Мухин Петр Владимирович — хәрби хезмәткәр, подполковник.
1922 елның 12 июлендә Кече Лызи авылында туган. 1936 елда Кече Лызи җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли башлый.
1941 елда Кызыл Армия сафларына алына. Ул Саратов шәһәрендәге очучылар хәзерләү училищесына җибәрелә. 1943 елдан—Бөек Ватан сугышы фронтларында. Волхов фронты гаскәрләре составында Ленинград тирәсендә барган авыр сугышларда катнаша, батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Шушы сугышлар барышында авыр яралана. Савыгып чыккач кабат сафка баса Ленинград блокадасын өзү өчен барган аяусыз сугышларның үзәгендә була , икенче мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соң П.В.Мухин Сызрань шәһәрендәге авиация училищесында озак еллар инструктор булып хезмәт итә, яшь очучылар хәзерләүгә зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә отставкада, Санкт-Петербургта яши. П.В.Мухинның ике улы Александр һәм Сергей Россия армиясе полковниклары.
Мышкин Иван Николаевич — дин эшлеклесе.
1832 елда туган. 1858 елда Вятка духовный семинариесын тәмамлаган. 1859 елда Алабуга өязенең Умяк авылына священник итеп билгеләнә. Шунда 1863 елда үз инициативасы белән түләүсез укыта торган дини мәктәп ача һәм 1969 елга кадәр укыта.
1872 елда И.Мышкин Чепья Троицкий чиркәвенә священник итеп җибәрелә. Монда ул 1881 елга кадәр эшли. Керәшеннәр арасында актив эшләп татар телен яхшы өйрәнә. Татар телендә проповедьләр алып баруны оештыра, үзе дә татарча вәгазьләр сөйли. Төрле милләт балаларын кечкенәдән православие диненә күнектерүгә зур әһәмият бирә. Алабугадагы практикасын дәвам итеп Чепьяда миссионерлык мәктәбе ача, аңа удмурт, мари балаларын гына түгел, татар балаларын да тарта.
Изге хезмәтләре өчен 1869 елда изге билбау (набедренник) белән бүләкләнә.
Чепьядан соң кайларда хезмәт иткәне һәм соңгы язмышы әлегә билгеле түгел.
Н
Назыйров Мәсгүт — крестьян хәрәкәте яугире.
Чапшар авылының ясаклы крестьяны. Пугачев полковнигы М.Гомәров отрядының походный старшинасы. Отрядка яңа крестьяннар туплый. А.Иноземцевның Таиштагы бакыр эретү заводын алуда актив катнаша. Гаскәр туплау максаты белән Чутай, Сосна, Балтач, Салавыч, Кариле авылларында крестьяннар арасында эшләгәне билгеле. Халык чуалышларыннан куркып калган Балтач, Чутай, Кариле байлары үзара сүз берләшеп тозак оештыралар һәм М.Назыйровны Г.Әбдрәзәков һәм башка баш күтәрүчеләр белән бергә кулга алып җәза отряды башлыгы подполковник Е.Хорватка тапшыралар. Җәзачылар М.Назыйровны 1773 елның 24 декабрендә халыкны җыеп Норма авылында асып үтерәләр.
М.Назыйров Пугачев явында катнашкан өчен мондый кыргый җәзага тартылучыларның иң беренчеләреннән берсе.
Насруллин Рафаэль Рәхмәтулла улы — хезмәт алдынгысы.
Балтач авылында 1954 елның 30 июлендә туган. 1972 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1972-1974 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1974 елда район торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә килә, су үткәрү челтәре слесаре булып эшли башлый. Бу авыр, борчулы һәм мәшәкатьле хезмәткә үзенең утыз ел гомерен багышлый. Хезмәт юлында башка күп һөнәрләр үзләштерә, коллективның алыштыргысыз әгъзасына әверелә. Һәрвакыт тыңлаучан, нинди эш булуына карамастан күңел биреп башкаручы Р.Насруллин коллективта һәм халык арасында зур ихтирамлы.
1984 елдан ул күптармаклы җитештерү коммуналь предприятиесенең ягып җылыту хезмәте мастеры.
1993 елда Татарстан Республикасының атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Насыйбуллин Габделәхәт Газиз улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
Кариле авылында 1924 елда туган. 1938 елда Сосна тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлап җиде сыйныф белем ала. Хезмәт юлын Балтач МТСында токарь булып башлый.
1942 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм сугышка керә. Аңа Белоруссияне, Польшаны азат итү сугышларында катнашып озын һәм фаҗигале юл үтәргә туры килә. Сугыш кырларындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Армия сафларыннан Г.Насыйбуллин 1947 елда гына демобилизацияләнә. Кабат МТСта эшләвен дәвам итә. 1949 елда Үрнәктәге һөнәр училищесында берьеллык механиклар курсын үтә һәм Балтачта яңа оешып килүче хуҗалыкара төзелеш оешмасында механик булып эшли башлый. Шушы мәшәкатьле хезмәткә ул үзенең 34 ел гомерен багышлый.
Бүгенге көндә ветеран туган авылы Кариледә хатыны Гөлфирә белән үстергән алты баласының хөрмәтен күреп яши.
Насыйбуллин Илнур Нурзадә улы — хәрби хезмәткәр.
1981 елның 2 февралендә Салавыч авылында туган. 1996 елда Салавыч урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Нормадагы һөнәри-техник лицейда укып шофер һөнәре ала. Бер ел дәвамында «Татарстан» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
И.Насыйбуллин 1999 елның язында армия сафларына алына. Аңа Чечен Республикасында барган сугыш операцияләрендә катнашырга туры килә. Монда беренче командировкадан ул хәвеф-хәтәрсез исән-имин чыга. Икенче мәртәбә Чечен Республикасына аларны 2000 елның март ахырында кертәләр. 25 июль көнне аңа үзе йөртә торган җиңел УАЗ машинасы белән Ханкаладан Аргунга өч иптәшен илтү бурычы йөкләнә. Юлда алар засадага эләгәләр. Ядрә Илнурның баш сөяген үтәләй тишеп чыга. Инде октябрь аенда хезмәтен тәмамлап туган авылына кайтып матур тормыш корырга хыялланып яшәгән унтугыз яшьлек якташыбызның гомере әлеге мәгънәсез сугышта әнә шулай вакытсыз өзелде. Үлгәннән соң аңа «Батырлык» ордены бирелде.
Якташыбызның җасәде 2000 елның 8 августы көнне Салавыч авылы зиратында олы хөрмәт белән җир куенына иңдерелде.
Насыйбуллин Рафис Ибраһим улы — спорт остасы.
Салавыч авылында 1956 елның 28 июлендә туган. 1973 елда урта мәктәп тәмамлый һәм «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда эшли башлый.
1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайту белән Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1982 елда укуын тәмамлап инженер-механик дипломы ала һәм «Кама» колхозына баш инженер итеп билгеләнә. 1987-2003 елларда—хуҗалык исәбендәге ремонт идарәсе (ХРУ) начальнигы.
2003 елдан шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Р.Насыйбуллин районыбызның иң актив, иң нәтиҗәле, абруйлы көрәшчеләренең берсе. Көрәш келәменә ул мәктәптә укыган елларында ук сабан туе мәйданнарында бил алышып килә. Төрле елларда ун мәртәбәдән артык район сабан туеның абсолют батыры исемен яулады. Биш мәртәбә Казан шәһәренең Совет районы, бер мәртәбә Идел буе районы, биш мәртәбә күрше Киров өлкәсенең Малмыж районы, бер мәртәбә Чуаш Республикасының Батыр районы сабан туйларының абсолют батыры. Берничә мәртәбә «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына үткәрелә торган бәйгеләрдә җиңүгә иреште. 1987 елда Татарстан, 1989 елда Россия Федерациясе чемпионы булды.
Р.Насыйбуллин яшь көрәшчеләр үстерүгә зур игътибар бирә. Үсмерләр арасында ел саен үз призына, үз хисабына татар көрәше бәйгеләре үткәрә. Гаиләсендә өч ул һәм бер кыз үстерде. Бүген инде аның малайлары келәмдә бил алыша.
Насыйбуллина Гүзәлия Харис кызы — авыл хуҗалыгы белгече.
1965 елның 15 гыйнварында Смәел авылында туган. 1977 елда Смәел урта мәктәбен тәмамлый, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1982 елда институтны тәмамлап икътисадчы-оештыручы белгечлеге ала.
Хезмәт биографиясен 1982 елда «Сельхозтехника»ның район берләшмәсендә хезмәткә түләү буенча икътисадчы булып башлый. Соңрак өлкән икътисадчы итеп билгеләнә. 2000-еллар ахырында «Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыятендә хезмәтне оештыруның һәм аңа түләүнең яңа, прогрессив ысуллары практикага керде, продукция җитештерү үсте, эшчеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксынуы артты. Мондый уңай үзгәрешләрдә җәмгыять икътисадчысы Г.Насыйбуллинаның хезмәте бәхәссез.
Бүгенге көндә «Балтач Сельхозтехникасы» җәмгыяте генераль директорының икътисад буенча урынбасары.
1997 елда Г.Насыйбуллинага Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.
Насыйбуллина Мәгъфирә Җамали кызы — Герой-ана.
Алан авылында 1928 елның 30 октябрендә туган. Бөрбаш мәктәбендә укып биш сыйныф белем алган. Шул ук елда колхозда атлы йөк ташучы булып эшли башлаган. 1952 елда авылдашы Мөхтәр Насыйбуллин белән гаилә корып җибәрәләр.
Бу тырыш, күркәм гаилә илебезгә ун бала табып үстергән, аларны олы тормыш юлына чыгарган. Балаларының һәркайсы үз юлын, тормышта үз кыйбласын тапкан, тырыш хезмәт белән, гаилә корып әти-әниләренең күркәм традицияләрен дәвам итәләр: Фоат (1953 елда туган), Розалия (1954 елда туган), Ренат (1956 елда туган), Сәвия(1957 елда туган), Җәмилә (1959 елда туган), Әнәс (1960 елда туган), Сәрия (1964 елда туган), Альберт (1966 елда туган, кызганыч, 2002 елда вафат), Хәмзә (1968 елда туган), Рифкат (1971 елда туган) инде әти-әниләренә ике дистә онык бүләк иткәннәр. Аларының да инде гаилә корганнары бар.
СССР Югары Советының 1972 елның 25 октябрь Указы белән М.Җ.Насыйбуллинага Герой-ана исеме бирелде.
Нәбиев Йосыф Нәби улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1915 елның 5 июлендә Балтач авылында туган. Шушында өч сыйныф белем ала. Балачактан игенчелек эшендә була. Авылда колхозлар оешкач колхозда эшли.
1941 елда хәрби хезмәткә алына. Ул 1248-Александр Невский һәм Михаил Кутузов орденнары белән бүләкләнгән танкларга каршы данлыклы Запорожье артиллерия полкында хезмәт итә. Беренче сугыш чыныгуын Мәскәү янында ала. Сталинградны саклауда, Днепрны кичүдә, Запорожьены азат итүдә катнаша. 1943 елның 30 сентябрендә сул аягына мина ярчыгы тиеп ул авыр яралана. Озын-озак госпиталь юллары башлана. Тамбов шәһәрендәге бер госпитальдә аның яраланган аягын кисәләр. Гангрена башлану сәбәпле бу операцияне кабат башкарырга туры килә. Ул 1944 елның язында гына сыңар аяклы инвалид булып туган авылына кайта.
Й.Нәбиев 1957 елга кадәр Балтачтагы «Красный труд» инвалидлар артелендә эшләде. Гомеренең ахырына кадәр Запорожье шәһәрендәге үз полкының батыр сугышчан юлына багышланган 59-мәктәптәге музей белән элемтәдә торды, укучыларның чакыруы буенча берничә мәртәбә исән калган полкташлары белән очрашуларга барды. Аның күкрәген сугышчан бүләкләр—Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ. б. медальләр бизәде.
Ветеран 1986 елның 2 июлендә вафат булды.
Нәбиева Хәдичә Хөснетдин кызы — Герой-ана.
Киров өлкәсенең Малмыж районы Татар Кунбашы авылында 1931 елда туган, шунда җидееллык белем алып колхоз производствосында эшли башлый. 1952 елда күршедәге Пыжмара авылы егете Нургали Нәбиев белән гаилә коралар. Хезмәт юллары колхозда—алар кышын терлек карауда эшлиләр, җәен колхоз терлекләрен көтәләр. Ул арада берәм-берәм балалар да дөньяга килә—җиде кыз һәм өч егет тудырып үстерәләр алар:Нурҗиһан, Нурания, Мөзәйнә, Нурдидә, Гөлнур, Чулпан, Нурия, игезәкләр Нурулла һәм Нургаян, Марат инде үзләре җигелеп тормыш йөген тарталар, әти-әниләрен шатландырып матур итеп яшиләр.
Х.Х.Нәбиева «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе белән бүләкләнде. 1972 елда аңа Герой-ана алтын медале һәм таныклыгы тапшырылды.
Х.Х.Нәбиева 2001 елда вафат булды.
Нәҗипов Наил Нәҗип улы — хезмәт ветераны.
1940 елның 5 июлендә Борнак авылында туган. 1955 елда Яңгул урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач туган авылындагы Чапаев исемендәге колхозда эшли башлый. Урта белемне ул 1967 елда гына шул ук Яңгул мәктәбенең кичке бүлегенә йөреп ала.
Н.Нәҗипов колхозда утыз елга якын тпакторчы булып эшләде.Озак еллар бәрәңге игү звеносын җитәкләде һәм районда иң югары уңыш алучы звено булып танылды. 1976 елда 53 гектарлы мәйданның һәр гектарыннан 340 центнер уңыш алып, бәрәңге игүнең рентабельлелеген 260 процентка җиткерде. Бу елларда Н.Нәҗиповның бәрәңге игү тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнде.
Н.Нәҗиповның фидакарь хезмәте үзенең югары бәясен алды. Ул 1975, 1979, 1980 елларда районның иң яхшы звено җитәкчесе титулын яулады һәм район Мактау Тактасына кертелде. 1974, 1975, 1980 елларда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза, 1981 елда исә көмеш медальләренә лаек булды. «Унберенче бишьеллык батыры». 1972 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1975 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.
1982-1986 елларда—КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы.
Ветеран Борнак авылында яши.
Нәҗипова Миңсылу Бәдыгетдин кызы — хезмәт ветераны.
1932 елның 28 апрелендә Борнак авылында туган. 1939-1943 елларда Борнак башлангыч мәктәбендә укый. 1943 елдан колхоз эшләрендә катнаша башлый.
1969 елда колхоз идарәсе М.Нәҗипованы тавык фермасына эшкә билгели. Ул 1987 елга кадәр шушы четерекле хезмәттә була. Беренче елыннан ук югары нәтиҗәле хезмәте белән таныла, район кошчылары арасында әйдәп баручылардан була. Районның бүтән хуҗалыкларында кош асрау инде таралып тукталган чорларда да уңган кошчы әлеге хуҗалыкның бу тармагының уңышлы яшәвен тәэмин итте. 1974 һәм 1975 елларда районның иң алдынгы тавык караучысы дип танылды, район Мактау Тактасына кертелде. «Тугызынчы бишьеллык ударнигы». 1971 елда Ватанның иң югары бүләге—Ленин ордены белән бүләкләнде.
М.Б.Нәҗипова 1991елның 28 апрелендә вафат булды.
Нәҗметдинов Айрат Альфред улы — хәрби хезмәткәр, өлкән лейтенант.
1972 елның 20 июнендә Балтач авылында туган. 1989 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлап Казан төүче инженерлар институтына укырга керә. 1994 елда институтны тәмамлап сәнәгать һәм гражданлык төзелеше инженеры белгечлеге ала. Югары белемле белгеч буларак хезмәт юлын Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасында мастер булып башлап җибәрә, үзенең тирән хәзерлеге һәм эшкә ихласлыгы белән зур өметләр уята. Әмма аңа озак эшләргә туры килми—1995 елның февралендә аны армия сафларына алалар. Ул батальон командирының артиллерия буенча урынбасары булып тынычлык саклау көчләре составында Грузия белән Абхазия арасындагы конфликт зонасында хезмәт итә. Аның яшь гомере шушында вакытсыз өзелә—1996 елның 11 августында наряд вакытында машинасы белән минага эләгеп һәлак була.
А.А.Нәҗметдинов үлгәннән соң «Батырлык» («Мужество») ордены белән бүләкләнде.
Олы хөрмәт белән Балтач авылы зиратында җирләнде.
Нәҗметдинова Зәйнәпбану Нәҗметдин кызы — хезмәт алдынгысы.
1918 елда Чутай авылында туган. Аңа белем алырга мөмкинлек булмый—бик яшьли крестьян хезмәтенә керешә. 1948 елда Чутай фермасында сыер сава башлый һәм үзенең игелекле хезмәт юлын тулысынча шушы авыр хезмәткә багышлый. Тырышлыгы, үз эшенең серләренә төшенергә омтылуы, максатчанлыгы аңа һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешергә, иң алдынгы савымчылар сафына басарга мөмкинлек бирә. Сугыштан соңгы авыр, бөтен хезмәт кул көченә нигезләнгән елларда да авылдашларын зур уңышлар белән куандыра ул. Аның өчен терлек азыклары кытлыгы да , терлек фермаларының ярымҗимерек булуы да комачаулык тудыра алмый.
1972 елда З.Нәҗметдиновага «Беренче класслы терлекчелек остасы» билгесе бирелә. 1971 елда Ватанның олы бүләге— Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, берничә медаль ала. Лаеклы ялга да «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозының Почетлы әгъзасы буларак китә ул.
Хезмәт ветераны 1998 елның августында туган авылы Чутайда вафат булды.
Нәкыйпов Фарук Мөхәммәтнәкыйп улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
Түнтәр авылында 1926 елның 14 февралендә дөньяга килгән. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң авыл тимерчелегендә чүкеч сугучы булып эшли. Дини гаиләдә үскән бала буларак ислам нигезләрен дә өйрәнеп үсә. Тиздән гаиләләре белән Казанга күченәләр. Урта белемне шушында ала.
Ф.Нәкыйпов Бөек Ватан сугышында катнаша,яралана.
Яу кырыннан кайткач Казан химия-технология институтында укый. Югары белемле белгеч буларак хезмәт юлын синтетик каучук заводының инженеры булып башлый. Партия чакыруы буенча Саба районының Икшермә МТСының баш инженеры булып та эшләп алырга туры килә аңа. Әмма 1957 елда ул кабат синтетик каучук заводына кайта—аның механигы, цех начальнигы булып эшли.
1972 елда Казан резина-техник эшләнмәләр заводы директоры урынбасары итеп билгеләнә. Соңрак аның баш инженеры, генераль директоры урынбасары була.
Якташыбызның сугыштагы һәм тыныч хезмәттәге батырлыклары Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар Дуслыгы орденнары, 12 медаль белән бәяләнгән. 1982 елда аңа РСФСРның атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелде. Ул— Россиянең Почетлы химигы.
Ф.Нәкыйпов гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив җәмәгать эше алып барды. Үзенең туган авылы белән тыгыз элемтәдә яшәде. Бабасы—атаклы дин белгече, Түнтәр мәдрәсәсенең соңгы, фаҗигале язмышлы мөдәррисе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның мирас-хезмәтләрен барлау һәм туплау белән мәшгуль булды.
2005 елның 7 маенда Казан шәһәрендә кинәт вафат булды.
Нәсыйхов Габдрәүф Нәсыйх улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1925 елның 24 августында Салавыч авылында туган. 1940 елда Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1940-1943 елларда—Татарстан АССР тегермәннәр идарәсенең Яңгул тегермәнендә ашлык кабул итүче.
1943-1945 елларда Г.Нәсыйхов Бөек Ватан сугышы фронтларында була. Өченче Украина, Икенче Балтик буе фронтларының танк гаскәрләрендә отделение командиры сыйфатында күп сугыш операцияләрендә катнаша. 1944 елның сентябрендә каты яралана. Озак дәваланганнан соң инвалид булып туган якларына кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә медаль белән бүләкләнә.
Сугыштан соң кабат Яңгул тегермәнендә контролер була. 1952-1958 елларда Салавычтагы «Кызыл тукучы» артелендә кладовщик эшен башкара. 1958 елда Алабугада берьеллык ветеринария фельдшерлары курсын тәмамлый һәм 1959-1977 елларда «Татарстан» колхозында ветфельдшер булып эшли. 1977-1989 елларда— колхозның ревизия комиссиясе рәисе.
Тыныч хезмәттәге уңышлары өчен 1973 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Ветеран 2000 елның 27 февралендә вафат булды.
Нәсыйхов Илдар Нәсыйх улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1952 елның 3 апрелендә Шеңшеңәр авылында туган. 1969 елда Смәел урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укыга керә. 1974 елда институтны уңышлы тәмамлап район «Сельхозтехника» берләшмәсендә машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү буенча өлкән инженер-технолог булып хезмәт юлын башлый. 1974-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, отставкадагы капитан.
1975-1984 елларда И.Нәсыйхов «Маяк» күмәк хуҗалыгының баш инженеры. 1984 елның сентябрендә «Балтач Сельхозтехникасы» берләшмәсе управляющиеның сәүдә эшләре буенча урынбасары итеп күчерелә.
1989 елның июнендә, авыл хуҗалыгына техник хезмәт күрсәтү системасында үзгәрешләр булып, авыл хуҗлыгын матди-техник тәэмин итү буенча махсус «Балтач агропромспабы» предприятиесе оештырылгач, И.Нәсыйхов аның директоры итеп билгеләнә. 2002 ел ахырында приватизация уздырылып, әлеге предприятие «Балтач агропромснабы» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, И.Нәсыйхов аның генераль директоры итеп сайлана.
Авыл хуҗалыгы өчен гаять авыр һәм кыйбласыз булган узган гасырның 80-90 елларында колхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың төзек, тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итүдә «Балтач агропромснабы» җәмгыятенең хезмәте бәя биреп бетергесез зур булды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен И.Н.Нәсыйхов 1989 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды.
Нәсыйхов Шамил Габдрәүф улы — авыл хуҗалыгы белгече.
Иске Салавыч авылында 1956 елның 28 гыйнварында туган. 1973 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда гади колхозчы буларак башлый.
1974-1976 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. 1985 елда институтны уңышлы тәмамлап халык депутатларының Балтач район Советы башкарма комитетының масса-оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. Шушы ук елның көзендә Татарстан сөт промышленносте җитештерү берләшмәсенең Балтач сөт-май комбинаты директоры итеп билгеләнә. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы шушы предприятие белән бәйләнгән.
Ш.Нәсыйхов җитәкчелек иткән чорда Балтач сөт-май комбинаты республикабызның әлеге тармагындагы иң эре, заманча предприятиеләрнең берсенә әверелде. Аның базасы өр-яңадан корылды, ныгыды, хезмәт шартлары тамырдан яхшырды, җитештерү тулысынча диярлек механикалаштырылды. Җитештерелә торган продукциянең ассортименты киңәйде, аның сыйфаты яхшырды. Балтач сөт-май комбинаты бүген тулысынча отходсыз эшләүче предприятие. Аның продукциясе Россиянең күп төбәкләренә җибәрелә һәм югары бәяләнә. 2004 елда Бөтенроссия сөт һәм атланмайның сыйфат смотр-конкурсында Балтач сөт-май комбинаты җитештергән «Крестьянское» атланмае көмеш, ә алдагы 2003 елда—алтын медаль яулады.
Нәтиҗәле хезмәте өчен И.Нәсыйховка 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган азык индустриясе хезмәткәре исеме бирелде. 2000 елда «Россиянең ел менеджеры» дип танылды.
Нәфыйкова Асия Вәли кызы — хезмәт ветераны.
1947 елның 24 маенда Карадуган авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый. Казанда икътисадчы-плановиклар курсында укый. 1965 елда Калинин исемендәге колхозда икътисадчы булып эшли башлый.
1969 елда тормышка чыгып Иске Салавыч авылына килә, «Социалистик Татарстан» колхозының терлекчелек буенча бухгалтеры итеп билгеләнә. Тиздән сәләтле хезмәткәр буларак баш икътисадчы эше тапшырыла. Шушы хезмәттә озак еллар эшләве дәверендә колхоз производствосын ныклы икътисадый нигезгә куюда гаять иҗади эшләде, моңа районның күп кенә хуҗалык белгечләрен өйрәтте.
Хезмәт алдынгыларының район җыеннарында 1988 һәм 1992 елларда районның иң яхшы икътисадчысы дип танылды.
А.Нәфыйкова җәмәгать эшләрендә дә гаять актив. Калинин исемендәге колхозда өч ел комсомол оешмасын җитәкләде. «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда 20 ел башлангыч партия оешмасы секретаре урынбасары булып торды. Дүрт мәртәбә район партия конференцияләрендә делегат булып катнашты. Сигез чакырылышта Салавыч авыл Советы депутаты булып сайланды.
1986 елда А.Нәфыйковага Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.
1996 елдан—«Татарстан» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының баш бухгалтеры.
Нәфыйкова Сәрвәр Нәфыйк кызы — Социалистик Хезмәт Герое.
1925 елның 6 сентябрендә Кариле авылында туган. Шушында башлангыч белем ала. Яшьли ятим калу сәбәпле балачактан хезмәткә җигелә. Аңа еш кына плугарь булырга, механизаторлар белән аралашырга туры килә. Дәһшәтле 1941 елда ул Балтач МТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсларына килә һәм укуын тәмамлап фронтка киткән егетләр урынына трактор руле артына утыра. Җиңү көне килеп ирләр фронттан кайтканчы шушы авыр хезмәттә була. Аннан соң махсус курслар үтеп 1949 елга кадәр эретеп ябыштыручы булып эшли.
1952 елдан аның тормышы Сосна авылындагы «Правда» колхозы белән бәйле—ул кабат тракторчы. Ә 1963-1970 елларда С.Нәфыйкова әлеге колхозның тимерчесе була. Техниканың төзеклеге нәкъ менә тимерчедән бәйле булган авыр елларда ул тап-таза ирләр өчен дә җиңел булмаган шушы хезмәтне үз иңендә күтәрә. Шул фидакарьлеге өчен аңа 1967 елда Ватанның иң югары бүләге—Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
1970 елда кабат тракторга утыра һәм 1982 елга кадәр колхоз терлекләренә көндәлек азык ташуда эшли—бернинди өзеклекләргә юл куймый.
С.Н.Нәфыйкованың менә шушы сокланырлык данлы тормышына багышлап язучы Кояш Тимбикова «Тимерче кыз» исемле повесть язды.
Герой якташыбыз хәзер лаеклы ялда, үзе күп көчен биргән Сосна авылында яши. Һаман кешеләр арасында, һаман җәмәгать эшендә.
Нигъмәтҗанов Камил Гомәр улы — совет эшлеклесе.
1945 елның 15 маенда Балтач авылында туган. Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Ленин исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый. 1964-1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армия сафларыннан кайту белән кабат колхоз производствосына килә һәм тимерче булып эшли.
1968 елда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгындагы җитәкче кадрларның белемен күтәрү буенча алты айлык курсларда укый. 1969 елның апрелендә колхозның беренче бригадасына бригадир итеп билгеләнә. Шушы чорда хезмәт ияләре депутатларының Балтач авыл Советы депутаты итеп сайлана. 1971-1973 елларда— хезмәт ияләре депутатларының Балтач авыл Советы башкарма комитеты рәисе.
К.Г.Нигъмәтҗанов яшь һәм перспективалы кадр буларак, 1973 елда Саратов шәһәрендәге Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1977 елда укуын тәмамлап кайта һәм Ленин исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре итеп сайлана.
1982 елда халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары—план комиссиясе рәисе постына чакыралар. 1992 елдан ул район хакимияте башлыгы урынбасары—экономика һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү комиссиясе рәисе.
2000 елның февраленнән—халык депутатларының район Советы рәисе.
К.Г.Нигъмәтҗанов, кайда гына эшләсә дә, кешеләргә игътибарлылыгы, алар белән аңлашу һәм уртак тел таба белүе, үз эшенә югары дәрәҗәдә җаваплы караш, тыйнаклык кебек сыйфатлары белән ихтирам казанды, матур, нәтиҗәле эш оештыра белде. Ул берничә мәртәбә халык депутатларының район Советы депутаты, КПССның район комитеты әгъзасы булып сайланды. Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы).
Нәтиҗәле хезмәте өчен 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелде.
2005 елдан лаеклы ялда, Балтач авылында яши.
Достарыңызбен бөлісу: |