Балтач энциклопедиясе


Нигъмәтҗанова Дания Нигъмәтҗан кызы



бет6/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26

Нигъмәтҗанова Дания Нигъмәтҗан кызы — хезмәт ветераны.

1935 елның 17 гыйнварында Нөнәгәр авылында туган. Башлангыч белем ала һәм 1947 елдан колхозда эшли башлый. 1954 елда товарлыклы-сөтчелек фермасына сыер савучы булып килә, шушы хезмәтен 1980 елга кадәр башкара.

Терлекчеләр коллективында Д.Нигъмәтҗанова чын мәгънәсендә әйдәп баручы иде, бервакытта да ирешкән кадәресе белән тынычланмады. Тынгысызлыгы һәм күндәмлеге белән абруй яулады, хезмәт нәтиҗәләрен елдан-ел арттыруга иреште. Ул 1960-1980 елларда зур сөт өчен барган көрәшнең иң алдынгы сафында булды, бөтен республика савымчыларының маякларыннан берсе иде.

Д.Нигъмәтҗанованың тырыш хезмәте югары бәясен алды. 1966 елда ул «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. 1970 һәм 1972 елларда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты. 1973 һәм 1975 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләренә ия булды. 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1976 елда Ленин орденнары белән бүләкләнде. Аның исеме—колхозның Почет Китабында.

1980-1990 елларда сөт терлекчелеге өчен үтә дә җаваплы тармакта— яшь бозаулар карауда эшләде. Монда да үзенең тырышлыгы, хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкаруы белән макталды.

Бүген ул лаеклы ялда, Нөнәгәр авылында яши.


Нигъмәтуллин Илдар Нигъмәтулла улы — хезмәт ветераны.

1937 елны— 16 февралендә Удмурт АССРның Можга шәһәрендә туган. 1952 елда Чутай җидееллык мәктәбен, 1957 елда Киров өлкәсендәге Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, кырчылык агрономы белгечлеге ала. 1977 елда читтән торып Киров авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын 1957 елда элекке Чепья районының Сталин исемендәге колхозында агроном булып башлый. Шул ук елны армия сафларына алына. 1960 елда хәрби хезмәттән аерыла һәм 1962 елга кадәр Нөнәгәр һәм Пыжмара мәктәпләрендә балалар укыта.

1965 елдан Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендәге 9-мелиорация ПМКсында шофер, механик, баш инженер булып эшли. 1976 елдан—аның җитәкчесе. Шушы хезмәтендәге казанышлары өчен ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде, аңа РСФСРның атказанган мелиораторы дигән мактаулы исем бирелде.

Малмыж шәһәрендә яши.
Нигъмәтуллин Илдус Нигъмәтулла улы — совет, партия эшлеклесе.

1932 елның 22 декабрендә Чутай авылында туган. Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм 1948 елда Чепья районының «Кызыл юл» колхозында эшли. 1951-1952 елларда Чепья районы кулланучылар җәмгыяте системасында сатучы була. 1952-1956 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армия хезмәтеннән кайткач шул ук «Кызыл юл» колхозында шофер була. 1959-1961 елларда эреләндерелгән Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисенең урынбасары итеп сайлана. Шушы хезмәте чорында 1961-1962 еллар дәвамында Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы берьеллык мәктәп курсын үтә, бу арада исемен үзгәрткән «Волга» колхозында рәис урынбасары булып эшләвен дәвам итә.

1964 елда И.Нигъмәтуллин «Кама» колхозы рәисе итеп сайлана. Монда ул 1974 елга кадәр эшли һәм үзен авыл хуҗалыгы производствосын оста оештыручы, кешеләрне аңлый һәм зур эшләргә рухландыра белүче җитәкче итеп таныта. Шушы сыйфатларын искә алып аны хезмәт ияләре депутатларының район Советының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы—район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгелиләр.

Хезмәтеннән аерылмыйча 1962 елда Чавал авыл хуҗалыгы техникумын, 1971 елда—Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала.

1981-1983 елларда И.Н.Нигъмәтуллин халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Ул житәкчелек иткән чорда районда күп кенә хуҗалык һәм социаль-мәдәни мәсьәләләр хәл ителде. Үзенең инициативалы, таләпчән булуы, зур оештыру сәләте белән район халкының тирән ихтирамын казанды.

1983-1990 елларда КПССның Саба район комитетының беренче секретаре булды. 1990 елдан—«Семеновод» фәнни-җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары, ә 1995-1999 елларда— җаваплылыгы чикләнгән «Ромашка» җәмгыяте директоры булып эшләде.

И.Н.Нигъмәтуллин халык депутатларының ундүртенче-унсигезенче чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды, 1974-1983 елларда аның башкарма комитеты әгъзасы, күп еллар КПССның район комитеты, аның бюросы әгъзасы булды. Ул унберенче чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты булды.

Хезмәттәге казанышлары өчен 1982 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре иясе. 1979 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

Лаеклы ялда, Балтач авылында яши.


Низаметдинов Муллахмәт Низаметдин улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1906 елның 5 маенда Түбән Кенә авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә алган. Ә хезмәт чыныгуын туган авылында әтисе хуҗалыгында ала.

1931-1932 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Туган авылына кайтып яңа оешып килүче «Кызыл чишмә» колхозында эшли. Тормыш авырлыгыннан качып Казан шәһәренә килә, атлы йөк ташучы булып мех фабрикасына эшкә урнаша, рабфакта укый башлый. Укуын химия-технология институты каршындагы рабфакта дәвам итә. Аны тәмамлагач ветеринария институтына кабул ителә. Яшәү чыганагы булмаганлыктан укуын һәрвакыт хезмәт белән янәшә алып бара: трампаркта юл караучы, йортлар идарәсе хезмәткәре һ.б. эшләр башкара.

Институтны ул 1944 елда тәмамлый—әле Бөек Ватан сугышы дәвам итә. Ул Красноярск шәһәренә эчке эшләр бүлеге гаскәрләренең полк ветеринария хезмәте начальнигы итеп билгеләнә.

1947 елдан аның хезмәт юлы туган республикабызда ветеринария хезмәтен оештыру белән бәйле—ул Чүриле районының баш ветеринария табибы, Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы минисрлыгының өлкән ветеринария инспекторы, яшелчә-сөт совхозлары трестының баш ветеринария табибы һ. б. җаваплы вазыйфаларны башкара. Үзенең энергиясе, төгәллеге, принципиальлеге, тирән белеме белән терлекләр арасында төрле куркыныч авыруларны бетерү, эпидемияләрне булдырмау, аларны башлангыч чорында бастыру, профилактик чараларны көчәйтү буенча югары нәтиҗәле эш оештыра, республикабызда терлекчелекне үстерүгә, аның продуктлылыгын күтәрүгә зур өлеш кертә. Берничә мәртәбә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, аның дипломнарына лаек була.

Бер үк вакытта зур җәмәгат эше алып бара: ул актив пропагандист, профсоюз активисты, яшьләр остазы.

Олы хезмәтләре өчен 1968 елда Татарстан АССРның атказанган ветеринария табибы, 1971 елда РСФСРның атказанган ветеринария табибы исемнәре бирелә.

1984 елның 12 июнендә Казан шәһәрендә вафат булды.


Низаметдинова Нурзилә Зәйнулла кызы — сәүдә хезмәте алдынгысы.

1952 елның 12 августында Иске Чепья авылында туган. 1969 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1974 елга кадәр Чепья ашханәсендә буфетчы булып эшли. 1974-1980 елларда «Якты юл» күмәк хуҗалыгы ашханәсендә пешекче була. 1980 елдан—кулланучылар җәмгыятенең Балтач азык-төлек кибете сатучысы, соңрак аның мөдире. Сәүдә кебек кешеләргә хезмәт күрсәтү белән бәйле булган, көндәлек күп мәшәкатьле хезмәткә табигый сәләте, тырышлыгы, кешеләргә, аларның гозерләренә хөрмәт һәм игътибар белән карый белүе нәкъ менә шушы кибеттә эшләгәндә аңа халыкның зур хөрмәтен китерде.

Н.Низаметдинова даими рәвештә үзенең һөнәри белемен һәм хәзерлеген күтәрү өстендә эшли. 1991 елда читтән торып Казан кооперация сәүдәсе техникумын тәмамлый.

1994 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

2001 елдан Балтачтагы күпләп товар сату склады мөдире булып эшли.
Низамиев Шәмсетдин Низами улы — хезмәт ветераны.

1927 елда Нөнәгәр авылында туган. Чутай авылында җидееллык мәктәп тәмамлый һәм колхозда хезмәт юлын башлый. Г.Димитров исемендәге Чепья МТСы каршында кыска сроклы курсларда укыганнан соң шушы МТС мастерскоенда эшли. Тиздән туган авылына кайта, кырчылык бригадасын җитәкли.

Сугыштан соңгы авыр еллар Ш.Низамиевны 1954 елда туган җиреннән кузгалырга мәҗбүр итә. Ул Пермь өлкәсенең Кизел шәһәренә килә һәм тиз арада проходчик хезмәтен үзләштерә, атаклы В.И.Ленин исемендәге шахтада эшли башлый. Тырыш авыл егете шахтер хезмәте серләрен тиз үзләштерә, иң алдынгы проходчиклар сафына баса. Ул социалистик ярышта җиңүче, башкаларны әйдәп баручы. Аның исеме гел телдә була, ул бер-бер артлы абруйлы бүләкләр яулый. 1973 елда аңа СССРның Почетлы шахтеры исеме бирелә. 1974 елда хөкүмәтебез Ш.Низамиевны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли. Ул берничә бишьеллык ударнигы билгеләре ала.

Данлыклы шахтер якташыбыз 1989 елның 18 гыйнваренда Кизел шәһәрендә үлә, шушындагы татар зиратына күмелә.


Никифоров Николай Михайлович — шагыйрь, язучы.

1954 елның 21 ноябрендә Иске Торҗа авылында туган. 1970 елда Урта Көшкәт сигезеллык мәктәбен тәмамлый. Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1972-1974 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң кабат Чапаев исемендәге колхозга кайта. 1979 елда техникумда башлаган укуын тәмамлый, зоотехник белгечлеге ала. 1979-1987 елларда Чапаев исемендәге колхозда кочегар, төзүче, ферма мөдире, нәсел эше буенча зоотехник була.

1987 елдан Киров өлкәсенең Кильмез районында яши.

Иҗади эшчәнлеге алтмышынчы еллар азагында башлана. Балтачта чыга торган «Азлане» газетасына актив языша, район газетасы белән әле дә элемтәсен өзми. Татар телен әйбәт белүче буларак татар шагыйрьләре әсәрләрен дә удмуртчага тәрҗемә итә. Аның күп кенә поэтик һәм проза әсәрләре баштарак удмурт газета-журналларында, коллектив җыентыкларда басыла. Балалар өчен язылган шигырьләре «Тылтурын» («Утлы үлән») исемле җыентыкта басылды. «Абалгы сяська» («Абага чәчәге») исемле лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Юмористик хикәяләрен һәм миниатюраларын берләштергән «Тынадэз но мынамэз» («Синеке һәм минеке») һәм повестьләрен, хикәяләрен берләштергән «Толэзен вераскон» («Ай белән сөйләшү») китаплары бар. Ул актив иҗат итә.

Н.Никифоров әсәрләренең күп кенә геройларында үзе белән бергә яшәгән, бергә эшләгән якташларының образлары чалымлана, алар тере, тормышчан.
Николаев Илья Николаевич — хезмәт алдынгысы.

1951 елның 4 августында Югары Субаш авылында туган. 1966 елда Субаш сигезеллык, 1968 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм «Марс» колхозында эшли башлый. 1969-1971 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Кабат туган авылына кайта һәм колхозда механизатор була—җәен ул комбайнчы, кышларын тракторда эшли. Эзлекле рәвештә колхозда һәм район күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешә. 1977 елда ВЛКСМ үзәк комитетының «Икмәк фронты батыры» билгесен ала.

1978 елда И.Николаевны колхозның техника мастерскоена мастер-көйләүче итеп билгелиләр. Ул хәзер дә шушы хезмәтендә—колхоз техникасының төзек эшләвен тәэмин итә.

Тырыш, иҗади хезмәте өчен 1993 елда И.Н.Николаевка Татарстан Республикасының атказанган авыл хъуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. Ул Тукай исемендәге колхозның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты. Күп мәртәбә халык депутатларының Субаш авыл Советы депутаты итеп сайланды. 1978-1983 елларда КПССның Балтач район комитеты әгъзасы булды.


Ниязов Әхмәтгәрәй Габдрахман улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Арбаш авылында 1918 елның 18 мартында туган. 1930 елда башлангыч белем ала һәм әти-әнисе белән бергәләп колхоз эшләренә йөри башлый. 1941 елга кадәр хезмәт юлы колхоз производствосы белән бәйле.

1941 елның маенда хәрби хезмәткә алына. Тиздән аны сугыш өермәсе үз эченә бөтереп ала. Ул хурлыклы чигенү ачысын да, дошманны куып туган җирне азат итү шатлыкларын да бөтен тулылыгы белән татый. Күп сугыш операцияләрендә катнашып, авыр яралар алып 1944 елның февралендә генә туган авылына кайта. Күкрәгенә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр тагып кайта.

Инвалид килеш тә Ә.Ниязов колхозның актив әгъзасы була. Ул озак еллар «Игенче» колхозының бригадиры булып эшләде. Сугыш кырларында алган бүләкләр янына «Хезмәттәге батырлык өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре өстәлде.

Фидакарь җанлы сугыш һәм хезмәт ветераны 1996 елның 27 июнендә вафат булды.
Ногъманов Исмәгыйл Ногъман улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

Кама Тамагы районының Уразлы авылында 1903 елда туган. Башлангыч белемне туган авылында мәдрәсәдә алган. Балалык елларында ук хезмәт юлын башлаган. 1912-1918 елларда авылның җәмәгать терлекләрен көтә. 1918-1921елларда әтисе хуҗалыгында терлек асрау, игенчелек белән шөгыльләнә. Ике ел Иркутск губернасының бер районында хәлле авыл кешеләрендә батрак була, аннан тормыш юллары Донбасс якларына юнәлә—ул «Юный коммунар» шахтасында күмер чаба. 1924 елда туган авылына кайтып, Кызыл Армия сафларына алынганчы кабат крестьян тормышына чума.

1925 елда армиягә алына—ике ел рота старшинасы булып хезмәт итә. Кабат туган ягында крестьян хезмәтендә була. 1929-1930 елларда Куйбышев районында «Союзхлеб» конторасы тегермәнендә ашлык кабул итүче һәм контролер була. 1933 елга кадәр Базарлы Матакта «Заготзерно» системасында төрле хезмәтләр башкара. 1933-1936 елларда Әлки районында совет, партия, хуҗалык эшләрендә була.

1936-1937 елларда И.Ногъманов Казанда Татарстан Югары коммунистик авыл хуҗлыгы мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач шул чордагы Молотов районында партия райкомы инструкторы була. 1939-1941 елларда—ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты инструкторы. Иң катлаулы 1941-1946 еллар дәвамында аңа ВКП(б)ның Шөгер район комитетының беренче секретаре булып эшләргә туры килә. Шушыннан аны икееллык республика партия мәктәбенә укырга җибәрәләр.

1948-1949 елларда И.Н.Ногъманов КПССның Чепья район комитетының беренче секретаре була, сугыш елларында таушалган халык хуҗалыгын торгызу буенча зур энергия белән эшкә керешә. Булган документларга караганда аның энергиясе ташып торган. Әмма монда аңа озак эшләргә насыйп булмый.

И.Ногъмановның алдагы хезмәт юлы хуҗалык эшләре белән бәйле: 1949-1954 елларда—Биектау районының «Усад» терлек симертү совхозы директоры, 1954-1956 елларда—Кукмара киез итек фабрикасы директоры урынбасары, 1956-1960 елларда—хезмәт ияләре депутатларының Кукмара район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. Шушыннан ул пенсиягә китә һәм Кукмарада яшәп гомер юлын тәмамлый.


Ногъманов Мөхтәрәм Гофран улы — хезмәт алдынгысы.

1953 елның 27 сентябрендә Пүскән авылында туган. 1968 елда Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, Үрнәктәге 9-һөнәри-техник училищега укырга керә. 1970 елда училищены уңышлы тәмамлап киң рофильле тракторчы-машинист һөнәре ала. Мәктәп елларында ук башлаган хезмәтен дәвам итә—комбайнчы булып эшли. Аңа бу хезмәтеннән ике елга армиядә булганда гына аерылып торырга туры килә.

М.Ногъманов белемен күтәрү өстендә эшләргә дә онытмый. 1975-1979 елларда читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, агроном белгечлеге ала. 1979-1983 елларда колхоз мастерское мәдире була, 1983 елдан—бригадир.

М.Ногъманов күп мәртәбә колхоз идарәсе һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Районның еллык алдынгылар җыеннарында ике мәртәбә районның иң яхшы бригадиры дип танылды. 1992 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

1992 елның 29 декабрендә вакытсыз вафат булды.
Нотфуллин Рамил Рәшит улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1961 елның 28 июлендә Салавыч Сәрдегәне авылында туган. 1978 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1978-1983 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый.

1983 елда орлыкчылык буенча агроном булып «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый. 1983 елда Совет Армиясе сафларына алына. Аннан 1985 елда кайта һәм шул ук колхозда терлек азыгы хәзерләү цехы начальнигы булып эшли.

1996 елның мартында «Татарстан» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы (2004 елдан—җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте) членнары Р.Р.Нотфуллинны кооперативның рәисе итеп сайлыйлар. Күпьеллык данлы традицияләре булган әлеге хуҗалыкны яшь рәис үзе җитәкчелек иткән чорда яңа биеклекләргә күтәрде. Бу хуҗалык район күмәк хуҗалыклары арасында ныклы матди-икътисадый нигезе булган, игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән, заманча хезмәт культурасына нигезләнгән, даими үсеш юлындагы хуҗалык буларак аерылып тора, башкаларны әйдәп бара. Бу күрсәткечләр—гел яңалыкка, фән һәм практика казанышларына таянып, эзләнеп иҗади эшләү нәтиҗәсе. Хуҗалык базасында ел саен Россия, Татарстан һәм район күләмендәге семинарлар уза, аның тәҗрибәсен өйрәнергә күп төбәкләрдән киләләр.

Иҗади, нәтиҗәле хезмәте өчен Р.Р.Нотфуллинга 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.


Нотфуллин Рәшит Нотфулла улы — хезмәт ветераны.

1929 елның 1 гыйнварында Салавыч Сәрдегәне авылында туган. 1942 елда Салавычта җидееллык мәктәп тәмамлый, колхозда эшли. 1947 елда Казандагы ФЗӨ мәктәбенә алына һәм ташчы һөнәрен үзләштерә. 1950 елның сентябренә кадәр Казан шәһәрендә төзелештә эшли.

1950-1954 елларда Тын океан флотында диңгезче буларак хәрби хезмәт үтә. Армия сафларыннан кайткач механизатор һөнәре ала һәм Балтач МТСында комбайнчы булып эшли. 1960 елда «Госстрах»ның Балтач инспекциясенә участок инспекторы итеп чакырыла.

1968 елда Р.Н.Нотфуллин «Госстрах»ның Балтач инспекциясенең начальнигы итеп билгеләнә. Шушы чорда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укып агроном белгечлеге ала. Әлеге инспекцияне ул 1994 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче җитәкләде. Ул җитәкчелек иткән чорда район «Госстрах» инспекциясе республикада иң алдынгылардан булды, күп мәртәбәләр квартал һәм еллык нәтиҗәләр буенча җиңү яулап, күчмә Кызыл Байрак, Дипломнар һәм премияләргә лаек булды.

Хезмәтендәге уңышлары өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеменә лаек булды.

Ветеран Балтач авылында яши.


Нургалиев Равил Нургали улы — хезмәт ветераны.

1932 елның 10 октябрендә Нөнәгәр авылында туган. Нөнәгәр мәктәбендә башлангыч белем ала. 1948 елга кадәр колхоз эшләрендә катнаша. 1948 елдан башта ярдәмче булып, бераздан үзе рульгә утырып тракторда эшли. 1951 елда Балтач МТСы каршындагы курсларда укып тракторчы, слесарь һөнәрләре ала. Аның тракторчы булып эшләү стажы 48 ел тәшкил итә! Р.Нургалиев һәрвакыт районның иң алдынгы тракторчылары исемлегендә булды. Бик күп яшь егетләрне үз һөнәренә өйрәтте. Ул кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, тырышлыгы белән үзе турында якты истәлекләр калдырды.

Р.Нургалиев 1955-1957 елларда Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашты, «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале белән бүләкләнде.

Тырыш механизатор күп мәртәбәләр «Социалистик ярышта җиңүче», тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар ударнигы билгеләре, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең өч мәртәбә бронза, бер көмеш медале белән бүләкләнде. 1962 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен 1966 елда «Почет билгесе», 1986 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бәяләде.

Р.Нургалиев күп мәртәбәләр халык депутатларының Нөнәгәр авыл Советы депутаты итеп сайланды.

1997 елның 22 июнендә вафат булды.


Нургалиев Ришат Мортаза улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1952 елның 20 сентябрендә Сосна Пүчинкәсе авылында туган. 1968 елда Апаз сигезьеллык мәктәбен, 1969 елда Үрнәк һөнәри-техник училищесын тәмамлый. Арча районының «Ватан» совхозында тракторчы булып эшли.

1970-1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә—Мәскәү кремленең Комендант гаскәрләрендә була. Аңа В.И.Ленин Мавзолее каршында беренче номерлы постта тору бәхете насыйп була.

1972-1974 елларда «Ватан» совхозында тракторчы булып эшләвен дәвам итә. 1974 елда Арча урман хуҗалыгының Балтач урманчылыгына эшкә килә—монда ул урманчы, урман үстерү технигы, урман мастеры, баш урманчы урынбасары, баш урманчы баскычларын үтә.

Р.Нургалиев үзенең белемен күтәрүгә һәм камилләштерүгә күп көч куя. 1975-1978 елларда читтән торып Горький урман техникумында укый. 1978 елда Мари политехника институтының урманчылык факультетына укырга керә. Өченче курсны тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына күчә. 1987 елда институтны тәмамлап галим-агроном белгечлеге ала.

1987 елда Р.Нургалиев Калинин исемендәге колхозның (хәзер җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте) рәисе итеп сайланды. Ул җитәкчелек иткән елларда хуҗалык игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә иң югары җитештерүчән, нык икътисадый нигезле хуҗалыклар сафына басты һәм продукция җитештерүне елдан-ел үстерә барды.

Авыл хуҗалыгын үстерүдәге хезмәтләре өчен Р.М.Нургалиевка 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Нургалиев Фәрит Нургали улы — хезмәт ветераны.

1938 елның 6 августында Яңгул авылында туган. 1946 елда Арбаш башлангыч мәктәбендә укый башлый. 1956 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлап урта белем ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң Коми АССРда, 1971-1974 елларда Казахстан ССРның Кустанай өлкәсе Рудный, Лисаковск шәһәрләрендә, Үзбәкстан ССРның Ташкент өлкәсе Барраҗ шәһәрләрендә бетончы, балта остасы булып төзелешләрдә эшли. 1973 елда Лисаковск төзелеш техникумын тәмамлый. 1974-1975 елларда шунда ук төзелеш конструкцияләре заводында мастер була.

1972 елда Ф.Н.Нургалиевка Казахстан ССРның атказанган төзүчесе исеме бирелә.

1975-1978 елларда Белгород өлкәсенең Старый Оскол шәһәрендә төзелешләрдә мастер, бригадир булып эшли. Авыру сәбәпле 1978 елда пенсиягә китә.

1979 елдан Башкортстан Республикасының Октябрь шәһәрендә яши.


Нургалиева Әлфинур Сәләхетдин кызы — хезмәт ветераны.

1940 елның 28 июнендә Чутай авылында туган. 1954 елда Нөнәгәр җидееллык мәктәбен тәмамлап «Волга» (соңыннан—«ВЛКСМның 50 еллыгы») колхозында эшли башлый. 1958 елда аны ул чорда авыл җирендә иң удар тармак булган терлекчелеккә чакыралар.

Ә.Нургалиева 1961 елда сыер савучы булып эшли башлый. Нәкъ шушы хезмәттә үзен тырыш, иҗади эшләүче, эзләнүче хезмәт остасы итеп таныта, районның әйдәп баручы савымчысына әйләнә. Бер үк вакытта фермадагы комсомол-яшьләр төркемен җитәкли. Аның новаторлык колачын күрсәтә торган бер генә мисал—1966 елда бер ел дәвамында үзе сава торган сыерлардан сөт савып алуны 1086 килограммга арттыруга ирешә.

1967 елдан ул ферманың хисапчысы булып эшләде.

Райондашлары Ә.С.Нургалиеваны 1963 елда Татарстан АССРның Югары Советының җиденче чакырылышына депутат итеп сайладылар. Монда да ул якташларының ышанычын тулысы белән аклады—республикабыз парламентында районыбызның лаеклы вәкиле булды. Шулай ук ул хезмәт ияләре депутатларының тугызынчы чакырылыш район Советы депутаты булды.

Ветеран Чутай авылында яши.


Нурзадин Мөбарәк Нурзадә улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1914 елның 2 гыйнварында Көек авылында туган. Аның хезмәт юлы шәхси крестьян хуҗалыгында башлана—иген игә, терлекләр карый.

1936 елда Мөбарәк армия сафларына алына. Хәрби бурычын үтәгәннән соң Урта Азия якларына юнәлә, шахтада эшли, су ташучы була. Шушыннан ул Бөек Ватан сугышына китә. М.Нурзадин сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнаша, чигенүләр ачысын да, үз җиребезне, Европа илләрен фашизм коллыгыннан коткару шатлыкларын да кичерергә туры килә аңа. Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш, Икенче һәм Өченче Украина фронтлары гаскәрләре составында үтә ул сугыш юлларын, берничә мәртәбә яралана. Җиңү көнен Австриянең башкаласы Венада каршылый.

Батыр солдат олы сугышчан бүләкләргә—Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнарына, «Батырлык өчен» һ. б. күп медальләргә лаек була.

Сугыштан соң М.Нурзадин туган авылы Көеккә кайта, ферма мөдире, тәэминәтчы һ. б. хезмәтләрне башкара.

Бүгенге көндә туган авылы Көектә яши.


Нуриазданов Илдар Габделхәй улы — авыл хуҗалыгы белгече.

Чепья авылында 1950 елның 16 апрелендә туган. 1967 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм укуын Казан ветеринария институтында дәвам итә. 1974 елда институтны тәмамлап зоотехник белгечлеге ала.

Хезмәт юлын Арча районының «Заветы Ильича» колхозында баш зоотехник булып башлый. 1974 елның ноябреннән 1975 елның декабренә кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хезмәткә түләү буенча өлкән икътисадчы булып эшли башлый. 1980 елда идарәнең план-икътисад бүлеге начальнигы булып эшләп ала. 1981 елда шушында ук баш зоотехник.

И.Нуриаздановның хезмәт юлы гомумән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән бәйле. 1981-1983 елларда ул план-икътисад бүлеге начальнигы, 1983-1986 елларда—планлаштыру һәм тармакара багъланышлар бүлеген җитәкли, 1986-1991 елларда—идарә рәисе урынбасары вазифасында кабат план-икътисад бүлеген җитәкли. 1991 елдан—идарәнең икътисад һәм авыл хуҗалыгын идарә итүне реформалаштыру бүлеге мөдире.

И.Г.Нуриаздановның күпьеллык тырыш хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары белән бәяләнде. 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән абруйлы исем бирелде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет