Балтач энциклопедиясе


Галимуллин Шәрифулла Галимулла улы



бет13/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   30

Галимуллин Шәрифулла Галимулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Түбән Кенә авылында 1923 елның 1 сентябрендә туган. 1938 елда Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы «Кызыл чишмә» колхозында хезмәт юлын башлый.

1942 елның мартында Ш.Галимуллин Кызыл Армия сафларына алына, ул—Бөек Ватан сугышы солдаты. Танкист Ш.Галимуллин күп сугыш операцияләрендә катнаша, туган илебезне һәм Европа илләрен фашистлардан азат итешә. Аның солдат хезмәте озакка сузыла— туган авылына 1947 елның башында гына әйләнеп кайта. Сугыш юлында янган танк эчендә калырга да, авыр яралардан дәваланырга да туры килә аңа. Батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре үчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ш.Галимуллин Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып тракторчы һөнәрен тирәнәйтә һәм озак еллар «Кызыл чишмә» (соңыннан—Калинин исемендәге) колхозында тракторчы булып эшли, хуҗалыкның алдынгы механизаторы була.

Ветеран 1998 елның 29 апрелендә үлде.
Галләметдинов Нуретдин Галләметдин улы—мәгариф хезмәте алдынгысы.

1946 елның 10 ноябрендә Шода авылында туган. Шушында сигезьеллык мәктәп тәмамлагач укуын Арча педагогия училищесында дәвам итә. 1966 елда укуын тәмамлый һәм биш ел үзе укыган Шода сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. 1971-1972 уку елында Балтач урта мәктәбендә эшли. 1972-1973 елларда Чапшар, 1973-1979 елларда—Нөнәгәр сигезьеллык мәктәпләрендә директор. Шушы чорда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

1979 елда Н.Галләметдинов «Труд» колхозының партия оешмасы секретаре итеп сайлана. 1984 елда КПССның Балтач райкомы инструкторы итеп күчерелә. 1985 елда аны Нормадагы 96- һөнәри- техник училищега (1995 елдан—һөнәр лицее) директор итеп билгелиләр.

Н.Галләметдинов, кайда гына эшләмәсен үзен сәләтле, тыйнак, югары эрудицияле белгеч һәм җитәкче итеп танытты. Мәгариф учагы җитәкчесе буларак әлеге сыйфатлары бигрәк тә лицей директоры булып эшләү чорында бөтен тулылыгы белән ачылды. Лицейның матди һәм техник базасын ныгыту, укыту-тәрбия эшләрен нәтиҗәле, максатчан алып бару өчен шартлар тудыру юнәлешендә зур тырышлык куйды. Лицейның абруе елдан-ел үсә, биредә укучы яшьләр уннан артык төр заман һөнәрләре һәм белгечлекләре алалар, монда һәрьяклы үсеш алган шәхесләр тәрбияләнә.

Яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен Н.Г.Галләметдиновка 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исем бирелде.
Галләметдинова Нурия Йосыф кызы—хезмәт ветераны.

1947 елның 21 июнендә Балтач авылында туган. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Иске Чепья башлангыч мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1965 елның башыннан— «Хезмәт» газетасы хезмәткәре, бер үк вакытта җирле радио тапшыруларын алып бара. Н.Галләметдинова— бу тапшыруларның беренче оештыручысы.

1970 елда Ленинград мәдәният институтының Казан филиалына укырга керә. 1974 елда аны тәмамлап Балтач мәдәният йортында эшли башлый. Шул ук елда хезмәт ияләре депутатларының район Советының мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Бу хезмәткә ул үзенең ун елдан артык гомерен бирде. Әлеге еллар авыл җирлегендә мәдәният эшенең киңәюе, яңаруы белән характерлы. Шушы чорда районыбызның күп авылларында, шул исәптән район үзәге Балтачта да, яңа мәдәният йортлары, клублар төзелде, музыка-сәнгать мәктәбе ачылды, үзешчән сәнгать киң халык хәрәкәте булып әверелде. Боларның барысында да Н.Галләметдинованың тынгысыз иҗади хезмәте бар.

Н.Галләметдинова 1986-1991 елларда район архивы мөдире, 1991-2001 елларда социаль-тәэминат бүлеге мөдире булып эшләде.

Лаеклы ялга киткәч тә ул киң җәмәгать эшеннән аерылмады, район мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәген җитәкли. 2004 елда коллектив драматург Т.Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» спектаклен сәхнәгә куйды. Тамашачылар үтә җылы каршылаган бу спектакль республика смотрында да югары бәя алды һәм коллектив «Халык театры» исеменә лаек булды.
Галләмов Галимулла Галләм улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елда Арбор авылдында туган. Башлангыч белемне дә шушында ала. Хезмәт юлын бик иртә туган авылындагы «Партизан» колхозында башлый. 1939 елның көзендә Кызыл Армия сафларына китә. Туган ягыннан озакка аерыла ул—нәкъ ул хезмәт иткән чорда Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул сугышның беренче көннәреннән алгы сызыкта була. 1946 елның язында гына туган ягына әйләнеп кайта.

Гвардия старшинасы Г.Галләмов авыр, фаҗигале сугыш юлы үтә. Авыр яралар, күңел җәрәхәтләре алып, күкрәгенә Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан хезмәтләре үчен», «Кенигсбергны алган өчен» һәм башка күп медальләр тагып кайта. Кайту белән өйләнеп җибәрә. Батыр сугышчы гаиләсендә ун бала туып үсә. Алар бүген әти-әниләре эстафетасын киләчәккә алып бара.

Сугыштан соң Г.Галләмов колхоз эшеннән аерылмады—озак еллар бригадир булып эшләде, соңыннан төзү эшләрендә катнашты.

Ветеран 1989 елның 29 октябрендә вафат булды.
Галләмов Рәдис Рөстәм улы—спорт остасы.

1973 елның 4 ноябрендә Сосна авылында туган. 1989 елда Сосна урта мәктәбен тәмамлый, тракторчы-машинист һөнәре ала һәм «Сосна» күмәк хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Балтач юл төзү идарәсендә тракторчы була. Бүгенге көндә индивидуаль хезмәт белән шөгыльләнә, төзүче.

Балачактан сабан туйлары мәйданнарында бил алышып үскән Рәдис бик яшьли көрәш секциясенә йөри башлый, спорт остасы Т.Маннапов җитәкчелегендә күнегүләр үтә. Тиздән ул район һәм республика ярышларында катнаша башлый. Беренче зур җиңүе—1991 елда яшүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы үткәрә торган республика ярышында беренче урынны алу була. 1993 елда туган авылы Сосна сабан туенда батыр кала.

Р.Галләмов җиде мәртәбә район хакимияте башлыгы призларына үткәрелә торган еллык бәйгеләрдә җиңү яулады, район сабан туйларында күп мәртәбә җиңүче булды, 1999 елда район сабан туеның абсолют батыры титулын яулады. Ул ике мәртәбә (1998, 2001 еллар) Татарстан Республикасы батыры, Бер мәртәбә Россия чемпионы(1998 ел), өч мәртәбә (1998, 2000, 2001 еллар) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрә торган авыл яшьләре бәйгесе җиңүчесе, ике мәртәбә (2000, 2001 еллар) «Ватаным Татарстан» газетасы уздыра торган М.Җәлил исемендәге призга көрәш бәйгеләре батыры…Хәер, аның мондый абруйлы җиңүләрен санап бетерерлек түгел. Алда әле яңа җиңүләр—Рәдиснең көрәшче буларак иң җитлеккән, зур нәтиҗәләргә омтылган чагы.

Р.Галләмов үзенә яшь алмаш хәзерләүгә дә күп көч куя. Бүгенге көндә ул Сосна урта мәктәбендә татарча көрәш тренеры булып эшли.

1997 елның мартында Р.Галләмовка Татарстанның спорт мастеры исеме бирелде.


Галләмова Динаваз Мөхәммәтгали кызы—Герой-ана.

Мари Иле Республикасының Мари-Төрәк районындагы Яңавыл авылында 1920 елның 15 гыйнварында туган. Башлангыч белем алып унике яшеннән колхозда игенчелек эшендә катнаша башлый.

