Балтач энциклопедиясе


Рәфыйков Илдар Габделбәр улы



бет8/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   26

Рәфыйков Илдар Габделбәр улы — спорт остасы.

1968 елның 12 июлендә Яңгул авылында туган. 1985 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1986-1988 елларда— Совет Армиясе солдаты. 1994 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый. Берничә ел кулланучылар җәмгыятенең Яңгул сәүдә берләшмәсен җитәкләде. Бүгенге көндә торак- коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесенең Яңгул филиалы җитәкчесе.

И.Рәфыйков Яңгулның атаклы көрәшчеләре нәселеннән. Мәктәптә укыган елларында ук көрәшче һәм тренер Г.Газимов җитәкчелек иткән татар көрәше секциясенә йөри. Армия сафларында хезмәт иткәндә һәм институтта укыганда классик көрәш һәм самбо белән шөгыльләнә. Татарча көрәш буенча күп мәртәбә район, Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган чемпионатларда җиңүче һәм призер булды. 1985 елда классик көрәш буенча Татарстан чемпионы, 1988 елда РСФСР беренчелегендә икенче урынны яулады. Идел буе хәрби округының самбо көрәше буенча чемпионы. 1993 елда Бөтенроссия сабан туенда, күп мәртәбә Татарстан сабан туйларында, Балтач һәм төрле күрше район сабан туйларында батыр, абсолют батыр булды.

И.Г.Рәфыйков милли спорт төрләре буенча РСФСРның спорт мастеры.


Рәхимов Бакый Сибгатулла улы — Советлар Союзы Герое.

1913 елда Түбән Кенә авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала, колхозда эшли. Казан шәһәренә килеп ФЗӨ мәктәбендә укый, бераз вакыт паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли. 1938 елда Казан кинопленка заводында слесарь булып эшли башлый.

Б.Рәхимов 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. 7-армиянең 86-мотоукчы дивизиясе составында разведчик буларак акфиннәргә каршы сугышта катнаша. Күп җаваплы операцияләр вакытында үзен курку белмәс батыр сугышчы итеп таныта. Аның батырлыгы һәм сугышчы осталыгы атаклы Маннергейм линиясен өзү өчен барган авыр сугышларда ачыла. 1940 елның 22 февралендә ул хезмәт иткән хәрби берләшмәгә стратегик әһәмиятле булган Койвисто-Бьерке утравын алырга задание бирелә. Әмма ясалган һөҗүмнәр тиешле нәтиҗәне бирми. Утрауга зур булмаган разведчиклар төркеме җибәреп, аның ныгытма системаларын өйрәнергә һәм дошманның күңеленә курку салырга дигән карарга киленә. Үз теләге белән барырга риза булган сугышчылар арасында Б.Рәхимов та була. Төркем утрауга төнлә кыю рейс ясый, бурыч үтәлә. Бу рейд вакытында якташыбыз искиткеч батырлыклар күрсәтә. Шушы батырлыклары өчен аңа 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Тик батыр бу хәбәрне белми, 1940 елның 3 мартында, Финляндия белән килешүгә кул куярга бары тик ун көн калганда, дошман белән авыр бәрелешләрнең берсендә геройларча һәлак була.

Батыр якташыбызның җәсаде Тупуран-Саари (Вихревой) утравында туганнар каберлегенә күмелгән.

Б.С.Рәхимовның якты истәлеге халкыбызның күңел түрендә. Районыбызның Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылларын берләштерүче күмәк хуҗалык Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемен йөртә. Геройның туган авылы уртасындагы скверга аның скульптор Х.Мортазин эшләгән бюсты куелды. Аның бюсты шулай ук Балтачтагы Батырлар аллеясында да тора. Казанда кайчандыр үзе эшләгән «Тасма» берләшмәсе бинасында батыр истәлегенә мемориаль такта куелган.
Рәхмәтуллин Габдулла Рәхмәтулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1921 елның 13 сентябрендә Тәнтәр авылында туган. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлап колхозга эшкә килә. Махсус курсларда укып тракторчы һөнәре ала. Курсларны тәмамлагач Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта тракторчы булып эшли.

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлану белән алгы сызыкка җибәрелә. Авыр сугышның ахырынача сафта була, аның бөтен ачысын, бөтен фаҗигаларын үз йөрәге аша уздыра, берничә мәртәбә яралана. Аның сугышчан батырлыкларының шаһите—күкрәгендәге Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр.

Солдат туган ягына 1946 елның августында кайта. 1958 елга кадәр Чепья МТСында эшләвен дәвам итә. 1958 елдан туган авылындагы «Дружба» колхозында—башта тракторчы,соңрак гараж мөдире. Ул мул икмәк өчен көрәшнең иң алгы сафында, хезмәттәшләренә үрнәк, яшьләргә акыллы остаз. 1966 елда сугышчан бүләкләр янына Хезмәт Кызыл Байрагы ордены өстәлде. Бу аның тыныч хезмәт юлының лаеклы бәясе.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Г.Рәхмәтуллин 1999 елда вафат булды.
Рәхмәтуллин Фазыл Латыйф улы — партия эшлеклесе.

1899 елда Арча районы Носы авылында туган. Яшьли әтисе үлә һәм Фазылны бер кардәше үзе яши торган Троицк шәһәренә алып китә. 1917 елга кадәр шул кардәшендә малайлыкта була. 1917-1923 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Гражданнар сугышында катнаша. 1920 елда фронтта большевиклар партиясенә керә.

Ф.Рәхмәтуллин 1923 елда Троицкга әйләнеп кайта һәм шәһәр башкарма комитетының налог агенты, бераздан «Уралторг» системасында сатучы булып эшли. 1924 елда Урал өлкәсенең Каракүл районы Тирәнкүл авыл Советы рәисе итеп сайлана. 1925-1926 елларда Гумбей руда приискасының рабкоопторгында кибет мөдире була. Бер үк вакытта бу төбәктә яшәүче мөселман халыклары арасында агарту эшләре алып бара.

1926-1929 елларда Ф.Рәхмәтуллин Казанда Татар Коммунистик университетында укый. Укуын тәмамлагач аны ВКП(б)ның Саба район комитеты карамагына җибәрәләр—ул партиянең Саба волость комитеты секретаре була. 1930 елда ВКП(б)ның Тәкәнеш райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Шушыннан 1931 елның көзендә партия райкомының беренче секретаре булып Түнтәргә килә.

1932 елда Бәтенроссия Үзәк Башкарма комитетының (ВЦИК) 2 мартта кабул иткән 42 номерлы карары белән район үзәге Балтач авылына күчерелә һәм ул Балтач районы дип атала башлый. Ф.Рәхмәтуллинга районны күчерү, барлык оешмалар өчен биналар табу, хезмәткәрләр өчен торак булдыру һ. б. бик күп катлаулы һәм четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә, төзелеш эшләре алып барырга туры килә. Шул ук вакытта район тормышының көндәлек мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк—бу бит авыл тормышында тамырдан борылыш-үзгәрешләр барган вакыт. Шуңа да карамастан ул елларда Балтач районы авыл хуҗалыгындагы уңышлары белән бөтен Союзга шаулый. Ул уңышлар турында «Правда», «Известия» һ. б. үзәк газеталар сокланып язалар. «Яңа тормыш» колхозының җәйге чорга эш планы «Правда» газетасы аша үрнәк итеп бөтен илгә таратыла.

1934 елның көзендә Ф.Рәхмәтуллин ВКП(б)ның Минзәлә райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1936 елда партиянең Татарстан Өлкә комитетының агитация-пропаганда һәм матбугат бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Ф.Л.Рәхмәтуллинның гомере яшьли фаҗигале өзелә—1937 елның ноябрендә 38 яшендә ялган гаепләр белән кулга алына һәм 1938 елда атып үтерелә.

1956 елда тулысынча реабилитацияләнде.


Рәхмәтуллина Гөлниса Закир кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1904 елның 7 ноябрендә Уфа губернасының Инзер поселогында чуен кою заводы эшчесе Закир Әхмәдиев гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер еллары Троицк шәһәрендә уза. Башлангыч белемне дә шунда ала. 1920 елда педагогик курслар тәмамлый һәм Троицк тирәсендәге авылларда балалар укыта, наданлыкны бетерү хәрәкәтендә актив катнаша. Шушында ВКП(б)ның Балтач район комитетының булачак беренче секретаре Ф.Рәхмәтуллин белән гаилә коралар һәм икесе бергә Казанга килеп 1926-1929 елларда Татар Коммунистик университетында укыйлар. 1927 елда ВКП(б)сафларына керә.

Г.Рәхмәтуллина 1930-1935 елларда Татарстанның Тәкәнеш, Балтач, Минзәлә районнарында мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.

1931 елның декабрендә Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшли башлагач ВКП(б)ның район комитеты Г.Рәхмәтуллинага район газетасын чыгара башлауны оештыру бурычын йөкли. «МТС» исемле бу газетаның беренче саны 1932 елның гыйнварында Арча типографиясендә басыла. «Ай ярымлык баламны куенга кыстырып, толыпка төренеп Арчага ат белән барып газетаның беренче санын бастырып кайттым», дип искә ала ул көннәрне ветеран. Аңа газетаның яңадан берничә санын хәзерләргә һәм чыгарырга туры килә. Февраль аенда махсус редакторга—Казаннан килгән Талиб Әхмәдиевкә тапшыра ул бу эшне.

Г.Рәхмәтуллина гомеренең соңгы чорын балалары янында Казан шәһәрендә уздыра. Шунда вафат була.
Ризванов Назыйм Ризван улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1935 елның 15 маенда Акман авылында туган. 1953 елда Пыжмара урта мәктәбен тәмамлый, бер ел Шеңшеңәр мәктәбендә балалар укыта.

1954-1959 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып агроном белгечлеге ала. Ширәмәт районының «Прикамский» совхозында орлыкчылык буенча агроном булып эшли башлый. 1960-1962 елларда— шушы совхозның бүлекчә управляющие. 1962 елда Н.Ризванов Түбән Кама районының «Кызыл Зәй» колхозы рәисе итеп сайлана. Бу хуҗалыкка ул алты ел дәвамында җитәкчелек итә. 1967-1969 елларда «Прикамский» совхозында, аннан соң бер ел «Кама» совхозында директор була.

1970 елда Н.Ризванов Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнә.Монда эшләү чорында шәһәр яны белән бәйле төбәктә авыл хуҗалыгын күтәрү өчен күп көч куя. Бу җаваплы посттан ул 1979 елда сәламәтлеге начарлану сәбәпле китә. Ләкин авыл хуҗалыгы производствосы белән хушлашмый—ике ел «Раифа» совхозын җитәкли. 1981-1991 елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә, КПССның Яшел Үзән шәһәр комитетында эшли.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен якташыбыз Н.Ризванов 1971 һәм 1974 елларда ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Якташыбыз 2000 елның 18 декабрендә Яшел Үзән шәһәрендә үлде. Кабере—шушы районның Мамадыш-Әлки авылы зиратында.


Родосский Николай Константинович — сугыш һәм медицина хезмәте ветераны.

1896 елның 12 июлендә Новочеркасск шәһәрендә туган. 1915 елда шушында гимназия тәмамлый һәм Харьков университетының медицина факультетына укырга керә. Укуын тәмамлый алмый—авыр Гражданнар сугышы чоры, илдә инфекцион авырулар көчәя. Н.Родосскийны зауряд-табиб буларак инфекцион авырулар белән көрәшкә мобилизациялиләр. Аңа инфекцион госпитальләрдә эшләргә туры килә. Бераздан аны Татарстан җирендә оешкан атаклы Азин дивизиясенә өлкән табиб итеп билгелиләр. Монда ул бер ел хезмәт итә. 1921 елда кабат халера эпидемиясенә каршы көрәшкә Ростов өлкәсенә җибәрелә. Шушы чорда Ростов шәһәрендәге Дон университетының медицина факультетында бүленеп калган укуын тәмамлый һәм Ростов төбәге шәһәрләрендә хирург булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башланган чорда Н.К.Родосский Таганрог шәһәрендәге ашыгыч хирургия хастаханәсендә баш хирург була. Берничә көннән үк фронтка мобилизацияләнә һәм икенче ранг хәрби табиб буларак сугышның ахырына кадәр сафта була, аның куллары аша бик күп яралылар уза, ул бик күпләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала. Медицина майоры Н.К.Родосский Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1947 елда Татарстан Республикасының Чепья район хастаханәсенә хирург итеп җибәрелә, 1963 елга кадәр—пенсиягә чыкканчы шунда баш табиб, хирург булып эшли.

Н.К.Родосский үзенең тирән белеме, профессиональ осталыгы, кешеләрне яратуы, аларга ярдәм итәргә һәрчак әзер торуы белән әлеге төбәк халкының ихлас мәхәббәтен казанды. Лаеклы ялга киткәннән соң да ул Чепья һәм Арча районының Хотня участок хастаханәләрендә вакыт- вакыт хирург вазифаларын башкарды.

Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Н.К.Родосскийга 1960 елда РСФСРның атказанган табибы исеме бирелде.

Гомеренең соңгы елларында кызы, Чепья мәктәбендә укыган, Казан шәһәре мәктәпләренең берсендә озак еллар балаларга немец теле укыткан Н.Н.Никулина гаиләсендә Казан шәһәрендә яшәде. 1984 елның 5 июлендә вафат булды һәм үзенең васыяте буенча Чепья авылы зиратына күмелде.

С
Сабирҗанов Рәхимҗан Сабирҗан улы — рәссам.

1916 елның 1 гыйнварында Салавыч Сәрдегәне авылында туган. Яңгул урта мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. Хезмәт юлын туган авылында башлый. 1935 елда Казан кооперация сәүдәсе техникумын тәмамлый һәм Юдино районының (хәзер Яшел Үзән районы) Олы Карауҗа авылы мәдәният йортында эшли.

1939 елда армия сафларына алына, япон империалистлары белән бәрелешләрдә катнаша. Аңа Бөек Ватан сугышында да катнашырга, авыр сугыш юлларын үтәргә туры килә—туган ягына 1946 елда гына кайта.

Р.Сабирҗанов Казан төзүче инженерлар техникумында укый башлый. Аны тәмамлап дүрт ел төзелешләрдә мастер була. Ләкин күңеле белән ул гел мәдәнияткә тартыла. Казанда Мәскәү музыкаль язмалар студиясенең филиалын ача. 1956-1959 елларда кичләрен укып Казан сынлы сәнгать студиясен тәмамлый, читтән торып Мәскәү сынлы сәнгать халык университетының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегендә укый.

1953 елдан Татарстан АССР Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәге каршында һәвәскәр рәссамнар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшенә җитәкчелек итә, халык сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Дүрт дистә еллык хезмәте чорында аның 140тан артык шәкерте республика, Россия һәм Союз күләмендәге күргәзмәләрнең лауреатлары исемен яуладылар, дөньякүләм күргәзмәләрдә катнаштылар. Ул үзе дә, сынлы, декоратив сәнгать әсәрләре, рәсемнәр иҗат итеп, күп күргәзмәләрнең лауреаты һәм дипломанты булды. Аның егерме полотносы Салавыч мәдәният йортын бизи.

Халык иҗатын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1974 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1989 елда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә сугышчан медаль кавалеры.

Туган авылы Салавыч Сәрдегәнендә 2005 елның 22 мартында үлде.
Сабирҗанова Рәхимә Сабирҗан кызы — хезмәт ветераны.

1922 елның 26 апрелендә Чапшар авылында туган. 1932-1937 елларда Чапшар җидееллык мәктәбендә укый. 1937 елда туган авылындагы «Кызыл Байрак» колхозында эшли башлый. 1941 елда аны Казанга оборона заводына эшкә мобилизациялиләр. Монда эшләү чорында ул җәрәхәт ала. Дәваланганнан соң туган авылына кайтып колхоз фермасында бозаулар карый башлый. 1945 елда аны сыер савучы итеп күчерәләр. Газаплы елларда шушы авыр хезмәткә ул үзенең 34 ел гомерен багышлый. Бөтен эш кул көче белән башкарылган чорда меңгазаплы хезмәттә югары нәтиҗәләр биреп эшләгән Р.Сабирҗанованың фидакарьлеге рәхмәт хисенең иң олысына лаек.

Р.Сабирҗанова берничә медаль белән бүләкләнде. 1971 елда аңа илебезнең зур бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырылды..

Ветеран 2004 елның 29 декабрендә үлде.



Сабиров Әнәс Мәгъсүм улы — үзешчән сәнгатькәр.

Арча районының Хәсәншәех авылында 1935 елның 5 августында туган. 1955 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый.

1955-1958 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, «Отличник ВВС» билгесе, Мактау Грамоталары белән бүләкләнә.

1959 елда Балтач мәдәният йортына эшкә килә. Шушы чорда ул мәдәният йорты каршында тынлы оркестр, зур хор коллективы оештыра. 1960 елда Казан музыка училищесына укырга керә, укуы белән беррәттән В.Маяковский исемендәге мәдәният сараенда эшли.

1965 елда кабат Балтачка кайта, промкомбинатта токарь, мастерской мөдире, мастер, баш механик булып эшли. 1972-1975 елларда—район мәдәният йорты директоры. 1975-1990 елларда—Карадуган мебель фабрикасы мастеры.

1990 елда Ә.Сабиров кабат район мәдәният йортында эшли башлый. Лаеклы ялда булуына карамастан бүген дә концертмейстер булып эшләвен дәвам итә.

Ә.Сабиров хезмәттәге уңышлары өчен күп кенә Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 1981 елда аңа ченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырылды.

Кечкенәдән мәдәнияткә, музыкага хирес булган Ә.Сабиров районда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур көч куйды. Ул оештырган район мәдәният йорты каршындагы тынлы оркестр, күптавышлы хор, Карадуган мебель фабрикасы үзешчән сәнгать коллективы һ.б. коллективлар күп кенә район һәм республика конкурсларында җиңү яуладылар. Аларның чыгышлары республика һәм Союз радио-телевидениесе аша бирелде. Күп халык уен коралларында уйный белүче, сирәк очрый торган лирик тавышлы җырчы Ә.Сабиров әле бүген дә сәхнә түреннән төшми. Ул бик күп яшьләргә остаз буларак зур сәнгатькә юл ачты. Үзешчән сәнгать активисты күп абруйлы бүләкләргә ия—ул СССРның 50 еллыгына багышланган Республика фестивале, Бөек Октябрьнең 70 еллыгына багышланган икенче Бөтенсоюз фестивале лауреаты. Үзешчән сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен 1971 елда КПССның Татарстан өлкә комитетының, Татарстан АССР Министрлар Советының, 1995 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Таныклыклары белән бүләкләнде.

Ә.Сабиров үзенчәлекле композитор да. Ул халык арасында киң популярлык казанган дистәдән артык җырлар авторы.
Сабиров Исрафил Сабир улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1926 елның 15 гыйнварында Балтач авылында туган. Балтач урта мәктәбендә укып җиде сыйныф белем алган. Хезмәт юлын «Заготскот»та көтүче булып башлый.

1943 елда хәрби хезмәткә алына, начар исеме чыккан Суслонгерда дүрт ай хәрби хәзерлек үтә һәм фронтка озатыла. Смоленск шәһәрен азат итү сугышларында беренче хәрби чыныгу ала. Ленинград блокадасын өзү өчен барган авыр сугышларда катнаша. Польша җирләрен азат итешә. Сугыш юлын Берлинны алучылар сафларында тәмамлый. Әмма туган ягына бары тик 1950 елда гына кайта—аңа солдат хезмәтен дәвам итәргә туры килә. Висла елгасын кичкәндәге батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә, Эльба елгасын кичү өчен Икенче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары белән бүләкләнә. Аның күкрәгендә шулай ук Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һ.б. күп медальләр балкый.

Тыныч хезмәткә кайткач озак еллар Ленин исемендәге колхозда, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләде.

Ветеран Балтач авылында яши.
Сабиров Ринат Абдулла улы — сәнәгать җитәкчесе.

1941 елның 9 декабрендә Балтач авылында туган. 1959 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын 1959 елда Балтач РТСында токарь булып башлый.

1960-1966 елларда С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтында укып инженер-технолог белгечлеге ала. 1966-1970 елларда—Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк химия заводында инженер-химик. 1970-1971 елларда—Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтының баш инженеры. 1972-1992 елларда—Казан «Полимерфото» заводында цех технологы, цех башлыгы, заводның баш технологы. 1992-1994 елларда—Казан «Тасма» җитештерү берләшмәсенең магнит ленталары заводы баш белгече.

1994 елда Р.А.Сабиров Казан «Оргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең пластмасса эшкәртү заводы директоры итеп билгеләнә. Нәкъ менә шушы зур җитештерү коллективына җитәкчелек итү чорында якташыбызның киң оештыру колачы, әйдәп баручы җитәкче сәләте бөтен тулылыгы белән ачыла. Ул заводны киңәйтүгә, аның егәрлеген үстерүгә, продукциянең ассортиментын арттыруга, сыйфатын күтәрүгә, заман таләбен һәм базар коньюнктурасын исәпкә алуга йөз тота, шушы киң юнәлештә зур уңышларга ирешә. Республикабызда киң колачлы газлаштыру процессы барган чорда завод шушы максатка ярашлы полиэтилен торбалар җитештерүне җайга салды һәм бу гаять әһәмиятле социаль мәсьәләне хәл итүне тизләштерде. Заводта производство отходларын эшкәртү җайга салынды. Монда экология мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә.

Р. Сабиров актив рационализатор. Беренче разрядлы волейболчы.

Республика химия сәнәгатен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1991 елда Татарстан Республикасы Югары Советының Почет Грамотасы белән бүләкләнде. 2001 елда Россия Федерациясенең Почетлы химигы исеме бирелде. 2004 елда Р.А.Сабировка Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Рәхмәт хаты тапшырылды.


Сабиров Хафиз Сабир улы — Советлар Союзы Герое.

1910 елда Шода авылының ярлы крестьян гаиләсендә туган. Хафиз дүрт яшьтә әнисез кала. Әтисе Донбасс шахталарына китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Энесе Габделхаким белән Хафиз туганнары карамагында үсәләр. Хәрби хезмәткә чакырылганчы яңа оешкан колхозда терлекләр карый. Бераз китапханәче булып эшләп ала. Армия сафларына ул 1932 елда китә. Срогын тутыргач та хәрби хезмәттә кала, кече командирлар курсында укып кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Казандагы 169- укчы полкта хезмәт итә. Шушында 1938 елда партия сафларына керә.

1940 ел башында составында әлеге полк булган Казан дивизиясе акфиннаргә каршы сугышка җибәрелә. Сугышларның иң хәлиткеч чорында командование дивизия частьлары алдына Фин култыгы буйлап боз өстеннән барып, Виипури (Выборг) ныгытмаларына үтеп керү бурычын куя. Дивизия полклары 22 февраль төнендә бозга аяк басалар һәм авыр юлга кузгалалар, сугыш техникасын тирән кардан сөйрәп баралар. Алар кыска гына арада яр буйларын, аның тирәләрендәге утрауларны дошманнан арындырырга, аннары Выборгны Финляндиянең үзәк районнары белән тоташтыручы юлларга чыгарга тиешләр. Бу сугышларда, ныгытмаларны штурмлауда һәм дошман контратакаларын кире кайтаруда Х.Сабиров пулеметчылары гаять зур батырлык күрсәтәләр.

Тупурунсаари утравын алганнан соң, 5 мартка каршы төндә батальон материкка кайта, әмма чираттагы бәрелешләрнең берсендә кечкенә бер ярымутрауда чолганышка эләгә. Батальон командиры таң атканчы чолганыштан чыгарга кирәк дигән карарга килә. Аның приказы буенча роталар дошманның сафлары хәлсезрәк булган бер юнәлешкә удар ясыйлар, ә заслонда калдырылган Х.Сабиров взводы дошманны калган участокларда тоткарлап тора. Батальон камалыштан чыккач Х.Сабиров үз карамагындагы пулемет расчетларына чигенергә приказ бирә. Шулай итеп, финнәр каршында Х.Сабиров белән Актаныш егете А.Ксенофонтов кына кала. Ниһаять, Х.Сабиров аңа да чигенергә куша. Ярымутрау дошман кулына күчә.

Икенче көнне батальон ярымутрауны яңадан ала. Кичә күпсанлы дошманга каршы торган урында иптәшләре Х.Сабировның үле гәүдәсен табып алалар. Аның тәнендә уннарча пуля һәм пычак җәрәхәтләре була. Күрәсең, финнәр аны авыр яраланган хәлдә кулга төшергәннәр һәм ерткычларча җәзалаганнар. Шулай итеп, батыр якташыбыз 1940 елның 5 марты иртәсендә батырларча һәлак була. Аның җасәде Харяппянниеми борынында җирләнә.

Х.С.Сабировка 1940 елның мартында үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Туган авылы Шодада батыр якташыбызның бюсты куелды. Аның бюсты шулай ук район үзәгендәге Батырлар аллеясында да бар. Балтач авылының бер урамы Х.Сабиров исемен йөртә.Аның исемендәге урамнар Шода һәм Куныр авылларында да бар.
Сабирова Гөлфәния Газиз кызы — хезмәт алдынгысы.

1941 елның 19 маенда Уссури өлкәсе Пожарский районы Красный Перевал авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июлендә гаиләләре белән Алан авылына кайтып урнашалар. 1955 елда Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлый.

1955 елның җәендә «Яңа тормыш» колхозының Алан мөгезле эре терлек фермасында бозаулар карый башлый. Бу—сөт җитештерүнең язмышын хәл итә торган гаять әһәмиятле тармак. Г.Сабирова менә шушы авыр, җаваплы хезмәткә үзенең бөтен хезмәт юлын багышлады. Аның тырышлыгы, ихласлыгы, үз хезмәтен яратуы һәм аңа бөтен күңел җылысын салып эшләве һәрвакыт матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешергә мөмкинлек бирде . Ул даими рәвештә иң алдынгы терлекчеләр сафында булды. Күп мәртәбә колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

1989 елда Г.Г.Сабировага Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.



Сабирова Мотыйга Сабир кызы — хезмәт ветераны.

1925 елның 15 ноябрендә Яңа Салавыч авылында туган. Аңа нигезле белем алырга мөмкинлек булмый—туган авылында укып башлангыч белем алу белән чикләнә.

Хезмәт юлын бик яшьли—1937 елда башлый. 1951 елга кадәр колхозда төрле бригада эшләренә йөри. Авыр сугыш елларында урак белән иген ура, ындыр табагында эшли, ат урынына җигелеп станциядән орлыклык ашлык ташый.

1951 елда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1952-1966 елларда Ленин исемендәге колхозда тракторчы була. Нәкъ шушы елларда хезмәттәшләре арасында аеруча югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Активлыгы, туры сүзле, кешеләргә ярдәмчел һәм игътибарлы булуы белән дә ихтирам казана. Шуның өчен хезмәттәшләре аны 1963 елда Татарстан АССР Югары Советының алтынчы чакырылышына депутатлыкка тәкъдим итәләр. Республикабыз парламентында район хезмәт ияләренең лаеклы вәкиле була ул.

М.Сабирова хәзерге көндә лаеклы ялда, туган авылында яши.
Сабирова Фәния Мөбарәк кызы — хезмәт алдынгысы.

1953 елның 23 маенда Яңа Салавыч авылында туган. Салавычта сигезьеллык мәктәпне тәмамлау белән үз авылларындагы дуңгызчылык фермасына эшкә килә. Әлеге коллективта инде абруй казанган үз кеше итеп кабул ителгән Фәния 1972 елда Иске Салавыч авылы егетенә тормышка чыга һәм шушы авылдагы сөтчелек фермасында сыерлар сава башлый. Тырышлыгы белән монда да тиз арада колхоз савымчылары арасында алгы сафка баса. Районда һәм республикада савым сыерларның еллык продуктлылыгын биш мең килограммга җиткерү өчен көрәш барган энтузиазм тулы данлы елларда шул көрәшнең инициаторларының һәм әйдәп баручыларының берсе булды. Алдынгы терлекче үз тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклашты, үзе дә башкалардан өйрәнде.

Ф.Сабированың тырыш хезмәте югары бәяләнде. Ул берничә мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды. Партиянең унтугызынчы өлкә конференциясендә делегат булып катнашты. 1979 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. 1981 елда аңа Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырылды.

Ф.Сабирова яраткан хезмәтен дәвам итә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет