Гарифуллин Нургаян Гарифулла улы—хезмәт ветераны.
1940 елда Яңгул авылында туган. Яңгул урта мәктәбендә җиде сыйныф белем алып «Яңа тормыш» колхозында хезмәт юлын башлаган. 1960-1963 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Армия хезмәтеннән соң Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укый, траторчы-машинист һөнәре ала. 1965 елда туган колхозында тракторчы булып эшли башлый һәм 2000 елда пенсиягә киткәнче шушы авыр хезмәтне башкара. 35 ел— аның һәр көне күңел җылыңны, көчеңне, тырышлыгыңны биреп эшләү үрнәге. Шушы хезмәте белән Н.Гарифуллин колхоздашларының, авыл халкының җылы ихтирамын, хөрмәтен яулады. Ул яшьләрнең кайгыртучан остазы, башкалар өчен үрнәк булды Аның исеме һәрвакыт район тракторчылары арасында беренчеләр исемлегендә иде. Менә шушы фидакарь хезмәтләре өчен Н.Гарифуллин тугызынчы, унынчы, уникенче бишьеллыклар ударнигы билгеләре, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Бүгенге көндә ветеран лаеклы ялда, туган авылы Яңгулда яши.
Гарифуллин Равил Газизулла улы—хезмәт алдынгысы.
1947 елның 13 июнендә Яңгул авылында туган. 1964 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм шул көннән бирле «Яңа тормыш» колхозында мәктәптә алган һөнәре буенча тракторчы булып эшли, инде күп еллар дәвамында районның иң алдынгы тракторчылары сафында бара. Күп кенә яшьләрне үз һөнәре серләренә өйрәтте, аларның остазы булды.
Тырыш хезмәте өчен 1974, 1978 елларда «Социалистик ярышта җиңүче», унынчы, унберенче, уникенче бишьеллыклар ударнигы билгеләре, 1986 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. 1977 елда Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек булды. 1985 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем бирелде. Берничә мәртәбә хезмәт ярышында җиңүче булып район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Р.Гарифуллин бүген дә яраткан хезмәтен дәвам итә. Озак еллар дәвамында тотрыклы рәвештә сокланырлык хезмәт нәтиҗәләре биреп эшләгән мондый механизаторлар күп түгел. Ул—бөтен күңеле, бөтен барлыгы белән игенче, изге хезмәт кешесе.
Гарифуллин Раиф Равил улы—элемтә хезмәте белгече.
Ор авылында 1958 елның 21 июнендә туган. 1973 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Казан электр элемтәсе тәхникумына укырга керә. Техникумны уңышлы тәмамлап 1978-1980 елларда армия сафларында хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән кайткач үз белгечлеге буенча эшләп эзлекле рәвештә хезмәт баскычларын үтә: 1980-1982 елларда ул Балтач элемтә үзәгенең электромонтеры, механигы, 1982-1993 елларда—Арча элемтә үзәгенең элемтә цехы начальнигы, баш инженеры,1993-1996 елларда—Казан электротехник элемтә үзәге (ЭТУС) начальнигы, 1996-1998 елларда— Казан шәһәрара телефон-телеграф станциясе начальнигы.
1998 елда якташыбыз Татарстан Республикасы электр элемтәсе дәүләт унитар предприятиесе (ТатТЕЛЕКОМ) начальнигы итеп билгеләнде. 2003 елның июль аеннан—ТатТЕЛЕКОМ ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.
Гарифуллин Рәфыйк Гарифулла улы—хезмәт алдынгысы.
Чутай авылында 1949 елның 2 гыйнварында туган. 1964 елда Нөнәгәр мәктәбендә укып сигез сыйныф белем ала. 1964-1965 елларда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укый, киң профильле механизатор белгечлеге ала.
1968-1970 елларда хәрби хезмәттә була. Хезмәтенең соңгы елында Казахстан ССРда урып-җыю эшләрендә катнаша.
Армия сафларыннан кайткач җиде ел дәвамында «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозында шофер булып эшли. 1978 елдан—тракторчы.
Р.Гарифуллин үзенең югары һөнәри хәзерлеге, тырышлыгы, үз хезмәтен яратып башкаруы белән тиз арада районыбызның иң нәтиҗәле эшләүче тракторчылары сафына басты, югары җитештерүчән, сыйфатлы хезмәте белән башкалар өчен үрнәк булды Аның хезмәте колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнде.
1995 елда Р.Г.Гарифуллинга Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Гарифуллин Рөстәм Дамир улы—хәрби хезмәткәр, өлкән лейтенант.
1958 елның 26 ноябрендә Балтачта туган. Әтисе хәрби кеше булу сәбәпле аңа төрле төбәкләрдә яшәргә һәм укырга туры килә. Урта белем алганнан соң Мәскәү гаскәри гомумкомандалык училищесына (ВОКУ) керә һәм аны 1979 елда тәмамлап, Совет Армиясе сафларында офицер булып хезмәт итә.
1985 елның июлендә Р.Гарифуллин хезмәт иткән часть Әфганстан Демократик Республикасына кертелә. Өлкән лейтенант Р.Гарифуллин үзе командалык иткән мотоукчылар взводы белән унбиш авыр сугыш операцияләрендә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аның Әфган Республикасындагы хезмәте озын ике елга сузыла.
1987 елның 19 июлендә хәрби колонна икенче урынга күченгән вакытта якындагы калкулыклардан дошман каты ут ача һәм солдатлар утырган бер машина яна башлый. Батыр офицер БМП белән янучы машинаны каплап, яралы солдатларны коткаруны тәэмин итә,ләкин үзе дә яралана. Авыр яралы килеш тә ул сугыш кырыннан китми, взвод белән командалык итүен дәвам итә. Шунда ул якында шартлаган граната ярчыгыннан кабат яралана һәм һәлак була. Батырлыгы өчен үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Мәскәү өлкәсенең Щелковский районы Леониха авылы зиратына күмелгән.
Бүгенге көндә батыр якташыбызның улы әтисе юлын дәвам итеп, хәрби училищеда укый, офицер булырга хәзерләнә.
Гарифуллин Рөстәм Равил улы—спорт остасы.
1979 елның 24 апрелендә Яңгул авылында туган. 1996 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында дәвам итә. 2001 елдан—Яңгул урта мәктәбенең физика укытучысы.
Р.Гарифуллин мәктәптә укыган елларында атаклы көрәшчеләр Г.Газимов һәм Д.Сафиуллин җитәкчелегендә татар көрәше белән шөгыльләнә башлый. Балалар һәм үсмерләр арасында район бәйгеләрендә җиңүче, призер була. 1993 елда беренче мәртәбә район хакимияте башлыгы призына ярышларда катнаша һәм үз үлчәвендә җиңү яулый—район чемпионы була. Алдагы елларда ул бу титулны тугыз ел рәттән раслый.1993 елда «Сабантуй» газетасы призына үткәрелгән ярышларда җиңә. 1999 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына ярышларда икенче урынны яулый. 2000 елда республика бәйгесендә шундый ук нәтиҗәгә ирешә 1998-2005 елларда төрле республика бәйгеләрендә район командасы составында чыгышлар ясап һәр елда җиңүче яки призер була.
2000 елда Р.Гарифуллинга милли көрәш буенча Татарстанның спорт мастеры исеме бирелде.
Гарифуллин Салих Гарифулла улы—хезмәт ветераны.
1912 елда Нөнәгәр авылында туган. Шушында башлангыч белем ала. Балачагы һәм үсмер еллары крестьян хезмәтендә уза. 1931 елда яшь егет авылдашлары белән бәхет эзләп чыгып китә һәм Донбасста шахтада эшли.
1934-1937 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә һәм кабат шахтада күмер чаба. Башыннан ахырынача Бөек Ватан сугышында катнаша, озын һәм авыр сугыш юлы үтә. Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм башка сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш тынгач С.Гарифуллин кабат шахтада, ул—забойщик. Якташыбыз сугыш чорында җимерелгән шахталарны торгызучыларның алгы сафында була. «Донбассның күмер шахталарын торгызган өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен», «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, өченче дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе—әнә шул авыр елларның шаһиты. 1961 елда С.Гарифуллин Украина ССРның атказанган шахтеры исеменә лаек була.
1962 елда якташыбыз лаеклы ялга чыга һәм 1967 елда туган авылына кайтып урнаша, шахтер кәйләсен көрәк-сәнәккә алыштырып колхозда эшли.
Ветеран 2000 елның 18 апрелендә үлә һәм туган авылы Нөнәгәр зиратына күмелә.
Гарифуллина Гөлфәния Шәрәфетдин кызы—хезмәт ветераны, спорт остасы.
1933 елның 5 ноябрендә Иске Салавыч авылында туган. Хезмәт юлы бик иртә—унбиш яшьтән, җидееллык мәктәпне тәмамлагач башлана. 1948-1950 елларда колхозда сукачы була. 1950 елда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып тракторчы һөнәре ала. Ундүрт ел дәвамында Балтач МТСында һәм туган колхозында тракторчы булып эшли.
Производство алдынгысы һәм зур оештыру сәләтенә ия шәхес буларак 1965 елда Г.Гарифуллина хезмәт ияләре депутатларының Салавыч авыл Советы рәисе итеп сайлана һәм гомеренең иң соңгы көненә кадәр шушы эштә тырышып хезмәт итте. Аның җитәкчелегендә Салавыч авыл Советы барлык тармаклар буенча район һәм республика күләмендә алдынгы урыннарга чыкты, күп кенә матур башлангычларның инициаторы булды, авылларның социаль йөзен үзгәртеп кору буенча эзлекле эш алып барды. Авыл Советы берничә мәртәбә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе күләмендәге социалистик ярышларда җиңеп чыкты һәм күчмә Кызыл Байраклар яулады.
Г.Гарифуллина искиткеч талантлы җитәкче иде, ул һәрвакыт халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Ул көчле рухлы, теләсә нинди авыр һәм катлаулы ситуацияләрдә дә күңел күтәренкелеге саклый белә торган, шат күңелле шәхес иде. Кичке мәктәптә укып урта белем алды.
Дүрт ел рәттән «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнде. 1970 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленә лаек булды.
Г.Гарифуллина яшьтән үк спорт белән шөгыльләнде, башкаларны да матур, мәгънәле итеп яшәргә рухландыра белде. Күп кенә район, республика, ил күләмендә үткәрелгән чаңгы һәм велосипед ярышларында катнашып, призлы урыннарны яулады. Аңа велосипед спорты буенча СССРның спорт мастеры исеме бирелде.
Г.Ш.Гарифуллина бик вакытсыз 1985 елның 1 сентябрендә эш урынында йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булды.
Гарифуллина Диләфрүз Зәки кызы—хезмәт ветераны.
1936 елның 21 июнендә Иске Салавыч авылында туган. Хезмәт юлын туган авылындагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач башлый— ундүрт яшьлек кыз мөгезле эре терлек фермасына сыер савучы булып эшкә килә.
Д.Гарифуллинаның хезмәт юлы чын мәгънәсендә фидакарьлек үрнәге. Ул кырык елга якын гомерен колхоз терлекчелеген үстерүгә багышлап, пенсиягә киткәнче шушы авыр хезмәттә булды. Ил күләмендә зур сөт өчен көрәш әле башланып кына килгән алтмышынчы еллар башында ук үз группасындагы сыерларның һәркайсыннан уртача 2500 килограмм сөт савып алды. Әлеге күрсәткечне эзлекле арттыра барып, 1971 елда аны 3500 килограммга җиткерде. Нәкъ шушы елда нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Алга таба Д.Гарифуллина тагын да югарырак хезмәт нәтиҗәләренә иреште, төрле дәрәҗәдәге күп санлы бүләкләргә лаек булды. 1996 елда колхоздашлары лаеклы ялга аны Почетлы колхозчы исеме биреп хөрмәтләп озаттылар.
Ветеран Салавыч авылында яши.
Гарифьянов Нургаяз Салих улы—галим, физика-математика фәннәре докторы.
1920 елның 15 маенда Чутай авылында туган. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Укуын тәмамларга аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый—1943 елның көзендә ул армия сафларына алына. Аны элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Булачак галим элемтә взводы командиры сыйфатында Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Болгария җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Н.Гарифьянов университетта укуын дәвам итә. 1949 елда университетны тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника фәнни тикшеренү институтының аспирантурасына керә. Аны тәмамлап 1953 елда кандидатлык диссертациясе яклый, әлеге институтта киң фәнни эш башлап җибәрә, үзенең фәнни мәктәбен булдыра. 1965 елда аңа диссертациясез, зур фәнни казанышлары өчен физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Фәнни эшчәнлегенең беренче көннәреннән гомеренең ахырына кадәр шушы институтта магнитлы радиоспектроскопия юнәлешендә фәнни тикшеренүләргә җиткчелек итә.
Профессор Н.Гарифьянов йөздән артык зур фәнни хезмәт авторы. Ул дистәдән артык яшь галим хәзерләде. Аларның күбесе әле бүген дә остазларының эшен уңышлы дәвам итә. Ул парамагнит резонансы өлкәсендә СССРның иң күренекле белгече дип танылды.
Галим теоретик булу белән беррәттән киң колачлы экспериментатор да иде. Бу җәһәттән ул күп кенә очракларда нәтиҗәгә ирешүнең бөтенләй көтелмәгән, иң рациональ, туры юлларын таба белде. Галим таланты һәм экспериментатор интуициясе бу шәхестә гаҗәеп тирән кушылган иде. Физик буларак ул комплекслы кушылмалар химиясенең күп тармакларын үстерү һәм киңәйтүгә бәя биреп бетергесез зур өлеш кертте, физика фәненең иң актуаль юнәлешендә өйдәп баручы галим булды.
Кызганычка каршы, галимнең бик күп идеяләре тормышка ашырылмый калды— ул илле яше дә тулмаган килеш 1970 елның 14 мартында каты авырудан вафат булды.
Н.С.Гарифьянов СССР Фәннәр академиясе Президиумы премиясе лауреаты.
1971 елда халык депутатларының Казан шәһәр Советы карары белән Казан шәһәренең бер урамына профессор Н.С.Гарифьянов исеме бирелде.
Гарифьянов Рафаэль Салих улы—галим, педагогия фәннәре кандидаты.
1928 елның 4 июнендә Чутай авылында туган. 1946 елда Малмыж шәһәренең беренче урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында дәвам итә. 1951 елда университетны тәмамлап Казан Суворов училищесына рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә. 1959-1969 елларда—шунда ук офицер-тәрбияче. 1969-1979 елларда—Казан медицина институтының хәрби кафедрасы өлкән укытучысы.
1978 елда Мәскәү Дәүләт университетында «Студентларның үз-үзләрен тәрбияләү процессының педагогик нигезләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
1979 елдан—Казан медицина институты каршындагы педагогия курсларына җитәкчелек итә.
Гатауллин Хөрмәтулла Әсхәт улы— мәгариф хезмәте алдынгысы.
1953 елның 3 августында Норма авылында туган. Норма урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1969 елда Казан (ул чорда—Васильево) автотранспорт техникумына укырга керә. Техникумда укуын тәмамлап «Сельхозтехника»ның район берләшмәсендә шофер булып эшли.
1972-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1974-1978 елларда Балтач урта мәктәбендә производствога өйрәтү дәресләрен укыта. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына читтән торып уку бүлегенә керә, аны 1981 елда тәмамлап авыл хуҗалыгын механикалаштыру инженеры белгечлеге ала.
1978 елда Нормада һөнәри-техник училище ачылган көннән башлап Х.Гатауллин шушы коллективта эшли:1978-1981 елларда ул производствога өйрәтү буенча өлкән мастер, 1981 елдан—махсус дисциплиналар (автомобиль-трактор йөртү, юл йөрү кагыйдәләре һ.б.) укытучысы. Шушы коллективта эшләү дәверендә ул киң мәгълүматлы белгеч һәм яшьләрнең яраткан остазы булып танылды, олы ихтирам казанды.
Үрнәк хезмәте өчен 1996 елда «Россия Федерациясенең һөнәри-техник укыту отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. 2003 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Гатауллина Дания Хәлил кызы— медицина хезмәте ветераны.
1938 елның 11 июнендә Бөрбаш авылында туган. 1952 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый һәм Казандагы фельдшер-акушерлык мәктәбенә (хәзерге Казан медицина училищесы) укырга керә. Аны тәмамлап чыккач 1956-1958 елларда Татарстан АССР Сәламәтлек саклау министрлыгының санитария авиациясендә бортфельдшер булып эшли. Аннан соңгы егерме елда Казан шәһәренең 9-поликлиникасында рентгенолог хезмәтен башкара, коллективта актив җәмәгать эше алып бара. Шушында эшләү дәверендә төп хезмәтеннән аерылмастан Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый һәм аны 1979 елда тәмамлый.
1979 елда Д.Гатауллина сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Казан шәһәре Идел буе район комитеты рәисе итеп сайлана.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәвамлы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре исеменә лаек булды.
Казан шәһәрендә яши.
Гатиатуллин Гафиулла Гатиатулла улы—хезмәт ветераны.
1928 елның 26 июлендә Смәел авылында туган. Бабалары,әтиләре Смәелнең танылган байлары була. Бабалары революциядән соңгы рәхимсез елларда авылларыннан куылалар, йорт-җирләре, маллары конфискацияләнә. Гафиулланың әтисе гаиләсе белән ерак туганнарында сыенып кала. Гафиуллага бик авыр шартларда үсәргә туры килә. Башлангыч белем алу белән бала килеш хезмәт юлына баса—унөч яшьлек малай фермада колхоз терлекләрен карый. Хезмәтне күңел биреп, тирән ихласлык белән башкаруын күреп аны Чепья МТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. 1948-1957 елларда шушында тракторчы булып эшли, ул чорда данлы булган НАТИ, ХТЗ, ЧТЗ кебек күп яңа тракторларны монда беренче булып нәкъ менә Г.Гатиатуллин «иярли».
1957 елда туган авылына кайта һәм Шаумян исемендәге колхозда тракторга утыра. Ул алдагы бөтен хезмәт юлын туган авылына, шушы авыр, игелекле хезмәткә багышлый. Аның тракторчы булып эшләү стажы гына да кырык ел. Колхозның һәм районның иң тәҗрибәле, иң абруйлы, иң булган механизаторларының берсе булды.
Г.Гатиатуллинның тырыш хезмәте хуҗалык һәм район җитәкчелегенең Мактау Таныклыклары, медальләр белән бәяләнде. Ул әлеге хуҗалыкның Почетлы әгъзасы. 1965 елда тырыш механизаторга районда беренчеләрдән булып Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Гатиатуллин Мөхәммәт Хәбибулла улы—партия, дәүләт, хуҗалык эшлеклесе.
Арбор авылында 1952 елның 23 ноябрендә туган. Арбор сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм 1968-1972 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1972 елда үзе укыган Арбор сигезьеллык мәтәбендә физика, математика укытучысы булып башлый.
1974-1979 елларда—Мари политехника институты студенты. Уку чорында ул Ленин стипендиаты була, җәмәгать эшләрендә кайный, студентларның төзү отрядлары сафында Мари АССРда юл һәм күперләр төзүдә катнаша.
1979 елда М.Гатиатуллин юллар төзү инженеры белгечлеге алып Балтач районы юллар төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы булып эшли башлый. Бу мәшәкатьле тармакка биш ел җитәкчелек итү чорында аның матди-техник базасын ныгыту, кадрлар туплау буенча зур күләмле эш башкарды. Бу чорда өр-яңа юллар төзелде, капиталь күперләр төзү буенча иң зур күләмле эшләр башкарылды, иң беренче асфальт җитештерү агрегаты, вак таш җитештерү карьеры сафка басты, асфальт юлларның беренче чакрымнары барлыкка килде.
1984 елда М.Х.Гатиатуллин КПССның Кукмара район комитетының сәнәгать һәм транспорт бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1986-1990 елларда— халык депутатларының Кукмара район Советы башкарма комитеты рәисе.
1985-1988 елларда читтән торып Саратов шәһәрендәге Югары партия мәктәбендә укыды.
М.Х.Гатиатуллин 1990-1999 елларда халык депутатларының Кукмара район Советы рәисе—Кукмара районы хакимияте башлыгы булып эшләде. Кешеләрне яратуы, аларның гозерләренә игътибарлы булуы, заман сулышын тоеп, зур максатларга омтылып эшли, башкаларны да шуңа рухландыра белүе белән район халкының тирән ихтирамын яулады. Шушы чорда ул Татарстан Республикасының Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.
1999 елның ноябреннән М.Х.Гатиатуллин «Татавтодор» берләшмәсе директоры, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфаларын башкарды. 2002 елдан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юлларының Федераль идарәсен җитәкли. Россиянең 41 шундый идарәсе арасында күләме буенча бишенче урында булган һәм федерациякүләм әһәмиятле 2005 км юл челтәрен (1037 кмы Татарстан җирлегенә керә), юл корылмаларын колачлаган бу куәтле идарә юллар төзү, төзекләндерү, уңайландыру буенча гаять зур күләмле эш башкара.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен М.Х.Гатиатуллин Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган юлчысы дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек булды. 2002 елда Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Якташыбыз үзенең туган ягы турында даими кайгыртучанлык күрсәтә. Аның инициативасы һәм ярдәме белән туган авылы Арборның урамнары тулысынча төзекләндерелеп асфальт белән түшәлде, күп социаль объектлар яңартылды һәм төзекләндерелде.
Гафаров Айрат Нури улы—галим, химия фәннәре докторы.
Алабуга шәһәрендә 1936 елның 21 сентябрендә туган. Тиздән Гафаровлар гаиләсе әтисе җаваплы эшкә беркетелү сәбәпле Балтачка килә һәм Айрат 1944-1952 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. Урта белемне 1954 елда Казан шәһәренең икенче мәктәбендә ала. Укуын Казан химия-технология институтында дәвам итә. 1959 елда югары белемле инженер Пермь шәһәрендәге полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә. 1972 елга кадәр шушында инженер, өлкән инженер, фәнни группа җитәкчесе, өлкән фәнни хезмәткәр баскычларын үтә. Монда ул актив фәнни эш белән шөгыльләнә. Азотлы органик кушылмаларның химиясе һәм технологиясе, актив өслекле матдәләр, коррозия ингибиторлары— менә аның фәнни эзләнүләр диапазоны.
1964 елда кандидатлык, 1978 елда докторлык диссертацияләре яклый.
1972 елда А.Гафаров Казанга кайта, химия продуктлары фәнни тикшеренү институтының лаборатория мөдире була. 1982 елда Казан химия-технология институтының кафедра мөдире итеп сайлана. 1986 елдан—институтның профессоры.
А.Гафаровның 200гә якын фәнни хезмәтләре бар— шуның арасында бер монография, 90нан артык мәкалә, 100гә якын уйлап табулар. Яшь галимнәр тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
Гафаров Габделхәй Габделбәр улы— сугыш һәм хезмәт ветераны.
1923 елның 6 ноябрендә Салавыч Сәрдегәне авылында туган. Сәрдегән, Яңгул, Балтач мәктәпләрендә укып урта белем ала. Колхоз производствосында эшләп хезмәт юлын башлый.
1942 елда унсигез яшьлек егетне армия сафларына алалар. Харьков артиллерия училищесында алты айлык курсларда укый, лейтенант дәрәҗәсендә взвод командиры буларак сугышка керә. Аңа туган илне немец-фашист илбасарлардан азат итү өчен барган күп авыр сугышларда катнашырга туры килә. Европа илләрен дошманнан чистартуда катнаша. 1945 елның язында гвардия лейтенанты Г.Гафаров Чехословакия җирендә авыр яралана. Берничә ай госпитальләрдә дәваланганнан соң, әле сәламәтләнеп җитмәгән килеш туган ягына кайта. Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен кыю офицер Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Г.Гафаров Сәрдегән башлангыч мәктәбе директоры булып эшләде, колхозның партия оешмасын җитәкләде. Читтән торып укып Казан дәүләт университетын тәмамлады. Аны КПССрайкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар, партиянең район комитеты әгъзасы була. 1958-1961 елларда «Алга» һәм Фрунзе исемендәге колхозларда партия оешмасы секретаре булып эшли. 1961-1976 елларда ул кабат Сәрдегән башлангыч мәктәбе мөдире.
Г.Гафаров 1977 елдан 1983 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы Салавыч урта мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы булды. Ул үзенең бөтен эшчәнлеге чорында киң җәмәгать эше алып барды.
Сугыш һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә туган авылы Сәрдегәндә яши.
Гафаров Нури Гафар улы—совет, партия эшлеклесе.
1906 елның 25 маенда Теләче районының Алан авылында туган. Әтисе бик дини кеше, авыл старостасы була. Белем нигезләрен әтисеннән һәм авыл мәдрәсәсенә йөреп ала. Тынгысыз һәм яңалыкка омтылучан характерлы егет егерменче елларда авыл яшьләрен оештырып комсомол ячейкасы төзи, яңа тормышны пропагандалый. Шул нигездә әтисе белән конфликтка килә һәм әтисе йортыннан чыгып китә, аңа берара балалар йортында тәрбияләнергә туры килә. Бу исә аның бунтарь аңын тагын да ялкынландыра. 1926-1928 елларда Сауш авылында избач була. Шушында 1927 елда ВКП(б) сафларына кабул ителә. 1928-1930 елларда—Теләче волость комитеты рәисе.
1930-1931 елларда берьеллык агрономнар хәзерләү курсы үтә һәм махсус юллама белән Кырым АССРга җибәрелә, Евпатория районында «Териклы комрат» совхозы директоры була. 1934 елда кабат Татарстанга кайта һәм Алабуга районында сөтчелек совхозын җитәкли.1939 елдан— Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе директоры. 1941 елның февралендә ВКП(б)ның Биектау район комитетының икенче секретаре итеп сайлана.
Гаять катлаулы 1942 елның июнендә Н.Гафаров ВКП(б)ның Балтач район комитетының беренче секретаре итеп тәкъдим ителә. Ун ел дәвамында авыр сугыш һәм аннан соңгы илне торгызу елларында район икътисадын һәм сәнәгатен бөтенләй таркалу-җимерелүдән саклап калу һәм яңадан аякка бастыру өчен күп энергия һәм тырышлык куя. Нәкъ шушы чорда район республикада урталыктан түбән хәләттән алдынгылар сафына күтәрелә. Район җитәкчесенең дә абруе югары—ул 1948 һәм 1950 елларда ВКП(б) өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Н.Гафаров 1952 елда Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының кошчылык һәм инкубатор станцияләре идарәсе начальнигы итеп билгеләнә һәм Балтач районыннан китә. 1954-1956 елларда ул Беренче Май районында хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. 1956-1965 елларда—Казан үлчәүләр ремонтлау заводы директоры.
Н.Гафаровның борчулы хезмәт юлы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бәяләнде.
1979 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Достарыңызбен бөлісу: |