1947 елда Арбор авылының Бөек Ватан сугышын кичкән егете Галимулла Галләмов белән гаилә кора һәм аларның хезмәт сөючән гаиләсендә ун бала туып үсә: Габделфәрт, Габделхак, Фәйзелхак, Фәния, Дания, Мәдәния, Зиннур, Раиф, Ринат, Фәридә—аларның һәркайсы үз гаиләләре белән, тормышта үзләренә лаеклы урын табып киң илебезнең төрле почмакларында ватанга һәм халкыбызга хезмәт итәләр.

Д.Галләмова «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе белән бүләкләнде. 1966 елда аңа «Герой-ана» исеме бирелеп, аның алтын медале тапшырылды.

Арбор авылында улы Зиннур гаиләсендә яши.
Галләмова Фәүзия Галләм кызы—хезмәт ветераны.

1942 елның 24 гыйнварында Нөнәгәр авылында туган. 1959 елда Чепья урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлый һәм үз теләге белән Вахитов исемендәге колхоз фермасында бозаулар карый башлый. 1961 елдан—сыер савучы.

Хезмәт юлының беренче елларыннан ук үзен эзләнүчән тырыш терлекче итеп күрсәтте, мул сөт алу юлларын эзли һәм таба белде. Шушы игелекле хезмәткә утыз елдан артык гомерен бирде, районның иң алдынгы терлекчеләре сафыннан төшмәде. Районыбызда дүртмеңчеләр хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе.

1968, 1971, 1972, 1974 елларда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты, 1971 елда аның көмеш медаленә лаек булды. Аның тырыш хезмәтенә иң олы бәя—1975 елда бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.

Лаеклы ялда. Нөнәгәр авылында яши.
Ганиев Васыйл Гани улы—очучы.

1941 елның 1 мартында Ор авылында туган. Ор башлангыч, Шеңшеңәр җидееллык мәктәпләрендә укый, 1958 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый.

1959-1961 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлагач Сызрань хәрби очучылар хәзерләү училищесына укырга керә. 1964 елда училищены тәмамлый һәм укуын Бугуруслан гражданлык очучылары хәзерләү мәктәбендә дәвам итә. 1966 елда Якут АССРның Мирный шәһәрендә очучы булып эшли башлый, бу регионның катлаулы табигать шартларында озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплый.

1975-1979 елларда Ленинград Югары гражданлык авиациясе академиясендә укый. Академия юлламасы белән Мәскәүнең Шереметьево аэропортына җибәрелә һәм 1983 елга кадәр халыкара линияләрдә очучы ТУ-154 самолетының икенче пилоты булып эшли. 1983-1986 елларда шундый ук самолетта экипаж командиры була. 1986 елдан В.Ганиев Шереметьево аэропортының аэронавигация информациясе үзәге җитәкчесе.

Якташыбыз «Һава транспорты отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән. Ул беренче класслы очучы. «Дөньяның мин очмаган иле инде сирәк калгандыр»—дип искә ала ул үзенең штурвал артында утырган елларын.

В.Ганиев һава транспортындагы күпьеллык хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.


Ганиев Ибраһим Гани улы—партия һәм дәүләт эшлеклесе.

1885 елның 2 маенда Югары Кенә авылында туган. Ятимлектә һәм мохтаҗлыкта үсә. Казан янындагы Казиле авылында мәдрәсәдә укый. 1896-1899 елларда Пермь өлкәсенең Оса өязе Байавыл исемле авылы алпавытында хезмәт итә. 1899 елда Казанга кайта һәм Казан сәүдәгәрләренең берсендә хезмәттә була. Шушы чорда иҗтимагый хәрәкәткә кушылып китә, патшага каршы чыгышларда катнаша, РСДРПның өндәмәләрен тарата. Тиздән эзәрлекләүләрдән качып Оренбургка китә. Монда ул Бутом сәүдә йортында, мех эшкәртү заводында эшли, кабат милли-сәяси хәрәкәткә кушылып китә. Аның «Урал» газетасы белән хезмәттәшлеге, атаклы революционер Х.Ямашев белән якын танышлыгы билгеле. И.Ганиев Оренбургта куелган беренче татар спектаклен оештыручылардан була. Монда ул татар театрына нигез салучыларның берсе, танылган артист И.Кудашев-Ашказарский белән бергә эшли.

1917 елның февраль-октябрь вакыйгалары аның сәяси активлыгын яңа баскычка күтәрә. Бер ел Оренбург шәһәренең хезмәт биржасы мөдире урынбасары була, РСДРПга әгъза булып керә. 1918 елның 15 февралендә хәрби-революцион мөселман комитеты төзелә һәм И.Ганиев аның рәисе урынбасары итеп сайлана. Шушы елның уртасында әлеге комитет киңәеп Оренбург губерна комитетына әйләнә һәм якташыбыз аның составына керә.

1918 елның көзендә И.Ганиев гаиләсендәге кечкенә балалары язмышы өчен борчылып туган ягына кайта. Якташлары аны Балтач волосте ярлылар комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Тиздән бу комитет волость советына әйләнә. 1919 елда зур иҗтимагый-сәяси чыныгу үткән И.Ганиевне Казан өязе Азык-төлек комиссариатына эшкә алалар. Ул монда комиссар урынбасары була. 1922-1924 елларда—Арча кантоны башкарма комитеты рәисе. Афәтле ачлык еллары бу. Рәис ачлыктан газапланучыларга ярдәм оештыруга зур көч куя. Татарстан Республикасында төзелгән ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары була. Аңа РСФСР хөкүмәте чыгарган «Ачлык белән көрәшче» ордены тапшырыла.

1920 елларга И.Ганиев яшь Татарстан Республикасының танылган, зур абруйлы эшлеклеләреннән берсе булып җитешә. Ул Советларның 1, 2, 3 Татарстан съездларында делегат булып катнаша, 2 һәм 3 съездларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1922 елда СССР төзелү көннәрендә Советларның унынчы Бөтенроссия һәм беренче Бөтенсоюз съездлары делегаты була.

Егерменче елларның икенче яртысында большевиклар партиясенең сәясәтендә, бигрәк тә милли мәсьәләдә мәгълүм тискәре күренешләр барлыкка килә. Бу хәл күп кенә намуслы коммунистларның ризасызлыгын тудыра. И.Ганиев, әлбәттә, шулар арасында була. Нәтиҗәдә 1929 елда «…республика партия оешмасында барлыкка килгән уң төркемдә катнашу»да гаепләнеп аңа каты шелтә белдерелә, кисәтү ясала. Шулай итеп аны әкренләп икенче дәрәҗәле хуҗалык эшләренә кысрыклыйлар 1924-1929 елларда ул Татарстан АССР Җир эшләре халык комиссариатында җир эшләре буенча суд рәисе була. 1929-1933 елларда Татарстан өлкә ашлык хәзерләү конторасын җитәкли. Аннан соң Беренче Май районына Халык Комиссарлары Советының авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү буенча вәкиле итеп җибәрелә.

1937 елда И.Г.Ганиевнең ике улы Әнвәр һәм Икрам гаепсез репрессияләнәләр һәм һәлак булалар, үзе партиядән һәм эшеннән куыла. Тынгысыз кайнар тормыш һәм шушы фаҗигалар аның сәламәтлеген какшаталар. И.Г.Ганиев 1940 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Ганиев Икрам Ибраһим улы—музыкант.

1910 елда Югары Кенә авылы кешеләре гаиләсендә Оренбург каласында туган. Беренче музыка күнекмәләрен Оренбургта оешкан татар музыкасы түгәрәгендә ала. Болгавыр 1918 елда Ганиевлар гаиләсе Югары Кенәгә кайта. Икрам музыкаль күнекмәләрен Казанда дәвам итә. Ганиевлар гаиләсе ул чор татар сәнгате вәкилләре белән якын аралашып яши. Бу булачак артистның язмышына да зур уңай йогынты ясый. Әтисенең якын дусты данлыклы артист Мөхтәр Мутин аны Салих Сәйдәшев белән таныштыра.

Инде чын музыкант булып өлгергән Икрам Ганиев Татар дәүләт театры оркестрында эшли башлый. Бер үк вакытта татар радиосында да хезмәт итә. Монда ул еш кына Гөлсем Сөләймановага баянда уйный, аның белән күп сәхнәләрдә чыгышлар ясый. Салих Сәйдәшев белән Мәскәүдә, Советлар Союзының күп шәһәрләрендә гастрольләрдә була. Атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевның И.Ганиев турындагы җылы истәлекләре аның гаиләсендә әле дә саклана.

Татар музыкасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән Икрам Ганиевкә Татарстан АССРның атказанган артисты исеме бирелә. Кызганыч, аның гомере бик иртә, иҗаты чәчәк атып килгән чорда—1937 елда өзелә. Ул каргышлы Сталин репрессияләре корбаны була.


Ганиев Рәшит Әхмәтгали улы— хезмәт алдынгысы.

1956 елның 2 сентябрендә Кили авылында туган. 1974 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм 1976 елга кадәр хәрби хезмәттә була.

Р.Ганиев 1976-1979 елларда армия сафларында алган һөнәре буенча туган авылындагы Тимирязев исемендәге колхозда шофер булып эшли. Шушы арада үзен тырыш, төгәл, булдыклы хезмәт кешесе итеп таныта. Әлеге сыйфатларын искә алып колхоз идарәсе аңа инженер-технолог вазыйфаларын тапшыра. Монда да ул намуслы хезмәте, кешеләргә ярдәмчеллеге белән таныла. 1984 елда Р.Ганиев Колхозның машина-трактор паркы мөдире итеп билгеләнә. 1996 елдан—кырчылык бригадасы бригадиры.

Авыл хуҗалыгы тармагында урта звено җитәкчесенең роле аеруча зур. Хезмәт дисциплинасының ныклыгы, һәр эшнең төгәл һәм вакытында башкарылуы, материалларның сакчыл тотылуы һәм эффектлы кулланылуы нәкъ менә аларның җаваплылыгыннан тора. Бу җәһәттән Р.Ганиев һәрвакыт тиешле югарылыкта булды. Әнә шул күркәм сыйфатлары өчен аңа 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы меъханизаторы дигән мактаулы исем бирелде.


Гарәфетдинов Мәгъфүр Гарәфетдин улы—хезмәт ветераны.

1937 елның 12 маенда Балтач авылында туган, 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Ленин исемендәге колхозда комбайнчы булып эшли башлый. Аның бөтен гомере шушы колхоз кырларында иген үстерүгә, иген уңышын күтәрүгә, яшь механизаторлар тәрбияләүгә багышланды. М.Гарәфетдинов һәрвакыт районның иң алдынгы механизаторлары сафында булды. Ул авыл хуҗалыгы техникасының эффектлылыгын күтәрүгә юнәлтелгән күп рационализаторлык тәкъдимнәре авторы.

Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәне өчен М.Г.Гарәфетдинов берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, тугызынчы һәм унынчы бишьеллык ударнигы билгеләре белән бүләкләнде. Хөкүмәтебез аны 1971 елда «Почет билгесе», 1984 елда—Халыклар Дуслыгы орденнары, берничә медаль белән бүләкләде. Район коммунистлары аны берничә мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайладылар, ул КПСС райкомы бюросы әгъзасы иде.

1992 елның 2 октябрендә үлде.


Гарәфиев Рәшит Фәрит улы—хезмәт алдынгысы.

1964 елның 4 февралендә Норма авылында туган. 1979 елда Норма мәктәбендә сигез сыйныф тәмамлый һәм укуын 96- һөнәри-техник училищеда дәвам итә. 1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1984-1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1989 елда Р.Гарәфиев институтны тәмамлап инженер-механик белгечлеге ала һәм Балтач күптармаклы торак-коммуналь предприятиесендә мастер булып эшли башлый. 1990 елдан—предприятиенең баш инженеры.

Нәтиҗәле хезмәте өчен 2004 елда Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.


Гарипов Әхәт Гариф улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1921 елның 28 апрелендә Шеңшеңәр авылында туган. Башлангыч белемне дә шунда ала. Балачактан крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. 1937-1940 елларда —туган авылындагы Буденный исемендәге колхоз колхозчысы. 1940 елда Чита өлкәсенә китә һәм төзелешләрдә балта остасы булып эшли. Шушыннан Кызыл Армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сталинград, Курск тирәләрендәге авыр сугышларда була, Балтик буе республикаларын азат итешә. «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре кебек солдат бүләкләренә лаек була.

1946 елда армия сафларыннан демобилизацияләнә, туган авылына кайтып колхозда эшли башлый. Тиздән аны авыл Советына налог агенты итеп алалар. 1951-1954 елларда «Заготживсырьё»ның Чепья район конторасы директоры булып эшли. Аннан соңгы өч ел дәвамында— Чепья районының Смәел авыл Советы башкарма комитеты рәисе.

1957 елда Буденный исемендәге һәм «Кызыл Октябрь» (Ор авылы) колхозларының берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән Ильич исемендәге (1964 елдан «Маяк») колхозы рәисе итеп сайлана һәм шушы постта 1973 елга кадәр эшли. Бу еллар колхоз производствосының эзлекле үсүе, экономикасының ныгуы, авылларның социаль йөзенең яңаруы чоры. Шушы хезмәтләре өчен 1966 елда «Почет билгесе», 1971 елда Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнә.

1973-1978 елларда—Ор авыл Советы башкарма комитеты рәисе.

Ә.Г.Гарипов кайда һәм нинди генә эштә эшләмәсен үзен гаять җаваплы, эзләнүчән, олы максатларга омтылып яшәүче фидакарь шәхес итеп күрсәтте, бөтен барлыгы белән халыкка хезмәт итте, халыкның ышанычын, ихтирамын казанды. Шуның дәлиле буларак, халык депутатларының 10, 11, 13-16 чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды.

1989 елның 20 декабрендә үлде. Кабере— Шеңшеңәр авылы зиратында.
Гарипов Әхмәтхан Гариф улы—хезмәт ветераны.

1936 елның 17 ноябрендә Яңгул авылында туган. 1946-1956 елларда туган авылы мәктәбендә урта белем ала. 1956 елның декабрендә Яңа тормыш» колхозы юлламасы белән Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесына килә. Аны 1958 елның июль аенда тәмамлап комсомол юлламасы белән 1959 елның февраленә кадәр Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша.

1959 елдан пенсиягә киткәнче «Яңа тормыш» колхозында исәп-хисап эшләрендә булды: механизация буенча бухгалтер, баш бухгалтер, баш икътисадчы. Колхозның районда үрнәк булырлык матди-икътисадый күрсәткечләргә ирешүендә Ә.Гариповның өлеше аз түгел.

Ә.Гарипов үз белемен күтәрү өстендә эзлекле эшләде. 1972 елда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумының икътисад бүлеген тәмамлады. 1965-1966 елларда икътисадчыларның алты айлык республика курсларында укыды.

Ә.Г.Гарипов бөтен хезмәт юлы дәвамында актив җәмәгать эшендә булды. Ул күп еллар халык суды утырышчысы вазыйфаларын башкарды, озак еллар төрле дәрәҗәдәге сайлау комиссияләре рәисе булды.

Колхоз икътисадын күтәрүдәге саллы хезмәтләре өчен 1983 елда Ә.Г.Гариповка Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран туган авылы Яңгулда яши.
Гарипов Мәсгүт Мәхмүт улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1954 елның 14 мартында Балтач авылында туган. Казан шәһәренең 121- урта мәктәбен тәмамлый һәм авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. 1976 елда институтны тәмамлап галим-агроном белгечлеге ала һәм үз теләге белән туган ягы Балтачка кайта, авыл хуҗалыгы идарәсенә орлыкчылык буенча агроном булып эшкә урнаша.

1976-1977 елларда Совет Армисендә хезмәт итә.

Армия сафларыннан кайткач район орлыкчылык инспекциясендә эшли. 1978 елдан— авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә орлыкчылык буенча агроном, өлкән агроном, баш агроном. 1984-1987 елларда баш агроном-мелиоратор, терлек азыгы җитештерү буенча баш белгеч була.

М.Гарипов 1987 елдан бүгенгәчә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге мөдире. Район хуҗалыкларында игенчелек культурасын күтәрүгә, иген уңышын арттыруга, терлекчелек өчен ышанычлы азык базасы булдыруга аның өч дистә елга якын гомере багышланган. Бу хезмәтнең күркәм нәтиҗәләре—район хуҗалыкларының игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге югары казанышларында. Менә шушы игелекле хезмәтләре өчен М.М.Гариповка 2004 елда Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән олы исем бирелде.
Гарипов Наил Галип улы—галим, техник фәннәр кандидаты.

1960 елда Балтач авылында туган. 1977 елда Балтач урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый һәм Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Институтны кызыл диплом белән тәмамлап төзүче инженер-технолог белгечлеге ала. 1982 елда шул ук институтның төзелеш конструкцияләре технологиясе кафедрасы каршындагы аспирантурага керә. 1988 елда кандидатлык диссертациясе яклый һәм техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1982 елдан —Мәскәү «Пластик» җитештерү берләшмәсенең Казан филиалында, Казан төзүче-инженерлар институтында эшләде. Соңгы вакытта «Палитра» җитештерү берләшмәсен җитәкләде.

Н.Г.Гариповның дүрт авторлык таныклыгы, нәшер ителгән дистәдән артык фәнни хезмәте бар. Аның фәнни эшчәнлеге пластмассаны һәм пластик пыяланы эшкәртү технологиясен камилләштерүгә бәйле.

2005 елның 20 июлендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Гарипов Наил Нәҗип улы—мәдәният хезмәте алдынгысы.

1955 елның 1 октябрендә Казан шәһәрендә туган. Урта белем алганнан соң Татарстан АССР Югары Советы исемендәге Казан музыка училищесына укырга керә һәм аны 1976 елда тәмамлый. Үзенең тормыш юлын Балтач районы белән бәйли—1976 елдан бирле Балтач район музыка мәктәбенең баян классын алып бара. Югары теоретик һәм методик хәзерлекле белгеч буларак, аның һәрбер дәресе үзенә күрә бер сәнгать дөньясына сәяхәт. Әлеге коллективта утыз елга сузылган хезмәт юлында ул күп яшьләребез күңеленә матурлыкны ишетә, сизә, күрә, тоемлый белү күнекмәләре салды. Шуның нәтиҗәсе буларак, аның шәкертләренең күбесе район мәдәният учакларында уңышлы эшли яки махсус уку йортларында белемнәрен тирәнәйтә.

Ике дистә елдан артык инде район мәдәният йорты каршында Н.Гарипов җитәкләгән халык музыка кораллары оркестры эшли. Ул икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә лауреат исемен яулады. 1987 елда район үзәгендәге мәдәният йорты каршында «Нур» исемле вокаль-инструменталь ансамбль оештырды һәм бүгенгәчә аны җитәкли.

Н.Гарипов авыллардагы мәдәният учреждениеләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирә.

Н.Гарипов беренче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале дипломанты, икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты. 1989 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Гарипов Рөстәм Әхәт улы—икътисадчы.

1956 елның 1 июлендә Шеңшеңәр авылында туган. 1973 елда Смәел урта мәктәбен тәмамлый. 1973-1978 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укый һәм инженер-механик белгечлеге ала.

Р.Гарипов эшкә туган районына кайта һәм Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсендә диагностика буенча инженер булып эшли башлый. 1979 елда район комсомоллары аны ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Район комсомол оешмасына ул 1989 елга кадәр җитәкчелек итте. Районыбызның, бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагының интенсив үсеш еллары булган әлеге чорда яшьләрне иҗади хезмәткә туплау юнәлешендә Р.Гарипов зур оештыру эше башкарды. Балтач районы яшьләре район күләмендә генә түгел, республикабыз күләмендә күп яңа инициативалар һәм башлангычлар белән чыктылар.

Р.Гарипов ВЛКСМның егерменче съезды, Татарстан өлкә конференцияләре делегаты. Ул ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды.

1989-1992 елларда— район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе инженеры. 1992 елдан—«Агропромбанк»ның Балтач бүлеге управляющие. 1990 елда диссертация яклап икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет