тиеш.

Ходай һәр кешене телле итеп ярата. Әти-әнинең бурычы шул телне дөрес, матур итеп балага җиткерү һәм сеңдерү. “Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көләгән”, дип яза Г.Тукай. Димәк, телебез балага бишектә үк сеңә. Һәр ата-ана баласын иң беренче үз газиз туган теле белән таныштырырга, шул телне бала күңеленә сеңдерергә бурычлы. Аннан соң гаилә телне баетырга, аны яшәү коралына әверелдерергә тиеш. Тел гаиләдә яшәү коралына әверелсен өчен, әти-әни үзара балалары белән бары тик туган телдә аралашырга, туган телнең матурлыгын күрсәтә белергә, тирән мәгънәсен тоемларга омтылса яхшы була.

Бүгенге 21 нче гасыр татар гаиләсе, анын яшәү коралы нинди? Әлбәттә, әгәр әлеге гаилә чын татар авылында икән , бу очракта куркыныч янамый. Ә инде авылдан читкәрәк китәбез икән, әлеге мәсәлә катлаулана. Күпчелек гаиләләрдә үзләре татар милләтеннән ,татар телен яхшы белүгә карамастан ата-ана үзара рус телендә сөйләшә. Әгәр дә ата-ана башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә. Аларга тумыштан бирелгән тел, ачылмастан, йомыла. Тел - ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсән, ул тиз исраф ителә. Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган» дип әйтмәгәннәр.

Әлегә нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тел -милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Шуңа күрә телнең беренче тоткасы –гаилә дип әйтәбез.

Телнең яшәешендә белем бирү учагы һәм җәмгыятьнең роле дә бик зур.

Бүгенге көндә баланың туган телен белмәүдә мәктәп, белем бирү учагының да гаебе юк түгел, минемчә. Билгеле, нигездә мәктәпләрдә укыту рус телендә алып барыла. Безнең шәһәрләрдәге, поселоглардагы татар дип аталган мәктәпләребездә дә, күп фәннәр русча укытыла. Бала­лар үзара русча сөйләшәләр. Ни өчен? Минемчә, төп сәбәпләрнең берсе – бердәм дәүләт имтиханы.

Татар теленнән кала барлык фәннәрдән дә имтиханны рус телендә тапшырырга кирәк. Бала телиме -теләмиме рус телендә укырга мәҗбүр була.

Күп вакыт ата-аналар балам русча белсен, русча укысын, рус теленнән баш­ка яшәү авыр, җәмгыятьтә урын алу кыен, ди. Гадәттә, мондый ата-аналарның күпчелеге үз вакытында рус телен начар белү аркасында интеккән, авырлык­лар күргән була. Алар балаларына андый язмыш теләмиләр. Моны аңлап була. Беркем дә үз баласына начарлык теләми. Укысыннар балалалар русча да, ин­глизчә дә, французча да, немецчә дә. Татар кешесе башкалардан ким түгел. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган теле­без икәнлеген онытмасыннар иде алар. Үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урын­нарын алгач, Тукаебызга ияреп «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркы­лы» диярлек булсын киләчәк буын татарлары.

Шул ук вакытта без заманнан да аерылырга тиеш түгел. Хәзерге заманда русча белми калу мөмкин түгел. Ул тел, телисеңме, теләмисеңме, инде һәрбер йортның эченә кергән, кереп кенә калмаган, оялаган. Телевидение, радио каналлары барлык тапшырула­рын диярлек рус телендә алып бара. Бүген русча белмәүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шунлыктан, телебез өчен беренче куркыныч баланы бишектән үк туган телендә тәрбияләмәү булса, аның икенчесе— бүгенге көндәге бердәм дәүләт имтиханы, телевидение һәм радио. Өченчесе—ишек атлап чыккач та рус телендә кайнап торган тормыш.

Тик боларны котылгысыз фаҗига итеп карарга ярамый.

Патша Россиясендә татар теле дәүләт теле дә булмаган, хөкүмәт татарлар өчен милли мәктәпләр дә ачмаган. Киресенчә, аларны бик кысрыклаган, ничек тә булса бетерергә тырышкан. Тик татарлар телләреннән бизмәгән. Алар үз көчләре белән дистәләрчә мәктәпләр ачып, миллионлаган тиражлы китаплар, дистәләрчә газета-журналлар чыгарып, Россиянең иң укымышлы халкына әверелгәннәр. Чөнки ана теле беренче урында торган, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачылган.

Йодрык-төен. Ул язылса-аерылыр бармаклары... Өчпочмаклар булып калыр- өзсәң йолдыз канатларын. ...Бүлсәң бишкә бер халыкны аннан—исем калыр бары..

БӘЕТЛӘРНЕҢ ҺӘМ МӨНӘҖӘТЛӘРНЕҢ ХӘЗЕРГЕ ТОРМЫШТАГЫ РОЛЕ

Гафурова К.,

Бөгелмә муниципаль районы

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

3 нче урта гомуми белем мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шәкүрова Р.Р.


Әдәбиятыбыз тарихында, берара, мөнәҗәтләр, бәетләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелә, берникадәр вакыт зур дөньяга чыга алмый тора. Моның сәбәбе нәрсә дә соң? “Янәсе, аларда ислам дине белән бәйле хис- фикерләр өстенлек ала, янәсе, дин-халык өчен әфьюн ул. Шулай булгач, дин белән бәйле әсәрләр дә юкка чыгарылырга тиеш. Әнә шундый карашлар нигезендә мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыклырына кертелмәгәннәр, китап-журналларда басылмаганнар, алар хакында фәнни сүз дә әйтелмәгән. Гомумән, алар фәнни һәм иҗади җәмгыятьчелектән читләштерелде”- дип яза филология фәннәр докторы Фатих Урманче.

Бәет үзәгендә яшәү белән үлем фәлсәфәсе, лирик һәм фаҗигаи фондагы сурәтләр белән “мин” исеменнән кешенең гүзәл сыйфатлары тасвирлана. Хәятыннан аерылган кешенең шул сөекле иле, гаиләсе, хезмәте, яшәеше тормышка гимн булып сурәтләнә. Минем бәетләрнең нәкъ менә шул шәхси вакыйгаларга багышланганнарына тукталасым килә. Галимнәр мөстәкыйль рәвештә, нәкъ бәет буларак, шәхси фаҗигагә багышланган бәетләр буларак килеп чыга башлавын аларны тикшереп исбатлаганнар.Темалар чикләнсә дә, бәет жанрында эчтәлек, шигърият традицияләренең бер үк юнәлештә үсүе артык үзгәрешсез кала. Үлемгә багышланган бәетләрнең төп фикере –аерылу, якты дөньядан китү фаҗигасе (Мәсәлән: Чистай районының Татар Гаделшасы авылында туып үскән Рамилгә багышланган ”Рамил бәете” (көтү көткәндә яшен сугып үтерүе турында), Спас районы Иске Рәҗәп авылы егетенә багышланган “Рәфис бәете” (сау-сәламәт килеш, мотоциклына утырып, печәнгә киткән җирендә җан бирә).

Буа районында яшәүче Шакирә апаның сөекле улына багышлап язылган “Динис “бәете”. Бу бәеттә авторның кешеләргә җиткерәсе теләге: бала кайгысын кичерергә беркемгә дә насыйп булмасын.

Шулай итеп, бәетләрнең иҗат ителү максаты - иң якын кешеләренең изге рухына дога булып барып ирештерү теләге.

Мәңгелеккә күчкәннәргә багышланган бәетләр арасында Арча районы Казанка авылында яшәгән Хәйретдин бабайга багышланган “Хәйретдин бәете”, Чирмешән районы Кара Чишмә авылында яшәгән Хәзинә апага багышланган “Хәзинә әнием бәете”, Әлмәт шәһәрендә гомер иткән Зәйнәп апага багышланган “Зәйнәп бәете” бар.

Апа-абыйларга, әби-бабайларга, әти-әниләргә багышланган бәетләрне аерым бер төркемгә кертергә була. Бу бәетләрне укыганда үзеңне җан авазы ишетелгәндәй хис итәсең.

Мәңгелеккә йомдың, әнием, күзең,

Йөрми инде гәүдәң янымда.

Юклыгыңны үзем төшенсәм дә,

Аңлый алмыйм әле аңымда. ( “Хәзинә әнием бәете”)

Бу юлларны укыгач, тормышның, якыннарыңның кадерләрен белергә кирәк икән дип, уйлап куясың.

Кеше яшәү өчен туа,

Ә гомеркәй бер генә...-дип әйтәсе килә.

Мине аеруча әле яшәү тәмен дә тоеп өлгермәгән язмышлар бик нык тетрәндерде: 20 яше дә тулмыйча бу фани дөньяны, туганнарын калдырып киткән яшьләрнең, фаҗигале төстә һәлак булучыларның саны аеруча күп булуы тетрәндерде. Мәсәлән: “Илиза бәете”. Кыз, Чаллыдан кайтканда юл һәлакәтенә эләгеп, фаҗигале төстә вафат була. Бу дөньяда бары 19 ел да ике ай биш көн генә яшәп кала ул. Норлат районында туып үскән Илгизгә багышланган “Илгиз бәете”ндә Әлмәт шәһәреннән командировкага килгән машина Илгизне эштән кайтканда бәреп үтерүе сурәтләнә.

Соңгы елларда иҗат ителеп килә торган шәхси фаҗига бәетләрендә туганнардан аерылу, бәхилләшү, сагыну хисләре бирелә һәм аларның кайгыларын шушы төр әсәрләр аша сөйләп, хәлләрен җиңеләйтәселәре килә.

Бәетләрнең төзелешен өйрәнеп, галим Фатих Урманче “бисмиляһи вә билляһи” дип башлануына игътибар итә. Элек-электән мөселманнар һәр эшне “бисмиллаһи” дип башланганнар.



“Бисмилләһи” -дип башладым,

Бу бәетнең башларын.

Яшисен дә яшәмичә,

Гүргә керде башларың. ( ”Динис бәете”)

Бәетләр бетем өлеше булу белән дә үзенчәлекле.

Онытмагыз, ата-ана

Мәңгелек түгел икән.

Елларүткәч, яраларым

Бераз басылыр микән? ( “Рәҗәп бәете”)

Бәетләрдә үгет-нәсихәт бирелә. Димәк, бәетләрнең вазифалары: яшь буынга тәрбия бирү, халыкны бердәмлеккә, дус яшәүгә чакыру. Әлеге тема һәр буын кешесенә бик таныш.

Мөнәҗәтнең эчтәлегендә аерым кешеләрнең тормышында булган фаҗигале хәлләр, шул хәлләр турында Аллаһе Тәгалә белән киңәшү, аның белән кайгы - хәсрәтләрне уртаклашу ята.

Менә шунда шатланам да үз-үземә ямь табам,

Шул ямь илә ачы хәсрәт, кайгыларымны ябам. (“Кайгыларымны ябам”)

Автор мөнәҗәттә моң - зарларын сөйли, кылган гөнаһлары турында уйлана, Аллаһе Тәгаләдән гөнаһлары өчен гафу итүне, рәхимлелек, шәфкатьлелек сорый.

И Ходаем, рәхмәтеңне үзең салгыл,

Гөнаһыма чумдым инде,тартып алгыл. (“Тәүбә итәм”)

Мөнәҗәтләрдә милләттәшләребезнең дөньяга карашлары, хис-омтылышлары тасвирлана.

Безнең Бөгелмә шәһәрендә дә мөнәҗәт иҗат итүче бабай бар, исеме -Миңнезаһит Шәрифуллин. Аның иҗат иткән мөнәҗәтләре “Бөгелмә авазы” газетасында басылып тора. Миңзаһит бабайның бер мөнәҗәте “Дога-Җәннәт ачкычы” дип атала. Бабай изге юлны дога укуда күрә һәм мөселманнарны намаз укырга чакыра.

“Ак калфак “ хатын-кызлар җәмгыятенә йөрүче апаларыбыз арасында да мөнәҗәтләрне бик оста яттан көйләп укучылар бар. Шуларның берсе -Авзалова Сәгыйрә апа һәм Низамова Гөлүсә апалар. Алар кичәләрдә үзенең матур, моңлы тавышы белән күпләрне таң калдыралар, аеруча дини бәйрәмнәргә багышланган мөнәҗәтләрне көйләргә яраталар .

Сәгыйрә апа бик теләп, яшь буынга да дәресләр бирергә дә әзер. Бу саф күңелле апа татар халкының рухи хәзинәсен киләчәк буынга мирас итеп калдыру нияте белән яши. Мин мондый милли җанлы кешеләр алдында баш иям. Аның кебек оста итеп мөнәҗәтләрне көйләргә өйрәнү теләгем дә бар.

Бүгенге көндә кешене соңгы юлга озату вакытында, төрле милли мәҗлесләрдә бәетләр, мөнәҗәтләр көйләү күзәтелә башлады. Радио-телевидениедә профессиональ башкаручыларның мөнәҗәтләрне башкаруы да күңелгә рәхәтлек өсти. ”Мөнәҗәт кичәләре” уздырылу, язмаларның дискларда, кассеталарда таратылуы да файдалы күренеш. Димәк, аларны иҗат итүчеләр, саклаучылар, җыючылар, халыкка җиткерүчеләр бар дигән сүз.

Әдәбият


1.Татар халык иҗаты: Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2004.-479 б.

2.Татар эпосы. Бәетләр.-Казан: ”Раннур”, 2001.

3. Ф.И.Урманче Лиро-эпос татар Среднего Поволжья :Основные прблемы изучения баитов.-Казань, 2002-256 с.

4. К.М.Хөснуллин Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан:”Раннур”, 2001

5. Хан кызы.-Казан,1994.

Газеталар :

1.”Бөгелмә авазы”, № 215, 4-б.

2.”Юлдаш “ газетасының кушылмасы -”Дулкын”, № 9,14,17,19, 21




ГАЯЗ ИСХАКЫЙ – МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ.
Гыймадиев Д.И.,

Менделеев районы

Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Минеханова В.М.


Гаяз Исхакый – халык язучысы, ул, халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә. ( Җ. Вәлиди ).

Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап.

Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе – Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый.

Мөхәммәтгаяз Исхакый 1878 елның 10 февралендә (иске стильдә) Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була.

Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган газиз зат, кадерле бала була. Ул кечкенәдән назланып-иркәләнеп үсә. 5 яшеннән үк укырга өйрәнә, әти-әнисе йортындагы татар, гарәп, фарсы китапларын укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Мәдрәсә башлыгы дамелла Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәт була.

Тормыштан бик сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм , Казанга килеп, “Күл буе” мәдрәсәсенә урнаша.

“Күл буе” мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе була санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында моназарә-бәхәсләр оштыру киң таралган була. Исхакый аларда актив катнаша, һәрдаим җиңеп чыга торган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашлары формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә гаиләсе бик тә мөһим роль уйный. Табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый талант белән милли тәрбиянең органик кушылуы, башкача әйткәндә, яхшы орлыкның бәрәкәтле туфракка төшүе Г.Исхакыйга бик тә булыша. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дип юкка гына әйтелмәгән татар халык мәкалендә.

Мөхәммәтгаяз – бу җәһәттән бик бәхетле шәхес. Ул татарның мәгърифәтле, мәдәни гаиләсендә туа, әти-әнисенең җылы кочагында тәрбияләнә, сабый чагында ук авыл җиренең шифалы һавасы, бай матур табигате – урман- кырлары, елга- күлләре тәэсирендә, туган халкының гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән рухи азыкланып үсә.

Г.Исхакый – XX гасыр татар язучылары һәм сәясәтчеләре арасында патша самодержавиясе тарафыннан нык эзәрлекләнгән, күп тапкырлар зинданнарга ябылган, сөргеннәргә куылган шәхес.

Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә, Рәсәй империясендә яшәүче милләтләргә “үзбилгеләнү” хокукы вәгъдә тисәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Ул Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.

Гаяз Исхакый эшчәнлеге күптармаклы: әдәби, сәяси, иҗтимагый, публицистик, гыйльми, тәрҗемәчелек, педагогик һ.б. Боларның һәрберсе махсус һәм җентекле тикшерүгә мохтаҗ. Шунысы мөһим: төрле тармаклардагы бу төр эшчәнлек әдипнең көчле һәм талантлы шәхесе, милли җаны белән, ничектер бергә оешып, табигый бөтенлекне тәшкил итә. Аның һәр язмасында яңалык, фикер байлыгы, тирәнлек, мөстәкыйль караш күзгә ташлана.

Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлык. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.

Әйе, Г.Исхакый кебек бөек шәхесләр белән татар милләтенең һәр вәкиле горурланадыр! Әлбәттә, мин дә горурланам! Бу горурлык көннән- көн арта бара кебек. Кеше язмышларында ачылмаган серләр күп. Нинди генә язмышлар кушылмый да, нинди генә юллар кисешми! Тарих сукмакларында эзләнеп, мин бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Г.Исхакыйның туганнан туган абыйсы чыгышы белән безнең авылдан икән! Безең кечкенә генә авылыбызны әнә шундый даһи шәхес белән бәйләгән бу нечкә генә җеп мине милләтемә ныграк бәйләде төсле, аны тагын да яратырга, Исхакыйлар кебек аның сулышын тоеп, туган халкың өчен янып яшәргә этәргеч бирде. Мондый мәшһүр кешеләре булган милләт, минемчә, көчле дә ул, зур да, бөек тә, гомерле дә!

Мин тарих битләренә күз салдым, архив материалларын барладым.

Турай авылында Сәләхетдин Габделгазиз углы (1846 елда туган,чыгышы белән Чистай өязе Каргалы волосте Акъяр авылыннан) 1880 елның 3 апреленнән имамлык итә башлый. Әлеге шәхес Гаяз Искахый белем алган Чистай мәдрәсәсендә укый. Аның остазы шулай ук Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәтләре була. Ул Габдевәли кызы Бибисәгыйдәбану (1863 елда туган) белән тормыш корып җибәрә. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай белән Бибисәгыйдәбану бертуганнар. Гаяз Исхакый сабый чагында әти-әнисе белән безнең авылга да кунакка килгәндер, бәлкем. Бибисәгыйдәбануның барлыгы алты баласы булган: Миңнегайшә (1882 елның 1 декабрендә туган ),Мөхәммәдкасыйм (1884 елның 3 декабрендә туган),Рокыя (1886 елның 20 августында туган), Мөхәммәтризаэтдин (1888 елның 8 июнендә туган ,яшьли үлгән),Мөхәммәдхәсән (1890 елның 13 маенда туган, яшьли үлгән ), Ризаэтдин (1894 елның 28 августында туа ),Зиятдин (1892 елның 1 апрелендә туган), Өммөгөлсем (1896 елның 17 июнендә дөньяга килгән).

Рокыя 1905 елның 14 нче февралендә Чистай өязе Яуширмә авылының Сахабетдин углы Әхмәткасыйм мөәзин белән никахланган. Никах хөтбәсен яшьләргә Г. Исхакыйның бабасы Гәбделвәли хәзрәт укыган.

Риза Газизов хәзерге Менделеев районы Турай авылында 1894 нче елның 28 нче августында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында мәдрәсәдә ала. 1906 елда Сәләхетдин карт 11 яшьлек Ризаны үзенең кадимилыгы белән дан тоткан Ишми ишан мәдрәсәсенә илтә. Өч ел “гыйлем өстәгәч”, Риза Газизов, тәртипләрдән канәгать булмыйча, Казанга китә.

Риза Казанга килгәч, укытучы Шәрифулла Әхмәровның өенә йөреп, рус теленнән сабак ала һәм, 120 кешенең берсе буларак, 1912 елда Казандагы “Учитеьская школа” га имтихан тота. Әлеге мәктәпкә кабул ителгән 18 укучы арасында Риза да була.

Беренче хезмәте – “Грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой руссского языка. Шушы елларда ул “Мәгариф” журналында редактор урынбасары булып эшли, университетта лекцияләр укый.

1926 һәм 1932 елларда аның татарча-русча сүзлеге, “Учебник татарского для русских школ” исемле дәреслеге, 1938 елда “Фонетика и морфология русского языка в таблицах”, “Сопоставительная грамматика татарского и русского языков”, 1940, 1952, 1959 елларда татарча – русча сүзлеге, 1947, 1949 елларда “Фонетика и морфология русского языка в таблицах”(тулыландырылган басма), 1952 елда “Русский букварь” для татарских школ” (III – IV һәм VII класслар өчен), “Учебник русского языка для татарских школ” исемле дәреслекләре басылып чыга.

Без, бүгенге буын, ничәмә – ничә шәкертләр тәрбияләгән, дистәләрчә китап язган һәм сүзлекләр төзегән бу өлкән галимнең үткән тормыш һәм иҗат юлына сокланып, горурланып карыйбыз. Риза ага Газизовның фән өлкәсендә калдырган якты эзе яшь галимнәргә һәм киләчәк буынга мәңге сүнмәс якты маяк булып кала бирә.

Әйе, әлеге нәсел татар милләтенә бик күп мәшһүр, укымышлы кешеләр бүләк итә. Риза Газизовның абыйсы Мөхәммәдкасыйм Турай авылы мәдрәсәсендә берара хәлфә булып эшли. Аннан соң, Казанда укытучылар мәктәбен тәмамлап, мөгаллимлек эше белән шөгыльлләнә башлый. Узбәкстаннын Ош шәһәрендә мөгаллимек итеп, дәүләт премияләре алып, Ленин ордены белән бүләкләнә, СССР мәгариф отличнигы дигән исемгә лаек була. Милләтебезне мәгърифәте, белемле итүдә аның өлеше бик зур.

Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. “Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк,” – ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!

Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннаар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халыкның рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган.

Чыгышымны язучы Әхәт Гаффар сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Инкыйразлы тарих сазлыгыннан

Йолып калыр өчен ил халкын,

Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше

Халык каһарманы Исхакый.

Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән

Җан сулышы белән җилгәрде

Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы

Милләт бүген асыл, егәрле.


Әдәбият


  1. Метрикә кенәгәләре. Национальный архив Республики Татарстан. Ф.4. оп. 9. д.46;

  2. Мөхәммәтшин А.Г. Галим һәм педагог. Мәйдан. - 2004. - №9;

  3. Мусин. Ф.М. Гаяз Исхакый: Тормышы һәм эшчәнлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 191 б.


ТЕЛЕБЕЗНЕ САКЛАСАК, ХАЛКЫБЫЗ ДА ЯШӘР

Госманова Г.М.,

Ютазы районы, Кече Урыссу урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Галиева А.Ф.

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.

1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт - Казан ханлыгы төзелә. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгында игенчелек һәм тукучылык белән шөгыльләнгәннәр. Казан шәһәрләрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр.

XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелгән. Ул хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган.

1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә.

1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә.

XVI -XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмач буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.

1764 нче елдан башлап Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Тобольскида һәм башка берничә шәһәрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында да татар теле укытыла башлый. Бу чорларда Сәгыйть Хәлфиннең ике томлы беренче “Русча – татарча сүзлеге“ дөнья күрә.

Шулай итеп, гасырлар буеннан –буена безнең татар телебез, башка илләргә дә таралып, үзенең үсешен тизләтә.

Хәзерге заманда да безнең татар телебез бик киң таралган. Татарлар Төркиядә дә, Америка Кушма Штатларында да, Канадада да, Австралиядә дә, Финляндиядә дә яши. Ул татарлар чит җирләрдә, чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, үз телләрен алтын бөртегедәй саклап тоталар.

Мин үзем Татарстан Республикасында яшим. Туган телем –татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Әби-бабаларыбыз шушы телдә бер-берсе белән аралашкан, хисләрен бүлешкән, бездә туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Туган телебез безгә васыять булып буыннан –буынга тапшырылып килергә тиеш.

Газиз туган телебез – татар теле турында йөзләгән шигырь, җыр язылган.Алар үрнәгендә без матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл итеп белдерергә, җор теллелеккә өйрәнәбез. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел” [C.Максуди]. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр җырлаган шигъри җанлы кеше, һичшиксез, нечкә күңелле, җылы тойгылы, табигый матурлыклы һәм башка кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә –аңлый белүче бай рухлы шәхес булырга тиеш. Шул чакта гына кеше үзенең теленең гүзәллеген аңлый.

Дәүләт телебез ике тел: рус һәм татар телләре. Хәзерге вакытта укучыларга бу ике телне белү мәҗбүри. Бу телләр буенча, БДИ һәм БРИ бирергә була. Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча БРИ бирүчеләргә югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты факультетларының ишекләре һәрвакыт ачык. Ә бит 11 ел буе татар мәктәбендә укыган укучыларга калган фәннәрне рус телендә бирү бик авыр. Киләчәктә башка фәннәрдән дә БРИ бирү мөмкинлекләре тудырылса, без бик шат булыр идек.

Рәсми чыганаклардан караганда, татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә дип санала. Бу - без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз дигән сүз. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз чәчәк атар.


Әдәбият


  1. “Көмеш кыңгырау”. – 2010. - № 13-14. – Б.4.

  2. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. “Сочинение язарга өйрәнәбез” . - М., 2008. – 128 б.

  3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. “Хәзерге татар әдәби теле”. – Казан: Мәгариф, 2002. – 126 б.

  4. Сафиуллина Ф.С. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез”. – Казан: Мәгариф, 2009. – 206 б.





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет