Балтач энциклопедиясе


Гыйлметдинова Рәшидә Гыйлметдин кызы



бет19/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   30

Гыйлметдинова Рәшидә Гыйлметдин кызы—хезмәт алдынгысы.

1951 елның 14 ноябрендә Борнак авылында туган. 1969 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Чапаев исемендәге колхоз мөгезле эре терлек фермасына сыер савучы булып килә. 1985 елга кадәр шушы хезмәттә булып, үзен савымчы-новатор, әйдәп баручы итеп күрсәтте. Ул колхоз яшьләре арасында киң җәмәгать эше алып барды. Нәтиҗәле хезмәте өчен 1975 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Колхоз коммунистлары Р.Гыйлметдинованы 1974 һәм 1975 елларда КПССның Татарстан өлкә конференцияләренә делегат итеп сайладылар. 1979 елда районыбыз сайлаучылары аны СССР Югары Советының унынчы чакырылышына депутат итеп сайладылар. Гади авыл кызы илебезнең иң югары парламентында да татар кызы исемен югары тотты, актив депутат эшчәнлеге алып барды, якташлары биргән наказларны тулысынча һәм җиренә җиткереп үтәде.

Р.Г.Гыйлметдинова 1985 елдан «Шушма» күмәк хуҗалыгының профсоюз комитеты рәисе булып эшли.


Гыйлметдинова Тәдеһирә Нигъмәтҗан кызы— хезмәт ветераны.

1937 елның маенда Нормабаш авылында туган 1949 елда җидееллык мәктәп тәмамлый һәм хезмәт юлын башлый—Тимирязев исемендәге колхозда 1954 елга кадәр яшь бозаулар карый. 1954-1959 елларда—шушы колхозның сыер савучысы. Ул үзенең рекордлы савымнары белән дан алган савымчыларыбызның берсе. 1955-1957 елларда район күләмендә җиңүче була, 1958 елда социалистик ярыш алдынгыларының республика слетында катнаша, бүләк ала.

1959 елда колхозның Нормабаш авылындагы сөтчелек фермасы бетерелеп, ферма мөгезле эре терлекләр симертүгә күчкәч Т.Гыйлметдинова 1970 елга кадәр терлекләр симертүдә эшли. 1970 елдан—колхоз умартачысы. Әлеге хезмәтендә дә ул тиз танылды. 1988 елда һәр умартадан бал алу күрсәткече буенча колхоз умартачылары арасында җиңү яуласа, 1989 елда районның иң алдынгы умартачысы исеменә лаек булды.

1993 елда Т.Н.Гыйлметдиновага Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән олы исем бирелде.

Илле елга якын хезмәт стажы булган ветеран әле бүген дә яраткан эшендә.
Гыйлмуллин Камил Әхмәтхан улы—хезмәт алдынгысы.

1947 елның 3 сентябрендә Балтач авылында туган. 1964 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Үрнәктәге авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып киң профильле механизатор һөнәре ала һәм Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый.

1967-1970 елларда Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

К.Гыйлмуллин армия сафларыннан кабат үзенең яраткан хезмәтенә кайта. Бүген дә ул Ленин исемендәге колхозның булдыклы механизаторы. Берничә мәртәбә колхоз һәм район тракторчылары арасында хезмәт ярышында җиңүче булды, кыйммәтле бүләкләр алды, «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре белән бүләкләнде. Фидакарь хезмәте өчен 1976 елда Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.


Гыйлмуллин Раиф Әнәс улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1959 елның 16 сентябрендә Кенәбаш авылында туган. 1977 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый һәм мәктәптә алган һөнәре буенча Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый.

1977-1979 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән аерылгач ДОСААФның Балтач автоклубы каршында шоферлар хәзерләү курсын тәмамлый. 1980-1982 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Туган авылына кайтып Калинин исемендәге колхозның инженер-технологы, бригадиры, баш инженеры булып эшли. Читтән торып укып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала.

1991 елда «Алга» колхозы әгъзалары Р.Гыйлмуллинны үз хуҗалыкларының рәисе итеп сайладылар. Аның киң колачлы авыл хуҗалыгы җитәкчесе буларак мөмкинлекләре нәкъ менә шушы хуҗалыкка җитәкчелек итү чорында ачылды. Р.Гыйлмуллин җитәкчелегендә «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы районыбызның ышанычлы икътисадый нигезе булган, һәр тармактан продукция җитештерүне елдан-елга арттыра баручы алдынгы хуҗалыгы булып танылды. Ул хуҗалык үсешенең рерспектив юнәлешләрен алдан күрә һәм планлаштыра, хуҗалык әгъзаларын олы максатларга туплый һәм юнәлтә белә. Колхоз авылларының социаль-мәдәни проблемалары уңышлы хәл ителә, коллектив әгъзаларының яшәеш-көнкүреше турында кайгыртучанлык күрсәтелә. Хуҗалыкта даими төзелеш эшләре алып барыла.

Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Р.Ә.Гыйлмуллинга 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.



Гыйлмуллина Дания Әхмәтхан кызы—комсомол, партия эшлеклесе.

Балтач авылында 1951 елның 9 апрелендә туган. 1968 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шунда ук китапханәче булып эшли башлый. 1972 елдан—район үзәк китапханәсе хезмәткәре.

1975 елда Д.Гыйлмуллинаны ВЛКСМның район комитетының укучы яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире—ВЛКСМның район комитеты секретаре итеп сайлыйлар. 1977 елдан—ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре.

1971 елда Мәскәү мәдәният институтының Казан филиалының китапханәләр бүлегенә читтән торып укырга керә һәм аны 1976 елда тәмамлап югары белем ала.

Д.Гыйлмуллина 1985 елда КПССның район комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы итеп алына, өч айдан—шушы бүлекнең мөдире. 1988 елның октябрендә КПССның район комитеты секретаре итеп сайлана.

1991 елның 1 октябрендә КПССның эшчәнлеге тукталу сәбәпле халык депутатларының район Советының оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1992 елның мартыннан— район хакимияте аппараты җитәкчесе-район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

Д.Г.Гыйлмуллина кайда һәм нинди генә вазыйфада эшләмәсен, аңа гадәттән тыш югары җаваплылык, намуслылык, төгәллек, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчәнлек, зыялылык һәм компетентлык кебек күркәм сыйфатлар хас булды. Ул һәрвакыт кешеләрне яратты аларга ярдәм итәргә омтылып яшәде.

Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте ВЛКСМ Үзәк һәм өлкә комитетларының, КПСС райкомының, район хакимиятенең Мактау Грамоталары белән бәяләнде. 1999 елның 16 июнендә аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

Д.Гыйлмуллинаның гомере вакытсыз фаҗигале төстә 2000 елның 1 июнендә өзелде. Кабере Балтач авылы зиратында.
Гыйлмуллина Нурания Зыятдин кызы—сәүдә хезмәте алдынгысы.

1955 елның 4 мартында Арбор авылында туган. 1972 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм укуын Бөгелмә кооперация училищесында дәвам итә. 1973 елда Балтач районы кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып хезмәт юлын башлый. Тиздән товар белгече, аннан соң товар складлары мөдире итеп билгеләнә. 1975-1978 елларда читтән торып Казан кооперация техникумында укый, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый, икътисадчы-оештыручы белгечлеге ала.

1995-2000 елларда—Түнтәр авыл кулланучылар җәмгыяте директоры. 2000 елдан—Балтач икмәк-азык комбинаты директоры.

Нәтиҗәле хезмәте өчен берничә мәртәбә «Татпотребсоюз» идарәсенең, район хакимиятенең, район кулланучылар җәмгыяте идарәсенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. 1983 елда «Совет кооперациясе отличнигы» билгесенә лаек булды. 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.


Гыйлмуллина Тәнзилә Готыф кызы—авыл хуҗалыгы белгече.

1961 елның 26 февралендә Арча районының Хәсәншәех авылында туган. 1976 елда туган авылында сигезьеллык мәктәпне, 1978 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый. 1978-1983 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый, авыл хуҗалыгын оештыру-икътисадчысы белгечлеге ала.

Хезмәт юлын 1983 елда районыбызның Калинин исемендәге колхозының баш икътисадчысы булып башлап җибәрә. Бүгенге көндә дә шушы вазыйфаны башкара. «Игенче» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы (Калинин исемендәге колхозның бүгенге исеме) районның икътисади яктан иң тотрыклы хуҗалыкларының берсе һәм моңа ирешүдә Т.Гыйлмуллинаның хезмәте зур. Моны 1990 ел нәтиҗәләре буенча бирелгән КПССның район комитеты, район Советы башкарма комитеты һәм агропромышленность хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты Дипломы дәлилли. 1998 елда ул районның иң яхшы икътисадчысы дип танылып, хакимиятнең Мактау Таныклыгы белән бүләкләнде

2000 елда Т.Г.Гыйлмуллинага авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән абруйлы исем бирелде.


Гыймадиев Салих Гыймади улы—хезмәт ветераны.

1902 елның 11гыйнварында Пархода авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Әтисенең крестьян хуҗалыгында эшләп үсә.

1924 елда Донбасс төбәгенә юл ала, алты ел буе Краснодон шахталарында күмер чаба. Коллективлаштыру шаукымы кайнаган елларда туган авылына кайта. 1931 елда аны шушында оешкан Фрунзе исемендәге колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Кыска-кыска өзеклекләр белән 1962 елга кадәр ул шушы хуҗалыкка уңышлы җитәкчелек итә. Өзеклекләр дигәне—1932, 1940 елларда ул берәр ел дәвамында колхоздан аерылып хезмәт ияләре депутатларының Пыжмара авыл Советы секретаре, рәисе булып эшләп ала һәм 1941 елның октябреннән 1942 елның октябренә кадәр Бөек Ватан сугышында булып, авыр яраланып кайта.

Якын тирә авыллардагы колхозлар белән берләшеп, колхоз эреләндерелгәч тә колхозчылар аны рәислектән җибәрмиләр, аңа таяналар. Берничә мәртәбә Пыжмара авыл Советы, Чепья район Советы депутаты итеп сайлануы да якташларының олы хөрмәте турында сөйли.

С.Г.Гыймадиевның хезмәте 1944 һәм 1950 елларда бирелгән Татарстан АССР Югары Советы Грамоталары, 1945 елда бирелгән «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бәяләнде. Аның бүләкләре арасында сугышчан медальләр дә бар.

Лаеклы ялга чыкканнан соң С.Г.Гыймадиев Казан шәһәрендә яшәде. 1983 елның 19 ноябрендә шунда вафат булды. Казан шәһәренең Яңа Бистә зиратына җирләнде.


Гыймадиев Фарук Йосыф улы—хәрби хезмәткәр, подполковник.

1950 елның 10 июлендә Балтач авылында туган. 1967 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Ленин исемендәге колхозда механизатор булып эшли.

Ф.Гыймадиев 1969 елда Казан Дәүләт медицина институтына укырга керә. 1975 елда институтны тәмамлап Аксубай районында санитария-эпидемиология станциясендә баш табиб булып эшли башлый. 1979 елда хәрби хезмәткә мобилизацияләнә һәм 1996 елга кадәр хезмәт итә. Хезмәтенең төп өлеше Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында узды.

Медицина хезмәткәре подполковник Ф.Й.Гыймадиевка 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә реабилитология һәм савыктыру үзәге табибы булып эшли.
Гыймадиев Фәрзетдин Гыймади улы—сугыш һәм мәгариф хезмәте ветераны.

1920 елның 5 апрелендә Нөнәгәр авылында туган. 1939 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Унынчы сыйныфта укыганда ук партия членлыгына кандидат итеп кабул ителә. Урта белем алып чыккан елны ул Яңгул урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый.

Ф.Гыймадиев бронь бирелүгә карамастан 1941 елда үз теләге белән фронтка китә. Сталинград, Смоленск, Орша шәһәрләре өчен барган авыр сугышларда катнаша, өч мәртәбә яралана. Соңгы авыр ярасыннан савыкканнан соң инвалид булып 1944 елның мартында туган ягына кайта. Авыр сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.

Бераз вакыт Яңгул урта мәктәбендә балалар укытканнан соң 1945 елда Ф.Гыймадиев сугыш ятимнәрен тәрбияләү өчен оештырылган Яңгулдагы 13- балалар йорты директоры итеп билгеләнә. Әлеге игелекле хезмәттә ул 1951 елга кадәр эшли—аңа балалар өчен әти дә, остаз да булырга туры килә. Бу чорда ул җәмәгать башлангычында башта Тимошенко исемендәге, колхозлар эреләндерелгәч «Яңа тормыш» колхозларында башлангыч партия оешмасы секретаре вазыйфасын да башкара. 1951-1953 елларда «Яңа тормыш» колхозының штатлы партия оешмасы секретаре була.

1953 елда Ф.Гыймадиев яңадан мәгариф эшенә кайта. 1953-1957 елларда ул Карадуган җидееллык мәктәбе директоры. Шуннан соңгы егерме ике еллык хезмәт юлы районыбызның иң зур педагогик коллективын—Балтач урта мәктәбен җитәкләүгә багышланган. Ул җитәкчелек иткә чорда Балтач урта мәктәбе республикабыз күләмендә танылган алдынгы тәҗрибә учагына әверелде. Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең күптөрле яңа, заманча алымнары практикага кертелде. Бу коллективтан мәгариф хезмәтенең танылган осталары үсеп чыкты.

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә, аларны тормышка хәзерләүдә, мәктәп яны тәҗрибә участогының эшен оештыруда әлеге коллектив күп инициативаларның авторы булды. Шушы уңышлары өчен мәктәп Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды, РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан автобус белән бүләкләнде, күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге Дипломнар,Мактау Грамоталары алды.

Ф.Г.Гыймадиевның нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге югары бәяләнде. 1960 елда аңа «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды. Шушы ук елда аңа РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы дигән югары абруйлы исем бирелде, ул укытучыларның Бөтенсоюз съездында катнашты. 1976 елда Ф.Г.Гыймадиев «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ул шулай ук «Хезмәттәге батырлык өчен» медале кавалеры.

Ф.Г.Гыймадиев бөтен эшчәнлеге чорында гаять актив җәмәгать эше алып барды. Ул ялкынлы лектор, оста агитатор, үтемле пропагандист булды, озак еллар мәктәп директорларының район методик берләшмәсен җитәкләде. Күп мәртәбә Яңгул, Балтач авыл Советлары, хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы депутаты итеп сайланды, КПССның район һәм өлкә конференцияләрендә катнашып, аларның җитәкче органнарына сайланды.

Ветеран Балтач авылында яши.
Гыйматов Мөҗип Гафетдин улы—авыл хуҗалыгын күмәкләштерү хәрәкәте активисты.

1904 елның 20 ноябрендә Балтач авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укып башлангыч дини һәм дөньяви белем ала. Балачактан авылда игенчелек эшләрендә катнаша. Гражданнар сугышы тәмамланган елларда Урал якларына китеп сезонлы эшләрдә катнаша, бакыр кою заводларында эшли.

Авылда колхозлашу хәрәкәте башлангач беренчеләрдән булып колхозга керә, аны оештыруның активистларыннан берсе була. Ул—Ленин исемендәге колхозның беренче бригадиры.

1933 елда авылдашлары М.Гыйматовны Татарстан колхозчы- ударникларының икенче съездына делегат итеп сайлыйлар. Съезд барган көннәрдә ул съездга кунак булып килгән В.И.Ленинның сеңлесе М.И.Ульянова белән очрашу-әңгәмәдә катнаша. Съезддан зур хыял-омтылышлар белән кайта. Аны колхозның рәисе итеп сайлыйлар.

М.Гыйматов Бөек Ватан сугышында катнаша, аннан 1946 елда гына икенче группа инвалид булып кайта. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң озак еллар туган колхозында эшләде. Соңгы чорда район хәзерләүләр конторасы эшчесе булды.

1973 елның 14 декабрендә үлде.
Гыймранов Рашат Гыймран улы—хезмәт ветераны.

1942 елның 5 июнендә Сәрдек авылында туган. 1956 елда Пыжмара мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. 1960 елга кадәр «Кама» колхозында эшли. 1961 елда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып киң профильле механизатор һөнәре алып чыга. 1968 елга кадәр колхозда комбайнчы булып эшли, урып-җыю эшләре беткәннән соң техника паркында хезмәт күрсәтә. 1968-1978 елларда кырчылык бригадасына җитәкчелек итә. Бер ел «Сельхозтехника»ның Балтач берләшмәсендә инженер-технолог булып эшләп ала.

1980 елда Р.Гыймранов кабат туган колхозына кайтып комбайнчы булып эшли башлый, лаеклы ялга киткәнче «Кама» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының алдынгы комбайнчысы булды. Гомумән, әлеге хуҗалыкның игенчелек тармагын үстерүдә гомерен техника белән эшләүгә багышлаган Р.Гыймрановның саллы өлеше бар. Әнә шул олы хезмәтләре өчен аңа 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Гыйниятов Мөхәммәт Гыйният улы—хезмәт ветераны.

1949 елның 5 гыйнварында Куныр авылында туган. Куныр сигезьеллык мәктәбендә укый, 1966 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда «Якты юл» күмәк хуҗалыгында хисапчы булып хезмәт юлын башлый. 1967-1972 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укып, галим-агроном белгечлеге ала. Бер ел «Активист» колхозында агроном булып эшләгәннән соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта.

М.Гыйниятовның шуннан соңгы хезмәт юлы үзенең туган авылындагы «Якты юл» колхозы белән бәйле: 1974-1990 елларда ул башлангыч партия оешмасы секретаре, 1990 елдан соң—кадрлар бүлеге мөдире һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер. Аның тырыш хезмәте 1984 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бәяләнде. 2004 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

Ветеран бүген дә гомерен багышлаган хуҗалыкта эшләвен дәвам итә.


Гыйниятуллин Нәсыйх Гыйниятулла улы—хезмәт ветераны.

1937 елның 11 маенда Арбор авылында туган. 1944-1951 елларда Арбор җидееллык мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Мәктәпне тәмамлау белән колхоз производствосында эшли башлый.

1956-1959 елларда Мәскәү янында Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957-1958 елларда аңа алты мәртәбә Бөек Октябрь революциясе, 1 Май, Җиңү көннәренә багышланган Кызыл мәйдандагы бәйрәм парадларында катнашырга насыйп була.

Н.Гыйниятуллин 1959 елда туган авылына кайта һәм Балтач РТСы каршында механизаторлар хәзерләү курслары үтеп армия сафларында алган һөнәрен тирәнәйтә. 1959-1969 елларда ул «Труд» колхозының алдынгы тракторчысы. 1969-1976 елларда— колхозның өлкән механигы. 1976 елда аны яңа оешкан «Ударник» күмәк хуҗалыгының баш инженеры итеп билгелиләр, бу эштә ул 1989 елга кадәр эшли. 1989 елда яңадан өлкән механик вазыйфасын үз өстенә ала. Лаеклы ялга киткәнче—1997 елга кадәр шушы җаваплы эштә булды.

Н.Г.Гыйниятуллин махсус югары белеме булмауга карамастан тумыштан килгән зирәклеге, искиткеч тырышлыгы, эшкә җаваплы карашы, кешеләрне һәм туган җирен яратуы белән үзен тәҗрибәле, ышанычлы белгеч итеп танытты, хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында зур абруй казанды.

Берничә мәртәбә халык депутатларының Чепья авыл Советы депутаты итеп сайланды. 1973, 1974, 1976 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре белән бүләкләнде. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен «Хезмәттәге батырлык өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медальләре белән бәяләде. 1986 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән олы исемгә лаек булды.

Хезмәт ветераны Н.Г.Гыйниятуллин «Ударник» күмәк хуҗалыгының Почетлы әгъзасы. Туган авылы Арборда яши.
Гыйрфанов Габдулла Гыйрфан улы—сугыш һәм мәгариф хезмәте ветераны.

Сосна авылының атаклы указлы мулласы Гыйрфан хәзрәт гаиләсендә 1896 елның 1 маенда туган. Революциядән соң Гыйрфан мулла олы улы Габдрахманны җир эшләре белеменә, кече улы Габдулланы мөгаллимлеккә укыта. Моның өчен кирәкле башлангыч белемне, киң карашлы, алдынгы фикерле шәхес буларак балаларына ул үзе бирә. Габдулла шулай ук Малмыждагы атаклы рус-татар гимназиясен дә тәмамлый. Аңа 1916 елда патша армиясенә алынып, бераз беренче Бөтендөнья сугышында да катнашырга туры килә.

Туган ягына кайткач Г.Гыйрфанов Сосна авылында балалар укыта башлый. Укытучыларга кытлык булган әлеге елларда аңа тирә-яктагы күп авылларда укытучы булып эшләргә туры килә. Ниһаять 1932 елда Нормабаш авылына килә һәм шушында ныклап төпләнә. Шушы авыл халкын агартуга, балаларга белем бирүгә ул үзенең 22 ел гомерен багышлый. Балаларның гына түгел, бөтен авыл халкының яраткан остазы, киңәшчесе була.

Бөек Ватан сугышы башлангач яраткан хезмәтеннән кабат аерылып торырга мәҗбүр була ул—олы яшьтә булуына карамастан армия сафларына алына. Әмма каргышлы Суслонгер лагерына эләгеп, сәламәтлеген тәмам какшата һәм 1943 елда хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Нормабашка кайтып яраткан эшен дәвам итә.

Халык мәгарифе өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Г.Г.Гыйрфанов 1949 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

1954 елда Нормабаш авылында вафат була һәм шушы авыл зиратына күмелә.


Гыйрфанов Фәрит Илгиз улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1964 елның 1 июлендә Чепья авылында туган. 1981 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1981-1986 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укый һәм инженер-механик белгечлеге ала.

1986-1988 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән кайтканнан соң Тимирязев исемендәге колхозда инженер булып эшли башлый. 1989-1996 елларда—авыл хуҗалыгын матди-техник тәэмин итү буенча «Агроснаб» район предприятиесе директоры урынбасары. 1996 елның маенда Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе итеп сайлана. 1999 елның июненнән—Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе.

Ф.Гыйрфановка җитәкче буларак яңалыкка омтылу, ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп калмау, максатка омтылучанлык, иҗади эзләнү кебек эшлекле сыйфатлар хас. Ул үзе җитәкләгән хуҗалыкның комплекслы үсешен тәэмин итә—монда игенчелек тә, терлекчелек тә югары нәтиҗәле. Еш кына иң беренче булып яңа прогрессив технологияләр шушы хуҗалыкта тормышка кертелә. Бу хуҗалык күпләр өчен үзенчәлекле тәҗрибә мәктәбе булып тора. Моңа ирешүдә җитәкченең алдынгы карашы һәм зыялылыгы— беренчел шарт.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ф.И.Гыйрфановка 2004 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.



Д
Дабаков Дмитрий Федорович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1921 елның 12 февралендә Чепья авылында туган. 1941 елда Чепья мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлый. Шул ук елны армиягә алына һәм Ташкент шәһәрендәге В.И.Ленин исемендәге пехота училищесына укырга җибәрелә. Кыска сроклы укуны тәмамлап, лейтенант хәрби дәрәҗәсе ала, Калинин фронтына рота командиры итеп билгеләнә. Авыр сугыш операциясе барышында яралана. Дәваланып чыккач 1942 елның октябрендә Дала фронтына батальон командиры урынбасары итеп билгелиләр. Икенче һәм Өченче Украина фронтлары составында сугыша, Полтава, Харьков, Кременчуг шәһәрләрен азат итүдә, Днепрны кичүдә катнаша, махсус штраф батальоны командиры була. Өченче Украина фронты составында рота командиры буларак Венгрияне, Румынияне, Югославияне, Австрияне фашистлардан азат итешә. 1945-1947 елларда азат ителгән Бройлов (Румыния) шәһәренең коменданты була.

Сугышчан батырлыклары өчен ике мәртәбә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике мәртәбә Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

1947 елда батыр якташыбыз демобилизацияләнә, Чепьяга кайта һәм 1953 елга кадәр партиянең район комитетында пропагандист, оештыру бүлеге мөдире булып эшли. 1953-1955 елларда—«Труд» колхозы рәисе, 1955-1958 елларда—кулланучылар җәмгыятенең Чепья район идарәсендә сәүдә бүлеге мөдире. 1958-1981 елларда Д.Дабаков Балтач районының янгын сүндерү часте начальнигы булып эшләде. Шушы чорда читтән торып укып Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлады. 1981-1993 елларда «Труд»күмәк хуҗалыгында техника куркынычсызлыгы буенча инженер булды.

Хәзер лаеклы ялда, Чепьяда яши.
Данилов Егор Гаврилович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1903 елның 25 гыйнварында Кускем авылында туган. Кургем мәктәбендә укып башлангыч белем ала. Бала һәм үсмер еллары крестьян хезмәтендә үтә. 1930 елда гаиләләре белән туган авылларында оешкан «Комбайн» колхозына керәләр. 1932 елда шушы колхозның рәисе итеп сайлана. 1936-1937 елларда бәхет эзләп читләрдә йөреп кайта. 1937 елдан яңадан туган колхозында эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач Е.Данилов та тыныч хезмәттән аерыла—аны 1941 елның августында армия сафларына чакыралар. Башта ул хәрби хәзерлек үтә, оборона төзелешләрендә була. 1943 елның башыннан сугышка керә. Сугыш юлын ул пулеметчик булып үтә. Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнаша. Выборг, Тарту шәһәрләрен Көнчыгыш Пруссияне азат итешә. Тыныч хезмәткә 1945 елның сентябрендә генә кайта.

Е.Данилов батыр сугышчы була.Аның күкрәген Икенче һәм Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, күп медальләр бизи. Ул гомере буена үзенең әлеге солдат Даны орденының Беренче дәрәҗәсенә дә тәкъдим ителүен әйтеп, аны көтеп яшәде.

Сугыштан соң ул кабат туган авылындагы «Активист» колхозында бригадир, амбар мөдире булып эшләде, олыгайгач бригада эшчесе булды. Ветеран хезмәттән, җәмәгать эшеннән аерылмады. Авылдашлары аны авыл Советы депутаты итеп сайладылар, иптәшләр судын җитәкләде.

1986 елның 27 ноябрендә вафат булды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет